Контроль эшләр

Шакирова Суфия Шамил кызы

Татар теле һәм әдәбиятыннан 5 - 11 нче сыйныфлар өчен төзелгән контроль эшләр

Скачать:


Предварительный просмотр:

5 нче сыйныфта “Татар теле” укыту предметы буенча №1 контроль эшкә бәяләү критерийлары

“Фонетика һәм орфоэпия” бүлекләре буенча

Максат: предмет һәм метапредмет нәтиҗәләрен тикшерүгә юнәлтелгән “ Татар теле” дәресләрендә укучыларның алган  белемнәр сыйфатын билгеләргә.

Предмет нәтиҗәләре:  Фонетика  һәм орфоэпия. Аларның өйрәнү объектлары. Сөйләм органнары. Сузык һәм тартык авазлар. Сингармонизм законы, ирен гармониясе.

Метапредмет нәтиҗәләре: объектларны чагыштырыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләргә; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештырырга, нәтиҗәле эш алымнарын таба белергә; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә; фонетика һәм орфоэпия фәннәренең аермасын күсәтә белергә; сузык һәм тартык авазларны классификацияләргә; сүзләрне калын һәм нечкә сузык авазлар, иренләшкән сузык авазлар  буенча  төркемнәргә аерырга.

Бәяләү критерийлары:

  • 1 бүлек ( база өлеше)

Тест эше 15 биремнән тора.

Биремнәр өчен куелган баллар  саны  - 31

Тест эшен бәяләү:

“5” – 28 -31 б.                  91 – 100%

“4” – 23 – 27 б.                75 – 90%

“3” – 16 – 22 б.                50 – 69 %

“2” – 15 биремнән ким

  • 2 бүлек (катлауландырылган дәрәҗә)

Эчтәлек һәм аңа куелган баллар – 15 б –  100%

  “5” -  13 – 15 б.          75% – 100%

  “4” – 8 – 12 б.             50% - 74%

5 нче сыйныфта татар теленнән 1 чиреккә контроль эш биремнәре:

База дәрәҗәсе:

I. Җөмләләрне язып бетерергә: (дөрес җавапка 1 әр балл)

  1. Авазларны өйрәнә торган фән - .....
  2. Авазларның дөрес әйтелешен өйрәнә торган фән - ......
  3. Авазларны кәгазьдә күрсәтү - .....
  4. Авазларның ясалу урыннары - ....
  5. Тавыштан гына торган авазлар - ....
  6. Тавыш һәм шаудан торган авазлар - ......
  7. Шаудан гына торган авазлар - ....
  8. Татар телендә ничә сузык аваз бар?
  9. Татар телендә иренләшкән сузык авазлар - ....
  10. Татар телендә бераз иренләшкән сузык аваз - ....
  11. Татар телендә кыска сузык авазлар - ......
  12. Бер сүздә гел калын гына, яки гел нечкә генә сузык авазлар булса, бу - ....
  13. Беренче иҗектә [О], [Ө] авазлары булып, 2 нче иҗектә дә  [О], [Ө] авазлары әйтелүе - ......  дип атала.

II. Сузык авазлары калынлыкта , нечкәлектә ярашкан  5 сүз һәм ярашмаган 5 сүз язарга. (10 балл)

III. Бирелгән сүзләр арасыннан ирен гармониясенә булган сүзләрне язып алырга:

Әтием, борын, диңгез, сөенеч, шәһәр, соры, савыт, төтен, давыл, бөтенесе, болытлы, чаңгы, чәчәк, тормыш, вакыт, көчле   (8 балл)

Катлауландырылгын дәрәҗә:

 I. Бирелгән сүзләрдә [W] авазын нинди хәреф белән язарга (в, у, ү): шул сүзләрнең 5 се белән җөмлә төзергә. (15 балл)

А[W]ыз, я[W]а, Ба[W]лы, Дә[W]ли, са[W]ыт, сөйлә[W]е, тара[W]ы, са[W]лык, [W]ак, тә[W]ге            

5 нче сыйныфта татар теленнән 1 чиреккә контроль кисемтә биремнәре:

I. Җөмләләрне язып бетерергә:

1.        Авазларны өйрәнә торган фән - .....

2.        Авазларның дөрес әйтелешен өйрәнә торган фән - ......

3.        Авазларны кәгазьдә күрсәтү - .....

4.        Авазларның ясалу урыннары - ....

5.        Тавыштан гына торган авазлар - ....

6.        Тавыш һәм шаудан торган авазлар - ......

7.        Шаудан гына торган авазлар - ....

8.        Татар телендә ничә сузык аваз бар?

9.        Татар телендә иренләшкән сузык авазлар - ....

10.        Татар телендә бераз иренләшкән сузык аваз - ....

11.        Татар телендә кыска сузык авазлар - ......

12.        Бер сүздә гел калын гына, яки гел нечкә генә сузык авазлар булса, бу - ....

13.        Беренче иҗектә [О], [Ө] авазлары булып, 2 нче иҗектә дә  [О], [Ө] авазлары әйтелүе - ......  дип атала.

II. Сузык авазлары калынлыкта , нечкәлектә ярашкан  5 сүз һәм ярашмаган 5 сүз язарга.

III. Бирелгән сүзләр арасыннан ирен гармониясенә булган сүзләрне язып алырга:

Әтием, борын, диңгез, сөенеч, шәһәр, соры, савыт, төтен, давыл, бөтенесе, болытлы, чаңгы, чәчәк, тормыш, вакыт, көчле

 IV. Бирелгән сүзләрдә [W]авазын нинди хәреф белән язарга (в, у, ү)

А[W]ыз, я[W]а, Ба[W]лы, Дә[W]ли, са[W]ыт, сөйлә[W]е, тара[W]ы, са[W]лык, [W]ак



Предварительный просмотр:

Татар халык авыз иҗаты, Борынгы әдәбият, XVIII гасыр әдәбияты, XIX гасыр әдәбияты бүлекләре буенча контроль эш.

  1. ТХАИ ның нинди жанрларын беләсең?
  2. “Ак байтал”, “Үги кыз”, “Камыр батыр” – болар нәрсәләр.
  3. Җыр – ул нәрсә?
  4. Г. Тукай  җыр турында нинди сүзләр әйткән?
  5. Җырлар нинди ике төркемгә бүленәләр?
  6. Халык җырларын нинди галимнәр өйрәнгән?
  7. Халык җырлары нинди төрләргә бүленәләр?
  8. “Кәрия – Зәкәрия” җырларның нинди төренә керә?

А) уен – бию җыры

Ә) лирик озын җыр

Б) тарихи җыр

9. “Болгар иле кызлары җыры” җырларның нинди төренә керә?

А) уен – бию җыры

Ә) лирик озын җыр

Б) тарихи җыр

10. “Иске кара урман”, “Көзге ачы җилләрдә” җырларның нинди төренә керә?

А) уен – бию җыры

Ә) лирик озын җыр

Б) тарихи җыр

11. Йосыф Баласагунлы

А) Болгар чоры

Ә)  Борынгы

Б) Казан ханлыгы чоры язучысы.

        12. Габдерәхим Утыз Имәни

А) XVII

Ә) XVIII

Б) XIX гасыр язучысы

         13. Габделҗаббар Кандалый

А) XVII

Ә) XVIII

Б) XIX гасыр язучысы

          14. “Котадгу белек” әсәренең  авторы

            А) Йосыф Баласагунлы

            Ә) Габделҗаббар Кандалый

            Б) Габдерәхим Утыз Имәни

          15. “Гыйлемнең өстенлеге турында” әсәренең  авторы

           А) Йосыф Баласагунлы

            Ә) Габделҗаббар Кандалый

            Б) Габдерәхим Утыз Имәни

16. “Мулла белән абыстай” поэмасының авторы

           А) Йосыф Баласагунлы

           Ә) Габделҗаббар Кандалый

            Б) Габдерәхим Утыз Имәни

17. Ни өчен Г. Кандалыйны  Кандалый дип йөрткәннәр?

18. Габдерәхим Утыз Имәнине ни өчен Утыз Имәни дип йөрткәннәр?

19. Борынгы әдәбиятны икенче төрле нинди әдәбият дип атыйлар?

20. Г. Утыз Имәнинең “Татулык турында” әсәрендә нинди татулык турында сүз бара?

           А) туганнар арасында татулык

           Ә) күршеләр арасында татулык

            Б) ата – аналар һәм балалар арасында татулык

21.Тәмле ашау турында гына кайгыртып яшәүче муллалар турында нинди әсәр беләсең?

22. Юмор ул –

А) кимчелекләрдән ачы итеп көлү

Ә) тормышта очрый торган яраксыз күренешләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкыйтьләү

Б) уйдырмага нигезләнгән, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик әсәр

23. Сатира ул –

А) кимчелекләрдән ачы итеп көлү

Ә) тормышта очрый торган яраксыз күренешләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкыйтьләү

Б) уйдырмага нигезләнгән, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик әсәр

24. “... ертыгы юк, ертылса ... юк” мәкалендә төшеп калаган сүзләрне куярга.

           



Предварительный просмотр:

I. Җөмләләрне язып бетерергә:

1. Предметның яки затның эш – хәлен, хәрәкәтен белдерә торган сүзләр - ..... дип атала.

2. Фигыльнең нигезе тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан торса - .....  була.

3. . Фигыльнең нигезе тамыр һәм бәйләгеч  кушымчадан торса - .....  була.

4. Фигыльнең ничә һәм нинди юнәлешләре бар?

5. Куыша, сөйләшә, җырлаша – бу фигыльләр нинди юнәлештә?

6. Фигыльләр нинди ике зур төркемгә бүленәләр?

7. Эшнең үтәлүен белдерә торган фигыльләр нинди формада була?

8. Эшнең үтәлмәвен белдерә торган фигыльләр нинди формада була?

9. Сөйләү моментында булган эшне белдерүче фигыльләр - ..... дип атала.

10. Сөйләүче үзе күрмәгән, белмәгән, катнашмаган эш турында сөйләсә бу ......  була.

II.  Бу фигыльләрнең төрләрен билгеләргә:

Сызганмын, ашадык, утырсыннар, язачаксыз, белерсең, эшли

III.  бир – боер. фигыль; ташла – билгесез ү.з. , ю.формада;  күзлә – билгеле к.з. да зат – сан белән төрләдерергә

I. Җөмләләрне язып бетерергә:

1. Предметның яки затның эш – хәлен, хәрәкәтен белдерә торган сүзләр - ..... дип атала.

2. Фигыльнең нигезе тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан торса -.....  була.

3. . Фигыльнең нигезе тамыр һәм бәйләгеч  кушымчадан торса -.....  була.

4. Фигыльнең ничә һәм нинди юнәлешләре бар?

5. Куыша, сөйләшә, җырлаша – бу фигыльләр нинди юнәлештә?

6. Фигыльләр нинди ике зур төркемгә бүленәләр?

7. Эшнең үтәлүен белдерә торган фигыльләр нинди формада була?

8. Эшнең үтәлмәвен белдерә торган фигыльләр нинди формада була?

9. Сөйләү моментында булган эшне белдерүче фигыльләр - ..... дип атала.

10. Сөйләүче үзе күрмәгән, белмәгән, катнашмаган эш турында сөйләсә бу ......  була.

II.  Бу фигыльләрнең төрләрен билгеләргә:

Сызганмын, ашадык, утырсыннар, язачаксыз, белерсең, эшли

III.  бир – боер. фигыль; ташла – билгесез ү.з. , ю.формада;  күзлә – билгеле к.з. да зат – сан белән төрләдерергә

I. Җөмләләрне язып бетерергә:

1. Предметның яки затның эш – хәлен, хәрәкәтен белдерә торган сүзләр - ..... дип атала.

2. Фигыльнең нигезе тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан торса -.....  була.

3. . Фигыльнең нигезе тамыр һәм бәйләгеч  кушымчадан торса -.....  була.

4. Фигыльнең ничә һәм нинди юнәлешләре бар?

5. Куыша, сөйләшә, җырлаша – бу фигыльләр нинди юнәлештә?

6. Фигыльләр нинди ике зур төркемгә бүленәләр?

7. Эшнең үтәлүен белдерә торган фигыльләр нинди формада була?

8. Эшнең үтәлмәвен белдерә торган фигыльләр нинди формада була?

9. Сөйләү моментында булган эшне белдерүче фигыльләр - ..... дип атала.

10. Сөйләүче үзе күрмәгән, белмәгән, катнашмаган эш турында сөйләсә бу ......  була.

II.  Бу фигыльләрнең төрләрен билгеләргә:

Сызганмын, ашадык, утырсыннар, язачаксыз, белерсең, эшли

III.  бир – боер. фигыль; ташла – билгесез ү.з. , ю.формада;  күзлә – билгеле к.з. да зат – сан белән төрләдерергә



Предварительный просмотр:

8  нче сыйныфта “Татар теле” укыту предметы буенча №1 контроль эшкә бәяләү критерийлары

“Синтаксис. Пунктуация. Сүзтезмә” темалары буенча.

Максат: “ Татар теле” дәресләрендә укучыларның “Синтаксис. Пунктуация. Сүзтезмә” темалары буенча алган  белемнәр сыйфатын билгеләргә.

Предмет нәтиҗәләре:  Синтаксис фәне. Синтаксик берәмлекләр. Синтаксик берәмлекләрнең билгеләмәләрен белү; Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр. Тезү һәм ияртү юлы белән бәйләнгән сүзләрне аера белү; Сүзтезмә. Сүзтезмәләрнең төрләре. Сүзтезмәләрнең төрләрен, сүзтезмә эчендә сүзләрнең бәйләнеш ысулларын күрсәтә белү;

Бәяләү критерийлары:

  • 1 бүлек ( база өлеше)

Тест эше 20 биремнән тора.

Биремнәр өчен куелган баллар  саны  - 35

Тест эшен бәяләү:

“5” – 31 - 35 б.                 90 – 100 %

“4” – 25 – 30 б.               70 – 89 %

“3” – 17 – 24 б.               50 – 69 %

“2” – 17 биремнән ким

8 сыйныф.    Котроль эш ( 1 чирек)

  1. Синтаксис –                (1 балл)

А) сөйләм төзелешен өйрәнә торган фән

Ә) сүз төркемнәрен өйрәнә торган фән

Б) тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре җыелмасы

  1.  Пунктуация –              (1 балл)

А) сөйләм төзелешен өйрәнә торган фән

Ә) тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре җыелмасы

Б) телнең лексикасын өйрәнә торган фән

  1. Тиешле сүзләрне куярга:       (1 балл)

 Җөмлә оештыруда катнаша торган мөстәкыйль сүзләр ...  дип атала.

4. Билгеле бер мәгънәгә ия булган аваз яки авазлар тезмәсе ... дип атала.       1 б.

5. Тәмамланган уй – фикерне хәбәр итә торган интонация белән әйтелүче сүз, яки сүзләр тезмәсе ..... дип атала. 1б.

6. Җөмләнең иясе һәм хәбәре җөмләнең ....  дип атала. 1б.

7. Бер оештыручы үзәге ( грамматик нигезе) булган җөмлә .... дип атала. 1б.

8. Бердән артык оештыручы үзәге булган җөмлә ..... дип атала.   1б.

9. Текстның төп уе .... дип атала.   1б.

10. Бәйләүче грамматик чараның нинди булуына карап, җөмләдә сүзләр бәйләнеше нинди ике төргә бүленә?     2 б.

1 нче төр .....

2 нче төр .....

11. сары, кызыл, зәңгәр; укыйлар һәм язалар;  җырлыйлар, ләкин биемиләр;

 – бу сүзләр арасында нинди бәйләнеш?       1б.

12. бакчадан кайту; кайткач күрү; укытучы белән сөйләшү; җылы яңгыр; сез әйтәсез - – бу сүзләр арасында нинди бәйләнеш?     1б.

13. Сүзләр арасында бәйләүче чараны билгеләргә:    7 б.

  А)  Шатланам, көләм -   ....      ;                           Ә) укыйм – бишле ала алмыйм - .......;

Б) мәктәпкә кадәр бару - ....       ;                           В) авылдан килү - .....;

Г) зәңгәр күк - ..... ;                                                 г) әни һәм әти ..... ;

Д)  балалар беләләр - ...... ;

14. Сүзтезмә ул ---     1 б.

 А)  ике сүзнең бәйләнеше

Ә) ике мөстәкыйль сүзнең ияртүле бәйләнешкә керүе

Б) ике сүнең бер мәгънә белдерүе

15. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез:   1 б.
Безгә әйтү

А) алмашлык сүзтезмә

Ә) фигыль сүзтезмә

Б) исем сүзтезмә

16. Сан сүзтезмәне табыгыз:    1б.

А) җиде буын

Ә) уртадан бишенче

Б) шомырт чәчәге

17. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез:     1 б.
Җиденче кат

А) сан сүзтезмә

Ә) исем сүзтезмә

Б) сыйфат сүзтезмә

18. Бирелгән сүзләр арасыннан сүзтезмә булганнарын гына саөлап язарга:   1 б.

Яшел алма, дәресләрдән соң, кояш кебек, бакчадан кайту, дуслар турында уйлау, агачлар арасына, әйткән иде, иртәгә кайту, зурлар кебек.

19. Сүзтезмәләрне генә язып аларга:    3б.

Кура җиләге, дуслар белән очрашу, Сабан туе, бал корты, зәңгәр чәчәк,  кыр казы, сүз бирү; сүзне әйтү;

20. Сүзтезмәләр уйларга:    4 б.

Исем+исем, исем+фигыль, сыйфат+исем, сан+исем;

                               



Предварительный просмотр:

9  нчы сыйныфта “Татар теле” укыту предметы буенча №1 контроль эшкә бәяләү критерийлары

“Синтаксис. Пунктуация. Кушма җөмлә. Тезмә кушма җөмләләр” темалары буенча.

Максат: “ Татар теле” дәресләрендә укучыларның “Синтаксис. Пунктуация. Кушма җөмлә. Тезмә кушма җөмләләр” темалары буенча алган  белемнәр сыйфатын билгеләргә.

Предмет нәтиҗәләре:  Синтаксис фәне. Синтаксик берәмлекләр. Синтаксик берәмлекләрнең билгеләмәләрен белү; Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр. Тезү һәм ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрне  аера белү; Кушма җөмлә. Тезмә кушма җөмлә. Тезмә кушма җөмләләрнең төрләре. Җөмләләрнең төрләрен, кушма җөмлә эчендә гади җөмләләрнең  бәйләнеш ысулларын күрсәтә белү, тезмә кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү.

Бәяләү критерийлары:

Контроль диктантны бәяләү:

“5”- эш  пөхтә башкарылган,хата юк ( 1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин)

“4”- 2 орфографик,2 пунктаион яки 1 орфографик 4 пунктацион хата булса

“3”- 4 орфографик,4 пунктацион яки 3 орфографик,6 пунктацион хата булса

“2”- 6 орфографик, 5 пунктацион яки 5 орфографик, 8 пунктацион хата булса

9 нчы сыйныф

1 нче чиреккә контроль диктант

Кышка хәзерлек

Берничә ай вакыт үтте. Көзге салкын яңгырлар башланды. Көзнең беренче атналарында алтыннан койган шикелле сары яфраклары белән шыбырдап утырган ак каеннар, кызгылт яфраклы усаклар, өрәңгеләр хәзер көннән – көн шәрәләнә бара. Бары тик наратлар, чыршылар һәм ак чыршылар гына яшел ылысларын коймый, алар бизәнеп – ясанып утыралар, тик бераз карасулана гына төшкәннәр.

        Урманда җәйге күңелле чыр – чулар да ишетелми. Сайрар кошлар күптән инде очып киткән һәм урманны тынлык сарган.

        Ул арада салкын Урал кышы сәлам бирә башлады. Ул суыкка чыдый алмаган кошларны куып кына туктамады, урмандагы бөтен җәнлекләрне озын кышка хәзерләнергә мәҗбүр итте. Тиеннәр, иртәдән – кичкә кадәр агач башларында сикерешеп, чикләвек җыюдан туктамадылар. Аю өненә ашыкты. Бүреләрнең, төлкеләрнең  йоннары куерды; саесканнар, ала каргалар, чәүкәләр, песнәкләр кешеләр тора торган урыннарга якынрак килделәр.

                                                                  Г. Әпсәләмовтан (118 сүз)

        Бирем:

1.Текстта тезмә кушма җөмләләрне табарга, аларга тулы синтаксик анализ ясарга;



Предварительный просмотр:

          11 нче сыйныфта “Татар әдәбияты” буенча №1 контроль эшкә бәяләү критерийлары

“20 – 30 нчы еллар әдәбияты. М. Җәлил. Тормышы һәм иҗаты” темалары буенча.

Максат: 1 нче чиректә укучыларның “20 – 30 нчы еллар әдәбияты. М. Җәлил. Тормышы һәм иҗаты”  темалары буенча алган  белемнәр сыйфатын билгеләргә.

Предмет нәтиҗәләре:  М.Гафури, М. Максуд, Ф.Бурнаш, Г.Камал, Ш. Усманов, Г.Ибраһимовның әлеге чорда язылган әсәрләрен, аларның эчтәлеген, темасын, төп идеясен, образлар системасын белү М.Гафури, М. Максуд, Ф.Бурнаш, Г.Камал, Ш. Усманов, Г.Ибраһимовның әлеге чорда язылган әсәрләрен, аларның эчтәлеген, темасын, төп идеясен, образлар системасын белү Әсәрләрнең сюжетын, идея-тематикасын, төп проблемаларын, образлар системасын аңлата белү.

Бәяләү критерийлары:

Тест эше 32 биремнән тора.

Биремнәр өчен куелган баллар  саны  - 59 балл

Тест эшен бәяләү:

“5” – 53  - 59 б.               90 – 100 %

“4” – 41 – 52 б.               70 – 89 %

“3” – 29 – 40 б.               50 – 69 %

“2” – 29 биремнән ким

                Контроль эш №1                                    11 сыйныф

  1. Галимнәр татар әдәбиятын ннинди чорларга бүлеп өйрәнәләр?
  2. 11 нче сыйныфта нинди чор әдәбиятны өйрәнәбез? (еллар белән күрсәтергә)
  3. Революция һәм гражданнар сугышы язучыларны ничә төркемгә бүлә? (Һәр төркемгә кергән 1 язучыны күрсәтергә)
  4. 1917 -1920 еллар әдәбиятына караган язучыларны һәм аларның әсәрләрен атагыз.
  5.  Халыкның милли азатлык өчен көрәшен сурәтләгән әсәр кайсысы?

А) К. Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”

Ә) Г. Ибраһимов. “Казакъ кызы”

Б) Г. Кутуй. “Тапшырылмаган хатлар”

      6. Г Ибраһимовның туган җире

 А) Оренбург өлкәсе, Мостафа авылы

Ә) Мордва республикасы, Сыркыды авылы

Б) Башкортостан республикасы, Солтанморат авылы

       7. 30 нчы елларда “Халык дошманнары” дип игълан ителгән язучыларны атагыз.

       8. 1920 – 30 еллар әдәбиятына хас иҗат методы.

А) романтизм

Ә) модернизм

Б) социалистик реализм

        9. 20 – 30 нчы елларда иҗат иткән язучылар:

А) К. Тинчурин, Һ. Такташ

Ә) Һ. Такташ, Г. Кутуй.

Б) Г. Кутуй, Г. Ибраһимов

       10. Һ. Такташның туган җире

А) Оренбург өлкәсе, Мостафа авылы

Ә) Мордва республикасы, Сыркыды авылы

Б) Башкортостан республикасы, Солтанморат авылы

11. Һ. Такташның Оренбургта эшләгән газетасы

А) “Азат хатын”

Ә) “Чаян”

Б)  “Юксыллар сүзе”

12. Мәхмүт, Зөбәйдә – кайсы әсәр персонажлары?

А) “Мәхәббәт тәүбәсе”

Ә) “Сүнгән йолдызлар”

Б) “Мокамай”

13.”Белмим, әллә күпкә, әллә бик озакка,

       Ахры мәңге оныта алмамын,

       Тамбов урманнары уртасында

       Усак яфраклары шаулавын” – бу өзек Һ.Такташ әсәренең кайсысыннан?

А) “Мәхәббәт тәүбәсе”

Ә) “Мокамай”

Б)  “Алсу”

14. “Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә,

       Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.

       Тиле яшьлек ярты гомерен бирә,

        Аның хисе белән янарга” бу өзек Һ.Такташ әсәренең кайсысыннан?

А) “Мәхәббәт тәүбәсе”

Ә) “Мокамай”

Б)  “Алсу”

15. Гадел Кутуйның туган җире.

А) Пенза өлкәсе, Татар Кынадысы авылы

Ә) Мордва республикасы, Сыркыды авылы

Б) Башкортостан республикасы, Солтанморат авылы

16. Г. Кутуйның без өйрәнгән 3 әсәрен атагыз.

17. Бу персонажлар Г. Кутуйның кайсы  әсәреннән?

  Рөстәм, Галия,  сугышта йөрүче солдат

18. 40-50 нче елларда татар әдәбияты нинди үзгәрешләр кичерә, санап чыгыгыз.

19. Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе ничәнче елда бирелә башлый?

А) 1945

Ә) 1953

Б) 1958

20. Ни өчен сугыш елларындагы татар әдәбиятын “солдат әдәбияты” дип атыйлар.

21. М. Җәлилнең туган җире.

А) Оренбург өлкәсе, Мостафа авылы

Ә) Мордва республикасы, Сыркыды авылы

Б) Башкортостан республикасы, Солтанморат авылы

22. М. Җәлилнең туган көне.

А) 1886 ел 26 апрель

Ә) 1906 ел 15 февраль

Б) 1931 ел 1 гыйнвар

23.М. Җәлилнең сугыш еллары иҗатын ничә чорга бүлеп өйрәнәләр?

24. М. Җәлилнең сугыш елларында иҗат иткән әсрләре нинди җыентыклар булып басылганнар?

25. “Җирдә кеше торса торсын, 
       Эзе калсын тирән булып, 
       Үзе үлсә, эше калсын 
       Мең яшәрлек имән булып.” Бу сүзләр М. Җәлилнең кайсы әсәреннән?

А) “Катыйльгә”

Ә) “Чәчәкләр”

Б) “Имән”

26. “Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, 
        Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә, 
        Кирәк икән, үләм аягүрә, 
        Балта белән башым киссәң дә.” Бу сүзләр М. Җәлилнең кайсы әсәреннән?

А) “Катыйльгә”

Ә) “Чәчәкләр”

Б) “Имән”

27.Кайсы шигырь “Моабит дәфтәрләре” җыентыгының идея үзенчәлеген билгеләгән әсәр булып тора?

А) “Җырларым”

Ә) “Чәчәкләр”

Б) “Тик булса иде ирек”

28. Ни өчен бу шигырь дәфтәрләре “Моабит дәфтәрләре” дип аталаган?

29. М. Җәлилнең шигырьләрен безнең илебезгә алып кайтакан Бельгия партизаны – ул кем?

30. Җәлилчеләрне җәзалап үтергән көн.

А) 1945 ел, 24 апрель

Ә) 1943 ел, 15 август

Б) 1944 ел, 25 август

31. М. Җәлил лаек булган ике зур исемне атагыз

32. М. Җәлилнең исемен мәңгеләштерү өчен Татарстанда нәрсәләр эшләнгән?