Әдәбият дәресләре

Газимзянова Ралия Габбасовна

Предварительный просмотр:

Роберт Миңнуллин

Нигезләр

Газизләрдән газиз туфрак,

Изгеләрдән изге  нигез!

Туган җирнең газизләре  

Нигезләрдән бизде, дибез.

Кемдер бизгән, кемдер түзгән,

Кемнәрнедер биздергәннәр,

Өметләрен өздергәннәр –

Күпме шундый без белгәннәр.

Бәргәләнә, өзгәләнә

Бәгырьләре киткәннәрнең,-

Күз яшьләрен  түккәннәрнең.

Чит җирне үз иткәннәрнең...

Юатырга үзебезне

Тәкърарлыйбыз бер үк тәгъбир:

Кешеләрне йөртә язмыш,

Бәндәләрне йөртә тәкъдир.

Ничек кайтсын чит туфракка

Кендекләрен беркеткәннәр...

Көтмә,  нигез! Кайтмый икән,

Кайтмый икән бер киткәннәр.

И илдәшләр, нигездәшләр,

Кайталмыйбыз ни сез, ни без.

Көтә, беләм, туфрак белән

Тигезләнгән азмы нигез?!

И сез!...

И без!..

Шигырьнең  темасы:  туган җир кадере

Шигырьнең эчтәлеге:  лирик геройның  туган җирендәге  бушап калган нигезләр турында уйланулары.

Роберт Миңнуллинның  туган җир турында язылган шигырьләре бик күп. Ләкин “Нигезләр”  шигыре, күтәрелгән мәсьәләләре,  хисенең үзенчәлеге белән аерылып тора.   Туган җир темасы – шигъриятнең терәк темасы ул.  Күңел лирикасының  матур үрнәге булган әлеге шигырьдә дә лирик геройның  туган нигезләр  турында уйланулары  бирелә.  Туган җир, туган нигез...  беркайчан, бер кайда да онытылмый торган төшенчәләр.  Лирик герой да шуны ук   ассызыклап куя:

Газизләрдән газиз туфрак,

Изгеләрдән изге  нигез!

Туган җирнең газизләре  

Нигезләрдән бизде, дибез.

Күрәсезме, гади генә түгел, бик югары дәрәҗәдә бирелә   бу төшенчәләр.  Һәр кешегә туган җире газиз булган кебек, туган җир өчен дә үз   балалары газиз бит. Ник китәргә бу нигезне ташлап? Нәрсә мәҗбүр иткән соң аларны?

Кемдер бизгән, кемдер түзгән,

Кемнәрнедер биздергәннәр,

Өметләрен өздергәннәр –

Күпме шундый без белгәннәр.

Лирик герой  киная белән генә кара тарихыбызны  бирә.  Әйе, булган шундый заманнар,   куркыныч  репрессия елларында,  кулакларны сөрү чорларында күпме кешене нигезләренннән  куптарганнар. Аннары да төрле төзелешләр,  табигать  белән көрәшүләр (су  астында калган авыллар),  авылларны эреләтү  сәясәте  тагы кемнәрне  нигезләреннән аергандыр. Ә түзеп калучылар?  Кешелек сыйфатларын таптаучы җәберләр, түләмәслек налоглар,  “таякка”  эшләнелгән колхоз хезмәте. Түзүләрнең ни кыйммәте? Ләкин  лирик герой  бу хакта эндәшми, аны китүчеләр борчый. Чөнки ул үзе дә шулар арасында.  3 нче строфада туган җирдән аерылу, нигездән китү  хисе үзенең  кульминацион    дәрәҗәсенә җитә.

Бәргәләнә, өзгәләнә

Бәгырьләре киткәннәрнең,-

Күз яшьләрен  түккәннәрнең.

Чит җирне үз иткәннәрнең...

Чит җирләрдә яшәп, бу җирләрне үз итсәләрдә тормышлары җиңел түгел. Бу китүчеләрне лирик герой  “ күз яшьләре түгүчеләр” дип  юкка гына атамый шул.  Шул ук вакытта ул аларны аклый да:

Кешеләрне йөртә язмыш,

Бәндәләрне йөртә тәкъдир.

Язмыш, тәкъдир... Әйе, язылганнан узып булмый диләр.  Лирик герой да чарасыз.  Ул  да, башка читкә китүчеләр дә  инде кайтмаячак.

Ничек кайтсын чит туфракка

Кендекләрен беркеткәннәр...

Алар кайта алмый. Күчереп утыртылган агачлар кебек, алар инде читтә тамыр  җибәргәннәр – гаилә, эш, дуслар, иптәшләр.  Юк, күпме генә теләсәң дә кайтып булмый.  Язмыш, тәкъдир  дип юанырга маташу да  дөрес түгел. Ачы чынбарлык  түбәндәге юлларда котылгысыз булып килеп баса:

Көтмә,  нигез! Кайтмый икән,

Кайтмый икән бер киткәннәр.

Ләкин  күңелдә туган нигез өчен борчылу  урынлы да. Лирик герой бит  берүзе генә түгел нигезеннән китүче, алар күп, алар меңләгән. Юк, кайтмыйбыз дими бит лирик герой, “кайталмыйбыз” ди,  ул чарасыз, өметсез. Тагы әрнеткәне – үзе кебекләр күп, ил тулы. Шуңа да ул аларга  “илдәшләр” дип эндәшә. Аны тагы бер нәрсә борчый – нигездәшләр. Алар да лирик герой кебек “чит туфракка кендекләрен беркеткәннәр”.  Димәк, туган нигез буш. Ә буш нигезләрнең язмышы бердәй – бетү, юкка чыгу, тигезләнү...  

И илдәшләр, нигездәшләр,

Кайталмыйбыз ни сез, ни без.

Шигырьнең  соңгы юллары аеруча трагик яңгыраш ала:

Көтә, беләм, туфрак белән

Тигезләнгән азмы нигез?!

И сез!...

И без!..

Шулай итеп,  шигырь лирик геройның күңел уйлануларыннан тора һәм  бүгенге көндә  көнүзәк мәсьләләрнең берсе –  бетеп баручы авыллар  проблемасын күтәрә.  Лирик герой күңелендәге  ачыну, хәсрәт хисе, бу хиснең сәбәбе, дәрәҗәсе  үзенчәлекле  стилистик чаралар белән бирелеп  укучыда  туган җиренә карата хөрмәт,   ярату, авылларыбызның киләчәге өчен борчылу тудыра. Стилистик чаралардан ул  синонимнар (“биздергәннәр, өметләрен өздергәннәр”, “кеше, бәндә”),  антонимнар (“бизгән - түзгән”),  метафора (“кендек беркетү”, “өмет өзү”), сынландыру (“ Көтмә, нигез!”) һ.б.  куллана.  Алар әсәрнең телен тагы да үтемле итәләр



Предварительный просмотр:

Роберт Миңнуллин

“Юкмы берәр яртың?”

Күз алдында юкка чыга,

Юкка чыга халкым.

Югыйсә нинди халык бит,

Халык түгел – алтын!

Башкалар да эчә диеп,

Ник эчәсең татар?

Алкашларың бер яртыга

Анасын да сатар...

Эчә синең хатын-кызың,

Эчә яшең-картың.

Төрле яктан кул сузалар:

“Юкмы берәр яртың?”

Сине айнытырга хәзер

Кирәк нинди әмер?

Сиңа берни дә кирәкми,

Бар белгәнең хәмер.

Алдыйлар бит сине, татар,

Сыңар ярты биреп.

Нигә сиңа татар теле,

Нигә сиңа ирек?

Нигә сиңа ерак тарих,

Нигә бүгенгебез?

Бөтен милләтебез белән

Салмыш түгелме без?

Булдыралсаң эчәр идең,

Мичкәсенә төшеп.

Болай булсаң, төшәчәксең,

Бетәчәксең эчеп...

Алла да юк, мулла да юк

Бу татарга бүген.

Хет акырып елар утыр,

Хет кычкырып сүген!..

 Эчкечелек татарның ул

Милли мәсьәләсе...

Дуңгыз булып эчә татар –

Адәм мәсхәрәсе!

Айныйсыңмы, юкмы инде,

И исерек халкым?!

Ә син һаман кул сузасың:

“Юкмы  берәр яртың?..”

Шигырьнең  темасы:  милләтебезнең  язмышында эчкечелекнең тәэсире.

Шигырьнең эчтәлеге:  лирик геройның  татар милләтенең эчкечелеккә бирелүе, бәйлелеге арта баруына борчылулары, чарасызлыктан бәргәләнүе.

Беренче карашка  шигырьдә  инде тапталган, кабатланган   мәсьәлә күтәрелә кебек, ләкин әсәр тукымасына  тирәнрәк үтеп кергән саен, китерелгән чагыштырулар, образлы сурәтләр, хис хәрәкәте аркылы   автор миллләтебезнең нинди афәт алдында торганлыгын   күз алдына китереп бастыра.  Шигырьнең беренче строфасында ук автор  мәсьәләнең ни дәрәҗәдә актуаль булуын  күрсәтә:

Күз алдында юкка чыга,

Юкка чыга халкым.

Югыйсә нинди халык бит,

Халык түгел – алтын!

Бу юкка чыгуга бернинди катаклизмнар да,  техноген  алгарыш та сәбәп түгел. Лирик герой шуңа ачына да.  Сәбәп – эчүчелек.  Эчүчелекнең дә ниндие әле – бу афәтнең ни кадәр куркыныч булуынбез түбәндәге юлларда күрәбез.

Алкашларың бер яртыга

Анасын да сатар...

Әлеге җөмләнең   тәмамланмаган дәвамлы фикер икәнен күрсәтеп торучы өч нокта  укучына кабат уйланырга мәҗбүр итә. Без әледән-әле  төрле матбугат чараларында эчүчелеккә бәйле  берсеннән-берсе куркыныч җинаятьләр  кылынуын ишетеп, күреп торабыз.  

Миңа һәркөнне  авыл уртасында урнашкан кибет яныннан узарга туры килә. Кайсы вакыт кына булмасын – кибет каршында  сәләмә киемле, таушалган, ямьсез йөзле кешеләр була. Юк, алар ят кешеләр түгел, мин аларның барысын да  диярлек таныйм. Алар һәркөнне  вакытларын шунда уздыралар. Аларга йорт та, бала да, эш тә кирәкми. Алар инде нормаль  халәткә кайтып  яши алулары мөмкин түгел, аракы парлары аларның миләрен киптергән. Бүген эчүчелек авылда тамыр җәйгәннән җәя бара. Эчүгә бирелеп өйләнә алмый калган егетләр, күрәләтә тормышларын исерек белән бәйләргә теләмичә ялгызы гына кртаючы кызлар, исерек  ирдән тәмам туйган бәхетсез хатыннар, исерек әти оятыннан башларын иеп йөрүче балалар... Авылның йөзе шундыйга әйләнеп бара.  Тагы да аянычы – аракыны инде хатын-кызларның да эчә башлавы. Исерек ир-атка күз күнгән иде инде - ә хатын-кызны исерек итеп күрү башка сыймый. Аның бит гаилә учагын яндырасы, балаларын тәрбиялисе бар.  Лирик герой да  моңа битараф кала алмый:

Эчә синең хатын-кызың,

Эчә яшең-картың.

“Бер ярты”. Серле “бер ярты”  бөтен эшне дә эшли, шул сүз чыгуга бөтенесенә риза  була бу мәхлүкләр.  Аларга берни дә кирәкми. Ә бит элек эчүчелек  татар авыллары өчен ят күренеш булган.  Мәчетеннән яңгыраган азан тавышы халкымны намазга өндәгән. Фанилыкны куып талчыккан тәннәрен намаз белән ял иттергән халкым. Дөньяның бусын дә, тегесен дә онытып  “бер ярты”   эзләп йөрмәгән.  Ә хәзер  бу рухи кыйбла какшаган,  шигырьдә дә  чагыла бу.  Лирик герой милләтебегә ят, динебезгә хәрам  булган дуңгыз  заты белән чагыштыра да, чарасыз   калып риторик эндәшкә мөрәҗәгать итә:

Алла да юк, мулла да юк

Бу татарга бүген.(...)

Эчкечелек татарның ул

Милли мәсьәләсе...

Дуңгыз булып эчә татар –

Адәм мәсхәрәсе!

Ә бит халкыбызның нинди шанлы, бөек үткәне бар,  горурланырлык шәхесләре җитәрлек.   Халкыбызда зыялылык, батырлык куәсе  әле бетмәгән.  Аракы парларыннан айнып, ирек өчен, телебез өчен көрәшергә беркайчан да соң түгел.  Ләкин шундый  милли җанлы фидакарь көрәшүчеләребезгә   аяк чалучы  “бер ярты”   коллары бар.  Алар санаулы гына түгел, алар күп, алар күбәя бар.   Шигырьдәге  хис иң югары ноктага  җиткерелә.  Лирик герой чаң суга,  бөтен бәгыре белән әрнеп сорый:

Бөтен милләтебез белән

Салмыш түгелме без?        

Әгәр барысы да шулай дәвам итсә,  киләчәк бик яман, караңгы.  Лирик герой да моны төшенә,  хәтта бер мизгелдә өметсезлеккә дә бирелә.

Болай булсаң, төшәчәксең,

Бетәчәксең эчеп...

Нишләргә соң? Аракы  үзенең ятьмәләренә яңадан-яңа корбаннар аулый бара. Авыл мәдәният йортына рәхәтләнеп күңел ачам дип чыгу юк – биредә сүгенү, акыру, исереклек. Яшьләр, хәтта бик яшьләр  үзләреннән чак кына кечкенә пиво шешәләре күтәреп  “имеп”  йөриләр. Үзләрен шул рәвешле текә кызлар, текә егетләр итеп күрсәтеп, әкрен генә алкашлыкка таба үз адымнарын ясый бирәләр.  

Без упкын алдында. Ничек котылырга? Бәлки асылыбызга кайтып, дөнья мәшәкатьләреннән талган, арыган җаныбызга һәм тәнебезгә ялган бәхет, ял биргәнче аны бабайларыбыз кебек иман белән ныгытыргадыр?  

Әгәр миндә шундый көч булса,   мин бу җиһаннан аракы затын бер дә калдырмас идем. Аракы түктергән күз яшьләрен бергә җыя алсак, мөгаен диңгез кадәр булыр иде... Лирик герой да шул фикердә, ул да бу күренешләрдән гарык,  ул ялынып сорый,  күтәргән мәсьәләнең чишелешен көтә, юану эзли.

Айныйсыңмы, юкмы инде,

И исерек халкым?!

Лирик герой өчен милләте ничек тә газиз, ул аның бу халәте өчен бөтен йөрәге белән әрни.  Ләкин чишелеш юк, юану юк.  Бу сорау риторик сорауга әверелеп җавапсыз кала. Исерек халыкны башка бер нәрсә борчый:

Ә син һаман кул сузасың:

“Юкмы  берәр яртың?..”

Күренгәнчә, шигырь лирик геройның күңел уйлануларыннан тора һәм  бүгенге көн өчен   һәрбер гаиләне борчыган эчүчелек проблемасын күтәрә,  татар халкының нинди упкын алдында торуын дәлилләп бирә.  Лирик герой күңелендәге  ачыну, хәсрәт хисе, бу хиснең сәбәбе, дәрәҗәсе  үзенчәлекле  стилистик чараларга (чагыштыру, метафора, риторик сорау, эндәш һ.б.)  өтерелеп  укучыда  эчүчелеккә карата нәфрәт, халкыбызның киләчәге өчен борчылу тудыра.  


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

XIX ГАСЫР ӘДӘБИЯТЫ ЯҢА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ФОРМАЛАШУ ЧОРЫ

Слайд 2

19 НЧЫ ГАСЫРДА ТАРИХИ ВАКЫЙГАЛАР: 1804 нче елда Казанда УНИВЕРСИТЕТ ачыла беренче БАСМА китаплар күренә башлый 1812 нче елгы ВАТАН СУГЫШЫ 1825 нче елгы ДЕКАБРИСТЛАР восстаниесе 1861 нче елгы крепостное правоны бетергән реформа

Слайд 6

беренче БАСМА китаплар күренә башлый 1800 нче елда Казанда “Азия” типографиясе ачыла. Анда гарәп хәрефләре белән татарча китаплар басыла башлый. !!! Би Шен Кытайда 1041-1048 нче елларда китап басу серенә төшенә һәм баса. Иохан Гутенберг Германиядә 1440 нчы елда басма китап бастыра. Иван Федоров Россиядә (1510-1583) !!! Беренче татар басма китабы Петр 1 кушуы буенча Әстерханда 1722 нче елда басыла һәм ул “МАНИФЕСТ” дип атала!!!

Слайд 8

Гавриил Романович Дер ж авин чыгышы белән татар морзалары нәселеннән. 1816 нчы елда үлә, 1847 нче елда Казан университеты алдында Һәйкәл куела. “Бакыр бабай һәйкәле”


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әдәбият дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин мирасы Газимзянова Ралия Габбас кызы Чирмешән муниципал ь районы МБУ“Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбе” 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

Максат: Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып, яш ь буынга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү.

Слайд 3

Әдәбият курсын фән буларак укытуда Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик хезмәтләрен куллану гаят ь үтемле нәтиҗә бирә. “Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.”

Слайд 4

5 нче сыйныф “ Таңбатыр” әкиятендә бертуганнар арасында көнчелек туа. Ике абыйсы да Таңбатырга хыянәт итә. Хыянәтнең сәбәбе – көнчелек. “Хөсет вә көнчелек” Хөсет – кемнең дә булса байлыгыннан, нигъмәтеннән, аның эшләреннән сәбәпсез көнләү, аның юкка чыгуын, югалуын теләү. Кешеләр көнләшмәсәләр, тынычлык һәм яхшылык эчендә яшәрләр иде. Ут утыннарны ашап бетергән кебек, хөсет тә, эшләнгән изгелекләрне, савапларны ашап бетерер. Бер-берегездән көнләшмәгез, бер-берегездән бизмәгез, арагызга суыклык кертмәгез, бер-берегездән аерылмагыз, сезне бер-берегезгә бәйләгән сөйге бауларын өзмәгез.

Слайд 5

5 нче сыйныф А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятендә үрдәк үзен дә һәлак итә, хуҗалыкны юкка чыгара яза . Сәбәп– сер тотмау. “Кеше үз серен үзе сакларга тиешле. Үзе саклый алмый башка берәүгә сөйләсә, вә андан да башкаларга таралса, моның өчен шул кешене шелтә кылырга хакы юктыр.” “Даһи кем?” дип сораучыга бәгъзе бер зарифлар(гүзәл вә кызык сөйләүчеләр): “Сер саклый алучы адәм”, - дип җавап бирә иде.

Слайд 6

6 нчы сыйныфта С. Рәмиевнең “УКУ” шигырен анализлагач танышу өчен. “Гыйлем – күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөн ь яда тору юлларын белдерер, ил эчендә ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр.”

Слайд 7

Галимҗан Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр”әсәре. Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр кешеләре – үзенең дусларыдыр. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килә торган кешеләр арасыннан эзләгез. Дине бөтен, акылы камил һәм фикере туры булган әдәпле кешеләрне табыгыз. Мондый кешеләр авыру вакытыгызда дәва, мәшәкат ь ле , боек сәгат ь ләрегездә таяныч(...)булырлар. Дусларыгызны чын күңелдән сөегез, арагызны үлемнән башка бернәрсә дә аермасын. Дуслыгы саф булмаган кешеләр белән аркадаш булмагыз, андый дуслыкка караганда һич дусларсыз тору яхшырактыр . ДУСЛЫК Ләкин тарихи җирлектә килеп туган вакыйгалар һәм социал ь җирлек нәтиҗәсендә ДУСЛЫК таркала .

Слайд 8

Ф. Яруллин “Ак төнбоек” әсәре Гадилә белән Шөһрәт арасындагы дуслыкның эчкерсезлеге югала. Сәбәп – Шөһрәтнең тәкәбберлегендә. Дусларның күңелләре арасында йөри торган илче, авырлык вакытларында бер-берсенә ярдәм итүгә сәбәпче нәрсә – үзара булган өлфәттер. Әгәр шул өлфәт ике тарафның да ихлас һәм үзара мәхәббәтләре аркылы хасил булган булса, дәвам итәр, ә файда күрү өчен генә булса, ялган өлфәт булыр. Шуның өчен мәхәббәтегез чын булсын дисәгез, дусларыгызны яхшы кешеләр арасыннан сайлагыз.

Слайд 9

7 нче сыйныф К. Насыйри “Әбүгалисина” әсәрендә ике бертуган арасында көрәш сурәтләнә. Ике гыйлемле кеше – Әбүгалисина һәм Әбелхарис – икесе ике ярда калалар. Сәбәп – алынган белемне дөрес хезмәт иттермәүдә. Гыйлем әһелләренә нәфес артыннан йөрү һич килешми, шуның өчен шәригат ь үлчәвеннән тыш мал сөймәгез, нәфес теләкләренә әсир булмагыз. Гыйлем өйрәнү гүзәл эш булса да, бозык ният белән укылса гүзәллеге бетәр. “Зур дәрәҗәле кеше булам ”, - дип ниятләмәгез. Күңелегездә андый нәрсәләр булса чыгарып ташлагыз. Гыйлемнән максат дәрәҗә түгел, бәлки җәмгыят ь кә файдалы, Аллаһы Тәгаләгә яраклы адәм булудыр.

Слайд 10

Ф. Хөсни “Йөзек кашы” әсәре Айдар үзенекен генә түгел, Вәсиләнең дә бәхеткә лаек язмышын җимерә. Сәбәп – сабыр булмауда, уйламыйча эш йөртүдә. Сабырлык – түземле булу, авыр хәлләр килгәндә чыдам булып, үзеңә хуҗа булу, ям ь сез сүзләр һәм начар хәрәкәтләрдән үзеңне тыя белүдер. Шатлык вакытында шөкерле, кайгы вакытында сабырлы булу – иманның ныклыгына бер ишарә.

Слайд 11

Г. Исхакый “Кәҗүл читек” әсәре Әхмәдулланың иптәшләре алдында көлкегә калу эпизодын анализлыйбыз. “Шулай эшләргә ярыймы?” дигән сорауга җавапны дәлиллибез. Мәчеткә кергәндә әдәп белән керегез, мәчетнең хөрмәтен җибәрә торган нәрсәләрдән сакланыгыз. Галимнәрне тыңлагыз, Һәрвакыт телегезне төзек тотыгыз. Күңел төзек булса, бөтен тән төзек булыр.

Слайд 12

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыят ь ” әсәре. Әсәрнең эчтәлеген, Акъәбинең рухи дөньясын ачу максатында түбәндәгеләр белән танышабыз. Сезгә иң якын кешеләре ата-аналардыр. Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхт табар, тормышыгыз гүзәл булыр. Ата-аналарының тәрбияләре һәм мәшәкат ьләре күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер балалар соңыннан аларның фикерләренә каршы киләләр, хәтта сүзләрен дә ишетергә теләмиләр. Бернәрсә дә белмисез , дип алардан көләләр. Сез дә шундый инсафсыз балалар булмагыз .

Слайд 13

8 нче сыйныфта Һ. Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” әсәре. Балаларны мөстәкыйл ь тормышка әзерләү, гаилә коруның җаваплылыгын аңлату өчен кулланабыз. Никах булмаса – гаилә булмый. Гаилә булмаса – җәгыят ь һәм җәмәгать булмый. Җәмәгать булмаса – милләт һәм дин дә дәвам итми. Хәтта ки, ышанычлы муллык та булмый. Шуңа күрә , никах – муллыкның тәртипле булуына, милләт 1әм диннең дәвамына һәм яшәвенә сәбәп буладыр.

Слайд 14

10 нчы сыйныфта Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәре. Әсәр күтәргән проблеманы дәлилләү максатында эпиграф формасында кулланыр өчен. Никах һәр милләтнең нигезедер. Никахлашып өйләнешү бетсә, милләт тә бетәр, бу бер илаһи канундыр.

Слайд 15

11 нче сыйныфта Р. Мөхәммәдиевнең “Ак кыялар турында хыял” әсәре. Әсәр күтәргән проблеманы түбәндәге гыйбарәләр белән дәлиллик ... Пәйгамбәребез бер хәдисендә “Аракы бөтен усаллыкларның анасыдыр” - дигән. Һәртөрле усаллык һәм начарлык аракыдан туа. Дөн ь яда эшләнгән бик күп явызлык һәм усаллыклар исерек кешеләр тарафыннан эшләнә. Аракы эчү – шайтан гамәленнән булган пычрак эш, аңардан сакланыгыз.

Слайд 16

А.Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә” әсәре. Күршеләр арасындагы вакыйгаларны анализлап, әлеге вакыйгаларның сәбәпләрен ачыклагач танышу өчен. Кардәшләрдән соң сезгә иң якын кешеләр – күршеләрегез. Күршеләр белән дус һәм тату торыгыз, авыру вакытларында хәлләрен сорагыз, хезмәтләре булса башкарыгыз. Алар өчен догада булыгыз. Күршеләр өйләренә күз салмагыз, койма ярыкларыннан карамагыз, һичбер эштә аларның хәтерләрен калдырмагыз. Үзен хөрмәт иткән инсафлы кешеләр күршеләре белән һәрвакыт яхшы мөгаләмәдә булалар.

Слайд 17

“Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөн ь я халкы да үзгәртә алмас”

Слайд 18

Кулланылган әдәбият: 1.Ризаэддин бине Фәхреддин. Ялгыз кыз балалар өчен// Мәгариф. 1992 № 6 53-54 б. Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигул ь – кәлим шәрхе. Казан. Тат. кит. нәшр. 1996. 552 б. Ризаэддин бине Фәхреддин. Балаларга үгет-нәсихәт. Казан. “Дом печати” нәшр. 2002. 176 б. Ризаэддин бине Фәхреддин. Ислам дине – нинди дин. Казан. Академия познания. 2006. 159 б.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема :“Әлдермештән әлмәндәр” комедиясенең тормышчан-фәлсәфи нигезе

Слайд 2

Максат: Конфликт, сю ж ет-композицион бөтенлек турында белемнәрне тирәнәйтү. Драма әсәренә анализ ясау барышында тәнкыйди һәм образлы фикерләүләрне үстерү. Әсәр геройларының эчке кичерешләренә хөрмәт аша рухи сәламәтлек тәрбияләү.

Слайд 3

ТУФАН МИ ҢНУЛЛИН “Әлдермештән ӘЛМӘНДӘР”

Слайд 4

Әсәр өлешләре Әлмәндәр Әҗәлгә каршы килә Әҗәл Әлмәндәргә каршы килә

Слайд 5

Әсәрнең төп каршылыгы Яшәү Үлем ( Әлмәндәр карт белән Әҗәл арасындагы конфликт)

Слайд 6

Аллегорик шартлылык

Слайд 7

Әлмәндәр Әҗәл кәгазенә кул куймас өчен нинди сәбәп таба?

Слайд 8

Дачасын төзеп бетерәсе бар Чирле Искәндәрне аякка бастыру Хәмдебануның кемгә дә булса кирәклеген аңлату Үлгән хатыны Йөзембикә белән хушлашу Дусты Евстигней белән хушлашу Оныгы Гөлфирә язмышын хәл итү Үз урынына алмаш (Илсурны) әзерләү

Слайд 9

Әлмәндәрнең иң төп эше Кешеләр белән мөнәсәбәтен хәл итү, яг ъни , кулыннан килгән кадәр , башкаларга яхшылык эшләп калырга омтылу.

Слайд 10

Әлмәндәрнең әлеге эшләрен бер сүз белән ничек атап була? игелек

Слайд 11

Нәрсә ул игелек?

Слайд 12

Драма жанрының төп үзенчәлеге

Слайд 13

Әлмәндәр картның эчке каршылыгы Үлемнең котылгысызлыгы белән игелек эшләү теләге арасындагы каршылык .

Слайд 14

Әлмәндәр уллары турында сөйләгәндә ниләр кичерә? Әлмәндәрнең уллары үлгән. Алар барысы да әтиләре хәтерендә яшиләр. Карт алар белән сөйләшеп йөри. Мин алар өчен дә яшим, ди һәм шул уй белән юана . Әлмәндәр үлгәч аның күңелендә яшәүче уллары да үләчәк бит. Әлмәндәрнең үлгән уллары яшәсен өчен генә дә яшисе килә.

Слайд 15

Әлмәндәр карт бәхетлеме? Әлмәндәр карт бәхетле Дуслары күп Һәр эшне яратып эшли Тормышны ярата Аның хәтерендә яш ьлеге дә, мәхәббәте дә, матур хисләре дә сакланган. Ул шулар белән үзен юатып яши. Көр күңелле, шаян, башкаларны елмайта ала . Кеше күңелен ачу – үзе зур игелек.

Слайд 16

Әлмәндәрнең эчке каршылыгы нигезендәге борчылулары Теләген тормышка ашыра алмам дип борчыла. Евстигнейга килгәч, шунда үлеп калырмын да, дустыма мәшәкат ь тудырырмын дип борчыла. Башкаларга кыенлык тудырмас өчен үлемен дә көлкегә әйләндермәкче була.(Әлмәндәрне Әҗәл алып киткәндә, бөтен халык Илсур шаянлыгыннан көлеп, шатланып кала)

Слайд 17

Әлмәндәрнең шаянлыгы Колхоз эшенә чыгармаганы өчен бригадирны ачулана. Хәмдебану белән мәхәббәт турында сөйләшә. (Әмма Әлмәндәр яхшы белә, Хәмдебану аңа кияүгә чыкмаячак – ул үзенең сугышта үлгән иренә мәңге тугры калачак. Әлмәндәр аны шуның өчен ярата да, мактый да) Илсурны шаянлыкка өйрәтә. (Әлеге шаянлык артында да яшерен сагыш ята) Әлмәндәр , үз хәсрәтен күрсәтмәс өчен, кайгысы, хәтта үлеме хакында да шаярып сөйли. Әлмәндәр турында Фәрештә Аллага зарлана. Әлмәндәр теге дөн ь яда да шаян кеше булып кала.

Слайд 18

Әлмәндәрнең васыяте

Слайд 19

Әсәрнең төп темасы Игелекле, изге күңелле булу

Слайд 20

Әсәрнең идеясе Мәгънәле яшәү, үзеңне җаваплы тою, башкаларның бәхете өчен җаваплы булу

Слайд 21

Яшәү мәгънәсе Син бу хакта уйланып караганың бармы? Фикерләреңне кыска гына итеп дәфтәреңә теркә.

Слайд 22

Өй эше “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен ИР аркылы тулысынча танышып, рецензия язарга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кайсыгызның кулы җылы, Бәйлисе бар йөрәкне... Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте...

Слайд 2

Безгә шулай иртә кар төште, Чәчәкләргә яуган кар төсле...

Слайд 3

Яралар авыр минем, Иңемдә канлы кием... Черек күлдәге төрмә йортында Туфан эзләре әле саклана.

Слайд 4

Хәсән Туфанның Кармәттәге музей йорты.

Слайд 5

Хәсән Туфанның сөргеннән тотып кайткан чемоданы.

Слайд 7

Хәсән Туфанның киемнәре

Слайд 8

Эчемдә ут һәм ачу... Дөрләп янам. Дөньядан төк тә алмый китеп барам... Әй син, җырым, зарларыңны әйтмә илгә: Соңгы сүзең шуның белән булсын тәмам.

Слайд 9

Сүрелми лә сөюләрем, Сүнми гомер юлдашым, Тик син идең, тиңсез идең, Төн ае, көн кояшым.

Слайд 10

...аклык синең төсең бугай, Мин аклыкка шуңа мөккиббән.

Слайд 11

....синнән калган белешмәләр салган ридикюль...

Слайд 14

1959 нчы елны Хәсән Туфан Клара Булатовага багышлап “Тәнәкә” шигырен яза

Слайд 15

Кайсыгызның кулы җылы, Бәйлисе бар йөрәкне... Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте...

Слайд 16

тест

Слайд 17

Тест җ аваплары 1. - 1 2. - 3 3. - 2 4. - 3 5. - 1 6. - 1


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ХХ йөз башында татар прозасы ирешкән уңышлар

Слайд 2

МИЛЛӘТ темасы Г. Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз” Г. Ибраһимов “Яшь йөрәкләр”

Слайд 3

ИСКЕЛЕК белән ЯҢАЛЫК көрәше Г. Ибраһимов “Яшь йөрәкләр” Ф. Әмирхан “Фәтхулла хәзрәт”

Слайд 4

ХАТЫН-КЫЗ иреге Г. Исхакый “Теләнче кызы” Ф. Әмирхан“Хәят”

Слайд 5

Бу нинди әсәрләрдән? Лиза Камәр Анна Гөлйөзем Газизә

Слайд 6

Бу нинди әсәрләрдән? Лиза Камәр Анна Гөлйөзем Газизә “Хәят “Кәләпүшче кыз” “Ул әле өйләнмәгән иде” “С өннәтче бабай” “Акчарлаклар”

Слайд 7

Кайсы әсәрдә хатын-кыз образына милләт сафлыгын саклаучы вазифасы йөкләнгән? а)Ф. Әмирхан “Хәят” ә) Г. Исхакый “Сөннәтче бабай” б) Ш. Камал. “Акчарлаклар”

Слайд 8

Кайсы әсәрдә хатын-кыз образы аркылы җәмгыятькә бәя бирелә? а)Ф. Әмирхан “Хәят” ә) Г. Исхакый “Кәләпүшче кыз”” б) Г. Ибраһимов “Яшь йөрәкләр”

Слайд 9

Кайсы әсәрдә хатын-кыз образына катнаш милләт фаҗигасе тирән анализлана? а)Ф. Әмирхан “Хәят” ә) Ш. Камал. “Акчарлаклар” б) Г . Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде”

Слайд 10

Кайсы әсәрдә автор “сөеп-яратып читлектәге гүзәл кошны” сурәтли? а)Ф. Әмирхан “Хәят” ә) Г. Исхакый “Сөннәтче бабай” б) Ш. Камал. “Акчарлаклар”

Слайд 11

Кайсы әсәрдәге хатын-кыз образын “ милләт анасы” дәрәҗәсендә сурәтли? а)Ф. Әмирхан “Хәят” ә) Г. Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде” б) Ш. Камал. “Акчарлаклар”

Слайд 12

ӨЙ ЭШЕ. 103-108 нче битләрне укырга


Комментарии

Вильданова Лилия Равиловна

Кулланмаларыгыз дәрестә файдалану өчен кулай!