эссе

Фаттахова Гульшат Шейхетдиновна

Үткәнгә горурланып, киләчәкне төзибез.

«Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”, - ди халык. Моңа өстәп минем киләчәкнең язмышы бүгенге көндә дә дип әйтәсем килә. Чыннан да, үткәнебез  –  киләчәгебезнең нигезе, ә менә аның  ни дәрәҗәдә нык булуы,  бездән – шушы киләчәкне төзүчеләрдән  тора.

Һәр халыкның иң зур байлыгы – белемле һәм сәламәт балалар. “Балалар – безнең картлыгыбыз, начар тәрбия – киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез», – дип яза күренекле педагог А. С. Макаренко.

Ләкин, мал туплауны төп максат итеп куйган шушы катлаулы заманда татар халкы милләт булып сакланып калырмы, балаларыбыз милләтебезнең киләчәк язмышын үз кулларына алырлык тирән белемле, аек акыллы булып тәрбияләнеп үсеп өлгерерме, рухи-мәдәни кыйммәтләребезне аларга рухи терәк итеп тапшыра алырбызмы,  дигән уйлар күпләрнең күңелен борчый.

Әйе, безнең тарихыбызда миллəт символы булырдай каһарманнар бик күп. Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин, Миргазыян Юныслар, милләтнең, татар теленең киләчәге турында борчылып яшәделәр.  Үз әсәрләрендә татар кешесендә милли үзаң тәрбияләү проблемаларын  күтәреп чыктылар. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чорында (1941-1945) фронтта да, тылда да ата-бабаларыбызның күрсәткән массакүләм батырлыгы яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүнең бетмәс – төкәнмәс чыганагы булып тора. “Сулар ага – ярлары кала. Комнар күчә - туфрагы кала. Гомер үтә - кешеләр кала. Кешеләр күчә - нәселе кала, эшләгән эшләре,  кылган яхшылыклары, изгелекләре җирдәге, киләчәк буыннар хәтерендә, күңелендә кала”,- ди халык. Димәк , кешелекнең матур  бүгенгесен алар кичә төзеделәр.

Ә хәзер инде шушы эстафета безгә –хәзерге буын кешеләренә тапшырылды.  Киләчәкнең башы — бүгенгедә. Күңелгә Р.Фәхреддиннең  сүзләре килә:   “ Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

Киләчәк буын үзенең милләте, татарлыгы белән горурлансын өчен безгә барыбызга да күп көч куярга туры килер. Ә иң алдынгы сафларда һәрвакыттагыча мөгалимнәр  тора, чөнки укытучы универсал, киң кырлы профессионал. Без   яшь буынны киләчәк тормышка лаек итеп әзерләүнең төп авырлыгын күтәрүебез белән бәхетлебез .

 Укытучы югары сыйфатлы белем бирү белән бергә балаларда рухи-әхлакый сыйфатлар да тәрбияли. Заман ничек кенә үзгәрмәсен, ләкин тормыш кыйммәтләре бер булып кала бирә - кеше яхшы белән начарны, ак белән караны, бөеклек белән түбәнлекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә омтылырга тиеш. Кешенең формалашуы авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт. Балалар үзләрен  ата – бабаларыбызның дәвамчысы икәнлеген күреп, аларның батырлыгы белән горурланып, аларга тиң булырга тырышып үсәргә тиеш. Бу хисләрне һәрдаим аңлатып, үз мисалыбызда тәрбияләргә кирәк, чөнки аз гына күреп җиткермәдеңме – шәхес туры юлдан читкә тайпылырга мөмкин. Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмый, гомер үтсә дә югалмый торган кешелек тарихы өчен бик кадерле булган  кыйммәтләр бар. Бу кыйммәтле хәзинә – туган илебезгә, туган  телебезгә мәхәббәт белән беррәттән, рухи яктан бай, милли үзаң.

Мин, татар теле укытучысы буларак,  үз бурычымны   шушы кыйммәтле хәзинәгә тап булган укучылар тәрбияләүдә  күрәм. Минем тормышым да, башка укытучыларныкы кебек, эзләнүләрдән, үз өстемдә эшләүдән, бер урында таптанып тормаудан гыйбарәт.  Үсеп буйга җиткәч, җәмгыятьтә үз урын­нарын алгач, киләчәк буын татарлары Тукаебызга ияреп «Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркы­лы» диярлек булсын иде дигән уй белән яшим.

Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны бик тиз отып алалар. Алар   яннарында үзләрен кызыксындырырлык тәрбияле, белемле, бар яктан да булган шәхесне генә күрергә телиләр. Халык сүзе белән әйтсәк, бары тик ут кына ут кабыза ала, яки шәхес кенә шәхес тәрбияли ала. Ә философлар сүзе белән  әйткәндә  :  “Күңелеңдә нәрсә, гамәлеңдә  дә шул чагыла  һәм инде киресенчә, тышыңда нәрсә, эчеңдә дә шул икәнлеге аңлашыла.”  Шуңа күрә, мәктәп мөгаллименә тормыш пульсын һәрдаим тоеп, иртәгәсе көннең яңалыгын бүген үк үзләштерү зарур.