Главные вкладки
Газимзянова Ралия Габбасовна
Эшләр өчен әле эшем бар,
Тешләр өчен әле тешем бар.
Янар өчен әле хисем бар
Тагын нәрсә кирәк кешегә?!
Гомерен миңа биргән ярым бар,
Ярыма ярып бирер җаным бар.
Йөрәгемдә кайнар каным бар
Тагын нәрсә кирәк кешегә?!
Кеше арасында йөзем ак.
Кара эшләр минем җанга ят.
Калдырмыймын җирдә яманат —
Тагын нәрсә кирәк кешегә?!
(Фәнис Яруллин, 1998)
Газимзянова Ралия Габбасовна
28.02.2017 - 22:01
Резеда Галимова
28.02.2017 - 21:43