Укучыларымның иҗади эшләре


Предварительный просмотр:

№ п.п.

Ф.И., әтисенең исеме, туган елы

Район, мәктәп №, сыйныф

Адрес, индекс

Паспорт буенча мәгълүмат: кем тарафыннан, кайчан бирелгән

ИНН һәм пенсия һәм иминият таныклыгы

Фәнни җитәкченең Ф.И., әтисенең исеме

1.

Гарданова Гүзәл Рәсим кызы

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” ГБМБУ, 9 сыйныф

423602, Алабуга шәһәре, Пролетар урамы, 38 йорт, 6 фатир, тел. 8 917 912 19 37 halima_gardanova@mail.ru

Паспорт 92 10 018221

выдан отделом УФМС России по Республике Татарстан в Елабужском районе 20.12.2010

ИНН 164609141454

Пенсия һәм иминият таныклыгы 146-077-147 63

Гарданова Хәлимә Вәзир кызы


Илем тарихы- халкым язмышы.

“Бәләкәйме, зурмы — Ватан бер,

Ул җыр булып яши күңелдә.

Ватан — җир ул, Ватан — кешеләр,

Ул тирәндә, йөрәк төбендә”, — дип яза шагыйрь Наҗар Нәҗми.

Туган җир, туган авыл. Йөрәккә иң якын, иң кадерле сүзләр. Һәркемнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Ул туган якның табигатенә сыенып, күңелдә йөзек кашыдай саклана.

Әйе, туган җиребез, туган илебез Татарстан күз карасыдай кадерле һәм газиз безгә. Аларда безнең нигезебез, тамырларыбыз, өметебез. Авыл – безнең тарихыбыз, бүгенгебез һәм киләчәгебез. Авыл безгә кендек ул, әти-әни ул. Үзебезнең нәселебезнең тарихы, язмышы, исеме авылыбызныкы белән үрелеп бара. Элек-электән шулай килгән. Безнең як кешеләре зур горурлык белән үз исеменә авылныкын да янәшә куйган: Мәрҗани, Курсави, Кашкарый, Күлтәси... Болары – үтә атаклылар.

Авылларның исеме ни аңлата, кайчан кушылган, кем кушкан, ни өчен шулай кушкан, атама нинди үзгәрешләр кичергән – барысы да кызык бит, шул ук вакытта күпме сорау, күпме сер! Авылның чал тарихы белән кызыксыну табигый бер хәлдер, бу – авылыңа, төбәгеңә, ватаныңа гамьсез булмау, биредә тамырларыңның тирән береккәнлеге билгеседер.

Мин үзем шәһәр кызы булсам да, авылны яратам, аның матур табигатенә, саф һавасына сокланам, эчкерсез кешеләре белән горурланам, аның тарихын кызыксынып өйрәнәм. Үземнең эшемдә дә әти-әниемнең туган авылы – Актаныш районы Иске Бикчәнтәй авылы турында мәгълүматлардан файдаландым.

Явыз Иван Казанны басып алганнан соң элек татарлар яшәгән төбәкләргә күпләп  руслар күчеп утыра башлый. Чиркәүләр, монастырьлар төзелә. Уңдырышлы татар  җирләре тартып алына. Халыкка зур салымнар салына. Татарның теле, гореф-гадәте,  дине кысыла, төрлечә эзәрлекләнә. Көчләп чукындыру, руслаштыру башлана.

1553 елның кышында Явыз Иван гаскәрләре Мишә елгасы буйларын коточкыч һөҗүмгә тоталар. Бик күп татар бу аяныч сугышта башларын сала: хатын-кызлар коллыкка алына, ир-атлар үтерелә. Шул ук елның июлендә икенче һөҗүм ясала. Нәтиҗәдә Арчадан алып Чулман буена кадәр авыллар бөтенләй харап ителә. Халкының бер өлеше качып китә, бер өлеше башка җирләргә күчәргә мәҗбүр була.

1553-1554 нче елларда Бикчәнтәй исемле бабайның безнең якларга килеп урнашуының беренче сәбәбе һәм нигезле дәлиле булып тора. Ул башта Чулман аръягындагы Салагыш авылы янындагы бер атауга күчә. Анда 1-2 ел яшәгәч, урынын ошатмыйча, безнең якларга килеп карый. Бу якның урманнарга бай булуы, анда җимеш агачларының күп булуы аны үзенә җәлеп итә. Ә иң мөһиме, аны челтерәп аккан чишмәләре, уңдырышлы туфрагы кызыктыра.

Бикчәнтәй исемле кеше өч малае белән, аңа ияреп Шикмәт исемле кеше биш малае белән күчеп килә. Аннан соң бу җирлеккә башкорт ягыннан тагын өч гаилә килеп урнаша. Боларның нәсел атамасы хәзерге чорда да искә алып сөйләнелә. Авылның бер ягын башкортлар дип, икенче ягын типтәрләр дип йөртәләр.

Күчеп килгән гаиләләр ачыклык урыннарны сөреп иген игә башлыйлар. Ашлык чәчү өчен җир яхшы була, шуңа күрә күчеп килүчеләрнең саны арта башлый һәм зур авыл барлыкка килә. Ә авылга беренче килүче картның исемен кушалар. Шулай итеп, аның исеме Бикчәнтәй булып кала.

Гаиләләр арту белән җир кирәк була башлый. Шуннан соң һәр гаилә үзенең чәчүлек җирен арттыра, агачларны кисә. Җиргә мохтаҗлык туган саен урманнар бетә бара, сөрүлек җирләре арта.

Карт әбием сөйләгәннәрдән хәтерлим, авыл урнашкан урыннарда ярлар, чокырлар булмаган, тик күлләр, камышлыклар гына булган. Ул күлләрдә аккошлар йөзгән, кыр үрдәкләре, кыр казлары оя корган.

Татарстанның көнчыгышында урнашкан Бикчәнтәй авылы әле хәзер дә - табигатьнең бар матурлыгын үзенә туплаган гүзәл җир. Бөдрә таллары, сайрар кошлары, кояш уйнап торган чәчәк тулы чиксез болыннары һәм иген  басулары белән якын ул күңелгә.

Бу язмамнан чыгып шуны әйтәсем килә, Явыз Иван басып алган авыр шартларда да, халкым рухын төшермәгән. Халкым үз телен, үз тарихын, үз тамырларын саклап калган. Шушы җәһәттән татар халкының җирле географик терминнарын тикшерү дә халыкның телен, тарихын һәм тамырларын белү-өйрәнүгә үзеннән үзе шактый зур һәм мөһим өлеш кертә.

Һәркемне туган җиренә, аның урман-кырларына, тау-үзәннәренә, елга-суларына, юл-сукмакларына, болын-көтүлекләренә, сала-калаларына нәкъ менә аларның тарихларын, атамаларын кайчан, кемнәр тарафыннан бирелүен һәм нәрсә аңлатуын, лексик мәгънәләрен белү, белергә теләү беректерә, туган җирнең, туган якның кадерен, газизлеген һәм якынлыгын шулар арттыра, милли тамырларны шулар ныгыта, беркайчан һәм берничек тә өзелмәс итә.

Фәнни эшемнең соңында яшьтәшләремә әйтәсем килә. Дуслар, халкыбызның киләчәге безнең кулларда. Телне, тарихны, туган җирнең кадерен белми торып киләчәгебезне саклый алмыйбыз. Ана телебез, туган телебез безгә иң якын булырга тиеш. Ләкин кайбер укучылар: “Нигә безгә татар теле?” – диеп тә әйткәлиләр. Без татарлар. Үз ана телебездән йөз тартсак, кирәксенмәсәк, халкыбызның тарихын татар телендә өйрәнмәсәк, безне кем кирәксенер, кешегә санармы?

Әдәбият

  1. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә ил тарихы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1994. – 263 б.
  2. Н. Вагыйзов. Авыллар ни сөйли? – “Актаныш таңнары”, №96, 1997
  3. Равил Әмирхан, Вахит Имамов. Татарстан татарларының ватан сугышы.
  4. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.- Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005. – 848 б.



Предварительный просмотр:

Конференциядә катнашырга теләүченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

 Гарданова Алинә Рәсим кызы

Адрес, телефон, е-mail

 Алабуга шәһәре, Пролетар урамы, 38 йорт, 6 фатир, тел. 8(5557) 4-56-09, halima_gardanova@mail.ru

Укытучы, фәнни җитәкченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

 Гарданова Хәлимә Вәзир кызы.

Уку йортының һәм факультетның тулы исеме

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” ГБМБУ

Докладның темасы

Татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатында милләт мәсьәләсенең яктыртылышы

Секция эшендә катнашу формасы (доклад белән, тыңлаучы буларак)

 Доклад белән чыгыш ясау

Секциядә доклад ясаганда техник чаралар кирәк булачакмы? (ниндиләр?)

 Проектор, компьютер

Яшәү өчен кайда урнашырга телисез?

(студентлар тулай торагы, кунакханә)

 

 


АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИКА УНИВЕРСИТЕТЫ

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ

ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ

Татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатында милләт мәсьәләсенең яктыртылышы

               Гарданова Алинә Рәсим кызы

                                                  Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль

                                             районы “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә

                                                 торган9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” ГБМБУ

 Фәнни җитәкче: Гарданова Хәлимә Вәзир кызы.

Алабуга 2011 ел


Татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатында милләт мәсьәләсенең яктыртылышы

Гарданова Алинә Рәсим кызы

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” ГБМБУ

Фәнни җитәкче: Гарданова Хәлимә Вәзир кызы.

Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә.

Гаяз Исхакый.

        Без — татарлар. Татар милләте — рухи яктан бай, ләкин ташланган; бөек, ләкин изелгән; бердәм, ләкин дөньяга сибелгән, чәчелгән халык. Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр, кемнәр генә сыендырмаган аларны.

        Телен, динен, яшәү рәвешен саклап калу өчен шушы дөньяга сибелгән халкым гасырлар дәвамында көрәш алып барган, үз хокукын корал белән дә, каләм көче белән дә якларга, башкаларга ишеттерергә теләгән. 17-19 нчы гасырларда, башлыча, дини ирек, үз халкыңның гореф-гадәтләре белән яшәү, һәр халыкның Алла тарафыннан тигез яратылуы дәлилләнсә, 20 нче йөз башы ил тарихында тирән тетрәнүләр, ачы югалтулар, милли үзаңның көчәюе белән сыйфатлана. Бу чорда сизелерлек урынны  милләт  горурлыгы булган әдәбият ала. Әдәби  әсәрләрнең үзәгендә шәхес  язмышы , халык  һәм   милләт   язмышы  тора. 20 йөз башы әдәбиятында кешенең яшәү фәлсәфәсен проблема итеп күтәрүче  язучы   һәм шагыйрьләр  байтак: Г. Тукай, Г. Исхакый, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Н. Думави, С. Рәмиев  һәм  башка әдипләр. Шушы талантлы  язучыларыбыз арасыннан мин шигырьләре белән үземнең рухыма якын торган Г.Тукайны атар идем. Әдәбиятыбызның чишмә башы булган Тукай иҗаты тулысы белән  милләт   язмышына  багышланган дисәк тә, хата булмас. Чөнки ул − халык улы, аны халык үстергән. Иҗатының башлангыч чорында ул «Дусларга бер сүз» шигырендә,  милләтенең  хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең  хәленнән үрнәк алып, «егъла-тора алга таба атлыйк» дип өнди. Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да Г. Тукай битараф калмый. Ул курыкмыйча, өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы изүче сыйныфларны тәнкыйтьли, хакимиятләргә тел-теш тидерүдән дә тыелып тормый. Ул  милләтебезнең  кол хәлендә яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели:

Кайчан соң, и фәкыйрь  милләт, бәһарең!

Кайчан китәр кичең, килер кәһарең? –

дип, халкы өчен  язды , якты көннәр килүен теләде, шуны җырлады.
Егерме яшьлек  шагыйрь , шулай итеп, узган гасырның беренче елларында ук хакыйкатьне ачып сала,  татарның  таркаулыгын зур кимчелек итеп күрсәтә.
Г. Тукай үз бәхетен тулаем  милләт  иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды. Бу аның халык белән үзен аерылгысыз бербөтен итеп каравы иде.
Ул татарның  бетүгә хөкем ителүенә ихлас әрнеде.

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта,  милләтем;

Саулыгың − минем саулык, авыруың — минем авыруым. [«Милләтә»]
      Егерменче гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларының киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп санаган милләт агаларыбызның күренеклесе - Гаяз Исхакый. Гаяз Исхакый - үз бәхете өчен түгел, ә халкының, милләтенең бәхете өчен көрәшкән, берничә тапкыр кулга алынса да, барыбер көрәшүен дәвам иткән шәхес. Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән.

       Ул үзенең иҗатында татар милләтенең язмышы өчен борчылып кына калмыйча, ничек милләт буларак сакланып калырга икәнлеген дә күрсәтә. Чөнки милли үзаңы югары булган кеше генә шәхес булып формалаша ала. Шушы фикерләрен халыкка тизрәк җиткерүнең иң кулай юлы итеп автор сәхнә әсәрләре иҗат итүне сайлый. Әдипнең милли рух белән сугарылган "Зөләйха" пьесасы татар драматургиясендә зур роль алып тора.

       Нинди генә шартларга куймый ул бу бәхетсез татар хатынын?! Үзенең азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәшә торган герой күп төрле авырлыкларда кала. Беренчедән, көчләп чукындыралар. Үзе теләмәгән исерек урыска кияүгә бирәләр, балаларыннан, туганнарыннан, туган җиреннән аералар. Автор менә бу фаҗигане ачык күрсәтә. Ни өчен Зөләйха образы шулкадәр тирән яктыртыла, гыйбрәт алырлык итеп сурәтләнә? Моның җавабы бик гади: татарлар диннәрен имана өчен саталар. Патша хөкүмәте аларга яхшы тормыш шартлары тудыра, ир балаларны солдат хезмәтенә алмыйлар, имана җирен яхшы урыннардан бирәләр. Менә бу «калҗа» фаҗигасе кайбер мөселманнарны диннән яздыра, ә халыкның динен алу - ул иманын алуга тиң. Шуның өчен Зөләйха үзенең намусына тугрылыклы итеп күрсәтелгән. Милли геройлар бүген дә шундый дәрәҗәдә булырга тиеш дип уйлыйм мин. Нәкъ менә Гаяз Исхакый фикерләре бүгенге көндә дә бик урынлы, чөнки иманын җуйган халык рухи канәгатьсезлек кичерә, күңелен һәрчак бушлык хисләре били.

        Әдипнең бу әсәрендә милләткә карата чагылдырган проблемалар хәзер дә актуаль. Халкымның даими фикерләре булмавы мине борчый. Нигә менә Зөләйха шикелле көрәш юлына басмаска? Телебезне, динебезне саклап калуның киләчәк буыннар өчен нинди әһәмияткә ия булуын һәрберебез яхшы аңлыйбыз. Әгәр дә телебезгә, динебезгә хыянәт итәбез икән, милләтебезнең юкка чыгуына юл куябыз дигән сүз.

        Татар әдәбиятында Г.Исхакый башлап җибәргән катнаш никах мәсьәләсен дәвам итеп, Туфан Миңнуллин "Илгизәр + Вера" пьесасында милләт мәсьәләсен ачыктан-ачык күтәрә. Сүз Җикән авылы турында бара. Авылның яртысында татарлар яши, яртысында - руслар. Татарлар һәм руслар арасында беркайчан да бәхәсләр булмый бу авылда, руслар - татарча, ә татарлар русча бик яхшы аңлыйлар. Әмма авылда татар егете рус кызын, я рус егете татар кызын кияүгә алганы булмый. Әмма Нурхәмәт исемле геройның нәселе шушы чикне боза һәм күршеләр арасында ыгы-зыгы башлана.

        Әсәрдәге Ислам исемле ярдәмче герой аша драматург, минемчә, пьесаның төп темасын, проблемасын туры сүзләр белән Нурхәмәткә эндәшеп әйтеп бирә: "Мин күп йөрдем, күпне күрдем, татарны яратмый урыс, белдеңме? Наданнар сез. Без урыс белән кушыла алмыйбыз. Урыс белән янәшә генә яши алабыз. Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исемен кушканын ишеткәнең бармы? Урыска кияүгә чыккан татар хатынының баласы әнисенә әни дип әйтәме? Урыс татар белән татарны йотар өчен генә туганлаша, белдеңме? Наданнар сез." [Т.Миңнуллин. Сайланма әсәрләр, 2008: 348]

        Роберт Миңнуллин да "Татар" дигән шигырендә шушы мәсьәләне күтәрә, башка милләтләр белән кушылып, эреп юкка чыгып баруыбыз борчый шагыйрьне, шул ук вакытта татарга рухи хөрлек даулый.

Күпме милләт карап тора

Татар күзе белән,

Күпме милләт балкып тора

Татар йөзе белән!

Күпме милләт яшәп ята

Татар каны белән,

Үзе - үзбәк, урыс, башкорт...

Татар - җаны белән.

       Р.Әхмәтҗанов та катнаш никахларга каршы, моның милләтебезнең юкка чыгуына китерәчәгенә басым ясап, әрнеп, шул ук "Атлантида" поэмасында ул мондый юллар яза:

...Исемеңне, татар, тот югары,

Кяфер белән кермә никахка!

       Каршылыклы булса да, бу фикер белән килешми булмый. Бүген катнаш никахлар татарлар арасында аеруча күп. Кайберәүләр милләтебезнең киләчәге, киләчәк буыннарының сафлыгы турында әле уйлап та карамый. Ә җавапны киләчәк буынга бирергә туры киләчәк.

       Дин һәм милләт язмышы бүген иң актуаль проблема булып тора. Динне, милләтне үстерү өчен күп кенә чаралар үткәрелә. Республикабызда мәшһүр язучыбыз кебек кешеләр әле бер төбәктә, әле икенчесендә килеп чыгып тора. Үз иҗаты белән Алабуга якларында яшәп халыкка хезмәт иткән Ф. Шәех шигырьләренә дә тукталасым килә. Ф. Шәех үз халкына, милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә дә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртә. Бу ныклы ышанычны ул "Татар яшәр, татар югалмас" шигырендә сурәтли.

Милләтемнең күңел җәүһәрләрең

Тутык алмас, ут, су, җил алмас.

Җир йөзендә таулар югалса да,

Татар үлмәс, татар югалмас.

Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнмәгән. Милләт югалмаган, аның дине дә, теле дә югалмаячак! Гаяз Исхакыйлар, Тукайлар эшен, уй-фикерләрен дәвам итүчеләр яши әле Татарстанда!

Халкым әнә: «Ирек! Азатлык!» — дип,

Ил өстенә ташлый чакыру.

Иген игә, сабантуйлар ясый —

Мөмкин түгел

Бу халыкны төпкә батыру! —

ди шагыйребез Рашат Низамиев.

Безгә дә куркып тормаска кирәк. Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләт белән, тел белән горурланырга кирәк. Туган илеңдә яшәү, туган телеңдә сөйләшү – бәхет бит ул.

 

Әдәбият.

  1. Әхмәтҗанов Р. Таш аргамак: Шигырьләр, поэмалар, балладалар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. -274б.
  2. Г.Тукай. Әсәрләр дүрт томда. Шигырләр. Поэмалар.2 том. Казан- Татар.кит.нәшр.,1976.
  3. Т.Миңнуллин. Сайланма әсәрләр. - Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2008. - 479 б.
  4. Ф. Мусин. Г. Исхакый. (Тормышы һәм эшчәнлеге). -Казан, Татар. кит.нәшр.,1998
  5. Ф. Шәех. Егет сүзе: Шигырләр, -Казан, Татар.кит.нәшр., 2003.
  6. Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В. Сочинение язарга өйрәнәбез (методика һәм үрнәкләр). — Казан: Яңалиф, 2002.— 1926.


Предварительный просмотр:

Конференциядә катнашырга теләүченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

 Гарданова Гүзәл Рәсим кызы

Адрес, телефон, е-mail

 Алабуга шәһәре, Яшьләр урамы, 7 йорт, 49 фатир, тел. 8 917 912 19 37 guzelrasimovna@mail.ru

Укытучы, фәнни җитәкченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

 Гарданова Хәлимә Вәзир кызы.

Уку йортының һәм факультетның тулы исеме

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” ГБМБУ

Докладның темасы

Шигырьләре белән татар балалар әдәбиятында югалмас эз калдырган шагыйрьләр.

Секция эшендә катнашу формасы (доклад белән, тыңлаучы буларак)

 Доклад белән чыгыш ясау

Секциядә доклад ясаганда техник чаралар кирәк булачакмы? (ниндиләр?)

 Проектор, компьютер

Яшәү өчен кайда урнашырга телисез?

(студентлар тулай торагы, кунакханә)

 


Гарданова Г.,

Алабуга шәһәре, 9 нчы мәктәп укучысы,

Фәнни җитәкче: Гарданова Х.В.

Шигырьләре белән татар балалар әдәбиятында югалмас эз калдырган шагыйрьләр.

Мәгълүм ки, М.Җәлил үзенең шигырьләре белән татар балалар әдәбиятында югалмас эз калдырган шагыйрь. Аның беренче басылган шигырьләреннән башлап тулаем иҗатын, «Моабит дәфтәрләре» циклын да кертеп карасак, анда бер момент аеруча күзгә ташлана: «Бәхет» шигырендә күтәрелгән тема — туган илне ярату, аңа бирелгәнлек, ирекле, бәхетле Ватан, илне дошманнардан саклау, патриотизм, романтик рух — иҗатның буыннан-буена сузылып, бер шигырьдән икенчесенә күчә, кабатлана килгән. Димәк, кечкенә Җәлил беренче шигыреннән үк үзенең төп иҗат юнәлешен билгели һәм аны үстерә алган.

М.Җәлилнең тоткынлык чоры — иҗатының яңа этабы, ул аерым игътибарны сорый. «Моабит дәфтәрләре» (беренче дәфтәрне бельгияле Андре Тиммерманс, икенчесен Нигъмәт Терегулов туган илгә алып кайта) турыдан-туры балалар әдәбиятына карамаса да, андагы шигырьләр әле озак еллар дәвамында балаларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә кулланылыр. Бигрәк тә тәрбия өлкәсендә зур проблемалар хөкем сөргән бүгенге дәвердә. Дәфтәрләрдә күтәрелгән темалар — Ватан, халык алдында җаваплылык хисе, көрәш рухы («Кичер илем», «Сандугач һәм чишмә», «Җырларым», «Ышанам», «Үлемгә», «Катыйльгә») фашистларның ерткычлыгын фаш итү («Бүреләр», «Вәхшәт», «Алман илендә»), дошманны җиңүгә ышаныч («Сугыштан соң!», «Яңа ел теләкләре»), туган илнең халыкчан образы («Ана бәйрәме», «Бер үгет», «Кошчык»), үлем алдыннан язылган юмористик әсәрләре («Тозлы балык», «Томаулы гашыйк», «Хәдичә», «Гашыйк һәм сыер») — чын мәгънәсендә шагыйрьнең зур ихтыяр көченә ия булуын күрсәтәләр. Гомумән, «Моабит дәфтәрләре»нә кертелгән шигырьләр көчле хис һәм тирән фәлсәфи гомумиләштерүгә бай булулары белән дә игътибарны җәлеп итә.

Ф.Кәримгә килсәк, мәгълүм булганча, ул — шәхес культы корбаны. Үз вакытында төрмәдән котылып, сугышка китү аның өчен намус эше булган. Шуңа күрә фронттан язган хатлары да зур тәрбияви көчкә ия: «...Син, Адочка, бар көчеңне җыеп яхшы укырга тырыш, чөнки барлык фронтовикларның — Туган илебезне саклаучыларның балалары «отлично»га һәм «яхшы» билгесенә укырга тиешләр. Укуга бик игътибарлы бул! Укытучыларның киңәшләрен һәм күрсәтмәләрен төгәл һәм пөхтә итеп үтә»[1].

Чыннан да, 30 нчы елларда балалар әдәбиятының үзәгендә кайнаган, бераздан шәхес культы белән бәйле кара чор авырлыкларын үз җилкәсендә татыган Ф.Кәрим Ватан сугышы чорында гаять уңышлы әсәрләр иҗат итә. Зур эмоциональ көч белән язылган сугыш чоры поэмалары, шигырьләре, очерк һәм «Разведчик язмалары», «Язгы төндә» повестьлары, «Шакир Шигаев» драмасы — аның бу чордагы төп иҗат мирасы. Ягъни Ф.Кәрим иҗаты — башка кайбер авторлар белән бергә балалар әдәбиятын сәнгатьлелек ягыннан югары баскычка күтәргән иҗат. Сугыш елларында Ф.Кәрим тарафыннан тудырылган яшүсмер көрәшче образлары туган илне яратуның, батырлыкның гүзәл үрнәге булып тора. Аның «Сөйләр сүзләр...», «Тирән күл», «Үлем уены», «Пионерка Гөлчәчәккә хат» һ.б. әсәрләре балалар шигъриятендә күренекле урын алды.

 «Пионерка Гөлчәчәккә хат» поэмасында әкиятләргә тиң батырлыклар җыр булып яңгырый. Поэманың булуына юкка гына басып ясалмый. Шагыйрь һәрнәрсәне үзенең кичерешләре аркылы үткәреп тасвирлый, лирика белән сугара.

Авыр кайгым, белмим, үтәрме?

 Кайгы баскан башым күтәреп

Карадым мин йолдыз кашка атка,

Карадым мин биек наратка,

Карадым мин озын ак каенга,—

Алар бар да тирән кайгыда[2].

Поэмада пейзаж җанлана, автор шәхесе белән бергә кушылып уйлана, моңлана, хәсрәтләнә. Агачларга, болытларга кошларга эндәшүләр фашизмның ерткычлыгын тагын да тирәнрәк аңларга булышлык итә.

Ф. Кәримгә вакыйгаларны киңәйтеп сөйләү хас түгел. Аның кечкенә геройлары иң авыр хәлләрдә дә рухи ныклыкка имтихан тоталар. Фаҗигаләр киеренке кульминацион нокталарында алынсалар да, поэмалар оптимистик рухлы, Ф. Кәрим һәр детальне сугыш чоры балаларында безнең җиңәчәгебезгә ышаныч тәрбияләү максатыннан чыгып сайлый. «Пионерка Гөлчәчәккә хат»та, мәсәлән, фашизм никадәр котырынмасын, тормыш агышын туктата алмый. Гөлчәчәкнең тылдан фронтка бүләк итеп җибәргән чиккән кулъяулыгы тыл белән фронт бердәмлегенең, халыклар дуслыгының символына әверелә.

Ф. Кәримнең «Үлем уены» поэмасын юмористик планда язылган, ул халыкның тапкыр, көлкеле әкиятләренә якын. Поэмада шагыйрьнең сугыш хәлләрен шаян тонда сурәтли белү сәләте ачыла, ул укучының күңелен күтәрә, төшенкелеккә бирелмәскә өйрәтә. Эчтәлеккә туры китереп, поэманың ритмикасын да:

Сугышта үлем

Каршыңа килә,

Йоклап йөресәң

Кычкырып көлә[3],—

дип, җиңел формада төзи. Иң әһәмиятлесе — сугыш авырлыкларын уен-көлке белән үткәреп җибәрә белүче кечкенә Әхтәм образын иҗат итә. Әхтәм вакыты-вакыты белән юмористик әкият персонажы Шомбайны хәтерләтә, үзенең акыллы, тапкыр хәйләсе белән фрицны юк итә. Поэма сюжеты нигезенә салынган төп вакыйга уенга тарта. Ф. Кәрим такмакларны да көлкеле булулары ягыннан чыгып сайлый. Поварның:

Апаң үстергән

Кишер, кәбестә;

Итләре аста,

Өресе өстә [4],—

дип такмаклап, солдатларга аш өләшүе дә күңелле халәт тудыра. Портрет иҗат итүдә дә юмор элементларны нык сизелә (поварның сипкелле булуы, Әхтәмнең шинель итәге җиргә тиеп торуы һ. б.).

Ләкин Ф. Кәрим бернәрсәне дә мәгънәсез шаяртуга әйләндерми, күренешләрне ышандырырлык итеп дәлилли. Әхтәмне фашист ваемсыз балачактан, әти-әнисеннән, яраткан Сөләйман абзыйсыннан аерган, дошманга нәфрәт малайны көрәшкә күтәргән. 

Ватан сугышы елларында баллада жанры да яңарыш кичерә. М.Җәлил («Сандугач һәм чишмә»), Ф.Кәрим дә («Тимер һәм тимерче») бу жанрның эстетик һәм тәрбияви үзенчәлеген белеп эш итәләр. Чөнки баллада конфликт, хәрәкәтләр кискенлеге, эчке бай текст асты белән характерлана. Ягъни авторларның бу жанрга мөрәҗәгате сугыш чоры таләбеннән килә: алар сугышның драматизмын, чор геройларының рухи матурлыгын яктыртырга омтылалар. Сугышның авырлыгына карамастан, балалар батырлыкка, идеяләр югарылыгына омтылалар. Шунлыктан батырлык, кешелеклелек үрнәге булырлык әсәрләргә ихтыяҗ зур була. Баллада — бу таләпләргә җавап бирә алырлык жанр.

Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы елларында балалар поэзиясенең үсүе авыр шартларда бара. Бу хәл бер яктан иҗат итү өчен мөмкинлекләрнең булмавы белән бәйләнсә, икенче яктан, сугыш чорында талантлы шагыйрьләрнең балалар әдәбиятына игътибары кимү белән аңлатыла. Фикер-теләкләрне, батырлык төшенчәсен туплар гөрелтесенә охшатып укучыларга җиткерергә омтылган авторлар белән бер сафта М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй кебек мәгълүм шагыйрьләрнең булуы һәм аерым авторларның фольклор, классик әдәбият традицияләрен кабат торгызуы нәтиҗәсендә генә бу чорда балалар поэзиясенең сәнгатьлелеге турында фикер әйтү мөмкинлеген тудыра.

Гомумән, бу елларның гражданлык пафослы балалар шигъриятенең турыдан-туры яшьләргә багышланган булуы, эмоциональ тыгызлыгы белән, патриотик күтәрелеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән гуманистик идеяләре аша аны яшьләрнең рухи үсешен тиэмин итәргә юнәлдерелә.

Әдәбият

Чыганаклар

1.Җәлил М. //Сайланма әсәрләр.– Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты (ТаРИХ), 2004. – 442 б.

2.Кәрим Ф. //Без кайтырбыз туган илләргә. – Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2010. – 225 б.

Фәнни әдәбият.

1.Кәрим Ф. Балалар әдәбияты турында // 3 том. Ф.Кәрим. Әсәрләр. 3 томда, Казан: Татар кит. нәшр., 1981. 239 б.

2.Татар әдәбияты тарихы. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989,166-175 б.


[1] К ә р и м  Ф. А. Кәримовага // 3 т. Ф.Кәрим. Әсәрләр. 3 томда. 3. – Казан: Татар. кит. нәшр. 304б.  

[2] К ә р и м  Ф.  Нәни батырлар. Казан, 1947. 7б.

[3]    11  К ә р и м Ф, Нәни батырлар, 11 б.

[4]12 Шунда ук, 18 б.



Предварительный просмотр:

Г. ИСХАКЫЙ  ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ.

Габделхаков Илнур Айрат улы

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” ГБМБУ

Фәнни җитәкче: Гарданова Хәлимә Вәзир кызы.

Милләтемнең күңел җәүһәрләрен

Тутык алмас, ут, су, җил алмас.

Җир йөзендә таулар югалса да,

Татар үлмәс, татар югалмас

Ф.Шәех.

Милләт язмышы, туган телебез язмышы - әдәбиятта күптән чагылыш тапкан  тема. Татар әдәбиятында милли проблемалар  белән  сугарылган  әсәрләр  күп.  Туган телебез — татар теле мәсьәләсе — хәзерге вакытта иң актуаль, иң җитди сәяси-иҗтимагый проблема булып тора.  Без беләбез, тел булмаса — хәтер юк, хәтер булмаса — тарих юк, тарих булмаса — халык юк.

Теләсә нинди милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр, чөнки аларның каһарманлыгы, таланты, җәмгыять өчен кылган хезмәтләре бер милләт эчендә генә кала алмый, ә бәлки бөтенкешелек күләмендә әһәмиятле була.

Татар халкы үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмадылар. Аларның берсе - талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмгыять эшлеклесе - Гаяз Исхакый.

Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән.

Гаяз  Исхакый үзенең иҗатында татар милләтенең язмышы өчен  борчылып  кына калмыйча,  ничек милләт буларак сакланып калырга икәнлеген дә күрсәтә. Чөнки милли үзаңы югары булган кеше генә шәхес булып формалаша ала.

Ул халкыбызны “өсте-башы бөтен, ашы-суы иркен, йөзе-күзе күркәм, көе- җыры көчле, сүзе-сазы татлы, кыйланышы килешле, җайлы, йөреше-барышы тугры итеп” күрергә теләде. Мондый изге эшкә гомереңне багышлау өчен туган халкыңның үткәндәге фаҗигаләрен яхшы белергә, аның бүгенге хәле өчен йөрәгең сызланырга, шушы хәлдән чыгуның иң дөрес, иң туры юлларын табарга кирәк иде. Гаяз Исхакый шушы эшкә юл күрсәтүче күренекле сәяси эшлекле, оста оештыручы, зур әдип булды.

Мин Гаяз Исхакый иҗатыннан “Кәҗүл читек”, “Сөннәтче бабай”, “Җан Баевич” дигән әсәрләре белән таныштым. Бөек фикер иясе, милли юлбашчы үзенең әсәрләрендә татар халкының үткәндәге яшәү рәвешенә күзәтү ясый, киләчәге турында уйланып, аның аерым милләт сыйфатында сакланып калу чараларын эзли.

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне сурәтли. Ул алдан күреп, традицияләрнең дәвам иттерелергә тиешлеген әйтә. Әдип безнең  күңелебезгә шуларны сеңдереп калдырырга тели. Милли гореф-гадәтләр, йолалар, тел милләтнең сыйфатлары буларак уелып кала һәм алар сакланганда гына милләт яши дигән фикерне бирә.

Г.Исхакый моңарчы татар әдәбиятында чагылыш тапмаган сөннәтчелек темасына игътибар итә. “Сөннәтче бабай” хикәясе исә – чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Ул татар авылының үзенә генә хас гореф-гадәтләрен, хис һәм тойгыларын, яшәү рәвешен белеп язган. Сөннәтче бабай – татар авылы өчен генә характерлы образ.

Сөннәтче бабайның җаныннан артык күргән пәкесе – аның шәҗәрәсе. Автор шуңа зур мәгънә биргән. Пәке белән бәрәңге әрчү – буыннан-буынга күчеп килгән изге эшнең төбе-тамыры белән юкка чыгуы булып тора. Әсәрнең ахырында миләш агачының авып төшүе – милләтнең тамырларына балта чабуга тиң. Чөнки бабайның карчыгы исән вакытта, милләтнең бизәге миләш агачы шау чәчәктә утыра, җимешләре сыгылып төшкән. Димәк, телебезнең, милләтебезнең, динебезнең киләчәге хатын – кызлардан да тора.

Г. Исхакый үз татарлыгын саклап калу, милләтең белән горурлану, аны ярату проблемаларын күтәрә. «Җан Баевич» комедиясендә Гаяз Исхакый үз милләтеңне хөрмәт итмәүне, сакламауны сурәтли.

Әсәрнең төп герое - Шакирҗан, авылдан килгән сәүдәгәр. Комедиядә Шакирҗан культуралы кеше булырга тели. Уйлый торгач, ул урыс милләтенә күчмәкче була, чөнки урысларны иң акыллы, интеллигентлы, культуралы халык дип уйлый һәм үзенә Җан Баевич дип исем бирә.

Җан Баевич, урыс милләтенә күчәсе килү гамәле белән, үзен генә түгел, татар милләтен, туган телен рәнҗетә, мыскыл итә.

Минем фикеремчә, син татар булып тугансың икән, татар булып үскәнсең икән, урыска беркайчан да әйләнмисең. Урыс булырга тырышу – ахмаклык. Бу фикерне Г. Исхакый Җан Баевич белән булган вакыйгалар ярдәмендә күрсәтә.

Бу әсәр бүгенге көндә дә актуаль. Бу әсәрдә сурәтләнгәннәр безнең кайбер замандашларыбыз өчен дә сабак алырлык.

Гомумән, Гаяз Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга, үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләребезне сакларга чакыра.

Г. Исхакыйның әсәрендә күтәрелгән мәсьәлә   безнең күңелләргә үтеп керә:   уйландыра, сабак бирә, тормыш юлын дөрес сайларга ярдәм итә. Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдырып, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итик.

Милләтпәрвәр аксакалларыбыз, аларның дәвамчылары, ягъни без булганда, бездә гаиләдә үк нигез салынган милли тәрбия, милли үзаң булса, дәүләтебез яшәячәк әле. Дәүләтебез-мөстәкыйль, телебез-татар, киләчәгебез матур һәм якты булыр. Бары тик бергә булыйк, иңне-иңгә куеп яшик!

Әдәбият:

  1. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф. Ф. Исламов, Ә. М. Закирҗанов.- Казан: Мәгариф, 2009.
  2. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2011
  3. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ З. Н.Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2011
  4. Татар әдәбияты. Теория. Тарих.



Предварительный просмотр:

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады

Фәрхетдинова Гөлназ

Алабуга шәһәре 9 нчы урта

мәктәбенең 6 б сыйныфы укучысы

Укытучы: Гарданова Х.В.

Илгә хезмәт итәрмен .

Туган илем бик ямьле,

Эчәр суы бик тәмле.

Бик бай урман-кырларга,

Диңгезләргә, суларга.

Шундый матур, бай илдә

Бик бәхетле үсәм мин.

Укып белгәч, зур үскәч,

Илгә хезмәт итәрмен.

                             (Гыйльми Таһирова)

Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, ятим балалар килеп баса.

Бер мең тугыз йөз кырык беренче елның егерме икенче июнендә илебезгә фашист Германиясе һөҗүм итә. Фашистлар, сугыш игълан итмичә, илгә басып керәләр. Япь-яшь егетләр илне саклар өчен фронтка китәләр, тылда калган яшь кызлар егетләргә җылы киемнәр бәйлиләр. Безнең шагыйрьләр дә читтә калмыйлар. Алар шигырьләре белән сугышта катнашкан кешеләрнең күңелләрен күтәрәләр, утлы каләмнәрен фашистларга каршы җибәрәләр. Ул герой-шагыйрьләрнең шигырьләрен хәзерге заманда да  тыныч күңел белән укып булмый.

Канлы сугыш дүрт ел бара. Бер мең тугыз йөз кырык бишенче елда безнең батыр сугышчыларыбыз җиңү яулый.

Хәзерге вакытта илебез тынычлыгы өчен аяусыз көрәшкән ветераннарыбыз безнең илдә бик аз калды. Шуңа күрә алар безне саклаган кебек, без дә аларны саклыйк, аларның кадерен белик!

Бүгенге көндә дә фашизм баш калкыта. Шуңа мисал – Украина. Украинада тыныч халык фашизм калдыклары белән көрәшә. Андый гаделсезлекләр башка кабатланмасын. Һәм сугышны булдырмау бездән тора.  Илебезнең киләчәге имин, аяз булсын, сабыйларның чиста күк астында  бары шат авазлары гына ишетелсен, барчабызны кайгы-хәсрәт урап узсын өчен тырышыйк без – киләчәкне төзүчеләр!


Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады

Фәрдиев Инсаф

Алабуга шәһәре 9 нчы урта

мәктәбенең 6 б сыйныфы укучысы

Укытучы: Гарданова Х.В.

1941-1945 еллар – сугыш еллары. Бу еллар – безнең әби-бабарыбыз өчен бик авыр чорлар. Алар үзләренең туган иле, гаиләләре, безнең якты киләчәгебез өчен аяусыз көрәшкәннәр, сугыш кырларында ятып калганнар, балалар, карт-корылар ачлыктан, суыктан үлгәннәр. Нинди кадерле корбаннар исәбенә Бөек Җиңүне яулаганнар.

Шул вакыйгалардан соң 69 ел үтте. Алтмыш тугыз ел инде аяз күкләребездә тынычлык күгәрченнәре оча. Шуңа күрә сугыш кырларында башларын салган бабаларыбызны, сугыш беткәннән соң да бомбалар белән җимерелеп беткән илгә әйләнеп кайткан сугыш ветераннарын һәм сугыш елларында, сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызыр өчен үз-үзләрен белешмичә эшләгән тыл ветераннарын хөрмәтләргә, мактарга, аларга чиксез рәхмәтләребезне белдереп торырга тиеш без, хәзерге көн балалары. Мин барлык балалар исеменнән аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек һәм бәхет телим.  Аларны беркем дә онытмый, аларны һәркем кадерли, хөрмәтли.


Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады

Габделхаков Илнур

Алабуга шәһәре 9 нчы урта

мәктәбенең 6 б сыйныфы укучысы

Укытучы: Гарданова Х.В.

Бабайлар көрәшеп безгә

Тынычлык яулап алган.

Ә күпләре кайта алмыйча

Сугыш кырларында калган.

Җиңү көне. Бәйрәм көн иде. Урамнан кәефле төркемнәр уза. Сабантуйдан кайткандай агыла алар. Моңлы итеп җырлаучылар да бар. Ерактан ук гармун тавышы ишеттек. Әтием, әнием һәм мин гармунчыны көтеп алдык, сиздермичә генә ияреп киттек. Гармунчы ялгызы килә. Иптәш-яшьтәшләреннән берүзе калды микән... Гүя җыр өзелмәсен өчен исән кайткан ул – һәлак булганнарның моңын бүген яңгыратыр өчен! Бүген безнең буын аңларга теләмәгән моңны безнең буынга җиткерер өчен кайткандыр ул...

1941 нче ел, 22 нче июнь – илебез чикләренә кара тәреле дәһшәтле танклар үрмәли, самолётлар бомбалар яудыра башлый, сугыш ялкыны дөрли. Йөз миллионнарча кеше эш коралларыннан аерылып, кулларына сугыш кораллары ала. Шул миллионнарга кушылып әтиемнең бабасы да сугышка китә. Шул киткәннән кире әйләнеп кайтмый. Ә сугыш беткәндә Габделфәрит бабама җиде яшь тулып киткән генә була. Бабаем үз әтисен хәтерләми дә, чөнки әтисе Габделхак сугышка киткәндә аңа нибары өч яшь була. Ире сугыштан кайтмаган Минниса әбием биш бала белән ялгыз кала. Шуңа күрә дә Габделхак бабаема бик иртә эшләргә туры килә. Үзе кечкенә генә булса да, әнисе белән үзләренең сыерларын җигеп колхоз җирләрен тырмалаганнарын әле дә хәтерли бабаем.

Сугыш вакытында әтигә, ипигә мохтаҗ елларда аларны өмет яшәткән, көн биргән. Сугыш ул чорда туган баларның язмышына хуҗа булган.

Бабаема хәзер 75 яшь. Шул дәһшәтле көннәрне үтеп, бабаем бик күп төрле һөнәрләр үзләштерә: балта остасы була, 43 ел комбайнда эшләп лаеклы ялга чыга.

Сугыш чоры баларының исән калган әтиләре кайтканда, йөрәкләре сыкрагандыр, күзләренә яшь килгәндер, башкаларның әтиләрен күреп авыр сулагандыр. Башкалар минем әти дип сөйләгәндә, аларның әти дип әйтер көннәрен сугыш мәңгелеккә алып калган. Алар гомер буе кимсенеп, әти диеп әйтергә тилмереп яшәгәннәр.

Юк, менә шулай булгач, беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. 69 ел вакыт үтсә дә, сугыш ветераннары, тыл ветераннары, ялгыз аналар, сугыш чоры балалары кичергән тирән хәсрәт, яралар бервакытта да онытылмый. Булмасын иде сугышлар бүген дә, иртәгә дә, аннан соң да.

Табигатьнең күпме куәте бар,

Шул кадәрле җылы назы бар.

Сугыш булмый, михнәт күрми генә

Яшәсеннәр иде сабыйлар!


Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады

Галләмова Диана

Алабуга шәһәре 9 нчы урта

мәктәбенең 6 б сыйныфы укучысы

Укытучы: Гарданова Х.В.

Исән калганнарның кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга алтмыш тугыз ел узган... Ә ул сугыш чорына эләккән безнең әби-бабаларыбыз өчен бу вакыйга кичәге кебек хәтерендә, чөнки бар халык өчен бу бик зур фаҗига. Сугыш күп корбаннар, кайгы-хәсрәт китерде.

Чыннан да, сугыш – бик куркыныч сүз. 1941 нче елның 22 нче июне, табигатьнең сөенеп уянып килгән вакыты. Бер секунд эчендә бу матурлыкны бомбалар шартлавы юкка чыгара. Безнең әби-бабаларыбыз сугышка китә. Бик күп кеше һәлак була. Болар арасында ятып калганнар да, ачлыктан үлгәннәр дә, Германиягә һәм концлагерьларга җибәрелгәннәре дә бар.

Менә минем Сәгыйть бабаема да әтисен күрергә язмаган. Ул 1941 нче елның августында туган, ә менә әтисенә ул елны сугышка китәргә кирәк булган. Шулай итеп,  бабай ятим калган. Бабаемның әтисе Шәйхелислам бабай сугыш кырларында һәлак булган. Бабаемның әнисе Мәскүрә әби ике бала белән калган, тормышның ачысын да, төчесен дә күргән. Ул вакытта хатын-кызларны, балаларны җыеп окоп, чокыр казырга, урман кисәргә җибәргәннәр. Өйләре суык булган, ягарга утыннары булмаган. Шуңа да карамастан солдатларга оекбашлар бәйләргә дә җитешкәннәр.

Әбиемнең әтисе дә сугышның беренче көннәрендә сугышка киткән. Ул туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Аның бик күп санлы медальләрен минем дә күргәнем бар. Әбинең әнисе, бабайның әнисе кебек тылда кала, берүзе алты бала үстерә.

Бүгенге көндә әби-бабаларыбыз, кызганычка каршы, берсе дә исән түгел. Мин авылга кайткач, аларның каберләренә барып кайтам.

Тар каберегез киң, авыр туфрагыгыз җиңел, безнең өчен күңелегез тыныч булсын, әби-бабаларым!

Еллар үткән саен сугыш ветераннарының саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы.

Безнең мәктәптә бик әйбәт гадәт бар: без ветераннарга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәбез. Аларны үзебезгә чакырып, концертлар куябыз, очрашулар оештырабыз. Менә әле кичә генә без ветеран Мөршидә апа янына бардык. Ул инде чәйләр куеп, безне көтеп тора иде. Чәйләр эчеп, ярдәм итәргә тотындык: кибеткә бардык, тәрәзәләр, идәннәр юдык, тузан сөрттек.

Шулай итеп, без дә, булдыра алганча, ветераннарга үз бурычыбызны бирүдә өлеш кертәбез.

Рәхмәт сезгә, ветераннар! Һәр көнебез тыныч, күкләребез аяз булсын. Беркем онытылмас, берни онытылмас, Алла боерса!


Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады

Хәбибиуллин Илнур

Алабуга шәһәре 9 нчы урта

мәктәбенең 6 б сыйныфы укучысы

Укытучы: Гарданова Х.В.

Сугыш!!! Бу сүз һәркемдә курку хисләре уята. Чөнки сугыш кайгы алып килә. Менә Бөек ватан сугышы беткәнгә дә 69 ел, шуңа да карамастан, ул китергән яралар һаман да сызлый.

Гитлер Германиясе илебезгә, сугыш игълан итмичә, басып керә. Халкыбыз, бердәм булып, Ватанын сакларга дошманга каршы күтәрелә. Яше-карты үзе теләп, сугышка китә. Яу кырларында илебезне сугышчылар якласа, тылда хатын-кызлар, балалар, картлар фронт өчен корал җитештерәләр, кырларда икмәк үстерәләр, завод-фабрикаларда эшлиләр.

Бөек Ватан сугышы дүрт ел дәвам итә. Бик күп кан коела. Аналар балаларын югалталар, бик күп балалар әтисез, хатыннар ирсез калалар. Бик күп кеше яралана, ә күпме кеше һәлак була, күпмесе сугыш кырларында хәбәрсез югала.

Минем бабам да Ватан өчен сугышта катнашкан. Мин аның белән чиксез горурланам.

Менә Җиңү көне җитә. Җиңү безгә бик күп корбаннар исәбенә бирелде.

Җиңү көнендә без ветераннарны бәйрәм белән  котлыйбыз. Һәлак булган солдатларны искә алабыз һәм һәйкәлләренә чәчәкләр куябыз.

Аларны хөрмәтләү Җиңү көнендә генә түгел, ә һәркөн, һәрдаим булып торсын иде. Чөнки беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.


Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады

Хөсәенова Гөлназ

Алабуга шәһәре 9 нчы урта

мәктәбенең 6 б сыйныфы укучысы

Укытучы: Гарданова Х.В.

“Ялгышырга хакыбыз юк” – бу сүзләр егерменче гасырның кырыгынчы елларында яшәгән һәрбер кешегә кагылган. Солдатлар беренче яуда ук дошманнарны юк итәргә тиеш булганнар.

Иртәгә тугызынчы май, Җиңү бәйрәме. Дүрт ел дәвам иткән сугышта без җиңеп чыкканбыз. Бу җиңү безгә җиңел бирелмәгән. Күпме кеше сугышта үлеп калган, күпмесе гарип, күпме бала ятим калган. Сугышта бик авыр булган, ләкин тылда да бер дә җиңел булмаган. Ирләр барысы сугышта булган, ә бөтен эшне хатын-кызлар белән балалар эшләгәннәр. Минем бабам да мәктәпне ташлап тугыз яшьтән колхозда эшләгән. Ашарга ризык, кияргә киемнәре булмаган вакытта авырлыклар алдында куркып калмаган.

Иртәгә бәйрәм. Әйдәгез, барыгыз да, сугыштагы аяусыз сугышчыларны, тылдагы батырларны олылап искә алыйк! Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел.