Әти-әниләр өчен.

Газимзянова Ралия Габбасовна

Бу биттә әти-әниләр  өчен  төрле сылтамалар, мәглүматлар урнаштырыла.

 

БРТ, ОГЭ  буенча өстәмә мәгълүматны әлеге сылтама аркылы таба аласыз:

http://mon.tatarstan.ru/rus/edinoe_respub_test.htm

http://mon.tatarstan.ru/rus/tatarskii_yaz.htm

Өй эшен эшләмәсәң ярыймы?( Кызыклы мәкалә. УКЫ, УЙЛАН, НӘТИҖӘ ЯСА! Фикереңне уртаклаш.(Миңа язу өчен raliyag@list.ru)

http://magarif-uku.ru/ojj-ehshen-ehshlemesen-yaryj...

Баланың язуын (почерк) матурайтып буламы? Түбәндәге сылтама ярдәм итәр:

http://tobemum.ru/deti/kak-nauchit/generator-propisi/

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ана педагогикасы.

-Балаңны рәхмәтле булырга өйрәт.

-Балаңны ярат, ләкин аны узындырма, иркәләп бозма.

-Ана, үзең турында да уйла. Онытсаң, балаларыңа начар булыр.

- Балаларыңның таләпләре, теләкләре , дәгъвалары синең өстеңнән хакимлек итмәсен.

-Балаларны байлыкка түгел, яхшылыкка шатланырга өйрәт.

-Балаңны хезмәт сөючән итеп үстер.

Сәламәт булуның тугыз кагыйдәсе.

   

Кеше сәламәт, мәхәббәтле һәм матур булырга тиеш. Әгәр бәхетле яшәргә теләсәң, сәламәт булуның тугыз кагыйдәсен исеңдә тотарга кирәк. Менә алар:

  1. Үзеңә һәм барлык кешеләргә дә Яхшылык, Матурлык, Сәламәтлек телә. Ышаныч, Өмет һәм Мәхәббәт бу изге гамәлдә ярдәмчеләрең булсын.
  2. Әтиеңне һәм әниеңне ярат.Үз тормышыңа һәм үзеңнең туганнарың,якыннарың һәм дусларың тормышына шатлан.
  3. Һәрнәрсәдә: хезмәттә, ял итүдә,туклануда чама хисен онытма. Һәрнәрсәдә чаманы белү-сәламәтлек билгесе.
  4. Үзеңә һәм үзеңнең якын кешеләреңә алкоголь,тәмәке һәм наркотиклар кулланудан баш тартырга ярдәм ит- алар кешене харап итә. Акылыңны психик агулардан: усаллыктан, көнчелектән, комсызлыктан азат ит.
  5. Кешеләргә елмаю бүләк ит. Елмаю - арыган кешеләргә ял, кәеф күтәренкелеге бирә. Күңелсезлекләрдән һәм стресслардан арындыра.
  6. Хис - тойгыларыңны, ачуыңны тыя бел. Белемең белән мактанма.Осталыгың һәм ихтыяр көчең белән горурлан.
  7. Үз- үзеңә һәрвакыт: мин булдырам, мин телим, мин кешечә яшәргә тиеш,дип әйт.
  8. Һәрчак бер нәрсәне исеңдә тот: ни чәчсәң- шуны урырсың. Кешенең язмышы- үз кулында.
  9. Шуны онытма! Сәламәтлек - ул әле барысы да түгел, әмма сәламәтлектән башка барысы да берни түгел.  Сәламәтлек - физик көч    булудан тыш, рухи шәфкатьлелек тә.



Предварительный просмотр:

Өйгә эшне ничек эшләргә?

(киңәшләр)

1. Дәрестә актив эшлә: игътибар белән тыңла һәм сорауларга җавап бир.
2. Килешмәсәң яисә аңламасаң, сораулар бир.
3. Һәр предметтан өйгә бирелгән эшне мөмкин кадәр төгәл итеп, җентекләп язып бар.
4. Сүзлекләр һәм белешмәлекләр белән (справочник, энциклопедия һ.б.) эшләргә өйрән. Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыкла, кирәкле фактлар, аңлатмалар, кагыйдәләр, формулаларны эзләп тап.
5. Компьютерың булса, аның ярдәмендә кирәкле мәгълүматларны эзләп табарга, электрон таблицалар ярдәмендә төрле исәпләүләр башкарырга өйрән.
6. Дәрестә үтелгәннә авыр кебек тоелса, материалны шул ук көнне кабатла (хәтта киләсе дәрес иртәгә булмаса да).
7. Биремнәрне эшләргә керешкәнче, нәрсә эшләргә генә түгел, ә ничек, нинди ысуллар, чаралар ярдәмендә эшләп булганы турында да уйла.
8. Ярдәм сорап зурларга яки сыйныфташларыңа, дусларыңа мөрәҗәгать итәргә оялма.
9. Дәрес хәзерли башлаганчы, көндәлегeңне ачып кара: барлык биремнәр дә язылганмы?
10. Аерым предметлар буенча биремнәрне нинди тәртиптә эшләячәгеңне уйла һәм һәр биремне үтәү өчен күпме вакыт китәчәген чамалап куй.
11. Игътибарны җәлеп итәрдәй барлык артык әйберләрне өстәлдән алып куй. Беренче биремне үтәү өчен кирәк булган әсбапларыңны гына калдыр. Эшләп бетергәч, боларын алып куй һәм икенче дәрескә кирәклеләрен әзерлә.
12. Дәресләр арасында тәнәфес ясап ал.
13. Материалны башта аңларга, аннан соң гына истә калдырырга тырыш.
14. Язмача биремнәрне башкарганчы, шуларга караган кагыйдәләрне өйрән.
15. Дәреслектәге параграфны укыган вакытта, үз-үзеңә түбәндәге сорауларны бир: текстта кем яки нәрсә турында сүз бара, аның турында нәрсә әйтелә?
16. Һәр яңа күренеш яки яңа төшенчәне элек өйрәнгәннәрең белән мәгънә ягыннан бәйләргә тырыш.
17. Истә калдырырга тиешле материал зур күләмле һәм авыр булса, аны өлешләргә бүлеп, һәрберсе буенча аерым – аерым эшлә.
18. Докладка, сочинение һәм башка төрле иҗади эшләргә әзерлекне соңгы көнгә калдырма, чөнки алар күп вакыт таләп итә. Һәр көнгә авырлыкны тигез бүлеп, берничә көн дәвамында, ягъни алдан әзерлән.
19. Телдән бирелгән өй эшләрен эшләгәндә, карта, схемалар куллан, алар сиңа материалны яхшырак аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итәрләр.
20. Телдән бирәсе җавабыңның планын төзе.
21. Белемеңне тикшер.