Мин ФДББС ын тормышка ашырам
Бу биттә сез ФДББС таләпләренә туры китереп, эшчәнлекле технология нигезендә төзелгән автор дәресләре белән таныша аласыз.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kushma_suzlr_otkr._urok_plan.doc | 55 КБ |
syyfat_drzhlre_2.doc | 233.5 КБ |
kg_avazlary_5_nche_syynyfta_dres.rar | 148.86 КБ |
8_kl._aerymlangan_hllr_8_nche_klassta_achyk_dres.doc | 418.5 КБ |
aerymlangan_hllr_prezentatsiya.ppt | 507.5 КБ |
avaz_iyartemnre._plan_-konspekt.docx | 25.8 КБ |
avaz_iyartemnre.ppt | 1.27 МБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Кушма сүзләр.
Максат: 1.Кушма сүзләр турында күзаллау формалаштырырга. (Формировать представление о сложных словах)
2. Кушма сүзләрне ясау, аларның тамыр һәм кушымчаларын дөрес билгеләү, аларны дөрес язу күнекмәләрен формалаштырырга. ( Формировать умение выделять корни и окончания сложных слов, их образовывать, и правильно записывать) 3.Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, татар телендә дөрес яза белүнең әһәмиятлелеген күрсәтү.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү
Җиһазлау: карточкалар, алгоритмлы таблицалар, слайдлар
Дәрес барышы:
1. Мотивация.
Укучыларның игътибарын туплау, дәрестә эшләргә теләк уяту.
Экранда тест биремнәре күрсәтелә. (Биремнәр 4 нче сыйныф өчен республика тест биремнәреннән алынды)
Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләрне күрсәтегез:
1) бишлек, эшче, такталы
2) бишкә, агачны, туктадык
3) сөзгеч, сүзсез, хәйләле
4) күзлек, китаплы, кыргыч
- 4 нче сыйныфта тест биргәндә шундый сораулар булса сез эшли белерсезме?
- Әйе, белербез.
- Без татар телен тест бирер өчен генә өйрәнәбезме соң?
- Юк.
- Ә тагын ни өчен без татар телен өйрәнәбез?
- Татар теле - безнең туган телебез, әти – әниләребезнең, әби – бабайларыбызның теле. Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш.
- Әйе шул балалар, сез бик дөрес әйтәсез.
- Менә Нияз Акмал дигән шагыйрь “Туган тел” турында шундый матур сүзләр әйткән.
(Бер укучы шигырьне яттан сөйли)
- Туган телдә һәрбер хисне
Җөмләгә төреп була.
Әйтергә теләгәнеңне
Әйтеп бетереп була.
Туган телдә тик бер хисне
Җөмләгә төреп булмый.
Аны ничек яратканны
Әйтеп бетереп булмый. ( Н. Акмал)
- Без сезнең белән тагын Ш.Галиевнең бик матур шигырен беләбез әле.
(Бергәләшеп сөйлиләр)
Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма,
Туган телне онытма(.Ш.Галиев.)
- Туган телне белгән кеше бу телдә сөйләшә генә белергә тиеш дип уйлыйсызмы?
- Белемле кеше дөрес сөйләшә һәм дөрес язарга да тиеш дигән фикер белән сез килешәсезме?
(Фикерләр тыңлана)
- Без татар теле дәресендә нәрсәгә өйрәнәбез инде?
- Дөрес сөйләшергә һәм дөрес яза белергә.
2.Белемнәрне актульләштерү һәм эшләп карау вакытында авырсыну очрагын билгеләү.
1) Яңа белмнәрне төзү өчен кирәк булачак ббелемнәрне актуальләштерүне оештырырга.
2) Актуальләштерелгән гамәлләрне сөйләмдә теркәргә.
3) Актуальләштерелгән эш ысулларын тамгада теркәргә.
4) Эш ысулларын гомумиләштерергә.
5) Яңа белемнәрне төзү өчен терәк булачакфикерләү гамәлләрен актуальләштерүне оештырырга.
6) Яңа биремнәрне эшләп карарга теләк уятырга.
7) Яңа гамәлне мөстәкыйль эшләп карауны оештырырга.
8) Яңа биремне эшләп карау вакытында туган шәхси авырлыкны теркәүне оештырырга.
- Шул максаттан чыгып без алдагы дәресләрдә нәрсәне өйрәндек?
- Сүз төзелешен өйрәнәбез.
- Татар телендә сүз нинди кисәкләрдән тора?
- Тамыр һәм кушымчалардан.
- Сез нинди кушымчаларны беләсез?
- Сүз ясагыч һәм төрләндергеч.
- Сүз ясагыч кушымчалар һәм төрләндергеч кушымчалар нишлиләр?
- Сүз ясагыч кушымчалар яңа сүзләр ясыйлар, төрләндергеч кушымчалар сүзләрне төрләндерәләр генә, яңа сүзләр ясамыйлар.
- Сүз ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны нинди билге (знак) белән билгелибез?
(Бер укучы с.я. һәм. т.к. ның билгеләре төшерелгән битләрне тактага ябыштыра).
- Төзелешләре буенча сүзләр ничә төрле булалар?
- Тамыр сүзләр һәм ясалма сүзләр була.
- Тамыр һәм ясалма сүзләрне тикшергәндә без нинди эталонны кулланабыз?
( Бер укчы такта янына чыгып тамыр һәм ясалма сүзләрнең эталонын күрсәтә)
- Ә хәзер тактада язылган сүзләрдә тамыр һәм кушымчаларны билгеләргә, кушымчаларның төрләрен күрсәтергә, тамыр һәм ясалма сүзләрне аерырга.)
(тактада)
Дуслык, язгы, игенченең, тәрәзәдә, ачкычтан, урамга, баскыч
(укчылар чиратлашып чыгып, тамыр һәм кушымчаларны билгелиләр, тамыр һәм ясалма сүз икәнлекләрен күрсәтәләр)
Укчылар: ( тамыр ..., кушымча ..., ул төрләндергеч кушымча, димәк, ... тамыр сүз һ.б.)
- Бик яхшы, укучылар, сез бик дөрес тамыр һәм ясалма сүзләрне билгеләдегез. Төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчалар ничек язылалар?
- Кушылып язылалар.
- Хәзер мин сезгә сүзәр әйтәм, сез аларны ак битләргә языгыз, тамыр һәм кушымчаларны билгеләгез.
Җырчы, тозлы, авылдашка, аккош, карабодай, бозваткыч
( укчылар сүзләрне язалар)
Укчылар:
- Мин аккош, карабодай, бозваткыч сүзләрен яза һәм тамыр кушымчаларын билгели белмим.
- Мин бу сүзләрне дөрес язмадым һәм кушымчаларны дөрес билгеләмәдем.
- Мин бу сүзләрне дөрес яздым, билгеләдем, ләкин мин аңлата алмыйм.
3. Авырсыну очрагының урынын һәм сәбәбен билгеләү.
1) Язган сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларын, язылу үзенчәлекләрен билгеләргә.
2) Килеп чыккан авырлыкның урынын билгеләргә;
3) Элек эшләгән эшләрне хәзерге гамәлләр белән чагыштырыргаю
4) Шуңа нигезләнеп, килеп чыккан авырлыкның сәбәбен ачыкларга;
Укчылар: Мин җырчы, тозлы, авылдашка сүзләренең тамыр һәм кушымчаларын билгели беләм, аларны тамыр һәм ясалма сүзләргә аера алам, ә аккош, карабодай, башваткыч сүзләрендә тамыр һәм кушымчаларны билгеләп булмый. Без мондый сүзләрне тикшермәдек. Безнең бүтән эталоныбыз юк.
4.Эшли белмәгән авырлыктан чыгуның проекты төзү.
Эшли белмәгән авырлыктан чыгуның проекты төзүне оештырырга.
- Димәк, бу сүзләр без элек тикшергән сүзләргә охшамаганнар?
- Әйе.
- Алар ниндиләр соң? Аларның тамыры бармы?
- Бар.
- Ә кушымчалары бармы?
- Кайбер сүзләрдә бар.
- Бу сүзләрнең төзелеше нинди, алар ничек ясалганнар? Сез мондый сүзләр турында рус теле дәресендә өйрәнмәдегезме?
- Өйрәндек.
- Алар ничек аталалар?
- Сложные слова.
- Димәк татар телендә дә шундый сүзләр бар икән. Сез аларны ничек атарсыз?
- .....?
- Тагын бер тапкыр әйтегез алар ничек ясалганнар?
- Ике тамыр кушылып ясалганнар? Димәк, ничек атыйк бу сүзләрне.
- Кушма сүзләр.
- Хәзер әйтегез инде безнең дәреснең темасы нинди? (Кушма сүзләр)
- Безгә бүген дәрестә нәрсә эшләргә кирәк? Дәреснең максатын әйтегез.
- Кушма сүзләр белән танышырга
- Кушма сүзләрнең ничек ясалуын, ничек язылуын белергә
- Кушма сүзләрне дөрес язарга өйрәнергә
- Кушма сүзләрнең ничек ясалуын, ничек язылуын без ничек белә алабыз соң?
- Кушма сүзләрнең тамырларын һәм кушымчаларын билгеләп, аларны күзәтеп
5.Төзелгән проектны тормышка ашыру.
Максат:
1) Төзелгән проектны план буенча тормышка ашыруны оештырырга;
2) Яңа эш ысулын башкаларга ишеттереп билгеләргә;
3) Яңа эш ысулын билгеләр белән күрсәтергә( эталон ярдәмендә)
4) Авылыктан чыгуны билгеләргә;
5) Яңа белемне гомумиләштерүне оештырырга;
- Әйдәгез, алайса, бу сүзләрнең тамырларын һәм кушымчаларын билгелик:
аккош, карабодай, башваткыч
( Бер укучы тактада әлеге сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларын билгели)
- Хәзер әйтегез инде татар теленең кушма сүзләре ничек ясалалар?
- Ике тамыр кушылып ясалалар.Алар ике тамырдан торалар, ләкин бер предметны белдерәләр.
- Ә башваткыч сүзенең ясалышы турында нәрсә әйтә аласыз?
- Бу сүздә ике тамыр бар һәм сүз ясагыч кушымча бар.
- Әйдәгез, балалар, хәзер кушма сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга аера белер һәм аларны дөрес язар өчен эталон чыгарыйк.
( эталон чыгару)
- Хәзер без чыгарган эталонны рус телендәге кушма сүзләрнең эталоны белән чагыштырыйк.
(эталоннарны чагыштыру)
- Менә бу рәсемнәргә карап, нинди кушма сүзләр ясый алырсыз икән.
(рәсемнәр күрсәтелә, укучылар кушма сүзләр ясыйлар)
- Татар телендә кеше исемнәре дә кушма исемнәр була ала. Безнең сыйныфта кушма исемнәр бармы икән?
6. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.
Максат: Үзләре тапкан кагыйдәне, алгоритмны әйтеп, кушма сүзләрне дөрес яза һәм тамыр, кушымчаларын дөрес күрсәтә алуга ышаныч уяту.
1. Бирелгән сүзләрне тамыр, ясалма, һәм кушма сүзләргә аерырга:
(Бирем группаларда эшләнә; һәр группага карточкалар бирелә; беренче группа тамыр, икенче группа ясалма, өченче группа кушма сүзләрне аерып ала)
Карточка:
Дәрескә, озынборын,батырлык,балыкның, акыллы, китапханә,эштә,ташбака, дәфтәр, кискеч,көньяк, балсыз
2. Бирелгән сүзләрнең кушма сүзләр икәнлеген исбатлагыз (парлап эшләү - бер укучы икенчесенә аңлатып эшли)
1 нче карточка:
Өчпочмак, турыпочмаклык, гөлбакча, Биктимер;
2 нче карточка:
Актырнак, билбау, һәрвакыт, Актаныш;
3 нче карточка:
Иңбаш, Актүш, оекбаш, төньяк
3. Бирелгән сүзләрне эталон буенча тикшерергә, схемаларын ясарга, аларның үзгәрешен күзәтергә:
өчпочмаклар, башваткычны, Актанышка
- Хәзер кушма сүзләр турында нәрсә әйтә алырсыз?
- Кушма сүзләр ике тамырдан торалар, аларга сүз ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар кушыла ала.
- Хәзер нинди эталон ясарга кирәк, кем ясый?
( бер укучы тактага чыгып, кушма сүзләргә кушымчалар кушылуны күрсәткән эталон ясый)
7. Үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эш.
Максат :
1) Яңа белемнәрне куллануга мөстәкыйль эш оештырырга;
2) Мөстәкыйль эшне эталон белән чагыштыруны оештырырга;
3) Мөстәкыйль эшнең нәтиҗәләре буенча яңа белемнәрне башка күнегүләрдә куллана белүне оештырырга;
(Эталон буенча тикшерү, үз-үзеңә билге кую)
Сүзләрне язарга, тамыр һәм кушымчаларны билгеләргә:
Башкалага, кулбашны, сабантуйлар, ташкүмер, карабодай, Гөлшат.
8. Элек өйрәнелгән белемнәр ситемасына кушылып китү, кабатлау.
Максат:
1) Яңа белемнәр кулланылырга тиешле биремнәрне табуны оештырырга;
2) Биремнәрне үтәгәндә эзлеклелек булдыру максатыннан өйрәнелгәннәрне кабатлауны оештырырга;
Дәреслектәге 130, 131, 134 нче күнегүләрне эшләү
(вакыт җитәрлек булса, 133, 136 нчы күнегүләрне дә)
9. Дәрестә укыту эшчәнлегенә рефлексия.
Максат: Кушма сүзләрне язуда, аларның тамыр, кушымчаларын билгеләүдә килеп чыккан кыенлыкны кабат күрсәтү, кушма сүзләрне дөрес язу, аларның нинди кисәкләрдән торуын билгеләү өчен эталон куллануны ныгытып китү , укучыларның үз эшчәнлекләренә бәя бирү.
- Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Кушма сүзләр турында.
- Кушма сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?
- Алар ике тамыр кушылып ясалалар. Аларга сүз ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар кушыла ала.
- Кушма сүзләр ничек язылалар?
- Кушма сүзләрне ясаучы ике тамыр кушылып языла.
- Безнең дәресебезнең максаты нинди иде? ( слайдларны карау)
Алгоритмны кабатлау. ( Кушма сүзләрнең кисәкләрен ничек билгелибез?)
Дәрестә эшләүгә нәтиҗә ясау.
- Син бүген үзеңнең дәрестә эшләгәнеңә нинди билге куяр идең?
Предварительный просмотр:
Дәүләти булмаган гомуми белем бирү оешмасы
“№23 “Менеджер” урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Тема: Сыйфат дәрәҗәләре
( 6 сыйныфының татар төркемендә дәрес)
Төзеде һәм үткәрде:
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шакирова Суфия Шамиловна
2015 нче уку елы
Тема: Сыйфат дәрәҗәләре
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу.
Җиһазлау: интерактив такта, слайдлар, терәк таблицалар, дәреслек.
- Мотивация.
Укучыларның игътибарын туплау, дәрестә эшләргә теләк уяту.
- Укчылар, сез 9 нчы сыйныфны бетергәч, татар теленнән ДЙА тапшырасыгызны беләсезме? Менә мин сезгә ДЙА дә булган бер биремне тәкъдим итәм. Эшли алырсыз микән?
А11. Сыйфатны табыгыз:
- Кызгылт – сары
- Каерылган
- Дымланып
- Сыман
В3. 6 нчы җөмләдән сыйфатны табып языгыз:
Эшебез уңышлы булса, учак ягып, балык кыздырып ашыйбыз.
- Бик яхшы, дөрес билгеләдегез, укучылар.
- Сыйфатның нинди төркемчәләре бар? (асыл, нисби)
- Тагын без сыйфатның нинди билгеләрен беләбез? (Ясалышы буенча төрен)
- Сыйфат ясагыч кушымчаларны әйтегез.
- Кушма ( парлы, тезмә) сыйфатларның ясалыш үзенчәлекләрен әйтегез.
2.Белемнәрне актульләштерү һәм эшләп карау вакытында авырсыну очрагын билгеләү.
1) Яңа белмнәрне төзү өчен кирәк булачак белемнәрне актуальләштерүне оештырырга.
2) Актуальләштерелгән гамәлләрне сөйләмдә теркәргә.
3) Актуальләштерелгән эш ысулларын тамгада теркәргә.
4) Эш ысулларын гомумиләштерергә.
5) Яңа белемнәрне төзү өчен терәк булачак фикерләү гамәлләрен актуальләштерүне оештырырга.
6) Яңа биремнәрне эшләп карарга теләк уятырга.
7) Яңа гамәлне мөстәкыйль эшләп карауны оештырырга.
8) Яңа биремне эшләп карау вакытында туган шәхси авырлыкны теркәүне оештырырга.
Укучылар бер – бер артлы такта янына чыгып, сыйфат һәм сыйфатланмышларны язалар, төркемчәсен, ясалышы буенча төрен билгелиләр.
Әче лимон, кышкы кич, утсыз бүлмә, искиткеч тапшыру, бала – чагалы йорт, аз сүзле кеше, ак кар
- Укучылар, димәк, шундый биремнәр булса, сез эшли белерсез.
Интерактив тактада эш:
тупны карагыз, ул предметмы? – предмет
аның билгеләрен әйтегез 9 укучылар тупның билгеләрен әйтәләр)
2 нче тупны карагыз, аның да билгеләрен әйтегез.
1нче туп – зур, түгәрәк, яшел, матур
2 нче туп – кечкенә, түгәрәк, яшел, матур
- Хәзер, бу тупны икенче туп белән чагыштырганда, билгеләрен атагыз
- - зуррак, яшелрәк, матуррак
- Тагын нинди?
- Бик зур, иң зур, ямь-яшел.
- Икенчесе беренчесе белән чагыштырганда нинди?
- Кечкенәрәк, яшькелт, бик кечкенә.
- Без хәзер нишләдек?
- Бер предметны икенче бер предмет белән чагыштырдык.
- Ике предметны чагыштырганда аларның билгеләре турында нәрсә әйтә аласыз?
- Бер предметның билгесе икенче бер предмет билгесеннән артыграк, кимрәк яки шулай ук булырга мөмкин.
3. Авырсыну очрагының урынын һәм сәбәбен билгеләү.
1) Сыйфатларның дәрәҗәләр белән төрләнү үзенчәлекләрен билгеләргә.
2) Килеп чыккан авырлыкның урынын билгеләргә;
3) Элек эшләгән эшләрне хәзерге гамәлләр белән чагыштырырга.
4) Шуңа нигезләнеп, килеп чыккан авырлыкның сәбәбен ачыкларга;
- Хәзер без сезнең белән нишләп карадык? ( Билгеләрне чагыштырып карадык)
- Дәреснең темасын ничек дип атарсыз? Без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?
“Сыйфат дәрәҗәләре” (Укучылар теманы атыйлар)
- Сез дәрестә бүген нәрсәне белеп калырга тиешсез. Сыйфат дәрәҗәләре турында нәрсәләр белергә тиеш сез? Дәресебезнең максатын әйтегез.
- Сыйфат дәрәҗәләрен билергә;
- Сыйфат дәрәҗәләрен ясый белергә;
- Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны дөрес язарга;
- Без боларга ничек өйрәнә алабыз соң? Ничек ясый белергә, дөрес язарга өйрәнә алабыз? Каян беләбез? ( китаптан укып, укытучы әйтә ала, үзебез эзләп, эшләп карап белә алабыз)
- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? Без дәрәҗәләр белән 4 нче сыйныфта танышкан идек. (укучылар дәрәҗәләрне искә төшерәләр, такта янына чыгып, бер – бер артлы сыйфатның төрле дәрәҗәләрен ясыйлар)
Гади д. Чагыштыру д. Артыклык д. Кимлек д.
Яшел яшелрәк ямь – яшел яшькелт
Тәмле тәмлерәк бик тәмле ---------
Ак аграк ап – ак аксыл
Җылы җылырак җып – җылы җылымса
4.Эшли белмәгән авырлыктан чыгуның проекты төзү.
Эшли белмәгән авырлыктан чыгуның проекты төзүне оештырырга.
- Без төрле дәрәҗәләр ясадык, укучылар. Хәзер әйтегез инде сыйфат дәрәҗәләрен ничек ясадык ? Гади дәрәҗәне ясау авырмы?
- Чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала? ( укчылар 1 нче - дәрәҗә ясалу ысулын, 2 нче - әлеге дәрәҗә формасын алучы сыйфатны дөрес язу кагыйдәсен билгелиләр. Укчылар үзләренең ачкан белемнәрен системалаштырып, таблицага урнаштыралар)
(чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда ы, е сузыкларының язылмавы, артыклык дәрәҗәсенең барлык ясалу ысуллары, дөрес язу кагыйдәләре, кимлек дәрәҗәсенең нигездә төсләрне белдерүче сыйфатларда гына булуы, кимлек дәрәсе ясалганд сыйфатның үзгәрүе укучылар тарафыннан искәртелә)
5.Төзелгән проектны тормышка ашыру. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.
Максат: Үзләре тапкан кагыйдәне, алгоритмны әйтеп, сыйфат дәрәҗәләрен дөрес ясый, яза алуга ышаныч уяту.
Укучылар, сыйфатларны дәрәҗә белән төрләндергәндә нәрсәләрне истән чыгармаска кирәк?
- Укучылар такта янына чыгып бирелгән сыйфатны мөмкин булган бөтен дәрәҗә формаларына куялар. Бөтен эшне аңлатып башкаралар, дөрес язу кагыйдәләрен искәртәләр.
Көрән, шаян, зәңгәр, төче, киң, тәбәнәк.
6. Үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эш.
Максат :Яңа белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.
Яшь, сары, биек, әче, батыр сыйфатларын бөтен дәрәҗә формаларына куярга.
Укучылар үзлектән эшлиләр,эшләп бетергәч, эталон буенча тикшерәләр.( Хатасы булмаган, яки бер генә хатасы булган укучылар үзләренә 5 ле куялар, 3 хатага - дүртле, 5 хатага 3 ле куялар.)
Бөтен сыйфаттан да барлык дәрәҗә формаларын ясап булмаганлыгын укчылар аңлатып китәләр.
7. Элек өйрәнелгән белемнәр ситемасына кушылып китү, кабатлау.
Максат: Яңа өйрәнгәннәрне ныгытып китү.
Дәреслектәге 103 күн. телдән, 97 күн. язмача эшләнә.
8. Дәрестә укыту эшчәнлегенә рефлексия.
Максат: сыйфатның төрле дәрәҗә формаларын язуда, аларның ясалу ысулларын билгеләүдә килеп чыккан кыенлыкны кабат күрсәтү, сыйфатларны төрле дәрәҗәдә дөрес язу өчен эталон куллануны ныгытып китү , укучыларның үз эшчәнлекләренә бәя бирү.
Дәресебезнең максаты нинди иде, укчылар?
Сыйфат дәрәҗәләре турында без нәрсәләр белдек?
ДЙА се биремнәрендә сыйфат дәрәҗәләре буенча сораулар очраса таба, ясый алырсызы?Сорауларыгыз калмадымы? Укучылар дәрестә эшчәнлекләрен үзләре бәялиләр.Укытучы билгеләрне аңлатып куя.
- Өй эше бирү:102 күн., 105 күн. язма рәвештә, 107 күн. теләк буенча эшләргә.
Предварительный просмотр:
Дәүләти булмаган гомуми белем бирү оешмасы
“№23 “Менеджер” урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Тема: Нечкә сүзләрдә [къ] һәм [гъ] авазлары
( 5 нче сыйныфның татар төркемендә дәрес)
Төзеде һәм үткәрде:
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шакирова Суфия Шамиловна
Тема: Нечкә сүзләрдә [къ] һәм [гъ] авазлары
Максат: 1. Татар теленең орфограммаларын өйрәнүне дәвам итеп,[къ], [гъ] авазлары булган нечкә сүзләрнең дөрес язылу үзенчәлекләре белән танышу.
2. [къ], [гъ] авазлары булган нечкә сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен булдыру.
3.Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, татар телендә дөрес яза белүнең әһәмиятлелеген күрсәтү.
Дәрес тибы: Яңа белмнәрне үзләштерү
Җиһазлау: карточкалар, алгоритмлы таблицалар,әби-бабайларның фоторәсемнәре, слайдлар
Дәрес барышы:
1. Мотивация. Максат:укучыларның игътибарын туплау, дәрестә эшләргә теләк уяту. Бер укучы Ш. Маннурның “Татарча да яхшы бел” шигырен сөйли.
( Балаларның фикерләре тыңлана)
(Фикерләр тыңлана)
(Слайд карала. һәр бүлекнең нәрсәне өйрәнгәнлеге әйтелә) 2.Белемнәрне актульләштерү һәм эшләп карау вакытында авырсыну очрагын билгеләү. Максат:Сүзләрне дөрес яза белүләренә, язуда авазларны күрсәтүдә кыенлык туган очракларны таный, дөрес язылышны аңлата белүләренә ышаныч уяту. 1. Әлеге сүзләрдә орфограммаларны билгеләгез: 1. табышмак, кара, тамчы 2.эз, элгеч, эшлекле, тәэсир 3.төрле, соры, өчле, өчпочмак 4.йолдыз, йөрәк, йокы, йөзем, яңа, юкә, елга 5. авыл, савыт, бау, буяу, уйлау - 2. Аерым битләрдә сүзләр язу: Кадер, кардәш,тәкъдим, гадел, гаскәр, мәгънә, шөгыль Язмаларны карау, чагыштыру, аермалы урыннарны билгеләү. Эталон буенча тикшерү. Нигә без бу сүзләрне төрлебез төрлечә яздык соң? Бу сүзләрнең бөтенесендә дә нинди хәрефләр бар? (К,Г хәрефләре) 3. Авырсыну очрагының урынын һәм сәбәбен билгеләү. Максат: къ], [гъ] авазлары булган сүзләрне язуда кыенлык туганны күрә, нинди белемнәр җитмәгәнлеген тану К,Г хәрефләре нинди авазларны белдерәләр? ( [къ], [гъ], [к],[ г] ) [къ],[гъ] авазлары нинди сүзләрдә булалар? [к],[г] авазлары нинди сүзләрдә булалар? килә карый гөл багана -Болар нинди сүзләр? -Ә сез ялгыш язган сүзләр нинди сүзләр, калынмы, нечкәме? -Бу сүзләрне транскрипциядә күрсәтү. -Димәк, бу сүзләр нинди? (нечкә) -Ә бу сүзләрдә [къ], [гъ] авазлары нинди? 4.Эшли белмәгән авырлыктан чыгуның проекты төзү. Максат: [къ], [гъ] авазларының нинди сүзләрдә, кайсы урында каты ишетелгәнлекләрен билгеләү. Мондый авазлы сүзләрне дөрес яза белүнең актуальлеген күрсәтү. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез икән? Теманы чыгару – Нечкә сүзләрдә [къ], [гъ] авазлары Без бүген дәрестә нәрсә эшләргә өйрәнергә тиешбез. Максатны чыгару- [къ], [гъ] авазлары булган нечкә сүзләрне дөрес язарга өйрәнергә. Менә сезнең әби, бабайларыгыз бармы? (Әби-бабайларның фотоларын карау) Сез ничек уйлыйсыз татар әби, бабайларының иң яраткан бәйрәмнәре нинди бәйрәмнәр икән? (гаетләр). Менә сезгә әбине һәм бабайны гает белән котлап шундый котлау язарга кирәк булды ди. “Кадерле әбием, сине Корбан гаете белән котлыйм. Сиңа озын гомер телим. Сиңа изге гамәлләрең өчен рәхмәт, әбием.”Менә шундый котлау открыткасы язарга туры килсә, нинди сүзләрне язганда сезгә авыр булыр иде? (кадерле, гаете, гомер,гамәл) Мондый сүзләрне ничек дөрес язарга өйрәнергә соң безгә? Без моны каян белә алабыз? (китаптан, укытучы әйтә ала, үзебез эзләп белә алабыз) -Әйдәгез үзебез эзләп карыйк инде. Иң беренче әйтегез әле, бөтен татар сүзләре нинди законга буйсына? Бу закон нәрсә ди? Сузыклар калын булса, тартык авазлар ничек әйтеләләр? (каты) Сузыклар нечкә булса, тартык авазлар ничек әйтеләләр? (йомшак) Ә безнең сүзләрдә сузык авазлар нинди һәм тартык авазлар нинди? Димәк, бу сүзләр татар теленең үз сүзләренә охшаганнармы? Сез ничек уйлыйсыз, бу сүзләр татар теленә каян килделәр икән? Хәзер бу сүзләрне иҗеккә бүлеп карыйк. ка-дер, кар-дәш, мә-ка-лә, га-дел, гас-кәр,шө-гыль Каты [къ], [гъ] авазлары иҗекнең кайсы җирендә килгәннәр? Сез ничек уйлыйсыз, иҗек башында килгән [къ], [гъ] авазларының катылыгын язуда нәрсәләр ярдәмендә күрсәтәбез? (калын сузыклар белән) Без нинди калын сузыклар беләбез? Аларның нечкә парларын әйтегез. Димәк, сөйләмдә ишетелгән нечкә сузыклар урынына без нинди калын сузыклар куеп язачакбыз? (һәр сузык куелу очрагы әйтеп кителә) мәгъ-нә, тәкъ-дим сүзләрендә каты [къ], [гъ] авазлары иҗекнең кайсы җиренә урнашканнар? Иҗекнең ахырында килгән каты [къ], [гъ] авазларының катылыгы язуда нәрсә ярдәмендә күрсәтелгән? Ныгытып китү ( иҗек башында һәм иҗек ахырында килгән очраклар) шө-гыль, мә-каль, ши-гырь сүзләрендә каты, [къ], [гъ] авазлары иҗекнең кайсы җирендә ? Бу иҗекләр нинди, ачыкмы, ябыкмы? Бу очракта катылыкны ничек күрсәтәбез? Бу сүзләрдә ь билгесе ни өчен куела? Димәк [къ], [гъ] авазлары каты, ә сүзләр үзләре нечкә булса, мондый сүзләрне дөрес язар өчен безгә нәрсәләрне белергә кирәк? 5.Төзелгән проектны тормышка ашыру. Максат: [къ], [гъ] авазлы сүзләрне дөрес язу кагыйдә чыгару 1). Мондый орфограмма нинди сүзләрдә очраячак? –Гарәп-фарсы сүзләре ( тактага эленә) 2). Алар нечкә, ләкин, [къ], [гъ] каты (тактага эленә) 3). Нечкә сүзләрдә[къ], [гъ] ның катылыгын ничек күрсәтәбез? - калын сузыклар белән (тактада) - ь билгесе белән (тактада) 4) Ә кайчан калын сузык, ә кайчан ь билгесе куябыз соң? а) сүзне иҗеккә бүләбез (тактда) б) [къ], [гъ] иҗек башында булса- калын сузыклар белән в) ) [къ], [гъ] иҗек ахырында булса- ь билгесе белән. г) Ябык иҗекне нечкә укыр өчен ь билгесе куябыз. 6. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту. Максат:Үзләре тапкан кагыйдәне, алгоритмны әйтеп, сүзләрне дөрес яза алуга ышаныч уяту. Такта янына бер –бер артлы чыгып, алгоритмны әйтеп, сүзләрне язу. гади, микъдар, табигать, гозер, Агыйдел,табигый, мөстәкыйль Түбәндәге алгоритм әйтелә: 1. сүзне иҗеккә бүләбез. 2. каты [къ], [гъ] иҗек башында 3. шуның өчен калын сузык язабыз, 4. ә нең калын пары-а Дәреслектәге күнегүләр эшләнә. 165, 166, 167 нче күнегүләрдән икешәр сүз алабыз. Урыннарда аңлатып эшлиләр. 7. Үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эш. Максат:Яңа белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү. Галим, мәкалә, игътибар, микъдар, җәмәгать, тәнкыйть (Эталон буенча тикшерү, үз-үзеңә билге кую) 8. Элек өйрәнелгән белемнәр ситемасына кушылып китү, кабатлау. Максат: Яңа өйрәнгәннәрне ныгытып китү. 1).Транскрипциядә күрсәтелгән сүзләрне язып күрсәтергә. ( сүзләр тактада язылган) [гъәмсэз], [гъәрип], [гъөрөф], [гъәилэм], [сәнгъәт], [җәмәгъәт] 2) Карточкалар белән эш. Бирелгән җөмләләрне җәяләрне ачып язарга. 1 нче карточка [шигъэр] язу авыр түгел. [шагъир] булу авыр. 2 нче карточка [гъәҗәп] хәлләр, сәер хәлләр, [къәләм ]үзе яза сүзләр. 3 нче карточка Без теплицада [къәнәфэр] чәчәге үстердек. Апа газетага [мәкъәлә] язды. 4 нче карточка [тәлгъәт] китап укый. Без [фигъэл]темасын өйрәндек. 5 нче карточка Тәрбияче балалар белән [шөгъөл] үткәрә. Укытучы бездән [кәнәгъәт] булды.
9. Дәрестә укыту эшчәнлегенә рефлексия. Максат: [къ], [гъ] авазлы ссүзләрне язуда килеп чыккан кыенлыкны кабат күрсәтү, бу сүзләрне дөрес язуның ысулын ныгытып китү, укучыларның үз эшчәнлекләренә бәя бирү. Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нечкә сүзләрдә [къ], [гъ] авазларының катылыгын язуда ничек күрсәтәбез? Алгоритмны кабатлау. Дәрестә эшләүгә нәтиҗә ясау. Өй эше. (карточкаларда бирелә . Әбиләрне, бабайларны Корбан гаете белән котлау открыткасы язып килергә. Текст трансрипциядә бирелгән.) [къдэрлэ әбийэм, синэ къорбан гъәйэтэ бэлән къотлойм сиңа озон гъөмөр тэлим сиңа изгэ гъәмәлләрэң өчөн рәхмәт, әбийэм] | УУГ (Уневерсаль уку гамәлләре) Ш – шәхси, Т.Б.- танып белү, К- коммуникатив, Р- регулятив. - үз-үзеңә билгеләмә бирү – (Ш) - эшнең мәгънәсенә төшенү – (Ш) - максатчанлык – (Т.Б.) - укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек итү – (К) - искә төшерү,кабатлау, гомумиләштерү, төркемләү – (Т.Б.) - элек белгән кагыйдәләрне искә төшерү - (Т.Б.) - кагыйдәләрне аңлатып эшләү - (Т.Б.) -яңа орфограммага күнегү эшләп карау- (Р) - килеп чыккан кыенлыкны күрә белү- (Р) - үз фикереңне әйтә белү –(К) - башкаларның фикерен искә алу- (К) - үз фикереңне дәлилли белү-(К) - анализлау- (Т.Б.) - проблеманы кую-(Т.Б.) -белемнәрнең структурасын булдыру-(Т.Б.) - башкаларның фикерен искә алу- (К) - үз фикереңне дәлилли белү-(К) - үз-үзеңә билгеләмә бирү – (Ш) - эшнең мәгънәсенә төшенү – (Ш) - максатчанлык – (Т.Б.) гомумиләштерү, төркемләү – (Т.Б.) күзәтүчәнлек, дәлилләү –(Т.Б.) - укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек итү – (К) -конфликтны чишү – (К) - үз фикереңне аңлата белү- (К) - эшнең мәгънәсенә төшенү – (Ш) - максатчанлык – (Т.Б.) гомумиләштерү, төркемләү – (Т.Б.) - максатчанлык- (Ш) - гипотезалар тәкъдим итү һәм аларны дәлилләү (Т.Б) - кагыйдәләр чыгару – (Т.Б.) - хаталарның сәбәбен ачыклау- (Т.Б.) - кагыйдәне аңлап, төзи белү – (Т.Б.) - анализлау, гомумиләштерү, төркемләү – (Т.Б.) -тексттан кирәкле мәгълүматларны таба белү (Т.Б.) -алгоритм буенча биремнәрне эшләү (Т.Б.) - сөйләмне аңлап, бәйләнешле итеп оештыру – (Т.Б.) - фикерләрнең логик чылбырын оештыру (Т.Б.) - үз фикереңне аңлата белү- (К) - башкаларның фикерен искә алу- (К) + контроль (Ш) -дәлилләү (Т.Б.) -коррекция (Р) - бәя бирү(Р) - өйрәнелә торган белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен күрә белү(Т.Б.) - анализлау, гомумиләштерү, төркемләү – (Т.Б.) - текстларны аңлау, кирәкле мәгълүматны таба белү- (Т.Б.) -нәтиҗәләрне күрә һәм аңлата белү- (Т.Б.) -алгоритм буенча биремнәрне эшләү (Т.Б.) - сөйләмне аңлап, бәйләнешле итеп оештыру – (Т.Б.) -гамәлләрнең үтәлү шартына һәм ысулларына рефлексия (Т.Б.) - гамәлләрнең үтәлү процессын һәм нәтиҗәләрен исәпкә алу һәм үз эшчәнлегеңә бәя бирә белү (Ш) - сөйләмне аңлап, бәйләнешле итеп оештыру – (Т.Б.) - фикерләрнең логик чылбырын оештыру (Т.Б.) - үз уңышларыңа һәм уңышсызлыкларыңа аңлап бәя бирү (Ш)
|
Предварительный просмотр:
Хосусый гомуми белем бирү оешмасы
“№ 23 “Менеджер” урта мәктәбе”
Тема:
“Аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре”
( 8 нче сыйныфта ачык дәрес)
Үткәрде:
Татар теле һәм әдәбияты
Укытучысы- Шакирова С.Ш.
2016 нчы ел
Тема: Аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре.
Максат: 1. Татар теленең синтаксисын өйрәнүне дәвам итеп, төрле хәлләрнең аерымлануы, алар янында тыныш билгеләре кую белән танышу
2. Аерымланган хәлләрне таный, алар янында тыныш билгеләрен дөрес язу күнекмәләрен булдыру.
3.Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, татар телендә дөрес яза белүнең әһәмиятлелеген күрсәтү.
Җиһазлау: карточкалар, алгоритмлы таблицалар,слайдлар ,биремле карточкалар.
Дәрес барышы:
1. Мотивация. Максат:укучыларның игътибарын туплау, дәрестә эшләргә теләк уяту. Әйдәгез 1-1 ел ярым алгарак карыйк әле. Менә сез 9 нчы сыйныфны укып бетергәнсез, имтихан бирү вакыты килеп җиткән.Сез ГИА бирәсез . Мондый сынау татар теленнән дә үткәрелә ди. Татар теленнән ГИА сораулары арасынд шундый бирем бар . Укыгыз биремне. “Бирелгән җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.” Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним.(Г.Кутуй) (Бер укучы тактада язып, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерә, калганнар дәфтәрдә.)
Димәк , шундый бирем бирелгән булса, сез эшли аласызмы? Имтиханны уңышлы тапшырыр, яхшы билгеләрдән генә торган аттестат алу кирәкме сезгә? Ш. Маннурның ике телне дә яхшы белергә дип әйткән нинди матур шигыре бар әле? Бер укучы“Татарча да яхшы бел” шигырен сөйли.
( Балаларның фикерләре тыңлана)
( Балаларның фикерләре тыңлана) 2 .Белемнәрне актульләштерү һәм эшләп карау вакытында авырсыну очрагын билгеләү. Максат: Җөмлләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тиикшерә , хәлләрне дөрес билгели белүләренә ышаныч уяту.
Терәк схемалар буенча җөмлә, җөмлә кисәкләре, баш һәм иярчен кисәкләр, ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәлләргә билгеләмә бирү. ( (Укчылар бер - бер артлы такта янына чыгып, карточкаларны тактага ябыштырып, бер - берсен тулыландыралар)
Алдагы җөмләләрдә хәлләрне үзе ияргән сүзләр белән язып алырга. Егет командирга солдатларча җавап бирде. Фәйзулла әйтергәме – әйтмәскәме дигәндәй торды.
(Хәбәрдән чыгып, хәлләргә сораулар бирү, төрләрен билгеләү, җыйнак, җәенке хәлләр икәнлекләрен билгеләү) Дәфтәргә 2 җөмлә язу. Салкын сулар җылы кояш нурын таудан чыккач кына күрәләр. Салкын сулар, таудан чыккач кына, җылы кояш нурын күрәләр. (Һәр укучының язган җөмләсен карап чыгу, аермаларны күрсәтү, тактада язылган дөрес вариант белән чагыштыру. Ни өчен сезнең язуда аермалар килеп чыккан икән.) Нәтиҗә: Без нәрсәне белмибез? 3. Авырсыну очрагының урынын һәм сәбәбен билгеләү. Максат: аерымланган хәләр булган җөмләләрне язуда кыенлык туганны күрә, нинди белемнәр җитмәгәнлеген тану Әлеге ике җөмләне чагыштырып уку, интонациягә игътибар итү.
Тема : Аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре. Сез бүген дәрестә нәрсәгә өйрәнергә тиешсез , менә бүгенге дәрестән сез нәрсәне бик яхшы белеп калырга, һәм диктантлар, имтихан вакытын вакытында беркайчан да ялгышмаска тиеш буласыз инде. Максат: 1. Аерымланган хәлләрне ишетә һәм күрә белергә; 2. алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белергә; Тактада җөмләләр язып тикшерү. Кызлар яңа өйнең тәрәзәләрен җырлый – җырлый юдылар. Кызлар, җырлый – җырлый, яңа өйнең тәрәзәләрен юдылар.
Нәтиҗә чыгару: Үзләре буйсынган җөмлә кисәгеннән ераклашкан хәлләр аерымлана. 4.Эшли белмәгән авырлыктан чыгуның проекты төзү. Максат:Җөмләдә хәлләрнең урынын билгеләү, тыныш билгеләрен дөрес куп яза белүнең актуальлеген күрсәтү. Бирелгән җөмләләрдә хәлләрне билгеләргә, тиешле урынга тыныш билгеләрен куярга.
Төннәрен йокламыйча әниләр балаларын карыйлар. Әниләр төннәрен йокламыйча балаларын карыйлар. Әниләр балаларын төннәрен йокламыйча карыйлар.
Бу җөмләләрдә хәлләр ничек аерымланалар? Җөмләләрнең кайсы урыннарына өтерләр куярсыз?
Нәтиҗә чыгару: Димәк, аерымланган хәл җөмлә башында торса, бер яктан, уртада торса, ике яктан да өтерләр белән аерыла.
1. Әни, эшкә киткәнче, дәү әнинең хәлен белде. 2. Аптырап, ул тагын шул сорауны кабатлады. 3. Тәмле булганга күрә, өчпочмакны ашап бетердек. 4. Сине очратырмын дип, тагын урамга чыктым. 5. Бик тырышсаң, бу күнегү өчен бишле дә алырсың әле. 6. Өй эшләремне эшләсәм дә, бүген дәрестә җавап бирә алмадым.
5.Төзелгән проектны тормышка ашыру. Максат: Аерымланган хәлләрне башка хәлләрдән аеручы сәбәпне, нинди хәләр аерымлануын, аерымланган хәлләрне дөрес яза белү турында кагыйдә чыгару. - Без бүген нәрсә турында сөйләшәбез? ( аерымланган хәлләр) - Хәлләр ничә сүздән торуларыннан чыгып, нинди булалар? - җыйнак хәлләр - җәенке хәлләр - Хәлләр кайчан аерымланалар? - Үзләре буйсынган җөмлә кисәгеннән ераклашкан хәлләр аерымлана. - Аерымланган хәлләр янында нинди тыныш билгеләре куела? , куела - Группаларда эш. ( Группаларга биремле карточкалар өләшенә. ) Бирем: Бирелгән җөмләләргә хәлләр өстәргә кирәк, ләкин алар аерымланган хәлләр булсын. 1 нче карточка Бирелгән җөмләләргә хәлләр өстәргә кирәк, ләкин алар аерымланган хәлләр булсын. 1. Хәмзә бай бөтенесен оршырга тотынды. 2.Малайлар таудан шуалар. 3.Рөстәм күренмәс кешегә әйләнде. 2 нче карточка Бирелгән җөмләләргә хәлләр өстәргә кирәк, ләкин алар аерымланган хәлләр булсын. 1. Студентлар институтка ашыктылар. 2. Алмачуар урыныннан тора алмады. 3.Без чәчәкләр бүләк иттек. ( Һәр группадан бер укучы чыгып, җөмләләрне укый. Башта хәл кисәкләре булмаган җөмләләрне, аннары аерымланган хәлле җөмләләрне укыйлар. 6. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту. Максат: Аерымланган хәлләр турында үзләре чыгарган кагыйдәне, әйтеп, җөмләләрне дөрес яза алуга ышаныч уяту.
1.Ия, аергыч, тәмамлык, хәл, хәбәр.( ___ ,,,,,,_ _ _ - .- .- ______) 2. Аергыч, ия, хәл, тәмамлык, хәбәр. 3. Ия, аергыч, тәмамлык, хәл,хәл, тәмамлык, хәбәр. 4. Хәл, ия, аергыч , тәмамлык, хәбәр. Смарт тактада рәсемнәр күрсәтелә. Бу рәсемнәрдә күрсәтелгән күренешләрне кулланып, бирелгән хәлләрне кертеп, аерымланган хәлле җөмләләр төзергә. бөтерелә – бөтерелә тип –тигез булып гол кертер өчен бик кайнар булганга 7. Үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эш. Максат: Яңа белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү. Укытучы әйткән җөмләләрне язу, дөрес вариант белән чагыштырып тикшерү. 1. Бал кортлары безелдәшә – безелдәшә очтылар. 2.Чирәмдә тәгәри – тәгәри, чикерткәләр тавышын тыңладык. 3. Тормышта җил – давыл син янәшә булганга тимәде. 4. Малайлар, башларын күтәреп, очып барган казларга карадылар.
8. Элек өйрәнелгән белемнәр ситемасына кушылып китү, кабатлау. Максат: Яңа өйрәнгәннәрне ныгытып китү. Дәреслектәге күнегүләрне эшләү. 160 нчы күнегү (телдән) 168 нче күнегү (телдән) 167 нче (язма рәвештә) 166 нчы күнегү ( язма рәвештә)
9. Дәрестә укыту эшчәнлегенә рефлексия. Максат: Аерымланган хәлләрне күрә алмау кыенлыгын кабат күрсәтү, аерымланган хәлле җөмләләрне дөрес язуның ысулын ныгытып китү, укучыларның үз эшчәнлекләренә бәя бирү. Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Җөмләдә нинди хәлләр аерымланалар? Алгоритмны кабатлау. Дәрестә эшләүгә нәтиҗә ясау. Өй эше.
Әдәбият китабыннан , Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәреннән аерымланган хәлле 5 җөмлә язып алырга. | УУГ - үз-үзеңә билгеләмә бирү – (Ш) - эшнең мәгънәсенә төшенү – (Ш) - максатчанлык – (Т.Б.) - укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек итү – (К) - искә төшерү,кабатлау, гомумиләштерү, төркемләү – (Т.Б.) - элек белгән кагыйдәләрне искә төшерү - (Т.Б.) - кагыйдәләрне аңлатып эшләү - (Т.Б.) - хатаны күрә белү күнекмәләре (ТБ) - килеп чыккан кыенлыкны күрә белү- (Р)
- анализлау- (Т.Б.) - проблеманы кую-(Т.Б.) - алдагы эшнең планын төзи белү күнекмәләре (ТБ) - башкаларның фикерен исәпкә алу- (К) - үз фикереңне дәлилли белү-(К) - нәтиҗә ясый белү (Ш) - эшнең мәгънәсенә төшенү – (Ш) - максатчанлык – (Т.Б.) гомумиләштерү, төркемләү – (Т.Б.) күзәтүчәнлек, дәлилләү –(Т.Б.) - укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек итү – (К) -конфликтны чишү – (К) - үз фикереңне аңлата белү- (К) - алгоритм төзү күнек-мәләрен формалаштыру гомумиләштерү, төркемләү – (Т.Б.) - максатчанлык- (Ш) - гипотезалар тәкъдим итү һәм аларны дәлилләү (Т.Б) - кагыйдәләр чыгару – (Т.Б.) - хаталарның сәбәбен ачыклау- (Т.Б.) - кагыйдәне аңлап, төзи белү – (Т.Б.) - алгоритм төзү күнек-мәләрен формалаштыру
-алгоритм буенча биремнәрне эшләү (Т.Б.) - сөйләмне аңлап, бәйләнешле итеп оештыру – (Т.Б.) - фикерләрнең логик чылбырын оештыру (Т.Б.) - үз фикереңне аңлата белү- (К) - башкаларның фикерен исәпкә алу- (К) + контроль (Ш) -дәлилләү (Т.Б.) -коррекция (Р) - бәя бирү(Р) - өйрәнелә тоган белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен күрә белү(Т.Б.) - анализлау, гомумиләштерү, төркемләү – (Т.Б.) - текстларны аңлау, кирәкле мәгълүматны таба белү- (Т.Б.) -нәтиҗәләрне күрә һәм аңлата белү- (Т.Б.) -алгоритм буенча биремнәрне эшләү (Т.Б.) - сөйләмне аңлап, бәйләнешле итеп оештыру – (Т.Б.) -гамәлләрнең үтәлү шартына һәм ысулларына рефлексия (Т.Б.) - гамәлләрнең үтәлү проессын һәм нәтиҗәләрен исәпкә алу һәм үз эшчәнлегеңә бәя бирә белү (Ш) - сөйләмне аңлап, бәйләнешле итеп оештыру – (Т.Б.) - фикерләрнең логик чылбырын оештыру (Т.Б.) - үз уңышларыңа һәм уңышсызлыкларыңа аңлап бәя бирү (Ш)
|
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мәктәпкә бару, ерак яшәү ; Сентябрьдә кайту, кышын ял итү; Авырганга күрә килмәү, юри әйтмәү; Күрер өчен килү, укырга дип кайту; Тырышып уку, көлә-көлә бару; Шактый күп эшләү, бик матур язу; Кайта икән күрә, белсә әйтә; Укыса да аңламады, кайгыга карамастан елмаю;
Алдагы җөмләләрдә хәлләрне үзе ияргән сүзләр белән язып алырга . Егет командирга солдатларча җавап бирде. Фәйзулла әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй торды.
Салкын сулар җылы кояш нурын таудан чыккач кына күрәләр. Салкын сулар, таудан чыккач кына, җылы кояш нурын күрәләр.
Тема : Аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре. Максат: 1. Аерымланган хәлләрне ишетә һәм күрә белергә; 2. Алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белергә;
Бирелгән җөмләләрдә хәлләрне билгеләргә, тиешле урынга тыныш билгеләрен куярга. Төннәрен йокламыйча әниләр балаларын карыйлар. Әниләр төннәрен йокламыйча балаларын карыйлар. Әниләр балаларын төннәрен йокламыйча карыйлар.
1. Әни, эшкә киткәнче, дәү әнинең хәлен белде. 2. Аптырап, ул тагын шул сорауны кабатлады. 3. Тәмле булганга күрә, өчпочмакны ашап бетердек. 4. Сине очратырмын дип, тагын урамга чыктым. 5. Бик тырышсаң, бу күнегү өчен бишле дә алырсың әле. 6. Өй эшләремне эшләсәм дә, бүген дәрестә җавап бирә алмадым.
бөтерелә- бөтерелә
тип-тигез булып
гол кертер өчен
бик кайнар булганга
1. Бал кортлары безелдәшә – безелдәшә очтылар. 2.Чирәмдә тәгәри – тәгәри , чикерткәләр тавышын тыңладык. 3. Тормышта җил – давыл син янәшә булганга тимәде. 4. Малайлар , башларын күтәреп , очып барган казларга карадылар.
Предварительный просмотр:
Дәүләти булмаган гомуми белем бирү оешмасы
“№23 “Менеджер” урта гомуми белем бирү мәктәбе
Тема:
“Аваз ияртемнәре”
( 7 нче сыйныфта ачык дәрес)
Үткәрде:
Татар теле һәм әдәбияты
укытучысы- Шакирова С.Ш.
2015 нче ел
Тема: Аваз ияртемнәре.
Максат: : 1. Аваз ияртемнәре белән танышырга.
2. Аның төзелеше һәм ясалышы, сүзләр ясауга нигез
булуы турында белем һәм күнекмәләр формалаштырырга.
3. Аваз ияртемнәрен сөйләмебездә куллану, татар халкының гореф- гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятырга.
4. Туган як табигатенең, туган телнең матурлыгын күрә белү, аңа сакчыл караш, мәхәббәт хисләре тәрбияләргә.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу.
Дәрес барышы:
1. Мотивация.
Максат:укучыларның игътибарын туплау, дәрестә эшләргә теләк уяту.
Дамир башкаруында татар халык җыры яңгырый.
- Укучылар, Дамир татар халкының Г. Тукай сүзләренә язылган “Тәфтиләү” (“Бер алманы бишкә бүләек”) җырын башкарды.
Без татарлар, безнең туган телебез – татар теле. Нинди бай һәм матур тел ул. Аның моңлы җырлары, шаян такмаклары, акыллы мәкальләре, уйландыра торган табышмаклары санап бетергесез.Танылган татар галиме Каюм Насыйри әйткән: “Без-татарлар, телебез-татар теле, мөстәкыйль hәм төзек кагыйдәле камил тел ул, ”- дигән. Без сезнең белән туган телебезне, аның әдәбиятын дәресләрдә өйрәнәбез.
Хәзер әйдәгез 2 ел алгарак карыйк әле. Менә сез 9 нчы сыйныфны укып бетергәнсез, имтихан бирү вакыты килеп җиткән.Сез ГИА бирәсез . Мондый сынау татар теленнән дә үткәрелә. Татар теленнән ГИА сораулары арасында шундый бирем бар . Укыгыз биремне.
1. Калын хәрефләр белән фигыльнең төрен билгеләгез:
Һәр укучының алган билгеләре андагы махсус электрон журналларда теркәлә, һәм аны әти – әниләр дә күзәтеп тора ала.
1) сыйфат фигыль
2) хәл фигыль
3) исем фигыль
4) инфинитив
2. Ленар микрофон янына килеп рәхмәт әйтә башлады.
1) шарт фигыль
2) хәл фигыль
3) хикәя фигыль
4) исем фигыль
3. 2 нче җөмләдән снны табып языгыз.
Татарстаннан Ленар Саматов Иоһанн Себостьян Бах сонаталарын башкарып, беренче урынны алды.
4. 22 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.
Ләкин аңа ярдәм кирәкми иде инде.
Димәк , шундый бирем бирелгән булса, сез эшли аласызмы? Имтиханны уңышлы тапшыру, яхшы билгеләрдән генә торган аттестат алу кирәкме
сезгә? Кирәк булгач, без дәрестә алаган белемнәрне белү кирәкме? Әлбәттә, укучылар, алган белемнәр беркайчан да югалмаячак.
Халкыбыз әйткән бит: “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар”.
2. Белемнәрне актульләштерү һәм эшләп карау вакытында авырсыну очрагын билгеләү.
1) Без соңгы дәресләрдә нәрсә турында сөйләштек? (Фигыль)
Фигыльнең кагыйдәсен искә төшерү;
Нинди төркемнәргә бүленә;
Һәр фигыльнең нинди формалары була;
Тагын нәрсә белән төрләнәләр;
2) Бирелгән фигыльләрнең төрләрен билгеләргә: (укучылар такта янына чыгып. Фигыль формаларын билгелиләр) ( тактада язылган)
Өйрәнәбез - тегә –
Аңлагансың - утырып эшли –
Белсә - җырларга –
Көтегез - тыңлау –
Арганчы язды - әйтәсе сүз –
Көлә – көлә уйный - язучы абый –
3) Ә хәзер 6 – 7 нче сыйныфларда без нинди сүз төркемнәрен өйрәндек. Шуларны искә төшерик әле.
Бик яхшы , хәзер сез белгән сүз төркемнәрен билгеләгез:
Алмачуар, тозлы, яктырак, унбишенче берәү. Аныкы, менә, кичә, күлмәк, зәңгәр, алтмыш, нәрсә, аюдай, татарча, мияу, тып – тып, шыбыр – шыбыр, даңгыр – доңгыр, бззз.
3. Яңа теманы проблемалы аңлату.
Максат: Сүз төркемнәрен билгеләүдә кыенлык туганны күрә, нинди белемнәр җитмәгәнлеген тану
Ни өчен бу сүзләрне билгели алмыйсыз?
Без өйрәнгән сүз төркемнәренә охшаганнармы алар?
Сез беләсезме аларны?
Ә ничек белергә соң безгә?
Бу сүзләр турында кайдан белә алабыз?
(китаптан укып белә алабыз. Укытучы әйтә ала. Үзебез эзләп таба алабыз)
Ә кайсы юл кызыклырак соң?.... Әйдәгез үзебез эзләп табабыз.
6 – 13 слайдлар.
Әтәч – ул нәрсә – кош; песи – йорт хайваны; ут – предмет; каз – кош; сәгать – предмет; кеше сагыз чәйни – тавышны кеше чыгара; бүрәнә – предмет; яшен – табигать күренеше; башмак – предмет – кеше, предмет, хайваннар, кошлар, табигать күренешләре – нәрсә чыгаралар?
Тавыш – хәзер бу сүзне икенче сүз белән алмаштырыгыз. Димәк, бу предметлар аваз чыгаралар. Ә без, кешеләр, ул авазларны кабатлыйбыз, ягъни аларга ияреп сүзләр ясыйбыз. Хәзер әйтегез инде, бу сүзләр ничек барлыкка килгән?
Без башка җан ияләре, предметлар чыгарган авазларга ияреп, сүзләр ясыйбыз.
Хәзер безнең дәреснең темасын әйтегез инде.
- Аваз ияртемнәре.
- Дәреснең максатын әйтегез, без бүген нәрсәне белергә тиеш
- Аваз ияртемнәрен аера белергә;
- Алар белән җөмләләр төзергә, аларны дөрес язарга өйрәнергә;
Хәзер аваз ияртемнәрнең кагыйдәсен әйтегез инде. Нинди сүзләргә без аваз ияртемнәре дип әйтәбез.
1-2 укучы кагыйдәне әйтәләр.
Без нинди сүз төркемнәрен өйрәнәбез. – мөстәкыйль. Менә аваз ияртемнәре дә – мөстәкыйль сүз төркемнәре.
Хәзер китапка игътибар итик. Кагыйдәне укыйк.
Группаларда эш
Ләң – ләң, кыйгак – кыйгак, бак – бак, шыбыр – шыбыр, тып – тып, чепер – чепер, микикики, лап – лоп, чут – чут...чут – чут ...чут – чут ..., дөбер – дөбер, чырык – чырык, мыгыр – мыгыр, тырт – мырт, гөлт, ялт – йолт, әлҗе – мөлҗе, кәк – күк... кәк – күк... кәк –күк.... - бу аваз ияртемнәрен группаларга берләштерегез. Нинди билгеләренә карап берләштереп була?
( смарт тактада бу аваз ияртемнәре күрсәтелә) Укучылар группаларда эшлиләр. 1 укчы чыгыш ясый.
Төзелешләре буенча аваз ияртемнәре – ялгызак, парлы, катлаулы була.
Аларның язылышына игътибар итик. Алар ничек язылалар?
Ялгызак – аерым, парлы – сызыкча аша, катлаулылар сызык аша һәм күп нокталар белән язылалар.
Димәк, аваз ияртемнәре турында без нәрсәләр белдек?
(Кагыйдәне искә төшерү, яңа кагыйдәне ав. иярт. турындагы кагыйдә белән бәйләргә)
- Хәзер слайдларга игътибар итегез.
- Бу кошларның исемнәре ничек? (күке, кәккүк, тукран)
- Сез ничек уйлыйсыз. Аларның исемнәре ничек ясалган?
- Димәк, аваз ияртемнәренең тагын нинди билгесе белән таныштык, алар нәрсәгә ярдәм итәләр?
- Яңа сүзләр ясарга ярдәм итәләр, ягъни алардан яңа сүзләр ясалалар.
- Чылтыра, тыкылда, мышна, доңгылда, кыткылда, чыңла, ялт итү, гөж килү – болар нинди сүз төркемнәре?
- Димәк, аваз иртемнәре безнең телебездз тагын нинди сүз төркемнәрен ясыйлар икән? ( фигыльләрне)
- Балалар, әйдәгез хәзер аваз ияртемнәре турында белемнәребезне бер системага салыйк. печать
- Аваз ияртемнәре – мөстәкыйль сүз төркемнәре.
- Кешеләр, кошлар, хайваннар, башка предметлар чыгарган авазларга охшатып ясалган сүзләр.
- Төзелешләре буенча – ялгызак, парлы, катлаулы булалар.
- Аваз ияртемнәреннән яңа сүзләр ясап була – исемнәр, фигыльләр.
4. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.
Максат: Аваз ияртемнәре турында үзләре чыгарган кагыйдәне, әйтеп, күнегүләр эшли алуга ышаныч уяту.
219 күн. Телдән
220 күн. Җөмләләр төзү
221 күн. Тактада таблицага урнаштыру.
222 күн. Телдән.
- Тагын бер кызыклы күренеш бар әле. Менә бу йорт хайваннарының һәм кошларының эшләрен русча әйтегез әле. Бу сүзләр ничек ясалган?
- Димәк, рус телендә дә шундый сүзләр бар икән. Алар ничек дип аталырлар? (Звукоподражательные слова)
- Хәзер. Әйдәгез, бу хайваннарның эшләгән эшләрен татарча әйтеп карыйк.
5. Үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эш.
Максат: Яңа белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.
Җөмләләрдә аваз ияртемнәрен табарга, аларның төзелеше буенча төрләрен билгеләргә, алар белән яңа сүз ясарга:
1. Җилбер – җилбер җил искәндә, дулкын уйный күлләрдә. (тат.халык. җыры)
2. Сәгать суга даң – даң,
Бакчага барырга унбиш минут калган. (М. Җәлил)
3. Малай туды безнең. Нинди шатлык!
Икебезгә уртак бәхет таптык.
Үстерәбез аны исебез китеп,
Өф – өф итеп, өф – өф итеп. (Г. Афзал.)
4. Сафия абыстай лап итеп урындыкка килеп утырды.
5. Юлда баручы яшьләр яныннан выж итеп бер мотоцикл узып китте.
6. Таңга каршы бер кошның тавышы ишетелә: Чут – чут...чут – чут ...чут – чут...
Җилбер – җилбер – парлы, җилберди
даң – даң – парлы, даңгылдый
Өф – өф – парлы , өфелди
Лап – ялгызак, лапылдап (лапылдый)
Выж – ялгызак, выжлап (выжлый)
Чут – чут...чут – чут ...чут – чут... – катлаулы, чутылдый
Үрнәк буенча тикшерү. Билгеләр кую.
6. Элек өйрәнелгән белемнәр ситемасына кушылып китү, кабатлау.
Максат: Яңа өйрәнгәннәрне ныгытып китү.
Бирелгән җөмләгә морфологик анализ ясарга. (сүз төркемнәрен билгеләргә)
1. Үләргә киткән кызыгыз баеп кайта түгелме, ләң – ләң, ләң – ләң. (татар халык әкияте)
2. Кыйгак – кыйгак каз кычкыра, югалткан ул үзенең бәбкәсен. (татар халык җыры)
3. “Вау!” да “Вау!” да, “һау” да “һау” – бертуктамый этләр өрә;
Су анасы куркып этләрдән, кирегә йөгерә. ( Г. Тукай)
Димәк, без белгән сүз төркемнәренә тагын нинди сүз төркемен өстибез инде?
Әгәр контроль эш, имтиханнар вакытында аваз ияртемнәрен билгеләргә дигән бирем булса. Эшли алырсызмы?
7. Дәрестә укыту эшчәнлегенә рефлексия.
Максат: Аваз ияртемнәрен күрә алмау кыенлыгын кабат күрсәтү, аваз ияртемнәре турында алган белемнәрне ныгытып китү, укучыларның үз эшчәнлекләренә бәя бирү.
Дәрес башында сүз төркемнәрен билгеләргә дигән биремдә сез бер сүз төркемен билгели алмадыгыз. Ул нинди сүз төркеме иде? Аваз ияртемнәре турында без бүген нәрсәләр белдек?
Укучылар җавабы.
- Ярар, укучылар. Без аваз ияртемнәре дигән сүз төркеме белән таныштык бүген. Тормышта кайларда очрый соң ул аваз ияртемнәре?
- Язучыларның әсәрләрендә, татар халык җырларында, кешеләр сөйләшкәндә.
- Алар безнең сөйләмезгә кирәкме? Сөйләмебезне нинди итәләр?
- Бик дөрес әйтәсез, балалар. Аваз ияртемнәре – мөстәкыйлҗ сүз төркемнәре дидек. Алар безнең сөйләмебезне матурайталар, кызыклы итәләр.
- Шуңа күрәдер инде күп кенә татар шагыйрьләре, язучылары үзләренең әсәрләрендә аваз ияртемнәрен кулланалар. Менә хәзер ш. Галиевнең бер шигырен тыңлап китегез әле.
Ш. Галиев. “Рус казлары – га-га-га” (бер укучы шигырьне сөйли)
Русларда да бар казлар,
Татарда да бар казлар,
Рус казлары: га-га-га, ди,
Татар казы: кыйгак, ди.
Русларда да үрдәк бар,
Татарда да үрдәк бар,
Русныкылар: кря, кря, ди,
Татарныкы: бак, бак, ди.
Русларда да бар әтәч,
Татарда да бар әтәч,
Русларның: кукареку!
Татарның: кикрикүк!
Русларда да бар маэмай,
Татарда да бар маэмай,
Рустагысы: гав, гав, – ди,
Татардагы: һау, һау, – ди.
“Гав, гав”ларга юлыксам мин,
Русча гына эндәшәм.
“Һау, һау”ларны күргән чакта
Гел татарча сөйләшәм.
Урамда, ишегалдында
Алар гел очрашалар,
Ничек хәл сорашалар,
Үзара аңлашалар?
Русча мәче: мияу,- ди,
Татарча да: мияу, – ди.
Анда-монда йөри мәче, –
Шулмы әллә тәрҗемәче?
- Тагын татар халык аваз иҗаты әсәрләре дә аваз ияртемнәренә бик бай. Менә хәзер Алина безгә табышмаклар әйтер
Теке – теке, теке – теке,
Без тик кенә ятабыз.
Тимер өйләр өстән үтә,
Без көйләп озатабыз.
(Рельслар)
Безли – безли,
Нидер эзли.
Тешләмичә,
Тәки түзми.
(Черки)
Бүләген куйгач, масаеп,
Кыт-кыт килә кытлавык.
Канаты бар - йөзә алмый.
Нәрсә булыр ул? (Тавык)
Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.
(Күгәрчен)
- Татар халык җырларында да аваз ияртемнәре еш очрый.
“Әнисә” җыры.
- Тыпыр-тыпыр биергә
Тимер идәннәр кирәк,
Тимер идәннәр өстенә
Хәтфә паласлар кирәк. - Хәтфә паласлар өстенә
Имән өстәлләр кирәк,
Имән өстәлләр өстенә
Көмеш табаклар кирәк. - Көмеш табаклар эченә
Хөрмә җимешләр кирәк,
Хөрмә җимешләр ашарга
Алтын кашыклар кирәк. - Алтын кашыкны тотарга
Кара кашлы кыз кирәк,
Кара кашлы кыз каршына
Батыр егет тә кирәк.
Ай дубыр - дубая.
Без урамнан узабыз ла,
Тимер чана сыздырып.
Йокың килсә, йокла, җаный,
Уятырбыз сызгырып.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Зәңгәр яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Аккош атсаң, ятып ат ла,
Тимәс микән түшенә?
Кич ятканда исәпләп ят —
Кермәс микән төшеңә?
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Алсу яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Биек икән йортыгыз ла,
Якты яна утыгыз.
Турыгыздан өч әйләндем,
Каты икән йокыгыз!
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Кызыл яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Урам буе, юл буе ла;
Идел буе, су юлы.
Көттем, җаным, чыгарсың дип,
Йокламадым төн буе.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Чуар яулыгыңны бәйләп
Кайтып киләсең каян?
Алма бакчасына кереп,
Алмага үрелдеңме?
Яна йөрәк ялкынланып,
Төтене күренмиме?
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Аклы яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Тагын такмакларда, тизәйткечләрдә дә аваз ияртемнәре еш очрый.
Тук, так, тук, так.
Тукмап, тукмап талса тукмак,
Тора туктап, гайрәт туплап.
Туктап, туктап туйса тукмак,
Тагын тукмат тук, так, тук, так.
- Без бүген өйрәнгән аваз ияртемнәре татар халкы тормышында бик еш очрый һәм шактый популяр икән. Җырлар такмаклар, табышмаклар әйтешү кайчан башкарыла соң?
- Бәйрәмнәрдә. Дөрес бәйрәмнәрсез яшәү күңелсез. Бәйрәмнәр безнең тормышыбызда күбрәк булсын иде. Шуның белән безнең дәресебез тәмам. Актив, тырышып эшләвегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт
- Билгеләр кую.(Укучылар үз эшчәнлекләрен бәялиләр. Укытучы билге куя)