Дәрес эшкәртмәләре

Алкина Наилә Мәхмүт кызы

Дәрес эшкәртмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon 5нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсенә презентация787.5 КБ
Файл 5нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе23.97 КБ
Файл Ф.Садриевның "Тургай ни дип җырлый" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе28.16 КБ
Файл 6нчы сыйныф татар төркеме өчен Х.Мөҗәйнең "Бүләк" әсәре буенча дәрес планы23.94 КБ
Файл 7нче сыйныф рус төркеме өчен Г.Тукайның "Пар ат" әсәре буенча әдәбият дәресенә план 30.8 КБ
Файл Тырышкан табар – ташка кадак кагар (Г.Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)35.66 КБ
Файл 5нче сыйныф рус төркеме "Минем көндәлек режимым" темасын өйрәнгәндә файдалану өчен1.61 МБ
Файл Конструкция существительные + прилагательные. Домашние и дикие животные. Загадки/ Исем+сыйфат төзелмәләре.Йорт хайваннары һәм к28.78 КБ
Файл Сан +исем төзелмәсе. Исемнәрнең сан белән төрләнеше.28.78 КБ
Файл Чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләр. Минем эш урыным. 27.56 КБ
Файл Чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләр. Минем эш урыным. 358.83 КБ
Файл 1 сентября – праздник знаний. Частицы (-мы /-ме)./ Беренче сентябрь-белем бәйрәме. -мы/ме сорау кисәкчәләре.34.69 КБ
Файл 1 сентября – праздник знаний. Частицы (-мы /-ме)./ Беренче сентябрь-белем бәйрәме. -мы/ме сорау кисәкчәләре.2.44 МБ
Microsoft Office document icon Татарстан – туган илем.65.5 КБ
Файл Көн тәртибе бүлеген кабатлау117.31 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Синең дустың бармы? Аның исеме ничек? Аңа ничә яшь? Ул ничәнче сыйныфта укый? Ул нинди? Сез аның белән бергә нәрсәләр эшлисез?

Слайд 3

Дуслар нинди булырга тиеш?

Слайд 4

ҮЗЕҢНӘН, ДУСТЫҢ, БУЛСЫН, ЯХШЫ

Слайд 5

"Куркак юлдаш"

Слайд 6

Элекке заманда ике кеше, иптәш кушылып, юлга чыкканнар. Боларга зур урман аркылы үтәргә туры килгән. Урманга кергәннәр икән, боларның каршысына кинәт кенә бер аю килеп чыккан. Моны күргәч, боларның берсе, бик куркып, агач башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан. Аю, бу юлда яткан кешенең янында әйләнә-әйләнә, башларын, аякларын иснәгән дә ди, бер дә тимичә үз юлына киткән ди. Аю киткәннән соң, әлеге кеше агач башыннан төшеп иптәшеннән сораган: – Аю синең колагына шыпырт кына нәрсә әйтте? – дигән. Бу кеше әйткән: – Аю миңа, моннан соң шушындый куркак кеше белән юлга чыкма, дип әйтте, – дигән.

Слайд 7

1.Ничек уйлыйсыз, бу нинди жанрдагы әсәр? (Әкият) 2.Ни өчен шулай уйлыйсыз, әкияткә хас нинди билгеләр бар? (“ Элекке заманда”, аю малайларны килеп исни) ‏ 3. Әкияттә кемнәр катнаша? (ике юлдаш) 4. Төп геройлар кемнәр? (малайлар һәм аю) 5. Әкияттә нинди хайван сурәтләнгән? (аю) 6.Аюны күргәч, әкият геройлары нишли? (берсе агач башына менә, икенчесе җиргә сузылып ята)

Слайд 8

8. Аю җирдә яткан герой янына килеп нәрсә әйтә? (берни дә әйтми) 9. Аю әкият геройларына тияме ? Юк, тими 10. Әкиятнең төрен билгелик әле. Тормыш-көнкүреш әкияте 7. Җирдә яткан юлдаш, аюдан курыкканмы? (курыккан)

Слайд 9

Ял итү Без әле бераз ардык, Ял итәргә уйладык: Башны иябез алга, Ә аннары-артка. Уңга-сулга борабыз, Аннан карап торабыз. Иң өстен сикертәбез, Кулларны биетәбез. Бер алга, бер артка сузып Күңелле ял итәбез.

Слайд 10

КРОССВОРД у с л ы к д с л а р ы ш р а к ы н а м а а й л у р т а а р б к а к р

Слайд 11

Өй эше СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕРГӘ, ДУСЛЫК ТУРЫНДА МӘКАЛЬЛӘР ТАБЫРГА.



Предварительный просмотр:

Куркак юлдаш.

(Татар халык әкияте)

(5нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес)

Беренче  квалификацион  категорияле

туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Алкина Н.М.,

 5 нче сыйныф, рус группасы.

2021

Сыйныф: 5

Төркем: рус төркеме

Дәреслек:

Тема: “Куркак юлдаш”

Максат:

1.Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү,

2. Диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү;

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.Дуслар һәм  турында сөйләшү.

Җиһазлау: мультимедиа-проектор, дәреслек, аудиоязма, әкият буенча рәсемнәр, компьютер.

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

Уңай психологик климат урнаштыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

Һава торышы турында әңгәмә.

- Сыйныфта кем юк?

- Ни өчен?

2. Актульләштерү.

1. Видеоязма тыңлау, сорауларга җавап бирү:

-Яз  нинди була?

-Яз көне нинди үзгәрешләр була?

-Я ңгырлар явамы?

-Көннәр, төннәр нинди?

2. Өй эшен тикшерү.

3.  Яңа тема.

Укучылар, дәресебез башында сорауларга җавап биреп алыйк әле.

1. Синең дустың бармы? У тебя есть друг?
2. Аның исеме ничек? Как его зовут?
3. Аңа ничә яшь? Сколько ему(ей) лет?
4. Ул ничәнче сыйныфта укый? В каком классе он(она) учится?
5. Ул нинди? Какой(ая) он (она)?
6. Сез аның белән бергә нәрсәләр эшлисез? Что вы с ней (с ним) делаете?

Димәк, дуслар нинди булырга тиеш. (Укучылар җавабы)

Ә хәзер икенче слайдка күз салыгыз әле. Анда сүзләр бирелгән, алар буталган. Бу сүзләр белән мәкаль уйлап табарга кирәк. Уйлап карыйк әле, нинди мәкаль яшерелгән икән.

Сүзләр: үзеңнән, дустың, булсын, яхшы.

Дөрес җавап: Дустың үзеңнән яхшы булсын.

  • Балалар, ә бу мәкаль  ничек тәрҗемә ителә икән? Мәгънәсен аңлатып карыйк әле.

1) Яңа лексика өстендә эшләү (яңа сүзләрне сәнгатьле уку, җөмләләр төзү).

юлдаш – попутчик                                                   батыррак – храбрее

берзаман  -  однажды                                              иснәгән – понюхал

үлгән булып – притворившись мёртвым             китеп барган – ушёл

2) Текстны сәнгатьле уку. (башта укытучы укып чыга, аннан соң укучылар чылбырлап укыйлар)

3) Экрандагы рәсемнәр буенча әңгәмә.

1. Рәсемдә кемнәр сурәтләнгән? (Ике юлдаш)

    Рәсемдәге кешеләр нәрсә кигән? (Күлмәк, чалбар, түбәтәй, ...)

2.Әкият геройлары кая юл тоткан? ( Урманга)

   Рәсемдә нинди агачлар сурәтләнгән? ( Каеннар, ... )

3.Рәсемдә нинди хайван сурәтләнгән?  ( Аю)

   Аю усалмы, әллә юкмы? (Юк, ...)

 4. Аюны күргәч, әкият геройлары ни эшли?

 5. Аю җирдә яткан герой янына килеп ни эшли?

 6. Аю әкият геройларына тияме?

 7. Җирдә ятканюлдаш аюдан курыкканмы?

4. Физкультминут.

5. Яңа материалны ныгыту. Текстны рольләргә бүлеп, сәнгатьле уку.

6. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

– Без сезнең белән нәрсә укыдык? Что мы с вами сегодня читали?
– Әкиятнең исеме ничек? Как называется данная сказка?
– Әкияттә кемнәр турында сүз бара? О ком идет речь в сказке?
– Алар чын дуслармы? Они настоящие друзья?
– Әкият нәрсәгә өйрәтә? Чему учит эта сказка?
– Димәк, укучылар чын дуслар нинди булырга тиеш? Значит ребята, друзья должны быть какими?

7. Өйгә эш бирү.

- Текстны сәнгатьле укырга.

- Сорауларга җавап бирергә, дуслык турында мәкальләр язып килергә.

     



Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты дәресенә технологик картасы.

Тема

Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясе

Максат һәм бурычлар

 Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясен укып анализлау.

1. Ф.Садриевның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.

2. Тургай турында яңа белемнәр белән баету;

3Туган якларына кайту өчен, кошларның авыр юл үтүләрен әдәби әсәр аша күзалларга ярдәм итү;.

3. Күчмә кошларны саклау, аларның кешеләр тормышындагы ролен күрсәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш: Күчмә кошларны сакларга кирәклеген, аларның кеше

тормышындагы ролен аңлау; 

М: Бәхәсләшә, әдәбиятны экология предметы белән бәйләп, табигать турында күзаллау формалаштыра белү; укылган әсәр буенча сораулар бирә белү;

П:. Ф.Садриевның “Тургай ни дип җырлый?” әсәрен укып анализлау.

Дәрес тибы

Яңа белемнәр ачу дәресе

Җиһазлау

Ф.Садриев портреты, тургай рәсеме, тургай турында җыр, видеоязма “Кошларның җылы яктан кайтулары”.

Төп төшенчәләр

Туган җирнең кадере төшенчәсе

Предметара бәйләнеш

Музыка, сынлы сәнгать, география

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият”

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

        Мотивация        

Максат:

Укытучы өчен:

Укучыларны дәрескә әзерләү, уңай эмоцио-

наль халәт тудыру.

Укучылар өчен: игъти-

бар белән карый белү

“Кошларның җылы яктан кайтулары”.

- Без моңа дәрес ахырында әйләнеп кайтырбыз

Видеоматериал белән танышу

ТБ:матурлыкны танырга өйрәтү;

К: игътибар белән карый белү;

Актуализация

Укытучы өчен максат: тема буенча дөрес итеп юнәлеш биреп, сөйләшү оештыру.

Укучы өчен максат: үз эшләрен яклый белү.

Өй эшен тикшерү.

Бер төркем Ф.Садриевның биографиясен өйрәнергә тиеш иде.

Ф.Садриевның биографиясенә презентация

Төркемнәрдә эш. Ф.Садриевның бүләкләрен

модельдә күрсәтергә.

Р: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

ТБ: әдәби әсәр авторы турында төрле чыганактан мәгълүмат туплау;

К: иптәшләрен тыңлый, бәяли белү.

Уку мәсьәләсен кую

Тургай тавышын тыңлау

Тургайлар турында өстәмә мәгълүмат белән

 танышу

-Сез нинди тавыш ишеттегез?

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Сез тургайлар турында беләсезме? Алар нинди кошлар?

- Кошлар турында

- Бу тургай тавышы

-Күчмә кошлар

Р: мөстәкыйль дәреснең проблемасын формалаштыру;

ТБ: игътибар белән тыңлау, җавабыңны дәлилләү;

К: иптәшләренә ярдәм итү.

Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы өчен максат: әсәрне аңлап уку, анализ ясый белү  күнекмәләрен үстерү.

Укучылар өчен максат: анализ тәртибен искә төшерү

  • Димәк без бүген  нәрсәләр турында сөйләшербез?

-Сез өйдә әсәрне укып килдегез.

-бу нинди жанрдагы әсәр?

Ни өчен хикәя?

-Хикәягә анализ ясау алымнарын искә төшерик.

Төркемнәрдән төрле җаваплар алына

Хикәя- аз гына кеше катнашып, бер яки ике генә вакыйгасы булган әсәр.

-Вакыйгаларны искә төшерү.

-әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен табу.

Р: максатка ирешү юлларын билгеләү;

ТБ: бәхәсләшү, үз фикереңне дәлилләү;

К: төрле фикерләне исәпкә алып эш итү.

Яңа материалны аңлату.

-Хикәянең сюжетын сөйләргә теләүче бармы?

-Кыска итеп сөйләсәк, ничек була?

-Әсәрне ике өлешкә бүлик.

- Икесе арасында бәйләнешне табыгыз.

1 бүлек. Нәсимә белән кош сөйләшәләр.

2 бүлек. Авторның укучыга мөрәҗәгате.

-Икесе дә туган илен сагына. Туган җирдә генә бәхетле булып була.

Р: план нигезендә эшне оештыру;

ТБ: әсәрнең эчтәлеген кыскача сайлап сөйли белү;

К: иптәшеңне тыңлый белү.

Физминут

Кошлар булып очабыз

Хәрәкәтләр ясау

Материалны беренчел ныгыту.

   

Әсәргә  анализ

- Автор нинди проблеманы күтәргән?

-Автор үзенең әсәрендә

 нәрсә турында сөйли?

  • Әсәрнең идеясе?

-Туган илен ташлап киткән кошлар һәм кешеләр. Аларның сагышлары.

Нәтиҗә.

-Туган ил бик кадерле, газиз  ул.

Р: проблеманы аңлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;

ТБ: анализ ясау,йомгаклау;

К:бердәм карар кабул итә белү.

Мөстәкыйль эш

Укытучы өчен максат: мөстәкыйль

эшләүләрен булдыру.

Укучы өчен максат:

Төрле  эш формаларын куллана белүләрен камилләштерү.

-Әсәрдән тел-сурәтләү чараларын табыгыз.

-Чагыштырулыр:...

-Сынландырулар:...

-Эпитетлар:...

Төркемнәрдә эш.  

1 төркем. 110 бит.

3 нче кызыл юл

2 төркем.111бит. 2нче кызыл юл.

3 төркем. 11 бит. 3нче кызыл юл.

Р: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

ТБ: төрле эш формаларын куллану;

К: текст белән эшли белү

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Укытучы өчен максат: әдәбият һәм сәнгатьтә туган як табигатенең чагылышын күзәтү.

Укучы өчен максат:

үз позицияңне билгеләү.

Дәреслектә бирелгән (106 бит) картиналарның кайсысы әсәр  эчтәлеге белән туры килүен ачык

лау.(Фикерләр төрле булырга мөмкин)

-Ни өчен?

-Урманнарда яшиләрме?- Кайсы кошларның җылы яклардан кайчан кайтуын белеп буламы?

-И.Левитан. “Июньнең бер көне”

-Чөнки тургайлар басуларда, кырларда яши.

-Урманнарда да яшиләр

-Юк, чөнки алар төрлечә кайта.

Р: эшне оештыра белү;

ТБ: әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәтү;

К: төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне билгеләү.

Рефлекция, өй эше.

Укытучы өчен максат: дәрестә үтелгәннәрне ныгыту, үзләштерү.

Укучы өчен максат:

дәрестә алган белемнәрен куллана алу.

Дәрескә йомгак.

-Дәрестә сүз нәрсә турында барды?

-Дәрес башында күрсәтелгән видеога әйләнеп кайтыйк.  Ни өчен без аны карап киттек?

-Безнең кече туган илебез кайда?

-Ни өчен Мактамада яшәп без үзебезне бәхетле дип әйтә алабыз?

Өй эше.

Нәтиҗә ясау.

Исбатлау.

-Мактамада

-Чөнки ул безнең туган җир.

1. Тема буенча презентация ясарга;

2. Бер күчмә кош турында интернеттан материал табып,  сөйләргә өйрәнергә;

3. Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә.

Р: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

ТБ: анализ ясау, йомгаклау;

К: күмәк эш вакытында, бер фикергә килә белү.



Предварительный просмотр:

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

Алкина Наилә Мәхмүт  кызы,

Яшел Үзән муниципаль районы,

Осиново бистәсе, “Карпов В.В.исемендәге лицей»

беренче  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

СЫЙНЫФ: 6 нчы сыйныф өчен(татар төркеме )

ТЕМА: Хәйретдин Мөҗәй. “Бүләк” шигыре

Максат һәм бурычлар:

Х.Мөҗәйнең  тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.Уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыкны, алган белемнәрне куллану күнекмәләрен үстерү.

Х. Мөҗәйнең “Бүләк “ шигыренә анализ ясау

Тылдагыларның сугыш вакытындагы авыр тормышын күрсәтү.Татар халкының гореф-гадәтләре белән, кулъяулык чигүнең башлангыч технологиясен бирү.

ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘР:

Метапредмет – Танып белү УУГ:үрнәк буенча эшли белү; төп төшенчәләрне аеру, аңлап һәм ирекле сөйли белү;

Коммуникатив УУГ:укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен тыңлап аңлау;үз фикереңне төгәл итеп коллективта әйтә белү;яшьтәшләрең белән бердәм эшчәнлектә уртак гамәлләр оештырып нәтиҗәгә килү;

Регулятив УУГ:уку мәсьәләсен кую;барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;нәтиҗәләр формалаштыру;эшчәнлеккә бәя бирү

Предмет – Х.Мөҗәйнең “Бүләк”  шигырен укып анализлау.

Шәхескә кагылышлы  – Татар телен өйрәнүгә, кул эшләренә кызыксыну уяту;

 

Дәрес тибы : яңа белемнәр ачу дәресе

Җиһазлау: Х.Мөҗәй  портреты, презентация, чигү үрнәкләре, аңлатмалы сүзлек

Дәрес барышы

I.Оештыру,мотивлаштыру

II.Актуальләштерү

Дәрес фильмнан өзек белән башланып китә. (Видеода сугыш чоры, батырларның яу кырында көрәшү мизгелләре)

Әлеге видеода сез кайсы чорны күрәсез? Ул ничәнче елларда була?

Дәресебезнең төп темасы – тарихыбызның нинди чоры турында сөйләшербез икән?(Җ)

- Татарстаныбыздан солдатлар исәбендә күпме язучылар,шагыйрьләр яу кырына киткән һәм күбесе әйләнеп кайтмаган.Бүген шуларның берсенең иҗаты турында сөйләшербез.

-Хәйретдин Мөҗәй.

1901 нче елда Башкортстанның Туймазы районы Төрекмән авылында туа.18 яшеннән армиягә алына һәм хәрби хезмәттә була.(военный була).Сугыш башланганда инде ул подполковник дәрәҗәсенә ирешә.Хәрби хезмәттә булса да, иҗат итүдән туктамый, шигырьләр яза.Менә хәзер аның бер шигыре белән танышырбыз.

 (укытучы яттан сөйли)

Яулык алдым, аның уртасына

Кызыл җептән йөрәк чигелгән.

“Дошманнарны җиңеп, тизрәк кайт!”-

Дигән сүзләр матур тезелгән.

      Белмим аның үзен, исемен белмим,

      Тик “йөрәге”, сүзе алдымда.

      Канга сеңеп, изге ант шикелле,

      Онтылмаска истә калдылар.

Кич утырып, аның бармаклары

Йөгергәндер җепләр эзеннән.

Белмим, бәлки , җуеп тәкатьләрен,

Түгелгәндер яшьләр күзеннән.    

       Күз алмасы кебек сөйгән егетен

       Өзелеп – өзелеп сагынып куйгандыр.

       Кош йөрәге кебек саф йөрәге

       Әллә, әллә ниләр тойгандыр.

Яулык алдым, аның уртасына

Кызыл җептән йөрәк чигелгән.

“Дошманнарны җиңеп, тизрәк кайт!”-

Дигән сүзләр матур тезелгән.

- Укучылар, сезгә шигырь ошадымы? Шигырьнең исемен әйтегез әле ? ә нәрсә соң ул бүләк? (җаваплар)

- Ә сезнең бүләкләр тапшырганыгыз бармы? (җ) Кемнәргә тапшырыла? (Җ) Нинди сүзләр белән тапшырасыз? (Җ) Ничек тапшырасыз? Ә нинди очракларда бүләкләр бирәләр?

-Димәк,  ......(укучы әйтә бүләк ул-)

- Җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Бу шигырьне тагын бер кат укып чыгыйк әле, таныш булмаган сүзләрнең астына сызып барыгыз..(чылбырлап барлык укучылар да укып чыгалар).

- Ә шигырьдә нинди бүләк турында сүз бара? (җ) Ә кемнәр әзерләгән бүләк турында? (кызлар, хатыннар) Ә алар кайда булган, сугыштамы? (тыл турында сөйләргә)(Сүзлек эше)  Хатларын укыганнар, кайгыларны уртаклашканнар. Сезнең дә күбегезнең әби – бабалары сугышта катнашмасалар да, тыл ветераннары.

- Ә алар ничек булышканнар соң?(Җ)Әйе, тылда калган хатын – кызлар фронттагы солдатларга булышу йөзеннән кулъяулыклар, оекбаш- бияләйләр бәйләп җибәргәннәр. Бәйләнгән әйберләр тәнне җылытса, кулъяулыклар солдатларның күңелен җылыткан. Татар халкы кичләрен кул эшләре белән шөгыльләнә торган булганнар, шул ук вакытта ял да иткәннәр, җыр – бию белән үрелеп барган.

- Сугыш вакытында алар сугышмасалар да, фронтка булышканнар.

III.Уку мәсьәләсе кую

  Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез ?(җ) Ә кызлар кайда соң? Фронттамы? (юк, алар фронтта түгел, туган җирләрендә, авылларында)

  • Тылның сугышка күрсәткән ярдәме.

IV.Уку мәсьәләсен адымлап чишү. 

- Инде шигыребезгә әйләнеп кайтып, беренче икеюллыкны укып күрсәтегез әле.

Яулык алдым, аның уртасына

Кызыл җептән йөрәк чигелгән.

-Нинди яулык турында язылган? (Чигелгән)

-Ә сезнең чигелгән яулыкны күргәнегез бармы? Менә мин сезгә чигүле кулъяулыклар  алып килдем, сез дә танышып китегез әле. Бәлки күргәнегез дә бардыр? Кемдә күрдегез?

- Фронттагы солдатлар әлеге искиткеч бүләкләрне алгач,тагын да ныграк көч туплап,  фашистларга каршы аяусыз көрәшкәннәр. Димәк, тылдагы хатын – кызларның да җиңүгә зур өлешләре кергән.

- Инде шигырьнең алдагы куплетына күчәбез. (3 куплет)

Кич утырып, аның бармаклары

Йөгергәндер җепләр эзеннән.

Белмим, бәлки, җуеп тәкатьләрен,

Түгелгәндер яшьләр күзеннән.

-Ни өчен күзләреннән яшьләр түгелгән икән?(чөнки әтиләре , абыйлары фронтта)

- Ә шигырьдә андый юллар, бу сорауга җавап юкмы икән  соң? (4 куплетны укып күрсәтә )

(Укытучы 4 нче куплетны тагын бер укып чыга)

  • Укучылар , бу шигырь юлларыннан  соң сезгә дә моңсу булып киттеме? Хәзер мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, бу юлларга кайсы рәсемнәр туры килер икән? (Рәсемнәр сугыш чоры һәм бүгенге бәхетле балачак турында. Укучылар белән фикерләшеп барырга кирәк.)
  • (Ахырда сугыш турында рәсем, нәтиҗә)
  • Әйе шул, дөрес әйттегез. Сугыш безгә бик күп авырлыклар китерде, күпме аналар улларын фронтка озатты, күпме балалар ятим калды.

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел.

Безнең республикадан фронтка 700 мең кеше китә, 350 мең солдат туган якларына кире әйләнеп кайта алмыйлар.Аларның исемнәре 27 томлы Хәтер китабына кертелгән. 179 татар егетенә Советлар Союзы герое исеме бирелә.

Безгә башка сугыш афәтләрен күрергә язмасын. Илдә тынычлык булса иде.

V.Рефлекcия

-Укучылар, сезнең өстәлләрегездә шигырь куплетлары ята. Анда төп фикерен күрсәткән, иң ошаган юлларын билгеләп китегез әле. Тәмамлагач, өстәл читенә куегыз, җыеп алырмын.

(4 куплет)

Яулык алдым, аның уртасына

Кызыл җептән йөрәк чигелгән.

“Дошманнарны җиңеп, тизрәк кайт!”-

Дигән сүзләр матур тезелгән.

Бу куплет белән шигырьнең исеме арасында нинди бәйләнеш бар икән?

(Сугышка бүләк итеп яулык әзерләгәннәр )

VI.Өй эше бирү.

1.-Сез дә тылдагы татар кызлары чиккән кебек кулъяулык чигеп карагыз әле. (Аңлатырга, күрсәтергә). Димәк, өй эше : чигү элементлары белән кулъяулык чигеп карарга)

2.Тылдан килгән бүләк яулык сугышчыда нинди хисләр уята икән.Бу турыда берничә җөмлә язып килегез әле.

3.Үзбәя ясату



Предварительный просмотр:

Тема: Г.Тукай.   “Пар ат”шигыре.

Максат: Г.Тукайның “Пар ат” шигырен укып анализлау.

  1. Шагыйрьнең Казан чоры иҗатына күзәтү ясау.
  2. “Пар ат ” шигыренең язылу  тарихы белән таныштыру.
  3. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү.
  4. Тукай иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

- активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны мөстәкыйль рәвештә  төрле текстларны укый белү, өстәмә материалларны таба һәм тиешле урында куллана белү;

- кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үзэшчәнлегендә куллана белү;

- татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу;

- бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, анализ ясау, йомгаклау.

Коммуникатив УУГ (КУУГ):

дәвам итү;

- үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

- милли горурлык, гражданлыкхисләреформалаштыру.

Метапредметнәтиҗәләр

Таныпбелү УУГ(ТБУУГ):

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү;

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- күмәк эш вакытында берфикергә килә белү;

- бәхәсләшү, үзфикерләрен дәлилләү.

Регулятив УУГ (РУУГ):

- мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;

- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләрсайлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Предмет нәтиҗәләре

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

- әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;

-  лирик геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;

Җиһазлау:Г.Тукай портреты,әсәрләреннән күргәзмә.,презентация,аңлатмалы сүзлек

Дәрес барышы.

Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

-Хәерле көн,укучылар. Татар әдәбияты  дәресен башлыйбыз. Бер-беребезгә яхшы кәеф телик.

  • Укучылар,бу көй сезгә танышмы??сүзләрен кем язган?
  1.  Актуальләштерү 
  • Әйдәгез,өй эшен тикшереп алыйк.Сезгә Габдулла Тукайның биографиясен өйрәнеп килергә иде. Кахот программасы ярдәмендә белемнәрегезне тикшерик.
  1. Габдулла Тукайның туган авылы?

Өчиле        Сасна

Кырлай     Арча

  1. Габдулла Тукай – кем ул?

Җырчы        тегүче

Шагыйрь      артист

  1. Габдулла Тукай  эшләгән журнал?

Ялкын       Яшен

Салават купере     Йолдыз

  1. Г.Тукай яшәгән кунакханә?

Казан     Мирас

Җаек     Болгар

  1. Г.Тукай әсәрләре?

Туган авыл,Милли моңнар      Бүреләр,Кызыл ромашка

Ант,Урман                                 Барый телевизор карый,Китап

  1. Тукай Җаектан Казанга ничәнче елны килә?

1906        1907

1908         1909

  1. Тукай вафат булган шифаханә?

Клячкин        Ылыслы урман

Хәрби госпиталь  Шамов шифаханәсе

  • Рәхмәт,укучылар,әзерләнгәнсез.
  • Укучылар Г.Тукайның  Казанда яшәгән чоры турында нәрсәләр беләсез?

( Тукай Казанда шигырьләр язган,газеталар чыгарган)

- Ул Габдулла Кариевка язган хатында Казан турында ни дип яза,укып күрсәтегез әле.

Мин хәзер Казанда инде. Монда күңелле. Дус – иш, зыялылар күп, сөйләшәбез, көлешәбез, укыйбыз...

Төп өлеш.

       1. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе тудыру.  

-Димәк,бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

(Г.Тукайның Казандагы тормышы,иҗаты турында сөйләшербез)

Укытучының кереш сүзе.

  • Тукай һәм Казан төшенчәләре аерылгысыз.Казан бөек шагыйребезнең якты хәтирәләрен саклый. Кайчандыр ятим баланы бу калага алып килеп Печән базарында асрамага  сатып йоргәннәр.Яңа бистәдә  яшәүче Вәли абзый белән Газизә абыстай гаиләсе Апушны үзенә сыендырганнар,күңел җылысын бирергә тырышканнар. Тукай Казанның күп кенә кунакханәләрендә санаулы тормышын үткәргән.Ташаяк, Балык, Печән базарларында тормышны күзәткән.  “Әльислах”, “Кояш”, “Ялт- йолт” газета – журналы редакцияләрендә эшләгән; Тукай ялкынланып шигырьләрне әдәбият турында фәнни лекцияләрен укыган “Шәрекъ клубы», “Новый клуб” биналары урнашкан.

  • Дәреслекләрнең 59нчы битен ачыгыз әле,укучылар.Без Тукайның нинди әсәре белән танышырбыз икән? (Пар ат)
  • Пар ат- пар лошадей,которых запрягли рядом(рәсем карау)

2.Уку мәсьәләсен чишү (УМ) этабы.

   - Укучылар хәзер Габдулла Тукайның «Пар ат» әсәре белән танышабыз. Әсәр сезгә аңлашылсын өчен әсәрне рус телендә тынлыйбыз.Аннан эчтән укыйбыз һәм бергәләшеп сәнгатьле итеп укырбыз.(аудио)

  • Сорауларга җавап бирү.
  • Әсәр сезгә ошадымы?
  • Төп образ кем?
  • Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?(Туган җирдән аерылып шәһәргә китү турында бара).
  • Лирик герой кемнәр белән саубуллаша? (Туган җире, йортлары, туган нигезе белән саубуллаша). Ни өчен? (Чөнки аерылып башка, чит җиргә китә).
  • Шигырьдә кайсы шәһәргә китү турында сүз бара? (Шигырьдә сүз Казан шәһәренә китү турында бара).
  • Шигырьне башкача атарга мөмкинме?  Кем ничек атар иде? (Мөмкин булса - аерылу, ашкыну дип атап булыр иде)
  • Казанга кайту өметләре белән дәртләнеп, Габдулла Тукай Җаекта чакта ук “Пар ат” шигырен иҗат итә. 1907 елның көзендә Габдулла Тукай, унике ел яшәгән Җаек каласын калдырып, поезд белән Казанга кайтып төшә.
  • Хисләрен ачыклау,модель төзү
  • Укучылар,әйтегез әле менә әсәрне тынлаганда ,укыганда сез нинди хисләр кичердегез?(шатлык,борчылу)
  • Сезгә җинел булсын өчен хисләрне язып куйдым,ләкин сезгә аларны дөрес итеп урнаштырырга кирәк булачак. Мин укыйм,ә сез автор кичергән хисне әйтегез.
  • “ Шатлык – борчылу – сагыну – үкенү – шатлык – горурлык”.

3.Белемнәрне ныгыту.

  • Ф. Х.Якуповның Г. Тукайның “Пар ат” шигыренә ясалган рәсемне (иллюстрация) карау, үзара фикер алышу.
  • Укучылар, бу рәсем шигырьнең эчтәлегенә туры киләме? (Әйе, чөнки монда да пар ат бирелә).
  • Рәсемдә ниләр сурәтләнә? (ике кеше, ике ат, табигать, тирә-як, агачлар һәм арба сурәтләнә).
  • Иллюстрацияне ничек бәяләр идегез? Сезгә рәсем ошадымы? (Рәсем бик матур).

Йомгаклау.

1. Рефлексия.

- Укучылар,без бүгенге дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?;

Көтелгән җавап.  Габдулла Тукайның Казан чоры иҗатын,аның  «Пар ат » әсәрен өйрәнергә тиеш идек.

-Ничек эшләдек?         Казан чоры иҗаты турында дәреслектән укыдык;

  • “Пар ат ”әсәрен укыдык.
  •  аңлашылмаган сүзләрне “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән карадык;
  • катнашучыларны таптык;
  • әсәрнең төп фикерен билгеләдек;
  • хисләрне билгеләдек.

  1. Билге кую
  2. Өйгә эш бирү.

1.“Пар ат” шигырен сәнгатьле итеп укырга

2.“Пар ат” шигыреннән үзеңә ошаган өзекне ятларга (3-4 куплеттан ким булмасын).

3. Иҗади.”Казан” дигән темага инша язарга.



Предварительный просмотр:

Предмет

Татар әдәбияты

Тема

Тырышкан табар – ташка кадак кагар (Г.Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү; мөстәкыйль фикер йөртүгә омтылу; һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль рәвештә оештыра белү, бәяләү; аңлап уку күнекмәсе булдыру; нәтиҗәләр чыгара белү; текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу.

Коммуникатив УУГ: сораулар бирә белү; үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә, тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү.

Регулятив УУГ:  мөстәкыйль рәвештә дәреснең  темасын һәм максатын формалаштыру; укытучы һәм сыйныфташларың белән уртак эшчәнлек оештыра белү; үзбәя.

Предмет буенча: Г.Сабитовның тормыш юлын һәм иҗатын белү, “Чүкеч” хикәясен үзләштерү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр

Эш кораллары, кадак, чүкеч, келәшчә, пычкы, балта, өтерге, хезмәт

Предметара  бәйләнеш

Рус әдәбияты

Эшне оештыру

Индивидуаль,парларда

Чыганаклар

Төп: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова].-Казан: “Мәгариф-вакыт” нәшр., 2014. Өстәмә: презентация, карточкалар, Г.Сабитов китаплары.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру (1-2 мин)

-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына         

Елмаю бүләк итә?

-Урамга карыйк әле,дуслар,бүген көн нинди?

-Мин сезгә шушы матур көн кебек яхшы кәеф телим.Дәресебезне башлыйк.

-Хәзер безнең нинди дәрес?(әдәбият дәресе)

Сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)

ШУУГ: укытучы һәм сыйныфташларыңны хөрмәт итү;

КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

РУУГ: эш урынын оештыру.

Белемнәрне актуальләштерү

Өй эшен тикшерү

-Укучылар, сез кем иҗаты белән танышкан идегез үткән дәрестә? (Каюм Насыйри)

-Аның нинди әсәрен укыдыгыз? (Әбүгалисина)

- К.Насыйри  китап язу, фәнни эш арасында тагын нинди эшләр белгән?(китап язу,фәнни  эш,музыка яраткан,матур рәсем ясаган,төрле эш кораллары ясаган һәм дару үләннәре үстергән)

-Ә сез буш вакытларыгызда ниләр белән шөгыльләнергә яратасыз?

- Бу эшләрне эшләр өчен нинди булырга кирәк?

-Укучылар,әйдәгез мульфильмнан бер өзек карап китик.

-Бу әсәр ничек дип атала,аны кем язган?

- Әсәр нәрсәгә өйрәтә?(кечкенәдән тырыш булырга,эш сөяргә)

Укытучының сорауларына җавап бирәләр:

Төрле эш эшли белгәннәр.

Үзе уен кораллары, җиһазлар ясаган. Үзләренең буш вакытларында ниләр эшләргә яратулары хакында сөйлиләр.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү;

П: К.Насыйриның ни белән шөгыльләнгәнен белү.

Уку мәсьәләсен кую

-Укучылар,димәк,без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән? (хезмәт,эш,тырышлык турында)

-Әйе,укучылар,без бүген хезмәт турында сөйләшербез.Безнең дәресебезнең темасы “Тырышкан табар,ташка кадак кагар”(Усердный найдет, вобьёт гвоздь в камень)

- Без танышачак герой да эшләргә ярата.

-Дәреслекләрнең 21нче битен ачтык.

(Г.Сабитовның “Чүкеч” хикәясе белән танышырбыз.)

Бирелгән сораулардан чыгып, дәреснең темасын билгелиләр (без танышачак герой да эшләргә ярата).

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау;

КУУГ: үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү;

РУУГ: дәреснең темасын формалаштыру.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

1.Габделхәй Сабитовның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыра, китапларын, презентация  күрсәтә.

Габделхәй Сабитов — татар драматургы, язучы.

Ул 1931 елның 28 июнендә Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туа. 1949 елда Күзкәй урта мәктәбен тәмамлагач, Иске Мәлкән һәм Түбән Тәкермән мәктәпләрендә укыта, читтән торып, Казан дәүләт университетында, 1956-1960 елларда Мәскәүдәге М.Горький исемендәге әдәбият институтында укый, соңыннан телестудиядә, «Ялкын» һәм «Чаян» журналлары редакцияләрендә эшли.Габделхәй Сабитов күп кенә хикәяләр язды, аның “Кичерелмәс гөнаһ”, “Чулпан таңны уята” драмалары, “Мәхәббәт һәм нәфрәт” дигән комедиясе төрле сәхнәләрдә уйналды. Шулай ук ул – “Туган җир туфрагы”, “Үлемсез Акылгали”, “Карурманның күзләре бар”, “Чулпан таңны уята”, “Тармаклы яшен”, “Айбаш” дигән китаплар авторы.Эрих Распеның атаклы “Барон фон Мюнхаузен” маҗараларын татар теленә ул тәрҗемә иткән.Г. Сабитов 1995 елда вафат була.

Дәреслектәге белешмәне укыйлар, укытучы белән әңгәмә коралар.

ТБУУГ: нәтиҗә ясау, гомумиләштерү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү, планлаштыру;

П: Г.Сабитовның тормышы һәм иҗаты турында белү.

  • Текстны укуга әзерлек.
  • Нәрсә ул чүкеч?
  • Тагын нинди эш кораллары беләсез?
  • Алар белән нишлиләр?
  • Сүзлек белән эш: яңа сүзләрне дөрес итеп укыганны тыңлау, кабатлау һәм истә калдыру. (эш кораллары)
  • Фразеологик сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү (юкәдә икән чикләвек, кадак җене кагылган,үзәге өзелеп һ.б.)
  • Тагын нинди фразеологизмнар беләсез?
  • Рәсем буенча фикер алышу.
  • Рәсемдә кемнәрне күрәсез? Алар нәрсә турында сөйләшәләр икән, ничек уйлыйсыз?

Укучылар яңа сүзләрне кабатлыйлар, үзләре укыйлар, җөмләләр төзиләр.

Укытучының сорауларына җавап бирәләр.

-Рәсемдә малай һәм аның әтисе сурәтләнгән. Алар эш кораллары, гомумән, эш, хезмәт турында сөйләшәләр.

ШУУГ: укытучы һәм сыйныфташларыңны хөрмәт итү; хезмәтне яратырга өйрәнү;

ТБУУГ: укылган тексттан кирәкле информацияне табып аера белү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

3.”Чүкеч” хикәясен уку.

-Укучылар,әсәрне кем аңлады,русча кыска гына итеп кем сөйләп бирә ала?

- рэсемне әсәрдән таптыр

Сорауларга бер сүз белән җавап бирегез.

- Әсәрдә кем исемле малай турында сүз бара?

- Ул нишләргә яраткан?

- Бакый чүкеч белән оста итеп эшли белгәнме?

- Чүкеч Бакыйның бармагын нишләткән?

 - Бакый кемне гаепләгән?

 - Әтисе Бакыйга нинди эш йөкләгән? (эсэрдэн җавап)

 -Ул Бакыйга әйбәтләп эшләсән нәрсә алып бирермен дигән?

 - Бакый ничек эшләгән?

 - Әтисе бакыйга кая барабыз дигән?(эсэрдэн)

-Әсәр сезгә ошадымы?

-Әсәр безне нәрсәгә өйрәтә?

Укытучы укыганны тыңлыйлар, ишетеп аңларга тырышалар, мөстәкыйль укыйлар.

Сорауларга җавап бирәләр.

-Малай кадак кагарга ярата.

-Чөнки чүкеч кадак урынына еш кына малайның бармагына суга.

-Әтисе аңа такта башлары һәм бер тартмада күп итеп кадак бирә, Бакый шул кадакларны кагып бетерә. Шулай итеп чүкечне туры сугарга өйрәнә.

ШУУГ: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү; хезмәтне ярату хисләре булдыру;

ТБУУГ: укылган тексттан кирәкле информацияне табып аера белү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

П: “Чүкеч” хикәясенең эчтәлеген белү.

Күзләрне ял иттереп алыйк

(тактада рәсемнәр эленгән, шул рәсемнәргә карап күзләр өчен гимнастика ясыйбыз).

“Кемнең эш кораллары бу? Уены

-  Ә әсәрдә нинди эш кораллары турында укыдык,әсәрдән табыгыз әле.

-  Сезнең әти-әниләрегезнең нинди эш кораллары бар?

-  Ә сез киләчәктә кем булырга телисез?Пантомимо уены.

Укучылар табышмакларның җавапларын табалар:

-Кадак.

-Пычкы.

-Кадак.

-Чүкеч.

-Борау.

ШУУГ: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү; хезмәтне ярату хисләре булдыру.

ТБУУГ: төп фикерне аерып чыгара белү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: мөстәкыйль эшли белү; үзбәя;

П: эш кораллары атамаларын истә калдыру.

Рефлексия

  • Без буген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
  • Бакый нинди малай,укучылар?
  • Ул зур үскәч нинди кеше булыр,максатларына ирешә алырмы икән?
  • Максатка ирешү өчен нинди сыйфатлар кирәк ,укучылар?

Үз фикерләрен әйтәләр

ШУУГ: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү, үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: индивидуаль һәм төркемдәге эшне бәяли белү, хаталарны табыр төзәтү; үзконтроль.

Өй эше

Өй эшен аңлату.

1.Хикәяләү турындагы теоретик төшенчәне истә калдырырга.

2.Хикәяне рольләргә бүлеп укырга әзерләнергә.

3.”Сиңа “Чүкеч” әсәрендәге төп герой –Бакый ошадымы?” дип башлап, диалог әзерләргә.

Үз фикерләрен әйтәләр, өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.

ШУУГ: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү, үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: үзбәя.

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.
  2. Исәнбәт  Н.С. Фразеологизмнар сүзлеге (I, II том).-Казан: Татар.кит.нәшр., 1989, 1990.
  3. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар әдәбиятыннан программа (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5-9 нчы сыйныфлар/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов.-Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2015.-67б.
  4. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова].-Казан: “Мәгариф-вакыт” нәшр., 2014.-119 б.: рәс. б-н.
  5. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 6 нчы с-ф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина, Ә.З.Мифтахетдинова.-Казан: “Мәгариф-вакыт” нәшр., 2014-175 б.
  6. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен өйрәнүче укучыларга). 6 нчы с-ф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина, Ә.З.Мифтахетдинова.-Казан: “Мәгариф-вакыт” нәшр., 2014.-59 б.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Минем көндәлек режимым

Слайд 2

й окыдан тора

Слайд 3

з арядка ясый

Слайд 4

юына

Слайд 5

и ртәнге ашны ашый

Слайд 6

м әктәпкә бара

Слайд 7

м әктәптә укый

Слайд 8

м әктәптән кайта

Слайд 9

к өндезге ашны ашый

Слайд 10

я л итә

Слайд 11

д әрес әзерли

Слайд 12

к ичке ашны ашый

Слайд 13

к итап укый һәм телевизор карый

Слайд 14

йоклый

Слайд 15

Минем көндәлек режимым Мин сәгат ь җидедә йокыдан торам, зарядка ясыйм, юынам һәм иртәнге ашны ашыйм. Сәгать сигездә мәктәпкә китәм. Мәктәптә укыйм. Сәгать икедә мәктәптән кайтам. Көндезге ашны ашыйм. Ял итәм. Сәгать дүрттә дәрес әзерлим. Кичке сәгать алтыда кичке ашны ашыйм. Аннан соң китап укыйм һәм телевизор карыйм. Кичке сәгать тугызда йокларга ятам.



Предварительный просмотр:

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

ТАТАР ТЕЛЕ

4 класс

Дәрес №36

Тема: Конструкция  существительные + прилагательные. Домашние и дикие животные. Загадки/ Исем+сыйфат төзелмәләре.Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар.Табышмаклар

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗә – табигатьне, тереклекне хөрмәт итәргә, яратырга кирәклеге турында аңлау.

Метапредмет нәтиҗәләр – уку мәсьәләсен кую һәм чишү, мөстәкыйль рәвештә кирәкле мәгълүматны таба белү, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү, үзконтроль, үзбәя; үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү, әңгәмәдә катнашу; телдән нәтиҗә ясау, төп билгеләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдәне формалаштыру.

Предмет нәтиҗәләр:исем+ сыйфат төзелмәләре турында белү; йорт һәм кыргый хайваннарын аера белү.

Материал:1)Хәйдәрова Р.З,Әхмәтҗанова Г.М,Гыйниятуллина Л.А. Татар теле,4 нче сыйныф. Рус телендә башлангыч белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен),беренче кисәк,Казан ;Татармультфильм”нәшрияты,2017 нче ел.

2) эш дәфтәре  

Җиһазлау: ноутбук, слайдлар, презентация, иллюстрацияләр.

 

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру

Дәресне оештыру

Укытучы:Исәнмесез,укучылар!(1 слайд)

Укучылар:Исәнмесез.

Укытучы:Сезгә хәерле имин көннәр телим.

Ә хәзер бер-берегезгә карап, матур итеп елмаегыз.Кәефләрегез тагын да күтәрелеп китәр, көнегез уңышлы узар.

  1. Актуальләштерү
  1. Өй эшен тикшерү (дәреслек, 82 нче бит,11 нче күнегү)
  2. Хайваннар турында әңгәмә үткәрү.

(экранда хайван рәсемнәре чыга) (2 слайд)

Укытучы: Балалар бу нәрсәләр?

Укучы:Бу хайваннар.

Укытучы: Ә нинди хайваннар? Кайсыларын беләсез?

Укучы:Сыер, кәҗә, бүре, тиен, төлке, аю, куян һ.б.

Укытучы:Укучылар, шуларның кайсылары урманда яши?

Укучы:Бүре, аю, төлке, куян, тиен.

Укытучы: Аларны нинди хайваннар дип йөртәләр? Кем белә?

Укучы: Алар – кыргый хайваннар. (3 слайд)

        Укытучы: Дөрес, укучылар, тагын нинди кыгый хайваннарны беләсез?

Укучы:Керпе, поши һ.б.

Укытучы:  Балалар кыргый хайваннар кайда яшиләр?

Укучы: Урманда яшиләр.

Укытучы:  Ә йорт хайваннары кайда яшиләр? (4 слайд)

Укучы: Авылда йортта яшиләр.

Укытучы:Дөрес, балалар. Ә авылда нинди хайваннар яши?

Укучы:Ат, сыер, дуңгыз, сарык, кәҗә.

Укытучы: Дөрес. Балалар, бу хайваннарны шәһәрдә күреп буламы?

Укучы:Әйе, була.

Укытучы:Без аларны кайда күрә алабыз?

Укучы:Зоопаркта.

  1. Укытучы:Әйдәгез әле, хәзер   мин сезгә табышмаклар әйтәм һәм без зоопаркта нинди хайваннар яшәгәнен ачыкларбыз.

(Берәм - берәм табышмаклар әйтелә, укучылар җавапларын табып, рәсемнәрен күрсәтәләр.)

4. http://tatarschool.ru/media/ktt4

       (Татарская школа : Күңелле татар теле. 4 класс

        Лексика  23 нче карточка)

       Укытучы:Балалар, зоопаркта бу хайваннар бергә яшиләрме?

Укучы:Юк, алар бергә яшәмиләр.

  1. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы: Укучылар, тагын берничә табышмакка җавап табыйк әле:

  1. Болында яшел чирәм

Ашап тамагы туя

Сөт алып кайттым сезгә дип,

Муу,дип мөгрәп куя.(сыер) (5 слайд)

  1. Бөдрә йонлы, ап-ак тунлы

Эрләми дә текми дә

Кешене киендерә.(сарык) (6 слайд)

3.Мөгезе зур,койрыгы кыска(кәҗә) (7 слайд)

4.Борыны төймә, койрыгы кәкре.(дуңгыз) (8 слайд)

 Укытучы: Укучылар. Бу нинди хайваннар була?

Укучы:Йорт хайваннары   

Укытучы:Ә тагын нинди хайваннар була  дидек?

Укучы:Кыргый хайваннар .

Укытучы: Димәк, укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучы: Кыргый һәм йорт хайваннары турында

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
  1. Исем+ сыйфат төзелмәсе турында мәгълүмат бирү.

         2.Дәреслек белән эш. Күнегүләр эшләү.

 Укытучы: Дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге числоны язып куябыз.83 нче бит, 1 нче күнегүне дәфтәрләрдә эшлибез. Бу хайваннар адашканнар, аларны хәзер үзләренең өйләренә урнаштырырга кирәк. Дәфтәрне икегә бүләбез, бер баганага урман дип язып куябыз, ә икенче баганага авыл дип язып куябыз.

(Күнегү эшләнә)

Укытучы: 84 нче бит,2 нче күнегүгә карагыз әле, анда сыйфатлар һәм фигыльләр бирелгән.Сезгә  бу сыйфатлар һәм фигыльләргә туры килгән хайван исемен әйтергә кирәк. Бу хайваннар кайда яши? (берәр җөмлә төзеп укыйлар).

Физкультминут

Тәрәзә каршына ( аяк очларына басалар)

Килгән бер чыпчык ( бармаклары белән тәрәзәгә күрсәтәләр)

Миңа кычкыра: (бармаклары белән үзләренә күрсәтәләр)

Чык әле, чык! (куллары белән чакыралар.)

Алдый ул, беләм

Гел шулай итә

Йөгереп чыксам (урыннарында йөгерәләр)

Оча да китә (куллары белән айкыйлар)

  1. Белемнәрне беренчел ныгыту.

Укытучы: Укучылар, менә без сезнең белән нәрсә кайда яшәгәнен кабатладык. Әйдәгез әле,бер кызык уен уйнап алыйк. Минем янымда хайваннар рәсеме бар, бер укучы минем яныма чыгып үзенә ошаганны сайлап ала да, сез сораулар ярдәмендә бу нинди хайван икәнлеген белерсез. Нинди сораулар бирә алабыз? (Кайда яши?Ул нинди? Нәрсә ашый?)

Хайванны танып алу

Бу кыргый хайван. Урманда яши. Ул бал ярата. (Аю)

Бу кыргый хайван. Чикләвек ярата. Җитез хайван. (Тиен)

Бу йорт хайваны. Ул йон, ит бирә. (Сарык)

Бу йорт хайваны. Ул тычкан тота, сөт ярата. (Песи) һ.б.

 Укытучы:Укучылар, хайваннар безгә кирәкме? Без алар өчен нәрсә эшләргә тиеш?

Укучы: Без хайваннарны яратырга, сакларга, ашатырга тиеш.

  1. Рефлексив бәяләү

Укытучы:Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

Укучы:Хайваннар турында.

Укытучы: Хайваннар ничә төрле була?  Ниндиләр?

Укучы:Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар.

Укытучы:Йорт хайваннары кайда яши?

Укучы: Авылда,йортта.

Укытучы:Кыргый хайваннар кайда яши?

Укучы: Урманда

Укытучы:Хайваннар нинди була?

Укучы:Зур, хәйләкәр, кечкенә, һ.б.

  1. Өйгә эш бирү: (9 слайд)
  1. 84 бит, 4 нчекүнегү

2. Үзегезгә охшаган кыргый яки йорт хайваны турында кечкенә генә хикәя төзегез.

3. Хайваннар турында табышмаклар табарга.

 



Предварительный просмотр:

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

ТАТАР ТЕЛЕ

4 класс

Дәрес №3

Тема: Сан +исем төзелмәсе. Исемнәрнең сан белән төрләнеше.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет: Дәрес темасына бәйле төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдәне формалаштыру, шуны күнегүләр эшләгәндә куллану. Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, укучыларның нәрсә аңлауларын тикшерү, үз фикерләрен мөстәкыйль дәлилләүгә юнәлеш бирү. Иптәшләренең гамәлләрен бәяләү, күрше белән хезмәттәшлек итү, килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү, үзләренең фикерләрен ачык, төгәл бирү.

Предмет: Саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү. Тексттан фактик мәгълүматны аерып алу; телдән сөйләү барышында татар әдәби теленең нормаларын үтәү. Сан сүз төркеменең предметның санын, исәбен белдереп, ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирүен, җөмләдә исемне ачыклап килүен, рус теленнән аермалы буларак, татар телендә сан белән ачыкланган исемнең ( саналмыш) һәрвакыт берлек санда саннарның язуда цифрлар һәм сүзләр белән күрсәтелүен үзләштерү.

Шәхескә кагылышлы: Күнегүләр эшләгәндә һәм сорауларга җавап биргәндә, сөйләм төзелешенә игътибарны арттыру, сөйләмне камилләштерүгә омтылу, ирекле һәм иҗади фикер йөртү, белемнәрне системалаштыру.

Материал: Хәйдәрова Р. З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең  4 нче сыйныфы  өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк – Казан: Мәгариф, 2017.

Җиһазлау: Ноутбук, проектор, презентация, индивидуаль карточкалар.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1.Дәресне оештыру.

-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерлекөнбарыбызга да!

2. Актуальләштерү

“Кайсы артык” уены(слайд № 1)

Укучы

Тиен

Мәктәп

Кызыл

Чыршы

Әни

- Бу сүзләрнең арасына бер артык сүз кереп яшеренгән. Нинди сүз икәнул, укучылар? (Кызыл сүзе артык)

Ни өчен?

Ә калган сүзләр нәрсәне белдерә?

Нинди сорауга җавап бирә?

Нинди сүз төркеме булып киләләр?

Димәк, нәрсә ул исем?

Нәтиҗә: Исем предметны белдерә, кем? нәрсә? соравына җавап бирә. Кем? соравы кешеләргә карата гына әйтелә. (слайд № 2)

3. Уку мәсьәләсен кую

- Әйдәгез, тагын экранга мөрәҗәгать итик.  Андагы җөмләләрне чагыштырып укырга кирәк. Калын хәрефләр белән язылган сүзләргә игътибар итегез.(слайд № 3)

Урамнан машина бара.                              Урамнан машиналар бара.

Безнең шәһәрдә чишмә бар.                       Безнең шәһәрдә чишмәләр бар.

     Урмандаяшел чыршы үсә.                         Урманда яшел чыршылар үсә.

- Калын хәрефләр белән язылган сүзләр нинди сүз төркеменә керәләр?

-  Машина һәм машиналар сүзләре нәрсә белән аерыла? (Машина бер предметны белдерә, машиналар берничә предметны белдерә).

- Без исемтурынданиндияңалыкбелдек?

- Димәк, укучылар, исемнәрберлександаһәмкүплександакиләләрикән. Берлександагыисемничә предметны белдерә?

Күплександагыисемничә предметны белдерә?

Укучылар, бүгенгедәресебезнеңтемасыниндибулырикән?

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Табышмаклар әйтү.

Укучылар, табышмаклар әйтешеп уйнап алыйк әле.

Кешенең дусты, йортныңсакчысы. (Эт)   (Слайд 4, җавапныңрәсемнәречыгып бара)

-Буисемниндисанда?

-Ә аныкүплексангакуепбуламы?

- Әйдәгез, этсүзенкүплексангакуепязыйк.

Урманнанчыгар

Корсак астычуар.

Койрыгысырлы

Хәйләсе күп төрле. (Төлке)  (Слайд 5)  

“Алма!” дисәңдәалалар

Нәрсәсоңул, балалар?  (Алма)(Слайд 6)

Ак мамыккебек

Ялтырый алмаз кебек. (Кар)(Слайд 7)

- Нинди сүзләр яздыгыз, укып чыгыйк әле.  Күплександагыисемнәрненичекясадыгыз?

- Ниндикушымчаларөстәлде?

- Кайсысүзләргә -ларкушымчасы өстәдегез? Ни өчен?

- Кайсысүзләргә –ләркушымчасыялгадыгыз? Ни өчен?  

Табышмакларның җавапларын табуны дәвам итәбез.

Агач башы тукылдык

Тукый- тукый тук булдык. (Тукран)(Слайд 8)

- Тукрансүзенкүплексангакуябыз. Ничекбула?

Багана яна, күмере – көлеюк (Шәм)(Слайд 9)

Бар җирне кызылга буяр,

Әмма канга буялмас.

Кайчангынаатса да ул,

Беркемкуркыпуянмас. (Таң)

Бусүзләргәниндикушымчаларялгадыгыз?  Ни өчен?

2.  “Корректор” уены уйнау. Шигырьдән алынган өзекне  исемнәрдәге күплек сан кушымчаларын дөресләп укырга күнектерү. (Слайд 10)

            Язын бакчага кайталар кошләр,

            Безнең кадерле канатлы дуснар.

            Бигрәк күңелле май башларында,

            Каенлар яфрак ярган чагында

- Экрандаязылганшигырьюлларынэчтәнгенәукыпчыгыгыз. Күплександагыисемнәрнетабыгыз. Бусүзләргәкушымчалардөресялганганмы? Кайсысүзләрхаталыязылган?                                            

- Буисемнәргәниндикушымчаларялгаргакирәк? Ни өчен?

3. Физминутка.

        - Балалар. әйдәгез, бераз ял итеп алабыз. Торып бастык.  Мин сезгә Бари Рәхмәтнең шигырен укыячакмын, ләкин  кайбер исемнәрнең  ахырын сезгә әйтеп бетерергә кирәк булыр. Тупнытотканкешешулсүзнекүплександаәйтә.

Без уйныйбыззалда,

Ни генәюканда:

Тун кигәнаю...лар

Кыланчыкмаймыл...лар.

Тиен..нәр, керпе...ләр,

Куян..нар, төлке..ләр.

Мөгезлепоши...лар.

Аю...ларһәмбүре...ләр.

Мыеклыпеси...ләр,

Әтәч...ләр, тавык...лар,

Кәҗә...ләр, сарык...лар.

Чебиләр һәм үрдәк...ләр

Булдырдыгыз, укучылар. Укучылар, без уенгынауйнадыкмы?

4. - Укучылар, әйдәгез әле, киләсе биремне эшләп карыйк. Сез күп нокталар урынына нәрсә куяр идегез?(Слайд 11)

Елда .... ай. Бер айда .... атна. Атнада ... көн. Бер тәүлектә ... сәгать. Бер сәгатьтә ... минут, ә берминутта ... секунд.

- Димәк, укучылар исемнәр саннар белән дә килергә мөмкин икән.

5. Карточкалар белән эш. Укучылар, карточкаларда сүзтезмәләр бирелгән, әйдәгез әле, аларны тәрҗемә итеп карыйк.

Двадцать учеников, две школы, десять минут, три стола, шесть уроков, двенадцать книг, пятьдесят три года, семь окон, девять тетрадей. (егерметугызукучы, ике мәктәп, ...)

Димәк, укучылар, рустелендәсаналмышберлександа да, күплександа да була, ә татар телендәберлександагынабула, кушымчаларбулмый.

6. Ребус чишү.(Слайд 12)

100 ә, 100 ек, к 3, к 3ле, т10 (ребусны чишү, дәфтәргә язып кую.)

III. Рефлексив бәяләү

-Исемнәрнең ничә саны бар?

-Күплек сандагыисемнәргәниндикушымчаларялгана?

- Саннар белән килгән исемнәр нинди санда киләләр?

Өй эше:

  1. 5 кош исемен, 5 җәнлек исемен табарга һәм шул сүзләрне күплек санга куеп язарга.
  2. Сан+исем төзелмәсен кертеп 3 җөмлә язарга.



Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕ

4 класс

Дәрес №9

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

Тема: Чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләр. Минем эш урыным.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Предмет -бу төр теркәгечләрне җөмләдә дөрес куллануга ирешү.

Метапредмет-аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади hәм эзләнү характерындагы проблеманы

билгеләү.Сөйләм этикеты нормаларын үтәү.Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү.

Шәхескә кагылышлы - кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру, иптәшеңнең җавабын тыңлый белергә өйрәнү.

Дәреснең тибы: Катнаш дәрес.

Җиһазлау:дәреслек Р.З.Хәйдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина, 4нче сыйныф, Казан, “Татармультфильм”, 2017нче ел, презентация, эш дәфтәре, электрон ресурслар.

        Дәрес барышы

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1-2 нче слайд.

        Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез,балалар!

Матурүтсенкөнебез!

Көләчбулсынйөзебез!

Булыйкһәрчакәдәпле,

Отыйк матургадәтне.

Дөрес, матурутырыйк,

Тырышыпҗавапбирик.

-Исәнмесез, кадерле укучылар! Ничек хәлләрегез? Бүгенге дәрестә сезне күрүемә шатмын. 

2. Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен, укучыларның сүзлек запасын ачыклау өчен әңгәмә.  Әңгәмә вакытында ук, сораулар биргәндә "Ни өчен?" дигән сорау калыбы аша бүгенге теманы ачыклауга этәргеч ясыйсыз.

-Укучылар, бүген көн җылы. ( яңгырлы, салкынча, җилсез, болытлы, җилле, кояшлы, аяз, кояшлы). Ни өчен? (Бүген көн җылы, чөнки кояшлы, аяз.)

- Көз көне салкын була. Ни өчен?

3. Проблемалы  ситуация булдыру.  Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы укучыларга, тыңлап аңлау өчен, татар телендә Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" дигән шигыре буенча ясалган мультфильм карарга тәкъдим итә. Мультфильмны әлеге ссылка буенча алдан әзерләп куярга.  (http://ftp.prav.tatar.ru/mon/mult/work_rest.mp4,https://edu.tatar.ru/cor/269якиhttp://tatarschool.ru/media/ktt4)

3нче слайд.

- Укучылар, хәзер без сезнең белән мультфильм карап үтәрбез. Игътибар белән тыңлагыз, чөнки соңыннан сораулар бирәм, шуларга җавап бирәчәксез.

4. Тема, максат, бурычларны билгеләү

Дәреснең темасын, максатын формалаштыру.

-Укучылар, әйтегез әле, малай ни өчен урамга чыкмый? Җавап бирүче кул күтәрә (Чөнки аның дәресе кала).

-Бу малайга алмагач ни өчен алма бирә? (Ул тырыш малай, шуңа күрә алма бирә).

4 нче слайд.

-Игътибар экранга. Укучылар, кайсы сүзгә сорау куеп булмый?  

Малай(кто), укый (что делает?),кояш (что?), чөнки, китап (что?).

Алма(что?), шуңа күрә, кош(что?),яза (что делает?),  өстәл(что?).

5 нче слайд.

- Тикшерәбез. Чыннан да чөнки, шуңа күрә сүзләренә сорау куеп булмый.

-Бүген без ул сүзләрне кулландыкмы? Тәрҗемәсе ничек? (Әйе. Потому что, поэтому.)

-Аларга сорау куеп булмый, чөнки алар сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләргә генә ярдәм итәләр. Аларны теркәгечләр дип атыйлар.

-Балалар, нәрсә ул теркәгечләр, русча әйтегез. (Союзы.)

-Ни өчен без җөмлә төзегән вакытта теркәгечләрне кулланабыз? (Җөмләдәге сүзләрне, ике җөмләне  бер берсенә бәйләр өчен)

Союзы – это служебная часть речи.(ярдәмлек сүз төркеме).

6 нчы слайд.

-Димәк, без бүген дәрестә нинди сүзләрне кулланырга өйрәнәбез инде. (Теркәгечләрне.)

-Нинди теркәгечләрне?(Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен).

5. Яңа теманы өйрәнү

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмгә кертү, сүзнең мәгънәсен ачыклау.

7нче слайд.

-Укучылар, дәфтәрегезне ачыгыз. Бүгенге числоны, теманы язып куегыз.

1. Күнегү эшләү.

Бирем. Экранда җөмләләр бирелә. Күп нокталар урынына чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен дөрес итеп куеп, җөмләләрне күчереп язарга.

8 нче слайд.

Бала урамга чыкмый, ... дәресе кала. Укучы тырышып укый, ... ул яхшы билгеләр ала. Малай эш урынын җыештыра, ... ул чисталык ярата.

- Ә хәзер күнегү эшлибез. Игътибар итегез, җөмләләрдә чөнки, шуңа күрә теркәгечләре төшеп калган. Сезгә аларны дөрес итеп куеп, дәфтәрегезгә җөмләләрне күчереп язарга кирәк була.     Бу эш өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.

9 нчы слайд.

Эш экранда тикшерелә.

2. Күнегү эшләү.

Бирем. Экранда сүзләр  бирелә. Шул сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, җөмләләр төзеп язарга. Теркәгечләрне түгәрәк эченә алырга.

10нчы слайд.

чакыра, чөнки, аның, урамга, уйныйсы, Кояш, килә, баланы.

шуңа күрә,  Баланың, чыкмый,  дәресе, ул, урамга, әзерләмәгән.

урынын, ул, эш, чөнки,җыештыра, тәртипле, Бала.

-Укучылар, бирелгән сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, җөмләләр төзегез. Бу эш өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.

11 нче слайд.

Эш экранда тикшерелә.

Физкультминутка

Бергәләп "Кәрия -Зәкәрия" җырын башкару.

6. Яңа теманы ныгыту

1. Ситуативкүнегүләр. Телдән эшләнелә. Укытучы сорау бирә, балалар җавап бирәләр.

12 нче слайд.

-Как скажешь о том, что:

1. Моё рабочее место чисто, потому что я убираюсь.

2. Я готовлюсь к урокам, поэтому получаю хорошие оценки.

3. Я люблю порядок, поэтому всегда убираюсь.

4. Я в комнате убираюсь, потому что люблю чистоту.

-Сезгә малай ошадымы?  Эш урыны нинди? Ә сезнең эш урыныгыз нинди?

2. “Артык сүзне тап” уены.

13 нче слайд.

Китап, карга, дәфтәр, пенал.

Малай, кояш, алмагач, яза, сандугач.

14 нче слайд.

-Беренче юлда карга сүзе артык, чөнки ул мәктәп темасына карамый. Икенче юлда яза сүзе артык, чөнки ул нишли? соравына җавап бирә.

3. Телдән бирем эшләү.

15 нче слайд.

http://tatarschool.ru/media/ktt4 ссылкасы белән кереп,”Белем бәйрәме” бүлегендә 11нче биремне эшләү.

7. Өй эше бирү.

Өй эше дәреслек буенча бирелә.

  1. Текстка нигезләнеп үзеңнең эш урының турында язарга.
  2. Тема буенча өйрәнелгән тергәгечләрне кулланып диалог төзәргә.
  3.  22нче бит, 10 нчы күнегү.

8. Рефлексия, бәяләү, үзбәя

- Бүген дәрестә нәрсә белдек?

- Сез нинди теркәгечләрне җөмләдә куллана беләсез?

-Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Без бүген дәрестә нишләдек?

-Синең эш урының тәртиптәме, чистамы?

Билге кую. Хәзер, укучылар, дәфтәрегезгә күз салыгыз. Әгәр дә син барлык күнегүләрне дә эшләргә өлгергәнсең икән, димәк бишлегә үзләштергәнсез.Сезгә өй эшенең 1в. сайларга тәкъдим итәм. Дүртлегә - 2в. ны, 3 билгесе алсагыз, 3 в. сайларга тәкъдим итәм.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле 4 КЛАСС (рус т өркеме)

Слайд 2

- Исәнмесез, балалар ! Матур үтсен көнебез! Көләч булсын йөзебез! Булыйк һәрчак әдәпле, Отыйк матур гадәтне. Дөрес, матур утырыйк , Тырышып җавап бирик .

Слайд 3

http://tatarschool.ru/media/ktt4 https://edu.tatar.ru/cor/269

Слайд 4

Малай (?), укый (?), кояш (?), чөнки (?), китап (?). Алма (?), шуңа күрә (?), кош (?), яза (?), өстәл (?).

Слайд 5

Малай ( кто? ), укый ( что делает? ), кояш ( что? ), чөнки, китап ( что? ). Алма ( что? ), шуңа күрә, кош ( что? ), яза ( что делает? ), өстәл ( что? ).

Слайд 6

ЧӨНКИ ШУҢА КҮРӘ Теркәгеч- ярдәмлек сүз төркеме. Союзы – это служебная часть речи.

Слайд 7

Дата: Тема: Чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләр. Минем эш урыным.

Слайд 8

Бала урамга чыкмый, ... дәресе кала. Укучы тырышып укый, ... ул яхшы билгеләр ала. Малай эш урынын җыештыра, ... ул чисталык ярата. ( чөнки , шуңа күрә)

Слайд 9

Бала урамга чыкмый, чөнки дәресе кала. Укучы тырышып укый, шуңа күрә ул яхшы билгеләр ала. Малай эш урынын җыештыра, чөнки ул чисталык ярата.

Слайд 10

чакыра, аның, чөнки, урамга, уйныйсы, Кояш, килә, баланы. шуңа күрә, Баланың, чыкмый, дәресе, ул, урамга, әзерләмәгән. урынын, ул, эш, чөнки, җыештыра, тәртипле, Бала.

Слайд 11

Кояш баланы урамга чакыра, чөнки аның уйныйсы килә. Баланың дәресе әзерләмәгән, шуңа күрә ул урамга чыкмый. Бала эш урынын җыештыра, чөнки ул тәртипле.

Слайд 12

Как скажешь о том, что: 1. Мо ё рабочее место чисто, потому что я убираюсь. 2. Я готовлюсь к урокам, поэтому получаю хорошие оценки. 3. Я люблю порядок, поэтому всегда убираюсь. 4. Я в комнате убираюсь, потому что люблю чистоту.

Слайд 13

“ Артык сүзне тап” уены . К итап , карга, д ә фт ә р , пенал. Малай, кояш, алмагач , яза, сандугач .

Слайд 14

“ Артык сүзне тап” уены . К итап , карга, д ә фт ә р , пенал. Малай, кояш, алмагач , яза, сандугач .

Слайд 15

http://tatarschool.ru/media/ktt4 http://tatarschool.ru/media/ktt4 11нче биремне эшл әү

Слайд 16

ӨЙ ЭШЕ 1 вариант . Текстка нигезләнеп үзеңнең эш урының турында язарга. 2 вариант. Тема буенча өйрәнелгән тергәгечләрне кулланып диалог төзәргә 3 вариант. 22нче бит, 10 нчы күнегү(бирелгән җөмләләрне язып бетерергә)



Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕ

4 класс

Дәрес №2

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

Тема:1 сентября – праздник знаний. Частицы (-мы /-ме)./ Беренче сентябрь-белем бәйрәме. -мы/ме сорау кисәкчәләре.

Максат:-мы/ме сорау кисәкчәләре темасы буенча белемнәрне ныгыту,  сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру; укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – дәрестә куелган максатны аңлау, аны тормышка ашырырга тырышу, дәреслектән кирәкле мәгълүматны таба белү, үрнәк буенча эшли белү; үз хаталарыңны таба белү hәм үз эшеңне тикшерә алу,грамматик категорияләрне җөмләдә дөрес итеп куллана белү.

Предмет – -мы/ме сорау кисәкчәләренкабатлау; сөйләмдә, язуда кулланырга өйрәтү.

Шәхескә кагылышлы  –татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру hәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Материал: Дәреслек; Мультимедийные приложения к учебникам татарского языкаhttp://tatarschool.ru/media/ktt4 (дәреслек, эш дәфтәре, электрон ресурслар)

Җиһазлау: мультимедиа проекторы; экран; “-мы/ме сорау кисәкчәләре” темасы буенча презентация.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру- ориентлаштыру.

  1. Дәресне оештыру

Исәнләшү,хәл сорашу.

-Хәерле көн, балалар! Хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, бик яхшы. Ә сезнең хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, балалар, минем дә бик яхшы.

- Әйдәгез хәзер бер-берегез белән исәнләшегез, хәл сорашыгыз әле.

- Сәлам, Катя!

- Сәлам, Оля.

- Хәлләр ничек?

- Рәхмәт, яхшы.Слайд №1

- Матур итеп утырыгыз. (Бүгенге числоны, сыйныфта кем юк икәнен дежур укучы әйтә. Числоны дәфтәргә язалар.)

2.Актуальләштерү

1.Дәреснең темасын ачыклау.

Слайт №2 Балалар, без бүген дәрестә нинди тема буенча сөйләшәбез? Беләсезме? Экранга карагыз әле.

Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән, бәйрәмме?

Бу укучылармы? Алар матур киенгәнме? Балаларның кулында чәчәкләрме? Бу мәктәпме?  Монда укытучы бармы?

һ.б

Балалар, мин сезгә хәзер  күп сораулар бирдемме? Алар нәрсә турында?(Беренче сентябрь-Белем бәйрәме турында) Ә сораулар бер-бесенә охшашмы? (Юк). Ә мин сезгә охшаш дип әйтәм, игътибар белән тыңлагыз, карагыз нәрсә белән охшаш?(что их объединяет)

  • Һәр сорауның ахырында –мы/-ме кисәкчәсе.
  • Что это за частицы? Дәреслекнең 7нче битне ачыгыз, 3нче күнегүдә бирелгән кагыйдәне укыгыз.

  • При переводе на русский язык мы можем сказать ли или же обазначить вопросительной интонацией.

Димәк, дәресебезнең темасы- Беренче сентябрь-Белем бәйрәме.    

-мы/ме сорау кисәкчәләре. (Тактада теманың исеме языла)

2. Уку-язу әсбаплары исемнәрен кабатлау .

Укучылар, без мәктәптәме? Сыйныфтамы? Бу нәрсә-уку әсбапларымы?Әйдәгез әле, уку-язу әсбапларының исемнәрен искә төшерик.

“Чылбыр”уены.

Балалар такта янына бер линиягә басалар, укытучы биргән уку әсбабын кулдан кулга, сорау биреп җибәрәләр. Һәр сорауны сорау интонациясе белән, матур итеп әйтергә тырышалар. Һәр бала катнаша.

Мәсәлән: Бу дәфтәрме?  (дәреслекме, көндәлекме, каләмме, бетергечме, китапмы) Слайд № 3

3. Уку мәсьәләсен кую.

Әйтегез әле, балалар, бу кисәкчәләр безгә нәрсәгә кирәк?(Сораулар бирер өчен)    

Димәк, дәрестә нишләргә өйрәнербез? (Татарча дөрес сорау бирергә, -мы/-ме кисәкчеләрне дөрес кулланырга өйрәнербез)            

                         

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. “Укытучы”- “Укучы”уены. Слайд №4.  

(балаларны 2 командага бүләбез: 1вариант-укытучылар, 2 вариант-укучылар. “Укытучыларга” карточка бирелә, анда бе якта рус телендә сораулар, 2нче якта рәсем. “Укытучылар” “Укучыларга” бу сорауларны татар телендә бирәләр)

- Это тетрадь? Это стёрка? Она серая ? (если на карточке не тетерадь, то ученик отвечает- юк, бу дәфтәр түгел)

- Это дневник? Он новый?

- Это тетрадь? Она в линейку? В клетку?

- Тебе учебник нужен? Тебе ручка нужна?

2. “Йортын тап” уены.Слайд№5

Һәр сүзне “үз йортына” кертергә кирәк

Мәктәп, сыйныф, укучы, тәрәзә,

укытучы, каләм, өстәл, китап, дәреслек,

 акбур, урындык. (сүзләр , йортлар белән балалар тактада, чиратлашып эшлиләр, аңлаталар һәм дәфтәрләренә язалар)

Мәсәлән: мәктәпме? Частичка –ме, потому что  мәктәп произносим мягко

               сыйныфмы? Частичка –мы, потому что  сыйныф произносим твердо    

3.Физкультминутка.  Слайд №6

(Балалар басып, хәрәкәтләр ясап җырлыйлар)

Безнең мәктәп бик мтур,

Сыйныфлар якты һәм зур.

Урындык, өстәл, такта-

Барысы да урынында.

Безнең сыйныф бик матур,

Өстәл урындыклар зур.

Көндәлек, дәфтәр, китап

Дәрескә әзер һәрчак!

Безнең китаплар матур,

Рәсемнәр кызык һәм зур.

Безгә мәктәптә рәхәт.

Укытучыбызга рәхмәт.

  1. “Кем күбрәк” уены

(укучылар җырның тексты буенча -мы/-ме кисәкчәләр кулланып сораулар бирәләр)

Мәсәлән:

Безнең мәктәп матурмы?

Сыйныфлар яктымы? Зурмы?һ.б

  1. “Укытучы”- “Укучы” уены. Слайд № 7.

(дәрес башында бирелгән рәсемгә сорау җөмләләр укыйлар, ләкин “укытучы” үзе өстәп әйтә, ә “укучы” –мы-ме кисәкчесе белән сүзне тактага яза.6 пар эшли. Эшләп бетергәч, тикшерәләр. )

Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән, бәйрәмме?

Бу укучылармы? Алар матур киенгәнме? Балаларның кулында чәчәкләрме? Бу мәктәпме?  Монда укытучы бармы?

III.  Рефлексив  бәяләү

1. Бу дәрестә без нишләдек?

- -мы/-ме кисәкчәләр кулланып сорау җөмләләр төзедек. Яздык. Җырладык.

2. Белемнәрне  бәяләү.

3. Өй эше.

8 нче бит, 7нче күнегү.

Используя рисунки, узнай у друга, нужны ли ему эти учебные принадлежности? Вопросы запиши в тетрадь.

Укытучы өчен өстәмә материал:

http://tatarschool.ru/media/ktt4

https://infourok.ru/

https://edu.tatar.ru/teacher/page2593.htm/blogs/

https://edu.tatar.ru/teacher/page2593.htm

https://edu.tatar.ru/cor/258

http://belem.ru

http://tatarile.org/tatartele/


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хәерле көн,укучылар!

Слайд 3

Бу дәфтәрме ? Бу көндәлекме ? Бу китапмы ? Бу бетергечме ? Бу каләмме ?

Слайд 4

“Укытучы”- “ Укучы”уены Э то тетрадь? Это стё рка ? Она серая? Э то дневник? Он новый? -Это тетрадь? Она в линейку? В клетку? - Тебе учебник нужен? Тебе ручка нужна ? Ответы Юк, бу дәфтәр түгел. Әйе, бу бетергеч. Әйе, ул соры.

Слайд 5

-ме -мы Мәктәп, сыйныф, укучы, тәрәзә, укытучы, каләм, өстәл, китап, дәреслек, акбур , урындык.

Слайд 6

Безнең мәктәп бик мтур, Сыйныфлар якты һәм зур. Урындык, өстәл, такта- Барысы да урынында. Безнең сыйныф бик матур, Өстәл урындыклар зур. Көндәлек, дәфтәр, китап Дәрескә әзер һәрчак! Безнең китаплар матур, Рәсемнәр кызык һәм зур. Безгә мәктәптә рәхәт. Укытучыбызга рәхмәт.

Слайд 7

“Укытучы”- “ Укучы”уены Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән, бәйрәм ... ? Бу укучылар ... ? Алар матур киенгән ... ? Балаларның кулында чәчәкләр ... ? Бу мәктәп... ? Монда укытучы бар...?

Слайд 8

Үзбәя Шәп Яхшы Тырышырга кирәк

Слайд 9

Сау булыгыз , укучылар!



Предварительный просмотр:

Тема: Татарстан – туган илем.

 Максат: 1. Татарстан турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, системага салу. 2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.
3.Туган якка хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Шәхси:

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Җиһазлау: компьютер, герб, флаг, схемалар, карточкалар, презентация.


Дәреснең тибы: кабатлау

                                             Дәрес барышы

I Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру.

  •  Исәнмесез,  балалар!
  •   Исәнмесез, хәерле көн!

                         Матур  үтсен  көнебез!

                        Көләч  булсын  йөзебез!

                        Булыйк  һәрчак  әдәпле,

                        Отыйк  матур  гадәтне.

                       Дөрес,  матур  утырыйк,

                      Тырышып  җавап  бирик.

  • Рәхмәт, утырыгыз.
  • Укучылар, урамга карагыз. Хәзер нинди ел фасылы?
  • Яз.
  • Ә сез нинди яз билгеләрен беләсез?
  • Тамчы тама, кошлар җылы яклардан кайталар, кар эри, көннәр озын, төннәр кыска, елгаларда бозлар ага, көннәр җылы...
  • Дөрес, бик әйбәт.
  • Ә бүген урамда көн нинди?

(укучылар җавабы)

II Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

1.Ишетеп аңлау өчен күнегүләре.

Прослушайте и укажите слова со звуком [ө].

Казан, шәһәр, манара, Сөембикә, дәүләт, мәчет, музей.

Прослушайте и укажите слова отвечающие на вопрос кайда?

Казанда, музейга, манарасы, мәчеттә, экскурсиягә.

Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.

Казан, Яр Чаллы, Зәй, музей, Алабуга, Түбән Кама.

Прослушайте и если не согласны дайте отрицательный ответ.

Казан – Татарстанның башкаласы. Кол Шәриф мәчете Яр Чаллыда урнашкан. Казанда Сөембикә манарасы бар. Кремль янында музей юк.

2. Кроссворд чишү. 

  1. Россиянең дәүләт гербындагы кош исеме?
  2. Татарстанның дәүләт гербындагы хайван исеме?
  3.  Атаклы татар шагыйре?
  4. Татарстанның дәүләт символы?
  5. Татарстан Республикасы урнашкан дәүләтнең исеме?
  6. Казандагы тарихи манара?
  7. Урманда яшәүче, агачта йөрүче  хайван?
  8. Татарстан флагындагы төс?
  9. Татарстанның башкаласы?

б

ө

р

к

е

т

б

а

р

с

т

у

к

а

й

ф

л

а

г

Р

о

с

с

и

я

с

ө

е

м

б

и

к

ә

т

и

е

н

а

к

К

а

з

а

н

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую

– Вертикаль сызык  буенча нинди сүз килеп чыкты? ТАТАРСТАН

- Бу сүзнең безнең дәрескә нинди катнашы бар?

- Димәк, бүген  дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Нәтиҗә: - Татарстан турында сөйләшәчәкбез.

 “Татарстан – туган илем”

- Балалар, бүген дәрестә без сезнең белән Татарстан турында алган белемнәребезне кабатларбыз Һәм ныгытырбыз.

IV. Белем һәм осталыкларны төрле ситуацияләрдә куллану. 

1.  - Балалар, сезнең алдыгызда карточкалар ята. Анда җөмләләр бирелгән. Ләкин көчле җил чыгып җөмләдәге сүзләрне бутап бетергән. Әйдәгез, дөрес җөмләләр төзибез. Кем тизрәк төзеп бетерер икән?

       1. ак, кызыл, яшел , Флагта, төсләр, бар.

 2. барс, ак, сурәтләнгән, Татарстан, гербында.

 3. дәүләтендә, Республикасы, Татарстан, Россия, урнашкан

 4.гербы,флагы, гимны , Татарстанның, бар.

5. ике, бөркет, гербында, дәүләт, Россиянең, башлы, сүрәтләнгән.

Җөмләләрне балалардан укытып чыгу.

- Әйдәгез, хәзер дөрес җавапларны тикшерик һәм нәтиҗә ясыйк.

 Нәтиҗә: Татарстанның гербы, флагы, гимны бар.

  • Рәхмәт балалар, сез бу биремне дә дөрес үтәдегез.

2. Татарстан шәһәрләре турында диалоглар төзү. Парлы эш.

- Мин сезгә биремнәр таратам. Бирем диалогны тулыландыр

Казан

1.   - ... ?

- Татарстанның башкаласы – Казан шәһәре.

- Казада нинди бөек кешеләр яшәгән?

     - ..., ..., ... .

     - ...?

     -Габдулла Тукай – бөек шагыйрь.

     - Ә Муса Җәлил кем?

     - ... .

     - ...?

-  Казанда театрлар, музейлар, цирк,зоопарк бар.

Чистай

2. - Дима,Чистайда нинди завод бар?

   - ... .

   - ... ?

   - Чистай – борынгы шәһәр.

Алабуга

3. -Дима,  Алабуга зур шәһәрме?

    - ... .

    - Алабугада нинди бөек кешеләр яшәгән?

    - ... .

    - Кем ул Шишкин?

    - ... .

                    Яшел Үзән

4.   -  ... ?

- Мин Яшел Үзән шәһәрендә яшим.

- Нинди урамда торасың?

- ... .

- ... ?

-  7 нче мәктәптә укыйм.

            Әлмәт

5.  - ... ?

- Әлмәт зур, матур шәһәр. Ул - нефтьчеләр шәһәре.

               Яр Чаллы

 6. - Саша, Синең Яр Чаллыга барганың бармы?

     -  ... .

     - ... ?

     -    Әйе, ошады.

- Яр Чаллыда нинди завод бар?

-  ... .

- Балалар,  сез тагын Татарстандагы  нинди шәһәр исемнәрен беләсез?

- Димәк, Татарстанда нинди шәһәрләр бар? Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Нәтиҗә: Татарстанда Казан, Чистай, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм башка  шәһәрләр  бар. (Нәтиҗәне тактага элеп кую)

3. Ә хәзер “Тәрҗемәче” уенын уйнап алабыз. Ахырдан  иң оста тәрҗемәчене билгеләрбез.

   Как скажете  о том, что:

-  в лесах живут  лисы, зайцы,  волки;

-  в лесах растут ягоды, грибы, цветы, деревья;

- через Татарстан текут Волга, Кама, Вятка, Белая;

- в Татарстане много  лесов,  рек, озёр.

- Әйдәгез, хәзер дөрес җавапларны тикшерик. Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Нәтиҗә: Татарстанда  урманнар,  елгалар, күлләр күп. (Нәтиҗәне тактага элеп кую)

 -Бик әйбәт, рәхмәт балалар. Мин бик шат.

 V Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

                                           

Дәреснең моделе

Татарстан – туган илем

                                                 

Символлар

герб

флаг

гимн

Шәһәрләр

Казан,Чистай, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләр

Табигать

 урманнар

 елгалар

  күлләр

VI. Өй эше бирү

1. Туган ил, туган як турында мәкальләр язарга;

2. “Татарстан” темасына кроссворд төзергә.

VII. Рефлексия. (дәрескә йомгак ясау).

- Дәрес ничек үтте?

- Сезгә күбрәк нәрсә ошады? Ни өчен?

- Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?

- Татарстанда нинди шәһәрләр бар?


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Көн тәртибе бүлеген кабатлау

Слайд 2

«Ис әнме , гимназия!»

Слайд 3

Оля өченче сыйныфта укый. Ул иртән сәгать җиденче яртыда йокыдан тора. Юына, теш чистарта , зарядка ясый. Иртәнге ашны ашый һәм мәктәпкә китә. Оля мәктәптә укый, яза, җырлый, рәсем ясый, мисал, мәсьәлә чишә. Ул көндезге ашны ашханәдә ашый һәм сәгать бердә өйгә кайта. Аннан соң ял итә һәм дәрес әзерли. Кич белән телевизор карый, китап укый. Оля сәгать тугызда йокларга ята.

Слайд 4

Нишли? Нишләми? ю ына ашый чишә әзерли

Слайд 5

Диалогка төшеп калган репликаларны куй. - Син кайчан йокыдан торасың? - - Син кичке ашны мәктәптә ашыйсыңмы? - - Татар теле дәресендә мисаллар чишәсезме?? -

Слайд 6

Өй эше. Текстны үз исемеңнән үзгәртеп сөйләргә өйрәнергә