Укучылар эшчәнлеге

Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы

Укучыларым иҗаты

Скачать:


Предварительный просмотр:

Укучы  турында  белешмә

Фамилиясе: Зәкиева  

Исеме: Гүзәл

Әтисенең  исеме:  Рафил  кызы

Туган елы,  ае,  көне:2001 нче ел, 8 нче ноябрь

Мәктәбе: МБГБУ “Пыжмара  төп  гомуми  белем  мәктәбе”

Сыйныфы: 7 нче  сыйныф  

Яшәгән  урыны: Балтач  районы, Пыжмара авылы, Г. Тукай  урамы,  15  нче  йорт

Туу турында  таныклык:I -КБ  799725

ИНН:  юк

СНИЛС:154-945-524 93

                    Авылым  минем

Пыжмарада  тудым  мин

Шушы  авылда  яшим.

Һич  онытмам  авылымны

Тулса  да  ничә  яшем.

Якын  миңа авылымның

Болын, урман, кырлары.

Таңнан  торып  эшләүче

Мактаулы  батырлары.

Якын  миңа һәр  кеше

Һәрбер  йорт,  һәрбер  агач.

Үтә  дә  якын  була

Яз  сайраган  сандугач.

Шагыйрьләр  дә  мактап  яза  

Авылым  урамнарын.

Тирә  якта  билгеле

Авылым, уңганнарың.

Би хисап  матур  урыннар

Эзләргә  дә  кирәкми.

Мондый  авылда  яшәү

Һәркемгә  дә  эләкми.

Бүлек:

XXI гасырда  патриотлык  традицияме,  әллә  яңалыкмы?

Патриот-үзенең  туган  җирен,  халкын, илен, Ватанын  сөюче,  шулар  өчен  һәртөрле корбаннарга  әзер  булган кеше.

Патриотизм- патриотларга  хас   булган

күренеш,  эш,  теләк;  үз  илеңә,  халкыңа мәхәббәт.

Мин  үз  илемнең чын  патриоты булырга  әзерләнәм.

Балалар, яшүсмерләр  һәм яшьләр  вакытлы   матбугатының “Алтын  каләм”район  фестивале

Тема:

XXI  гасырда  патриотизм традицияме,

 әллә  яңа  технологияме?

Башкарды:

Пыжмара төп  гомуми белем

мәктәбенең  7 нче  сыйныф

укучысы  Зәкиева  Гүзәл

Рафил  кызы

Җитәкчесе:

Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы

МБГБУ “Пыжмара ГУБМ”нең

1 нче  квалификацион категорияле

татар  теле һәм  әдәбияты  укытучысы

2015 нче ел

Үр  артында  яңа  үрләр  бар.

Үр  артында  яңа  үрләр  бар,

Без  барасы  озын  юллар  бар.

Салкын  бураннары,  сугыш  яралары  белән

Тынгы  бирмәс  яңа  көннәр  бар.

Үр  артында  яңа  үрләр  бар,

Шаулап  торган  иркен  кырлар  бар.

Тынычлыкта  алга  дәшә  торган

Без  җырлыйсы  яңа   җырлар  бар.

Үр  артында  яңа  үрләр  бар,

Ялкын  кебек  үрләп  алга  бар.

Батырларның  данлы  юлыннан

Горур  атлап,  алга  җырлап  бар.

Елга.

Киң  үзәннәр  буйлап  елга  ага,

Чал  дулкыннар  нидер  көйлиләр.

Чүкердәшеп  алар  әкрен  генә

Язмышларна  ярга  сөйлиләр.

Бу  елганы  иртән  томан  урый.

Көндезләрен  кояш  яктырта.

Назлы  ай  да җәйге  төннәрдә гел

Көмеш  нурын  аңа  яктырта.

Давылларда  елга  ургый,  шаулый,

Ачуланып,  ярга  бәйләнә.

Нишләсә  дә  аның  көче  хәзер

Табигатьтә  нурга  әйләнә.

Таллар.

Капка  каршында  үсә

Сыгылма  билле  таллар.

Шаулашып  иеләләр

Җил  белән  бөгеләләр.

Җил  тынган  чакта  таллар

Ил  җырын  тыңлый  кебек.

Җилләрдә  тирбәлгәндә

Сугышта  булган  солдатка

Мәңге дан  җырлый  кебек.

Минем  сеңелләрем.

Минем  сеңелләрем  кечкенә

Аларга  бары  биш  кенә.

Биштә  генә  булсалар  да

Яратканнары эш  кенә.

Алар  әнигә  булыша,

Савыт-саба  юыша.

Урамда  да  йөгерә

Уйнарга  да  өлгерә.

Идән  дә  сөрткән  булалар,

Курчакларын  да  юалар.

Үзләрләре  кайчакта  тагын

Киреләнеп  тә  куялар.

Алар  шул  әле  кечкенә,

Аларга  бары  биш  кенә.

Туган авылым

Туган авылым, синдәй матурлыкны,

Табармын мин, белмим, кайларда.

Бәлки бардыр, андый матурлык,

Йолдызларда, тулган айларда.

Ашлык шаулый иген басуыңда,

Чабак уйный инеш суыңда,

Болгар кызы гүзәллеге чагыла,

Буе җиткән һәрбер кызыңда.

Тимер өзәр егетләрең үсә,

Ерак китә, калдырып авылын,

Күпме генә юллар узсалар да

Сагынып кайта сине авылым.

                                                   Килеп чык син безнең якларга!

Кавказларың читтә торсын, дустым,

Килеп счык син безнең якларга.

Нарат урманнары йөгереп чыгар,

 Җил-давылдан сине сакларга.

Килеп чык син безнең якларга!

Кешеләре матур авылымның,

Киң күңелле, ачык йөзлеләр.

Табигате белән хозурланып,

Яңа матур йортлар төзиләр.

Килеп чык син безнең якларга!

Каршы алыр сине тал-тирәкләр,

Сандугачлар сузар моңнарын.

Һич онытмый бездә булган кеше

Авылымның алсу таңнарын.

Килеп чык син безнең якларга!

Килеп чык син , дустым, безнең якка.

Болыннардан бергә узарбыз.

Шул чагында тургайларга кушылып,

Татар халык җырын сузарбыз.

Килеп чык син безнең якларга!

 “21нче гасырда патриотизм традицияме, инновацияме?”

        Үз илеңне ярату,аның тарихын белү,хөрмәт итүне без патриотизм дип атыйбыз, ә инновация ул-яңалык,моңарчы булмаган яңа тормышка ашырыла торган әйбер дип беләбез.

       Без 21нче гасыр балалары өчен патриотизм традицияләргә нигезләнеп яңа ииновацион төрдә тәрбияләү дип беләм мин.

          Тәрбия – мәңгелек һәм гомуми категория, бу эштә патриотизм, аның рухи-әхлакый нигезе буларак, идеаль үзәкне тәшкил итә. Туган илгә мәхәббәт хисе һәм Туган ил үзе – бик югары кыйммәтләр. Кеше өчен иң изге,  кадерле нәрсә – патриотизм. Бишек җырлары, әкият-табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, ана теле – барысы да патриотизм тәрбияли башлау өчен бик мөһим чыганак булып тора. Яшь буында тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, аны зыялы, чын гражданин итеп тәрбияләү була.

       Проектлар төзү, аларны тормышка ашыру, иҗади һәм фәнни эзләнүләр кулланып патриотизм тәрбияләү-инновация була. Мәсәлән, минем Чистай районында эшләүче Альмира апам мәктәптә музей җитәкли. Быел алар укучылары белән берлектә  “Балалар.Сугыш.Язмышлар”  дигән проект төзеп аны тормышка ашырдылар. Алар 4 авылның  балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән кешеләрен сораштырып иҗади эшләр язып бик матур китап бастырып чыгардылар. Бу патриотизмны, инновацион форма кулланып, тәрбияләүнең  чын үрнәге дип беләм мин.

        Димәк, 21нче гасырда патриотизм тәрбияләү традициясе инновацион формада башкарыла.

                                 Буранлы   утсыз кичтә    уйланулар...

Көтмәгәндә генә ут сүнеп китте. Өйдә башта биш секундлык тынлык урнашты. Урнашмыйча! Телевизор юк, компьютер да тү-тү, барыбыз да берәм-берәм, олылар әйтмешли, сукыр лампа һәм шәм янына җыелыштык. Оныкларының “Хәзер нишлибез инде?” соравына әби-бабасының “Без шушы сукыр лампа яктысында укыдык, эшләдек, бәйләү бәйләдек, чигү чиктек, тегү тектек. Әле анысы булса да зур бәхет иде!” дигән җаваплары әзер иде. Олыларның бу сүзләре мине ерак сугыш елларына алып китте (нигә икәнен аңлата алмыйм). Чыннан да, бик зур авырлыклар күргәннәр бит ул чор кешеләре: авылдан йөзләгән ир-егет илебезне фашист илбасарларыннан азат итәргә чыгып китә, авылда олы әби-бабайлар, хатын-кызлар,  кечкенә балалар гына кала. Авылны, илне күтәрү өчен, “Барысы да фронтка!” дигән уй белән яшәгәннәр алар. Уйлап кына карагыз: 12-13 яшьлек балалар олы апалар белән беррәттән сыер, үгез җигеп басуда эшләгәннәр! Мәрхүмә әбием Агния Ивановна (әниемнең әбисе) сугыш башланганда 13 яшьтә була. “Әниләр, апалар белән, сыер җигеп, басу сукалаганда, бара алмыйча егылып кала идек, юньләп ашамагач эшләргэ хәл юк иде, ә эшләргә кирәк, көнлек норманы тутырасы бар!”- дип сөйли торган булган әниләргә. Ул михнәтләр барысы да эз калдыргандыр инде, 62 яшен дә тутыра алмыйча әбием гүр иясе булды (урыны җәннәттә булсын!) (үзем язам, үземнең күземнән яшь ага).

 Мәктәпләрдә  элек-электән   ел саен сугыш ветераннары белән очрашулар оештырганнар.  Минем бабам(әниемнең  бабасы) Семён Тихонович та ел саен килә торган булган бу очрашуга, ләкин күз яшьләрен тыя алмыйча балалар  биргән сорауларга җавап  кайтара  алмый иде! Бабам Курская  дугада булган, Кёнигсберг (хәзерге  Калиниград) шәһәрен азат итүдә катнашкан.  Бабамның вафатына да 18 ел була инде.

 Әби-бабамны сораштырып, истәлекләр язып алып калмаганга, әнием  бик  үкенә  хәзер, яшь идек шул, ул турыда яшь барган саен гына уйланасың икән,  кызым, - ди.

 9 нчы Май - Бөек Җиңү көнендә сугыш һәм тыл ветераннарыбыз һәйкәл янына сыймыйлар иде хәтта. Еллар аларның сафларын сирәгәйтте, бик сирәгәйтте шул. Шуңа да без исән калганнарына мөмкин кадәр игътибарлы булыйк, булдыра алганча булышыйк, хөрмәт итик.  Бу  көннәрне  онытырга   беркемнең  дә  хакы  юк!  Җир  йөзендә бернәрсә  дә  онытылырга  тиеш  түгел!

Мин Пыжмара авылында тудым, шунда беренче адымнарымны ясадым, укырга – язарга өйрәндем.   Мөстәкыйль фикер йөртә башлагач, миндә үзебезнең урам исеме  белән кызыксыну туды. Кем ул Сөләйман Мөлеков? Ни өчен авылның үзәк урамы аның исемен йөртә? Әти – әниләрем, укытучыларым минем соравыма кыскача гына җавап бирделәр. Һәм мин аның турында күбрәк өйрәнергә булдым: Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты,  үзебезнең мәктәп музее документлары миңа ярдәмгә килде.

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, хатирәләр бездән һаман ерагая, сугыш ветераннары саны кимегәннән – кими. Әмма хәтер сакланырга тиеш дип уйлыйм мин. Өлкән абый – апалар авылыбызның талантлы яшь шагыйре, Бөек Ватан сугышы көрәшче – солдаты иемен мәңгеләштереп бик дөрес эшләгәннәр рәхмәт аларга!  “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” – ди халык. Шуның өчен бу тема бик актуаль  дип уйлыйм.

         Бу эшкә алыныр алдыннан шундый максат куелды: Сөләйман Мөлеков тормышы, иҗаты аркылы, аның кешенең җанына үтеп керерлек әсәрләре  аркылы авылдашыбызның якты образын тудыру; сугыш фаҗигасен ачу, ил азатлыгы өчен көрәшчеләрнең үлемсезлеген күрсәтү.

Шушы максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. Сөләйман Мөлековның тормышын, әдәбиятка килү юлларын яктырту.
  2. Аның  лирик  шигырьләрендәге төп тема -  мәхәббәт шигырьләрендәге мәгънәне ачу.
  3. Сөләйман Мөлеков иҗатын өйрәнүче язучы С. Шакир белән таныштыру.
  4. Яшь шагыйрь – көрәшченең авылдашлары күңелендәге яшәвен күрсәтү.

 С. Мөлеков – Бөек Ватан сугышы корбаны. Бу язмам минем сугышка, сугыш уты кабызучыларга каршы яшь буында нәфрәт, ил азатлыгы өчен көрәшеп һәлак булучылар белән горурлану хисләре уятыр дип уйлыйм.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язучыларының исемнәрен мәңгеләштерү өчен, Казанның матбугат йортында мемориаль такта бар. Ак мәрмәргә алтын хәрефләр белән 30 татар сугышчысының исеме язылган. Алар – утыз! Аларның байтагы әдәбият мәйданында әле аяк кына баскан, байтагы кулларына бер-ике юка китапларын тотып карарга гына өлгергәннәр иде. Әммаи алар арасында инде танылган, халыкның яраткан язучысы булып киткәннәре дә бар. Барысы да алар  Бөек Ватан сугышы кырларында үлеп калдылар. Язасын язып бетермичә, сөяргә-сөелергә, туйганчы яшәргә өлгермичә үлделәр.

Мин шушы язучылар арасыннан яшь шагыйрь – авылдашыбыз  Сөләйман Мөлеков белән таныштырырга телим.

Ул 1919 нчы елның 5 нче гыйнварында элеккеге Чепья районы Пыжмара авылында Мифтахов Сәйфелмөлек һәм Гайшә гаиләсендә иенче бала булып дөньяга килә. Алар гаиләдә 7 бала үсә. Сөләйман кечкенәдән үк бик кечкенә күңелле, зирәк,тырыш булуы белән аерылып тора. Халык җырларын, уеннарын бик ярата, үзе дә җырлый. Башта Пыжмара, аннан Шода җидееллык мәктәбендә белем ала. Аның Шода мәктәбеннән 1936 нчы елның 8 июнендә бирелгән “Күчерү таныклыгы”нда  “отлично”  һәм “яхшы”  билгеләре генә.

Укыганда ук шигырьләр яза башлый. Туган авылның гүзәл табигате, тормыш матурлыгы яшь Сөләйманның күңел кылларын тибрәтә.  Ул беренче шигырьләрен әнә шуларга багышлап яза:

Урман, урман!        Сөям сине, сөям, урманым,

Синең эчеңнән         Күп кенә бар синдә булганым,

Күп мәртәбә йөргән бар минем,        Ятып хәл җыйганым бар синдә

Матур җәйдә тиңсез сокланган,        Йомшак иде яшел юрганың.

Ямьнәреңне күргән бар минем.        ( “Урман” шигыреннән)

Сөләйман Мөлеков язган шигырьләрен Казанга “Пионер каләме”  редакциясенә җибәрә. Озак та үтми, аның бер шигырен бастыралар. Ул “Бер укучының төше” дип атала. Балалар язучысы А. Алиш аның  беренче шигыренә рецензия яза. Шуннан соң ул тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башлый. Яшь авторның өлкә газеталарында, альманахларда, “Пионер каләме”  ңурналында шигырьләре күренә башлый.

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Сөләйман колхозда төрле эшләрдә эшли; авылның җәмәгать тормышында кайный. Әмма әдәбиятка булган мәхәббәт аны Алабуга китапханә техникумы каршындагы курсларга илтә. Курсларны 1938 нче елның апрелендә “бик яхшы” билгеләренә тәмамлый. Туган якларга кайтып, Түнтәр авылында китапханә мөдире, Субашта укытучы булып эшли. Яшь шагыйрь туган ил, аның хезмәт батырлары, мул иген үстерүчеләре, Ватан чикләрен уяу саклаучылар турында зур горурлану белән яза. Район газетасының актив хәбәрчесе була.

Германиядәге фашистик режимга каршы кешелек дөньясының алдынгы шагыйрьләре үзләренең утлы шигырьләре белән көрәшәләр. Аларның әсәрләрен укып рухланган яшь шагыйрь Сөләйман Мөлеков та “Шарль” дигән шигырь иҗат итә.  

Ышан, Шарль!        Ышан, Шарль!

Батыр көрәшчеләр        Якын киләчәктә

Гитлерның бугазын буачак!        Бәхет таңы сездә туачак!

1940 нчы елда Сөләйман Кызыл Армия сафларына алына, Көнбатыш Украинада чик сакчысы булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышын да шунда каршылый, үзенең батырлыгы, кыюлыгы белән таныла, Украинаның башкаласы Киевны саклауда катнаша. Аз гына эләккән ял вакытларында, окопларда фашист басып алучыларына көчле нәфрәт, туган илгә мәхәббәт белдереп шигырьләр яза:

Мин саклармын илнең  тынычлыгын        Сөйгәнем, син аңла, мин сугышта

Дошман ударыннан.        Ватан тынычлыгын сакладым.

Мин төшермәм корыч мылтыгымны        Сөйгән халкым өчен, синең өчен

Көчле кулларымнан.        Үзем өчен җиңел атладым.

                       (“Сугышчы җыры”)        (“Гөлбануга”)

Яшь шагыйрь  Сөләйман Мөлеков 1941 нче елның сентябрендә Киев өчен барган каты сугышларда һәлак була.

С. Мөлеков үзенең бик күп лирик шигырьләрен, кайткач бастырырбыз дип, туган якларына җибәреп бара. Кызганычка каршы, аларның бер өлеше сакланмаган.

Яшь шагыйрьнең шигырьләрендә бер нәрсә кызыл җеп булып сузыла. Ул – мәхәббәткә дан җырлау. Латин хәрефләре белән язылган бу шигырьләр яшь егетнең, әле яңа гына күтәрелеп килә торган яшь шагыйрьнең йөрәк хисләрен, Байроннар, Пушкиннар һәм Тукайлар тарафыннан макталган мәхәббәткә бик югары караганлыгы ачык күрсәтә.

Сөләйман Мөлеков саф мәхәббәткә, чын яратуга, тугрылыкка, сөйгән – яраткан кызына   биргән вәгъдәсенә изге эш итеп караган. Аның шигырьләрендә бу нәрсә аеруча калку, йөрәккә керерлек, күңелдә калырлык итеп бирелгән. Мәсәлән, аның “Бир вәгъдә һәм бир кулың” шигырендә мондый юллар бар:

Күр, ничек шатланам мин,        Әйдә алга, дәвам итик

Күр ничек канатланам!        Сөешеп дуслык юлын.

Сине сөюдән һәркайчан        Гомерлеккә пар булырга

Ямь табам, зур дәрт табам!        Бир вәгъдә һәм бир кулың!

“...гә” дигән шигырендә ул үзенең сөйгән кызына булган мәхәббәтен белдерә. Ул кыз – сугышчы шагыйрь Сөләйманның авылдашы Зөлхәбирә.  Зөлхәбирә апа Сөләйманның сугыш кырында үлеп калуы турында хат китергәннән соң  да – 1946 нчы елга кадәр көтә. Шуннан тормышка чыга. Шагыйрь – авылдашыбыз турында ул күп кенә мәгълүматлар, Сөләйманның шигырьләрен бирә.

“...гә” дигән шигырендә дә дулкынланып укырлык строфалар бар. Монда шуларның берсен китереп үтәм:                     Җырлар җырлап салкын чишмә ага

Син – зәңгәр күз минем йөрәгемдә        Тирәсендә үсә куш тирәк,

Мәңге сүнмәс утлар яндырдың!        Яшь йөрәкне сөеп иркәләргә

..........................................................        Саф йөрәкле якын дус кирәк.

Яшь шагыйрь өчен мәхәббәт төшенчәсе дуслык белән, туган җирне, илне  сөю белән тыгыз бәйләнгән:

Син якын дус минем,        Син – күземнең нуры,

Син – ал гөлем!        Бир ризалык миңа

Син – шатлыгым – кайгым,        Гомерлеккә якын дустым итеп,

Син йөрәктә минем!        Мин баш иям сиңа.

        (“Син якын дус”)

Безнең сөю кышлый торган гөлдәй,        Без сөябез илне, юлбашчыны

Һаман яши, һаман чәчәктә        Без оныттык тормыш газабын.

Элек кеше мондый сөюләрне,        Шуңа күрә бүген “сөю” сүзен

Күралмады яшәп яшәп тә.        Кызыл хәреф белән язамын.

        (“Безнең сөю”)

Бүген үзем шушы җырым аша        Мәңге – мәңге сине сөярмен мин,

Вәгъдә бирәм сиңа, чибәрем:        Алсу алмам, каен җиләгем.

        (“Вәгъдә”)

Сөләйман Мөлеков гомере вакытсыз өзелмәсә, үзенең ялкынлы шигырьләре белән бик күп укучыларын куандырган булыр иде. Ләкин аяусыз үлем аны бик иртә тартып алды, әмма әле бөреләнеп килгән яшь шагыйрьнең үлемсез җырлары калды, исеме яши.

Авылдашыбызның  тормышын,  иҗатын өйрәнеп матбугатка чыгаруда язучы Самат Шакирның  өлеше бик зур.  Ул Казанда яшәүче Зөлхәбирә апада сакланучы шигырьләрне ( алар 5 дәфтәр), матбугатта басылганнарын өйрәнеп, “Алар сафта” (1985 ел) җыентыгында, район газетасы “Хезмәттә”  (“Мәхәббәткә дан җырлаучы шагыйрь” 1968 нче ел, 11 январь), “Яшь ленинчы” (“Ул җырлар калдырды” 1967 нче ел, 26 август) мәкаләләр бастырды. Бу безнең якташыбызны танытуда зур өлеш булды.  Үзе дә сиксәненче елларда безнең авылда булды; туган авылыбызга багышлап Ә . Бәкиров белән бергәләп “Пыжмара” дигән җыр яздылар.

Безнең буын Сөләйман Мөлековны алдагы язмалар аша гына белә. Сөләйманны күреп белүчеләр дә авылда юк диярлек. Туганнарыннан да бик иртә аерылган. Авылда яшәүче кече сеңлесе Разия апа 1933 елда туган. Ул аны бөтенләй хәтерләми диярлек. Ә менә 1926 елда туган Хәйретдин абый шигырьләр яза. Гомеренең күп өлешен Уралда яшәп үткәрүче Хәйретдин абыйны, бәлки, шигырь яратучылар “Хезмәт” газетасы аша хәтерлиләрдер. Аның туган як, мәхәббәт, хәтер һ.б турындагы шигырьләре нәкъ оста шагыйрьләрчә язылган:

Үбәр идем ятып – таный алсам,        Белсәм әгәр, барып күрсәм әгәр,

Юллар буйлап калган эзләрен.        Нинди туфрак аны күмгәнне, -

Ярый әле исән рәсемнәре        Дөнья буйлап табиб эзләр идем -

Карар өчен уйчан күзләрен.        Кабат терелтүче улгәнне!...

                                                                             (“Белсәм әгәр” шигыреннән)

Әмма Хәйретдин абый күпчелек үзе өчен язган, шигырьләрен матбугатка чыгару белән кызыксынмаган.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Сөләйман Мөлеков туган авылның үзәк урамы аның исеме белән йөртелә. Авылдашлары бу исемне хөрмәт белән искә алалар, аның исеменә лаек булырга тырышалар.

Мәктәп укучылары аның тормышын, эшчәнлеген өйрәнәләр, туганнары белән бәйләнештә торалар. Мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда авылдашыбыз – яшь шагыйрь С. Мөлековка багышланган экспозиция зур урын алып тора.

Шагыйрь М. Җәлил сүзләре белән әйтсәк:

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.



Предварительный просмотр:

                            Кичер  мине,  Нәфисә.

 “ Кичер мине, Нәфисә. Барлык кылган  начарлыкларым өчен, йөрәкләрне телгәли торган сүзләр әйтүем өчен кичер. Ятимлекнең ,фәкыйрьлекнең ни икәнен әлегә кадәр әти –әни канаты астында белми үстем бит мин. Шулай шул үз башына төшмичә бер кеше дә  аңламый икән бит. Соң булса да, зинһар өчен  кичер мине, Нәфисә.”- дип, күз яшьләренә буыла- буыла, бар сыйныф алдында гафу сорады Нәфисәдән Наташа.

   Әйе, әле күптән түгел генә бик бәхетле иде  Наташа. Ни теләсә шуны  алалар, тәмле ашый, йокысы туйганчы йоклый, һәр елны чит илдә ял итә иде ул. Әтисе бик акчалы эштә эшләгәнлектән,  бернигә дә мохтаҗлык күрми  үсте Наташа. Гаиләдә бердәнбер бала булганлыктан, бик иркәләделәр үзен. Сыйныфташлары арасында  да зур абруйга ия иде кыз. Сыйныфташ кызлары барысы да аңа ошарга тырышып һәрвакыт аның янында гына бөтерелделәр. Тик сыйныфларына Нәфисәнең килүе генә Наташаның  ачуын чыгарды. Чөнки ул башкалар кебек түгел иде. Бу кечкенә генә  гәүдәле,җирән чәчле кыз  аңа буйсынырга теләмәде. Нәфисә  һәрвакытта да үзен тәртипле тотты, яхшы укыды,  киемнәрен дә Наташа кебек  яңага алыштырып тормаса да, гел чиста-пөхтә киенде. Ә Наташа аннан көлү, мыскыл итү, үзенә буйсынмаган өчен үч алу юлларын гел табып кына торды.“Чүплек баласы, синең кебекләргә безнең мәктәптә урын юк! Киемнәреңнең юыла-юыла төсе чыгып беткән ,өстеңдәге кофтаңны инде бер ел буе киясең,  хәерче баласы”-дип атады ул аны. Башка кызлар да, Наташага кушылып, Нәфисәне кимсетергә генә тордылар. Бик авыр иде бу минутларда Нәфисәгә .Тик ул бар түземлеген җыеп, тешен кысып түзде. Әнисенә дә мәктәптә булган хәлләрне сөйләмәде. Борчыйсы килмәде аны, әтисе үлгәннән соң аның болай да борчулары күбәйде. Нәфисәнең әнисе, кызын аякка бастырыр өчен,  иртәдән кичкә кадәр өч эштә эшләде. Әнисе  инде күптән Наташа “Төсе чыккан”- дип атаган кофтасына алмашка яңаны алып куйса да кияргә теләмәде аны Нәфисә. Чөнки аңа хәзер кия торганы- әтисе алып биргәне бик кадерле иде.  Нәфисә барлык кимсетүләргә түзә килде: “Чүплек баласы” дигәннәренә дә игътибар итмәде. Тик  бер көнне Наташаның аны ятим диеп атавына түзә алмады ул. Күз яшьләренә буыла –буыла класстан чыгып йөгерде Нәфисә. Бик озак туктый алмый елады ул, чөнки әле аны беркемнең дә ятим  диеп атарга  җөръәт иткәне булмады. Ә бу көнне Наташа чын-чынлап бәйрәм итте. Чөнки ул тиздән Нәфисәнең, кыерсытуларга түзә алыйча, мәктәптән китүенә инанган иде  инде.

            Алданрак куанган икән шул Наташа. Ятимнәрне бер гаепсезгә кыерсытып, бәхетле булып булмаганлыкка, аларның  күз яшьләре үзеңә каргыш булып төшүенә ышанмый иде әле ул. Шушы көннән  башлап  Наташаның тормышында күңелсезлекләр башланды.  Ул ничек итеп  Нәфисәне кыерсыткан булса, язмыш аннан шулай ук итеп көлде. Бер көнне мәктәптә булган кичәдән соң  аны әнисе килеп алырга тиеш иде. Тик нигәдер ул соңарды. Иптәш кызлары  Наташаны күпме генә алар белән бергә җәяү кайтырга өндәсәләр дә, ул һәрвакыттагыча ,үзсүзлеләнеп ”Машина булганда җәяү йөримме соң,” – дип кырт кисте.Әнисе соңа калганга  бер дә кәефе төшмәде аның. “Берәр җирдә бөкедә генә утырадыр,”- дип уйлады ул. Наташа  әле  һаманда Нәфисәдән үч алуына  тиздән үз дигәненә ирешәчәгенә сөенә иде. Озак сөенә алмады ул. Аның уйларын караңгы төннең тынлыгында ничектер шомлы булып шалтыраган  телефон тавышы бүлде. Бу әнисе иде. Наташа телефонын алуга әнисенә сүз әйтергә дә бирмичә соңа калганы  өчен аны битәрли башлады. ”Мин монда ,сине көтә-көтә, туңып беттем. Кая йөрисең син ?”- дип сукранды ул әнисенә. Ләкин әнисе генә аңа җавап бирергә ашыкмады. Озак кына тынлыктан соң калтырынган тавыш белән:”Кызым,алтыным,ачуланма, мин килә алмыйм.Әтиең юл һәлакәтенә очраган.  Мин аның янында.  Ашарыңа пешкән, җылытып аша,”- дип җавап кайтарды да Наташага сүз әйтергә дә вакыт бирмичә трубканы куйды. Бу сүзләрдән соң озак кына аңына килә алмыйча торды Наташа.  Ничек инде килә алмый ? Мине- бердәнбер кызын алыргамы ?Бу сүзләр аның башына сыймады. Наташаның ачуы кабарды.Ул ,үзе дә сизмәстән, караңгы һәм кеше -фәлән күренмәгән йортлар арасына кереп югалды.  Бик курыкса да, олы юлга чыкмады ул. Юлда, дус кызларын очратып, машинасыз кайтканга оятка каласы, алар алдында үз дәрәҗәсен төшерәсе килмәде аның.  Шуның аркасында аздан гына бәлагә дә тарымый калды ул. Баштарак  зур,биек йортлар Наташага бик куркыныч булып тоелсалар да, ара-тирә каршысына үзе кебек өйләренә ашыгучылар очрый башлагач, куркуы басылды аның. Хәтта ул кайта торган юлдан кешеләр йөрүенә инангач эчтән генә сөенеп тә куйды.Тик Наташа бу сукмактан атлаган һәрбер кешенең аңа нинди дә булса зыян сала алуын башына да китерми иде әле.Каршысына килгән чираттагы кеше дә Наташага бер дә куркыныч булып тоелмады.Шунлыктан, Наташа аның тозагына ничек килеп эләккәнен дә сизми калды.Бары тик муенына пычак терәгәч кенә эшнең нидә икәненә төшенә башлады ул. Наташага бер дә “подазрительный” булып тоелмаган бу кеше аннан акча таләп итә башлады.”Кычкырма, аннан бернинди дә файда юк. Сине монда бер кеше дә ишетмәячәк, бары үзеңә генә начар булачак”- дип кисәтте аны куркыныч тавыш.  Наташа куркудан ни эшләргә дә белмәде, чөнки аның үзе белән бер тиен акчасы да юк  иде.”Тиз бул синдә акча күп, мин беләм.Синең кебекләрдә күп була ул.Тизрәк бул, мин көттергәнне яратмыйм”-дип, карак  Наташаның муенына терәлгән пычакны тагы да кысты. Наташа ашыга-ашыга кесәләрен актарырга кереште. Тик  аның кесәләре буш иде. Әнисе иртән биргән акчаларын да таба алмады ул. Соңыннан гына бу акчаларга, Нәфисәне кыерсытып ,үз дигәненә ирешкәч, кызларны тәм-том белән сыйлаганы исенә төште аның.  ” Ах, Нәфисә барлык күңелсезлекләремдә син генә гаепле”,- дип , эчтән генә Нәфисәне сүкте Наташа бу мизгелдә. Кемне генә гаепләсә дә, Наташа бу карак тозагыннан котыла алмасын аңлаган иде инде. Ул эченнән генә Ходайдан ярдәм сорап,  вакыт уздыру өчен буш кесәләрен актара бирде. Шул вакытта каяндыр ерактан аяк тавышлары ишетелде. Наташа башында, бу тавыштан карак куркып, аның муенына батырылган пычакны алып качар дигән уй йөгереп үтте.Тик аяк тавышлары якынаюга карак Наташаның муенындагы пычакны батыра гына төште. Наташа күпме генә өметләнсә дә,  бу килүче аңа булыша алырлык булып чыкмады. Ул Наташа яшендәрәк кечкенә генә кыз иде.   Тик нигәдер ул Наташага таныш булып тоелды. Аларны күрүгә, куркыптыр, мөгаен,  бу кыз адымнарын ешайтты,  соңыннан йөгерә үк башлады.  Бу кечкенә генә кыз алар янына килеп җитеп ниндидер бер җитезлек белән каракка ташланды һәм Наташаны карак кулыннан йолып алды. Аннары, озак көттермичә, Наташаны өстерәп диярлек  йөгерә башлады.  Наташаның аяклары тыңламады,  ул озак кына шушы кечкенә генә кызның аны коткара алуына,  бу хәлләрнең чынлыкта да аның белән булуына ышана алмый торды.  Озак йөгергәннән соң еракта машиналар тавышы ишетелә башлагач кына Наташа бу хәлләрнең чынлыкта  булуына инанды.  Күбрәк барган саен аны һаман да кулыннан тотып барган кыз таныш кебек тоелды аңарга.  Кем булса да, Наташа бу кызга бик рәхмәтле иде.Ул бит аны үлемнән йолып алды.Юкса бит барын да ничек бар шулай килеш калдырып кача да ала иде.Тик ул алай эшләмәде.Олы юлга чыккач,  урам утлары яктысында гына Наташа үзенең коткаручысының кем булуын аңлады.Ул Наташа күпме кыерсыткан,  ятим диеп атаган аның классташ кызы Нәфисә иде. Үзенең коткаручысының  шул “Чүплек баласы” булуына Наташаның ачуы кабарды. Ул, үзе дә сизмәстән, кулын Нәфисәнең кулыннан тартып алды. Бу минутта инде Наташа Нәфисәнең аны коткаруын, ул килеп чыкмаса, үзе белән ни буласы да билгесез булуын,аңа әйтеләчәк рәхмәт сүзләрен барын да оныткан иде. Ул әче тавыш белән ярсый –ярсый Нәфисәгә кычкырып җибәрде: “Нәрсә, чүплек баласы, мине коткарып миңа таба юл салмакчы идеңме? Өметләнмә дә, синең кебекләргә минем  янда урын юк, исеңдә калдыр!” Бу сүзләрне әйткәндә Нәфисә инде күптән аның үзен генә калдырып киткән, бары тик үтеп  баручылар гына Наташага сәер итеп карап торалар иде. Моңа аның тагын да ачуы чыкты һәм ул, тиз- тиз атлап, өенә кайтып китте. Икенче көнне мәктәпкә килгәч тә, Нәфисәдән гафу үтенәсе,  үзен коткарганга рәхмәт әйтәсе урынга Наташа аны  кыерсытудан туктамады. “Нәрсә,  мине коткарган булып кыландыңмы? Үзеңне бик батырга санап, борыныңны күтәреп йөрмә монда “безотцовщина”. Син булмасаң  да, карак кулыннан үзем дә котылган булыр идем,”- дип җикеренде ул. Гәрчә әйтелгән сүзләренең берсе дә дөреслеккә туры килмәвен бик яхшы аңлый  иде.

  ...Эх, алда ниләр буласын, үзенең дә нәкъ Нәфисә хәлендә каласын  белгән булса, шулай итеп бер гаепсез ятим баладан  үч алган булыр идеме соң Наташа?  Әбисе аңа кечкенәдән үксез балалардан  көлмәгез,  аларның күз яшьләре үзегезгә әйләнеп кайтыр дип тәкърарлап килде бит. Нигә Наташа әбисенең сүзләренә колак салмады,  аның сүзләрендә дөреслек бар икәнен вакытында аңлап алмады соң? Бәлки,  алдан ук ахырын уйлаган булса,  мондый хәлләр килеп чыкмас та,  моның кадәр үк түбәнлеккә тәгәрәмәс тә иде бит ул...        

    Юл һәлакәтеннән соң табиблар әтисенең хәлләре яхшы якка бара дип ышандырсалар да,   яңадан исән килеш үз өенә әйләнеп кайта алмады Наташаның әтисе. Ул үлеп , берничә көн үтүгә, әтисенең зур бурычлары барлыгы ачыкланды.  Бер ай эчендә бурычларын кайтармасалар,  Наташа белән әнисен өйләреннән куып чыгарачаклар иде. Ни генә эшләп караса да, Наташаның әнисе берни дә  кыла алмады. Нинди генә җиргә барып караса да,  урам себерүче, җыештыручыдан бүтән эшкә алмадылар аны. Чөнки барлык җиргә дә укыган кешеләр кирәк иде. Ә Наташаның әнисенең мәктәп бетергән аттестатыннан башка бүтән бер белеме дә юк. Әтисе күпме үгетләсә дә, барысы да җитештә яшәгәч укыйсы килмәде  әнисенең. Бу көнгә калачагын белгән булса,  укыган булыр иде дә бит.  Тик киләчәкне алдан белеп булмый бит. Шулай итеп Наташа белән әнисе торыр җирсез дә калдылар. Теләмәсә дә әнисе урам себерүче булып эшкә урнашырга мәҗбүр булды. Бик тырыша торгач,  әнисенең эш урыныннан кечкенә генә булса да,  бер бүлмә дә бирделәр үзләренә. Шунда гына Наташа ятимлекнең,  акча җитмәүлекнең ни икәнен акрынлап үзенең Нәфисәдән дә түбәнрәк тәгәри башлавын аңлады. Әнисенең дә көн дә аракы белән  дуслашуын  күреп,  нык кәефе төште аның. Соңыннан иптәшләрен дә үзе белән ияртеп кайтып бергәләп бәйрәм ясый башлады ул.  Наташа әнисенең мондый түбәнлеккә төшүеннән гарьләнеп,  аннан да үзе  Нәфисәдән   “безотцовщина”  дип көлгән кебек көләрләр дип уйлап,  мәктәпкә барырга оялды. Мәктәптә аңа бер кеше дә әтисез дип тә әйтмәде,  аны түбәнсетеп көлмәде дә. Бары “Җилкәннәр җилдә сынала”дигәндәй дусларның да авыр вакытта кайсының чынлап та дус булуын аңлады Наташа. Элек дус булып аның һәрбер әйткән сүзен тыңлап, артыннан бер адымга да калмый йөргән дус кызлары әкренләп аннан читләштеләр. Соңыннан бөтенләй аралашмый ук башладылар. Наташа да аларга сүз катырга кыенсынды, үзен кыерсытырлар дип уйлады. Бары Нәфисә генә Наташаны сөйләштерергә күпме генә элекке тормышына кайтарырга  тырышып караса да булдыра алмады. Наташа аның барлык сорауларына да тынлык белән генә җавап кайтарды.

                         Бер көнне мәктәптән кайткач, әнисен аңсыз килеш тапты Наташа. Ул  әзрәк кенә  соңга         калган булса  да, үләсе булган аның әнисе.  Начар аракы эчеп агуланган  ул. Аздан гына дөм ятим калмады Наташа.  Шуннан соң гына бар түземлеген   җыеп, барлык кылган начарлыклары өчен гафу үтенде ул Нәфисәдән.

                     Бүтән аны мәктәптә күрүче булмады. Соңарак кына мәктәптә әнисе белән  Наташа әбисе янына авылга күченеп киткәннәр дигән хәбәр таралды.



Предварительный просмотр:

Язмышлардан  узмыш  юк  икән.

     Зинһар булыш  Ләбибә...  Батам бит ...   Ярдәм ит... Үләм бит... Ләбибә-ә-ә-әү.

      Тагын бер үк төшне күреп,   шапыр тиргә  батып уянды Ләбибә.” Эх, Милэүшә, болай да күпне күрдем бит инде,  язмышның ачысын  да, төчесен  дә татыдым, кылган гөнаҺларымның әҗерен алдым.  Син  дә һәр көн төшкә кереп,  йөрәкләрне телгәләмәче,” – дип елый –елый кабатлады Ләбибә.

      Бик дус иде бала чакта Миләүшә белән Ләбибә. “ Без аерылмас дуслар, безне берни дә аера алмаячак”, –дип,   еш горурланып әйтә иде башкалар каршында Миләушә. Тик бик нык ялгышты. Үлем аерды аларны...  Бик аянычлы булды Миләүшәнең үлеме.  Аның кисәк кенә суга батуы бөтен якын-тирәне тетрәндерде.  Вакыт узу белән Миләүшәнең  үлемен язмышка сылтап калдырдылар.  Тик Миләүшәнең  чәчәк аткан вакытында үлүендә Ләбибәнең дә өлеше аз түгел иде.

        Миләүшә бик кечкенә булса да киң күңелле,  тырыш , олыларны хөрмәт итүче кыз иде. Ул бер вакытта да карт әбиләр яныннан, аларга ярдәм кулы сузмыйча, тыныч кына узып китми, күрше  әбигә һәр көн икенче урамда  урнашкан кибеттән ипи алып кайтып бирә иде. Кыш көне суыкта үлеп яткан песнәк күрсә дә,  аңы кеше - фәлән йөрми торган җиргә алып барып күмгәнче тынычланмый иде ул.  Шундый киң күңелле,ярдәмчел булганы өчен олылар аны узләре арасында җирдәге фәрештә дип тә  атап йөртәләр иде. Ә Ләбибә аның нәкъ киресе:  тиз кызып китә, уйламыйча,  начар сүзләр әйтә. Ә Миләүшә аның күңеленә яхшылык  орлыклары чәчәргә теләде.   Менә шул барлык кешеләргә дә яхшылык эшләргә омтылуы аны үлемгә китерде дә бит .

     Көннәр язга авышкан елгада боз юкарган иде инде.  Бер көнне уйнарга чыккач,  Ләбибә кесәсеннән шундый матур ялтыравыклары күзләрне камаштыра торган шырпы кабы чыгарды .”Әйдә, Миләүшә,  яндырып карыйк әле,  берсен генә булса да. Минем дә зурлар кебек шырпы яндырып карыйсым килә. Кичә мин  телевизордан басуда кибәннәр яндырганнарын күрдем.  Кибән шундый матур булып кып-кызыл очкыннар чыгарып  яна. Син күрсәң,  аның матурлыгыннан исең –акылың китә. Әйдә әнә теге Салих бабайлар янындагы кибәнне  яндырып карыйк,”-дип кыстый башлады Миләүшәне Ләбибә. ”Юк алай ярамый бит,  шырпы белән уйнарга ярамый. Ул уенчык тугел дип еш әйтә миңа әнием,”-дип карышты Миләушә. Озак шулай тарткалашып басып тордылар алар,  тик соңыннан Ләбибә  барыбер Миләүшәне күндерде.  Коры кибән тиз дөрләп янып китте .Моны күреп Ләбибә олылар ярдәменнән башка сүндерә алмаячакларын аңлап кача башлады.  Аның артыннан коты алынган Миләүшә дә иярде. Озак йөгерделәр алар һәм караңгы төшкәнче, икесе генә белә торган  аулак  җирдә качып яттылар. Янгыннан  Салих бабайларның кибәннәре генә түгел, аның белән бергә абзарлары һәм барлык терлекләре дә янып бетте. Ә бу вакытта балаларның  өйдә юклыгын янгын ыгы-зыгысы белән бер кеше дә сизмәде. Кич белән Миләүшә курка- курка гына өйгә кайтты .Өйдә әнисе елый-елый күрше әбисенә: “Янгын абзарларыннан чыккан булса кирәк, барлык терлекләре дә янып бетте бит, үзләре дә өйдә түгел иде шул, күрше-күлән булмаса өйләре дә янып бетәр иде,”- дип хатирәләрен яңартты.  Бу сүзләрне ишеткәч, тагы да куркуга калды Миләүшә. Тизрәк барысын да Ләбибәгә сөйләп,  Салих бабайлардан гафу үтенәсе килде аның . Ләбибә риза булмаса, үзе генә гафу үтенәчәк иде ул.Тик Ләбибәне бер атна тирәсе күрми торды ул.  Ул булган хәлләрдән соң  суык тидереп авыртып ятты. Ә Миләүшәне әнисе Ләбибә янына җибәрмәде. Ул да суык тидереп авырып ятудан курыкты. Бер атна үз-үзе белән көрәште Миләүшә. Аның тизрәк гафу үтенәсе килде,   тик эчендәге бер явыз шайтан аны киресен эшләргә мәҗбүр итте. Күңеле башкача кушса да,  Миләүшә үз-үзен Ләбибә белән бергә гафу үтенергә күндереп килде .

       Бер атнадан соң башка балалар белән су буенда күмәкләшеп  чана шуганда гына очраштылар алар кабат.  Шунда Ләбибәне су кырыендагы  бер аулак җиргә чакырып сүз башлады Миләүшә.  “Ләбибә,  әйдә Салих бабайлардан гафу үтеник.  Мин беләм:  алар бик яхшы кешеләр,  безне аңларлар,”- диде ул. Бу сүзләрдән  Ләбибәнең ачуы  кабарды.”Син нәрсә тилердеңме  әллә ?  Миләүшә барган ди шунда. Безнең бит бернинди  дә гаебебз юк,  кибәнне без яндырганын беркем  дә белми бит,”-диде Ләбибә. ”Ярый алайса мин үзем генә барам,  икебез өчен  дә гафу үтенермен,”- дип борылып  китмәкче иде Миләүшә,  тик Ләбибә, һәрвакыттагыча кызуланып, аны туктатмакчы булды һәм кисәк кенә ярдан этеп төшерде. Миләүшә  шул мизгелдә салкын бозлы суга килеп төште. Ә Ләбибә моны күреп булышырга ашыкмады да .”Шул кирәк сиңа, кирәкмәгәнне сөйләп йөрмиләр. Үзең дә чыгарсың әле,   елга тирән түгел,”- дип,  эченнән генә  мыгырдады да, чанасын өстерәп,  тауга таба юнәлде .Ә Миләүшә  күпме ярдәм сораса да, аны ишетүче, ярдәм итүче булмады.  Миләүшә  бер ярдәмчесез калып,  салкын суда үлем белән көрәшкәндә,  Ләбибә рәхәтләнеп башка балалар белән күңел ачты .Ә Миләүшәнең суга батып үлүен икенче көнне әнисеннән генә белде ул. Башта ул үз-үзен кая куярга белмәсә дә,  соңыннан күңеле тынычланды аның . Бар кеше дә Миләүшәнең үлемен бәхетсезлек очрагы дип уйлады . Ә Ләбибә моңа сөенде генә. Хәзер инде чын дөреслекне аның үзеннән башка беркем дә белмәячәк иде.

      Шулай әкренләп вакыт үтә торды.  Янгынны –электр чыбыкларына, Миләүшәнең  үлемен язмышка  сылтап калдырдылар.  Барысы да онытыла башлады,  тик Миләүшә генә көн  дә Ләбибәнең төшләренә кереп йөдәтте. Үзен бер гаепсез итеп калдырып,   барыбер бәхетле була алмады Ләбибә.                 Берничә елдан әтисе белән энесе кыш көне утын әзерләргә дип урманга китеп шунда югалдылар.  Аларның үле гәүдәләрен яз көне кар эрегәч кенә табып алдылар.  ”Урманда адашып, өшеп үлгәннәр, бичаралар,”- диделәр аларны. Шушы хәлләрдән соң Ләбибәнең әнисе авыруга сабышты һәм бөтенләй урыныннан торалмас булды.  Унҗиде яшьлек Ләбибәгә тормышның авыр йөген үзенә генә тартырга калды. Әнисен карады,шуңа өстәп, иртәдән кичкә кадәр фермада сыер сауды. Бик авыр булса да,  үз язмышы белән килеште, барысына да  түзде Ләбибә .Әнисе дә үлеп,  япа-ялгыз калгач кына эшнең нидә икәнен аңлый башлады ул.  Ялгызы гына калгач,  елый-елый Ходайдан кичерүен,  бүтән авырлыклар китермәвен сорады ул. Тик бу  әле аның язмышына язылганнарның яртысы гына булган икән. Алда әле аны боларыннан  да авыррак сынаулар көткән.  Шәһәргә укырга китеп юл аркылы  чыкканда машина таптатты аны.   Ләбибәнең умыртка баганасына зыян килде.  Табиблар күпме генә тырышсалар да,  аны кабат аякка бастыра алмадылар.

    Көн артыннан көн,  атна артыннан атна уза торды. Ләбибә  теге вакытта суга батканда үлем белән көрәшеп,  ярдәм сорап ялварган Миләүшә хәлендә калды.  Ул  авыр вакытта Миләүшәгә ярдәм итмәгән кебек,  хәзер аның узенә дә ярдәм кулы сузучы,  бер йотым суга тилмереп ятканда су бирүчесе юк. Юл һәлакәтендә мәңгелеккә гарип калуында да аны таптаткан  бай түрә малаен тугел,  ә Ләбибәнең узен гаепле итеп калдырдылар. Юл кагыйдәләрен дөрес үтәмәгән янәсе. Әйе,   Ләбибә барысына да үзе генә гаепле. Бәлки теге вакытта Миләүшә белән ризалашып,  бергә  гафу үтенгән булсалар,   барысы да башкача булган булыр иде.Тик хәзер инде  бик соң, үкенүдән мәгънә юк . Артка юл юк:  кылган хаталарны төзәтеп,  язмышларны кире язып булмый. Ләбибәгә хәзер тормышның  бар ачысына –төчесенә түзеп,  Ходайдан аны кичерүен һәм бүтән авыр сынаулар җибәрмәвен сорап, үзенең калган көннәрен хаталарсыз үткәрәсе генә кала.



Предварительный просмотр:

Мин Пыжмара авылында тудым, шунда беренче адымнарымны ясадым, укырга – язарга өйрәндем.   Мөстәкыйль фикер йөртә башлагач, миндә үзебезнең урам исеме  белән кызыксыну туды. Кем ул Сөләйман Мөлеков? Ни өчен авылның үзәк урамы аның исемен йөртә? Әти – әниләрем, укытучыларым минем соравыма кыскача гына җавап бирделәр. Һәм мин аның турында күбрәк өйрәнергә булдым: Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты,  үзебезнең мәктәп музее документлары миңа ярдәмгә килде.

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, хатирәләр бездән һаман ерагая, сугыш ветераннары саны кимегәннән – кими. Әмма хәтер сакланырга тиеш дип уйлыйм мин. Өлкән абый – апалар авылыбызның талантлы яшь шагыйре, Бөек Ватан сугышы көрәшче – солдаты иемен мәңгеләштереп бик дөрес эшләгәннәр рәхмәт аларга!  “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” – ди халык. Шуның өчен бу тема бик актуаль  дип уйлыйм.

Бу эшкә алыныр алдыннан шундый максат куелды: Сөләйман Мөлеков тормышы, иҗаты аркылы, аның кешенең җанына үтеп керерлек әсәрләре  аркылы авылдашыбызның якты образын тудыру; сугыш фаҗигасен ачу, ил азатлыгы өчен көрәшчеләрнең үлемсезлеген күрсәтү.

Шушы максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. Сөләйман Мөлековның тормышын, әдәбиятка килү юлларын яктырту.
  2. Аның  лирик  шигырьләрендәге төп тема -  мәхәббәт шигырьләрендәге мәгънәне ачу.
  3. Сөләйман Мөлеков иҗатын өйрәнүче язучы С. Шакир белән таныштыру.
  4. Яшь шагыйрь – көрәшченең авылдашлары күңелендәге яшәвен күрсәтү.

 С. Мөлеков – Бөек Ватан сугышы корбаны. Бу язмам минем сугышка, сугыш уты кабызучыларга каршы яшь буында нәфрәт, ил азатлыгы өчен көрәшеп һәлак булучылар белән горурлану хисләре уятыр дип уйлыйм.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язучыларының исемнәрен мәңгеләштерү өчен, Казанның матбугат йортында мемориаль такта бар. Ак мәрмәргә алтын хәрефләр белән 30 татар сугышчысының исеме язылган. Алар – утыз! Аларның байтагы әдәбият мәйданында әле аяк кына баскан, байтагы кулларына бер-ике юка китапларын тотып карарга гына өлгергәннәр иде. Әммаи алар арасында инде танылган, халыкның яраткан язучысы булып киткәннәре дә бар. Барысы да алар  Бөек Ватан сугышы кырларында үлеп калдылар. Язасын язып бетермичә, сөяргә-сөелергә, туйганчы яшәргә өлгермичә үлделәр.

Мин шушы язучылар арасыннан яшь шагыйрь – авылдашыбыз  Сөләйман Мөлеков белән таныштырырга телим.

Ул 1919 нчы елның 5 нче гыйнварында элеккеге Чепья районы Пыжмара авылында Мифтахов Сәйфелмөлек һәм Гайшә гаиләсендә иенче бала булып дөньяга килә. Алар гаиләдә 7 бала үсә. Сөләйман кечкенәдән үк бик кечкенә күңелле, зирәк,тырыш булуы белән аерылып тора. Халык җырларын, уеннарын бик ярата, үзе дә җырлый. Башта Пыжмара, аннан Шода җидееллык мәктәбендә белем ала. Аның Шода мәктәбеннән 1936 нчы елның 8 июнендә бирелгән “Күчерү таныклыгы”нда  “отлично”  һәм “яхшы”  билгеләре генә.

Укыганда ук шигырьләр яза башлый. Туган авылның гүзәл табигате, тормыш матурлыгы яшь Сөләйманның күңел кылларын тибрәтә.  Ул беренче шигырьләрен әнә шуларга багышлап яза:

Урман, урман!        Сөям сине, сөям, урманым,

Синең эчеңнән         Күп кенә бар синдә булганым,

Күп мәртәбә йөргән бар минем,        Ятып хәл җыйганым бар синдә

Матур җәйдә тиңсез сокланган,        Йомшак иде яшел юрганың.

Ямьнәреңне күргән бар минем.        ( “Урман” шигыреннән)

Сөләйман Мөлеков язган шигырьләрен Казанга “Пионер каләме”  редакциясенә җибәрә. Озак та үтми, аның бер шигырен бастыралар. Ул “Бер укучының төше” дип атала. Балалар язучысы А. Алиш аның  беренче шигыренә рецензия яза. Шуннан соң ул тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башлый. Яшь авторның өлкә газеталарында, альманахларда, “Пионер каләме”  ңурналында шигырьләре күренә башлый.

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Сөләйман колхозда төрле эшләрдә эшли; авылның җәмәгать тормышында кайный. Әмма әдәбиятка булган мәхәббәт аны Алабуга китапханә техникумы каршындагы курсларга илтә. Курсларны 1938 нче елның апрелендә “бик яхшы” билгеләренә тәмамлый. Туган якларга кайтып, Түнтәр авылында китапханә мөдире, Субашта укытучы булып эшли. Яшь шагыйрь туган ил, аның хезмәт батырлары, мул иген үстерүчеләре, Ватан чикләрен уяу саклаучылар турында зур горурлану белән яза. Район газетасының актив хәбәрчесе була.

Германиядәге фашистик режимга каршы кешелек дөньясының алдынгы шагыйрьләре үзләренең утлы шигырьләре белән көрәшәләр. Аларның әсәрләрен укып рухланган яшь шагыйрь Сөләйман Мөлеков та “Шарль” дигән шигырь иҗат итә.  

Ышан, Шарль!        Ышан, Шарль!

Батыр көрәшчеләр        Якын киләчәктә

Гитлерның бугазын буачак!        Бәхет таңы сездә туачак!

1940 нчы елда Сөләйман Кызыл Армия сафларына алына, Көнбатыш Украинада чик сакчысы булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышын да шунда каршылый, үзенең батырлыгы, кыюлыгы белән таныла, Украинаның башкаласы Киевны саклауда катнаша. Аз гына эләккән ял вакытларында, окопларда фашист басып алучыларына көчле нәфрәт, туган илгә мәхәббәт белдереп шигырьләр яза:

Мин саклармын илнең  тынычлыгын        Сөйгәнем, син аңла, мин сугышта

Дошман ударыннан.        Ватан тынычлыгын сакладым.

Мин төшермәм корыч мылтыгымны        Сөйгән халкым өчен, синең өчен

Көчле кулларымнан.        Үзем өчен җиңел атладым.

                       (“Сугышчы җыры”)        (“Гөлбануга”)

Яшь шагыйрь  Сөләйман Мөлеков 1941 нче елның сентябрендә Киев өчен барган каты сугышларда һәлак була.

С. Мөлеков үзенең бик күп лирик шигырьләрен, кайткач бастырырбыз дип, туган якларына җибәреп бара. Кызганычка каршы, аларның бер өлеше сакланмаган.

Яшь шагыйрьнең шигырьләрендә бер нәрсә кызыл җеп булып сузыла. Ул – мәхәббәткә дан җырлау. Латин хәрефләре белән язылган бу шигырьләр яшь егетнең, әле яңа гына күтәрелеп килә торган яшь шагыйрьнең йөрәк хисләрен, Байроннар, Пушкиннар һәм Тукайлар тарафыннан макталган мәхәббәткә бик югары караганлыгы ачык күрсәтә.

Сөләйман Мөлеков саф мәхәббәткә, чын яратуга, тугрылыкка, сөйгән – яраткан кызына   биргән вәгъдәсенә изге эш итеп караган. Аның шигырьләрендә бу нәрсә аеруча калку, йөрәккә керерлек, күңелдә калырлык итеп бирелгән. Мәсәлән, аның “Бир вәгъдә һәм бир кулың” шигырендә мондый юллар бар:

Күр, ничек шатланам мин,        Әйдә алга, дәвам итик

Күр ничек канатланам!        Сөешеп дуслык юлын.

Сине сөюдән һәркайчан        Гомерлеккә пар булырга

Ямь табам, зур дәрт табам!        Бир вәгъдә һәм бир кулың!

“...гә” дигән шигерендә ул үзенең сөйгән кызына булган мәхәббәтен белдерә. Ул кыз – сугышчы шагыйрь Сөләйманның авылдашы Зөлхәбирә.  Зөлхәбирә апа Сөләйманның сугыш кырында үлеп калуы турында хат китергәннән соң  да – 1946 нчы елга кадәр көтә. Шуннан тормышка чыга. Шагыйрь – авылдашыбыз турында ул күп кенә мәгълүматлар, Сөләйманның шигырьләрен бирә.

“...гә” дигән шигырендә дә дулкынланып укырлык строфалар бар. Монда шуларның берсен китереп үтәм:

Син – зәңгәр күз минем йөрәгемдә        Тирәсендә үсә куш тирәк,

Мәңге сүнмәс утлар яндырдың!        Яшь йөрәкне сөеп иркәләргә

..........................................................        Саф йөрәкле якын дус кирәк.

Җырлар җырлап салкын чишмә ага

Яшь шагыйрь өчен мәхәббәт төшенчәсе дуслык белән, туган җирне, илне  сөю белән тыгыз бәйләнгән:

Син якын дус минем,        Син – күземнең нуры,

Син – ал гөлем!        Бир ризалык миңа

Син – шатлыгым – кайгым,        Гомерлеккә якын дустым итеп,

Син йөрәктә минем!        Мин баш иям сиңа.

        (“Син якын дус”)

Безнең сөю кышлый торган гөлдәй,        Без сөябез илне, юлбашчыны

Һаман яши, һаман чәчәктә        Без оныттык тормыш газабын.

Элек кеше мондый сөюләрне,        Шуңа күрә бүген “сөю” сүзен

Күралмады яшәп яшәп тә.        Кызыл хәреф белән язамын.

        (“Безнең сөю”)

Бүген үзем шушы җырым аша        Мәңге – мәңге сине сөярмен мин,

Вәгъдә бирәм сиңа, чибәрем:        Алсу алмам, каен җиләгем.

        (“Вәгъдә”)

Сөләйман Мөлеков гомере вакытсыз өзелмәсә, үзенең ялкынлы шигырьләре белән бик күп укучыларын куандырган булыр иде. Ләкин аяусыз үлем аны бик иртә тартып алды, әмма әле бөреләнеп килгән яшь шагыйрьнең үлемсез җырлары калды, исеме яши.

Авылдашыбызның  тормышын,  иҗатын өйрәнеп матбугатка чыгаруда язучы Самат Шакирның  өлеше бик зур.  Ул Казанда яшәүче Зөлхәбирә апада сакланучы шигырьләрне ( алар 5 дәфтәр), матбугатта басылганнарын өйрәнеп, “Алар сафта” (1985 ел) җыентыгында, район газетасы “Хезмәттә”  (“Мәхәббәткә дан җырлаучы шагыйрь” 1968 нче ел, 11 январь), “Яшь ленинчы” (“Ул җырлар калдырды” 1967 нче ел, 26 август) мәкаләләр бастырды. Бу безнең якташыбызны танытуда зур өлеш булды.  Үзе дә сиксәненче елларда безнең авылда булды; туган авылыбызга багышлап Ә . Бәкиров белән бергәләп “Пыжмара” дигән җыр яздылар.

Безнең буын Сөләйман Мөлековны алдагы язмалар аша гына белә. Сөләйманны күреп белүчеләр дә авылда юк диярлек. Туганнарыннан да бик иртә аерылган. Авылда яшәүче кече сеңлесе Разия апа 1933 елда туган. Ул аны бөтенләй хәтерләми диярлек. Ә менә 1926 елда туган Хәйретдин абый шигырьләр яза. Гомеренең күп өлешен Уралда яшәп үткәрүче Хәйретдин абыйны, бәлки, шигырь яратучылар “Хезмәт” газетасы аша хәтерлиләрдер. Аның туган як, мәхәббәт, хәтер һ.б турындагы шигырьләре нәкъ оста шагыйрьләрчә язылган:

Үбәр идем ятып – таный алсам,        Белсәм әгәр, барып күрсәм әгәр,

Юллар буйлап калган эзләрен.        Нинди туфрак аны күмгәнне, -

Ярый әле исән рәсемнәре        Дөнья буйлап табиб эзләр идем -

Карар өчен уйчан күзләрен.        Кабат терелтүче улгәнне!...

                                                                                                                         (“Белсәм әгәр” шигыреннән)

Әмма Хәйретдин абый күпчелек үзе өчен язган, шигырьләрен матбугатка чыгару белән кызыксынмаган.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Сөләйман Мөлеков туган авылның үзәк урамы аның исеме белән йөртелә. Авылдашлары бу исемне хөрмәт белән искә алалар, аның исеменә лаек булырга тырышалар.

Мәктәп укучылары аның тормышын, эшчәнлеген өйрәнәләр, туганнары белән бәйләнештә торалар. Мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда авылдашыбыз – яшь шагыйрь С. Мөлековка багышланган экспозиция зур урын алып тора.

Шагыйрь М. Җәлил сүзләре белән әйтсәк:

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.

Вәгъдә

Күп эзләде күзем, куп кузлэде

Табалмады синен кебекне.

Һэр минутта сине уйладым мин,

Сине уйлап минем көн үтте

Ара ерак түгел, э шулай да

Өзелеп-өзелеп сагынам үзенне.

Кара кашын, зифа буйларынны

Миләүшә күк зәңгәр күзенне.

Һич онытмам!  Минем йөрәгемдә

Урын алдын, урын биләден

Тик кызганыч: мэнге сөю очен

Мина вэгъдә генә бирмәден

Э мин менэ шушы җырым аша

Вэгъдэ бирэм сина, чибэрем:

Мэңге-мэңге сине сөярмен мин

Алсу алмам, каен җилэгем

Көннэр аша, айлар,еллар аша

Дэвам итик бергэ юлларны

Йөрәктәге сөю хисе белән

Нык кысышыйк бергэ кулларны

Бөрелэнсен яшьлек чәчәк өчен

Чәчәк ату өчен бер кондә

Икебез дэ якын дуслар булсак

Аера алмас безне беркем дэ

Бүген үзем шушы  җырым аша



Предварительный просмотр:

Гариф  Ахуновка  90  ел тулу  уңаеннан “Гариф  Ахунов: шәхес, иҗат,

заман ” дип  исемләнгән  төбәкара  фәнни-гамәли  конференция

Секция:

Гариф Ахуновның  шәхесе, тормыш  юлы  турында  истәлекләр

Фәнни  тикшеренү  эше

Тема: “Кадерлеләр  генә  хәтердә”

Башкарды:

Балтач  муниципаль районы

Пыжмара төп  гомуми белем мәктәбенең

8 нче  сыйныф  укучысы

Зәкиева  Гүзәл  Рафил  кызы

Фәнни  җитәкче:  Латыйпова Рәмзия  Габдулла  кызы

1 нче квалификацион категорияле  татар теле  һәм  әдәбияты  укытучысы

Эчтәлек

I.Кереш....................................................................................................... 1

II. Төп  өлеш...............................................................................................2 - 5

       1.1 Гариф  Ахунов – истәлекләргә  бай   шәхес.

       1.2 Язучы  турында  прозаиклар .

       1.3 Язучы  турында  шагыйрьләр.

       1.4 Гариф  Ахунов  турында  якыннары.

III. Йомгаклау............................................................................................6

IV.  Файдаланылган  әдәбият.................................................................7

-1-

            Мин Балтач районы Пыжмара авылында тудым, шунда беренче адымнарымны ясадым, беренче тапкыр әти-әни сүзләрен әйттем, тәүге тапкыр Тукай шигырьләрен тыңладым.  Яши-яши миндә үз туган нигеземә, үз туган авылыма,  йортыма,   карата хөрмәт һәм горурлану хисләре артканнан- арта бара. Мөстәкыйль фикер йортә башлагач , шушы горурлану хисләре белән беррәттән миндә кызыксыну хисләре туды.  Г.Тукай, Г Бәширов, М Мәһдиев, Гариф  Ахунов...  Ни өчен Арча төбәге шулкадәр затлы, зыялы язучыларга бай төбәк, ә Балтач ни өчен калыша? Әллә Арча суының әдәбият үсеше өчен ниндидер файдасы бар микән? Шулай күп язучылар  чыккан төбәктә бу шәхесләргә караш ниндирәк икән? Әсәрләре укыламы? Үзләре үлгәннән соң онытылмаганнармы? дигән сораулар тәлгәше мине фәнни – эзләнү эшенә этәрде. Бу эшнең темасын “Кадерлеләр генә хәтердә” дип алдым һәм бу эшкә алыныр алдыннан шундый максат куелды:

- Гариф  Ахуновка кеше, шәхес, прозаик  буларак  язылган  хатирә-истәлекләрдән  чыгып, прозаикның үлемсезлеген күрсәтү.

Шул максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- Г. Ахунов тормышы, иҗаты аркылы аның кеше җанына үтеп керерлек әсәрләренә, үзенә карата әйтелгән истәлекләрне барлау;

-шагыйрьләрнең дә, прозаикларның да, тәнкыйтьчеләрнең дә фикерләре белән таныштыру.

-якташ язучыбызның әдәбият сөючеләр күңелендә әле дә яшәвен күрсәтү.  

        Минем  бу  язмам  яшь  буынны  Гариф  Ахунов  иҗатына  якынайтыр, истәлекләре  тагы  да  күпрәк  үз  укучыларын  табар  дип  уйлыйм.

-2-

Татар әдәбияты-халкыбыз  рухы өчен тоташлае белән Киек Каз юлы ул. Ә шул галактикадагы Тукай, Гомәр Бәширов,Мөхәммәт  Мәһдиев һ.б  иң якты  йолдызлардан.

         Инде менә шул кабатланмас язучыларыбызны, сәнгать әһелләребезне үз күңеленә, рухына җыеп, татар халкына юмарт рәвештә өләшеп бирер мәсләктә йөрәген  яндырган бөек бер каләм иясе, шәхес ,җор телле, гел көләч була белгән Гариф Ахунов та шундый йолдызларның берсе.

       Кем соң ул Гариф Ахунов? Әдип, хикәяләр повесть, пьеса, шигырь, романнар иясе, шул әсәрләре белән халыкларның чәчен чәчкә бәйләгән асыл зат.

         Дөньяда  шундый кешеләр була- үзләренең гүзәл образы ,якты хатирәсе белән алар һаман да башкаларның күңелен яктыртып яши кебек, ә инде алар белән бергә яшьнәп,  якыннан аралашып, йөрәк җылысын  тойганнарына исә моны һич тә оныту мөмкин түгел.

Гариф Ахунов нәкъ менә шундый шәхес иде. Халык аны, ә ул үзенең туган халкын чын күңелдән яраткан, аның теле, мәдәнияте мәгърифәте, гореф-гадәтләре рухи мирасы өчен янып  яшәгән Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт һәм Г. Исхакый исемендәге әдәбият премияләре лауреаты, Татарстан фәннәр акамедиясенең шәрәфле әгъзасы, хезмәт Кызыл Байрагы һәм халыклар дуслыгы орденнары иясе, Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре. Халык тарафынан яратып укыла торган 5 роман, 18 повесть, 1400 ләп тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы, ялкынлы публицистик мәкаләләр авторы һәм мәшһүр җәмәгать эшлеклесе.

          Гариф Ахуновның олы талант иҗат куәте һм әдәби осталык белән сугарылган тылсымлы каләменнән 55 китап дөнья күрде, аларның күбесе 15  телдә нәшер  ителде. Бу – сирәк шәхесләргә генә насыйп була торган бәхет, табигый талант һәм тырыш иҗат хезмәтенең тыгыз үрелүенең гүзәл нәтиҗәсе.

-3-

Үзе исән вакытта ук милли әдәбиятыбызның бай тарихында мәшһүр урын алган талантлы әдип, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең барысын да үз иткән, алар турында кайгыртып яшәгән, әдәбият дөньясында күпләргә ихлас күңелдән  зур ярдәм күрсәткән, яшь язучыларның шактыен кулларыннан җитәкләп әдәби-иҗат мәйданына алып килгән  бу  киң  күңелле,  олы  йөрәкле, көләч  йөзле,  шаян  сүзле    гадилеккә, бөеклеккә ия  шәхес  турындагы  истәлекләрне  уку,  барлау,  җыю минем  күңелемә  илаһи  рәхәтлек  бирде.  Шушы фәнни эшне  язганда  барлыгы  54  истәлек  табып  укыдым.  Үзем  өчен  язучы  турында  шулкадәр  күп  мәгълүмат  җыйдым.

Әдәбиятка  чабышкы  ат  шикелле  килеп  кергән  Гариф  абый  турында  кемнәр  генә  истәлекләр  язмаган. Шагыйрьләр дисеңме, прозаиклар  дисеңме,  драматурглар  дисеңме? Араларында  актерлар,  режиссерлар, укытучылар,  хәтта нәкышчеләрнең  язмалары  белән  дә  танышырга  туры  килде.

“Гариф  абый гаҗәеп  киң  күңелле,  ярдәмчел,  бигрәк  тә  яшь  язучыларга  елгыр  хәтерле,  җитез  зиһенле,  һәр  чыгышын көлке-юмор  белән  тәмамлый  торган  әдип,” – дип ,  бары  уңай  яктан  гына  искә  ала  тарихи  романнар  остасы  Мөсәгыйт  ага  Хәбибуллин.

“Гариф  абыйның  холкы  тегендә-монда каранып,  моны  әйтсәм  ни булыр,  тегеңә  дәшми  калсам  яхшырак  булмасмы  дия  торганнардан  түгел. Ул  һәрвакыт  дөреслекне  кычкырып  яклый,”- дип шәхескә  үз  фикерләрен  җиткерә  Мәдинә  апа  Маликова.

“Әсәрләрендә  үзенең төп  фикере  җигелгән  эпизодларны  автор  саран,  әмма  мастерларча  кырыслык  белән  күңелләргә  үткәзерлек  итеп,  хәтердә  мәңге  уелып  калырлык  көч  белән  тасвирлый,” -  дигән  истәлек  юлларны  1975 нче  елның сентябрендә  Аяз  Гыйләҗев  җиткерә.

“Гариф  башта  ук  заманча  программаланган  заман  кешесе   иде. “Хәзинә”  романы  белән  шуны  тагын  бер  кат  раслады.  Ул  иҗтимагый  байлыкны  да  татыды. Гариф  дан – дәрәҗәдән  төшмәде, бәхетле  мул  томыш    

-4-

белән  яшәде.  Бик  популяр  булды,” – Хисам  Камалов  тарафыннан  бирелгән  истәлек  язучы  турында  тирәннән  танышу  мөмкинлеген  ача.

Аның  турында  язган  прозаикларның  бик  күп  истәлекләрен  мисалга  китерергә  мөмкин, әлбәттә. Һәр  язучы  аның  турында  иң  җылы  хисләрен,  иң  якты  хатирәләрен  яза.  Гомумән  алганда,  истәлекләрдән  чыгып  шуны  әйтергә  була:  Гариф  Ахунов - үзенең  шәхесе  һәм  иҗаты  белән хх  гасырның  икенче  яртысын    тутырып  торган  затларның  берсе.

Истәлек – хатирәләр  язучыга  шигъри  форма,  рифма  аша  да  җиткерелә.  Язучыга  70  еллык  юбилее  мөнәсәбәтеннән  Р. Миңнуллин  Гариф  ага  адресына  түбәндәге  шигъри юлларны яза.

Күңелендә  бер  тамчы да          Халкыбызның  күңеленә

         Юк хөсетлек,  юк  этлек.             Чыкмас  өчен  иңде  ул.

       Төп  мәсьәләсе – хезмәт  булды,    Ахун  белән  шаярмагыз,

       Төп  сыйфаты – егетлек.                 Ахун  -  Ахун  инде  ул.

Әйе,  Ахун – Ахун  инде  ул. Аның  иҗатын күпме  генә  тырышса  да,  бер  генә шәхес  тә  кабатлый  алмас.

        Тагын  5  ел  вакыт  узганнан  соң  75  еллыгына  Шәүкәт  ага Галиев үз сагыну  юлларын  яза:

         Якты  булсын  син  калдырган  еллар,

        Синдәй  Гариф  көчле  булсыннар.                

Һәрбер  истәлек  төрле  формада  язылган,  тик  эчтәлеге  бер.  Татар  әдәбияты  вә  мәдәниятенең  күренекле  бер  вәкиле  буларак,  танылган  Гариф  Ахунов  үзе  яулаган  югарылыкка  фәкать  үз  көче,  үз  тырышлыгы  белән  генә  ирешкән.  Ятимлекне  сылтау  итеп,  тормыш  баткаклыгына  кереп  батмаган.  Төрле  киртәләрне  кичеп, табигать  биргән  олуг  сәләтен,  талантын  түкми-чәчми   үзе  саклаган,  үстергән.

        

-5-

Гарифҗан  аганың  тормышын,  иҗатын  иң  якыннан  белүче  кеше, әлбәттә,  аның  якыннары.  Иҗатының  шуның  кадәр  югарылыкка  менеп  җитүендә  хатыны  Шаһидә  апаның  өлеше  бик  зур. Шаһидә  апа  язган  нинди  генә  истәлеккә  күз  салсак  та,  ул  Гарифҗан  аганы  сагынып  искә  ала:

  • Юмарт  иде, ышана  иде  кешегә,  ярдәмчел  иде... И  гомерләр! Үткән  дә  киткән. Калдым  менә  истәлекләр  төяп.  Бик авыр,  күңелне  авырттыра,  үзәкне  өзә  торган  нәрсә  икән  ул  истәлекләр. Кая  карама,  кулыңа  нәрсә  тотма,   барысы  да  аны  хәтерләтә.

Әйе, Шаһидә  апа белән  бик  матур, күркәм гаилә корып торганнар. 1 ул,  1 кыз  үстергәннәр. Шулай  ук  кызы  Наиләнең  дә  әтисе  үлгәннән  соң  язган  шигъри  истәлеген  табып  укыдым.

        Г.Ахуновның  үзе  өчен  дә,  аның  иҗаты  өчен  дә  хезмәт  кешеләре,  аларның  күңел  дөньясы, ил,  туган  җир  язмышыннан  аерылгысыз  хәзинә  булса,  халык  өчен,  татар дөньясы  өчен  аның  тормышы,  иҗаты үзе – олы  хәзинә.  Бу  олы  хәзинә  бүгенге  көндә  мәңгелек  истәлекләрдә  саклана.  Димәк,  Гарифҗан  ага  үзе  үлсә  дә  истәлекләре  белән  безнең  арада  яшәгән  кебек.  Чын  татар  ирләренә  хас  булган  зур  эшләр  башкарып  киткән.

        Фәнни  эшемне  шагыйрь  М. Җәлил  сүзләре  белән  тәмамлыйсым  килә.

        Эш  күрсәткән  ирне  ил  онытмас,

        Каберенә  эзне  суытмас.

-6-

Йомгаклау.

        Хәзерге инновацион  технологияләр  заманында  җәмгыятьтә  барган  үзгәрешләр  бүгенге  көн  укучысына  яңадан-яңа  бурычлар  куя.  Социаль  каршылыклар  күп  булган  җәмгыятьтә  без, ХХI гасыр  балалары,  Г.  Ахунов  әсәрләре  аша  тәрбияләнсәк,  практик  яктан  да, рухи  яктан  да  тормышка  әзер  булыр  идек.

        Г.Ахуновның  тормышына,  иҗатына  истәлекләр  гаять  күп  язылган. М.Хәсәнов, М. Мәһдиев,  Т.Галиуллин, Ф.Галимуллин тарафыннан  язылган  истәлекләр  миңа  аеруча  ошады.  Мин  бу  эшне  язганда  шушы  истәлекләргә  таянып  эшләп,  үзем  өчен   күп  мәгълүмат  тупладым.  Алар  миңа  дөрес  юнәлеш  бирделәр,  читкә китмәскә  булыштылар.

        Шушы  эзләнү  эше  аша мин  Арча  төбәгеннән  чыккан  күренекле  кешеләрнең  иҗат  мирасы  мәңгелек  булуын,  үзләре  үлсәләр дә кеше,  шәхес,  язучы  буларак  якты  хатирә – истәлекләрдә  яшәячәкләрен  аңладым. Киләчәктә  бу  эзләнгән  материалларымны  сыйныфташларыма,  дусларыма,  үземнән  соң  килгән  буынга  җиткерергә  уйлыйм.  Мин  үз  алдыма  куйган  максатыма  ирештем  дип  саныйм.

-7-

Файдаланылган  әдәбият

1.Гариф  Ахунов. Казан: Татарстан  китап  нәшрияты.  2005

2. Гариф  Ахунов. Сайланма  әсәрләр. Хәтер – 2005

3.Гариф  Ахунов. “Без  бит Арча  яклары”. Казан. Татарстан  китап  нәшрияты. 1979.

4. Вакытлы  матбугат  материаллары.(“Азат  хатын”  1975, №9,  һ.б)



Предварительный просмотр:

Кышкы  озын  төннәрдән ,  каты  салкыннардан,  ачы  бураннардан   соң  җиһанга  тагын  яз  килде.  Күктә  ягымлы  кояш  күренде; тирә-якны  яктыга,  куанычка  күмеп, җирдәге  барлык терегә  күз  кысып, шаярып,  кайнар  укларын  яудырды.  Калын  кар  астында  басылып  яткан  тигезлекләр,  калкулыклар, ур-

маннар, чокыр-чакырлар,  әкренләп-әкренләп,  авыр  йөктән  арына  бардылар. Кыш  буена  тынып  торган җир  өсте озакламый  өтәләнгән  тунын   салып

  ташлар.  Яр  буйларында  тал  бөреләре  күзләрен  ачар. Сыртларда  яшел  үләннәр мыек  төртер. Язгы  урманга  ямь  өстенә ямь  өстәп, умырзаялар  калка.

Берәү, икәү,  өчәү...  Үзең  дә  сизмәстән,  чәчәкләргә  якын   киләсең.   Шулчак  күзләрең  урман  туфрагына  төшә.  Иллә  дә  йомшак,  иллә  дә  файдалы  икәне

йөзенә  чыккан  диярсең бу туфракның.   Бөтен  урман  байлыгын  бер уч төбенә

җыеп  тоткан шикелле  тоела.  Юкса, сәрдәнәнең баллы зәңгәр чәчәге, күкебашның  кызыл калфагы шулай матур күренер идемени ?Алар, горурланып, урман туфрагына рәхмәт эйтә һәм тагы да урманны бизәргә сүз биргән кебек

шул туфракка тамырларын киңрәк җәя кебек.

Игътибарым   артканнан - арта бара. Карашым еракларга тугел, ә аяк астындагы туфракка юнәлә. Искиткеч могҗиза! Җәйге урманда яфраклар түшәлгән туфрак өстендә тагын бер яшәеш бар икән дисәләр, ышанмас идем. Нәкъ мин басып торган урында кечкенә генә бөҗәк аягымнан өскә үрмәләп менәргә азаплана. Гүя ул, ашыга-ашыга менеп, шул узе яши торган туфракның  асылы белән таныштырмакчы мактанмакчы була.Уңдарак яфраклар кыштырда-

ган тавышка башымны борсам , кечкенә генә тычкан малае җир астында ясал-

ган оясыннан чыгып, күзләрен тутырып миңа карап тора. Миңа калса, ул без

 яши торган тыныч җир өслеген игътибар белән күзәт кенә, ә мондагы терек-

лекне тынычсызлама, ди сыман.

 Чү! биредә селкенеп торган кырмыскалар өеменнән ниндидер серле та

выш килгән шикелле ишетелә колакка.

  - Мондагы җир өслегенә без хуҗа,ә син бары тик чакырылмган кунак  кына диләр түгелме?  

        Әйе,  сез  урманның  хуҗалары,  безнең  өчен  сез  бик  кадерле  дигән  фикеремне йомшак  тавыш  белән  генә җиткереп  киттем үзләренә. Туфрактагы  тереклеккә  аптырап  алга  атлыйм.  Ара –тирә  туфрак  эченнән  башын  тыккан  суалчаннар,  тиз-тиз йөгереп  йөрүче төрле  кортлар  сынаулы  караш  ташлый  кебек  кеше  халкына. Әллә берәрсе  рәнҗеткән, әллә тормышларын  җимерергә  уйлаган  инде?  Никадәр  акыллы  булсалар  да,  әллә  нинди  начарлыклар  эшләргә  куллары  барган “ ерткычлар”   булуын  белә  шул  ул  нәни   бөҗәкләр. Адәм  акыллары  бар  диярсең  үзләрендә.  

        Шулчак  нәкъ  аяк  очыма  нарат  күркәсе  килеп  төште. Шушы  түшәлгән  яфраклар  өслегенә   шул  гына  җитмәгән  диярсең.  Нур  өстенә  нур  булды  шикелле.  Өскә  күтәрелеп  карасам,  тиен  дускай  шаяра  икән.  Аяк  астындагы туфракны  күзәтеп,   урман  агачларына  игътибар  да  итмим  икән,  ләбаса.

        Урмандагы  һәр  агач  үз  уена,  үз  моңына  чумган.Карт  имәннәр  та-мырларын  бик еракларга  сузып,  салмак  кына  шаулыйлар.   Имән- тарихчы ул.  Имән-  урманның  тарих  укытучысы. Юкә, каен,  миләш-җыр,  әдәбият,  рәсем  укытучылары.  Өрәңге  кем?  Белмәссең.  Ихтимал,  физиктыр. Каты, конкрет,  төгәл, эмоцияләр  белән  исәпләшми.   Әнә  чыршы  белән  нарат  та,  әңгәмәгә  керергә теләгәндәй,үзара  сөйләшеп  утыралар.  Табигатьнең  бу  кадерле  чималлары  нәрсә  турында  сүз  майтаралар  икән  соң?  Әлбәттә,  үз  тор-мышлары  турында  сөйли  булыр  алар.

     - Безнең тамырларыбыз,  туфрак  буенча  аска  китеп, тереклек  өчен  җирдән су ала.   Су  белән  бергә  кирәкле  тозларны  да  суыра.  Яфраклы  агачлар  суны  парга  әйләндереп,  Һавага  очыра.  Яфраклар  кышка  агачларында  калса,  туфракта  ул  чаклы  дым  булмас  иде – дип,  берсен-берсе  узышып  сөйләп  бирде  чыршы  агай  белән  нарат  дус.

        Нигә  минем  хәлемне  сорамыйсың  дип,  оялчан  кыздай  күренеп  тора  якын  тирәдәге  бердәнбер  миләш.  Үзе  үскән  туфрагыннан  бик  канәгать  булуын  белдереп,  ул  да  әңгәмәгә  кушылды.

        -Җирдәге  туфрак  катламының  серләрен  беләсең  килсә,    тамырларын  бик  еракларга  сузган  картрак  агачларга  мөрәҗәгать  ит  син  дигән  киңәшен  бирде  миләш  кызы   үзенең  төрле-төрле  яфракларын  ерак-еракларга  очырып.

        Гаҗәп!  Урманда  яфрак  бураны  башланды.  Чын  буран! Салават  күпередәй  җиде  төсле  яфраклар тоташтан  тузгый  һәм  бөтереләләр,  биткә  килеп  бәреләләр,  куенга  кереп  тулалар.  Ак  каен  тузгыган.  Каен  җилбә-зәкләреннән  узарга  тырышып,  юкәнең  йөрәксыман  түгәрәк  яфраклары  

оча.   Караманың  яфраклары  сабыр,  яфрак  буранында  шашынып  очмыйлар.

Мондый  вакытта усак  сагая.  Аның  туган  җир  туфрагыннан  күтәрелеп,   җилбәзәк  буласы  килми.  Әйе,  чит-ят  җирдә"бәхет  эзләми"  усак  яфраклары,

туган  йорт,  үз  туфрагы  тирәсенә  келәмнәрен  түшәргә  күнеккән. Урман  юлларында  аллы-гөлле көрт ята.  Шушы  аллы-гөлле  көрт  катламнары  зәмһә-

рир суыклардан  соң  калын  кар  астында,  бер  төскә  кереп, туфракның  өске  өлешен – черемә  хасил итә  дигән  уй  яшен  тизлеге  белән  узды  башымнан.

Менә  ни  өчен  ярыша-ярыша яфракларын  очыра  икән  табигатьнең  тиңсез кадерлеләре – агачлар.

        Урманнан  чыкканда  юлым  туп-туры  диңгездәй  җәйрәп  яткан  иген  басуына  килеп  чыкты.  Тук  башаклар шыбыр-шыбыр  рәхәтләнеп  серләшәләр.

Аларның  җырына  туктаусыз  сайраган  чикерткә  тавышы  килеп  кушылды. Уйларым  салмак  кына  искән  җил  белән  бар  җиһанга  таралды:

  • Дөньяда  тау кадәр  алтын  белән  бәяләп  бетерә  алмаслык нәрсәләр  була.

Ил  матди  байлыкка  карап  кына  куәтле  була  алмый,  аның  куәте  халыкның  рухына,  күңеленә  бәйле . Ә  халыкны  сәламәт  рухлы, киң  күңелле  итеп  газиз  туфрактан,  гүзәл  табигатьтән  гайре  нәрсә  тәрбияли  ала? Кеше  ничек  кадер-

ле  булса, табаигать  тә  шулай  кадерле  булырга  тиеш.  Бу  кадерлелекне  аяк  астындагы  туфрактан  башларга  кирәк.  Туфрак  гаҗәеп  табигать ул,     ә  та-бигать  кадерле  булырга  тиеш.