Ата-аналарга
Предварительный просмотр:
Ата-аналарга киңәш бирү – иң авыр эшләрнең берседер. Һәр әти белән әнигә үз баласын яхшырак белгән кебек тоела, кемдер чиксез мәхәббәт пәрдәсе аша ниндидер җитешсезлекләрне күреп бетми, кемдер кискен генә:”Кысылмагыз, үз балам, ничек телим, шулай тәрбиялим”,-ди. Мин дә бердәнбер кыз үстерәм, аңа әле 16 яшь, ә бу вакыт кеше язмышында иң гүзәл һәм, шул ук вакытта, иң җаваплы чор. Үз тәҗрибәм зур булмаса да, мәктәптә эшләгәч, балалар белән көн саен аралашкач, аларның үсеп, буй җиткәннәрен күзәткәч, ниндидер аерым нәтиҗәләр ясап була. Шул күзәтүләрем белән бүлешергә тәвәкәлләдем.
Хәзерге заман ата-аналардан нәрсә таләп итә соң? Шушы сорау мине борчыганга күрә, җавабын сезгә җиткерәсем килде. Иң беренче чиратта, балалар белән “бер дулкында” булу мөһим. “Менә без үскәндә андый-мондый нәрсә булмады, болай эшләргә килешми” диюләр белән генә бала аңына да, күңеленә дә җитеп булмый, кызганычка каршы. Әйе, без үскәндә тегесе юк иде, болай килешми иде, әмма ул вакытлар бит инде үткән гасырда калды. Бүгенге мәгълүмат иртәгә искереп торган заманда, без балаларыбыз белән беррәттән үсеп, алга китеп торырга мәҗбүр. Үзебезне нинди тәҗрибәле, акыллы кеше итеп санамасак та, кайбер сорауларга җавабыбыз юк, ә балалар кайчак бездән яхшырак белә. Шуңа күрә бергә үсәргә, белмәгәнегезне алардан сорарга кыенсынмагыз. Абруем какшар дип куркмагыз. Үз балаңның ярдәменә мохтаҗ булу әле беркемгә дә зыян китермәгән, киресенчә, балагыз сезгә шатланып ярдәм кулын сузар, ә сезнең ниндидер өлкәдә алга китүегез, һичшиксез, аңарда горурлык хисе генә уятыр.
Балаларның тагын бер зур проблемалары бар: аңламау. Әтием мине аңламый, әнием шуны таләп итә, ә мин булдыра алмыйм, нишләргә, дигән сүзләрне еш ишетәсе туры килә. Бу мәсьәләне чишү юлларының берсе: сөйләшегез. Ничек кенә арып кайтсагыз да: мәктәптә көнең ничек үтте?, дигән сораудан баланы калдырмагыз. Нинди билге алдың түгел, ә кәефләрең ничек дигән сорау балага мөһимрәк, чөнки сезнең кәефне төшермәс өчен, аның начар билге турында әйтәсе килми. Ә бәлки ул бүген сыйныфташы белән телгә килгәндер яисә укытучыдан шелтә алгандыр, бала барысын да үзе сөйләп аңлатырга тиеш. Әлбәттә, эш зурдан булса, сез моны сыйныф җитәкчесеннән яисә директорның үзеннән алдан да ишеткәнсездер. Тик шелтәләргә ашыкмагыз, шуны исегездә тотыгыз: һәрбер конфликтта ике як теге яки бу дәрәҗәдә гаепле. Иң элек ипләп кенә үз балагызның вариантын тыңлау отышлырак булмасмы? Бәлки ул барысын да төгәл итеп сөйләмәс тә, безгә дә үзебезнең начар якларыбызны күрсәтмәскә тырышу хас бит. Шулай да аңа ышанмаска хакыбыз юк. Ул бит үз балабыз, аның чыннан да нәрсәгә әвәс икәнен белү безнең бурыч. Балага ышаныч белдерсәк кенә, ул да безгә ялган сүз сөйләп тормас. Әлбәттә, ялганлык гадәткә кермәгән очракта гына. Ә яхшылыкны яманлыктан аера белергә өйрәтү барыбер безнең башка төшә. Аннары балага ул үтә алмаслык баскычлар куюдан баш тартыгыз. Сез бит аны барыбер билгеләре яисә өлгерешләре өчен генә яратмыйсыз. Көн саен кинога яисә театрга йөрегез димим, әмма үз игътибарыгыздан берүк читтә калдырмагыз. Бергәләшеп утырып, серләшеп кенә чәй эчү дә җитә, ул балага кайчак күпкә кирәкле һәм әһәмиятле. Шул ук чәй янына икәүләшеп берәр тәмле әйбер пешереп алу баланы эшкә дә өйрәтә, сезнең битараф түгел икәнегезне дә күрсәтә. Үзен кирәкле кеше итеп хис итү балага дәрт, тормышына ямь өсти.
Тагын бер мөһим күзәтүләремнең берсе шул: күп вакытта ата-аналар материаль тәэмин итүне өстен күрәләр, ә рухи-әхлакый тәрбия бирүне мәктәп хезмәткәрләренә йөклиләр. Тик яңа стандартлар буенча хәзер мәктәптә 3 яклы килешмә төзелә. Бу ата-аналарны уку-укыту, тәрбия бирү процессының катнашучысына әйләндерә, димәк аларның да вазифаларын арттыра дигән сүз. Көн саен әхлак турында доклад сөйләп тору түгел, ул бер мизгелдә дә башкарыла торган эш. Әти-әниеңә, дусларыңа, күршеләреңә булган мөнәсәбәтме, үз-үзеңне чиратта тотумы, йортсыз җан ияләренә мәрхәмәтлек күрсәтүме – барысы да тәрбия мәле һәм шул чакта гына әһәмиятле. Тик шәхси үрнәк – иң үтә торган алым. Сүз йөртү, кеше сөйләү гадәтләрен, көнчеллек, битарафлык сыйфатларын юкка чыгару белән генә дә баланы яхшы кеше итеп тәрбияләп була. Үзебездә булган кимчелекләрне юк итү, рухи яктан үсү, яхшы якка киткән үзгәрешләр балаларыбызга да илһам канатларын үстерер. Юкка гына Интернет челтәрендә “Балаларыгызны тәрбияләмәгез, үзегез өстендә эшләгез” дигән үгет йөрмидер. Әлбәттә, камилләштерүнең чиге юк диелгән, шуңа күрә бу эшне гомер буена башкарырга тиешбез. Киләчәк буыннар, туачак балалар өчен.
Киңәшләрем сезгә әһәмиятле булыр дигән өметтә калам.