Хисләр чолганышында

Гасимова Светлана Иргиз кызы

Укытучы шәхесе нинди булырга тиеш? Туган тел укытучысың  бурычлары нидән гыйбарәт? Хөрмәт яулап буламы?...

Укытучыларны борчыган сораулар бихисап, һәркемнең бу хакта үз фикере бар. Мин дә, кайвакыт, шулар турында уйланып, хисләргә чумам.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Хезмәтем турында уйланулар

Светлана Гасимова,

“П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче мәктәбе”

МБГББУнең татар теле укытучысы

Иптәшләрем кибетче-кибетче уйнаганда, мин, үземнән кечкенәләрне утыртып, укытучы булып уйный идем. Укытучылыгым “миңа апа дип әйтегез”, як-якка каранып утырмагыз” кебек шнлтә-кисәтүләрдән уза идеме-юкмы, Тукайча итеп әйтсәк, анысын хәтерләмим...

Үземне укытучылар нәселеннән дисәм дә, ялгыш булмас: әнием, аның өч апасы, туганнан туган өч апам һәм бер абыем үзләрен киләчәк буынны тәрбияләүгә багышлаганнар (сүз уңаеннан әйтеп үтәм, безнең пәсел укытучылары турында мәкалә Мәгариф министрлыгы тарафыннан чыгарылган җыентыкка кертелде, Ходайның рәхмәте яусын бу хезмәтне башкарып чыгучыларга).Менә шулай укытучылар чолганышында үскәнгә, аларның борчу-мәшакзтьләре, хыял-фикерләре, юаныч-шатлыклары кечкенәдән таныш миңа. Туганнарым белән еш аралашкангамы, әллә укытучыларны илаһи затларга тиңләгәнгәме, мин дә кечкенәдән үземне гел укытучы булып эшләүче итеп кенә күз алдына китерә ала идем. Инде соңрак, үсмер елларда, мөгаллимнәребез һөнәр сайлау турында әңгәмәләр үткәргәндә, мин, һич икеләнмичә, “укытучы булам, педучилиәега укырга керәм” дип җавап бирә идем.

Үсә барган саен ныгыган укытучы булу теләге мине Тәтеш пелагогия училищесына китерде.

... 1988 нче ел. Бу чор – илебездә новатолр укытучылар үсеп чыгу, педагогикада исә яңа технологияләр куллана башлау белән бәйле. Мин – педучилищеның чыгарылыш курсы студенткасы. Телвизордан танылган әдәбият укытучысы Е. Ильин белән очрашуга багышланган тапшыруны карау миндә көчле тәэсир калдырганын әле дә онытмыйм. “Эх, шундый укытучыга охшап булсачы!” – дип, сокланып язып куйган идем шул вакытта шәхси көндәлегемә.

... Менә егерме дүрт ел инде мин укытучы. Бу вакыт эчендә мәгариф өлкәсенең төрле тармакларында хезмәт итәргә туры килде, һөнәр юлында төрле борылмалар да булды, аларның һәркайсындагы эшчәнлек буенча тәҗрибә тупланды.

 Хезмәт юлымны, педучилищены яхшы билгеләргә генә тәмамлап,  Тәтеш районының Нармонка дигән рус авылында рус теле укытучысы буларак башлап җибәрдем. Үзе татар мәктәбендә укыгын унсигез яшьлек  татар кызы ничек курыкмыйча бу эшкә алынды икән дип, хәзер гаҗәпләнәм. Ләкин ул чакта мондый хәлләр гадәти күренеш иде. Ата-аналар да кырын карамады, укучылар да үз итте. Белгечлек буенча югары белемем булмаганлыктан, сигезенчеләремдә рус теленнән имтиханны башка мәктәптән югары категорияле укытучылар килеп ала иде. Моңа әле дә гаҗәпләнәм: укытырга хакым бар, имтихан алырга хакым юк иде. Укучыларым битемә кызыллык китермәде: бар да имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшыралар иде.

Туган телебезне укыту 1992 нче елда, милләтебез рухи күтәрелеш кичергән чорда, урыс төбәге саналган Тәтеш шәһәрендә яңа ачылган татар мәктәбендә башланды. Район мәгариф бүлегенең кадрлар бүлеге мөдире һәм мәктәп директоры Асия ханым монда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләргә “кодаларга” өйгә килделәр. Элеккеге эшемне яратып башкарсам да, олы кешеләр гозерен кире кага алмадым. Йорттан йортка йөреп унике балалы гына булса да (Тәтеш шәһәре өчен ул чорда бу уңай күренеш) сыйныф туплап эшкә керештек. Балаларның туган телләрен белүләре чамалы, кайберләре исә бөтенләй белми. Җитмәсә, педучилищеда ачылган татар төркемнәре студентлары да ачык һәм гамәли дәресләргә йөри башладылар.Андагы татар теле укытучылары Сәлимә ханым Арсланова, Флера ханым Сәлимҗановалар (соңрак икесе дә фән кандидатлары булдылар) белән кулга кул тотынып эшлибез, татар телен өйрәтүне гамәлгә ашыруда булган проблемаларыбызны да бергә хәл итәбез.  Читкә китеп, шуны да әйтәсем килә: соңыннан коллегаларым булган бу укытучыларга чиксез рәхмәтлемен, байтак һөнәри мәсьәләләрне бергәчишәргә туры килде.

Безнең татар мәктәбе җәмәгатчелекнең игъибар үзәгендә: ничек яшәп китәр,таркалмасмы, укучылары нинди нәтиҗәләргә ирешер, шәһәрнең абруйлы рус укытучылары арасында татар мөгаллимнәре үзләрен ничек күрсәтер?... Сынатырга ярамый. Мәктәбебез язмышы безнең кулда. Беренче чыгарылыш укучыларымның өчесе укытучы һөнәрен сайлады, икесе - татар теле белгече булды.

Миңа сорау бирсәләр,

-Бәхет ни ул дисәләр?

Бәхет – шушы укучылар

Кеше була белсәләр.

Тормышымда тагын бер борылыш 1997 нче елда Тәтештә үткән республика фәнни-гамәли конференциясе белән бәйле дисәм ялгыш булмас. Икетеллелекне тормышка ашыруның шул чактагы торышына багышланган бу чарада ачык дәрес күрсәтеп, секция утырышында дулкынланып (беренче тапкыр абруйлы татар галимнәре белән беррәттән) чыгыш ясавымны хәтерлим. Конференция беткәннән соң исә тел галиме, профессор, татар антропонимимкасы мәктәбен нигезләүче Гомәр ага Саттаров, чакырып: “Сеңлем, сиңа үсәргә кирәк. Аспирантурага керергә чакырам”, - дип, педагогик эшчәнлегемне фән белән бәйләргә тәкъдим итте.

Телебезнең экспрессив катламын тәшкил иткән татар кушаматларын тарихи-лингвистик яссылыкта өйрәнү яңа тәҗрибә, ачышлар тупларга ярдәм итте, тел чыганаклары белән эш итәргә өйрәтте, тикшеренү материалы туплау максатыннан авылларга чыгып, кешеләр белән аралашу исә яңа танышуларга китерде. Күренекле галимәбез Фирдәвес апа Галимова “Исемнәрдә - ил тарихы” диде. Мин исә кушаматларда кешеләр язмышы дияр идем. Никадәр вакыйга-хәлләр ишетергә килде ул чорда.

Тормышыбыздагы бер вакыйга икенчесенә этәргеч ямый, бәйләнешләр чылбыры үрелеп бара. Аспирантурага укырга керүне ишетеп һәм мәктәп укучыларына татар телен өйрәтү тәҗрибәсе барлыгын истә тотып, педучилище җитәккчелеге татар төркемнәренд ә методика укытучысы булып күчәргә тәкъдим итте. Шул рәвешле тормышымда студентлар белән эшләү сәхифәсе башланды. Беренче елдан ук төркем җитәкчесе итеп куйдылар. Мондагы мавыктыргыч тормыш моментларына тукталып тормыйм, анысы –башка тема. Шулай да шәкертләремнең күбесе хүзерге вакытта Татарстанның Тау ягы төбәгендә, Ульяновск өлкәсе. Чувашстан Республикасында балаларга белем бирүләре белән горурлануымны әйтәсем килә.

Студентлар белән уңышлы эшләүне күздә тотып, 2008 нче елда фәнни-методик эшләр буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр. Бу исә яңа эш кыры. Минем төп максатым – укытучы коллегаларымның һөнәри осталыкларын үстерүгә ярдәм итү, студентлар арасында тикшеренү эшләрен җәелдерү. Моәа баштарак көлемсерәбрәк карагн хезмәттәшләрем (янәсе, нәрсә булдыра алсын инде, татар теле укытучысы гына ич ул) тиз арада фикерләрен үзгәрттеләр (мактана дип уйламагыз, зинһар, горурланып әйтәм): шул чорда без Каюм Насыйри исемендәге премиягә тәкъдим ителеп, милли мәгарифне үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләр өчен Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләндек, өч ел рәттән Тәтеш педагогия көллияте студентлары һәм укытучыларының активлыгы буенча республикабыздагы җитмеш урта һөнәри уку йортлары арасыда беернче-икенче урыннарны яулый килде. “Педолимп – 2010” да җиңү яулап, акчалата бүләккә лаек булган Саша Кильганов: “Сез ярдәм итмәсәгез, мин җиңүче була алмас идем. Мин бу акчаны сезгә бирергә телим”, - дип килүе, бер яктан, кызык күренсә, икенче яктан, бик дулкынландырды: хезмәтемне күреп, бәяли алуың өчен рүхмәт сиңа да, Саша. Тик минем хезмәтем бит ул акча өчен генә түгел...

Миңа сорау бирсәләр,

-Сөенеч ни?  - дисәләр,

Сөенечем – таңнан торып,

Эшкә илткән иртәләр.

2010 нчы елдан мин Тәтештәге беренче мәктәптә рус балаларына татар телен өйрәтәм. Бу юнәлештә эшләүнең үз технологияләре, метод-алымнары бар.

... Бишенче сыйныфта беренче дәресләрем. Егерме дүрт пар күз миңа төбәлгән. Аларда энергия күп, алар мине сыный. Ә мин укучыларымнана татар теле дәресләрен яраттырырга тиеш. Шулай булмаса, “опять этот татарский» булачак. Ә мин “я лучше на татарский пойду” га ирешергә тиеш. Бу исә дәрес үткәрүгә генә түгел, бәлки, җан бирүгә тора. ( Бу үз фикерем түгел. Бер күренекле галимәбез шәхси әңгәмәдә “Эшсез калсам да, мин бүтән милләт балаларына туган телемне өйрәтә алмас идем. Тел бирү бит ул җан бирүгә тиң” дип әйткән иде.)

Ата-аналар җыелышларына барам. Дустанә мөнәсәбәт күрсәтеп, мин алр белән уртак тел табарга тиеш. Кайберәүләр, минем таләпләр белән килешмичә, үз фикерләрен әйтергә килгән. Бу ситуциядән дә дәрәҗәне саклап чыгарга кирәк.

Студент чактаны идеалым Ильин түгелмен мин, билгеле. Андый бөтен илгә танылганнар күп булмый бит алар. Тик шулай да укытучы булып эшләү дәверендә үз табышларым бар дип әйтә алам.

1. Бүгенге көндә барлык татар теле укытучыларының бурычы – татар телен , туган телне саклап калу. Шулай булмаса – буыннар, гасырлар бюәйләнеше өзеләчәк. Безнең балаларыбызга бабалардан килгән бөек мирас юкка чыгачак. Без бу байлыкны, ничәмә ничә гасырлар буена буыннан буынга тапшырылып килгән туган телебезне балаларыбызда сакларга омтылабызмы соң?.. Яраткан әйберне генә кадерләп саклыйлар. Шуңа күрә д ә, беренче чиратта,укытучы үзе татар телден яратырга тиеш. Шулай булганда гына ул татар балаларында туган телләренә мәхәббәт, ә башка милләт балаларында исә телебезгә карата ихтирам хисе тәрбияли ала.

Игелекла татар мөгаллиме,

Синнән күчә җиргә мәрхәмәт.

Йөрәк утың дөрләп янса гына

Яшәр иман, яшәр мәхәббәт!

2. Гадәти дәреснең грамматик күнегүләр эшләүгә генә әйләнмәве бик мөһим. Тел дәресләрендә укучы тыңлаучы һәм башкаручы гына түгел, бәлки иҗат итүче булырга тиеш. Тел – шәхеснең рухи үсешенең эчтәлеге һәм чарасы да, дөньяны,халыкның гореф-гадәтләрен, фәлсәфәсен. өмет-ышанычларын аңлау каналы да.

3. Бүгенге көндә белем бирү сыйфатының тышкы күрсәткечләре белән (БДИда баллар исәбе, олимпиада нәтиҗәләре) ешрак мәшгульбулуыбыз сер түгел. Бу исә белем һәм тәрбия бирүнең төп максаты – укучының шәхес булып җитлегүенә комачаулый. Бу мәсьәләне хәл итү укытучының позициясенә бәйле: ул имтиханнарга әзерләүче мәгълүмат чыганагы гынамы, әллә инде укучы шәхесен үстерүчеме? Ике юлны берләштерү шәхескә юнәлдерелгән технология алымнарын куллануны таләп итә. Бу очракта укытучы үзе дә укучыларга уңай йогынты ясарлык шәхес булырга тиеш.

Укытучы шәхесе нинди булырга тиешлеге аерым зур тема. Һәрбер хөрмәткә лаек булган укытучы балалар күңелен үзенчә яулый: кемдер кеше буларак кызыклы, аның белән төрле темага сөйләшеп була, кемдер психологик тоемлауга ия, укучыны аңлап, тиешле киңәш бирә (балалар, сөйләм теле дәрәҗәләренең түбәнрәк булуы һәм тормыш тәҗрибәләре җитешмәү сәбәпле, күпчелек очракта хис-тойгыларын дөрес аңлата алмыйлар), кайсыдыр укытучы иҗади сәләте белән алдыра...

Укытучы шәхесе турында сүз йөрткәндә, тагын берничә моментка тукталасы килә.

Беренчедән, балаларны алдарга ярамый. Алар алдауны бик авыр кичерәләр һәм инде укытучыга абруй яулавы кыен булачак. Икенчедән, ялгышкан очракта, укытучыга укучылардан гафу үтенүдән курыкмаска кирәк. Гомумән, минемчә, гафу үтенә белә ул көчле ихтыярлы кешеләргә хас сыйфат. Көчсезләр генә үз ялгышларыннын гарьләнә.

Соңга вакытта укытучы лидер булырга тиеш, шул очракта ул лидер укучылар тәрбияли ала дигән фикерләр ишетергә туры килә. Мин бу темага бәхәзсләшмим, тик, лидер ук булмаса да, хөрмәткә лаеклы булырга тиеш дигән фикер белән килешәм. Мәктәптә татар теленнән тартып-сузып өчлегә укыган укучым, очрашканда ерактан елмаеп “Исәнмесез”не әйтә икән, үз тормышындагы яңалыклары белән уртаклашырга ашыга икән, димәк, безнең арада уңай хиссият, хөрмәт булган дигән сүз. Бу исә шәхескә юнәлтелгән технология (“хезмәттәшлек педагогикасы”) кулланылган дигән сүз, минемчә. Бу технология алымнарын эш планына язып куеп күрсәтеп булмый, аны күреп, тоемлап кына була.

Миңа сорау бирсәләр:

-Шатлыгың ни? -дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

“Син ник боларны яздың? Методик табышлар турында язарга кирәк иде ич”, - диярсез, бәлки. Боларны, Тукайча итеп әйтсәк, язасым килде дә яздым.

2013 ел



Предварительный просмотр:

Тәтеш педагогия училищесы юбилее уңаеннан

                                      Светлана Гасимова

Фщн серләрен ныклап өйрәтәсең,

Чыкмассың син бер дә исемнән,

Күпме яшьләр миңа, училищем,

Һәрбер елда килә көзеннән.

Белем чишмәсенә сөенә-сөенә,

Кемнәр килеп, кемнәр китмәгән,

Илебезнең төрле төбәгендә

Шәкерләрең синең меңләгән.

Изге җаннар монда белем бирә,

Һөнәр серләренә өйрәтә.

Тайпылмыйча, туры барыр өчен,

Тормыш сукмакларын күрсәтә.

                                                 2002 ел.



Предварительный просмотр:

Укытучының тарихта җуелмас үз эзе бар

Светлана Гасимова,

“П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче мәктәбе”

МБГББУнең татар теле укытучысы

Баш китәр дә, ни калыр?

Буында типкән кан калыр.                                                                                     Буыннан буын чабылса,

 Ул чагында ни калыр?                                                                                      (“Идегәй” дастаныннан)

Байлык була – байлык бетә. Кеше була – кеше китә. Бу дөньяда игелекле эшләр белән яңгыраган исем генә мәңгелек. Укытучылар арасында да исемнәре кешелек тарихына уелып язылганнары байтак. Укучыларын ташламыйча, алар белән бергә газ камерасына атлаган Януш Корчак, асраучысыз калган балалар өчен ШКИД Респуликасын булдырган педагог Антон Макаренко, танылган мәгърифәтчеләребез Шиһабетдин Мәрҗәни, Риза Фәхретдиннәр, проблемалы укыту технологиясенә нигез салган остазыбыз Мирза Мәхмүтов... Бу данлыклылар тезмәсен бик озак дәвам итеп булыр иде.

Исемнәре бөтен дөньяга билгеле укытучылар белән беррәттән, гомерләрен киләчәк буыннарга аң-белем бирүгә багышлаган “гади” укытучылар исә тагын да күбрәк.  Бу дөньяда һәрберебезнең үз укытучылары бар. Алар көн саен безнең белән  очрашалар, еллар дәвамында кечкенә генә уңышларыбызга да сөенеп, хаталарыбыз өчен борчылып, балаларга хас шуклыкларыбызны аңлап һәм гафу итеп, олы тормыш юлына озатканда бәхет теләп, киләчәгебезгә тәэсир итәләр. Аерым кешеләр язмышлары кушылып,  кешелек тарихы дәвам итә. Димәк, гап-гади укытучылар  тарих агышына йогынты ясыйлар дип әйтеп була, укучылары язмышында эз калдырып, тарихта үз эзләрен калдыралар ич алар!

Татар халкы элек-электән белемгә, мәгърифәткә омтылган. Һәрбер ата-ана ничек тә булса  (өй шартларында үзләреме, мәдрәсәләргә җибәрепме, мулла-абыстайларга йөртепме), баласын укырга-язарга өйрәтергә тырышкан.

XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы. Нәкъ менә шул чорны татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәтенең “Алтын дәвере” дип әйтер идем. Вакыт агышының шушы кыска бер мизгелендә, татар халкы, бай тарихи-мәдәни мирасын өлге итеп, аякка баса башлый, милләт буларак калыплана.  Татар мәктәпләре ачыла, яңа зыялылар– татар укытучылары да арта бара.

Авылда исә элек-электән укытучы иң мәртәбәле кеше булган. Халык аларга киңәшкә йөргән, серен уртаклашкан, үтенеч-сораулары булса, бернигә карамый,         башкарырга тырышкан. Зурлап, “абый”, “апа” дип йөрткән мөгаллимнәрне олысы да, кечесе дә.

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, язмамның башлам өлешен артык озакка сузмыйча, үземнең язмышыма йогынты ясаган кайбер укытучылар турында аерым тукталып, искә алып үтәсем килә.

...- Әби, әбием, кем бу матур апа? – дим мин, 4-5 яшьлек кызчык, иске фоторәсемдәге матур туташка ишарәләп.

-Бу мин зур кызым Мәгъзүмә. Синең әниеңнең апасы,- ди әбием,   фоторәсемне сак кына   сыйпап.

- Ә нигә ул безгә килми? Нигә мин аны белмим? – дип, төпченүемне дәвам итәм мин.

-Ул инде күптән үлде, -  дип   җавап бирә әбием.

-Ничек инде үлде? Ул бит шундый яшь…

Әбиемнең хатирәләре мине еракларга алып китә...    

   Содур һәм Гайнелхәят Гомановларның беренче балалары Мәгъзүмә 1919 елда дөньяга килә.   Үз заманы өчен алдынгы карашлы, зирәк акыллы кыз, педагогия курсларын тәмамлап, Тархан районының иң ерак авылларыннан саналган Сөендектә эшли башлый. Яшь кызның киләчәккә булган өмет-хыялларын каһәр суккан сугыш чәлпәрәмә китерә. Мәгъзүмә., сугышка алынырга дип, иптәш кызы белән военкоматка китә. Тик, гәүдә үлчәмнәре туры килмәү сәбәпле, аны кире боралар. Сугыш чоры законы буенча ул шул ук көнне теркәлгән урынына кайтып җитәргә тиеш була. Көзге салкын яңгыр астында апам берүзе Сөендеккә юнәлә (иптәш кызы, сугышка алыну сәбәпле, райүзәктә кала). Үтәли юешләнеп, авылга иртәнге якта гына кайтып җитә һәм шунда ук мәктәпкә китә, сугышка алынган иптәше өчен дә дәресләр үткәрә, икешәр смена эшли башлый. Тик бу хәл эзсез узмый: ул үпкәсенә салкын тидереп авырый башлый. Чирләвенә карамастан, апам фронтка посылкалар җибәрүне оештыру эшен алып бара, халык алдында сугыштагы вакыйгаларны, техниканың ничек эшләүләрен аңлатып, чыгышлар ясый. Авыруыннан тернәкләнә алмыйча, апам 1944 елның март аенда 24 яшенедә вафат була...

-Боларны ни өчен яздың? – дип гаҗәпләнерсез, бәлки. – Апаң бернинди батырлык та күрсәтмәгән, мөгаллимә булып та озак эшләмәгән?!

Ни өчен яздыммы? Апамның фаҗигале язмышы йөрәгемә тигәнгә һәм йөрәгемдә шул җәрәхәт аны искә алган саен сыкрап торганга яздым.

 Юк, эзсез югалмады яшь укытучы Мәгъзүмә. Ул укытучы Гомановлар нәселенең башлангычы булды: аның өч сеңелесе дә, без, аларның балалары да, апабыза охшарга теләп (хәтта аның эчкерсез якты образын берникадәр идеаллаштырып), ул укыган Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап, укытучылар булдык (безнең нәсел укытучыларының гомуми эш стажы, әгәр саный китсәң, өч йөз елдан артык).

Миңа сорау бирсәләр,

-Сөенеч ни?  - дисәләр,

Сөенечем – таңнан торып,

Эшкә илткән иртәләр.

Искә алырга теләгән тагын бер остазым – беренче укытучым Мәрьям апа. Бала чакта укытучы – изге кеше, иң акыллы, гадел, үрнәк кеше буларак кабул ителә. Мәктәптән кайткач, мин дә, үземнән кечкенәләрне утыртып, укытучы булып уйный идем. Укытучылыгым “миңа апа дип әйтегез”, як-якка каранып утырмагыз” кебек шелтә-кисәтүләрдән узмагандыр, билгеле...

 Апабыз, пенсиягә чыккач, торырга балалары янга Казанга күчте, мин дә башка төбәктә яши башладым. Аның инде гүр иясе булганын никадәр вакыттан соң очраклы рәвештә генә белдем. Мин бит Мәрьям апа белән очрашуны күңелемнән әллә ничә тапкыр кичергән, аңа әзерләнгән идем... Үкенәм, бик нык үкенәм... Укытучыма әйтәсе рәхмәт сүзләрем, сабагында эленеп калган көзге миләшләрдәй, күңелемдә калды. Бу юллар Мәрьям апа рухына дога булып та барсын иде...

Соңгы вакытларда җәмгыятьтә, ата-аналар арсында “укытучы ул хезмәт күрсәтүче генә”, “гаиләдә белем бирү системасы отышлырак”, “укытучылар үз вазифаларын начар башкаралар” кебек мөгаллимнәргә карата тискәре карашлы фикерләрне еш ишетергә туры килә. Ата-аналар яки укучылар белән булган кайбер аңлашылмаучанлыкны көнүзәк проблема итеп күпертеп күрсәтеп, Интернет челтәрендә, вакытлы матбугатта бертуктаусыз “селкү” дә бу хезмәт ияләренә ихтирамны арттырмый, билгеле. Йөрәгем әрнеп, укытучыларны начар итеп күрсәткән журналистлар, ата-аналар белән күңелемнән бәхәсләшеп йөрим.

Мин үзем гел хөрмәткә лаек укытучыларны гына беләм. “Менә мин укытучыларымнан уңдым”, - дип әйтәсем килә оппонентларыма. Беренче сыйныфта кыек-маек таяклар сызып азапланганда гына түгел, өлкәнрәк сыйныфларда контроль эшләр, имтиханнар вакытында да тоя идем мин остазларымның көч, ышаныч биреп торганнарын, такта янына чыгып җавап биргәндә дә күрә идем минем өчен борчылганнарын, бергәләп колхозга булышкан чакларда да һәрвакыт укытучыларым күзәткәнен белә идем. Ничек инде шундый затларны оялмыйча кадерсезлисең ди?!

Миңа сорау бирсәләр,

-Бәхет ни ул дисәләр?

Бәхет – шушы укучылар

Кеше була белсәләр.

Бүгенге көн  - тарихта барлык татар теле укытучылары өчен җавплы чор. Безнең алда туган телебезне саклап калу бурычы тора. Шулай булмаса – буыннар, гасырлар бәйләнеше өзеләчәк. Безнең балаларыбызга бабалардан килгән бөек мирас юкка чыгачак. Без бу байлыкны, ничәмә ничә гасырлар буена буыннан буынга тапшырылып килгән туган телебезне, балаларыбызда саклый алырбызмы? Яраткан әйберне генә кадерләп саклыйлар. Шуңа күрә дә, беренче чиратта, укытучы үзе татар телен яратырга тиеш. Шулай булганда гына ул татар балаларында туган телләренә мәхәббәт, ә башка милләт балаларында исә телебезгә карата ихтирам хисе тәрбияли ала.

Игелекле татар мөгаллиме,

Синнән күчә җиргә мәрхәмәт.

Йөрәк утың дөрләп янса гына

Яшәр иман, яшәр мәхәббәт!

Укучылары күңелендә эз калдырырлык Укытучы шәхесе нинди булырга тиешлеге аерым зур тема. Кыскача әйткәндә, беренчедән, һәрбер хөрмәткә лаек укытучы балалар күңелен үзенчә яулый: кемдер кеше буларак кызыклы, аның белән төрле темага сөйләшеп була, кемдер психологик тоемлауга ия, укучыны аңлап, тиешле киңәш бирә (балалар, сөйләм теле дәрәҗәләренең түбәнрәк булуы һәм тормыш тәҗрибәләре җитешмәү сәбәпле, күпчелек очракта хис-тойгыларын дөрес аңлата алмыйлар), кайсыдыр укытучы иҗади сәләте белән алдыра... Икенчедән, балаларны алдарга ярамый. Алар алдауны бик авыр кичерәләр һәм инде укытучыга абруй яулавы кыен булачак. Өченчедән, ялгышкан очракта, укытучыга укучылардан гафу үтенүдән курыкмаска кирәк. Гомумән, минемчә, гафу үтенә белә ул көчле ихтыярлы кешеләргә хас сыйфат. Көчсезләр генә үз ялгышларыннын гарьләнә.

Соңга вакытта укытучы лидер булырга тиеш, шул очракта ул лидер укучылар тәрбияли ала дигән фикерләр ишетергә дә туры килә. Мин бу темага бәхәсләшмим, тик, лидер ук булмаса да, хөрмәткә лаеклы булырга тиеш дигән фикер белән килешәм. Мәктәптә тартып-сузып өчлегә укыган укучым, очрашканда ерактан елмаеп исәнләшә икән, үз тормышындагы яңалыклары белән уртаклашырга ашыга икән, димәк, безнең арада уңай хиссият, хөрмәт булган дигән сүз. Моңа ирешү алымнарын эш планына язып куеп күрсәтеп булмый, аны күреп, тоемлап кына була.

Миңа сорау бирсәләр:

-Шатлыгың ни? -дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Март, 2020