Фаттахова Гульшат Шейхетдиновна

сайт учителя татарского языка и литературы

“Йөргән юлларыңа кара… Нинди эз синнән кала?”

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: татарский язык и литература

Увлечения: читать художественную литературу

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Казань

Место работы: МБОУ "СОШ №171 с углубленным изучением отдельных предметов"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/fattahova-gulshat-sheyhetdinovna
Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез
Сократ

О себе

 

Мин, Фәттахова Гөлшат Шәйхетдин кызы , елга-күлләргә, урман- кырларга  бай күрше Чувашстан Республикасының  Комсомол районы Кайнлык авылында дөньяга килгәнмен. Бала чагым гүзәл табигатьле кечкенә авылым кочагында узды. Туган мәктәбемне тәмамлагач, юлларым мине Канаш педагогия училищесына китерде. Дүрт ел буена үз эшләренең чын осталары булган мөгаллимнәрдән белем алдым. Тәүге хезмәт юлымны 1991 елда күрше авыл мәктәбендә башлап җибәрдем.

Язмышым мине 1996 елда Казанга китерде.  Тормыш юлында очраган остазларым миңа тормышта үз урынымны табарга булышты. Аларга карата күңелемдә бары тик рәхмәт хисләре генә саклана. Бүгенге көндә мин Казан шәһәренең 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам, балаларда туган телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбиялим. Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарырга тырышам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

Китап дигән дөнья бар, китап дигән галәм бар.Ай-һай, зур мәгънә ята китап сүзендә. Тормышта бүгенге дәрәҗәсенә килеп җиткәнче, китап үз тарихында гыйбрәтле юл узган, күп төрле язмышларга очраган.                                     

Бүген без укытучылардан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фикереңне яхшы белү, балаларның фикерләү сәләтен үстерү, уку , танып – белү эшчәнлеген оештыру.  “Укытучы укыганда гына чын укытучы була ала” – дигән бөек философ. 

 Мин үз бурычымны укучыларга ана телен өйрәтү, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән, рухи яктан бай, милли үзаңлы укучылар тәрбияләүдә дә күрәм. Белем һәм тәрбия эшләрендә Р.Фәхреддин хезмәтләрен  еш кулланам. Галим хезмәтләре – һәрвакыт минем өчен алыштыргысыз хәзинә.  Аның хезмәтләре һәр укытучының өстәл китабы булырлык.

Мой взгляд на мир

Дөнья белән уйлар идарә итә. (Платон.)

 

 

Мои достижения

 

 

Моё портфолио


Добавить грамоту в портфолио