Сәләтлелек

Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы

Сәләтлелек

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sltlelek_1.doc29 КБ
Microsoft Office document icon sltlelek_2.doc37 КБ
Microsoft Office document icon sltlelek_3.doc24.5 КБ
Файл audial_vizualkinestetik.docx16.89 КБ

Предварительный просмотр:

Мәгариф   өлкәсендә   эзлекле үзгәрешләр  барган  хәзерге  чорда   сыйфатлы  белем  бирү зур  әһәмияткә  ия .  Чөнки  ул укучыларның  интеллектуаль,  иҗади , һөнәр үсешен тәэмин итә.Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес  тәрбияләү    тормыш сыйфатын  булдыруда хәлиткеч  этәргеч көч булып тора.  Мәктәбебез мәгариф системасын  модернизацияләү шартларында индивидуаль һәм дифференциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү өстендә эшли.    

Чыгышымның темасы: “Авыл җирлегендә яшәүче баланы өйрәнүгә нигезләнеп, дөрес профиль сайлау моделен булдыру”  

     Өч авылдан килеп укысалар да  8 нче сыйныфка инде укучылар бер коллектив, бербөтен булып оешып беткән булалар. Ә укытучы алдында бер максат: укучыны югалтмыйча,аның табигый сәләтенә таянып , дөрес профиль сайлауга этәрү.  Профиль алды курсы иң беренче чиратта  кл. җитәкчесе – предмет укытучысы – әти-әни  һәм бала белән бергәлекне истә тотып эшләүгә нигезләнгән булырга тиеш.Сәләтлелекне ачу тестлары ярдәмендә  8 нче сыйныф укучысы үзе турында  инде шактый багаж белән килә. Ягъни ул нәрсә тели, нәрсәне булдыра, кайсы якка сәләтле . Сыйныф җитәкчесе укучыны ачыклаганда, әлбәттә, гаилә үзенчәлекләрен һәм гендерны(малай, кыз) исәпкә алса, нәтиҗә һичшиксез уңай булачак.Минем гендер буенча тукталып китәсем килә. Классымда 5 егет, 7 кыз. Кызлар лидерлык һәм сәнгать юнәлешенә тартылса, егетләр интеллектуаль һәм спорт юнәлешендә күренә.  

         Алынган тест нәтиҗәләре шуны раслый: әти-әниләр үзләренең балаларын реаль бәяләми,ә икенче төрле үзләре күрергә теләгәнчә билгели.  Чынлыкта бу алай түгел. Бу  эш барышында туган проблема булып тора.   Бу очракта мин,  сыйныф җитәкчесе буларак, предмет укытучыларына  мөрәҗәгать иттем һәм балаларның үз-үзләрен тикшереп карап, алар фикеренә колак салдым.   Ә бу нәрсә өчен кирәк соң?

Беренчедән,югары класста профиль сайлауга ориентлашкан танып-белү һәм профессиональ эшчәнлек формалаштыру өчен;

Икенчедән, аңлы рәвештә фән юнәлешен сайлауга этәргеч ясау өчен;

Өченчедән, укучыларга психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтү өчен;

Югарыдагы  бурычлардан чыгып,  9 нчы сыйныф ларда эшчәнлекне Мәгариф һәм Фән министырлыгының тәкъдимнәре нигезендә алып барабыз. Дәрестән тыш вакытта “Психология һәм прфессия сайлау” курсы алып бару   укучының кайсы якка сәләтле булуын ачу өчен бик отышлы. Курс 4 өлештән  тора

1. Үземнең мөмкинлек ләрем турында  нәрсә беләм.

2.Профессияләр турында нәрсә беләм.

3. Сәләтлелекнең профессиягә туры килүе.

4.Профессиональ карьераны планлаштыру.

Бу курс ахырында укучы үзенең  нәрсә теләгәнен, нәрсә булдырганын,үзенә нәрсә кирәк икәнлеген аңлый. 8-9 нчы сыйныф укучыларын профиль алды курсларында  өйрәнү  өчен бу программа бик отышлы  дип таптым һәм экспертизага тәкъдим итәм. Икенче елга 9 нчы сыйныф җитәкчесе була торган  иптәш куллана ала дигән фикер җиткерәм.

Кабат -кабат тикшерелгән анкета нәтиҗәләре чынбарлыкка тиңләшә бара. Шул ягы уңай:  алынган тест нәтиҗәләре укытучы-әти-әни- бала өчен бердәй. Шуннан чыгып, быелгы 9 нчы сыйныф укучылары  тарафыннан түбәндәге  имтиханнар сайланды. 3 укучы химия, 3 укучы физкультура, 1 укучы физика, 5 укучы биология  фәннәрен сайлады.  Әти-әниләр алдына “Нинди профиль сайлыйбыз?” соравы куела.  Сорауга  җавап ачык, чөнки сыйныфның күпчелеге химия-биология фәннәрен сайлады. Димәк, 10 сыйныфка укучылар шул профиль буенча дәвам итәчәкләр. Үз тәҗрибәмнән чыгып, мин эшемнең моделен ясадым .

 Бу уку елыннан сәләтлелекне ачу  экспериментында катнашу минем өчен һәм укучыларым өчен профиль сайлауга зур ярдәм булды. 8 нче сыйныфтан ук экспериментта катнашкан булсак, тагы да уңайлырак булыр иде.

 



Предварительный просмотр:

Максат:  баланы тирәнтен өйрәнү.

  1. Баланы өзлексез өйрәнү алымнарын булдыру
  2. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, 7 сыйныфны тәмамлаганда балага юнәлешне билгеләү

Әзерлек этабын 5-7 сыйныфлардан башлыйбыз.Иң беренче чиратта 5 сыйныфка 3 авылдан3 мәктәптән  җыелган укучыларны кабат тикшерүдән башларга кирәк.Ни өчен дигәндә, һәр мәктәп баланың сәләтлелек картасын үзенчә алып бара.Ул шушы мөхит өчен туплана.шушы картага нигезләнеп, кл җитәкчесе һәм фән укытучылары,алар хәзер күбәү,баланың яңа мөхиткә ияләнүен тикшерергә тиеш.Әлеге тикшерүне без ел башында һәм ел ахырында башкардык, нәтиҗәләрне чагыштырып анализ ясадык.

  1. Этап. эшне әти-әниләрдән укытучы күзәтүеннән чыгып анкеталар алудан башладык.Әти-әниләрдән алган анкеталар укытучы фикере белән тулысынча чагышмады. Проблема (слайд). Чөнки әти-әни баласын үзе күрергә теләгән юнәлешне күрсәтте.Бу әти-әниләр белән кабат сөйләшүләр алып барылды,алар бу мәсьәләгә реаль карый башладылар. Алдагы елларда 5 сыйныфтагы адаптация чоры 1 чиректә тәмамланса,быел без аларны ел буе күзәтте

(слайд)

6 сыйныфка укучылар билгеле бер коллектив булып тупланыла.Класста һәр укучының үз урыны табыла,

Шәхес буларак формалашу  шушы кысаларда дәвам итә.

 Бу чорда балалар бик хәрәкәтчән, үзара аралашучан булалар.

Аларда әйләнә тирәгә җайлашуның балалык чоры бетеп өлкәннәргә хас булган яңа алымнар формалаша башлый.

Бу вакытта тикшерүне күзәтүләрне яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, һәрьяклап алып барырга кирәк.Мәктәптә үткәрелгән төрле тест нәтиҗәләрендә түбәндәге сәләтләр ачылды.

  1. Сәнгать
  2. Спорт
  3. Интелектуаль
  4. Артист
  5. Лидер

Ел башында үткәрелгән күзәтүләр ел ахырындагы тест нәтиҗәләре белән чагышты .

7 сыйныф. Бу чорда балалар  үз-үзләрен аңларга тырышалар, үзе турындагы күзаллаулары киңәя. Элек хисләре ташып торган булса,хәзер үсмер тынычлана йомыкыйлана, үзләренең хисләрен яшерә башлый.Әти-әниләр белән бала арасында аңлашылмаучанлык барлыкка килә. Безнең 7 сыйныфта алган тест нәтиҗәләре дә шуны күрсәтте, дөресерәге тест нәтиҗәләре тулы картинаны ачыкларга бик булышып бетермәде. Уку елы  ахырында үткәргән анкеталар, беренчел нәтиҗәләрдән аерылса да, алга таба бу балалар белән эшләү өчен нигез булып тора. Укучыларда сәнгать,спорт, лидерлык юнәлешләре чагыла.Бу балалар өчен профиль сайлаганда исәпкә алынса әйбәт булыр иде. 7 сыйныфта укучыларның кызыксынуларыннан чыгып, төрле һөнәрләр белән таныштыру файдалы.Һөнәр белән фәннәр бәйлелеген дә күрсәтергә кирәк.Чөнки кайбер укучылар имтихан бирер өчен, яки җиңел булган өчен генә укыйлар.Күбесе нинди һөнәр иясенә нинди белем кирәген белеп тә бетерми.

Йомгаклау.

5-7 сыйныф укучылары өчен, атнага 1 сәгатьтән,региональ   компоненттан электив курс оештырсаң отышлы булыр иде.

Тестлар төгәл түгел.

Класс

Яшь үзенчәлеге

Метод

5

Бик хәрәкәтчән, характерда тотырыклылык юк,арлашучан,юморны яхшы  аңлый,үзләрен танытырга тырыша.

Лосева методы, укытучы күзәтүе, укучыларнын бер-берсеннән сораштыру.

6

Иптәшләренә охшарга тырышалар,тынычырак булалар, арттырып сөйләргә яраталар, кимсенүчән булалар, катылык кирәк, аралашучан.

Әти – әниләрдән анкеталар, укытучы күзәтүе, укучыларнын бер-берсеннән сораштыру.

7

Үзе турында уйлый башлый, үз-үзенә бикләнә,яшеренә,тиз үпкәли,хисләрен  яшерә, юморны авыр кабул итә.

Укытучы тарафыннан даими күзәтү.



Предварительный просмотр:

Хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә.  Заман таләбе- баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

    Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү- хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә,һәрбер кеше үзенең  мөмкинлекләреннән , үз кызыксынуыннанчыгып, киләчәккә һөнәр сайлый, олы тормыш юлыны аяк баса.

    Узган уку елында экспериментка профиль алды курсы укучылары белән килеп  кердек

  Һәм  төзегән  модельнең апробациясен уздырдык. Укучылар   профиль алды курсларын

“ Психология һәм һөнәр сайлау” программасы буенча үттеләр. Программа профиль алды укучыларының  сәләтлелек юнәлешләрен  билгеләргә миңа нык  ярдәм итте.  Эш барышында беренче уңышлы адым итеп түбәндәге программа белән  эзлекле эшләүнең нәтиҗәсе бар дип  ышанып әйтә алам. Профиль сайлауның икенче уңышлы ягы  эшне башлаганда ук  әти-әниләр белән уртага салып сөйләшү мәсьәләсенә тукталасым килә.  Күп төрле фикерләрдән, әти-әниләрнең мөмкинлекләреннән  һәм бала өчен кирәк  мәсьәләләрен чишкәннән соң, сыйныфтагы ата-аналарның   70% химия-биология  профилен  сайлауга  ризалык белдерде һәм укучылар бүгенге көндә шушы профиль буенча белем ала.  Дөрес, биредә реаль картинаны  әйтергә кирәк.  3 укучы химияне “5”кә, 1 укучы физиканы”%”кә, 2 укучы биологияне “4”кә, 2 укучы “3” кә, 1 укучы “2” гә бирде. Биологиядән укучыларның  баллары түбән  булу  ел саен укытучы алмашыну һәм кайбер   әти-әниләрне ң фикере белән баланың  кызыксынуы  туры килмәү белән аңлатырга мөмкин.   Ә менә быелгысы уку елында биологиядән үсеш булачак дип өметләнәбез, ник дигәндә, бу юнәлеш буенча профиль сайлангач,биология  атнага 3 сәгать  укытыла. 11 нче сыйныфта кирәк өчен сайланган биологиядән ЕГЭ нәтиҗәсе ,әлбәттә, югары булыр дип өметләнәбез.   Дөрес профиль сайлауның тагын  бер уңышлы ягы: профессия  сайлауга  зур этәргеч ясый. Укучы мәктәпне бетергәндә генә түгел, ә алдан, ягъни 8-9 нчы сыйныфларда ук киләчәк һәнәре турында уйлана, эзләнә  һәм  үзенә бер карарга килә.  

  Шушы эш барышында  төзелгән модельнең апробациясен   уздырып карадык. Беренче коймак төерле була дигәндәй, әлбәттә, эшемдә җитешсезлекләр күзәтелә.  Шуны әйтәсем килә: авыл җирлегендә яшәүче профиль  алды әзерлеге  үткән   укучылар белән нәтиҗәгә ирешү өчен  модель кысаларына  гендр  үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итү не   дә кертергә кирәк  дип таптым.    Профиль алды укучылары  белән эшли торган  сыйныф җитәкчеләренә  бу программаны һәм модельне куллануны тәкъдим итәм  һәм гендр үзенчәлекләрен дә исәпкә алып эшләсен иде дигән киңәштә калам.  



Предварительный просмотр:

Укучыларның информацияне кабул итү буенча сәләтлелеген  билгеләү юнәлешләре

Кл.

Укучы

саны

аудиал

визуал

кинестетик

Аудиал-визуал

Визуал-аудиал

Аудиал-визуал-кинестетик

11

8

5

2

1

10

6

5

1

9

12

5

5

2

8

14

2

9

1

7

14

6

5

1

2

6

9

3

5

1

5

5

2

1

1

Укучыларның сәләтлелеген билгеләү юнәлешләре

Юнәлешләр

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

Интеллект.

1

1

1

1

3

2

3

1

Сынлы сәнгать

1

1

1

1

1

4

1

2

Музыкаль

1

1

1

1

1

1

Әдәби

1

1

2

2

Артистлык

1

1

1

1

1

2

Лидерлык

1

1

1

2

4

3

4

1

1

Спорт

1

2

1

1

3

3

4

3

2

1

Техник

2

1

4

3

1

Иҗади

2

2

1

2

Укучыларның сәләтлелеген билгеләү юнәлешләре(9 нчы класс)

Аскарова А. – лидерлык                                                              

Ахметзянов Н. –интеллектуаль

Валиуллина А.  – сынлы сәнгать

Валиуллина Д. –музыкаль

Галиахмитова С. –лидерлык

Давлетшина Э.- лидерлык

Заляев Р.- интеллектуаль

Зямилев И. – спорт

Назипова З. – лидерлык

Насихова Г.- артистлык

Ногманов Х. – спорт

Шакиров А. -спорт

Информацияне кабул итү буенча бүленеш

9 нчы сыйныф

Аскарова А. –визуал

Ахметзянов – визуал

Валиуллина А.-визуал-аудиал

Валиуллина Д. –аудиал

Галиахмитова С.-визуал –аудиал

Давлетшина Э.-аудиал

Заляев Р.-аудиал

Зямилев И.-аудиал

Назипова З.- визуал

Насихова Г.- визуал

Ногманов Х.-визуал

Шакиров А.-аудиал