Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел»
"ТУГАН ТЕЛ" МАСТЕР- КЛАСС БӘЙГЕСЕНӘ МАТЕРИАЛЛАР УРНАШТЫРЫЛГАН
-Видеоролик "Туган җирем,мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем"https://youtu.be/fdxy2qP9Rxc
- МАСТЕР-КЛАСС "Чит телле аудиториядә диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү" https://youtu.be/CXhb-EtWrYY
- Портфолио view-source:https://docs.google.com/presentation/d/1D1VdXVzzva...
- "Минем педагогик осталыгым" темасына эссе
- Лениногорск мәгариф идарәсе тарафыннан бирелгән эш хезмәтемә бәяләмә
- Белешмә
Скачать:
Предварительный просмотр:
Минем педагогик осталыгым.
(эссе)
Халимова Ләйсән Фәрит кызы,
Лениногорск муниципаль районы
“В.П.Чкалов исемендәге гомуми урта белем бирү
мәктәбе”нең югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Казанда студентлар гаиләсендә туып, Шөгер авылының гүзәл табигате һәм әби-бабайның җылы кочагында үскән кызчык бер заман Яр Чаллы шәһәренә килеп эләгә. Бер калимә русча белмәү аңа аралашырга комачауламый. Балалар бакчасының әзерлек төркемендәге тәрбияче генә елмаеп, баланың телен ничек кирәк, шулай аңлый: "Ульга Уасилевна, голова әйләнә, кысать хочу, живот уходит..." һәм тагын шуның кебек әкәмәтләрне аңларга тәрбиячегә олы йөрәге ярдәм иткәндер инде. Мәктәпне тәмамлаганда, рус теленнән бишле иде инде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерергә дип Яр Чаллы көллиятенә укырга керде. Әлфия Барыевна яздырган беренче диктантка төркемнән 3-4 кеше генә "3" яки "4" алды, калганнарда "2" һәм "1" иде!!!! Әй гарьләндерде дә инде бу уңышсызлык. Димәк, җиң сызганып укырга кала. Укыды да кызчыгыбыз. Кызыл диплом белән көллиятне, аннан соң кызыл диплом белән университетны дә тәмамлый. Инде бүгеннән ул, кызчык түгел - Укытучы. Рус балаларына татар телен укытканда, Укытучыбыз Шөгер авылыннан килеп эләккән "телсез" кызчыкны онытмый, киресенчә, ул аңардан киңәш сорый. Рус телле балаларга татар телен өйрәнү - чит телне өйрәнүгә тиң. Шуңа күрә Укытучыбыз киредән авылдан килгән кызчыкка әверелә һәм, читтән торып, инглиз теле серләренә төшенә, укыту методикасын үзләштерә, тагын бер диплом ала. Гомумән әйткәндә, Укытучыбызның күңелендәге кызчык һәрвакыт яңалыкны өйрәнергә, яңа үрләр яуларга әйдәп торды. Күңелендәге тынгысыз сабый Укытучыны балачак авылына – Шөгеренә алып кайта. Бүгенге көндә ул инде дүрт бала әнисе, иренең сөекле хатыны, укучыларының ярткан укытучысы. Ә яңалыкны белергә теләү хисе аңарда һаман да саекмаган. Дәресләрен дә ул йөрәге кушканча үткәрә, балаларның уй-фикерләрен, эш-гамәлләрен тормышка яраклаштырырга тырыша, һәр теманы, бигрәк тә әдәбият дәресләрендә, чынбарлык белән бәйләп бара. Бу кызчык-Укытучы – мин.
... Мин-татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Укытучы... Нигә мин бу һөнәрне сайладым? Чаллы педагогия көллиятенә укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Хәер, әнием дә укытучы булганга, аның төннәр буе өем-өем дәфтәр тикшереп, планнар язып утыруларын, еш кына ниндидер педсовет, методсоветларга әзерләнүләрен күреп үстем. Кызыл кара белән укучыларының хаталарын төзәтә-төзәтә, әйбәт башкарылган эшләргә куанып, уңышсызракларына борчылып уйланып утырганнарын да тоя идем. Укытучының хезмәтенең авырлыгын белеп үстем, югыйсә. Шулай да әнием һәм әтием юлыннан киттем: укытучы һөнәрен сайладым...
Көллияттә укыган елларда татар теле һәм әдәбияты белән ныклап кызыксына башладым. Рус мәктәбен тәмамлаган шәһәр кызын туган теленә гашыйк иткән остазларым сәбәпче моңа:Әминә Шакировна Бакыева,Әлфия Бариевна Шакирҗанова, Данил Мәхмүтович Мостафин... КДПУның татар филологиясе бүлегендә А.Яхин, Ф.Галимуллин, Ф.Хатыйпов, Ф.Сафиуллина кебек күренекле педагог-галимнәрдән гыйлем туплау мине тәмам әсир итте; туган телемнең, мәдәни мирасыбызның асыл мәгънәсенә, халкымның бөеклегенә төшендерде. Студент елларында фәнни-гамәли конференцияләрдә эзләнү эшләре белән чыгышлар ясау, Чаллы һәм Казан шәһәрләре мәктәпләрендә эшләүче тәҗрибәле укытучыларның эш алымнарын өйрәнү, яңа методикаларны сынап карау экспериментларында катнашу эзсез узмады. Көллият безне укытучы һөнәренә төрле яклап әзерләде: өстәмә хореограф белгечлеге, театр түгәрәге җитәкчесе белгечлеге буенча да укып, дипломнар алдык. Ә университетта безгә тирән белем бирү белән бергә, тел-әдәбиятны фәнни нигездә укыту алымнарына өйрәтеп чыгардылар. Шуңа күрә, университетны тәмамлау белән, мәктәп бусагасын үз көчебезгә ныклап ышанып атлап кердек.
Менә беренче канат сынау көннәрем.... Ничә пар күз өметле карашларын миңа төбәгән. Алар арасында татар телен өзелеп яратучылар да, бу фәнне бик кирәклегә санамаучылар да, гомумән, укуга битараф балалар да бар. Ничек кенә аларның йөрәгенә юл табарга? Ничек итеп үз фәнеңә мәхәббәт уятырга? “Зачем нам татарский?” дип башланган дәресләрдән ничек качарга? Монысы инде укытучының ни дәрәҗәдә үз эшенең остасы булуына бәйле. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Минемчә, чын укытучы дәреслек белән түгел, йөрәк белән укытырга тиеш – бу минем педагогик принцибым. Укучы шәхесенә крата хөрмәт һәм ышаныч белән караганда гына, үз фәнеңә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала укытучы. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, сәяхәт-дәрес, уен- дәрес, практикум- дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Соңгы елларда дәресләрдә проект-эзләнү эшен оештыру да уңай нәтиҗәләр бирә. Методик осталык өстендә дә эш алып һәрдаим барам: тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе, Яхинча укыту, информацион-коммуникатив технология һәм башкалар. Дөньяда, илебездә барган үзгәрешләр, мәктәпне, мәгариф өлкәсен дә читләтеп узмый. Глобальләшү,оптимизация,компьютерлаштыру шартларына күнегү,җайлашу таләп ителә. Интерактив такталарда эшләү алымнарын да кулланабыз , дәрес-презентацияләр үткәрәбез, интернет-олимпиада, виртуаль сәяхәт- экскурсияләрдә дә катнашабыз. Укучыларның белемнәрен тикшерү этабында компьютер тестларын куллану вакытны экономияли, дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә. Ләкин боларның берсе дә укытучы сүзен, аның җанлы сөйләмен алыштыра алмый. Укытучы шәхес буларак балалар өчен кызыклы, ышандыру көченә ия булырга тиеш. Тирән белемле, таләпчән, мәрхәмәтле, балалар күңелен аңлый торган укытучы гына укыту-тәрбия эшендә уңышка ирешә ала.
Татар теле белгечлегеннән тыш, инглиз теле укытучысы һөнәрен дә үзләштердем. Бу миңа телләрне чагыштырып өйрәтү алымнарын тагын да камилләштерерү, укучыларның белемнәрен үстерерү,сөйләм телләрен баету буенча зур мөмкинлекләр ачты. Методик темамны да мин шул юнәлештә сайладым: “Билингваль белем бирү шартларында телләргә өйрәтү”.
Әгәр укучыларга рус теленнән һаман да кагыйдә ятларга һәм теге яки бу күнегүне эшләргә бирәләр, әдәбияттан әсәрне укып эчтәлек сөйләүдән ерак китә алмыйлар икән, балаларга тирән белем бирү турында сүз дә була алмый. Әйе, һичшиксез, кагыйдәне белү кирәк. Ә нигә соң әле аны укучы аңламаган килеш, автомат рәвештә, ятлап сөйләргә тиеш. Мисаллар китереп, үз сүзләре белән аңлата алса, күпкә отышлырак бит. Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Теге яки бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм киресенчә. Бәлки ул биюгә, җырга, рәсем ясауга, спектакль уйнарга хирыстыр. Быел минем театр түгәрәгенә йөрүче укучыларым Р.Фәхретдинның «Әсма яки гамәл вә җәза» спектакле белән районда җиңүче, ә Республикада номинант булдылар. Бу телгә мәхәббәт тәрбияләүнең мөһәм чарасы, шул ук вакытта күрсәткече дә булып тора, бары тик укучыда кызыксыну, үз-үзенә ышаныч тудырырга кирәк. Фикеремнең дөреслеген укучыларымның бу темага карата язылган иншаларын укыгач белдем. Күбесе үзендә элек булмаган кыюлык хисен сизгән, бер укучым сөйләм кимчелеге турында оныткан, ә иң әһәмиятлесе шунда – бөтенесе киләчәктә дә спектакльләрдә катнашырга теләк белдергән. Бу педагогик осталыгымның бер өлеше.
Укытучылар белән һәрдаим үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашам.Мәктәп, район методберләшмәләрендә чыгышлар ясыйм, “Әдәби әсәргә анализ ясау”, Халык авыз иҗаты үрнәкләрен дәресләрдә куллану” һ.б. темаларга язылган докладлары edu/tatar/ru сайтында дөнья күрде. 2014нче елда “Иң яхшы укытучы” грантына ия булдым. Шул ук вакытта укучыларым төрле конкурсларда актив катнашып, урыннар ала. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә. Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..
Миңа сорау бирсәләр,
Шатлыгың ни?- дисәләр.
Шушы мәктәп сукмаклары,
Шатлыгыма илтәләр.
Миңа сорау бирсәләр,
-Бәхет ни ул?-дисәләр,
Бәхет- шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
Алга таба да кирәкле һәм изге хезмәт сукмагымнан атларга һәм үсәргә насыйп итсен!
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Дәреснең технологик картасы
Предмет: татар әдәбияты
Класс: 11 нче сыйныф
Тема | Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең үзенчәлеге |
Дәреснең максатлары |
|
Дәреснең бурычлары |
|
Планлаштырылган нәтиҗәләр |
- регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу. - танып-белү: булган белемнәргә таянып, “бишек, васыять, сандык” төшенчәләренә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша гомуми нәтиҗәне чыгару. - коммуникатив: ата-ана васыяте күңел түрендә булырга тиеш дигән фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру. |
Предметара бәйләнешләр | Рәсем сәнгате, татар теле, музыка |
Ресурслар: | Төп: А.Яхин .Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф өчен дәреслек , 2008 ел. |
Эшне оештыру | Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү. |
Төп төшенчәләр | Тема, идея, бәхет проблемасы, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә |
Педагогические технологии | Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә, тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе |
Тип урока | Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру |
Җиһазлау | Мультимедиа проекторы, экран, видеопрезентацияләр |
Укытучы | ХалимоваЛәйсән Фәрит кызы |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Белем бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү (дәреслек, предмет материалы) | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) | Эшкә этәргеч бирүче сораулар һәм тәкьдимнәр |
Мотивлаштыру 1,5 мин. Максат: уңай психологик халәт тудыру. | Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту. | Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул. | Шәхси эшчәнлек: дәреслек һәм эш дәфтәрләрендәге язмаларны барлау. | Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү. | Бишек күренеше белән видеоязма. Б, кайсыгыз бишектә үсте? |
Актуальләштерү 6 мин. Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру. | Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру. Искәрмә: хикәя алдан ук өйдә укыла, шуңа таянып эш алып барыла. | - Мирас символы, буыннан буынга тапшырылырга тиеш. “Ә.В.” әсәрендә - сандык. | Укылган әсәргә нигезләнеп фикер йөртәләр | Шәхси: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру. Регулятив: һәр төркемнең бәясен тыңлап, нәтиҗә чыгару, алдагы адымнарны фаразлау. Коммуникатив: геройның эш-гамәлләренә бәя биргәндә, ике төркем хезмәттәшлегенә ирешү. Хикәядә сөйләнә торган вакыйганы тормыш белән бәйләп, нәтиҗә чыгаруны оештыру. | Бабасы үргән бишектә яту – нәрсә символы? Сез укыган кайсы әсәрдә бишек символының мәгънәсенә аваздаш деталь бар? Ул нәрсә? |
Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап). 4 мин. Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү | Сөйләгәннәрдән чыгып, проблемалы сорау куела. Укучының шәхси фикере формалашуга юнәлеш бирә. | Төркемнәрдәге аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Төркемнәрдә әсәрнең идеясен билгелиләр, уртак кәгазьгә теркиләр. Җаваплар тыңлана. Сорауга берьяклы гына җавап бирергә авыр, төп фикергә килергә кыенсыналар. | Регулятив: хикәя вакыйгаларын хәзерге тормыш белән бәйләп чагыштыру. Шәхси: әсәрнең идея төшенчәсен элек һәм хәзер ничек аңларга? соравы буенча фикер белдерү. | Ә.В.әсәренең идея-эчтәлеге нидән гыйбарәт? Нәрсә ул әсәрнең идеясе? | |
Төркем эшчәнлеген оештыру. | Тәкъдимнәрен әйтәләр, төп нәтиҗәгә киләләр: алгоритмнарга нигезләнеп, алдагы эш планы төзергә. Дәреснең максаты: “Ә.В.” әсәренең идея-эчтәлегенә төшенү, Темасы : Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәяәсенең үзенчәлеге | Коммуникатив: төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү. Шәхси: бу өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту. | Укучылар, фикерләребез төрле. Әлегә тәгаен геә бер фикергә килә алмыйбыз. Димәк, дәреснең максаты нинди? Темасы? | ||
Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану). 5 мин. Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау һәм план төзү. | Эшкә юнәлеш бирүче сораулар куя. | Планың төп алгоритмы билгеләнә: сәбәп-эшчәнлек-нәтиҗә. Төркемнәрнең тәкъдимнәре тыңлана, план төзелә (кластер төзелә): .Әсәрнең
| Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикерләшү һәм төп нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту. | Регулятив: иҗади фикер йөртеп, алдагы эшчәнлекне күрә белү күнекмәләрен үстерү. Шәхси: бу өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү. Танып-белү: төп фикергә килү юлындагы проблемаларны кую һәм чишү. |
Әсәрнең идея-эчтәлеген ничек табарга мөмкин? |
Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану. 6 мин. Максат: Ни өчен “Әйтелмәгән васыяь” дип атала соравының асылына төшенү һәм хикәя персонажлары мисалында аңлату | Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә. Укучыларны тәнкыйди фикерләүне үстерү: алты эшләпә алымы белән таныштыра | Индивидуаль фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелә, нәтиҗә ясала. Димәк, әниләрнең васыятен тыңлау зарури. | Хикәя буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, фикер җиткерү, аны расларга тырышу. | Регулятив: автор карашын аңлата торган сүзләр аша объектив һәм субъектив мөнәсәбәтләрне ачыклау. Коммуникатив: фикернең ачык итеп әйтелүенә ирешү. Шәхси: дәлилләү, логик фикерләп, нәтиҗә ясау. Танып-белү: төп нәтиҗәне чыгару. |
Түбәтәйләрне сайлагыз, төсләре буенча төркемләп утырыгыз. Түбәтәйләрнең артында инструкөия беркетелгән Сары түбәтәй – персонаңларга бары тик уңай бәя бирәләр Кара түбәтәйләр – геройларның кимчелекләрен һәм тискәре сыйфатларын билгелиләр. Яшел түбәтәйләр – балалары Акъәбинең васыятен тыңласалар, әсәр ничек дәвам итәр? Соравына җавап әзерли Зәңгәр түбәтәйләр барысын тыңлап бетергәч нәтиҗә ясыйлар |
Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә. | “васыяь” төшенчәсенә аңлатма бирәләр
| Аңлатмалы сүзлектән билгеләмәне искәртү Хикәя буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, фикер җиткерү, аны расларга тырышу. | Танып-белү: әйтелгәннәргә нигезләнеп, чираттагы нәтиҗәне чыгару. Шәхси: герой халәтен тоеп, үз кичерешләреңне чагылдыру. | Нәрсә ул “васыяь”? Әбинең васыяте нинди? | |
Сорау куела. Видеоязма тыңларга тәкъдим ителә | Балалары дөнья куалар, байлык туплыйлар Рухи мирас турында оныталар. Кылган ул үсемлек, үсемлек йөгерә алмый,бәлки тоела гынадыр. Кеше дә шулай дөнья куып көн-төн йөгерә. Якын-тирәдәгеләрнең күңелен күрергә өлгермичә калалар. Әниләр бит мәңелек түгел, исән чакта кадерләрен белергә кирәк. | Характеристика бирү күнекмәләрен үстерү. | Шәхси: эпитет һәм чагыштырулар аша эмоциональ мөнәсәбәт белдерү. Регулятив: төп геройга хас характер билгеләрен күрсәтү, шулар аша геройның тормышта тоткан урынын һәм аның шәхси мөнәсәбәтен объектив бәяләү. Коммуникатив: төрле фикерләрне тикшерү, уртак нәтиҗәгә килү. | Акъәби васыятен җиткерергә талпына, балалры тыңламый. Моңа нәрсә комачаулый? Автор ни өчен кылганнар образын кертә? | |
Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш. 6 мин. Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау. | Тикшерү соравы куела. Ул дәреслектә каралмаган һәм көтелмәгән җаваплар бирүне таләп итә. | Сыйныфтагы укучының фикере тыңлана һәм системага салынып, дәфтәрләргә языла: Ата-баба мирасы, ана сүзе күңелнең түрендә булырга тиеш. | “Бишек ни өчен өйнең түренә эленгән?” соравына җавап кеше күңеле белән өй түре арасында параллель уздыру аша аңларга ярдәм итә. Охшаш фикерләрне гомумиләштерү, уртаклыкларын табу. | Регулятив: элекке тормышны үз гаиләләрендәге хәзерге тормыш белән чагыштырып карау, нәтиҗә ясау. Танып-белү: укучыларның тормышка карашларын формалаштыру. Шәхси: һәр баланың үз фикерен ачык белдерүе, дәлилләп, үз нәтиҗәсен ясавы. | Сезнеңчә, Бишек ни өчен өйнең түренә эленгән? |
Белемнәрне системага салу. 4 мин. Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту. | Хикәянең төп фикерен табарга юнәлеш бирүче сорау куела. | Васыятьне тыңлау түгел – аны үтәү зарури. Васыятьне үтәү – намус эше. Кылганнар хәленә калмас өчен. | Чыгарылган нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып кую. | Танып-белү: алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру. Коммуникатив: төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү. Шәхси: эш барышында үз фикереңне белдерү. | Акъәбинең балаларына нинди үгет-нәсыйхәт бирер идегез? |
Рефлексия 2 мин. Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү. | Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела. | Һәр төркемнең үз җавабы: – практик әәһәмиятен ассызыклыйлар | Регулятив: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу. | Укучылар, бүгенге белемнәрегезне тормышта ничек кулланырсыз? | |
Дәресне йомгаклау. 2 мин. Максат: бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую. | Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый. | Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар. | Укучылар бер-берсенә рәхмәт белдерәләр. | Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау. | Укучылар, үзбәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз. |
Өй эше бирү һәм теләкләр. 2 мин. | “Нәрсә ул бәхет?” темасына инша язу. Көндәлекләргә билге куела. | Шәхси: үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу. | Укучылар, дәрес тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт. |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Бишек
Сандык
Васыять ? Васыять – берәүнең үлем алдыннан әйтеп калдырган теләге, үтенече.
Кылган образы: Җил уңаеннан әле бер, әле икенче якка бөгелеп утырган кылганнар кебек, иманнарын югалткан әлеге кешеләр дә - туган туфрактан, милли яшәештән аерылган, үз кыйбласы булмыйча, тормыш уңаена яраклашучылар.
Бишек ни өчен өй түренә эленә : тормыш, яшәеш, йорт белән бәйле. Учак – очаг, дом мәгънәсенә туры килә. Ул ут сүнмәсен өчен буыннар арасындагы бәйләнешне өзми сакларга кирәк
“Аккилен үлмәде ул, китте генә… Кайтыр, насыйп булса, кайтыр… Син учагын карый тор, учагын… Учагында ут сүнмәсен…”
"Әйтелмәгән васыять" хикәясе Рухи-әхлакый мирасны саклау
Үзбәя Критерийлар билге Бу әсәрне аңладым, нәтиҗә ясадым . Иптәшләремә аңлатып, сөйләп бирә алам “5” Бу әсәрне аңладым, үзем өчен нәтиҗә ясадым “4” Бу әсәрне аңламадым, иптәшләремнең ярдәменнән башка эшли алмыйм “3”
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҮСТЕРҮ ИНСТИТУТЫ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЛЕНИНОГОРСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
“В.П.ЧКАЛОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ШӨГЕР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ” БЮДЖЕТТАГЫ МУНИЦИПАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ
Тема: Табын янында
( 5 нче сыйныф )
Халимова Ләйсән Фәрит кызы
I категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Казан-2013ел
Тема: Табын янында
Татарстан Республикасының Лениногорск муниципаль районы, В.П.Чкалов исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең
I категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Халимова Ләйсән Фәрит кызы
.Максат:
- Ян, өстебәйлек сүзләрен өйрәтү.
- Иҗади фикер йөртү, нәтиҗә чыгара белү күнекмәләрен һәм сөйләм телен үстерү.
- Әдәплелек, әхлаклылык кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Дәрес тибы:Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү.
Җиһазлау.Балалар ясаган котлау открыткалары, интерактив такта, презентация.
Файдаланган әдәбият.
- Р. Хәйдәрова. Татар теле. 5 сыйныф. Казан, 2005.
- Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Казан, 1987.
- Р.Фәхреддин. “Балаларга үгет-нәсыйхәт”. Казан, 2008.
Укытучы куя тиешле сораулар һәм биремнәр | Элек үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр. Көтелгән җавап | |
| ||
мәсьәләсен искә төшерү.
Димәк, бүгенге дәрескә нинди уку мәсьәләсе куябыз? | Алдагы дәрестә табын яны ризыклары белән таныштык. “Туган көн” темасына сөйләштек.
Өстәл астында - под столом Өстәл астына - под стол Өстәл астыннан - из-под стола Өй артында - за домом Өй артына - за дом Өй артыннан - из-за дома Өстәл яныннан - от стола Өй янында - у дома Ян, өсте бәйлек сүзләрен өйрәнү. | 1 2 3,4,5 6 |
| ||
- Сүзлек өстендә эш. Без “----------“ (“Табын янында”) дигән хикәя укырбыз. Хикәягә исемне үзегез табарсыз. Беренче чиратта текстка кергән яңа сүзләр белән танышыйк. - “---------“ (“Табын янында”) тексты өстендә эш: а) чылбыр буенча уку; б) тәрҗемә итү. в) Бирелгән сораулар ярдәмендә диалог төзегез
г) Хикәягә нинди исем бирер идегез?Ни өчен?
- Бик зур рәхмәт. Сез бик нык тырыштыгыз. Ә хәзер ял итеп алырга тәкъдим итәм. “Мәкальне әйтеп бетер” уены (динамик пауза) интерактив тактада эш.
г) Терәк сүзләрдән файдаланып, Сашага бәя бирегез:
- Нәтиҗә ясагыз. |
Мин кичә бер гаиләгә кунакка бардым. Табын янына хуҗа малае Саша да утырды. Өстәл өстенә зур савыт белән салат тора. Саша салатны үз янына куйды һәм тиз-тиз ашый башлады. Хуҗабикә безгә аш бирде: башта миңа, аннан соң Сашага. Саша башкаларны көтмәде, ашый да башлады. Ул авызын чапылдатып, сөйләшә-сөйләшә ашады. Кулы белән аштан итне алды һәм өстәлгә куйды. Десертка алма бирделәр. Хуҗа малае иң зур алманы сайлап алды һәм табын яныннан китте. Саша киткәннән соң, өстәл өсте бик пыч-рак калды: анда ит һәм ипи валчыклары аунап ята иде. 1.Өстәл өстенә зур савыт белән салат тора. 2.Саша салатны үз янына куйды һәм тиз-тиз ашый башлады. 3.Саша башкаларны көтмәде, ашый да башлады. Ул авызын чапылдатып, сөйләшә-сөйләшә ашады. Кулы белән аштан итне алды һәм өстәлгә куйды. Десертка алма бирделәр. 4.Хуҗа малае иң зур алманы сайлап алды һәм табын яныннан китте. 5.Саша киткәннән соң, өстәл өсте бик пыч-рак калды: анда ит һәм ипи валчыклары аунап ята иде. “Тәрбиясез Саша” дигән исем бирер идем.
Минем фикеремчә, Саша тәрбиясез, әдәпсез малай. Чөнки ул үз-үзен өстәл янында тота белми. “Әдәп төбе – әхлак” дип әйтә мәкаль. Димәк, Саша – әхлаксыз да. Р. Фахреддин әйткән: “Балачактан алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы да үзгәртә алмас” “Кеше холкын күзәт – үзеңнекен төзәт” (мәкаль) | 7 8,9 10 11 12 13 14,15 16 17 |
| ||
| Үзбәя Үзбәя Үзбәя | 18 |
| ||
| 19 | |
| Мәҗбүри Мәҗбүри Мәҗбүри Мәҗбүри Ихтыяри |
Тест №1.
1.Рус теленнән күнегү эшләргә кирәк.
- Надо сделать упражнение по русскому языку.
- Он написал упражнение по русскому языку.
- Он сделал упражнение по русскому языку.
2..Под столом
- өстәл астында
- өстәл янында
- өстәл өстендә
3.Син өй эшен ....... ?
- әзерләдеңме
- чиштем.
- эшләде.
4.Вместо точек выбери нужное местоимение:
Мин ....... көтәм.
- аны
- сиңа
- аңа
5.Найди синоним
Әдәпле
a) тәрбияле
b) шаян
c) игътибарлы
тест №2
1.Около доски
a) такта астында
b) такта янында
c) такта өстендә
2.Без авылда танышты...
- –быз
- –к
- –лар
3.Син нинди билге ....... .?
a) эшләдең
b) алдың
c) чиштең
4.Вместо точек поставьте нужное слово:
Дус булыр өчен ..... булырга кирәк.
- алдашырга
- ярдәмчел
- ялкау
5.Вместо точек выбери нужное местоимение:
Дустым ....... игътибарлы.
- миңа
- мине
- мин
тест №3
1.Около доски
a) такта астында
b) такта янында
c) такта өстендә
2.Вместо точек выбери правильное окончание:
Мин киногабарачак…
- –сың
- –мын
- –м
3.Вместо точек выбери правильное окончание:
Мин шигырьне сөйләячәк…
a) –сың
b) –мен
c) –м
4.Найди синоним к слову:
Эшчән
- ялкау
- намуслы
- тырыш
5.Вместо точек поставьте нужное слово:
Дус булыр өчен ..... булырга кирәк.
a) әдәпсез
b) намуслы
c) ялкау
5. Игътибарлы булырга кирәк.
- Надо быть внимательным.
- Внимательным будь.
с) Он внимательный
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Котлаулар Туган көнең белән ! Чын күңелдән котлыйм !
Фонетик к үнегү Табынга - [ табынгъа ] , савыт - [c а w ыт ] авызын - [ а w ызын ] , малае - [ малайы ], Ишегалдына - [ ишэг ъалдына ], чыгып й ө герде - [ чыгъып й ө г ө рд ө ], валчыклары - [w а ⁰ лчыкълары ]
ТАТАР ХАЛЫК АШЛАРЫ
Аш яны ризыклары
чәй яны ризыклары
яхшыдан үрнәк ал , Начардан гыйбрәт ал. Өстәл астында - под столом Өстәл астына - под стол Өстәл астыннан - из-под стола Өй артында - за домом Өй артына - за дом Өй артыннан - из-за дома Өстәл яныннан - от стола Өй янында - у дома
Тәрҗемә ит Өстәл өсте чиста. Өстәл өстенә чәчәк куйдым. Өстәл өстеннән төш. Өстәл өстендә ята. Өй янында бакча бар.
К үп нокталар урынына тиешле кушымчалар өстәп яз Саша табын ян... утырды. Саша табын ян... үзен әдәпсез тотты. Саша табын ян... китте.
К үп нокталар урынына тиешле кушымчалар өстәп яз Саша табын янына утырды. Саша табын янында үзен әдәпсез тотты. Саша табын яныннан китте
С үзлек өстендә эш Аннан соң Башкаларны Чапылдатып Валчыклары Аунап ята иде ----------------------------------- Әхлак Холык Төзәт Әдәп Күзәт Потом Остальных Чавкая Крошки Валялись --------------------------------- Нравственность Нрав, поведение Исправляй Ве жливость,приличие Смотри, присматривайся
Табын янында Мин кичә бер гаиләгә кунакка бардым. Табын янына хуҗа малае Саша да утырды. Өстәл өстенә зур савыт белән салат тора. Саша салатны үз янына куйды һәм тиз-тиз ашый башлады. Хуҗабикә безгә аш бирде: башта миңа, аннан соң Сашага. Саша башкаларны көтмәде, ашый да башлады. Ул авызын чапылдатып, сөйләшә-сөйләшә ашады. Кулы белән аштан итне алды һәм өстәлгә куйды. Десертка алма бирделәр. Хуҗа малае иң зур алманы сайлап алды һәм табын яныннан китте. Саша киткәннән соң, өстәл өсте бик пыч-рак калды: анда ит һәм ипи валчыклары аунап ята иде.
Сорауларга таянып диалог төзегез Өстәлдә нәрсә бар иде? Саша салатны, ашны ничек ашады? Ул итне ничек алды? Саша нинди алманы сайлап алды? Саша киткәч, өстәл өсте ничек калды?
Хикәянең исеме Кунакта. Хуҗа малае Саша. Тәрбиясез Саша. Саша өстәл янында. Без табын янында
" Мәкальне әйтеп бетер ! " уены Кунак булсаң, Ипи – тоз -- табын күрке - Якты йөз. Кунак. Тыйнак бул.
" Мәкальне әйтеп бетер ! " уены Кунак булсаң, Ипи – тоз -- табын күрке - Тыйнак бул. Якты йөз. Кунак.
Сашага бәя бирегез Терәк сүзләр: Эшчән Акыллы Тәрбияле Тәрбиясез Әдәпле Әдәпсез Табын янында үз-үзен тота белми
Нәтиҗә “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Р. Фәхретдин Кеше холкын к ү з ә т , үзе ң некен т ө з ә т. (мәкал ь )
Тест җаваплары 3 вариант 1. b) 2. b) 3. b) 4. c) 5. a) 1 вариант 1.а) 2.а) 3. а) 4. а) 5. а) 2 вариант 1. b) 2. b) 3. b) 4. b) 5. a)
Өй эше. 9 нчы күнегү , 88 бит . Саша, Илдар – диалог төзергә; гөлназ, Илмира – хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә; Айгөл, Диана, Юлия – хикәяне үзгәртеп языгыз. Сөйләргә өйрәнегез; Әдәп - әхлак турында Мәкал ь ләр табып килегез
Хуш киләсез, кунаклар!
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҮСТЕРҮ ИНСТИТУТЫ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЛЕНИНОГОРСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
“В.П.ЧКАЛОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ШӨГЕР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ” БЮДЖЕТТАГЫ МУНИЦИПАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ
Тема: ГабдрахманӘпсәсләмовның “Зәңгәриртә” әсәренең атамасына салынган мәгънә
яки
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып...
( 6 нчы сыйныф )
Халимова Ләйсән Фәрит кызы
югарыкатегорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Тема: ГабдрахманӘпсәсләмовның “Зәңгәриртә” әсәренең атамасына салынган мәгънә
яки
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып...
( 6 нчы сыйныф )
Татарстан Республикасының Лениногорск муниципаль районы, В.П.Чкалов исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең
I категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Халимова Ләйсән Фәрит кызы
Максат:
- Әсәрнең бөтенлеген – темасын, идеясен, проблемасын ачыклау.
- Гомумиләштерү, системага салу, иҗади фикер йөртү, нәтиҗә чыгара белү күнекмәләрен һәм сөйләм телен үстерү.
- Тугърылык, тәвәкәллек, кебек сыйфатларын тәрбияләү. Батырларга карата горурлык хисе тәрбияләү.
Дәрес тибы: фәнни-эзләнү күнекмәләрен формалаштыру, үстерү.
Дәреснең төре:сыйныфтан тыш уку
Дәрес формасы: әңгәмә, дискуссия.
Җиһазлау:Г.Әпсәләмовның портреты, әсәрләре, балалар ясаган иллюстрацияләр, интерактив такта, презентация.
Файдаланган әдәбият.
- А.Әхмәдуллин. Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.Казан, 2005
- Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Казан, 1987.
- Н.Савина. Организация исследовательской деятельности школьников. Елабуга, 2008.
Дәреслек.
Галимуллин Ф.Г. Татар әдәбияты 6 сыйныф- Казан, “Мәгариф”, 2010.
Дәреснең барышы
Укытучы куярга тиешле сораулар һәм биремнәр | Элек үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр. Көтелгән җавап. |
| |
|
|
| |
Габдрахман Әпсәләмовның “Зәңгәр иртә” әсәреннән өзекне барыгыз да укып килдеме? Барлык урыннары да аңлашылдымы? (Сүзлек өстендә эш.) -Әйдәгез әсәрне сәнгатьле итеп укып чыгабыз. -Габрахман Әпсәләмовның бу әсәре нинди әдәби төргә керә? -Нинди әсәрләр чәчмә әсәрләр дип аталалар? -Нәрсә ул вакыйга? -Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, хисләр ничек хәрәкәт итәләр? -Вакыйгаларның шундый хәрәкәте нәрсә дип атала? -Мондый әсәрләрне укыганыбыз да, аларны җентекләп тикшергәнебез дә бар. Бу эш төрен ничек атыйбыз? Анализ сүзе нәрсәне аңлата? Димәк, алган белемнәребезне бүгенге дәрестә куллана алабызмы? Ничек?
Язучы бу хикәясен нинди максат белән язган соң? “Зәңгәр иртә”дә сүз нәрсә турында бара? Ни өчен автор әсәрен “Зәңгәр иртә” дип атаган? Һәм, гомумән, автор әсәрнең атамасына нинди мәгънә салган дигән сорауларга җавап табуны максат итеп куябыз. Эшне нәрсәдән башлыйбыз? Нәрсә ул сюжет? Икенче төрле сюжетны әсәрнең якынча планы дип әйтсәк була. Әсәрнең планын сюжет буенча төзик (укытучы сорулар белән ярдәм итә) . -Әлеге план буенча аның эчтәлеген тулысынча сөйләгез. Сөйләмегездә бүген беренче мәртәбә очраган сүзләрне дә файдаланыгыз. Нуруллага характеристика бирегез. Тексттан да табып укыгыз.
Яралы солдатның эчке хис-кичерешләре нинди? Соң чиккәчә яшәү өчен көрәшкән Нурулла күңелендә нинди хис-кичерешләр уяна? Ул кемнәрне хәтерендә яңарта? Шул юлларны табып укыгыз. Солдатның эчке дөньясын ачуда кулланылган сурәтләү чараларыннанчагыштыру, эпитет, кабатлау һ.б. табыгыз. Укып күрсәтегез. - Дөрес. Бу биремне дә яхшы эшләдегез. -Без өйрәнгән сюжетка кермәгән, геройга кагылышы булмаган вакыйга бармы? Шуны табып укыгыз. -Мондый өлеш фәнни телдә ничек атала? - Ә нәрсә соң ул метафора? (Җавап слайдта чыга) Әсәрдән табигатьнең матурлыгын сурәтләгән урыннарны табып укыгыз. -Шуннан чыгып, әсәрне ике өлешкә бүлегез. (Җавап слайдта чыга)
-Хикәядәге метафора өлешен үз сүзләрегез белән сөйләгез. -Метафора төп өлешкә нинди мәгънә өсти? Әсәр ни өчен “Зәңгәр иртә” дип атала? дигән сорауга җавап табыйк әле, балалар. Зәңгәр төс – нәрсә билгесе? Ул нинди хисләр уята? Иртә нәрсә символы була ала? Димәк, әсәр ни өчен “Зәңгәр иртә” дип атала? Һәм, гомумән, автор әсәрнең атамасына нинди мәгънә салган?
Авторның әйтергә теләгән фикере нәрсә әле ул? Әсәрнең идеясе нинди? Бу ситуациядән сез нинди чыгу юлларын тәкъдим итәр идегез? Ә ни өчен Нурулла җиңелрәк юлны сайламаган? Бу аның нинди сыйфатларын тасвирлый? Батыр ярасыз булмасһәм Батырга үлем юк мәкальләрнең мәгънәләрен ничек аңлыйсыз. Сугыш батырларыннан кемнәрне беләсез? Болардан чыгып ни әйтеп була? | Пакет – хат Йөкләнгән бурыч – әманәт “Лимонка” – граната, шартлаткыч. Ярым һушсыз – полубессознательное состояние Бәс – иней Бәллүр - хрустальный Җелекләр – костный мозг -Бу әсәр әдәбиятның чәчмә төренә керә. -Сөйләм теле белән язылган әсәрләр чәчмә әсәрләр дип аталалар. -Бу - хикәя, чәчмә әсәр. Катнашучылар әз, вакыйгалар күп түгел. -Вакыйга – кешеләрнең бер-берсе белән аралашуы, кичергән хисләре. (Ягъни...)кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, хисләр хәрәкәте ул. -Төенләнеш, үстерелеш, кульминацион нокта һәм чишелеш була. -Вакыйгаларның шундый хәрәкәте сюжет дип атала.
Сюжетын билгелибез. (План төзибез) Сюжет – ул геройларның тормышында булган үзгәрешләр тарихы, вакыйгалар үсеше. Төенләнеш.(Вакыйгаларның башланышы) Яраланган Нурулла үлем белән күзгә-күз очраша. Вакыйгалар үстерелеше.
Кульминацион нокта.(Хисләрнең иң киеренке чагы) Соңгы сынау Чишелеш. Тапшырылган әманәт.
Дошманннары белән сугышып яраланып канга баткан, чәчләре, керфекләре бозланып беткән, аяк-куллары туңа башлаганнар. Хәлсезләнгән. ... Әйтерсең аның сөякләрендәге барлык җелекләрне суырып алганнар, әйтерсең тамырлары буйлап кан түгел, бозлы су ага.Ләкин аның йөрәге тибүдән туктамаган, йөрәге яшәүгә сусап тибә. Нурулла күп үлемнәр күргән. Ул тормышны шашып ярата. Актык көчләрен җыеп, үлем белән көрәшә. Канаты сынган кош шикелле талпына. Ул өметсезлеккә бирелми. Көчле рухлы кеше. Туган ягын, туганнарын искә төшерә. “Йөрәге яңа бер ашкыну белән тибәргә тотынды. Актык көчен җыеп шуыша башлады.” Чагыштырулар: Ап-ак каен урманы – бәллүр бакчага охшый. Сазлык еланы кебек чирканчык, салкын кара уй. Эпитетлар: Алтын нурлар, бәскә төренгән каен ботаклары,алтын сүз, нурлы сүз. Метафоралар: Сүз, тавыш чыңлый. Кан түгел, ә бозлы су ага. Бугазга ябышу. “Матур зәңгәр иртә туып килә. Ап-ак каен урманы шул нәфис зәңгәрлек эчендә искиткеч матур бәллүр бакчага охшый; кояш әлегә күренми, тиздән аның тәүге алтын нурлары урман эченә сибелерләр дә каеннарның бәскә төренгән бөдрә ботакларыннан тамып торган ак мәрҗәннәрдә чагылып уйный башларлар” -Метафора дип атала. -Вакыйгаларны табигать күренешләре белән чагыштырып бирү метафора дип атала. Метафора Төп өлеш ↓ ↓ Кышкы урман Яралы содат ↓ ↓ Бәсләнгән агачлар арасында кояш нурлары Солдат яшәргә тырыша - Салкын кышта агачларга бик авыр, аларга салкын. Ләкин алар аңа бирешмиләр. Кояш та агачларга ямь өсти, нурларын сибә. Кояш нурлары астында бәллүр яфраклар ялтырый. Яралы солдат та яшәргә тырыша. Ул корсагына ятып булса да, алга таба шуыша. Кышкы урман агачлары арасыннан сибелеп төшкән кояш нурлары яшәүгә өмет чаткысы уята, димәк яралы солдатның яшәешкә омтылышын көчәйтә. Зәңгәр төс – тынычлык төсе. Ул кешедә өмет хисен уята. Иртә – ул яңа көн туу, яшәү. Караңгы төннән соң якты көн җиңә. Төп героебыз да караңгылык белән көрәшә (яралы килеш ятып шуышып булса да, соңгы көчләрен җыеп, ихтыяр көчен туплап, хатны (әманәтне) тапшырырга ашыга. Димәк, “Зәңгәр иртә” яшәүгә өмет.“Матур зәңгәр иртә туып килә..” – матур киләчәккә, яшәешкә өмет. Хикәя атамасына автор салган мәгънә. Дөньяда иң кадерле нәрсә – ул кеше гомере. Нинди генә кыен шартларга эләксә дә кеше, ул ышанычын югалтмаска тиеш. Үлем алдында баш имәскә. Урмандагы һәрбер агач та, дөньяга тереклек бирә торган кояшның һәр нуры: “Яшәргә! Яшәргә!” дип кабатлыйлар иде. Хәтта табигать тә дөреслек, тынычлык өчен көрәшүче ягында. Автор әйтергә теләгән фикер -идея. Автор үзенең әсәре белән безне өметсезлеккә бирелмәскә өйрәтә. Әсәрнең идеясе - яшәешнең соңгы чигендә дә бирешмәү, яшәү өчен көрәшү. Гади солдат Нурулла батырлык күрсәтә, үлемгә каршы торып, һаман алга шуыша. Әманәтне вакытында һәм тиешеле урынга җиткерергә тырыша. Героебыз үз Ватаны өчен канын коеп көрәшә. Батыр исемен геройларга бирәләр. Алар үз гомерләрен аямыйча, туган илне, Ватанны, тынычлыкны яклыйлар. Батыр сугыш кырында үлеп калса да, аның исме мәңге үлмәс, тарихларда сакланыр. Безнең авылыбыздан сугышка китүчеләр арасында батырлар күп. Ә мәктәп ишек алдына килеп керү белән Советлар Союзы Геройларының һәйкәлләре каршы ала. Алар -Ибраһим Мурзин, Ислам Халиков, Самат Садриев.Бу батырларның исемнәре мәңгеләштерелгән. Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс! |
| |
-Дәрескә нинди максат куйган идек? -Бу максатка нинди ысуллар белән ирештек? - Үзебез өчен нинди нәтиҗәләр ясадык?
| - Кеше сынауларда сыгылса да, сынмаска тырышырга тиеш. - Героебыз, авыртуны, курку хисен онытып, тәвәккәлләп эшен эшли бирә. Шул ук вакытта туган ягын, туганнарын искә төшерү аңа илһам өсти, гүя канат бирә. Йөрәге яңа бер ашкыну белән тибә башлый.Димәк, кеше өчен иң изге әйбер – туган җир, туган як, туганнар.Әсәребезнең герое да үз Ватаны өчен канын коеп көрәшә. |
IV.Йомгаклау. | |
Дәрескә билгеләр кую. |
|
| |
| Мәҗбүри Ихтыяри Ихтыяри, төркемнәрдә эшләү мөмкин Ихтыяри |
Предварительный просмотр:
Әхлак –яшәеш нигезе
Бүгенге көндә ата-анага кадер-хөрмәт бетә бара, әнинең хәер-фатихасын алмыйча, төрле бәхетсезлекләргә очрый адәм баласы. Бу - бүгенге көн җәмгыятенең актуаль проблемасы. Киредән бу кыйммәтләрне кайтару өстендә эш алып барылырга тиеш.
Мәсәлән, Шөгер төбәгенең күпсанлы балалар язучылары традицияләрен дәвам итүче Ләйнә Ильясованың “Канатлы атлар” хикәясенә күз салыйк. Балалар, көндәгечә, җыелышып, гөр килеп зур булмаган болынга юл тоталар. Ләкин авылны чыгарга да өлгермиләр, җен чокыры ягыннан шомлы итеп ат кешнәгәнен ишетәләр. Әниләре ул якка барырга ярамаганны балаларына искәртеп торганнар. Барып җиткәч күрәләр, упкын тирәли бер бик зур җирән ат чаба, ә упкын төбендә кашка тай ята. Димәк, тай, әнисен тыңламыйча, шул тарафларда уйнаган, һәм бәлагә тарган – чокыр төбенә егылып төшкән.
Бүгенге көндә яшьләр күбрәк кәеф-сафа корып йөрергә ярата, шуның нәтиҗәсендә төрле күңелселекләргә очрыйлар: эчкечелек, наркомания төпкеленә төшеп китәләр, ә аннан чыгу - бик кыен. Әти-әниләрең, иптәшләрең ярдәме белән, бик күп көч сарыф итеп, үз теләге булган очракта гына туры юлга чыгып була.
Бәлагә тарган баласын коткарырга тели ана ат. “...Артында тузан чүмәләләре калдырып, ат җирдән ычкынды. Ат оча! ...Күзләреннән чыккан эре-эре яшь тамчылары безнең өскә тама төсле тоелды. ...Күрсәгез икән атның бәзгә ялварышлы карашын...”(Л.Ильясова “Канатлы атлар”). Автор аны безгә канатлы итеп күрсәтә. Кошлар балаларына куркыныч янаганда, аларны канатлары белән каплап калырга тырышалар. Ат та баласына ярдәм итәргә тели. Атның һәм балаларның тырышлыгы кечкенә тайга да канатлар үстергән кебек була. Карап торышка төпсез һәм куркыныч упкын төбеннән менеп җитәргә бер-ике адым калгач ул кош баласыдай талпына һәм яр читенә чыгып баса.
“Ана күңеле балада...” Ә нәрсә соң ул күңел? Ул — кешенең ят күзләрдән яшеренгән чын асылы. Безнең үткәннәр дә, бүгенгебез, киләчәк тә — күңелдә. Димәк, ана асылы, булмышы белән баласында яши. “...Бала күңеле – далада”. Ә даласы киң, гөл-чәчәкле генә түгел — хәвеф-хәтәрле дә. Бу сүзләр Ринат Мөхәммәдиевның “Канатлы кояш” әсәренең идеясе белән тәнгәл килә.
Табигать баласының язмышы ярдәмендә бүгенге кешеләр тормышында тамыр җәйгән афәтләрне күзалларга мөмкин. әсәрдә бу афәтләр су күсесе образында бирелә: бер выемсыз су өстендә уйнаган бәбкәләрне берәм-берәм чүпли. Кайбер “күселәр”, әти-әни сүзенә колак салмаган, рәхәт эзләп йөргән балаларны сагалый: эчкечелек, наркомания кебек күңелсез “рәхәтләр” белән мавыктыра . Икенчеләре - сабыйларга карата сугыш игълан иткән кебек тоела. Әле күптән түгел бар кешене тетрәндергән Василиса Галицына, Алена Водопьянова фаҗигаләрен искәртмичә мөмкин түгел. Вәхши җаннарның, ерткычларның корбаннары бу сабыйлар, һәм исемлек , кызганычка каршы, даими рәвештә яңарып тора.
Икенче яктан карасак, бәбкәләрнең бәхетсезлеккә юлыгуларын әти-әниләрнең игътибарсызлыгы да этәргеч булып тора. Әсәр эчтәлегеннән күренгәнчә. Балалрын инештә калдырып, әткә каз белән әнкә каз җим эзләргә яр буена чыгалар. Инешнең тынлыгы аларны шомландыра, ләкин моңа әһәмият бирмиләр. Һәм ахыры бик кызганыч тәмамлана.
Бүгенге буын яшь ата-аналарга хас бу күренеш. Яшь буын вәкилләренең ата-ана булуга әзерлек дәрәҗәләренең түбәнлеген күрсәтә.
Әниләргә җәмгыять тарафыннан төп вазыйфаларыннан башка (ана булу, дөрес тәрбия кылу) тагын күп төрле бурычлар йөкләнгән: акча-мал табу, эш урынында үз вазыйфаларын югары дәрәҗәдә башкару, ата урынына калу (кызганычка каршы, ирләре ташалап китү очраклары, ирсез бала табулар бүгенге көндә гадәти хәлгә әверелде), һәм башкалар. Ананың Ана булу өчен вакыты да, көче дә калмый. Гаиләнең кадере юк дәрәҗәдә бүгенге көндә. Баланың тәрбиясе сабый дөньяга килгән көннән башланырга тиеш ди Песталоцци, Ризаэддин Фәхреддин үзенең “Тәрбияле хатын” хезмәтендә: “Дөньяга килгән сәгать белән балалар – тәрбиягә мохтаҗлардыр”, - ди. Бала чагында алган тәрбияне балалар күп вакытта чәчләре агарганчы саклыйлар. Оясында ни күрсә – очканында шул була ди халык. Балалар исә гаилә көзгесе булып торалар. Ә гаиләне саклаучы – әни. “Менә шуңа күрә дә чын педагогика – ананы дөрес тәрбия методлары белән коралландырырга, а педагогик сәнгать бу методиканы шулкадәр гадиләштерергә тиеш ки, аны теләсә кайсы ана, шул исәптән гади крестьян-хатыны да үзләштерә алсын”. (Ә.Хуҗиәхмәтов “Мәгърифәт йолдызлыгы”, 99 б.)
Дөньяда иң бөек хис – ата-ана мәхәббәте. Бу мәхәббәт ышанычлы канатлар сыман, гомер буе балаларны куркынычтан, хәвеф-хәтәрдән саклап, яклап тора. Бу “канатлар” баланың күңелен рухландырып, кыюлык өстәп торучы да. Шул бәйләнешне югалтмаска кирәк.
Әдәбият исемлеге.
1. Әдәбият белеме сүзлеге / [ Төз.-ред. А.Г. Әхмәдуллин ]. – Казан: Тат.кит. нәшр.,1990. - 238 б.
2. Ә.Хуҗиәхмәтов “Мәгърифәт йолдызлыгы”. Нәшрият: Мәгариф, 2002.- 99 б.
3. Л.Ильясова, “Чәчәкле сөт”. Балалар өчен шигырьләр һәм хикәяләр./ Л.Ильясова.- Түбән Кама:”Ихлас” нәшриятполиграфиясе, 2006. - Б.60-68.
4. Р.Мөхәммәдиев, “Канатлы кояш”/ Мөхәммәдиев Р.С. Нәшрият: Мәгариф, 1998 ел. – 20 б.
5.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге /Төзүче автордан. - Казан: Матбугат йорты, 2005.
6.Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр./Х.Ш.Мәхмүт.- Казан: 1987.- 564 б
Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
муниципаль бюджеттагы белем бирү учреждениесе
“В.П.Чкалов исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбе”
“Әдәби әсәргә анализ ясау серләре”
(Татар әдәбияты буенча электив курс программасы)
Программаны төзеде:
Халимова Ләйсән Фәрит кызы
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2017 нче ел
“Чәчмә әсәргә анализ ясау серләре”- электив курс программасы
Аңлатма язуы.
Укучыларда матур әдәбият әсәрләрен укуга карата кызыксыну, мавыгу уятырга кирәк. Әлбәттә, укылган әсәрләр укучының күңелендә йомылып калырга тиеш түгел, ул алар турында кемгәдер сөйләргә, тәэсирләре турында кем беләндер уртаклашырга, уку барышында туган уй-фикерләрен яклый, дәлилли белергә тиеш. Укучыларда мондый күнекмәне булдыру өчен мин әдәби әсәргә анализ ясауны мөһим һәм зарури дип саныйм.
Мәктәптә белем һәм тәрбия бирү дәверендә без укучыларны тормышка әзерләргә, заманны аңларга, анда үзеңә урын табарга өйрәтергә тиеш. Әдәби әсәр нигезендә кеше тормышы, аның язмышыың чагылышы урын ала, шуңа күрә әдәби әсәрне анализлый белү –әһәмиятле. Әдәбият теориясен белмичә, әдәби әсәрне анализлау мөмкин түгел. Төп әдәби төшенчәләрне белү, аларның ни өчен кирәген аңлау, әсәрдән табу гына укучыларга бу эштә ярдәм итә ала. Мәктәптә, әдәбият программаларында, әдәбият теориясенә, әсәрләргә анализ ясауга юнәлдерелгән дәресләр күләме чикле. Бу проблеманы чишүдә электив курс ярдәм итә ала. Программа укучыны фикерләү гамәлләренә һәм аларны куллана белергә өйрәтүгә нигезләнә. Иҗади фикер йөртүче шәхес тәрбияләү – бүгенге көн таләбе.
Сайлап алу курсы бер яктан гамәли эш өчен кирәк күләмдә образлар системасы, сюжет, композиция, тематика, проблематика, идея һ.б. шундый әһәмиятле теоретик төшенчәләр хакында күзаллау булдырса, икенче яктан, әдәби әсәр анализлау күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә. Әдәби әсәрне укымыйча анализлап булмый. Курсның актуальлеге – укучыларны әдәби әсәрдән күп яңа мәгълүмат алырга өйрәтү, дөнья агышы, кешене урап алган мохит, башкаларның рухи тормышы, хисләре һәм омтылышлары турында фикерләрне тирәнәйтергә мөмкинлек бирү.
Әсәрләргә анализ ясаганда укучы матурлыкны табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала... Ләкин иң әһәмиятлесе – мөстәкыйль фикер йөртергә күнегә, аны җиткерү белән генә чикләнмичә, дәлилләргә дә өйрәнә. Бу, үз чиратында, укучыларга үзләрен кызыксындырган өлкәдә фәнни-эзләнү эшләрен башкару өчен нигез булып тора.
“Чәчмә әсәргә анализ ясау серләре” программасы татар урта мәктәпләренең 7-8 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Электив курс программасында Ринат Мөхәммәдиевның “Канатлы кояш”, Нәбирә Гыйматдинованың “Күке төкереге”, милли төбәк компоненты буларак, якташ язучыбыз Ләйнә Ильясованың “Канатлы атлар” әсәрләре алынды, чөнки алар бүгенге көндә актуаль булган ана мәхәббәте, зарарлы гадәтләр, көнчелек кебек проблемаларны күтәрәләр һәм сюжетларының оригинальлеге белән аерылып торалар.
Курс татар әдәбияты дәресләрен алыштырмый, ә аларны тулыландыра гына. Курс буенча алынган белемнәр дәрестә үзләштергәннәрне системалаштырырыга ярдәм итә.
Программаның билгеләнеше.
“Чәчмә әсәргә анализ ясау серләре” электив курсы программасы 7-8 нче сыйныф өчен, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, материалның катлаулылыгын исәпкә алып төзелгән. 17сәгатькә исәпләнгән әлеге программа гомуми белем бирү учреждениеләренең гуманитар профильле сыйныфларында кулланыла ала.
Электив курсның максаты:
әдәбият теориясенең төп төшенчәләре белән таныштыру аша әдәби әсәргә анализ ясау күнекмәләрен формалаштыру, үз фикерләрен дәлилләргә өйрәтү.
Бурычлары:
- логик фикерләү сәләтләрен үстерү;
- бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;
- ирекле рәвештә фикерне җиткерә белергә өйрәтү;
- телебезнең матурлыгын күреп, аны яратырга өйрәтү;
- шушы әхлакый характердагы әсәрләргә таянып, үз шәхесләрен формалаштыру юнәлешендә эш алып бару;
- әдәбият теориясен буенча алган белемнәрен практикада куллану;
- фәнни-эзләнү күнекмәләрен формалаштыру;
- балаларны фәнни-гамәли конференцияләргә һәм олимпиадаларга эзерләү.
Сайлап алу курсы буенча укучылар белергә тиеш:
1.Хикәя жанрындагы әсәргә уртак булган бәя, мәгънә, метафора, каршылык, сюжет, идея... кебек образ тудыручы чараларны белергә, аларны әсәргә анализ ясаганда файдалана алырга.
2.Чәчмә әсәргә (төгәлрәк хикәягә) хас сыйфатларны белеп, аларны әсәргә анализ ясау процессында куллана белергә.
Укучылар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:
1.Үзләштергән белемне гамәлдә куллана белергә.
2.Теоретик материал, сүзлекләр, фәнни методика белән эшләргә өйрәнү.
Көтелгән нәтиҗәләр
1.Сайлап алу курсы программасы буенча үткәрелгән дәресләрдән укучы әдәби төрләрне аерырга, аңларга, анализларга өйрәнә һәм белемнәрен әдәбият дәресләрендә, фән буенча олимпиадаларда файдалана ала.
2.Укучылар дәресләрдә матурлыкны (иҗат матурлыгы, язучы каләменә соклану, үз табышыңа куану) табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала.
3.Әдәбиятны фәнни юнәлештә укыту укучыларның теоретик материалны аңлап үзләштерүенә ярдәм итә.
4.Укучылар, ялгышудан курыкмыйча, үз фикерләрен әйтергә өйрәнә.
Электив курсның төп эш формалары:
- дәрес - лекция;
- иҗади эшләр үтәү;
- рефератлар язу;
- семинар дәрес;
- әңгәмә;
- дәрес – практикум.
Укучылар укырга тиешле әсәрләр:
1. Р.Мөхәммәдиев “Канатлы кояш”
2. Л.Ильясова “Канатлы атлар”
3. Н.Гыйматдинова “Күке төкереге”
Тематик планлаштыру.
№ | Тема | Сәг. саны | Эш төрләре | Дата |
1 | Әдәбият теориясенә кереш | 1 | Лекция, әңгәмә | |
2 | Әдәби жанрлар турында төшенчә. | 1 | Лекция, схема төзү. | |
3 | Проза әсәрләре: хикәя, роман, повесть. | 1 | Проза жанрына караган әсәрләрне күзәтү, нәтиҗә ясау | |
4 | Әсәрнең темасы. | 1 | Теория белән танышу, әсәрләрне темасы буенча төркемләү | |
5 | Образ турында төшенчә. | 1 | Теория белән танышу. Л.Ильясова “Канатлы атлар” әсәреннән образлар табу | |
6 | Образлар системасы. Образга характеристика. | 1 | Л.Ильясова “Канатлы атлар” әсәренең образлар системасына бәя бирү. | |
7 | Нәрсә ул конфликт? | 1 | Теория белән танышу. Р.Мөхәммәдиевның “Канатлы кояш ” хикәясенең конфликтын табу | |
8 | Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр | 1 | Р.Мөхәммәдиевның “Канатлы кояш ” хикәясендә күтәрелгән мәсьәләләр | |
9 | Әсәрнең проблемасы | 1 | Семинар: Р.Мөхәммәдиевның “Канатлы кояш ”әсәрнең проблемасын билгеләү | |
10 | Сюжет элементлары. Композиция | 1 | Теория белән танышу. төркемнәрдә практик эш. Р.Мөхәммәдиевның “Канатлы кояш ” әсәрендә сюжет-композиция. | |
11 | Символлар, символик образлар, сурәтләү чаралары | 1 | Теория белән танышу. Эчтәлекне табу, практик эш. Р.Мөхәммәдиевның “Канатлы кояш” әсәрендә образлар һәм детальләр | |
12 | Идея – авторның теләге. Әсәрнең эчтәлеге | 1 | Р.Мөхәммәдиевның “Канатлы кояш ”әсәренә идея- эчтәлеге. Фикер алышу. | |
13 | Әсәрнең теленә бәя бирү | 1 | Дәрес – әңгәмә, практик эш, әсәрнең телен бәяләү,. | |
14 | Әсәрнең әһәмиятен билгеләү | 1 | Р.Мөхәммәдиевның “Канатлы кояш ” хикәясенең эстетик һәм тәрбияви әһәмиятен ачыклау, күзәтү һәм нәтиҗә ясау. | |
15 | Проза әсәренә анализ. | 1 | Практик эш (проза әсәре анализлау), Н.Гыйматдинованың “Күке төкереге” әсәренә анализ | |
16 | Проза әсәренә анализ | 1 | Практик эш (проза әсәре анализлау), Н.Гыйматдинованың “Күке төкереге” әсәренә анализ | |
17 | Йомгаклау. Практик дәрес. | 1 | Алган теоретик һәм практик белемнәргә нигезләнеп, бергәләп анализлау |
Электив курсның эчтәлеге.
Әдәбият теориясенә кереш (1 сәгать). “Әдәбият теориясе” төшенчәсе, аны үзләштерүнең әһәмияте – әдәби әсәрне аңларга өйрәтү, әдәби әсәр, төп әдәби төшенчәләр, әдәбият өлкәсендә эшләгән галимнәр.
Әдәби жанрлар турында төшенчә (1 сәгать). Проза, лирика, драма жанрлары, аларның төрләре, үзенчәлекләре. Татар әдәбиятында әлеге жанрлар формалашу тарихы.
Проза әсәрләре: хикәя, роман, повесть (1 сәгать). Проза жанрына караган әсәрләр: хикәя, роман, повесть төрләре, чәчмә форма. Аларның тасвирланган вакыйга озынлыгына һәм санына, геройлар санына, сюжет сызыгына карап төркемләнүе.
Нәрсә ул конфликт? (1 сәгать). Конфликт - персонажларның кичермәүчәнлеге, үзара каршылыгы. Кешенең кичерешләре дә конфликтлы була алуы. Һәр әсәрнең нигезендә конфликт ятуы, әсәр ахырында ниндидер чишелеше булырга тиешлеге.
Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр (1 сәгать). Мәсьәләләр – ярдәмче проблемалар, аны ачыкларга ярдәм итүләре, аларның әсәрдә берничә булуы. Әсәрдә күтәрелгән мәcьәләләр аша автор үз фикерен әйтүе.
Әсәрнең проблемасы (1 сәгать). Проблема - кешеләрне кызыксындырган һәм һичшиксез чишелергә тиешле мәсьәлә, проблема – нәрсәнедер эшли алмау түгел. Әсәр дәвамында авторның проблема чишелешен үзенчә бирүе. Әсәрләренең проблемаларын ачыклау.
Образ турында төшенчә (1 сәгать). Образ – сәнгатькә хас эстетик тәэсирле объектлар тудыру юлы белән тормышны үзләштерү, аңлату, яңадан тудыру формасы. Персонаж гына түгел, предмет та, вакыйга да, төс тә, терек һәм терек булмаган табигать күренешләре дә образ була алуы. Теория белән танышу. Л.Ильясова “Канатлы атлар” әсәреннән образлар табу
Образлар системасы. Образга характеристика ( 1 сәгать). Образлар системасы – әсәрдәге образларның бер – берсенә мөнәсәбәте, образларның актив һәм пассивка, төп һәм ярдәмчегә бүленүе. Л.Ильясова “Канатлы атлар” әсәренең образлар системасына бәя бирү. Характеристиканың әсәр идеясен ачуга ярдәм итүе.
Символлар, символик образлар, сурәтләү чаралары (1 сәгать). Яшерен мәгънә, символ. Символ – бер яктан – әдәби образ, икенче яктан – билгеле сыйфатларын үзенә туплый торган күренеш, ниндидер мәгънә белән кушылган, ләкин аның белән чикләнми торган әдәби троп. Символлар артына автор яшергән мәгънә. Шул мәгънәне ачыклау төп фикерне ачыклауга ярдәм итүе. Әдәби троплар: чагыштыру, метафора, гипербола, эпитетлар, аллегория, юмор, ирония, сарказм.
Сюжет элементлары. Композиция төзү (1 сәгать). Сюжет элементларына пролог (вакыйгалар башланганчы булган, аларга кереш булып торган вакыйга), төенләнеш (сюжет сызыгын башлап җибәргән вакыйга), вакыйгалар үстерелеше, кульминация (әсәрнең иң киеренке, иң көтелгән ноктасы, геройның сайлау алдында калуы), чишелеш (вакыйгаларның нәтиҗәсе), эпилог (төп вакыйгалардан соң булган күренеш, йомгак) керүе, аларның бүленеше.
Әсәрнең эчтәлеге. Идея – авторның теләге (1 сәгать). Әсәрнең эчтәлеге – сюжет эчендә , вакыйгалар бәйләнешендә теманың ачылуы. Сюжетны сөйләп чыгу гына эчтәлек булмавы. Эчтәлек – әсәргә салынган фикер. Әсәрләрнең эчтәлеге. Идея – автор әсәргә салган төп фикер, авторның теләге. Идея – әсәрнең асылы, аның язылу максаты
Әсәрнең темасы. (1 сәгать). “Тема” – әсәрдә нәрсә турында сүз баруы, эчтәлекнең гомумиләштерелгән исеме. Әсәрнең темасы исемгә чыгарылуы. Һәр чор өчен дә актуаль булган темалар – мәхәббәт, ата – анага мөнәсәбәт, тынычлык, табигать, милләт темасы һ.б. Әсәрләрне темалары буенча төркемләү, теманы билгеләү тәртибе.
Әсәрнең теленә бәя бирү (1 сәгать). Әсәрнең теленә бәя биргәндә, анда авазлар, сүзләр, җөмләләр, әдәби троплар, мәкаль - әйтемнәр, фразеологик әйтелмәләр кулланылышына, җөмләләр төзелешенә игътибар итү. Әсәрнең телен бәяләү.
Әсәрнең әһәмиятен билгеләү (1 сәгать). Әсәрнең әһәмияте – автор тәрбияләргә теләгән сыйфатлар җыелмасы, ул укучыларга җиткергән тарихи мәгълүматлар, проблемаларны чишү юллары. Р.Мөхәммәдиевның “Канатлы кояш” хикәясенең тәрбияви әһәмияте.
Проза әсәренә анализ (2 сәгать). Н.Гыйматдинованың “Күке төкереге” әсәрен анализлау. Әсәрнең жанрын, иҗат методын, темасын, проблемасын, конфликтын, образлар системасын, телен бәяләү. Автор әйткән идеяне табу, әсәрнең әһәмиятен ачыклау .
Йомгаклау. Практик дәрес (1 сәгать). Алган теоретик һәм практик белемнәргә нигезләнеп, әдәби әсәргә анализны дәлилләү.
Укытучы өчен әдәбият.
- Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.
- Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. (А. Г. Яхин программасы нигезендә) Абдрәхимова Я. Х. Барда, 2002
- Әдәбият теориясе. Хатипов Ф. –Казан: Мәгариф, 2000.
- Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Заһидуллина Д. Ф. , Закирҗанов Ә. М., Гыйләҗев Т. Ш.–Казан: Мәгариф, 2004.
- Җәүһәрова Ф. Х., Батталова А. Д. Мәктәптә татар әдәбияты дәресләре. – Казан, Казан университеты, 2011.
- Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар әдәбияты. – Казан:Школа, 2004
Укучылар өчен әдәбият.
- Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.
- Әдәбият теориясе. Хатипов Ф. –Казан: Мәгариф, 2000.
- Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Заһидуллина Д. Ф. , Закирҗанов Ә. М., Гыйләҗев Т. Ш.–Казан: Мәгариф, 2004
- Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар әдәбияты. – Казан:Школа, 2004
- Л.Ильясова. “Чәчәкле сөт”. Балалар өчен шигырьләр һәм хикәяләр.- Түбән Кама,2006
- Н.Гыйматдинова. Күке төкереге. – Казан, 1996
- Р.Мөхәммәдиев “Канатлы кояш”/ Мөхәммәдиев Р.С. Нәшрият: Мәгариф, 1998 ел
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге /Төзүче автордан. - Казан: Матбугат йорты, 2005
- Татар балалар әдәбияты. Хрестоматия. – Казан, ТКН, 2006
Интернет – ресурслар:
- Википедия. http://ru.wikipedia.org.
- Таткнигафонд.ru. http://www.tatknigafund.ru/
- Китапханә. http://miras.belem.ru/