Сыйныф җитәкчелеге
Сыйныф җитәкчесе... Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрен бер читкә куеп, башкалар өчен яши алучы сирәк һөнәр ияләренең берсе ул. Хәер, алай дию дөрес тә булмас, чөнки СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕСЕ дигән аерым гына бәяләнүче һөнәр юк. Бу вазифа Укытучы дигән бөек затның намусына тагылган өстәмә бер хезмәт. Әйе, нәкъ менә намусына тагылган. Һәм бу хезмәт авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәт, шуңа да бар көчеңне куеп башкаруны таләп итә ул.
ХХI гасыр укытучысы-сыйныф җитәкчесе... Нанотехнологияләргә нигезләнеп реаль яшәү рәвеше алып баручы, физик, әхлакый яктан сау-саләмәт, иҗади уйлый, фикерли белүче, көндәшлеккә сәләтле, эчке матурлыкка, кичерешләргә бай, культуралы чын граждан – шәхесләр тәрбияләргә тиешле ХХI гасыр укытучысы- сыйныф җитәкчесе...
Бу биттә мин үземнең эш тәҗрибәмнән сыйныф сәгатьләре өчен кулланмалык тәкъдим итәм.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Толерантлык формуласы | 421 КБ |
толерантлык формуласы. презентация | 1.14 МБ |
Халык педагогикасына нигезләнеп уңыш флрмуласы чыгару | 16.15 КБ |
Халык педагогикасына нигезләнеп уңыш флрмуласы чыгару. презентация | 1.74 МБ |
Предварительный просмотр:
Сыйныф сәгате
- Тема: Әхлак нормаларына нигезләнеп толерантлык формуласын чыгару.
Максат. Үсмерләргә итагатьле , шәфкатьле гамәлләр кылырга этәргеч бирү.
Бурычлар:
- Кешенең үз- үзен тотышы, кылган гамәлләре турында күзаллау булдыру.
- Группада эшләү, хезмәттәшлеккә әзер булу, бәхәстә уртак фикергә килү, толерантлык сыйфатларын булдыру.
- Мәрхәмәтлелек. әхлаклылык, әдәплелек, үз- үзеңне тәрбияле тоту күнекмәләре аркылы толерантлык төшенчәсен булдыру.
- Кешенең үз –үзен тотышындагы тискәре сыйфатларга каршы торучанлык тәрбияләү.
Җиһазлау: ноутбук, проектор, экран, карточкалар.
Сыйныф сәгате барышы:
- Оештыру. Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру. Экранда Елмай пәйда була, без аны барысына да бүләк итәбез.
- Актуальләштерү.
Экранда “Юная Россия” проектыннан мульфильм күрсәтелә. Ул безнең Татарстаныбыз турында.
Әңгәмә оештырыла:
- Ролик нәрсә турында?
- Нәрсә аеруча истә калды? Нәрсә уйланырга мәҗбүр итә? (Ике дөньяви культураның үрелеш үрнәге булган кадр)
Экранда шул өлешнең сурәтен куябыз. Әңгәмә дәвам итә.
- Укучылар, ничек уйлыйсыз, бу күренешне ничек дип исемләп булыр иде икән?
- Проблемалы сорау. Бу дуслык, туганлык дигән төшенчәдән киңрәк төшенчә. Төрле халыклар үзара дус булсын өчен нишләргә тиешләр?
Балалар фикерен тыңлап үтү, һәм сыйныф сәгатенең темасын әйтү.
- Бүген без нәкъ шул турыда – бер-береңә сабыр мөнәсәбәтле булу турында сөйләшербез. Иң беренче сүзне үзебездән башлыйк әле.
Слайд “Тормышта һәр кешененең үз юлы була”
Сезнеңчә бу юлны үзгәртеп буламы?
Мәсәлән, тәртипсез укучы гел начар юлга басамы? Яки аңа тәэсир итеп , аның тормыш юлын яхшы якка үзгәртеп буламы?
Слайд 3
“ Үзегезнең фикерләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар кылган гамәлләрегезнең башы”
Бөек кытай галиме Лао Цзы фикере белән сез килешәсезме?
Ә хәзер группаларда эшләп алырбыз. Һәр группага фикер алышу өчен, берәр ситуация тәкъдим итәм.
Слайд 4
1 нче ситуация.
Сыйныфташларыгыз бер тыйнак, тәртипле иптәшегезне мыскыл итеп, аннан көлеп тора. Сезнең бу очрактагы гамәлегез?
Җаваплар: А. Башкаларга кушылып сез дә көләсез;
Б. Барысына да каршы чыгып, аны яклыйсыз;
В. Ишетмәмешкә салышып, чыгып китәсез.
Г. Башка фикер.
Нәтиҗә :
1 ситуация. “Иртә көлсәң кешедән, кич көләрләр үзеңнән” , дигән татар халык мәкале бар.Үз иптәшләреңнән көлүнең начар булуын аңлау, аны башкаларга да аңлатырга тырышу тиеш.
2 нче ситуация .
Дүшәмбе математикадан контроль эш, ял көне әзерләнеп, сез “5” ле алырга уйладыгыз. Ә бер сыйныфташыгыз сезне ял көненә күңелле кичәгә чакыра, математика качмас, ди.Сез нишләячәксез?
Җаваплар: А. Бу фикергә кушылып, ял итәргә барасыз;
Б. Кичәгә барасыз, ләкин начар билге алуыгызны уйлап, тизрәк кайтып китәсез;
В. Кичәгә барудан баш тартасыз, иптәшегезне дә бармаска үгетлисез;
Г. Сезнең фикер.
Нәтиҗә :
2 ситуация. Иптәшегезнең тискәре тәэсиреннән сезне үз сүзегездә нык тора алуыгыз, максатка омтылу һәм ихтыяр көчегез коткара ала.
3 нче ситуация.
Тәнәфестә портфельләр атышып уйнадыгыз һәм сезнең портфель тәрәзәне ватты. Сыйныф җитәкчесе керде , сыйнныфташларыгыз сезне сатмады. Укытучы :” Мин гаеплене ачыклап тормыйм, ләкин сыйныф шәһәргә экскурсиягә бармаячак” – диде.Сезнең гамәлегез нинди булыр?
Җаваплар: А. Сез укытучыга дөресен сөйләп бирәсез, үзегезне экскурсиягә алмауларын үтенәсез.
Б. Бармасак соң, диеп бер ни дә әйтмисез.
В. Экскурсиягә бара алмаулары өчен сыйныфташларыгыздан гафу үтенәсез, укытучыга әйтмисез.
Г. Сезнең фикер.
Нәтиҗә :
3 ситуация. Сездә гаебегезне тою, башкаларны кыен хәлгә куйган өчен үкенү хисе туарга тиеш. Сез кылган гамәлегез өчен, җаваплылыктан качмыйча, җавап тотарга әзер булырга тиеш.
Балалар фикерен тыңлап, нәтиҗәләр ясау.
Ә хәзер эстафета.
Тактада кешедә була торган сыйфатлар язылган. Сез үзегездә булдырырга теләгән сыйфатларның астына сызарга тиеш буласыз.
1. Шәфкатьле, хезмәт сөючән, тупас.
2. Ярдәмчел, куркак, намуслы.
3. Кыю, ялкау, битараф
4. Усал, игътибарлы , әдәпле.
5. Ялганчы, сабыр, хөрмәт итүчән.
6. Эчкерсез, рәхимле, саран.
7. Оятсыз, тыйнак, акыллы.
8. Аралашучан, тәкәббер, яхшы дус.
9. Каты бәгырьле, тормыш сөючән, батыр.
10.Үз сүзендә торучы, көнче, актив.
11. Әләкче, шат күңелле, пассив.
12. Иманлы, гайбәтче, тырыш.
Бу уенга нәтиҗә ясау.
Ә хәзер тагын бер уен уйнап алабыз. “Миңа синдә ошый” дип атала.
Укытучы бер укучыга йөрәк рәсеме бирә: “Миңа синдә ........ (бер яхшы сыйфатын әйтә) ошый, ди. Укучы күршесенә шулай ук сүзләр әйтеп тапшыра.Түгәрәк буйлап әйләнеп чыккач, “Миңа синдә ошамый “ дип дәвам ителә.
Ә хәзер кыска гына тест эшләп алабыз. Әгәр беренче җавап сиңа ошый икән, кулыгыздагы бармакларны бөкләп барабыз.
Дустыңның киеме бик яхшы түгел
- Бө мөһим түгел
- Син моңардан көлмичә кала алмыйсың
Сыйныфташың үзенең дини карашларына нигезләнеп син ашаган кайбер ризыкларны ашамый
- Син аның нигә шулай итүен аңларга тырышасың.
- Син бу хакта җае чыккан саен төрттерәсең
Өлкән сыйныф укучылары сыйныф бүлмәсеннән дәрес беткәч чыгалар
- Син ишекне ачып аларга юл бирәсең, алар чыгып беткәч, бүлмәгә керәсең
- Этелеп-төртелеп аларның арасыннан бүлмәгә үтәсең(Алар зурлар, кечкенәләргә юл бирсен!”
Синең күз алдыңда берәрсен кыйныйлар
- Син аны якларга тырышасың
- Күрмәмешкә салышып үтеп китәсең, яки камераңны кабызып төшерә башлыйсың)
Сиңа креслода утырган инвалид яшьтәшең килде
- Син аның белән башкалар белән сөйләшкәндәй сөйләшәсең
- Ни әйтергә дә белмичә якка китәсең
5 бармагың бөгелдеме? Афәрин! Син үзеңә ышанган көчле шәхес кенә булмыйча, башкаларны да хөрмәт итә белүче сабыр икәнсең!
3, 4 бармакны бөктеңме? Кызганыч, сиңа үз-үзеңә ышаныч, сабырлык, башкаларга карата хөрмәт җитенкерәми.
3 тән кимрәк? Ай – ай – ай! Сиңа иң беренче үзеңне аңларга, аннары башкаларны хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк.
Укучылар, әлеге тестта без үзебезнең ни дәрәҗәдә толерант шәхес икәнебезне бәяләдек. Толерантлык ни була инде?
Рефлексия, йомгак ясау.
- Безнең сыйныф сәгатенең максаты нәрсә иде? ( Кешеләргә яхшылык кылу, начар сыйфатларны бетерүдә булышу)
- Кешенең һәр кылган гамәле башкаларга ияреп түгел, аек акыл белән уйлап эшләнгән булырга тиеш.
- Безнең очрашу позитив, игелекле һәм мәрхәмәтле, әхлаклы гамәлләр кылуга юнәлгән.
Слайд 5.
Бүген безнең төп темабыз нинди иде әле? Әйе, толерантлык формуласын чыгару. Толерант шәхеснең нинди булуын белдек. Ә ничек толерант шәхес булырга? Шундый бер алтын кагыйдә бар: “Сиңа башкалар нинди мәнәсәбәттә булуларын теләсәң, үзең дә башкаларга шундый мөнәсәбәттә бул”
Толерантлык = барысына да карата сабыр мөнәсәбәт + хөрмәт
Һәм ул елмаюдан башлана. Әйдәгез, укучылар, шул хакта бик матур бер җыр бар, шуны җырлап китик әле. “Улыбка” җыры
Укытучы һәр балага үз- үзеңне дөрес тоту өчен кирәкле кагыйдәләр җыелмасын тапшыра.
Хөрмәтле дустым!
Һәрчак һәм һәр җирдә кылган гамәлләрең түбәндәге әхлаклылык кагыйдәләренә таянсын:
- Син кешеләр арасында яшисең.
- Онытма, синең һәр теләгең, һәр кылган гамәлең синең тирәңдәге кешеләрдә дә чагыла.
- Син теләгән әйбер белән эшләргә яраганы арасында зур чик булырга мөмкинлеген бел.
- Кылачак гамәлең алдыннан үзеңә сорау куй: син башкаларга зыян салмыйсыңмы, уңайсызлык тудырмыйсыңмы?
- Гамәлләреңне синең тирәдәгеләргә яхшы булырлык итеп кыл.
- Син кулланган тормыш рәхәтлекләре башка кешеләр тарафыннан тудырылган.
- Кешеләр сиңа бәхет бүләк итәләр.Син дә аларга яхшылык белән түлә.
- Кешеләргә рәхимле һәм шәфкатьле бул.
- Яклаучысыз булганнарга һәм үзеңнән йомшакларга булыш.
- Кешеләргә усаллык кылма, зарар салма.
- Олы йөрәкле һәм чиста күңелле кеше бул.
- Явызлык кылучыларга битараф булма.
- Алдау, явызлык һәм гаделсезлекләргә каршы көрәш.
- Үзеңне яратуларын теләсәң, син дә аларны ярат.
- Исеңдә тот: кеше – үзе кылган гамәлләреннән тора.
- Онытма: кешенең гамәлләре- аның фикерләренең тәрҗемәсе.
- Кайчан теге яки бу гамәлне кылырга, ә кайчан тыелып торырга кирәклеген бел.
- Чынлыкта барлык кешеләр дә бер үк, кылган гамәлләре генә төрле.
- Онытма: безнең кылган гамәлләребез безнең шәхесебез һәм исемебез белән тәңгәлләштерелә.
1 нче ситуация.
Сыйныфташларыгыз бер тыйнак, тәртипле иптәшегезне мыскыл итеп, аннан көлеп тора. Сезнең бу очрактагы гамәлегез?
Җаваплар: А. Башкаларга кушылып сез дә көләсез;
Б. Барысына да каршы чыгып, аны яклыйсыз;
В. Ишетмәмешкә салышып, чыгып китәсез.
Г. Башка фикер.
2 нче ситуация .
Дүшәмбе математикадан контроль эш, ял көне әзерләнеп, сез “5” ле алырга уйладыгыз. Ә бер сыйныфташыгыз сезне ял көненә күңелле кичәгә чакыра, математика качмас, ди.Сез нишләячәксез?
Җаваплар: А. Бу фикергә кушылып, ял итәргә барасыз;
Б. Кичәгә барасыз, ләкин начар билге алуыгызны уйлап, тизрәк кайтып китәсез;
В. Кичәгә барудан баш тартасыз, иптәшегезне дә бармаска үгетлисез;
Г. Сезнең фикер.
3 нче ситуация.
Тәнәфестә портфельләр атышып уйнадыгыз һәм сезнең портфель тәрәзәне ватты. Сыйныф җитәкчесе керде , сыйнныфташларыгыз сезне сатмады. Укытучы :” Мин гаеплене ачыклап тормыйм, ләкин сыйныф шәһәргә экскурсиягә бармаячак” – диде.Сезнең гамәлегез нинди булыр?
Җаваплар: А. Сез укытучыга дөресен сөйләп бирәсез, үзегезне экскурсиягә алмауларын үтенәсез.
Б. Бармасак соң, диеп бер ни дә әйтмисез.
В. Экскурсиягә бара алмаулары өчен сыйныфташларыгыздан гафу үтенәсез, укытучыга әйтмисез.
Г. Сезнең фикер.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Сыйныфташларыгыз бер тыйнак, тәртипле иптәшегезне мыскыл итеп, аннан көлеп тора. Сезнең бу очрактагы гамәлегез? Җаваплар: А. Башкаларга кушылып сез дә көләсез; Б. Барысына да каршы чыгып, аны яклыйсыз; В. Ишетмәмешкә салышып, чыгып китәсез. Г. Башка фикер.
Дүшәмбе математикадан контроль эш, ял көне әзерләнеп, сез “5” ле алырга уйладыгыз. Ә бер сыйныфташыгыз сезне ял көненә күңелле кичәгә чакыра, математика качмас, ди.Сез нишләячәксез? Җаваплар: А. Бу фикергә кушылып, ял итәргә барасыз; Б. Кичәгә барасыз, ләкин начар билге алуыгызны уйлап, тизрәк кайтып китәсез; В. Кичәгә барудан баш тартасыз, иптәшегезне дә бармаска үгетлисез; Г. Сезнең фикер.
Тәнәфестә портфельләр атышып уйнадыгыз һәм сезнең портфель тәрәзәне ватты. Сыйныф җитәкчесе керде , сыйнныфташларыгыз сезне сатмады. Укытучы :” Мин гаеплене ачыклап тормыйм, ләкин сыйныф шәһәргә экскурсиягә бармаячак” – диде.Сезнең гамәлегез нинди булыр? Җаваплар: А. Сез укытучыга дөресен сөйләп бирәсез, үзегезне экскурсиягә алмауларын үтенәсез. Б. Бармасак соң, диеп бер ни дә әйтмисез. В. Экскурсиягә бара алмаулары өчен сыйныфташларыгыздан гафу үтенәсез, укытучыга әйтмисез. Г. Сезнең фикер.
1. Шәфкат ь ле, хезмәт сөючән, тупас. 2. Ярдәмчел, куркак, намуслы. 3. Кыю, ялкау, битараф 4. Усал, игътибарлы , әдәпле. 5. Ялганчы, сабыр, хөрмәт итүчән. 6. Эчкерсез, рәхимле, саран. 7. Оятсыз, тыйнак, акыллы. 8. Аралашучан, тәкәббер, яхшы дус. 9. Каты бәгыр ь ле, тормыш сөючән, батыр. 10.Үз сүзендә торучы, көнче, актив. 11. Әләкче, шат күңелле, пассив. 12. Иманлы, гайбәтче, тырыш.
Дустыңның киеме бик яхшы (яңа, модалы) түгел 1. Бу мөһим түгел 2. Син моңардан көлмичә кала алмыйсың
Сыйныфташың үзенең дини карашларына нигезләнеп син ашаган кайбер ризыкларны ашамый 1. Син аның нигә шулай итүен аңларга тырышасың. 2. Син бу хакта җае чыккан саен төрттерәсең
Өлкән сыйныф укучылары сыйныф бүлмәсеннән дәрес беткәч чыгалар 1. Син ишекне ачып аларга юл бирәсең, алар чыгып беткәч, бүлмәгә керәсең 2. Этелеп-төртелеп аларның арасыннан бүлмәгә үтәсең ( Алар зурлар, кечкенәләргә юл бирсен!”
Синең күз алдыңда берәр танышыңны кыйныйлар 1. Син аны якларга тырышасың 2. Күрмәмешкә салышып үтеп китәсең, яки камераңны кабызып төшерә башлыйсың)
Сиңа креслода утырган инвалид яшьтәшең килде 1. Син аның белән башкалар белән сөйләшкәндәй сөйләшәсең 2. Ни әйтергә дә белмичә якка китәсең
5 бармагың бөгелдеме? Афәрин! Син үзеңә ышанган көчле шәхес кенә булмыйча, башкаларны да хөрмәт итә белүче сабыр икәнсең! 3, 4 бармакны бөктеңме? Кызганыч, сиңа үз-үзеңә ышаныч, сабырлык, башкаларга карата хөрмәт җитенкерәми. 3 тән кимрәк? Ай – ай – ай! Сиңа иң беренче үзеңне аңларга, аннары башкаларны хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк.
ТОЛЕРАНТЛЫК
“Сиңа башкалар нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәң, үзең дә башкаларга шундый мөнәсәбәттә бул”
Тема: Әхлак нормаларына нигезләнеп толерантлык формуласын чыгару. Максат. Толерантлык төшенчәсенең нигезен булдыру Бурычлар: Кешенең үз- үзен тотышы, кылган гамәлләре турында күзаллау булдыру. Группада эшләү, хезмәттәшлеккә әзер булу, бәхәстә уртак фикергә килү, толерантлык сыйфатларын булдыру. Мәрхәмәтлелек. әхлаклылык, әдәплелек, үз- үзеңне тәрбияле тоту күнекмәләре аркылы толерантлык төшенчәсен булдыру. Кешенең үз –үзен тотышындагы тискәре сыйфатларга каршы торучанлык тәрбияләү.
Предварительный просмотр:
- Тема: Халык педагогикасына нигезләнеп уңыш формуласын чыгару.
- Максат: Кече Ватан төшенчәсен формалаштыруны дәвам итү, гореф-гадәтләр тәрбияви әһәмиятен ачу.
Җиһазлау: ноутбук, проектор, экран, карточкалар.
Чара барышы.
- Оештыру. Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру. Экранда Елмай пәйда була, без аны барысына да бүләк итәбез.
- Актуальләштерү.
Экранда “Юная Россия” проектыннан мульфильм күрсәтелә. Ул безнең Татарстаныбыз турында.
Әңгәмә оештырыла:
- Ролик нәрсә турында?
- Нәрсә аеруча истә калды?
- Аеруча нәрсә турында сөйләгән өлеш сезгә ошады соң? (сабантуй җавабына кадәр тартабыз)
Экранда шул өлешнең сурәтен куябыз. Әңгәмә дәвам итә.
-Сабантуй нинди бәйрәм ул? Анда нинди уеннар уйнала? Сез аны яратасызмы?
-Әйе, Сабантуй ул безнең татар халкының милли бәйрәме. Әйе, бу бәйрәмнәр безнең халкыбыз тарихы белән ныклы бәйләнештә. Андагы уеннар нинди максат белән уздырыла икән?
(көч сынашу, юл кую, гаделлек кебек сыйфатларны тәрбияли)
- Проблемалы сорау. Бу сыйфатлар нинди сыйфатлар? Тагы ниндиләре бар? Аларны тагы ничек тәрбиялиләр?
- Проблеманы чишү.
Безнең татар халкында тәрбияле булуга бик зур игътибар бирелгән. Бу уңайдан авыз иҗатына әверелгән акыллы гыйбарәләр, зирәк кисәтүләр бар, без инде аларны кечкенәдән ишетеп үстек. Әйдәгез шуларны карыйк әле.
- Пычактан ашама – зәһәр телле булырсың. Беркем дә ямьсез телле кешене яратмый, барысы да матур сүзлене ярата. Тәмле телле булуга ни җитә? Ә тәрбия бер – пычактан ашау ямьсез дә, хәтәр дә. Авызыңны, телеңне кисеп җибәрүең бар!
- Пычакны, кайчыны кешегә ничек бирергә кирәк? (биреп карыйбыз) Ни өчен? Әйе, корал бит ул, үткен, очлы ягы белән бирсәң, кешене яраларга мөмкинсең. Ә халкыбыз монда да үз тәрбиясен бирә. Пычакны очлы ягын сузма, талашырсың. Кемнең әле бер дә юк өчен талашасы килеп торсын?
- Чәчеңне чүплеккә ташлама, яндыр, югыйсә башың авыртыр. Баш авыртуның ни икәнен беләсезме? Ышану, ышанмау һәркемнең үз эше. Ләкин халкыбыз чәчне тарагач, чәчләр бөтен җиргә таралмасын, ризыкка эләкмәсен дип шундый тәрбия бирә.
- (тагы кем ниндине белә, әйттерәбез)
Бу кисәтүләр безне бераз куркытып та калдыра, шулаймы? Озын итеп аңлатып торганчы, кыскалыкта осталык дип кисәтә дә, тәрбияли.
- Йола-кисәтүләр арасында куркытуга нигезләнмәгәннәре дә бар, алары турыдан –туры тәрбия чарасы булып килә. Мәсәлән, кичен идән себермә, кичен чүп түкмә! Хикмәт нәрсәдә икән? Әйе, кичен түгелгән чүп арасында кирәкле әйберләр дә ялгыш ташланырга мөмкин , син көн буена инде арыган, караңгыда күренми дә!
- Юылмаган табак-савыт өстендә бәрәкәт фәрештәсе канатын талдырып торыр ди. Моны ишеткәч, кемнең фәрештәне талдыртасы килсен, җитмәсә бәрәкәтнекен? Тизрәк юып куюга ни җитә?
- Сез мондый кисәтүләргә ышанасызмы? Дәлилләп тә китегез әле?
- Ничек уйлыйсыз, бүгенге нанотехнологияләргә нигезләнгән замана баласына бу кисәтүләр тәэсир итәме?
- Кластер алымы. Ике төркемгә бүленә: беренче төркем дәлилли итә дип, икенче төркем итми дип.
- Рефлексия. Без барыбыз да уңышлы шәхес булырга омтылабыз. Уңыш формуласы нидән гыйбәрәт? Уңыш = әхлак+тәрбия. Күренекле мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин “Тәрбияле бала” хезмәтеннән берничә цитата карап үтик әле.
- Без алда караган гыйбарәләр дә, әлеге хезмәт тә – бер максатка – тәрбияле булу максатына өнди. Тәрбиялим дип махсус эшләп булмый, тәрбия процессы һәрдаим дәвамлы булырга тиеш дип саныйм. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Кластер
“ Алтыннын да кыйммәтле , оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр . Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас . Тәрбияле бала – дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән алыштырылмас ; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр ; ни сораса да, бирерләр . Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас , йомыш кушмаслар , бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә”,
Тема: Халык педагогикасына нигезләнеп уңыш формуласын чыгару . Максат: Кече Ватан төшенчәсен формалаштыруны дәвам итү, гореф-гадәтләр тәрбияви әһәмиятен ачу .
Комментарии
Сыйныф җитәкчелеге буенча да
Сыйныф җитәкчелеге буенча да бик күп эшләр башкаргансыз!