ФДББС шартларында рус телле укучыларның коммуникатив һәм логик фикерләү сәләтен үстерү
Бүгенге көндә укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә инде телне өйрәтергә алынган укытучы, иң беренче чиратта, телнең коммуникатив эшчәнлеген өйрәнергә тырышырга тиеш дип уйлыйм.
Мин үзем татар теле hәм әдәбияты укытучысы буларак, күбрәк рус телле балалар белән эшлим, һәм татар телен чит тел буларак үзләштергәндә, беренче планга сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә бер-бер артлы формалаштыру һәм үстерү эшчәнлегендә шигем юк. Рус телле балаларны, беренчедән, татар телен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үзләренең фикерләрен татар телендә матур итеп әйтеп бирә белергә, өченчедән, башкаларның фикерләрен аңлап, язма һәм сөйләм формасында күрсәтә белергә тиешләр. Әйтеп киткән бурычларны укытуда коммуникатив принциплар кулланып кына максатка ирешеп була. Шуңа күрә дә “ФДББС шартларында рус телле укучыларның коммуникатив һәм логик фикерләү сәләтен үстерү”не үземнең методик темам итеп алдым. Темадан чыгып куелган максатым - укыту-тәрбия эшендә куелган проблемаларны уңай хәл итү, уңышка ирешү, укучыны уйларга, фикер йөртергә, уйлаганын әйтергә өйрәтү. Максаттан чыгып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
1. Логик фикерләү, хәтер, иҗади сәләт турында әдәбият тупларга, аны өйрәнергә;
2. Логик эзлеклелектә файдаланыла торган метод-алымнарны кулланырга;
3. Дәресләрдә укучыларның үзләштерү сәләтләрен искә алып, укучыларга иҗади яктан якын килергә.
ФДББС шартларында укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш дип карала. Укытучы исә,бу очракта укучыларның актив фикерләү эшчәнлеген, акылын, зиһенен үстерү өчен юнәлеш бирүче, әйдәп баручы ролен үти. Хәзерге шартларда, мәгълүматның күләме тиз үскән вакытта, кирәген сайлап ала белергә, тәртипкә китерергә, кечкенә генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү, юл күрсәтү-уку-укыту өчен авыр эш, әлбәттә. Ләкин, заманча технологияләр кулланып эшләү, укытучының үз эшенә иҗади якын килүе шушы проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә. Укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, мин инде укыту процессын яңача оештырырга тырышам. Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала.
Дәресләремдә логик фикерләү аша укучыларның татар теле өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтү һәм татар телен өйрәтүдә укучыларның логик фикерләвен үстерүне максат итеп алам. Чөнки логик фикерләү хәтерне яхшырта. Хәтерне яхшыртуның иң төп кагыйдәләренең берсе -кабатлау. Күп тапкырлар кабатланган бер үк мәгълүмат яхшырак хәтердә кала. Дәресләрем бала шәхесен иҗади үстерүгә юнәлтелгән, уку материалын күп тапкырлар кабатлауга ягъни “Интенсив укыту”га нигезләнгән технология буенча үткәрелә. Минем фикеремчә, бу уңышлы нәтиҗәләргә китерә.
Төп фикерне аерып күрсәтү, таблица, схемалардан файдалану, интерактив такталар куллану истә калдыруда нык ярдәм итә.
Хәзер татар теле һәм әдәбиятын укыту күпкә катлауланды. Укытучы алдында җаваплылык артты: мәктәптә укытылган дистәләгән фәннәр арасында балага татар телен өйрәтү, балада шушы фәнгә карата гомер буена җитәрлек горурлык хисе тәрбияләү, туган тел матурлыгын онытылмаслык итеп күңеленә сеңдерү. Дәрес шәхес күңелен кузгатырлык булырга тиеш. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең ихтыярына һәм яшь үзенчәлекләренә туры килсә генә кабул итә башлый.Укучы дәрестә гади үзләштерүче ролен генә үтәргә тиеш түгел, яңа теманы үзе эзләп, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш дип уйлыйм. Теләп башкарылган эш кенә истә кала, баланың сәләтен, аңын үстерә. Әгәр материалны үзләштерү авыр, бертөрле икән, укучының күңеле суына, телне өйрәнергә булган теләге бөтенләй сүнәргә дә мөмкин. Дәреслектәге материалны аудио күнегүләр, күптөрле индивидуаль карточка-бирем, күрсәтмә әсбап белән тулыландырам.
Укучыларым дәресләрдә әзер җавапны көтеп, пассив утырмасыннар өчен, аларның танып-белү активлыгын арттыру максатыннан, төрле эш формалары һәм методлары: күзәтү, әңгәмә, тест, компьютер технологияләрен, төрле авырлыктагы биремнәрне, проблемалы сорауларны киң кулланам. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлый икән, әлбәттә, аның белеме ныклырак, төплерәк була.
Телне өйрәнүче укучыларның язма һәм телдән сөйләмендә иң еш очрый торган хаталарның берсе җөмләдәге сүз тәртибе белән бәйле. Шуңа күрә, татар җөмләсен дөрес төзергә өйрәтүгә аерым игътибар бирәм. Һәр дәрестә җөмлә төзү һәм тәрҗемә итү эше алып барам. Минемчә, укучы дәрестә әзер белемне кабул итүче генә түгел, ә бәлки уйлаучы, сорауларны мөстәкыйль бирүче, каршылыкны хәл итүче дә.
Шулай да, әгәр барлык күнекмәләр укучы тарафыннан эзлекле рәвештә, укучы баскыч буенча күтәрелсен өчен укыту процессы авырлыкларның hәм катлаулыкларның үсә бару тәртибендә оештырылса, дәрестә балалар гел хәрәкәттә булса, эш алымнары еш алышынып торса, һәр укучы мактау сүзләре ишетсә, яңа материал үткән дәрес белән бәйләнгән булса, ә иң әһәмиятлесе – укытучы дәрестә татарча гына сөйләшсә, һичшиксез рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтеп була.