Бәйрәмнәр күп безнең тормышта

Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы

Бәйрәмнәр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme_montazh.docx18.23 КБ
Файл ochrashu.docx16.69 КБ
Файл tugan_kon.docx19.81 КБ
Файл nurlar_chchep_yash_nky.docx20.39 КБ
Файл yana_el.docx17.89 КБ
Файл 9_may.docx26.35 КБ
Файл nilr_konen_byrm_kichse.docx26.97 КБ
Файл kontsert.docx23.33 КБ
Файл medal_tapshyru.docx17.89 КБ
Файл songy_kyngyrau.docx16.99 КБ
Файл yana_el_stsenarie_2016.docx33.03 КБ

Предварительный просмотр:

1.Сез бит безнең өчен кояш

    Сездән  нурлар алып яшибез.

    Озак яшәгез, сәламәт булыгыз,

    Иң кадерле якын кешеләребез.

2.Матур итеп яшисез Сез җирдә

    Урнәк бит Сез безгә һәр эштә.

    Озын гомер сезгә теләгәндә

   «Амин» диеп торсын фәрештә.

3. Йөзләрегезгә тормыш сырлар түгел

    Ай бизәге генә төшерсен.

    Ни теләсәгез бар да кабул булсын

   Ак бәхеткә лаек кеше Сез.

4.Җирдә кояш нуры балкыгандай,

    Сез балкыйсыз безнең куңелдә.

     Тормышыбыз сезнең белән матур,

     Рәхмәтлебез сезгә мәңгегә.

5.  Ут уйнаткан уңган кулларыгыз

      Талчыгуны  белмәсен.

      Саулык, шатлык, куанычта гына

      Гөрләп үтсен алгы көннәрегез.

6.   Сез җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,

       Гашыйк тауга, зәңгәр кичләргә,

       Сез яшисез шундый матурлыкта,

      Тагын матур бер ямь өстәргә.

7.Сез булганда дөнья матурлыгын

    Тоеп яши безнең күңелләр.

    Бердәмлектә, дуслык, татулыкта

    Үтсен әле безнең гомерләр.

8. Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,

     Тыныч булсын һәрчак җаныгыз.

     Кочак-кочак бетмәс куанычлар,

     Алып килсен туар таңыгыз.

9. Сокланырлык сезнең тормыш юлы,

    Үрнәк бит сез тормышта.

    Безнең өчен янып яшисез

    Сөенеп-куанып һәрбер уңышка.

10.Яшәү яме сезгә юлдаш булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгегез.

       Кайгы-хәсрәт сезне урап үтсен,

       Кабул булсын һәрбер теләгегез.

11.Әни-әти диеп әйтер кешең  булу,

      Нинди бәхет бит ул дөньяда.

      Шатлыкларың булса,  уртак була

      Кайгыларың булса югала.

12.Безнең күңел һәрчак Сезгә

      Тели иң изге теләк.

      Бу дөньяда сездән башка

      Беркем юк кадерлерәк.

13. Гомер юлыгыз озын-озак булсын,

       Тигез тормыш аны бизәсен.

       Гомерләрегез бәхет белән үтсен,

       Авырлыклар бер дә килмәсен.

14. Сез бит әти-әни өебезнең яме,

       Безнең өчен олы бер терәк.

       Тыныч яшәгез,сәламәт булыгыз

       Сез бит әле безгә бик кирәк.

 15.Һәр көнегез сезнең матур үтсен

      Тормышныгыз  гөлгә  күмелсен.

      Таң нурлары булып  йортыбызга

      Тик шатлыклар гына сибелсен.

16.Җәйләр сезгә шатлык алып килсен,

     Көзләр бирсен алтын сабырлык.

    Кышлар-ныклык,язлар көч өстэсен,

    Яшь күңелле булып калырлык.

17.Гомер юлың озын-озын булын,

     Тату тормыш аны бизэсен.

     Гомерләрегез бәхет белән үтсен.

     Авырлыклар бер дә килмәсен.

18.Сезнең тормыш-олы матур тарих

      Күпләр өчен үрнәк булырлык.

    Рәхмәт,дибез сезгә чын йөрәктән

   Сезнең гомер-безнең горурлык.

19.Тынычлыгың булсын күңелегегездә,

      Эшләрегез дә барсын, гөрләсен.

      Гомер буе сезнең йөрәгегездә

      Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

20. Без бәхетле, әти-әни, сез булганга

       Балам диеп өзелеп торганга.

       Рәхмәт әйтеп баш иябез Сезгә

       Бүген зур бәйрәм булганда.

21. Чын йөрәктән чыккан теләкләрне

       Кабул итегез бәйрәм көнендә.

        Тигез, матур, якты тормыш белән

        Яшәгез, эшләгез шулай гел бергә.

22. Тормышыбыз һәрчак ямьле  булсын

      Бергә-бергә матур яшик без.

      Сезнең киңәшләрне,терәкләрне  тоеп,

      Әти-әни,диеп озак  дәшик  без.

23.Әткәй-әнкәй яшәгез гел шулай

      Иңне-ингә куеп гел бергә.

      Сезгә ихтирам күрсәтербез

      Бәхет- шатлык сезнең гомергә .

24.Нинди генә сүзләр әйтсәк тә без

     Әйтеп-бетереп булмый рәхмәтне.

     Сез лаеклы,Хәзер инде бездән

     Тоеп яшәү бары хөрмәтне.

25.Әткәй-әнкәй ,сез булганда гына

      Өебезнең яме,нуры бар.

      Дөньялыкта шул бит иң зур бәхет

     Шуннан кадерлерәк   ни  соң  бар?

     



Предварительный просмотр:

1)Җыр

                      Сәламләү

  1. Кадерле ут күршеләребез булган Арбор мәктәбе укучылары! Сезне узебезнең җирлектә күрүебезгә без бик шат. Шушы бүгенге дуслык җепләре өзелмәсен, хәерле озын какшамас дуслык җепләре булсын иде.
  2. Елгалардай еллар ага

Елгалар елларга тиң.

Нинди чор бар, нинди ел бар

Без яшәгән елга тиң

Дөнья матур, дөнья киң.

  1. “Замана баласы”, - дибез,

Кем соң ул? Нинди була?

-Бездә ул менә мондыйрак

Таныш бул, тыңлап кара.

  1. Өстем-башым пөхтә минем

Игътибарлы карашым.

Йөзем якты, сүзем татлы

Мин-замана баласы.

  1. Килә мнием бар фәннән дә

Төпле белем аласы

Күп укыйм мин, күпне беләм

Мин-замана баласы.

  1. Чит телләрне өйрәнергә

Вакыт кайдан табасы?

Ә мин табам, барын алам,

Мин-замана баласы.

  1. Үзем яшәгән заманнан

Килми артта каласы.

Һәр яңалык кызк миңа

Мин-замана баласы.

  1. Юк миңа эшнең авыры,

Яманы,аламасы.

Бар эшкә дә кулым ята

Мин-замана баласы.

  1. Институт, техникумда

Килә белем аласым.

Зур белемгә омтылучы

Мин-замана баласы.

    10.Киләчәктә милләтемнең

Зыялысы буласы.

Җырын да мин, биюче дә

Мин-замана баласы.

    11.Белергә телим илемнең

          Үткәнен бүгенгесен

          Тырышам мин киләчәктә

          Чын хуҗа булыр өчен

          Мин-замана баласы.

Укытучы:

          Бу сезгә безннең хәлләрнең

         Кызыгы, яңалары.

         Үсә бездә менә шундый

         Замана балалары.

Таныштыру:

Алсу – укуда  зур  тырышлык  күрсәтүче, җырга –моңга  гашыйк укучы;

Лилия – тырыш,  намуслы, уку  алдынгысы,  математика  фәнен  яратучы кызыбыз;

Бию                     Флешмоб.

Уен-ярыш  өлеше.

Алып  баручы:

Кеше  кайчан  матур  була?

Кеше  матур шул  чакта

Башкаларны  чакырганда

Үзе  яккан  учакка.

Кеше  кайчан  матур  була?

Кеше  матур  шул  мәлдә.

Иң авыр  минутында  да

Тормышка  гашыйк  хәлдә.

Кеше  кайчан  матур  була?

Кеше  матур  шул  вакыт –

Иле  өчен,халкы  өчен  

Яшәгәндә җан  атып.

Замананың  авырлыгын

Җилкәсенә алганда

Олы  данга ирешеп  тә

Кеше  булып  калганда.



Предварительный просмотр:

Кичә барышы: (

Алыпбаручы:

Балачакныңгүзәлхәтирәсен

КөтепалганТуганкөндә,

Әкияттәгедәй бар теләкләр

Чынгаашкан бит букөндә.

Алыпбаручы:

-Исәнмесез!-дипбашлыймәле,

Кичәләр  бит шулайбашлана.

Сезнеңбеләночрашканга, дуслар,

Куңелебезшундыйшатлана.

-Хәерле кич, дуслар, Туганкөннәренбилгеләпүтүчеләрһәмдөньягатәүгеавазларынсалганкызлар,егетләребезнеңтуганкөннәренбилгеләпүтергәҗыелдык.

А. б.“Нәникешедөньягакилгәнмизгелдәкүктәяңайолдызянарһәмгомере  буе һәркайдаһәмһәркайчанаңа    дөресюлкүрсәтер”,- диелгәнборынгыриваятьләрдә.

  • Шундыйбәхетлейолдызларастындабезнеңклассның  11  укучысы дөньягакилгәннәр. Бүген  һәр берегез  матур  гаиләләрдә  мул  тормышта  яшисез. Сез  иң  бәхетле  балалар  дип  әйтсәк  тә  ялгыш  булмас.  Без  бүген  сезнең  белән  кеше  тормышындагы  иң  матур  бәйрәмнәрнең  берсе  туган  көн  кичәсенә  җыелдык. Әйдәгез,  бераз  баш  эшләтеп  алыйк  әле.  (Ике  командага  бүлү)

                  Лилия                                         Гөлназ

                   Алсу                                           Гөлсирин

                    Рәсүлә                                        Алия

                    Ильяс                                         Булат

                    Рузил                                         Данил

                                                                       Әлфис

1. – Кайсы әкияттә 4 тапкыр качып котылу тарихы язылган? (“Йомрыикмәк”).

2. – Гелканәгатьсезлекбелдерепторучыкарчыкһәмберхокукы да булмаганиркешетурындаәкият.(“ Алтын балык”).

3.- Үрдәк  судан  чыккач  нишли?

4. Су  кайда  коры  була?

5.Яңгыр  яуганда  куян  нинди  куак  астында  утыра?

6.Сыер  нигә  ята?

А.б. –Рәхмәт,балалар, җавапларыгыз дөрес.

А.Б. Һәр  командадан  бер  бала  уенга  чакырыла. (“Балыкчылар”  уены.)

( Талгын гына көй уйнатыла, чыккан ике бала хикәядә күрсәтелгән хәрәкәтләрне күрсәтеп баралар).

А.б. –Бу хәл җәй көне булды. Мин тавышланмыйча гына өйдән   чыктым, машинаны кабыздым һәм утырып киттем.Барам, барам, ә тирәюндә гүзәлеккә чумган дөнья. Киң итеп сулыш алып саф һаваны күкрәгемә тутырдым. Ах, тагы бер тапкыр! Шул вакыт мин тончыктым. Шулай ярыймы инде? Карасам – елга! Сөенечтән кул чәбәкләп куйдым. Яр буенакилдем, сугакармаксалдымһәмутырам...Карасам – кармакчиртә. Барыпябыштымкармакка. Тартам – тартам, кармаккынакәкрәя. Тагынтартыпкарыймһәмниһаять...чыкты. Хикмәт, мин нәрсәтоттымсоң? Шатлыктанмиңанәрсәбулса да барыберидеинде. Иңмөһиме-ултабигатьтәбулу.

- Рәхмәтсезгә, балыкчылар!

Тезелү:

Буй  буенча;

Аяк  киеме  размеры  буенча

Кечкенәдән  зурга;

Баш  размеры  буенча;

Кул  размеры  буенча;

Иң  күп  сәдәфле  укучы  ;

Туган  кәннәр  буенча

-Бәйрәмнәрдә бәхет тантанасы,
Җан сафлыгы, күңел яктысы

Гомер буеозатып бара безне

Бәйрәмнәрнеңкерсезактөсе.

А.б. Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,

Өлеш чыксын сезгә мул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр

Шатлыкларга илткән юл гына.

“Сюрпризлар”  өләшү

Туган көнең, туган көнең

Күңелгәнурөстәсен

Синеңһәрбертуаркөнең

Сипсенбәхеткөлтәсен.

Ташламасын сине беркайчан да

Бәхетбеләнтулыелмаю.

Урапүтсен сине кайгы – хәсрәт

Ә йөзеңдәбулсынкуану.

Теләкләрнеңтелимизгеләрен

Шатлыкларныңиң-иңзурысын.

Бәхетләрнеңкөтмәгәндәгенә

Киләторганнарын-нурлысын.

Бәйрәмебезнеңматурхәтирәсе,

Күңелегезгәкалсынуелып,

Тәбриклибезсезнечынкүңелдән

Барыбыз да бергәҗыелып.

Котлап синең Туган көнеңне

Алтын кояш сибә нурларын.

Кояш балкыган язгы иртәдәй

Якты булсын тормыш юлларың.

Уеннар.

- “Капка”  уены

Резинка  уены.

Күз  кысыш

  Ачык  авыз

А.б. – Туган көн ул- балачак бәйрәме. Сабыйларга гына хас самимилек,эчкерсезлек һәрчак сезнең белән бергә булсын!

Сез яшәгән гүзәл җирдә

Гел аяз булсын күкләр.

Бәхетлебалачак, озынгомер

Телиләрсезгәкүпләр!

Дөньяматур, илләриминбулсын,

Тынычбулсынтуганҗиребез.

Сәламәтлек, шатлык, бәхетбелән

Узсынидеһәрберкөнебез.

ШушыныңбеләнбезнеңТуганкөнкичәбезтәмам. Туганкөннәренбилгеләпүтүчеләрнетагынбер кат бәйрәмнәребеләнкотлыйбыз.



Предварительный просмотр:

Нурлар  чәчеп  яшә,  ӘНКӘЙ!

А.Б.  Нурлар  чәчеп  яшәгез  бу  дөньяда

          Көтмәгәндә  килсен  шатлыклар.    

          Телибез Сезгә,Әниләр,  якты  көннәр

        Бәхетле  һәм  тыныч  картлыклар.

Йөрәк  түреннән  чыккан  иң  изге  теләкләребезне,  иң  саф  хисләребезне кадерле  әнкәйләр  сезгә  җиткереп, бәйрәм  белән  котлап, “ Нурлар  чәчеп  яшә, Әнкәй”  дип  исемләнгән  кичәбезне  башлыйбыз.

Ана!

Нинди  бөек  исем!

 Нәрсә  җитә  ана  булуга?

Хатыннарның  бөтен  матурлыгы

Бөтен  күрке  ана  булуда.

 Әни! Әнкәй! Инәй! Нәнә! Әнием!  Ничек  олылап, хөрмәтләп  әйтелә  торган  сүзләр. Дөньяда  әниләрдән  дә изге,  әниләрдән дә  газиз  зат  юктыр  бу  җиһанда.  Әни  дигән  бәхетле  сүзне  ишетер  өчен,   һәр  хатын –кыз  Ана булу  бәхетенә  омтылырга  тиеш.

  Кадерле  Әниләребез!    Сез  бу  тормышның иң  бәхетле, иң  хөрмәтле  кешеләре,  чөнки  1әрберегез  Ана  дигән  бөек  исемне  йөртәсез.  Һәммәгезнең  йөрәк  түреннән  өзелеп  төшкән  газизләрегез, мәхәббәт  җимешләрегез  бар.  Сезгә  тормышның  һәр  мизгелендә  алар  өчен сөенергә,  алар  белән  горурланырга  язсын.   Ә  үз  чиратында  сез  кадерле  әниләребез  балаларыгызның  дусты  да,  киҗәшчесе  дә,  сердәшчесе дә,  таяныр  ноктасы  да  булсагыз  иде.  Шушу  сүзләрдән  соң,  “Үз  кызларын  иң  яхшы  белүче  әни”  номинациясен  билгеләү  өчен  Закировлар,  Гатиятуллиннар  гаиләләрен,  ягъни  әниле-кызлы  уенга  чакырам.

__________________________________________________________________

 А.Б.  Ана  назы  ул  җирдә  мәңгелек.

  Мәңгелек  җыр  бишек  җырыгыз.

Газиз  балаларыгыз  өчен  һәрбер  җирдә  

Үрнәк  ана  булып  торыгыз.

Ана назының җирдә мәнгелек икәнен һәрберез үсә төшкәч кенә аңлыйбыз. Шулай да ана назын тойган бала ул җир йөзендә иң бәхетлеләрдән санала. Нарасые тулы бәхеткә ил булсын өчен Ана кеше  бар нәрсәгә әзер изге зат ул. Әнкәйләребезнең мәңгелек җыры, әлбәттә, бишек җыры.Кайсы гына ана үз баласына  бер генә мәртәбә булса да бишек җыры җырламаган да, бишек көе көйләмәгән.Сабыен сөеп,төннәрен моңланган ана баласына тәүфыйк, бәхет,игелеклек сорый.

                              Хатын-кызның илаһи бер сере

                               Бала багу белән бәйледер.

                                Ана-бала һәм дә яшәү көче

                                Язмышларны тыгыз бәйлидер.

Үз уллары белән язмышлары тыгыз бәйләнгән “Иң моңлы әни”  номинациясен билгеләү өчен Әлфис һәм Рүзилнең әниләрен бирегә алып чыгуларын сорыйбыз.

                        Игелекле бала тәрбияләү

                         Дәрья кебек бик  киң бурыч ул.

                         Яшь буынны гел изгегә тартсын

                           Сез юнәлткән якты туры юл.

Сабыйның дөньяга  туып аваз салуы  аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Әмма шуның белән беррәттән күңел кылларында мең төрле сорау туа. Сабыемны таза- сау итеп үстерә алырмынмы? Җәмгыятькә файдалы кеше булармы?  Игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын үз итәрме? Менә шушындый күп төрле сорауларга  җавап эзли-эзли тәрбияли әнкәй үз баласын. Игелекле бала тәрбияләүнең дәрья  кебек бик киң бурыч икәнен менә шушы вакытта аңлый ана кеше. Өйдәге чисталыкны, пөхтәлекне саклау, тәмле итеп ашарга пешерү,хайван карау,ирне эшкә озату,каршы алу, бакча хезмәте һ.б- болар  бөтенесе менә шушы бала тәрбияләүче ана кеше җилкәсендәге эшләр.Ничек җитешергә,ничек өлгерергә? Дигән сораулар белән көн –төн чаба әниләр. Шушы урында сүземне бетереп “Иң җитез әни номинациясендә  көч сынашырга Булат ,Рәсимә Гиззатуллинарны,Ильяс Гөлназ Шакировларны чакырам.

________________________________________________________________

                       Бала хакларына хатын- кызның

                        Ут йотканын белмим,кем белер

                         Бала өчен җаны   фидаларның

                            Карашыннан җылы  бөркелер.

Әни!  Әнием!  Әнкәй!  Кадерләп, назлап  әйтәбез, күңелебездәге  бөтен  рәхмәтне  шушы  гади  сүзгә  салабыз,һәрвакыт  яныбызда  булган,  уәышларыбызга  шатланып, кайгыларыбызны  уртаклашып  яшәгән  газиз  әниебезгә  дәшәбез. Халык  ана  хакын  хаклауны  алла  хакын  хаклауга  тиңли. “Анаңны  арка  кочып  Мәккәгә  алып  барсаң  да  бурычыңны  үтәп  бетерә  алмассың”.  “Анаң  өчен  уч  төбендә  тәбә  куырсаң  да  хакын  хаклап  бетерә  алмассың”.Гасырлар  аша  килеп  ирешкән  бу  гыйбрәтле,  канатлы  фразаларны  җаныбызга,  аңыбызга  сеңдерү   зарур.

     Әни  киңәшләре  көч-дәрт  өсти,

   Илһам  бирә  безгә  яшәргә.

Бәхет-шатлык  белән  һәрчак  язсын

“Әни ”  диеп Сезгә  дәшәргә.

  Бирсен  ходай  һәрберебезгә озак  итеп  әни диеп   дәшәргә.   Әниләр  күңеленә  хуш  килердәй  матур,  нәзәкатле  сүзләрне  аларга  әйтүдән  кызганмаска  кирәк .  Мөмкин  булган  кадәр әниләрнең  йөрәгенә  тылсымлы  сүзләр  аша үтеп  керүдән  тартынмыйк.   “ Иң  тәмле  телле кыз  тәрбияләүче  әни”  номинациясен  билгеләү  өчен   Илүсә һәм  Флюра  апаларны  кызлары  белән  бирегә  чакырам.  

Шатлыгы да, борчуы да уртак,

                             Бөтенесе бергә төйнәлгән

                               Йөрәк җимешеңнең һәр адымы өчен

                               Уйланырга кирәк тирәннән.

Әни! Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы.Әни! Аның күзләре шундый мөләем һәмягымлы.Әйтерсең,бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез.Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы,иң иң кадерле куллардыр.Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга бөтен  кайгыларың югала.”Балам диеп арканнан бер сыйпаса,гүя очар канатлар үсә.Ә сүзләре..сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.Мөгаен, һәр бала үз әнисе турында иң яхшы фикердәдер.Бары тик минем генә әнием иң сөйкемле ,иң акыллысы, Иң шәфкәтьлесе дигән изге фикерләр белән яшидер. Мондый  җылы сүзләр бигрәк тә күп балалы аналарга ишетеләдер.Һәр баласы берәр генә йөрәгенә яхшы сүз әйтсә дә рәхәт бит. Шушы фикер белән уртаклашыр өчен, йөрәк җылысын 15 баласына бертигез бүлеп биргән Алсу апа Мөхәрләмованы  улы Данил белән бирегә чакырабыз.

__________________________________________________________________

 И,  хатын-кыз!

Әгәр  син  булмасаң,

Сүнәр  иде  дөнья,

 Булмас  иде  җирдә  тереклек.

 Әйе,  чыннан  да  тереклек  булмас  иде.   Ә  уйлап  карасаң,  бу  тереклекне  дәвам  иттерүче дә,  яшәртүче  дә, аңа  җан  бирүче  дә  ана  кеше  бит.

Кадерле  Әниләребез  сезне  якынлашып  килүче  бәйрәм  белән  кабат  мәртәбә  котлыйбыз. Сез  һәрберегез   киң  күңелле,  үтә  сабыр  ачык  йөзле, мәрхәмәтле  әниләр.

  Һәрвакытта балаларыгыз  янәшәсеәдә  

Яшәсәгез  иде  гел  шулай.

Озын  гомер  бирсә  иде

Бүләккә  сезгә  ходай.

__________________________________________________________________

 

         



Предварительный просмотр:

        Авыл ое. Карт белэн карчык сойлэшеп керэлэр.

Эби.  Кара эле карт гомер дисбесенэ тагын бер ел остэлэ бит инде. Жэмгысе ничә яшьтә булабыз сон инде без. 80 нэндэ артып киттек тугелме? Хай-й картаябыз шул, картаябыз, э минем кунел хаман 18 дэ сыман.

Бабай.  Ташла эле хаман узен турында сойлэнеп утыруынны. Тиле узен    мактар, ди. Син дэ нэкъ шулай  кыланасын. Энэ яна ел бэйрэме алдыннан азрак бердэнбер куанычыбыз булган Кэжэ белэн Сарыкка нинди кадер-хормэт курсэтик икэн дип уйлан син.

 Эби. Шул Кэжэ белэн Сарыкка ни эшлэтергэ белмэден ич. Миннэн дэ артык курэсен шуларны. Кадер-хормэт дип, нишлэтэсен инде аларны, курше теге мэктэптэ эшли торган Рафилэлэр бакчасыннан чэлдергэн люцерна белэн, калхоз амбарыннан кесэгэ тутырып ташыган арыш инде аларга бэйрэм сые.

Бабай. Гомерлэре буе безгэ тугрылыклы, игелекле маллар булып яшилэр бит. Рэхэтлэнеп авыз тутырып итен ашыйбыз, жылы оекбашларын киябез.

Эби. Бик мактап, килэсе елга алар хужа икэнлеген белеп артык масаеп китмэсеннэр тагын. Эйдэ, ойдэ утырганчы, бер саф хава сулап керик.

Кэжэ. Сарык дус, кара эле. Ник бик монаеп утырасын.

Сарык. Менэ башыма саллы гына бер фикер килде эле.

Кэжэ. Нинди фикер, нинди уй ул. Эйт тизрэк, бергэ уйлыйк. Ике баш яхшырак уйлар. Синнэн эллэ ни чыкмас ансы. Мин тугел бит инде син. Таманрак,  ангырарак, бтемсезрэк дип эйтимме сон?

Сарык. Хай булдырасын инде син мине мыскыл итэргэ. Сарык тэк сарык инде нишлэтим сон. Я, ярар синен белэн хаман талашып утырып булмас, бэйрэм аллары дип сойлэшэ бит эби белэн бабай. Нэрсэ микэн сон ул бэйрэм? Ана ничек эзерлэнэлэр икэн? Бик акыллы булсан шуны эйт син!

Кэжэ. И-и сарык дус. Гомер буе синен белэн яшэп мин дэ шул Синен шикеллегэ  эйлэнеп беттем инде. Ник алай булгач авыл буйлап бер сэяхэткэ чыгыйк.

Сарык.  Мин дэ шулай дип хыялланып утырам бит. Эйдэ, юлга кузгалыйк.  Ничегрэк микэн сон авылда бэйрэмгэ эзерлек. Бабакай бит бу елга сез хужа, токле аягыгыз белэн килегез дип кергэн- чыккан саен хэзер аркабыздан соя. эйдэ кузгалыйк.

Кэжэ. Эйдэ тегендэге язуны кара эле “ Тургай” балалар бакчасы дип язылган. Эйдэ шунда юл тотыйк. Бэрэмгэ нык эзерлэнэлэр икэн.

(детсад балалары бэтилэр ролен башкара)

Сарык.  Бигрэк булдыралар, кунеллэрем нечкэреп китте, узлэпе кечкенэ генэ булсаларда бу елга без хужа икэнне анлыйлар ахры.

Кэжэ. Эйдэ тизрэк комгансызлар тыкырыгына борылыйк. Тубэн очтан безнен эби белэн бабай кайтып килэ.

Бабай. Кара эле, сина эйтэм быел румантичныйрак бэйрэм итэрагэ уйлыйм эле.

Эби. Булмаганны, нинди румантика тагын.

Бабай. Узебезне котларга Кыш бабайны ойгэ чакырдым.

Эби. Эстагафирулла, бушкамы ул, акчагамы?

Бабай. Менэ тагын синен бер айлык пенсиян гына.

Кэжэ. Эйдэ оскэрэк меник эле, ферма исе килэ. Анда нихэллэр микэн анда?

Сарык.  Син белеп алып барасынмы сон? Карыйм эле бенокльмнан. Эйе ферма дип язылган. У-у бу фермада яна технология буенча эшлилэр ахры. Кыш  коне дэ коту котэлэр икэн ич монда.

 Кэжэ.  Кая- кая. И – и кетучелэре бик начар булган ахрысы. Сарыкларнын бер хэрефен югалтканнар, арыгы гына калган.

Сарык. Эле ярый фермада яшэмибез. Эби белэн бабайнын кадер хормэтендэ генэ ашап симереп ятабыз.

Кэжэ. Я сарык китик бу тирэдэн тизрэк я зав ферма алып кереп ябар. Янв елда курми калырбыз.

                                    (балалар тавышы)

Ой аллаколагыма эллэ нинди тавышларкерэ. Онемме сон бу. Тошемме?

Сарык. Онен кэжэ онен . Мэктэткэ якынлашабыз. Теге ин тэртипсез  6 нчы класслар тавышы тугел ме сон болар? Ник болар  бэйрэмгэ эзерлэнмилэр микэнни .

Кэжэ.Эйдэ шунда кереп бер зажигать итеп чыгыйк эле шуларны .

(кой.флешмоб .Кэжэ белэн Сарык бии башлый.Калганнар чыга.

Сарык. Ай хай хэлем бетте (сузылып ята) Яшь балалар сикерэ дип сикереп йорсэн аяксызда калырсын тагын.

Кэжэ. Шулкадэр бетеренмэ инде . мин сине ничек алып кайтыйм хэзер

         



Предварительный просмотр:

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана

1 а.б.  1941нче елның 22 июнь иртәсе. Сызылып кына җәйге таң ата. Тирә-юньдә сихри матурлык. Табигатьнең әле төнге тирән йокысыннан уянып та җитмәгән чагы. Тып-тын. Тынлык шулкадәр тирән ки, хәтта бер генә агач яфрагы да селкенми. Бары сандугачларның гына өздереп сайравы ишетелә.

  Шәһәр халкы тирән йокыда: эшкә барасы юк – ял көне. Авыл кешесе инде күптән аяк өстендә: көтүләрен куып, башка мәшәкатьләр белән мәшгуль.

2 а.б.   Һәм кинәт... (Левитанның сугыш башланганны игълан иткән тавышы һәм “Священная война” җыры ишетелә).  Әнә шулай итеп көтмәгәндә миллионланган гомерләрне өзгән, исәпсез-хисапсыз балаларны ятим, ата-аналарны газиз балалaрсыз калдырган, ирләрне сөекле хатыннарыннан, хатыннарны ил терәге булган ирләрдән аерган, меңнәрчә шәһәр-авылларны хәрәбә хәленә китергән кан койгыч, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланып китә.

  1а.б. Сугыш ничек кенә көтелмәгән, дошман нинди генә көчле һәм куркыныч булмасын, халкыбыз каушап калмады. Бөтен милләт вәкилләре бер булып Ватанны сакларга күтәрелде.

(Монтаж 5 укучы)

1нче укучы:  Сугышка, иптәшләр, сугышка!

Халыклар, басыгыз сафларга!

Бөтен ил бер булып чыгабыз

Ватанны дошманнан сакларга!

2нче укучы:  Талаучылар килде ил чигенә

Бәхетебезне тартып алырга.

Күтәрел ил, дошман өеренә –

Соңгы көрәш, соңгы давылга!

3нче укучы:  Явыз дошман килде ил өстенә

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килде канлы палачларын

Халкыбызның канын коярга.

4нче укучы:  Кара көчләр килде ил өстенә

Шәһәр-авылларны яндырып.

Газиз аналарны дарга асып,

Балаларны ятим калдырып .

5нче укучы:  “Сугыш” дип аталган бу афәт

Анадан улларын урлады.

Егетләр – Ватанның куллары

Ил данын күтәрде югары!

Батулланың “Чебен гөмбәсе” дигән китабыннан “Мизгел” дип исемләнгән  кыска гына миниатюра. Катнашалар: Ана һәм солдат-егет.

Егет (ахырдан):  Туган ягым! Бала чагым! Йөгереп узган кыр-болыннарым, туганнарым, газиз әнкәем! Басу капкасын ачып олы юлга озаткан кадерле авылым! Хушыгыз!

 “Батыр егет ”Алисә Аскарова

2 а.б.  Фашистлар көннән-көн ныграк котырына, илебезнең йөрәгенә корыч тырнагын тирәнрәк батыра бара, Җир анабыз авыр сулый. Дошман үз юлында бөтен тереклекне юк итеп, гүзәллекне кара яндырып алга бара. Үзенең коточкыч ямьсез, куркыныч, пычрак йөзен балаларның күз яшьләре, кан тамчылары белән юа.

Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре укыла (Миләүшә Низаметдинова)

1 а.б.  Әйе, нинди вәхшилек, нинди кансызлык! Солдатлар сугыш кырында, тоткынлыкта газап чиккәннәр, ә тылда әтиләрсез, абыйларсыз, ирләрсез калган хатын-кызлар, бала-чагалар һәм карт-корылар соңгы телемнәрен үзләреннән өзеп, ач калсалар да, булган барлык көчләрен куеп җиңүне якынайтыр өчен, яшәү өчен көрәшәләр. Солдат хатыннары, балалары, аналары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыш-хәсрәт иде. Ачлыгына түзәр идең лә, хатыннарны тол, балаларны ятим итеп, авылга бертуктаусыз кара мөһерле кәгазьләр агылды.

“Җил капка” Әминә Асхадуллина

2 а.б. Безнең авыл җирлегеннән дә  600 ир-ат  илебезне юлбасарлардан азат итәргә дип чыгып китә, шуларның  249 гына кабат туган илләрен күрү насыйп була. Кызганычка каршы аларның инде бүген берсе дә исән түгел.

1а.б. Ә хәзер моннан 15 еллап элек авылыбызның кайбер ветераннары үзләре сөйләгәннәрне сезнең игътибарга җиткерәсебез килә.

     Гарипов Нәкыйп абый 1939-1946 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Ул шулай ук Балтыйк буе кругында Литвада сугышларда була. Нәкыйп абый сугыштан соңгы елларда мәктәптә укыта.

    Сафин Җиһанша абый 1941нче елда фронтка китә. Смоленск шәһәре янында сугышта 2 тапкыр каты яралана, 1942нче елда авылга кайта, кайткач, бригадир булып, аннан соң колхоз председателе булып  эшли. Ул вакытта җитәкчелек эшенең ни дәрәҗәдә авыр булуын сөйләп бетерү мөмкин түгелдер.

    Вәлиев Фәттах абый 1941-1945нче елларда фронтта булып, Берлинга кадәр исән-сау барып җитеп, дошманны тулысынча җиңүгә ирешкән кеше. Фәттах абый “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә.

Рәмзис Аскаров “ Бабай сугыштан кайтмаган”                                                       

  Шафигуллин Сәмигулла абый 1942нче елдан 1945нче елга кадәр фронтта була. 1947нче елга кадәр Казахстан якларында поезд юллары салуда катнаша. Ул Смоленск, Калуга, Латвия, Литва, Польша өчен сугышларда катнаша.

    Галимуллин Ибраһим абый 16 яшендә үз теләге белән фронтка китә. Белоруссия фронтында каты яраланып, 1944нче елда туган авылына кайта.

    Файзрахманов Гамбәр абыйга 1939нчы елда Финляндия сугышында катнашырга туры килә, ул анда каты яралана, сугышның калган өлешендә заводта Җиңүне якынайтыр өчен җан көчен куеп тырыша.

    Кәлимуллин Зиннәт абый шулай ук күп мәртәбәләр сугышка – ут эченә кергән. Ул Курск дугасы сугышында, Белоруссияне һәм Польшаны азат итү өчен көрәшкән.

 Закиров Гариф абый “Ленин ордены”, “Кызыл байрак ордены” кавалеры, бик күп медальләргә лаек булган кеше.

Әлтәпов Гарифулла абый сугышка 1942нче елда китә. 1943нче елда Волхов фронтында Ленинград блокадасын өзүдә катнаша. 1944нче елда каты яраланып 7 ай госпитальдә дәвалана һәм туган авылына әйләнеп кайта.

Әхмәтшин Рәфкатьша абый 1943нче елның февраль аенда сугышка алына. Шул елның март аенда Сталинград юнәлешендәге фронтта катнаша һәм каты яралана. Госпитальдән чыккач, апрель аенда 46нчы укчы дивизиясендә Сталинградны азат итүдә катнаша һәм көчле контузия алып, шул елның октябрь аенда туган авылына әйләнеп кайта.

1а.б. Шулай ук авылыбызның Әхәт абый Закиров, Зәки абый Мостафин, Гали абый Мостафин, Хәмәт абый Исрафилов, Хәфәз абый Әхмәтҗанов, Низами абый Галиев, Хәким абый Хисамов, Фәсхетдин абый Галиев, Гариф абый Зарипов, Сәмигулла абый Габидуллин, Әхмадулла абый Фәйзрахманов, Садыйк абый Рамазанов, Әсгать абый Галимуллин һәм башка каһарман авылдашларыбыз үзләрен аяймыча туган җирләрен фашист илбасарларыннан азат итәр өчен көрәшкәннәр һәм күрсәткән батырлыклары өчен бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

“Син кайтмадың” Нурзалия Ахметханова

2 а.б. Авылыбыз кешеләрен сугыш зилзиләсе төрле якка тарата. Алар Сталинград сугышында да, Мәскәүне саклауда да, Курск дугасында да, Европаны азат итүчеләр арасында да була. Күбесе яу кырында ятып кала, әмма берсе дә намусына тап төшерми.  Ватан-Анабыз өчен яу кырларында башларын салганарны да, хәбәрсез югалганнарны да, исән-имин әйләнеп кайтканнарны да онытырга безнең хакыбыз юк!

1 а.б. Күгебезгә кояш, җиребезгә яз, илебезгә һәм һәр йортка тынычлык алып килгән сугышчыларга, илебезнең азатлыгы өчен гомерләрен биргән Ватандашларга мәңгелек дан!

“Салют сиңа, Муса Җәлил” Диләрә Валиуллина

2 а.б. Ул дәһшәтле авыр елларда һәрбер кеше бөек җиңүне якынайтыр өчен үзенең өлешен кертте. Авылыбызның бүгенге көннең ак яулыклы әбиләре, түбәтәйле бабайлары ул вакытның җилдән җитез сылу кызлары, типсә тимер өзәрдәй асыл егетләре булганнар. Ләкин аларның яшьлек еллары бизмәннәргә салып үлчәп булмастай авыр елларга туры килде. Әмма ничек кенә кыен булмасын, ул буын сынмаган-сыгылмаган! Фронтка, сугышка дип үзләре ач-ялангач калган, иске бишмәт, күтәртмәле чабата киеп, черек бәрәңге ашап, салам ягып өй җылытып, үгез белән сука тартып, аркылы пычкы белән урман кисеп, югалту ачысына бирешмәгән, күңелләре белән көр калган тыл батырларыбыз ул безнең! Сезгә, хөрмәтле ветераннар, безгә шушындый матур тормыш яулап биргәнегез өчен мең-мең рәхмәт! Без сезнең алдыгызда баш иябез!

“Татар егетләре биюе”

9нчы сыйныф укучысы Зиннәтуллина Гөлсинәнең “Җиңүләрнең даны мәңгелек”шигыре укыла (Илвира Галимуллина)

Алтмыш биш ел тыныч илем күге,

Алтмыш биш ел тыныч күңелләр.

Алтмыш биш ел үтте, әле һаман

Онытырлык түгел ул көннәр.

Алтмыш биш ел! Кичәгедәй...

Искә ала аны өлкәннәр.

Күпме газап, күпме михнәт

Шул елларда алар күргәннәр.

Җиңү алып килгән ул таңнарны

Онытмас кешелек мәңгегә.

“Җиңү!”- дип әйтелгән бөек сүз

Күңелгә яктылык, ямь бирә.

(Левитанның сугыш бетү турында хәбәр итүе)

“Җиңү җыры ”  Рөстәм Ахметханов

1 а.б. Һәр көн саен 79000 кеше гомерен алып киткән 4 хәвефле ел, 1418 коточкыч газаплы көн һәм төн! Җиңү көне! Кешеләрдә бәхетле елмаю да уята, күз яшьләре дә китерә бу көн. Бу көнне – сугыш афәтен үз өстендә татыган, алдагы буынның тыныч тормышы хакына берни белән дә чагыштырмаслык авырлыклар кичергән, тиңсез батырлыклар күрсәткән өлкәннәребезне хөрмәтләп искә алу көне дип тә атап булыр иде.

Татар халкының парлы биюе (Алмаз, Алисә)

“Ниләр булды сиңа, гөлем?”    Әлфинә Асхадуллина

2 а.б. Инде сугыш беткәнгә дә 65 ел! Бер караганда ул еллардагы җимерекләр торгызылган, тән җәрәхәтләре төзәлгән кебек. Әмма шулай булса да, ул вакыттагы газаплы, күз яшьләре белән сугарылган көннәр истәлеге, мәңгелеккә уелып калган йөрәк, җан җәрәхәте яши әле. Илебезне фашизм тоткынлыгыннан саклап калганнар  алдында без баш иябез һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!

“Хәерле көн” Рәмзис Аскаров

1 а.б. Ил өчен барды бу зур көрәш

Давыллы, дарылы елларда.

Сеңде бу туфракка күпме яшь,

Күпме кан тамды бу кырларга!

Шул каннар һәм яшьләр аркылы

Ил Бөек Җиңүгә иреште.

Яз килде, дулкынлы, ялкынлы,

Чәчәккә төренде җир өсте!

2 а.б. Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар кумачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояшка!

“Молдован халык биюе”

1 а.б. Кадерле яшьләр, үсеп килүче яшь буын! Әгәр иртән без ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәбез икән, шул иртәдә өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәбез икән, белегез – бу иртәнге шатлыкта сугыш кырларында башларын салганнарның, фашизм тоткынлыгында һәлак булганнарның, тылда көнне төнгә ялгап хезмәт иткәннәрнең ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә безнең әбиебез я әниебез йомшак куллары белән башыбыздан сыйпый икән, моңлы күзләре белән безнең күзләргә тутырып карый икән, белегез – ул күзләрдә сугыштан кайтмый калган бабаларыбыз һәм әбиләребез турында тирән сагыш бар.

1 а.б. Әгәр без тыныч өйләрдә яшибез икән, иркен, матур мәктәпләрдә укыйбыз икән, айлы кичләрдә дусларыбыз белән серләшеп утырабыз икән, белегез – бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән авылдаш-солдатларыбызның  каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу матурлыкның кадерен белик, кешеләр!

“Туган җир – алтын ” Рөстәм Ахметханов

1 а.б. Хөрмәтле тыл ветераннары, килгән кунаклар, укытучылар, укучылар! Сезнең каршыгызда ерак араны якын итеп кайтып, бәйрәм сәламнәрен җиткерә авылдашыбыз Илсөяр Ахметзянова. Аның бу җыры кадерле әнисе Гөлзифа апага олы рәхмәт булып, ә бакыйлыкка күчкән әтисе Хәфәз абый рухына изге дога булып ирешсен.

“                                        ” Илсөяр Ахметзянова

2 а.б.Бабайларның алсу каны балкый

Җиңү кояшының нурында.

Онытмадык, мәңге онытмабыз

Алар батырлыгы турында!

1 а.б. Бабайларның илгә тугрылыгын

Күңел белән тойган буын без!

Кирәк икән, алар кебек көчле,

Алар кебек кыю булырбыз!

“Татар халык биюе” (иске татар)

 

“Үлемсез җырга күчкән чор

 (Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана)

   

Пыжмара, 2010

Программа

  1. Монтаж 5 укучы
  2. “Мизгел” миниатюра (Ренат, Диния)
  3. “Батыр егет” Алисә Аскарова
  4. “Вәхшәт” Миләүшә Низаметдинова
  5. “Җил капка” Әминә Асхадуллина
  6. “Бабай сугыштан кайтмаган” Рәмзис Аскаров
  7. “Син кайтмадың” Нурзалия Ахметханова
  8. “Салют сиңа, Муса Җәлил!” Диләрә Валиуллина
  9. “Татар егетләре биюе”
  10. “Җиңүләрнең даны мәңгелек” Илвира Галимуллина
  11. “Җиңү җыры” Рөстәм Ахметханов
  12. “Парлы бию” Алмаз, Алисә
  13. “Ниләр булды сиңа, гөлем?” Әлфинә Асхадуллина
  14. “Хәерле көн” Рәмзис Аскаров
  15. “Молдован халык биюе”
  16. “Туган җир – алтын” Рөстәм Ахметханов
  17. Илсөяр Ахметзянова “  ____________________”
  18. “Татар халык биюе” (Иске татар)



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач районы

Пыжмара авыл җирлеге

“Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны

сез бирәсез,

газиз әниләр!”

(әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты)

Пыжмара, 2015

«Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны

сез бирәсез, газиз әниләр!»

Кичә башында Римма Ибраһимова башкаруында композитор Р.Абдулинның Т.Миңнуллин сүзләренә язылган җыры яңгырый. “Бишек җыры”.

Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1 А.Б. Ана назы – җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

2 А.Б. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын! Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.

Яшь кызлар башкаруында “Елмай” биюе

1 А.Б. Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әнкәемнең йөрәген.

Әнкәй, сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын,

Әнкәем, гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә

Әнкәемнең сүзләре.

2 А.Б. Айдан, кояштан кадерле – син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле – син ул, әнием!

Безнең бүгенге бәйрәм кичәбез, кадерлеләребез, сезгә, газиз әниләребезгә багышлана.

1 А.Б. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән Ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы Анада. Анадан башка шагыйрь дә , анадан башка батыр да булмый. Дан Аналарга!

Илмир Галиев башкаруында җыр

2 А.Б. Мәрхәмәтле безнең әниләр.

Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны

Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

Сездә яши сүрелмәслек хисләр,

Йөзегездә шәфкать нурлары.

Сезнең җырлар аша күчә безгә

Туган халкыбызның моңнары.

Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итгез.

Хатын-кызлар башкаруында “Чабата” биюе

Аскарова Люзия башкаруында җыр

Лирик көй яңгырый, алып баручылар чыга.

1 А.Б. Әнием! Әнкәем! Газиз Анам! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен – төнгә, төнен – көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең бит син балаларыңны.

2 А.Б. Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.

Баланың бармагы авыртса, ананың йөрәге авыртыр.

Улы данга чыкса, анасы яшәрер.

Әйе, Ана – бөек исем, нәрсә җитә ана булуга!

Зур горурлык белән без сөйлибез АНА турында.

1 А.Б. Бар хәстәрем, бар хәсрәтем

Бала өчен.

Хөрмәтем дә, хезмәтем дә

Бала өчен.

Үкенүләр, үтенүләр

Бала өчен.

Тынгысыз көн,

Йокысыз төн

Бала өчен.

2 А.Б. Утка, суга укталуым

Бала өчен.

Чыгар юлдан тукталуым

Бала өчен.

Таңнан әүвәл кайнар аш та

Бала өчен.

1 А.Б. Иртән-кичен йөрәк хисем

Бала өчен.

Барлык эшем, барлык көчем

Бала өчен.

Янам – түзәм, көям – күнәм

Бала өчен.

Горур башны түбән иям

Бала өчен.

Төнен якты таңнар көтәм

Бала өчен.

Күңелемдә җырлар йөртәм

Бала өчен

Бала өчен...

Ахметханова Нурзалия башкаруында җыр

Татар кызлары биюе

2 А.Б. Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез, тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

1 А.Б. Ак чәчәкләрең җем-җем килә,

Әнкәй, ул шатлыктандыр.

Гомереңнең бакчасында

Былбыллар  өзмәсен җыр.

Кадерлеләребез! Бу җырыбыз сезгә багышлана.

Асхадуллина Әминә башкаруында җыр

Яшь кызлар башкаруында “Зәк-зәк” биюе

2 А.Б. Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар үсеп буйга җитү белән очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар.Нишлисең бит, ананың бөеклеге дә әнәшунда – ул илебезнең һәр почмагында намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, тырыш, сәләтле, илһамлы балаларны үстереп Ватаныбыз кулынатапшыра.

1 А.Б. Ә аннан соң?! Аннан соң кош теледәй генә булса да бер хат көтә, изге хәбәр көтә ана.

Хат ташучы килми микән диеп,

Борылып карый барган юлыннан.

Көнгә чыкса, күзе тәрәзәдә,

Иртә-кичен сүнми уты да.

Хатлары юк, үзе кайтыр диеп,

Бик соң гына китә йокыга.

Ана көтә, ана өмет итә...

2 А.Б. Менә шулай, үсеп буйга җиткән, инде үзләре әти һәм әни булган, туган ояларыннан еракта яшәүче балалар сөекле әниләренә хат яздылар.

1 бала

“Кил син безгә, әни, бөтенләйгә,

Бер кайгысыз, рәхәт торырсың,

Өебезнең күрке булырсың”.

2 бала

“Син безгә кил, әни!

Без дөньяның оҗмахында гомер итәбез.

Киләм дисәң, шушы сәгатьтә үк

Алыр өчен кайтып җитәрбез”.

3 бала

“И шатланыр идек, әни, әгәр,

Килер ризалыгың белдерсәң.

Түп-түгәрәк бәхетебез безнең

Тулып ташыр иде син килсәң”.

4 бала

“Кайчан күрешербез, бик сагындык...”

5 бала

“Көн туды исә, сине көтәбез”.

6 бала

“Ник килмисең инде, әни, ник килмисең?”

1 А.Б. Алты бала шундый хат язды

Өзелеп-өзелеп, сагынып ананы.

Шушы сүзләр булды ананың

Алты хатка язган җавабы.

(Прожектор Ана образын яктырта, көй яңгырый).

(Ана балаларына язган хатын укый).

2 А.Б.“Бара алмыйм сезгә, балаларым,

Сагынсагыз, кайтып күрегез,

Кайта алмас җирдә түгелсез.

Ана күңеле ераклыкны белми,

Тоеп яшим сезнең хәлләрне,

Кирәклекне сизсәм, үзем барырмын мин,

Көтеп тормамсезнең хәбәрне.

Китә алмыйм бүген,

Әгәр китсәм, мәрхүм әткәегез

Кайтып керер сыман,

Мине таба алмый бер ялгызы

Боегып йөрер сыман.

Чит нигездә сагыну авырлыгы

Ныграк сизелер сыман,

Туган нигез белән бәйләп торган

Җепләр өзелер сыман.

Яудан кайтмый калган зур улым да

Кайтып җитәр сыман.

Туган нигез хәтерләтә миңа

Сезнең бергә чакны.

Туган нигез сезнең һәр адымын

Истәлеген саклый.

Нигез ташлап китү авыр миңа,

Кем белми соң аны, кайсыгыз?!

Сез үзегез җыелып кайтыгыз!

Мин сорамыйм сездән артыгын,

Сез тоярсыз кайту шатлыгын!”

Галиев Илмир башкаруында җыр

1 А.Б. Ана, ана!

Син куш йөрәкледер,

Кәүсәр сеңгән синең күңелгә.

Баштан сыйпап бер елмайдың исә,

Бөтен  дөнья ямьгә күмелә.

Ана булу – изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше һәрбер баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

Ана сиңа гел яхшылык тели,

Гаепләрең булса – кичерә,

Тугрылыклы калыйк гомер буе

Ана дигән күркәм кешегә.

Зарипова Рүзилә башкаруында җыр

2 А.Б. Татар хатыннары. Безнең җан сөйгәннәр, аналар...

Аналарны хөрмәтләп җирдә шигырьләр языла,

Аналарны хөрмәтләп җирдә сурәтләр ясала,

Аналарны хөрмәтләп җирдә һәйкәлләр куела.

Ә аналар тапкан балаларның җаннары кыела,

Җирдә һаманәле тынмаган сугышларда кыела.

Аналарны кадерлиләр, аналарны сөяләр,

Аналар алдында баш ияләр.

Ә аналар йокысыз төндә бишек җырлары җырлыйлар,

Сугышларда җаннары кыелган уллары өчен елыйлар.

Хөрмәтле аналар! Без сезнең алда баш иябез. Мең-мең рәхмәт сезгә!

Зәкиева Ләйсән башкаруында җыр “Синсез”, “Юк, өзмә өметең”

Зәкиева Гүзәл, Галимуллина Илвира башкаруында “Чабата” биюе

1 А.Б. Газиз Әнкәй!

Йомшактыр кулларың,

Татлыдыр сүзләрең,

Җылыдыр карашың,

Тансыктыр табының.

Сабыйлык языннан

Бүгенге көнгәчә

Безләргә зур бәйрәм

Тибеше җаныңның!

И, Ходай, кабул ит

Безләрдән зур гозер

Әнкәйгә бир саулык!

Әнкәйгә бир гомер!

2 А.Б. Газиз Әнкәй!

Иң сөйкемле сүзләр – синеке!

Йомшак, җылы куллар – синеке!

Иң-иң изге сүзләр – синеке!

Җан изрәткеч җырлар – синеке!

Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

1 А.Б. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул!

Ходай сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен! Мең-мең рәхмәт Сезгә, Әнкәйләр!

Балалар башкаруында “Ярмарка” биюе

Галиев Илмир башкаруында җыр

2 А.Б. Хөрмәтле тамашачылар! Шушыныңбелән авылыбыз үзешчәннәре көче белән әзерләнгән бәйрәм концертыбыз тәмам. Игътибарыгыз, алкышларыгыз өчен зур рәхмәт! Киләсе очрашуларга кадәр саубулыгыз!



Предварительный просмотр:

  1. Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Китэ калсак узгэ бер якка,

Таллар жырлап, чишмэлэр чынлап,

Оянкелэр елап озата.

  1. Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Читтэ йорсэк шуна курэдер,

Чишмэ чынлап, оянкелэр елап,

Таллар жырлап тошкэ керэдер.

  1. Шушы якта безнен хезмэт калсын,

Мирас булып килер яшьлэргэ.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шул туфракта язсын яшэргэ.

  1. Хэерле кич, хормэтле кунаклар! Сезгэ табигатьнен язга торенгэн мэлендэ жан тынычлыгы, кунел корлеге, тэн сихэтлеге телэп ял концертыбызны башлыйбыз.
  1. Килеп чык син, дустым, безнен якка,

Болыннардан бергэ узарбыз.

Шул  чакта тургайларга кушылып

Монлы, матур жырлар сузарбыз.

Узенен кабатланмас монлы тавышы белэн тамашачылар кунелен яулаган жырчыбыз Алисэ Аскарова.

«                                                                                                «

  1. Эх, замана, замана,

Шундый хэзер замана

Аны торле тослэргэ безнен балалар мана.

Кочле алкышлар белэн каршы алыгыз сэхнэдэ татар халык биюе.

  1. Туган илкэй…

Ни аhэнле.исем!

Сизэм анда болыннарнын татлы исен,

Ишетэм анда яфркаларнын серле шавын,

Тау астында салкын чишмэ чылтыравын,

Саклыйм анна чын мэхэббэт, сою хисен,

Алам аннан мэнге сунмэс яшэу кочен.

  1. Туган илкэй…

Бу исемдэ язгы таннар…

Бу исемдэ жанага рэхэт, таталы мон бар.

Бу исемдэ ботен гомерем – бэхетем минем

Жврларымнын саф чишмэсе – Туган илем

дигэн  хислэр белэн сезнен каршыга Алисэ Аскарова хэм Ростэм Ахметхановны чакырабыз.

  1. Жандай кургэн дусларым бар доньяда,

Ник куренмисез, дусларым, сез кайда?

Торамын сэхнэ артында калтырап,

Инде аларсыз нишлэрмен, дип, аптырап.

  1. Алар биесэ, мин дэ бии аламын,

Туктасалар, шундук туктап каламын.

Алар эйткэнне язып куям тиз генэ,

Бар класста шундый дуслар без генэ, - дип мактаныша рус халык биюен башкаручы кызлар.

  1. И гомеремнен ин бэхетле, ин кадерле чаклары,

Оныта алмадым сезне, мэнге жанымда сакладым.

Тын гына агып яткан чишмэ буйларында hаман

Пар чилэклрем мине зарыгып котэлэрдер сыман.

  1. Сандугачлар да мине сагынып сайрыйдыр кичлэрен,

И туган жыр, синадыр ин назлы, ин саф хислэрем.

Синадыр жырларымнын ин монлысы, ин дэртлесе,

Синадыр биюемнен дэртлесе, лэззэтлесе.

Сэхнэдэ молдаван халык биюе белэн кызлар хэм егетлэр.

  1. Авылыбыз сэхнэсендэ концертыбызга тэм хэм ямь бируче олы кунакларыбыз Монир Рахмаев хэм Иркэ.
  2. Жыр-моннарым бер Ходайдан узе булэк,

Тик алмадым мин аларны сорап телэп.

Бер Ходаем узе сайлап, ана диеп,

Сэлэт биргэн, телэк биргэн оеп-оеп.

  1. Жырларанда чагылса эгэр йозен-тосен,

Уз халкына мэхэббэтен, йорэк хисен,

Якын итсэ, сагынып котсэ ул аларны,

Бу доньяда шуннан да зур булэк бармы?

Альбина Апанаева репертуарыннан «Гашыйк жыры». Жырлый Люция Нэбиева.

  1. «Ча-ча-ча» биюе белэн Голназ Альтапова.
  1. «Кучтэнэч» скетч.
  2. Концерт буласын белгэннэр,

Марилар да килгэннэр.

Пыжмара сэхнэсендэ

Биеп китик дигэннэр.

Мари халык биюе.

  1. Хэрбер шатлык кояш нуры булып,

Урли минем кунелем туренэ.

Йорэк жырлары шулай

Кояш кебек якты нурлар

Сипсен яшэгэн жиремэ.

Жырлый Лэйсэн Зэкиева. Резеда Шэрэфиева репертуарыннан «Аерыласым килми».

  1. Зур бэхетлэр, зуршатлыклар, зур юаныч,

Алтыннарга алыштырмас чын куаныч,

Халкын жанын жылытырлык жырлар туса,

Жырларыннын канатлары каурый булса…

Очса алар тургайлардан уйнап-уйнап,

Дулкын-дулкын алтын дингез жырлар бйлап,

Очса чынлап, татлы йомшак назга тулып,

Монлы бэгырьлэргэ лэйсэн янгыр булып.

Хэм яшэсэ назлап газиз халкын жанын

Шуннан да зур бэхет жирдэ бармы тагын?

Сэхнэдэ Сэрдек авылы егете Ростэм Аюпов

«                                                                                                                     «

  1. Чибэр кызларыбыз башкаруында шаян бию.

  1. Алтын жыйма, йортлар куйма,

Мираска дип балана,

Ин кадерле мирас итеп

Туган телен бир ана.

  1. Иле белэн, дине белэн,

Туган жир белэн бергэ,

Туган телгэ мэхэббэт сал

Кунеленэ гомергэ.

  1. Онытмагыз, бу доньяда

Ин зур мирас бер генэ

Комеш чынлы, талгын монлы

Газиз туган тел генэ…

Сэхнэдэ туган теленэ мэдхия жырлаучы, «Йолдызлык» фестивале лауреаты Дилэрэ Валиуллина «Тукай иртэсе»

Скетч

  1. Эх, замана, замана,

Замана алга бара.

Алга бармый нишлэсен

Килэ биеп усэсе – дилэр сэхнэдэ ут чыгаручы кызлар.

«                                                » биюен башкардылар Дилэрэ валиуллина, Голгенэ Насихова.

Скетч

  1. Бие эйдэ, бие эйдэ,

Биегэнен курсеннэр,

Баскан жирдэ ут чыгара

Безнен яшьлэр дисеннэр.

Егетлэр хэм кызлар башкаруында «Уйгур  халык биюе»

  1. Доньяда мин бер битараф кеше тугел

Матурлыкны курер очен кузлэрем бар.

Шуна курэ шатлана хэм соенэ кунел,

Тормышымда узем салган эзлэрем бар.

Дусларымны кочар очен кулларым бар,

Ялкынланып сояр очен хислэрем бар,

Кешелэрне назлар очен моннарым бар,

Сэхнэлэрдэ жырлар очен жырларым бар.

Узенен кабатланмас монлы жырлары белэн сезнен каршыгызда Ростэм Ахметханов

«                                                                              »

  1. Туган халкым минем, газиз халкым,

Синен рухын белэн мин яшим;

Син куансан – бэхетем чэчэк ата,

Син еласан – тугелэ куз яшем.

  1. Онытмагыз, бу доньяда

Ин зур мирас бер генэ

Комеш чынлы, татлы монлы

Газиз туган тел генэ…

2011нче ел – Тукай елы. Соекле шагыйребез безгэ урнэк.

(Голгенэ шигырь)

                     



Предварительный просмотр:

Рөстәм Ахметханов “Җиңү җыры”

1 а.б. Сезгә, абый-апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Зур кайгыларны баштан кичерергә

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык!

2 а.б. Исәнмесез, хөрмәтле тыл ветераннары, килгән кунаклар, укытучылар, укучылар! Быел безнең илебез Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан без бүген җирлегебезнең хөрмәтле кешеләрен – тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңүнең 65еллыгына багышлап чыгарылган юбилей медальләре тапшыру тантанасына  чакырдык.

Раойныбыз башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары

 Шакиров Рамил Илдусович

1 а.б. Хөрмәтле тыл батырларыбыз, сезнең хөрмәткә сәхнәбез түрендә яшь җырчыбыз Рәмзис Аскаров.

Рәмзис “Хәерле көн”

2 а.б. Кызганычка каршы, безнең җирлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары бүгенге көнгә берсе дә исән калмады. Моннан 10-15 еллар элек сугыш һәм тыл ветераннарыбыз һәйкәлебез каршысына сыймыйлар иде. Еллар узып, үзләре белән ветераннарны да алып киттеләр. Ләкин беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган! Аларның тиңсез батырлыгы һәрчак безнең күңелебез түрендә булачак. Чөнки үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк һәм була да алмый!

1 а.б. Хөрмәтле ветераннарыбыз, ә хәзер сезнең өчен

“Татар егетләре” биюе

2 а.б. Бөек Җиңү көнен сугыш кырларында батыр солдатлар якынайтса, авылларда, шәһәрләрдә аны якынайтыр өчен тыл хезмәтчәннәре җан көчләрен куеп тырыштылар. Фронтка, сугышка дип үзләре ач-ялангач калган, ул әйтеп бетергесез авыр елларда бер телем ипигә тилмергән, иске бишмәт, күтәртмәле чабата киеп, черек бәрәңге ашап, салам ягып өй җылытып, үгез белән сука тартып, аркылы пычкы белән урман кисеп, ләкин шуңа да карамастан, ачлыкка, сугышның югалту ачысына бирешмәгән, күңелләре белән көр калган тыл батырлары безнең каршыбызда бүген. Сезгә, хөрмәтле ветераннар, безгә шушындый матур тормыш яулап биргәнегез өчен мең-мең рәхмәт! Без сезнең алдыгызда баш иябез!

Сезнең хөрмәткә Нәсих Фазылов тальянда көйләр башкара.

Нәсих Фазылов тальянда көйләр

1 а.б. Хөрмәтле тыл ветераннары!

Кылдан нечкә, кылычтан үткен

Сират күпере кичкән буын сез,

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез!

2 а.б. Әйе, сугыш эзсез узмады. Әле дә булса истәлеген югалтмаган ул канлы 1418 көн һәм төн илнең тынычлыгын, типсә тимер өзәрдәй ирләрнең тазалыгын, гомерен, ана назын, сабыйлар бәхетен, көннәрнең матурлыгын үзе белән алып китте. Ә алмашка бары тик борчуын, тирән яраларын, күз яшьләрен, сабыйлар ятимлеген, тол хатын тормышының газапларын, кырыслыгын калдырды.  Кадерле ветераннарыбыз, тиңсез батырлыкларыгыз өчен сезгә рәхмәтебезне җыр юллары аша ирештерәсебез килә. Сезнең өчен үзенең җырлары белән талантлы җырчыбыз Алисә Аскарова

Алисә Аскарова “Иңнәреңдә, әнкәй, көянтәң”

1 а.б. Инде сугыш шау-шуы тынганга 65ел узды. Таңнар элеккеге алсулыгын алуга карамастан, ул еллардагы ятим калган сабыйларның күз яшьләре әле һаман кипмәгән, тол, әмма тугры булып калган хатын-кызлар ирләрен әле дә булса көтәләр. Шул елларның кырыслыгын үзләренә алган, туган якларында картлыкларын каршылау бәхетенә ирешкән фронтовикларның тирән уелган яралары гел яши бирә.

2 а.б. Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз һәм кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп,

Сүнәләр иң якын балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә данланган язмышлар!

 Сәхнәдә Әминә Асхадуллина. Татар халык җыры “Сагыну”

1 а.б. Кадерле яшьләр, үсеп килүче яшь буын! Әгәр иртән без ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәбез икән, шул иртәдә өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәбез икән, белегез – бу иртәнге шатлыкта сугыш кырларында башларын салганнарның, фашизм тоткынлыгында һәлак булганнарның, тылда көнне төнгә ялгап хезмәт иткәннәрнең ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә безнең әбиебез я әниебез йомшак куллары белән башыбыздан сыйпый икән, моңлы күзләре белән безнең күзләргә тутырып карый икән, белегез – ул күзләрдә сугыштан кайтмый калган бабаларыбыз һәм әбиләребез турында тирән сагыш бар.

Сәхнәдә укучыларыбыз башкаруында парлы татар халык биюе

2 а.б. Әгәр без тыныч өйләрдә яшибез икән, иркен, матур мәктәпләрдә укыйбыз икән, айлы кичләрдә дусларыбыз белән серләшеп утырабыз икән, белегез – бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән авылдаш-солдатларыбызның  каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу матурлыкның кадерен белик, кешеләр!

Диләрә Валиуллина “Салют сиңа, Муса Җәлил!”

1 а.б. Хөрмәтле ак яулыклы әбиләребез, түбәтәйле бабайларыбыз! Сезнең гүзәл яшьлек  шушы үзәк өзгеч авыр чорларга туры килде, ләкин Сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз! Мең-мең рәхмәт Сезгә!

2 а.б. Кешенең бу тормышта якты эзе, матур эшләре калырга тиеш. Сезнең буынның тормышы ул үзе зур батырлык! Сезнең батырлык безнең өчен үрнәк итеп куярлык!

Рәхмәт Сезгә!

Чәчләрегез агарса да,

Авыр еллар маңгайларга тирән эз салса да,

Тормыш Сезне утка-суга салып сынаса да,

Саф намуска хыянәтсез калган өчен

Рәхмәт Сезгә!                                                                                                                                                                      

Күмәк татар халык биюе (иске татар)



Предварительный просмотр:

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме

А.Б.

Көмеш кыңгырау тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый.

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп,

Саубуллаша соңгы кыңгырау!

А.Б. – Хәерле көн, хәрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар, укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары, туган мәктәпләре һәм балачаклары белән хушлашу авазы.

Бүгенге “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен ачык дип белдереп, бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәбебез директоры Рахматуллин Тәбрик Василовичка  бирәбез. 

(Директор котлавы)

А.Б. – 11нче  сыйныф укучыларын бәйрәмнәре белән директорның укыту эшләре урынбасары Закирова Резеда Рафгатовна котлый.

А.Б. – Бәйрәм белән котлау өчен сүзне директорның тәрбия эшләре урынбасары Ахметханов Билсур Илсуровичка бирәбез.

А.Б. – Бәйрәм белән котлау өчен сүзне кунакларыбызга бирәбез.

____________________________________________________________________________________________________________________________________

А.Б. – Ә хәзер, әйдәгез, 11нче сыйныф укучыларын бирегә чакырыйк һәм сүзне аларның үзләренә бирик. Рәхим итегез, укучылар!

(Монтаж)

А.Б.

Истә әле, каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга Сез

Тотып башта нәни куллардан! – дип рәхмәтләрен белдерә чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең беренче укытучыларына.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне шатлыклы да, моңсу да көнегез белән котлау өчен биредә сезнең беренче укытучыларыгыз да бар. Әйдәгез, сүзне аларга бирик.

Бәйрәм белән Пыжмара авылы укучыларының беренче укытучылары_________________________________________________ котлый .

Сәрдек авылы укучыларының беренче укытучылары___________________________________________________ котлый.

Әтнә авылы укучыларының беренче укытучылары_____________________________________________________

котлый.

А.Б.

Тормышымның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз.

Канат куеп якты хыялларга

Олы юлга озатып каласыз, – диләр  11нче сыйныф укучылары үзләренең икенче “әниләре” булган сыйныф җитәкчеләре Гөлсинур Масхутовнага. Аның да әйтер сүзләре, җиткерәсе теләкләре бардыр, сүзне аңа бирик.

(Сыйныф җитәкчесе котлавы)

А.Б.

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген,

Яңа юл яра гомер агышы.

Соңгы кыңгырау – әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы!

–  Бәйрәм белән котлау өчен сүзне әти-әниләргә бирәбез.

(Әти-әниләр котлавы)

А.Б. – Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәбебезнең укытучыларына бирелә.

(Укытучылар котлавы)

А.Б. – Кадерле 11нче сыйныф укучылары! Сез 11 ел уку дәверендә 20 меңнән артык звонок тавышы ишеттегез. Ә бүген яңгыраячагы берсенә дә охшамаган. Ул моңлы да, ямансу да, бер үк вакытта шатлыклы да. Чөнки сез беренче кабат мөстәкыйль тормышка аяк басасыз. Әмма кая гына булсагыз да мәктәпне онытмагыз. Менә бу кыңгырау чыңы сезне гел мәктәпкә дәшеп торсын.(Кыңгырау шалтырату)

А.Б. – Бу кыңгырау сезне мәктәптәге соңгы дәресегезгә чакыра, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

А.Б.

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә –

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез.

Ашкынганнан гомер юлларыннан

Язмышны да үтеп китегез!

Хәерле юл сезгә, хәерле юл!

Татарстан Республикасы Балтач районы

Пыжмара урта гомуми белем бирү мәктәбе

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме

2009-2010нчыуку елы



Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлгән, акрын гына җыр яңгырый

(Иркә «Беренче кар» җыры)

1а.б. Ачылды кояшның алтын нур керфеге,

Җемелди энҗедәй ап-ак кар бөртеге

Уянды Ватаным, атласын киң итеп,

Дөньяда иң батыр халкыма тиң итеп.

2а.б. Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел

Әйтерсең җиңүгә өнди ул яңа ел

Ямь-яшел чыршылар Яңа ел байрагы

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

1а.б. Хәерле кич, хөрмәтле бәйрәмебез кунаклары! Менә тиздән, бик тиздән үзенең өр-яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән

2016 нчы Яңа ел туган җиребезгә аяк басачак.

2а.б. Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2016 нчы елның тарих битләренә ниләр язылыр? Һәркемнең алдан беләсе киләдер, мөгаен. Бер уйласаң иске һәм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгел дә әйтеп бетергесез өметләр белән тулачак.

1а.б.

Тәңкә-тәңкә карлар яусын,

Бар дөнья тулсын.

Карлар кебек безнең көннәр

Ак һәм пакь булсын.

2а.б.Бүген бездә зур бәйрәм. Шатлыклар, теләкләр, өметләр, призлар, сюрпризлар тулы Яңа ел кичәсе.

1 а.б. Сезне барыгызны да күңелле ял итәргә, уйнарга, биергә, кич буе

күңел ачарга чакырабыз. Яңа ел белән, дуслар!

Бию

2 а.б.Бәйрәм булгач, бәйрәм инде. Бер беребезгә изге теләкләр, ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе матур гадәт. Ә без исә сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз. Теләкләрнең

иң зурысын җиткерү өчен һәм бүгенге бәйрәм кичен тантаналы рәвештә

ачып җибәрү өчен сүзне Пыжмара авыл жирлеге башлыгы Заляев Рафиль Халиповичка бирәбез.

1 а.б.Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен сүзне СХПК «Кама» җитәкчесе

Назипов Рәкыйп Нәкыйповичкабирәбез.

Ильмир Галиев җыр

2а.б. Яңа өмет белән яңа еллар килә.

Ачылсыннар ябык капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телик.

Кушылсыннар безгә башкалар.

1а.б. Күз яшьләре онытылып торсын

Артта калсын кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

1 а.б.Жюри сайлап кую.

2 а.б. Һәр узып баручы ел безне бер елга өлкәнәйтеп, күңелләргә бераз

моңсулык өстәсә дә, күркәм эшләре, онытылмас вакыйгалары белән истә кала.

1 а.б.2015 нче ел, Аллага шөкер, тыныч, матур гына узып бара.

Авылыбыз хезмәтчәннәре кайсы гына тармакта эшләсәләр дә, үз

эшләрен намус белән, көчләрен кызганмыйча башкардылар. Бүгенге

бәйрәм кичендә сезгэ чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Бию «Елмай»

Алан уртасында учак. Учак янында Карт Шүрәле белән Урта яшьтәге Шүрәле җылынып-сөйләшеп утыралар.

Карт Шүрәле. Эх, дөнья фани... Шушы фани дөньяларда ни кылансаң да ярый.

Урта я. Ш. Дөрес әйтәсең, бозылды дөньялар...

Карт Ш. Тукай гына безне белә дә, Тукай гына безне Шүрәле дип саный иде.

Урта я. Ш. Хәзер безне белүче дә, Шүрәле дип исәпләүче дә, бездән куркучы да юк.

Карт Ш. Кешеләр бетерәләр инде урманны. Шуңа кайгырам әле. Яңа ел җитә дип тагын чыршыга килерләр.

Урта я. Ш. Әйтмә инде, ул җәй көннәрен күрсәң син, нинди генә чүп-чар, кәгазь кисәкләре, консервы савытлары калдырмыйлар.

Карт Ш. Ичмасам, элек агачны балта белән чабалар да ат белән алып китәләр иде. Ә хәзер бит трактор белән машина белән килеп, бөтен җирне бозып, таптап, изеп бетерәләр.

Урта я. Ш. Тракторы да бит аның дию пәрие белән бер. Акыра да бакыра, әллә нинди төтеннәр чыгарып, бөтен дөньяны сасытып бетерә. Аннан урманда суларга һава җитми башлый.

Карт Ш. Бер көй ишетелә түгелме? әйдә булмаса чыршы янында биеп алыйк әле.

Шүрәлеләр (бии).

1 укучы.Уф, арыдым, башка бер адым да атламаячакмын.

2 укучы Атламыйча нишләрсең, чыршысыз кайта алмыйбыз бит инде.

1 укучы. Синдә чыршы кайгысы, үзебез ничек исән-имин кайтып җитәрбез, диген.

2 укучы (кулына балта ала). Эйдә эшкә тотыныйк. Болай булмый бит инде. Чыршысыз нинди бәйрәм инде ул?

Аланга таба борыла. Сүнә башлаган учакны күреп ала.

2 укучы (куркып). Монда кемнәрдер булган... Учак якканнар.

1 укучы. (шаярып). Бүреләр яккандыр бу учакны.

2 укучы (шаяруны дәвам итә). Әйе, әйе, Кәҗә белән Сарык ботка пешергәннәрдер.

1 укучы. (учакны болгата). Боткаларын ашап бетергәннәр шул, безгә калдырмаганнар. Әйдә кисик инде, миңа гына димәгән бит.

Чыршы сайларга тотыналар, капчыктан пычкы алалар.

Карт Шүрәле белән Урта яшьтәге Шүрәле малайларны күзәтә.

Ачудан малайларга кар ыргыта. Карт Шүрәле дә аңа кушыла. Иң беренче йомарлам бер малайга килеп тия. Артларына борылып карасалар – Шүрәлеләр тора.

1 укучы:(кычкырып җибәрә). А-а-а... Шүрәле!.. А-а-а!.. (Иң беренче булып чыгып чаба.)

2 укучы:У-у-у... Шүрәле!

Ул да Шүрәлеләрне күреп ала һәм йөгереп китә. Алар артыннан Шүрәлеләр чаба. Шулай куышып йөриләр. Сәхнәгә чыгалар. Малайлар, сулышларын җыя алмыйча торалар.

1 укучы:Кара әле, малай! Кемнәр куды соң безне?

2 укучы Кем булсын, Шүрәлеләр!

1 укучы:Кит әле моннан, әкият сөйләмә! Каян килсен, ди, алар?

2 укучы:Син нәрсә, күрмәдеңме әллә, күзең чыкмагандыр бит?

1 укучы:Күрүен күрдем дә, куркудан күземә генә күренәдер дип уйладым. Яхшы чакта кайтыйк без.

2 укучы Юлны тапсак, бик кайтыр идек тә шул. Кайтуларны онытыйк инде без. Кайту юк инде ул, тю-тю. Шушында боз булып катып, һәйкәл урынына калырбыз инде без. (Һәйкәл булып басып күрсәтә.)

1 укучы Син нәрсә, мин кайтмасам, минем әни белән, беләсеңме, нәрсә булачак...

2 укучы Их, безнекеләрклубка бәйрәмгә китәләрдер инде.

1 укучы Әйе, чыршысыз Яңа ел бәйрәме үткәрәләрдер.

2 укучы Безнең чыршы алып кайтканны көтеп тормаслар инде.

1 укучы Кыш бабай бүләкләр өләшәдер...

2 укучы Алисә Карсылу булып киенгәндер...

Тавышлары әкренәя бара. Йокымсырый башлыйлар. Утырган җирләреннән кар өеменә авып, йоклап китәләр.

2а.б. Чыршыларда җем-җем килә утлар,

Бөтен дөнья нурлы, тамаша.

Бәс энҗеләр белән ал нурлардан,

Шатлык калып күзләр камаша.

1 а.б. Яңа ел, яңа ел дибез, ә беләсеңме, Яңа ел сүзен ишетүгә минем нәрсәләр күз алдыма килә?

2 а.б. Әлбәттә, яшел чыршы, бүләкләр, изге теләкләрдер инде, мөгаен. Мин үземдә яңа ел сүзен ишетүгә хыяллана башлыйм. Дуслар белән яңа елны каршы алулар, әти-әниемнең миңа бүләкләре, дусларның СМСлары...

1а.б. Я, я онытылып киттең түгелме? Хыялый. Үзеңнең тамашачылар алдында икәнеңне оныттыңда бугай ахры. Бүген яңа елда без әһәмиятле кешеләр. Безгә зур вазыйфа тапшырылган. Шулай булгач Яңа ел бәйрәмен никадәр яхшырак үткәрсәк, киләсе елда шулкадәр яхшырак булачак дияләрме әле?

2 а.б. Әйе шулай диләр. Ә син үзең моңа ышанасыңмы? Яңа ел киче могҗизаларга бай була диләр бит. Менә бу елның соңгы көнендә нинди хыялың тормышка ашуын теләр идең?

1 а.б. Хыяллар күп инде ул...Сиңа барын да әйтеп бетерсәң ,хыялың 31 декабрь җиткәнче үк тормышка ашып куюы бар.

2а.б. Иске елның соңгы сәгате.

Китәселәр килми бу елдан.

Бер дә китмәс идек, тик вакыттан

Артта калу безгә тыелган.

1а.б. Узган еллар бигрәк кадерле шул,

Һәр көненә хезмәт куелган

Тарихның бу данлы елына да

Безнең күпме җиңү уелган.

2 а.б. Ә шулайда, шатлыклырак булсын.

Кадерлерәк булсын яңасы.

Мәхәббәттә, эштә янасы бар,

Шатлыкларга юллар ярасы.

1а.б. Биюченең итәкләре,

Бии-бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии-бии остара.

Татар кызлары биюе

2а.б. Планетабызның башка почмакларында Яңа елны ничек каршылыйлар икән, шуны беләсем килә. Италиядә Яңа елда өйдәге барлык иске

әйберләрне чыгарып ташлыйлар икән.

1а.б. Ә Венгрия, Германия, Австрия кебек илләрдә Яңа ел табынына

кечкенә дуңгыз кыздырып куялар. Ул илләрдә дуңгыз иң бәхетле хайван санала. Ә өстәлгә кош ите кую тыела – бәхетебез кош кебек очып китмәсен, янәсе.

2а.б. Болгария – розалар иле. Бу илдә Яңа ел төнендә кешеләр бер-берсенә ачылыр-ачылмас роза чәчәге бүләк итәләр. Бу – мәхәббәтегез ел буе тулып торсын дигәнне аңлата.

Африкада Яңа ел – елның иң кызу чагына туры килә. Анда Яңа елда бер-берсен котлап су сибешәләр.

1 а.б. Ә менә Япониядә табынга нык игътибар итәләр икән. Өстәлгә муллык билгесе итеп – дөгедән пешерелгән печенье, озын гомер билгесе итеп –

озын макароннар, сәламәтлек билгесе итеп борчак ашы куялар. Көчле рухлылык билгесе итеп карп балыгы белән сыйлыйлар.

2 а.б. Нинди генә илдә булса да, Яңа ел символы булып яшел чыршы, нарат, яшел үсемлек, Кыш бабай яки Санта Клаус кала. Һәрбер илдә аерым-аерым теләгән теләкләрне без сезгә бөтенесен берьюлы телибез – Яңа елда

бәхетегез тулып торсын, өстәлләрегез сый-хөрмәттән сыгылып торсын, мәхәббәтегез сүрелмәсен, сәламәт, көчле рухлы булыгыз.

1 а.б. Хөрмәтле дуслар! Иске елны озатырга, Яңа елны каршы алырга Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитәргә тиеш. Алар килеп җиткәнче җырлап-биеп, уеннар уйнап алыйк.

2а.б. Хөрмәтле дуслар! Яңа ел бәйрәме кичәсен дәвам итәбез.

Җиребез юмарт, халкыбыз

Кунакчыл һәм олы җанлылар.

Сүзгә бераз саран булса да,

Җырга оста, эштә данлылар.

Шул вакытта фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил сызгырган тавышлар ишетелә.

1а.б. Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар

атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә.

Кыш бабай белән Кар кызы керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, кадерле дуслар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм җитәкче иптәшләр, кадерле балалар. Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын,

сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык! Әмма утлары янмый бугай. Әйдә әле кабызыйк, кызым! Чыршы уты ян, ян!(Чыршы кабына).

Кар кызы.

Ап-ак карлы аланнарда

Биеп йөрдем мин.

Чыршыларга ак энҗеләр

Сибеп йөрдем мин.

Ак сакаллы, ак күңелле

Бабам белән без,

Җир өстенә аклык-пакьлек

Алып киләбез.

Чын күңелдән тәбриклибез

Сезне Яңа ел белән!

Сәламәтлек,ак бәхетләр

Бездән теләк шул сезгә.

Кыш бабай. Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын!

Һәрберебез булсын тырыш,

Күңелле үтсен тормыш!

2 а.б.Рәхмәт, Карсылу изге теләкләреңә.

«Буратино» биюе

Кыш бабай: Дусларым, сезнең янга килгәндә юлда минем күчтәнәч капчыгым югалды бит әле. Аннан башка нинди бәйрәм, ничек әзлэп табасы иде аны, ә?

1 а.б. Юлда озак килеп арыгансыңдыр, бераз ял итеп ал, Кыш бабай! Яшь кызларыбыз башкаруында «Валенки» биюен карап кит әле.

Кыш бабай. Бик риза, кызым, ай рәхмәт. Карт кешене шулай хөрмәт иткәч, бик әйбәт инде ул

Бию «Валенки»

Биюче кызларның берсе Кыш бабайның капчыгын китереп бирә.

Кыш бабай. Балалар! Без бу бәйрәмгә бик күп бүләкләр белән килдек бит. Әйдә әле, Карсылуым, бер уен уйнатып алыйк эле.

Кыш бабай: Дусларым, минем бер нәни кызым сезне бәйрэм белән котлап,җыр җырлап китәм ди. Сүзне аңа бирик.

Шаябтдинова Инзиләҗыр

Кыш бабай: 2015 ел Кәҗәелы булды.

Кәҗә– ул бик үзенчәлекле, җитез, астыртын,җитди һәм үзгәрүчән, көтелмәгән хәлләр-вакыйгалар тудыручы хайван.

Кар кызы:Әлеге хайванның бик кире булуын да истән чыгармаска кирәк. Үзенең яхшылыклары һәм кайбер начарлыклары белән үтеп тә бара инде ул.

Кыш бабай: Карап-карап тордым да сез бик күңелле ял итәсез икән. Мин

дә сезнең белән ял иттем. Капчыгым да бушады, китәргә дә вакыт җитә бугай.

Кыш бабай: Сезнең белән саубуллашканчы, бер биеп китик әле кызым белән.

Кыш бабай:Киткәнче мин сезне Яңа ел белән таныштырып китим дигән идем, нишләптер күренми әле.

Маймыллар керә, котлый, бииләр.

Кыш бабай, Кар кызы маймыллар белән чыгып китә.

Концерт номерлары:

  1. Люзия Аскарова.
  2. Уен.
  3. Рүзилә Зарипова.
  4. Биеп алыш.
  5. Рөстәм Ахметханов.
  6. Уен.
  7. Алисә Аскарова.
  8. Костюмнар чыгышы.
  9. Ләйсән Зәкиева.
  10. Уен.
  11.  Нурзалия Ахметханова.
  12.  Биеп алыш.
  13.  Ильмир Галиев


1а.б. Зур өметләр баглап, эре атлап, Өр-яңа ел килде җиремә.

1а.б. Хуш киләсең,әйдә, өр-яңа ел,

Төкле аяк белән уз түрдән.

Барлык хыялларны ашыр чынга,

Өметебез сиңа бик зурдан.

2а.б. Ераклардан алган кебек дәшеп

Каршыладык аны бергәләп.

Кышлар карлы, җәйләр чыклы булсын,

Котлы булсын Яңа еллар!

1 а.б. Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.

2 а.б. Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын,

Бәбиләр туып торсын,

Табыннар тулып торсын!

1 а.б. Озын гомер бирсен ходай сезгә,

Кояш бирсен сезгә яктылык.

Балаларыгыз гына түгел, оныкларыгыз да,

Китерсеннәр сезгә яктылык.

2 а.б.Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен

Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

1а.б. Хөрмәтле дуслар, шуның белән безнең Яңа ел кичәсе тәмам.