Чал тарихлы мәктәп
Мәктәбебезнең башлангыч чоры
1917 – 1918 нче елларда Балтачта кызлар мәктәбе яшәп килгән. Анда Сылу апа Насыйрова укыткан. Сылу апага Казан өяз советы тарафыннан 1920 нче елның гыйнвар аенда бирелгән 52 нче номерлы таныклык шуны раслый: “Предъявитель сего гражданка деревни Балтаси Балтасинского уезда Миңсылу Насырова назначается учительницей Балтасинской советской школы 1–ступени Балтасинской волости Казанского уезда, с чем и удостоверяется”.
1918 – 1919 нчы елларда барлык татар авылларында да диярлек мәктәпләр ачылган һәм шулай ук Балтачта да башлангыч мәктәп эшли Насырова Сылу
башлаган. Ләкин мәктәп өчен салынган махсус бина булмаган. Укыту
аерым йортларда алып барылган. Балтач бае Мөлеков Мортазаның итек заводы булган караңгы таш бинасы (хәзерге “Каракүл” ширкәте склады), шул ук Мортазаның чәйханәсе (хәзерге Сбербанк), элекке аптека урнашкан йортның урам ягы (хәзерге “Чәй йорты” янындагы 2 катлы йорт урыны), Хәсән Вәлиев йорты (1нче балалар бакчасы), Кәләми бай йорты (почта бинасы склады), Шәйхетдин бай йортлары (райпотребсоюзның эллеккеге идарәсе урыны) Камали байның ишек алдындагы йорты (хәзерге “Чәй йорты” янындагы азык – төлек кибете), Мөхәммәтҗан бай малае Нәҗип йорты (хәзерге Мәчет урыны) һәм башка биналар мәктәп итеп файдаланылган.
Мөлеков Мортазаның итек заводы
Ул мәктәпләрдә шартлар, күрсәтмә әсбаплар, уку инвентарьлары булмаган, китап–дәфтәрләр җитмәгән. Сыйныфка бер - ике китап кына булып, укучылар чиратлашып файдаланганнар. Такта урынына кадакланган кара калай кисәгенә акбур белән язганнар. Ата–аналар исә балаларын укытуга каршы килгәннәр. Җеп эрләү, тире аралау, чабата ясау яки башка эш эшләвен файдалырак санаганнар, мәктәпкә җибәрмәгәннәр. Бу авыр шартларда хезмәт иткән, кешеләрнең күңелләренә игелекле орлыклар чәчкән, гап–гади, халыкның үз арасыннан чыккан укытучыларны тирән хөрмәт белән искә аласы килә. Ул елларда укытучы булып түбәнге мәхәллә мулласы Габделрәүф кызы Хәдичә, мулла малайлары Габделкадыйр, Габделкаюм, Хәсән һәм аның хатыны Марзия, Насырова Сылу, Тәкәнештән килгән Салих, Гыйләҗева Зәйнәп, Газыймова (Кушаева) Мәхфуза (соңыннан Мәскәүдә татар телен укыта), Әхмәтова Маһитап (соңыннан Үзбәкстанда яши) эшләгән. Соңрак Фарсин, Вахитова Марзия, Фәхриҗиһан, Аитова Гайшә, Хәйретдинова Бәдәр һәм башкалар балаларга белем биргән.
Авыр адымнар белән башланып киткән Балтачта мәгариф эше. Бу уңайсызлыклар, бу кыенлыклар 1924–1926 нчы елларда Балтач волосте мәгариф бүлеге мөдире Хәйретдинов Закирны да, 1926–1928 нче еллардагы мәгариф бүлеге мөдире Рамазанов Фәйзрахманны да борчыган, аларның җилкәләрендәге авыр йөк булгандыр, тәмсез, әрсез сүзләр, куркыту–янаулар астында да аларны уйланырга, эзләнергә, эшләргә этәргән. Хәйретдинов Закирның: “Бу чорда Көекбаш, Көек, Курмала, Түбән Шубан, Нормабаш кебек авылларда мәктәп тә, укытучы да юк иде”,- дигән истәлекләре яисә Рамазанов Фәйзрахманның: “Үзебезнең планнан бирәм инде. Мәктәп кирәк бит”, - дигән сүзләре, шул чордагы мәгариф өлкәсендәге бу җитәкченең үз вазифаларын үтәү өчен эзләнүләрен, кичерешләрен чагылдыра. Ул мәктәп салдыру өчен үз бакчасыннан 0,03 гектар җир бүлеп биргән. Рамазановлар хуҗалыгы җирендә Балтач мәктәбе салынган.. (Нариман урамындагы бер катлы иске агач мәктәп.) Бик кызганыч бу бина хәзер юк инде. Бу мәктәпнең беренче директоры Арча педучилищесыннан җибәрелгән махсус белемле укытучының берсе Фәезов Габдулла булган. Әйе, билем сыгылыр дип артка чикмәгәннәр алар. Шуның нәтиҗәсе – Балтачта, ниһаять, Октябрь революциясенең 10 еллыгына, 1927 нче елда башлангыч мәктәп бинасы салынып беткән һәм эшли башлаган.
1927 нче елда ачылган башлангыч мәктәп бинасы
1933 нче елда Балтач мәктәбе терәк мәктәп исемен алган. Мәктәп чисталыгы белән аерылып торган. Балаларга кайнар аш бирелгән, 120-140 бала укыган. Терәк мәктәп укытучылары күрше авыл мәктәпләренә, укытучыларына методик ярдәм күрсәткәннәр. 1934 нче елга кадәр башлангыч мәктәпне тәмамлаган укучылар, укуларын дәвам иттерү өчен, Карадуган һәм Сосна авылларындагы җидееллык (ШКМ) мәктәпләргә йөргәннәр.
Бу чорда Балтач мәктәбендә эшләгән укытучылар: Шакирҗанов, Рәҗәпова Мөнирә, Рамазанова Мәгъмүрә, Сәйфуллин Габдрахман, Хәйретдинова (Мөхәммәтшина) Бәдәр, Фазлыев Хәлил, Галимә апалар. Сәйфуллин Габдрахман – Сосна авылыннан, 1925 нче елда Арча педучилищесын бетереп кайткан. Башта Соснада, аннан Балтачта укытучы булып эшләгән. Ул яхшы җырчы да булган. Бу укытучы исеме белән Сосна, Балтач авылларында беренче тапкыр радио сөйли башлау вакыйгасы да бәйле. Авыл крестьяннарының күпчелеге радионы сихер эше дип уйлаганнар, аңа ышанмаганнар. Рамазанова М.
Укытучы Сәйфуллин Габдрахман Казанга барып радиоузелдан җырлагач кына (ул аны халыкны ышандыру өчен эшли), радио чын икән дип ышана башлаганнар. Ә малайлар, ышанмыйча, Балтачта почта урнашкан йортның чарлагына менеп, радиодан сөйләүчене эзләп йөргәннәр. Янәсе, Габдрахман абыйлары качып чормадан җырламый микән ? Тотабыз, фаш итәбез, дип уйлаганнар. Халыкның аңын үстерүдә мәктәпнең эшчәнлеге игътибарга лаек булган.
Ниһаять, 1934 – 1935 нче уку елында иске мәчет бинасында (хәзер хакимият бинасы урыны) Балтачта да җидееллык мәктәп ачылган. Мәктәпнең беренче директоры – Фатыйхов Ибени (Ибниәмин), завучы – Баязитов Йосыф булган.
Бу елларның укытучылары турында мәгълүматлар аз сакланган, эзләнүләр дә нәтиҗә бирми, эзләрне еллар агышы юган, күрәсең. Сакланып калган мәгълүматлар буенча ул чорда Баязитова Сара, Рамазанова Мәгъмүрә, Сафина Маһи, Таһирова Маһирә, Дибиев Нурмөхәммәт, Дибиева, Гаделшина Мәрьям, Насыйрова Сәрвәр, Садыйков Гомәр һ. б. белем биргән.
Рамазанова Мәгъмүрә, Гаделшина Мәрьям, Насыйрова Сәрвәр - Балтач авылының үз кызлары.
Балтач халкын, якын тирәдәге авыл балаларын куандырган вакыйга – 1937нче елда Балтачта ике катлы мәктәп бинасы ачылу булган. Урта мәктәпнең беренче директоры – Мөхәммәтов Фазыл, ә завучы Әхмәтов Сәет булган.
Мөхәммәтов Фазыл Сосна авылында туган. 1934 нче елда Арча педучилищесын тәмамлап кайткан. Сосна мәктәбендә укыткан. 1937–1939 нчы елларда Балтач урта мәктәбендә директор булып эшләгән. 1941 – 1943 нче елларда Сосна мәктәбендә директор, 1943 нче елда фронтка киткән, 1945 нче елда каты яраланып, инвалид булып кайткан. 1945 – 1960 нчы елларда Сосна мәктәбендә татар теле фәнен укыта, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүдә аның хезмәте зур. 1961 нче елда вафат. Сугышка кадәрге чорда Балтач һәм Сосна авылы яшьләрен сәхнәгә тартуда аның эшчәнлеге зур булган. “Галиябану”, “Зәңгәр шәл”, “Хафизәләм–иркәм” пьесаларында ул үзе дәрт белән баш рольләрне башкарган. Сосна халкы аны эчке бер күңел җылылыгы белән искә ала.
Әхмәтов Сәет - Салавыч егете, Салавычта, Малмыж шәһәрендә укыган, Арчада, Казан Дәүләт педагогия институтында махсус белем алган. Хезмәт юлын 1931 нче елда Кенәбаш башлангыч мәктәбендә башлаган, 1937 нче елга инде шактый тәҗрибә туплаган укытучы булган һәм яңа ачылган Балтач урта мәктәбенә завуч итеп билгеләнгән. 1939–1940 нчы уку елында–мәктәпнең директоры. Ул 1940 нчы елның гыйнварында армия сафларына алынган. Аннан соңгы хезмәт биографиясе (1941 нче елдан) Салавыч, Карадуган мәктәпләре белән бәйле, директор булып эшләгән, ә 1946 нчы елдан Салавыч мәктәбендә тарих, география укытучысы буларак төгәлләгән. 1975 нче елда пенсиягә чыккан, 1997 нче елда вафат.
Сагынып искә алырлык укытучылар байтак булган Балтач мәктәбендә. Мәсәлән: Труднев Иван, Кирасиров Кашаф, Дибиев Нурмөхәммәт, Гозәеров Фәйзулла, Давыдова Рокыя, Максудова Әминә, Рәкыйпов Мәгъсүм, Кирасирова Мөнирә, Дибиева, Ландышева Самига, Закирова Әсма, Ногманова Нәкыя, Гыйльмуллин Нигъмәт, Хәйруллина Әминә, Әхмәтова Бикә, Гарифуллин Мөхәммәди, пионервожатый Галимҗанов Мәгъсүм һәм башкалар.
Сугыш чорындагы авырлыклар
1941 нче ел. Бөек Ватан сугышы ... Олы җанлы ирләр сугышта. Сугыш барлык авырлыкларын, кайгы – хәсрәтләрен, ачлык – ялангачлыкларын, ятимлекләрен Балтачка да күрсәткән, мәктәпкә дә үтеп кергән. Ир укытучылар, өлкән классны бетергән егетләр фронтка киткәннәр. Бер-бер артлы директорлар, завучлар, укытучылар алышынган. Мәктәп директоры Миңнуллин Госман (1904 елгы, Әтнә районы Чирканас авылы кешесе) 1942 нең 23 нче мартында Бөек Ватан сугышына киткән. Аның урынына мәктәпнең завучы Кирасиров Кашаф билгеләнгән, ләкин шул ук 1942 нче елның октярендә аны да фронтка җибәргәннәр, 1944 нче елның апрелендә директор вазифалары вакытлыча физорг Дмитриевка йөкләтелгән. Мәктәпнең завучы Рәфыйков Мәгъсүм сугыштан инвалид булып, уң кулын калдырып кайткан.
Сугыш чорында барлык кешеләргә дә бик авыр. Бөтен кешеләрнең теләк бер: ул тизрәк дошманны җиңү. Бу эштә мәктәп балаларының да роле зур булган. “... 1–2 нче классларда гына укуга карамастан, колхоз басуларында яланаяк, камылга киселә - киселә башак, борчак җыюлар ... Ә кичен киселеп, сыдырылып беткән яралы аякларны әниләр җылы су белән юып, трактор мае сөртеп, бәйләп куялар иде. Югарырак класслар (4–5 нчедән башлап) кышын кечкенә арба белән Көекбаш урманыннан мәктәп миченә ягарга дип утын ташыйлар. Ә утынга бармаган көнне Сосна тавыннан ботаклар алып кайталар. Фронттагылар өчен үзләренә дә җитмәгән бәрәңгене юка гына әрчеп, вак кына турап, мичтә киптереп җыю, җылы оекбашлар бәйләү. Боларның һәммәсенә дә ятим балалар көче керде. Җәй җитте исә, урманнан җиләк, чикләвек җыеп, аны сатып, үзләренә уку кирәк – яраклары, китап – дәфтәрләр юнәлттеләр. Язын, карлар эреп, кычытканнар күренә башлау белән аларны җыеп аш пешерүләр. ... Бәлки әнә шул кычыткан ачлыктан коткаргандыр һәм укырга көч биргәндер,” - дип искә ала Венера Җамалиева үзенең сугыш вакытына туры килгән балачагын.
Чистай якларыннан килгән Труднев Иван Ермолаевич (1911 нче елда туган) Балтачта төпләнеп калган, Балтач кызына өйләнгән, мәктәптә математика укыткан. “Аның көр тавыш белән дәрес аңлатуын, кара тактага акбур белән шак – шак иткән ритмлы тавышын коридорда торып та тыңлап була иде”, - дип искә ала сугыш ветераны Вәлиев Рәфкать абый. Балтач мәктәбендә тынлы оркестр оештыру, укучыларның музыка астында иртәнге физзарядка ясаулары, клубта, кичәләрда, төрле тантаналарда оркестр тавышы һәм оркестрның иң зур инструменты – “бас” ны җилкәсенә салган Иван абыйны әле дә хәтерлиләр. Мәктәпкә, Балтачка ул керткән яңалыклар, үзгәрешләр булган алар.
Труднев И. Е. үзе оештырган тынлы оркестр белән
Сугыш чорында, 1942 – 1944 нче елларда Иван Ермолаевич Балтач урта мәктәбендә директор булган. Аннан соң сугышта катнашкан, каты яраланган, кабат Балтач урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1960–61 нче елларда Чапшар һәм Норма җидееллык мәктәпләрендә директор һәм Норма мәктәбендә хезмәт, сызым укытучысы булган. 1969 нчы елда кинәт йөрәк авыруыннан үлгән. Кабере Норма зиратында. Норма авылы Иван абыйны әле дә онытмый. “Ул табигатьне бик яратты. Мәктәп бакчасын булдырды. Елга буйларында каеннар утырттырды. Мин үлгәч, шунда ял итәрсез, ди торган иде”, – дип искә ала хезмәт ветераны Гыйльмуллин Васил.“Буш вакытларында җәен балыкка, кышын ауга йөрергә ярата иде. Балаларны кимсетүгә, аларга тупас эндәшүгә бик каршы булды. Без алар кулына каласы, ди иде”, - дип, хатирәләре белән уртаклаша аның хезмәттәше, пенсиядәге укытучы Флера Кәлимуллина. Әйе, олы җанлы ирләр эшләгән ул вакытта.
1944 – 1945 нче уку елында мәктәп директоры булып сугыштан каты яраланып кайткан Нормабаш кешесе Газизов Каюм, ә завуч булып Кильдеев Мөхәммәтҗан эшләгән (соңыннан ул хуҗалык эшендә эшләгән: Шәмәрдән леспромхозы директоры урынбасары булган. 1970 нче елда вафат, кабере Үзбәкстанның, Намаган шәһәрендә).
Сугыштан соң мәктәп тормышының үсеше
1945 нче ел. Ниһаять, сугыш тәмам. Авырлыклар, яңа бурычлар, фронтовик укытучыларның беренче булып демобилизацияләнүләре. 1945нче елда Балтач урта мәктәбенең директоры итеп югары педагогик белемле, математика укытучысы, Кукмара районы Олыяз авылы кешесе фронтовик Закиров Абдул (Габделхак) Закирович билгеләнгән. (1977 нче елда вафат).
Ул киң эрудицияле, педагогик, методик яктан яхшы хәзерлекле, таләпчән, оста оештыру сәләтенә ия директор булган. Бу чорда Балтач урта мәктәбе көчле укытучылар белән тулыланган. Аларның күбесе аның үзеннән укып чыккан, Балтач мәктәбен тәмамлаган кешеләр булган. Мәсәлән: М. Мазһаров, Х. Хәмидуллин, Ч. Җаббарова, М. Рамазанова, Б. Зиатдинов, С. Капкаева, Х. Кильдеева, Ш. Сәгъдиев, В. Вәлиева, Ә. Сабирова, М. Мөхәммәтҗанов, В. Рамазанова, М. Гарипова, Э. Гыйрфанова, Ш. Гыйрфанов, Т. Титова, Г. Митницкая, Х. Нургалиева, А. Кириллова һәм башка бик күпләр – Балтач мәктәбенең данын югары тотуга өлешләрен керткән педагоглар.
1946 – 1947 нче уку елындагы укытучылар коллективы
Бу елларда Балтач урта мәктәбе гел үсештә, күтәрелештә: белем бирү буенча да, тәртип, педагогик коллективның көчлелеге, яңалыкларга йөз тотуы, халык хуҗалыгына югары белемле белгечләр хәзерләү өчен терәк буларак та. Бу чынбарлыкны танымау хата булыр иде. Менә нәрсә яза шушы мәктәптә укыган, җиде ел эшләп киткән Венера Вәлиева Чабаксар шәһәреннән: “Мин үзем Балтач урта мәктәбендә 7 ел укыттым. Ул мәктәп минем өчен якын. Андагы укытучылар, яшьлегемдә алдагы хезмәтем өчен көч биргән иптәшләрем турында берничә сүз әйтәсем килә. Иң беренче рәхмәт сүзләремне Закировлар гаиләсенә әйтеп баш иям. Мәрьям апа һәм Абдул Закирович - икесе дә математиклар. Абдул Закирович – мәктәп директоры. Сугыштан соң мәктәпнең гөрләп торуы - көчле коллектив булуында. Балтач урта мәктәбе укучыларының институтларга кереп укый алуларында аларның искиткеч зур роле бар”, - дип яза.
Мөҗәһит Хәйдәров 1957 нче елгы укытучылар коллективы
Үз хезмәтләре, эшләре белән Балтач урта мәктәбе тарихында тирән эз калдыручы укытучылар күп шул, бик күп. 1945 – 1956 нчы елларда эшләүче завучлар Раскулов Фәтхи, Габитов Бари, Гәрәева Мәдинә, Хәйдәров Мөҗәһит, Зиатдинов Бакый, Хәмидуллин Хуҗа; укытучылар Шаһиева Банат, Мөхетдинов Мәсхүт, Сәмигуллина Фатыйма, Гыйльмуллин Әхәт, Гыйматдинова Нәзирә, Сәгъдиева Хәдичә, Ласточкин Герман, Плотникова Анна, Хәйдәрова Адилә, Вәлиева Мәдинә, Солтанова Фирдәүсә, Нәҗипова Разия, Әхмәтшина Мәнзүмә, Сафиуллина Әминә, Бикчәнтәев Гәрәйша (Шәнгәрәй), Нигъмәтуллина Мәүгизә, Абдуллина Роза, Мәликова Җәүһәр, Плотников Иван, Каюмова Кәүсәрия, Нигъмәтов Мөбарәк, Чернова Татьяна, Вахитова Нурания, Камалетдинова Мәрьям һәм башка бик күпләр – мәктәп тарихында якты юл калдырган. 1956 нчы елда директор А. Закиров башка эшкә күчерелгән, завуч Мөҗәһит Хәйдәров директор итеп билгеләнгән.
Фәрзи Гыймадиевич чоры
1957 нче елның 15нче августында Балтач урта мәктәбенә директор итеп Гыймадиев Фәрзетдин Гыймади улын билгеләгәннәр.
Фәрзетдин Гыймадиевич 1920 нче елны Нөнәгәр авылында туган. 1939 нчы елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлап, югары классларда математика фәнен укыта башлаган. 1941 нче елның октябрь аеннан үзе теләп армия сафларына киткән һәм 1944 нче елның мартына кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан. Каты яраланып, Яңгул мәктәбенә укытырга кайткан. 1945 нче елдан Фәрзи Гыймадиевич яңа ачылган Яңгул балалар йорты директоры булган. 1951-1953 нче елларда КПССның Балтач райкомының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире һәм “Яңа тормыш” колхозында партоешма секретаре булып эшләгән. 1953 нче елда яңадан укыту эшенә күчкән. Башта Яңгул, аннан Карадуган мәктәпләрендә директор, ә 1957 нче елдан 1979 нчы елга кадәр, 22 ел буе Балтач урта мәктәбендә директор булган. Балтачка килгәч Фәрзи ага җиде кешелек гаиләсе белән мәктәп ишек алдындагы эче - тышы балчыктан сыланган, ярым җимерек бинага урнашкан өйдә яшәгән. Икенче көнне ук завучлар Ч. Җаббарова һәм М. Хәйдәров, хуҗалык мөдире З. Зарипов белән мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген карап чыгалар. Нәтиҗә куанычлы булмый. Уку елы өчен кирәкле утын юк. Күршедә генә колхозның электр станциясе булуга карамастан, мәктәп керосин лампасы белән яктыртыла. Ә балалар ике сменада укыйлар, өченчесендә кичке мәктәп. Ә класс бүлмәләре бер-берсеннән шактый ерактагы 3 бинада урнашкан. Интернат кечкенә - кечкенә 3 урында, ашханә дә, спорт залы да юк, хезмәт мастерское кысан бинада, эш кораллары бик аз. Тәҗрибә участогы да зур түгел. Укытучылар өчен 4 фатир булган. Ә район үзәгендә өстәмә фатир табуы бик җиңел булмый. Фәрзи Гыймадиевич беренче чиратта мәктәпне утын белән тәэмин итүне бурыч итеп куйган. Шуның өчен район җитәкчеләреннән мәктәпкә машина сорый. Алар аңа “Кызыл байрак” колхозыннан сатып алырга кушалар. Фәрзи ага үзенең тырышлыгы белән мәктәпне машиналы иткән. 1957-58 нче уку елын уңышлы гына тәмамлап бөтен коллектив белән уртак тел табып эшкә керешкәннәр. 1958 нче елда мәктәпкә кухня, ашханә салдыралар, бер фатир һәм 1959 нчы елда теплица төзетәләр.
Укытучылар теплица төзелешендә
1961 нче елда 11 нче сыйныфтан беренче чыгарылыш ясаганнар, укучылар уңышлы гына сынау биргәннәр. Аннан соң һөнәр бирүне үзгәртәләр: малайларны тракторчы-машинист, ә кызларны терлекче-механизатор һөнәренә өйрәтә башлаганнар. Аның өчен кирәкле кадәр кабинетлар җиһазлаганнар. Терлекчелек укытучылары булып югары белемле зоотехниклар Л. Әхмәдуллин, М. Төхфәтуллин һәм С. Хәлиуллиннар эшләгән. Ә тракторчы-машинист һөнәренә Р. Җаббаров укыткан.
1958 нче елның җәендә Балтач районы Чепья белән кушылган, җитәкчеләр үзгәргән. Райком секретаре булып Сафин Нургали, башкарма комитет рәисе булып Закиров Хәсән килгән. “Алар беренче көннәреннән мәктәп хәле белән кызыксындылар һәм күңелдә эшкә дәрт тудырдылар. Икесенең дә хатыннары укытучылар иде, 1960 нчы елда без Ленин исемендәге колхоздан 10 гектар җир алып, кукуруз чәчәргә булдык. Анда Балтач авылы хуҗалыкларыннан булган тиресләрен сорап алып, шунда түктек, укытучылар белән тараттык. Аннары кукуруз чәчтек. “Звено җитәкчегез үзем булам”, - диде беренче секретарь Нургали Сафин. Аның кукуруз җиренә килмичә калган көне сирәк булгандыр. “Әгәр шушы җирдә һәр гектарга 600 цетнердан артык яшел масса алсагыз, мәктәпкә бер машина бирәбез”, - диде ул. Без аны үтәдек һәм автомашиналы булдык. Әлбәттә, ул чакта бүләкне дә сатып аласы иде,” - дип искә ала Фәрзи Гыймадиевич.
Җәйге эшләргә укучылар бригадасы (бригадиры Степанов) җитәкчелек иткән. Аннары мәктәпнең ике класс бүлмәсендә чебиләр үстереп колхозга биргәннәр. Аның оештыручысы Н. Сафина булган. Мәктәп янында куян фермасы оештырганнар. Ферма белән җитәкчелек эшен пионервожатый Люция Сафина алып барган, тәрбияләү өчен балалар беркетелгән. Җитештерелгән продукция колхозга тапшырылган, чөнки азыкны колхоз биргән.
1956 нчы ел, Люция Сафина укучылар белән
Мәктәпнең башкарган хезмәте бушка китмәгән. Укучыларның барысы да югары уку йортларына кереп бетә алмаган, ә мәктәптә алган һөнәре буенча эшкә урнашкан. Шактый укучылар мәктәптә алган юнәлеш буенча югары уку йортларына кереп, зоотехник, агроном, инженер һәм бухгалтер һөнәрләрен алып, туган якка эшкә кайталар. “Коллективның зур тырышлыгы белән без үзебезнең башкарылган хезмәтнең нәтиҗәсе: укыту-тәрбия эшләрен уңышлар, производство бригадасының тәҗрибәчелек эшендәге уңышлары белән 1962 нче елда СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаштык. Анда мин “Проблемалы укыту һәм аның укыту сыйфатын күтәрүдәге роле” дигән темага, укытучы А. Егорова – “Башлангыч классларда хезмәт тәрбиясе”, завуч М. Мөхәммәтҗанов – “Мөстәкыйльлек тәрбияләү юлында” һәм укытучы А. Гарипов “Укыту процессын индивидуальләштерү юллары” дигән темага докладлар белән, шулай ук И. Макаров һәм физика укытучысы М. Мазһаров укучылар ясаган күрсәтмә материаллар белән катнаштык. Күргәзмә комиссиясе безнең материалларны карап мәктәпне III дәрәҗә диплом белән бүләкләде. Укытучылар А. Гарипов, М. Мөхәммәтҗанов, А. Егорова һәм мин бронза медаль белән бүләкләндек,” – дип искә ала Фәрзи Гыймадиевич үзе эшләгән чорларны.
Мәктәпнең тәҗрибә участогындагы эше производствога укыту белән бик нык бәйләнгән. Участок кечкенә булган. Анда тәҗрибә эшен биология укытучысы М. Нигъмәтов бик оста итеп оештырган. Тәҗрибә эше буенча да мәктәп мактаулы урыннарда барган. Ул төрле яшелчәләрнең орлыкларын хәзерләп балаларга тараткан. Участокны зурайтканнар, 4 яктан койма белән әйләндереп алганнар һәм зур агачлар белән ышыклаганнар. Бакчага безнең шартларда үсә торган җиләк - җимеш агачлары утыртканнар. Анда башлангыч класслардан башлап югары класска кадәр төрле темаларда тәҗрибә эшләре алып барылган. Аны оештыруда башлангыч класс укытучыларының һәм биология укытучылары Я. Хафизова, Ш. Сафина, Р. Хаҗиева, хезмәт укытучысы Т. Садыйков һәм башкаларның тырышлыгы мактауга лаек. Темаларны сайлауда һәм соңгы нәтиҗәсен рәсмиләштерүдә завуч У. Ишморатовның хезмәте бик зур. Тәҗрибәчелек буенча мәктәп зур күрсәткечләргә ирешкән. Укучылар производство бригадасы республикада һәрвакыт мактаулы урыннарда булган. Смотр - конкурсларда һәрвакыт призлы урыннар алып килгән. 20 елда бригада 6 мәртәбә ВДНХ да катнашкан һәм диплом белән бүләкләнгән. Мәктәп яны участогында тәҗрибә эшләренең нәтиҗәсе буенча 1963 – 1979 нчы еллар арасында 6 мәртәбә ТАССР мәгариф министрлыгы, 2 мәртәбә РСФСР мәгариф министрлыгы тарафыннан, 2 мәртәбә ТАССР авыл хуҗалыгы һәм мәгариф министрлыгы, 2 мәртәбә РСФСР авыл хуҗалыгы тарафыннан мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 1974 нче елда производство бригадасының уңышлары, укучыларны укыту һәм хезмәт тәрбисе бирүдәге уңышлары өчен мәктәп РСФСР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасына лаек булган. Аны яңа мәктәп ачылган көнне ТАССР Верховный Советы Президиумы секретаре Ә. Мусин тапшырган. 1977 нче елда производство бригадаларының РСФСР күләмендә үткәрелгән смотрында беренче урынны алган өчен мәктәп автобус белән бүләкләнгән. “Мәктәп коллективы тарафыннан башкарылган эш белән югары оешмалар да кызыксынды. Беренче булып укытучылар белемен күтәрү институты инструкторлары килеп карады. Аннары министр М. Мәхмүтов килде. Мәгариф министрлыгының һәм укытучылар белемен күтәрү институтының барлык инспекторлары министр урынбасары иптәш Гарифуллина җитәкчелегендә бер көн булып киттеләр. Ректор җитәкчелегендә педагогия институты укытучылары карап киттеләр. Хәтта партия өлкә комитетының беренче секретаре Ф. Ә. Табеев та мәктәптә булырга вакыт тапты. Шулардан соң мәктәп укытучылар белемен күтәрү институтының терәк мәктәбе итеп билгеләнде,” – дип искә ала Фәрзи Гыймадиевич. Югарыда әйтелгән куанычлы эшләр белән беррәттән, мәктәпнең материаль базасын ныгыту да уңышлы гына барган. 1960 нчы елда 5 машина куярлык гараж, спорт залы һәм 60 бала сыярлык интернат төзегәннәр һ. б.
1961 нче елда Фәрзи ага үзенә ссуда алып фатир салдырган. Аннары 1965 нче елда район Арчадан кайткач, тагын 20 киловаттлы электр станциясе алып (барысы 40 квт. була) Балтачның Комсомол, Тукай һәм Нариман урамының бер өлешен һәм җәмәгать оешмаларын яктырталар. Моннан мәктәпкә ул чор өчен ярыйсы акча кергән. Ул акчага кабинетлар өчен күрсәтмә материаллар, приборлар алганнар һәм фатирлар, башка биналар төзүдә файдаланганнар.
Район Арчага киткәндә мәктәпкә хәрби комиссариат һәм редакциянең ике бүлмәсен биреп калдырган булганнар. Редакциянең бер бинасында башлангыч класслар укытылган, ә икенчесендә һәм комиссариат бинасында интернат оештырылган. Чөнки чит авыллардан килүче укучылар артканнан - арткан. Ләкин район кайткач, ул биналарны кире алганнар. Мәктәпнең эше тагын читенләшкән. Икенче сменада укучы классларның саны арткан. Интернатта торган балалар урын җитмәгәнлектән, кайтып йөри башлаганнар. Шуннан соң мәктәпкә авыл башында төзелә башлаган бер баракны биргәннәр. Аны мәктәп төзеп бетереп интернат иткән. Анда кыз балаларны керткәннәр. Интернатта торучы балаларның саны 200гә җиткән, IV – XI сыйныф укучылары торган. Алар 3 мәртәбә ашатылган. Ашау бик байларча булмаса да, тамак туйдырырлык булган. Шактый гына продукцияне балалары килеп укыган колхозлардан ала торган булганнар.
Мәктәптә повар -пешерүчеләр С. Габдрахманова, М. Сафиуллина, Г. Садретдинова булган продукциядән сыйфатлы, балалар тукланырлык итеп ризык әзерләгәннәр. Төрле вакытларда ашарга килгән балаларның барысын да ачык йөз белән каршылап, ризык беткән булса, өстәмә пешереп, ашатып җибәргәннәр. Интернатта эшләгән тәрбиячеләрдән Ш. Камалова, Х. Гыймадиева, Н. Шадриналарның хезмәтләре мактауга лаек. Алар иртәнге 6 сәгатьтән кичке унга кадәр интернатта булганнар, балалар дәрестә вакытта бушаганнар. Аларга, гаиләдә әниләргә нинди таләпләр куелса, шуларның барысы да куелган. Дәрес хәзерләтү, өс киеме һәм урын-җирнең тәртипле булуы, тәрбия чаралары үткәрү, авырса ярдәм оештыру, ялларын оештыру һ. б. лар алар өстендә булган. Аннары, икенче сменада укучылар санын киметү өчен, иске мәктәпкә өстәп, алты класс бүлмәсе, интернатка кушып, өч класс бүлмәсе төзетәләр. Нәтиҗәдә икенче сменада укучы 9 классны беренче сменага күчерергә мөмкинлек туган. Шул ук 1966 нчы елда бөтен биналарны да үзәктән җылыту системасына күчергәннәр. “Күпме генә төзесәк тә, эш җиңел түгел иде. Мәктәп 5 бинадан тора, типовой проект белән төзегән мәктәпнең юклыгы сиздерде. Моны район көче белән генә төзергә мөмкин түгел иде. Шуның өчен мәгариф бүлеге мөдире Р. Ф. Фазлыев белән бергәләп, бу мәсьәләне министрлыкка җиткердек. Күп сөйләшү булды, министр урынбасары Р. А. Галиәхмәтов үзе килеп карап китте һәм яңа бина салдырырга риза булды. Нәтиҗәдә проект документларына заказ бирелде һәм ул 1972 нче елда әзер иде. Төзү эшләре “Татглавстрой”га тапшырылды. Алар эшне 1973 нче елда башлап 1974 нче елда тәмамладылар. 2 сентябрьдә укырга кердек. Шуннан соң икенче смена бетте, интернат иркенәйде. РКШ һәм түбәнге интернат булган барак биналарының безгә кирәге бетте. Укыту–тәрбия эшләрен тагын да яхшырту өчен мөмкинлекләр артты. Яңа мәктәп өчен язу тактасы, укытучы өстәле һәм шактый гына парта һәм утыргычлар мастерскойда укытучылар көче белән ясалды, анда Р. Хәбибуллинның өлеше бик зур (остаханә мөдире),” – дип искә ала ул елларны Фәрзи ага. Укытучылар, киеренке һәм күп эшләүләренә карамастан, мәктәп эчендә генә бикләнеп ятмаганнар. Рус теле укытучысы Фоат Исмәгыйль улы Мостафин һәм Бәлкыйс Сираҗиева җитәкчелегендә үзешчән сәнгатьне дә чит итмәгәннәр. Алар Балтач, аннары Норма. Яңгул авылларында, хәтта Арча һәм Кенәр авылларында, Малмыж шәһәрендә дә концертлар куярга өлгергәннәр. Мәктәптә физкультура-спорт һәм туризмга да зур әһәмият бирелгән. Районда беренчеләрдән булып, хоккей уйный башлаганнар. Аны физкультура укытучысы М. Шәйхиев оештырып җибәргән. Шуннан соң ул массакүләм форма алган. Хоккей мәйданчыгы төзелгән, тимераяклар һәм бүтән кирәк-яраклар алганнар. Физкультура укытучылары М. Хәлимов, Г. Баһавиев, И. Габидуллиннар дәресләрен программа таләп иткәнчә, югары дәрәҗәдә үткәргәннәр, дәресләрдән тыш бик күп эшләгәннәр. Хоккей буенча, волейбол, чаңгы һәм башка төр ярышларга укучыларны хәзерләгәннәр. Нәтиҗәдә хоккей һәм волейбол буенча Балтач мәктәбе командалары республика күләмендә үтә торган ярышларга кадәр барып җиткәннәр, ә район ярышларында беренче һәм икенче урыннан төшмәгәннәр.
Волейбол мәйданчыгы
Хоккей ярышлары булган көннәр бәйрәм төсен алган. Мәйданчык читенә хәтта хатын-кызлар да җыелган. Спорт залы булгач, волейбол уйнарга да мөмкинчелек туган. Укучылар үзләренең буш вакытынларын спортзалда һәм хоккей мәйданчыгында үткәргәннәр. Бу теләсә кайда буталып йөрмәскә дә ярдәм иткән. Мәктәп, республикада беренчеләрдан булып, кабинетларга йөреп укыту системасына күчкән. Барлык фәннәр буенча кабинетлар булдырылган һәм җитәкчеләр билгеләнгән. Кабинет системасына күчү инвентарь һәм укыту өчен кирәк булган күрсәтмәлекләрнең һәм приборларның төзек сакланышына һәм укыту процессын тагын да яхшырту уңай йогынты ясаган. Укытучылар Р. И. Алиев
күрсәтмәлекләрне һәм приборларны класстан - класска күтәреп йөрүдән котылган. Кабинетлар техник җиһазлар, программада каралган теманы үтү өчен кирәк булган приборлар һәм күрсәтмәлелекләр белән тулысынча тәэмин ителгән. Кабинетларны һәм гомумән мәктәпне җиһазлауда тарих укытучысы Рөстәм Ибраһим улы Алиевның хезмәте искиткеч зур булган, аның кулы тимәгән күрсәтмәлелек бик аз калгандыр.
Кабинетларны җиһазлау буенча республика күләмендә үткәрелгән конкурста татар теле кабинаты (җитәкчесе Вәсилә Гобәйдулла кызы Фазлыева) 2 мәртәбә беренче урынны, ә рус теле кабинеты икенче урынны (җитәкчесе Сания Фатыйх кызы Фатыйхова) алган.
Фазлыева Вәсилә Гобәйдулла кызы Фатыйхова Сания Фатыйх кызы
Коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә мәктәп гомуми мәҗбүри унъеллык белем бирүгә күчүне шул хактагы закон чыкканчы, 1970 нче елга ук төгәлләгән. Дәрескә йөрү буенча бернинди дә кыенлыклар булмаган, мәктәпкә килә алмаган балалар өйләрендә укытылган. Шул ук вакытта төрле сәбәпләр белән урта мәктәптә укый алмаганнар өчен кичке мәктәп эшләгән. Кичке мәктәптә авыл яшьләрен укыту нәтиҗәсе буенча 1977 нче елда мәгариф министрлыгы, профсоюзларның һәм ВЛКСМ өлкә комитетының мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Мәктәптә бу елларда уртак максатка омтылучы, армый – талмый эшләүче, яңалыкларны шул вакытта ук тотып ала белүче, бер-берсенә ярдәм итүче, дисциплиналы, үз эшләрен яратучы, иҗади эшләүче, һәрвакыт эзләнүче, үз белемнәрен системалы күтәрүче чын мәгънәсендә эшлекле бердәм коллектив барлыкка килгән. Бу чорда үзләренең хезмәтләре белән тирән эз калдырган һәм районда гына түгел, республика күләмендә билгеле булган укытучылар бик күп булган. Аларның шактые күчеп киткән һәм инде араларында вафат булучылар да бар. Менә алар: хезмәт укытучысы Якупов; башлангыч класс укытучылары С. Мөхетдинова, И. Җәләлиева, Ф. Мөбарәкшина, С. Нәбиева, Н. Хәкимова, А. Егорова, Р. Насыйрова, Н. Сафина, Е. Хәсәнова, В. Бохарова, Г. Закирова, Г. Домрачева, Н. Шигаева; биология һәм терлекчелек нигезләре, үсемлекчелек буенча укытучылар М. Хафизов, Л. Әхмәдуллин, М. Төхфәтуллин, С. Хәлиуллина, М. Нигъмәтова, И. Макаров, М. Габдуллина, Ш. Сафина, Яруллина, Г. Гыйрфанова; чит тел укытучылары М. Хәкимуллина, Һ. Нургалиева; физкультура укытучылары М. Шәйхиев, Н. Галләметдинов, В. Ипонова, Т. Садыйков, Г. Баһавиев; физика-математика укытучылары М. Мазһаров, Г. Вәлиев, Ә. Гыйльмуллин, Р. Мәҗитова, М. Гарипова, Н. Хәсәнова, И. Хөсәенов, С. Галимҗанова, Р. Латыйпова, Ә. Гарипов; тел укытучылары Р. Ибраһимова, Ә Фәйзуллина, Л. Васильева, С. Фатыйхова, Ә. Сафиуллина, М. Гәрәева, Г. Гаскәрова, Р. Шакирова, Р. Галиева, В. Фазлыева, С. Гыйбадуллин, Л. Сафина, А. Рәхимҗанова, А. Нуркаева, Җ. Нотфуллина, Б. Сираҗиева, Э. Гыйрфанова, А. Гарәфиева, А. Хәсәноа, Р. Әмирханов, С. Сафина, Р. Тукаева; тарих - география укытучылары Н. Гыйматдинова, Р. Алиев, Ч. Җаббарова, Ф. Раскулов, Р. Фәхертдинов, Ф. Ибраһимов, Л. Баһавиева, В. Хәбибуллина, М. Мөхәммәтҗанов, Г. Хәсәнов, М. Дәүләтшин, М. Давыдов; химия укытучылары Л. Сираҗиева, Р. Сөләйманов; хәрби белем бирүдә И. Корбанов; пионервоҗатыйлар Б. Сираҗиева, А. Сафина, Ә Әүхәдиева, В. Салихова. М. Исрафилова, Е. Сурова, А. Ибраһимова, Ф. Мөхәммәтшина, Ф. Шакирова, Р. Гайнетдинов; комсомол оешмасы секретарьлары Д. Гыйльмуллина. Д. Нәбиева. И. Булатов. Р. Борһанов, Н. Сәмигуллин, Әхмәдиева, китапханәче Н. Якупова һәм башка бик күпләр. Бу иптәшләрнең күпчелегенә югары оешмаларның Мактау грамоталары һәм мактаулы исемнәр бирелгән. Мәсәлән: Н. Гыйматдинова, Р. Алиев, Р. Мәҗитова, А. Егорова, С. Насыйровага “Халык мәгарифе отличнигы”, Л. Сираҗиевага “ТАССРның атказанган укытучысы”, В. Фазлыевага “Халык мәгарифе отличнигы”, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале, С. Фатыйховага, Л.Сафинага, А. Хәсәновага “Халык мәгарифе отличнигы” исемнәре бирелгән. Шул чорның әйдәп баручыларыннан шактый иптәшләр лаеклы ялда, бүгенге көндә дә мәктәптә эшләүчеләр дә бар. Мәсәлән: У. Ишморатов, В. Җамалиева, Л. Вәлиуллина, Һ. Хөсәенова, Р. Хәкимова, А. Гарипова, Р. Вәлиева, Ф. Әхмәдиева, Т. Гатауллина, М. Нигъмәтуллина, Л. Сабитова, Р. Хәкимова. Е. Нәҗметдинова, Р. Гарәпшина, Я. Хафизова, Р. Шәфигуллина, Р. Хаҗиева, Р. Җамалиев, М. Хәлимов, И. Габидуллин, Ф. Гайнетдинова, И. Шиһабетдинов.
1973 – 1974 нче уку елындагы укытучылар коллективы
Укыту – тәрбия эшен оештыруда завучларның роле гаять дәрәҗәдә зур булган. Бу эшкә коллектив эченнән тәҗрибәле, сыналган иптәшләр сайлап алынган. Алар арасында конкрет эш бүленгән. Алар укыту–тәрбия эшен яхшыртуда үзләренең көчләрен кызганмаганнар, укыганнар, эзләнгәннәр, яңалыкларны иҗади файдаланып укытучыларга җиткерергә тырышканнар. Дәресләрдә булып, укытучыларга көндәлек ярдәм иткәннәр һәм контрольлек алып барганнар.
Завучлар булып 1957 – 59 нчы елларда М. Хәйдәров, аннары М. Гәрәева эшләгән. Ул да 1962 нче елда киткән. 1959 нчы елда производствога өйрәтү кертелә башлагач, завуч итеп математика укытучысы Әнвәр Гарипов билгеләнгән. Төп завуч Чәчкә Җаббарова булган, ул 1965 нче елга кадәр эшләгән. Әнвәр Гарипов озак эшләмәгән, яңадан математика укытучысы булып күчкән. Аның урынына 1962 нче елда география укытучысы М. Мөхәммәтҗанов билгеләнгән. Аннары кыска гына вакыт эчендә В. Хәбибуллина, В. Фазлыева эшләп алган. Район Арчага күчкәч, Р. Фазлыев завуч булып, район кире кайткач яңадан мәгариф бүлеге мөдире булып киткән. Чәчкә Җаббарова авыру сәбәпле, 1965 нче елда завучлыктан киткән һәм аның урынына С. Фатыйхова, бераздан Г. Гаскәрова билгеләнгән. Рамил Фазлыевны 1965 нче елда У. Ишморатов алыштырган.
Байтак ата-аналарның авыл хуҗалыгына карата ул чорда булган тискәре карашларын үзгәртү өстендә дә эшләргә кирәк булган, андый караш балаларда да сизелгән. Шуның өчен Мәгъсүм ага бу юнәлештә коллектив һәм ата - аналар белән күп эшләгән. Мәктәптә ата - аналар университеты оештырган. Укучыларның иҗади эшчәнлеген күтәрү максатында “Яшь рационализаторлар мәктәбе”, “Яшь уйлап табучылар клубы”, “Киномеханиклар хәзерләү мәктәбе”, “Яшь радиотехниклар түгәрәге” эшләгән. Аларда катнашып күп кенә приборлар ясаган укучыларның тәҗрибәсе турында 1964 нче елда РСФСР күләмендә үткәрелгән педагогик укуда М. Мөхәммәтҗанов доклад ясаган. 1965 нче елда ул тәҗрибә эшләренең куелышы буенча РСФСР күләмендә үткәрелгән югары нәтиҗәгә ирешкән өчен ВЛКСМ Үзәк Комитеты һәм РСФСР мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Шул ук елны РСФСР мәгариф министрлыгының “Мактау китабы”на кертелгән. Хәрби - патриотик тәрбия, туризм, туган якны өйрәнү буенча да, хезмәт тәрбиясе буенча да район мәктәпләренә яңалыкларны кертүче М. Мөхәммәтҗанов булган. Ул 33 мәртәбә югары партия һәм мәгариф оешмаларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, аңа “Халык мәгарифе отличнигы” исеме бирелгән. ВДНХда докладлар белән катнашкан һәм бүләкләнгән.
Мәктәптә укыту - тәрбия эшләрен яхшыртуда, коллективны төп мәсьәләгә юнәлтүдә һәм таләпчәнлекне арттыруда пионер, комсомол, профсоюз һәм партия оешмаларының роле бик зур булган. “Мин бу мәктәпкә килүнең беренче елларында эшләгән воҗатыйлар Ә. Әүхәдиева, Л. Сафина, А. Ибраһимова һәм башкаларның хезмәтләре бигрәк тә мактауга лаек. Алар караңгы төнгә кадәр укучылар белән булдылар. Алар балаларны, балалар аларны яратты. Ә. Әүхәдиеваны бездән райкомол аппаратына алдылар. Мәктәпкә комсомол секретаре штаты биргәннән соңында югары класс укучылары арасында тәртип һәм өлгерешне яхшыртуда комсомол оешмасының роле зур булды. Алар дәрестән тыш эшләрне оештыруда башлап йөрделәр. Комсомол оешмасы секретарьлары булып Л. Вәлиуллина, Д. Нәбиева. Д. Гыйльмуллина һәм башкалар эшләде. Алар үз эшләрен яратып, максатчан эшләделәр, балаларның дәрестән тыш эшләрен оештыруда төп көч булдылар, бераздан аларның икесен райкомол аппаратына алдылар. Дания Гыйльмуллина соңрак партия райкомы секретаре булды.” – дип искә ала Фәрзи ага. Дания Гыйльмуллина озак еллар район хакимияте аппаратында эшләде. Юл һәлакәтендә үлде.
Профсоюз комитеты рәисе булып төрле елларда Л. Сираҗиева, В. Фазлыева, Л. Сафина, Җ. Лотфуллина эшләгән. Партия оешмасына Ш. Камалова, С. Гыйбадуллин, М. Мөхәммәтҗанов, Р. Алиев җитәкчелек иткәннәр. Бу иптәшләр, үзләренең төп эшләре белән бергә, укытучыларны авыл халкы арасында масса-политик эш алып баруга җәлеп иткәннәр. Соңгы елларда озынайтылган көн группалары эшли башлаган. Ул башлангыч классларда, укучыларның дәрестә өлгерешен күтәрүдә һәм тәрбия өлкәсендә бик зур әһәмияткә ия булган. Укучылар дәрестән соң теләсә ничек, күзәтүсез йөрүдән котылганнар. Алар белән тәҗрибәле иптәшләр җитәкчелек иткәннәр. Кабинетлар уен кораллары белән тәэмин ителгән. Укучылар курчак театры оештырып, балаларга һәм әти - әниләргә спектакль күрсәткәннәр. Аларга кирәк булган бөтен әйберләр алып бирелгән. Моны Х. Гыймадиева оештырган.
Шулай ук район мәгариф бүлеге, аның мөдире Р. Фазлыев һәм инспектор К. Рамазанова белән көндәлек элемтәдә торганнар. Укытучылар коллективының балалар, әти - әниләр һәм җәмәгатьчелек белән армый - талмый бердәм эшенең нәтиҗәсе тормышта күренгән. Балтач урта мәктәбен һәр елны шактый гына яшьләр көмеш һәм алтын медальгә бетергән. Фәрзи Гыймадиевич җитәкчелек иткән чорда гына да мәктәпне бер мең тирәсе кеше тәмамласа, медальлеләр 58 укучы булган. Аларның күбесе үзенең медальлен аклый. Олимпиадаларда җиңүчеләр дә күп булган. Күпчелек укучылар урта мәктәпне 4 һәм 5 билгеләренә генә тәмамлаган, өлгереш һәр елны дип әйтерлек 100 процент булган. Укучылар аттестат белән бергә профессия турында таныклык та алып чыкканнар. Шактый гына укучылар шул алган һөнәрләре буенча үз колхозларында эшләп калганнар һәм алдынгылар булып йөргәннәр. Күпләре укуларын дәвам иттереп, югары белем алганнар. Институт бетереп чыккан яшьләр районның барлык дәүләт оешмаларында һәм производство тармакларында эшләгәннәр. Шактый гына иптәшләр җитәкче постларда эшләгән.
Мәктәпне тәмамлаучылар арасында фән эшлеклеләре дә бар. Мәсәлән: Баязитова Флера Сәет кызы – галим, филология фәннәре докторы. 1959 нчы елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1960нчы елда Казан дәүләт университетының тарих - филология факультетына читтән торып укырга керә. Ф. Баязитова студент вакытыннан ук Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. 1973 нче елда аспирантура тәмамлап диссертация яклый, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1998 нче елда диссертация яклап филология фәннәре докторы була. Ул алты китап - монография һәм 160тан артык фәнни мәкаләләр авторы, татар газета - журналларында еш кына чыгыш ясый. Игелекле фәнни эшчәнлеге өчен 1998 нче елда Ф.С. Баязитовага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә. 2004 нче елда татар халкының милли үсешенә - яңарышына керткән хезмәтләре өчен аңа Бөтендөнья татар конгрессының халыкара премиясе тапшырыла.
Мазһаров Әхмәт Мазһар улы – галим, техник фәннәр докторы, академик. 1959 нчы елда Балтач урта мәктәбендә белем алып чыга. 1968 нче елда Казан химия – технология институтын тәмамлый. Хезмәт юлын 1965 нче елда Куйбышев шәһәрендәге синтетик спирт заводында аппаратчы булып башлый. Смена башлыгы, цех начальнигы урынбасары була. 1968 нче елда Д. И. Менделеев исемендәге Мәскәү химия – технология институты аспирантурасына керә, аны 1970 нче елда фән кандидаты диссертациясе яклап тәмамлый. 1984 нче елда Ә. Мазһаров техник фәннәр докторы, 1990 нчы елдан – профессор. 1992 нче елда Татарстан Фәннәр академиясенең хакикый әгъзасы (академигы) итеп сайланды. Ул 1972 нче елдан Казандагы Бөтенроссия углеводород чималы фәнни – тикшеренү институтының фәнни лабораториясе мөдире. 1977 нче елдан әлеге институтның директоры урынбасары, 1991 нче елдан – директоры. Зур практик әһәмияткә ия булган фәнни хезмәтләре өчен Ә. М. Мазһаров 1988 нче елда “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. 1990 нчы елда Татарстан Республикасының атказанган химигы исеме бирелә. 1998 нче елда Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Вәлиев Габделфәт Габдрахман улы - галим, техник фәннәр докторы, профессор. 1948 нче елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый hәм Казан химия - технология институтына укырга керә. 1953 нче елда институтны тәмамлый. 1968 нче елда Казанда химия продуктлары фәнни - тикшеренү институтында эшли башлый, озак еллар аның фән hәм техника буенча директор урынбасары була. Диссертация яклап, 1967 нче елда техник фәннәр кандидаты, 1980 нче елда течник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. 1980 нче елдан – профессор. 1990 нчы елдан - Россия Федерациясенең ракета - артилерия фәннәре академиясенең мөхбир - әгъзасы. Г. Вәлиев 450дән артык нәшер ителгән фәнни хезмәтләр, уйлап табу патентлары авторы. Күп эшләре чит илләргә сатылган һәм илебез казнасына зур керем бирә. Г. Вәлиев 1976 нчы елга югарыда телгә алынган хезмәтләре өчен СССРның Дәүләт премиясе бирелә. 1980 нче елда Татарстан АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. 1988 нче елда РСФСРның атказанган машина төзүчесе исемнәренә лаек була. 1976 нчы елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1979 нчы елда “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнә. 1979 нчы елда Фәрзи Гыймадиевич лаеклы ялга киткән.
1980 - 2000 елларда мәктәптәге үзгәрешләр
1979 нчы елдан Яппаров Ягъфәр Якуб улы директор итеп билгеләнгән. Ул чорда завучлар булып Ишморатов У. М., Фатыйхова С. Ф., Гарифуллина Г. Ф., Гаскәрова Г. М., Мөхәммәтҗанов М. А., Шәфигуллина Р. Ф., Хәсәнова А. К. эшләгән. Бу елларда өч катлы башлангыч мәктәп янкормасының һәм газ котельные проектлары эшләнгән, 2 фатир төзелгән. 1984нче елда Ягъфәр абый лаеклы ялга киткән. Аның педагогик эшчәнлеге югары бәяләнгән, аңа “РСФСРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелгән, берничә мәртәбә мәгариф министрлыгының һәм район, республика, Бөтенроссия, Бөтенсоюз “Белем” җәмгыягьләренең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.Кызганычка каршы Ягъфәр абый үзе дә безнең арада юк инде.
С. Ф. Фатыйхова
Г. М. Гаскәрова
Г. Ф. Гарифуллина
Р. Ф. Шәфигуллина
А. К. Хәсәнова
1980 нче елларда кичке мәктәп алдына яңа бурычлар өстәлгән, бу “КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының” Гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларын укыту, тәрбияләү һәм аларны хезмәткә хәзерләүне тагын да камиләштерү турында”гы карарында чагылган. Төп юнәлеш “Һәр яшүсмергә - урта белем” девизы астында барган. Бу 30 яшькә җитмәгән һәр кешене кичке мәктәпкә тарту программасы булдырылган. Ләкин өстәмә кыенлыклар, проблемалар өстәлгән. Мәсәлән:
- эшләүче яшьләрдә бу чорда уку теләге шактый сүрелә төшкән;
- укыганнан соң үсеш перспективасы да чикләнгән булган. Чөнки 30 яшькә кадәр булган кешеләрнең күбесе гади эшчеләр, колхозчылар, димәк, алар өчен белемнең дәрәҗәсе кимегән булган;
- кичке мәктәптә укучыларга каралган льготалар, түләүле яллар авырлык белән генә сакланып калган, ә кайберләре бөтенләй беткән;
- дәрескә йөреш түбәнәйгән.
Кичке мәктәпнең эш стилен үзгәртергә, ягъни мәктәпне хезмәт коллективларына якынайту ысулына барырга туры килгән. Шушы максаттан, райпо, төзелеш оешмасы (СМУ) һәм Көек, Көекбаш авылларынада кичке класслар ачылган. Бу үз чиратында укытучылар өчен өстәмә уңайсызлыклар тудырган.
Балалар бакчаларының барлык техник эшчеләрен кичке укуга тарту һәм урта белем бирү фикере дә шушы елларда туган. Балтачның 3нче номерлы балалар бакчасы каршында кичке класс ачылган. Сиринә Хәкимова, Розалия Садриева, Сәлимә Әлтәпова, Рәхимә Каюмовалар урта белемне шунда алып чыккан.
Ленин исемендәге колхозның урта звено җитәкчеләре Рәшит Мәхмүтов, Һашим Сәйфуллин, Рәфхәт Гыймадиев, шоферлар Рафаэль Гыйләҗев, Рәис Зиатдинов, комбайнчы Габделхәй Гафетдинов һәм башкалар шушы елларда урта белем алганнар.
Төзелеш оешмасы (СМУ) эшчеләренең зур группасы (30 дан артык) кичке мәктәпне тәмамлаган. Араларында Җәвәһирә Хәлиуллина, Сәвия Галимова кебек класслы төзүче-мастерлар да бар.
Югары класслы шоферлар, механизаторлар Фәрит Әхәтов, Шамил Габделхаков, М. Чупашев, Зәкиулла Хөрмәтуллин, Һидиял Ягъфәров, Котдус Усманов, Фәнил Гобәйдуллин, Рәшит Хөснетдинов, Габделнур Якупов (соңыннан Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын бетергән) һәм башкалар алган белемнәре өчен күпмедер дәрәҗәдә Балтач урта мәктәбенә рәхмәтледер.
Кичке мәктәп укучылары арасында 2 шәр балалы аналар да булган. Аларга индивидуаль эшләү методлары - өйгә биремнәр бирү һәм башка төр алымнар кулланылган. Әлбәттә, гаиләләренә бик кыен булгандыр, ләкин һәр кеше белем алырга тырышкан.
Бу чорларда РОНО каршында кичке һәм читтән торып уку мәктәбенең директорлары булып Роза Зарипова, Илдар Хәсәновлар эшләгән. Мәктәп коллективы алар белән килешеп эшләгән.
1985 нче елда Татарстанның атказанган укытучысы Ишморатов Уран Мостафа улы директор итеп билгеләнгән. Ул директор булган чорда завучлар булып: Хәсәнова А. К., Җамалиева В. А., Вәлиева Р. Ф., Шиһабетдинов И. М., Сабитова Л. М., Галимов Н. Т., Васильев В. М. эшләгән.
Бу вакытта мәктәптә меңнән артык бала укыган. Барлыгы 45 сыйныф булган һәм йөздән артык укытучы һәм тәрбияче эшләгән. Нәкъ шушы чорда XXVII партия съездында кабул ителгән карар нигезендә мәктәпләрдә реформалар үткәрелгән. Яңа уку планнары һәм программалары кертелгән. Балаларны 6 яшьтән укырга ала башлаганнар. Укучыларны җәмгыятькә файдалы һөнәри хезмәткә өйрәтү башланган.
Укытучылар лекция, семинар, диспут, конференция кебек яңа укыту һәм тәрбия формалары куллана башладылар. Мәсәлән: С. Ф. Фатыйхова, А. К. Хәсәнова, Р. Ф. Шәфигуллина, Р. З. Гарәпшина, С. Г. Хәбибуллина, Р. Х. Әхмәдуллина, Р. И. Шиһабетдинова, И. М. Шиһабетдинов, М. Г. Гафаров, М. А. Мөхәммәтҗанова, В. Г. Фазлыева, Л. Г. Сафина, Ф. А. Әхмәдиева, Л. Г. Сираҗиева, Р. Р. Зәкиева, М. Г. Йосыпова һ. б.
Ел буена мәктәптә һәр предметтан фестивальләр үткәрелгән. “Мәсәлән, башлангыч сыйныф укытучыларының фестивале бик уңышлы үтте. Анда Һ. Г. Хөсәенова һәм Р. И. Юнысова математикадан компьютер кулланып, ә Л. Р. Галләмова уку һәм рәсемнән интерактив метод ярдәмендә ачык дәрес бирделәр. М. Я. Гарифуллина дәресендә укучылардан үз шигырьләрен укытып, килгән кунакларны таң калдырды. Бик эчтәлекле ачык мероприятие үткәрүчеләр дә булды: Р. Н. Гыйльматдинова – “Йолдызлы сәгать”; Р. Х. Галимова – “ Чисталык сәламәтлек чыганагы” (клуб сәгате) һ. б. Фестивальләрдә түбәндәге укытучылар да бик актив катнаштылар: Р. Р. Зарипова, В. М. Васильев; Л. Н. Габдрахманова, С. Т. Габдрахманов, Л. М. Сабитова, В. А. Җамалиева, Ф. С. Габидуллина, К. К. Җәләлова; И. М. Шиһабетдинов, М. А. Гафаров, Р. Х. Әхмәдуллиналар, – дип билгеләп үттеУран Мостафа улы.
1990 нчы елдагы укытучылар коллективы
Уран абый идарә иткән елларда мәктәптә “Әти - әниләр шимбәсе” традициягә кереп китә. Бу көнне әти - әниләр 2 - 3 дәрестә утыралар, укытучылар һәм мәктәпнең администрациясе белән очрашалар.
Мәктәптә физкультура дәресләрен тиешле итеп үткәрү өчен бөтен шартлар да тудырылган. 3 спортзал җиһазландырылган, стадион һәм тир булдырылган. Дәресләрне махсус, югары белемле укытучылар алып барган: Хәлимов М. Х., Габидуллин И. Г., Әскәров Р. Р., Гайсин Б. И. Укучылар өчен дәресләрдән соң төрле секцияләр эшләгән (хоккей, җиңел атлетика, чаңгы, воллейбол, баскетбол, футбол, көрәш, туризм һ. б.).
Уран Мостафа улы идарә иткән елларда түбән сыйныфлар өчен бина төзелгән. Мәктәп яхшы эшләгәне өчен автобус белән бүләкләнгән.
1998 нче елда директор итеп Зәкиев Вакыйф Мансур улын билгеләп куялар. Ул мәктәп белән 2001 нче елга кадәр идәрә итә. Ул идарә иткән чорда директор урынбасарлары булып И. М. Шиһабетдинов, М. Я. Гарифуллина, Л. М. Сабитова, Р. М. Галиева, Н. М. Мәгъсүмҗанов эшләгән.
Мәктәпкә 2 млн. 451 мең сумлык капиталь ремонт үткәрелгән, 1 млн. 70 мең сумлык тузган мебель алмаштырылган. Мәктәп: “Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә дифференциаль якын килү” дигән проблема өстендә эшли башлаган. Көчле укучылар өчен махсус класслар төзелгән. Район, республика күләмендә күп кенә ачык семинарлар үткәрелгән. Язучылар белән очрашулар матур традициягә әйләнгән. Укучылар Россия, республика күләмендәге фәнни–гамәли конференцияләрдә катнашып чыгышлар ясаганнар. Яңа спорт инвентарьлары һәм фәнни, методик, энциклопедик, матур әдәбият алуга зур игътибар бирелгән.
Президент Грантына лаек мәктәп
2001нче елдан мәктәпнең директоры итеп Шиһабетдинов Илсур Мансур улын билгелиләр. Директор урынбасарлары булып С. Т. Габдрахманов, Л. М. Сабитова, М. Я. Гарифуллина, Г. Ф. Мөхәммәтҗанова, М. М. Дәүләтшина, А. Х. Рамазанова эшли.
Мәктәптә 80 укытучы, 15 озайтылган көн тәрбиячесе, 2 педагог – оештыручы, 2 китапханәче һәм 1 психолог эшли. Мәктәпнең үзенең яңа традицияләре барлыкка килә, ә элеккеләре тагын да камилләшә: әти - әниләр өчен ачык ишекләр көне; “Уңыш бәйрәме”; “Өлкәннәр көне”; “Буыннар очрашуы”; “Педагогик осталык ярминкәсе”; “Сабантуй”; “Мәкәрҗә ярминкәсе”; “Гаилә бәйрәме”; “Алдынгылар слёты”; “Сәламәтлек көне”;
“Талантлар парады”; предмет атналыклары һ. б.
С. Т. Габдрахманов
2003 – 2004нче уку елыннан башлап мәктәп профильле укыту буенча, 2004 – 2005нче уку елыннан бердәм дәүләт имтиханнары буенча экспериментларда катнаша.
Төрле фәннәр буенча үткәрелгән фән олимпиадаларында районда гына түгел, республика күләмендә җиңү яулаган укучыларыбыз саны арта бара. Лобачевский исемендәге Идел буе, Толстой, Мәрҗәни исемендәге фәнни – гамәли конференцияләрдә Л. М. Сабитова
чыгыш ясап, балаларыбыз дипломнар белән бүләкләнә. Россия күләмендә үткәрелгән “Русское слово”, педагогик идеяләр фестивальләрендә җиңүчеләребез бар. Елның елында “Марш парков” халыкара – акциясендә катнашып, күп укучыларыбыз грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Авторлык программалары белән эшләүче укытучыларыбыз арта бара. Үзләренең эш тәҗрибәләрен яктыртып, төрле брошюралар, китаплар, хәтта дәреслекләр төзеп бастырып чыгаручыларыбыз да бар. Спорт буенча республика күләменкүләмендәге уңышларыбыз сөендерә. Ниһаять, Зәкиева А. Ю., кандидатлык дисертациясен яклап, филология фәннәре кандидаты булды. Россия Презеденты Грантына Гатиятуллина Р. Г., Мөхәммәтҗанова Г. Ф., Зарипова Р. Р., Закие А. Ю., Гафарова Р. Н., Галиева Р. М. – лар лаек булдылар.
Мәктәбебез 2005 нче елда районның, 2006 нчы елда республиканың иң яхшы мәктәбе дип танылды. 2007 нче елгы эш нәтиҗәләре буенча Президент Гранты – миллион сум премия белән бүләкләнде.