Сценарий учителей татарского языка и литературы Сабирзянова Д.Ф. Рашитова Н.М
Вложение | Размер |
---|---|
ata-analar_konferentsiyase.docx | 20.17 КБ |
Сыйныфтан тыш эш Ата-аналар конференциясе
РУХ
Хөрмәтле ата-аналар! Чакырылган кунаклар! Укытучыларыбыз!
Рөхсәт итегез ата-аналар конференциясен башлап җибәрергә.
Бездә бүген кунакта: ........
........................................................................................................................
Бүгенге ата-аналар конференциясенең исеме “РУХ” Ул- татарның җаны дигән мәгънәне аңлата. Ә уйлабрак карасак? Ә җан нәрсәне берләштерә? Нәрсә ул өч аваздан торган с үз? Р У Х
1.Алып баручы: Була бит шулай: тирәннән , Җир куеныннан чыккан ташкүмер кисәгендә борынгы яфрак эзе ярылып ята. ...Имән тамыры мамонт мөгезен кочаклаган. Тагын, тагын әллә никадәр могҗизалар.
2 .Алып баручы. Телнең үсеш хасияте дә шулай. Дәверләр буенча берничә сүз , берләшеп , чарлана-чарлана килә дә, ниһаять, тыгыз кысылып, алмаз ядрә булып йормарлана, төп сүзне хасил итә. Үзәген сак кына таркатып карасаң... могҗиза ачылып китә!
1 Алып баручы . Халыкның холык-табигате, тарихы, гореф –гадәте, омтылышы,, уй-гаме сүзләргә сыйган. Ана карыныннан ук без телнең моң-яңгырашын тән-вөҗүдебезгә сеңдереп үсәбез. Туган телнең көй-тибрәнешендә, нәкъ менә шул телнең табигатенә хас-тәңгәл моң туа. Җыр-моң исә кешенең халәт-рухиясенә дәва, омтылыш дәрте өсти.
Җыр башкарыла . “Бишек җыры” Г Тукай сүзләре
3 укучы Г.Тукай “Туган тел” шигыре
4 укучы Һәр бала сөйсә Тукайча үз телен, туган телен,
Тукай теле – татар теле – булыр гел исән, тере! ( И Юзеев)
Синдәдер ул- чиксез диңгез тирәнлекләре, дисәм, шул диңгезнең дулкыннарын колачлап йөзә алырмынмы , газиз Ана теле?!
Бу- татарның җаны иңгән әткә һәм әнкә теле,
Безне олуг милләт иткән гадәт һәм йола теле.
(И.Юзеев),
2Алып баручы. Тамыры кыйтгалар тирәнлегенә юл ярган , ябалдашы кыйтгалар киңлеген колачлаган иң борынгы төрки тел кодрәтенә тиңнәр бармы?
5укучы. И туган тел!
Сине ,Әнкә итеп,
Йөрәгендә саклый бу халык.
Таралган ул... Әгәр син булмасаң
Бетәр иде күптән югалып.
(Роберт Әхмәтҗанов)
1 Алып баручы Шушы туфани телнең сулыш- аһәңен , куәт- мөмкинлеген, бәһасез җәүһәрләрен саклаган һәм баеткан иң саллы тармак – ул синдер, мәгърур Татар теле! Шушы телдә дала рәшәсе, урман шавы, диңгез тетрәве , таулар иңрәве, сүз казанына сыя алмыйча, кайный-кайный ташып, бүтән телләргә дә чайпалып түгелгән.
Күпне кичергән моңлы тел!
6 укучы Туган тел турында җыр Х Туфан
И телем, сансыз гасырны
Исән-сау кичкән телем!
Сыкраулар теле тгел син,
Къкрәүләр теле бүген
И безнең батыр телебез,
И безнең гәүһәр мирас!
Күпләрне күргән башыңны
Инде син күтәр бераз.
Тарихым истәлеге син,
Болгарым истәлеге.
Гасырлар аша үтелгән
Юлларым истәлеге.
Син – минем тере тарихым.
Син – минем киләчәгем.
Тик синдә , газиз туган тел,
Бәхеткә җитәчәгем.
Алып баручы. Җир йөзендә тереклек яратылганнан бирле туплана килгән искиткеч мирас: халыкның зиһен байлыгы, күңел тирбәнеше, холык кайнарлыгы, тапкыр табышы, гомер агышы. Халкымның тәкъдир язмышы – төрле дәверләрдә баш июе дә, баш чөюе дә, әрнүле ярасы да, бәхетле күз карасы да - ана телебездә чагыла!
Җыр Татар кешесе Г Рәхим сүзләре Луиза Батыр-Болгари музыкасы
7 укучы Туган тел турында
Туган телдә һәрбер хисне Туган телдә тик бер хисне
Җөмләгә төреп була. Җөмләгә төреп булмый:
Әйтергә теләгәнеңне Аны ничек яратканны
Әйтеп бетереп була. Әйтеп бетереп булмый...
Нияз Акмал
8 укучы Тел байлыгы –буыннан буынга күчә барган ганимәтле мирас, халык бәгыренә язылган тере сүзләр йолдызлыгы
Ләйсән яңгыр, Сыерчык бураны, Киек Каз юлы, Салават күпере, Эт кояшы, Әбиләр чуагы, Җәяүле буран....
Хикмәти атамалар... Бер селтәнүдә генә табылган исемнәр түгел бу. Шундый кыска, үтемле әйтелештә халык теленә кереп мәңгеләшсен өчен, күпме сүз йомгаклары гасырлар аръягына тәгәри киткәндер...
9 укучы Ташъязмалар
Аккош кала аккош булып,
Канатлары чатнап сынып
Ятканда да, дулкын кочып.
Тел бит ул – җан, тел бит ул –моң,
Үксер дөнья, тел югалса,
Соң булыр , соң...
Алсинә, Эльза Туган тел Г Тукай (Җырлыйлар)Зал кушыла
10 укучы Мәһабәт тел терәге – милләтнең яшәү терәге! Туган илем , туган халкым дигән иң мөкаддәс төшенчәләр күңел түрләребездә чәчәк атсын иде.
Минем өчен шушы телдә –кояш чыга, җир әйләнә, йолдыз калка.
Минем өчен шушы телдә – кошлар сайрый, җилләр исә, дөнья гүли.
Минем өчен шушы телдә - Идел ага , иген үсә, илем ныгый.
Минем өчен шушы телдә – тормыш гаме, бәхет тәме, дөнья яме.
11 укучы Кылычтан кыелмаган ул, упкынга убылмаган, ялкынга ял-ман-маган ул, алтына алданмаган - менә шундый үлемсез тел бит ул – Ходай кодрәте белән иңдерелгән газиз Ана теле!
Тел бирмәгән – бил бирмәс, бил бирмәгән – ил бирмәс..
Тел – милләтнең җанын сугарып торучы чишмә.
12 укучы Татар- барча континентларга таралган дөньяви халык. Төрле табигать шартларында, төрле кавемнәр белән аралашып гомер сөргән ата-бабаларыбыз рухы – күз төсенә, йөз-кыяфәтенә, холык-фигыленә, тел моңына үзгә төсмерләр салып, милләтнең асылын бар иткән.
13 укучы Татар – нинди кодрәтле сүз!
Татар - нинди яңгыравыклы исем !
Пышылдап кына әйтсәң дә, ул барыбер тантаналы яңгырап тора: ул – гаҗәеп көчле , күкрәп торган авазлар чиратлашуы дисеңме...Әнә шулай тарих бәгыреннән вулкан булып аягүрә баса ул – татар...
14 укучы. Татарның кальбе Казандамы? Аксакал башкалабыз милләтнең җанын уятырлык фидакарь көчкә ияме?
Сүзне чакырылган кунакларга бирәбез
Кичәбезнең икенче бүлеге “Алма агачыннан ерак тәгәрәми дип атала.
Бренче чакырылган кунаклар чыгышы ( имам, Ак калфактан берәрсе,институттан берәрсе, РОНОдан берәрсе һәм б.)
Икенче Ата-аналар һәм аларның балалыары чыгышы
Җыр, шигырь язу һәм башка “хикмәтләр”
Сценарий авторлары:
Сабирҗанова Җәмилә Фәтхелгаян кызы
Рәшитова Нәзифә Мөхлисулла кызы
Юрий Алексеевич Гагарин
Щелкунчик
Мать-и-мачеха
Философские стихи Кристины Россетти
Рисуем осень: поле после сбора урожая