Бөтенрәсәй "туган тел" мастер-класс бәйгесе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Шәхси гариза | 14.26 КБ |
шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалык | 607.4 КБ |
Педагогик эшчәнлегемә бәяләмә | 259.6 КБ |
Конкурста катнашу өчен тәкъдим итү | 275.68 КБ |
"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе | 17.12 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Мәгариф һәм фән
министрлыгының
милли мәгариф һәм регионара
хезмәттәшлек бүлегенә
Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсе Сезгә ана теле һәм әдәбияты
укытучыларының "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә гариза, бәйгедә
катнашучы укытучыга бәяләмә җибәрә
Район (шәһәр), регион | Белем бирү оешмасының юридик исеме, адресы, телефоны | Укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, телефоны | Укытучы турында мәгълүмат (вазифасы, квалификацион категориясе, гомуми эш стажы, соңгы эш урынындагы стажы) | Мәктәп сайтына (шәхси сайтка) урнаштырылган материалларга сылтама |
Алабуга шәһәре | Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе 423602, ТР, Алабуга шәһәре, Пролетар урамы, 48 нче йорт, телефон: +7(855)-573-11-11; +7(855)-573-11-18 | Гарданова Хәлимә Вәзир кызы, телефон: 8 917 912 1937 | Югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, гомуми эш стажы: 25 ел, соңгы эш урыныдагы стажы: 16 ел. | Төп сайт: http://nsportal.ru/halima-gardanova-0 https://infourok.ru/user/gardanova-halima-vazirovna |
“Алабуга муниципаль районы
мәгариф идарәсе”
муниципаль учреждениесе башлыгы Р.И.Зарипов
Балобанова А.А
8855577525
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Минем педагогик осталыгым
(эссе)
Гарданова Хәлимә Вәзир кызы
Татарстан Республикасы
Алабуга муниципаль районы
“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
9нчы урта гомуми белем мәктәбе” нең
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
“Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас
вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.
Ризаэддин Фәхреддин
Салкын кыш иртәсе. Аяк астында шыгыр-шыгыр кар шыгырдаганы ишетелә. Бөтен җир ап-ак. Ак кар! Яңа гына мәктәп бусагасына аяк баскан бала күңеле дә нәкъ шулай ап-ак! Мин кулларыма китап-дәфтәрләр тутырылган сумкамны тотып эшкә ашыгам. Үзем соңга калмыйм дип уйлыйм, ә үзем cәгать укларын артка күчереп, кечкенә чагымны искә төшерәм. Әйтерсең лә, эшкә түгел, укырга китеп барам.
Истә, барысы да истә… Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә — менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә — ап-ак хыяллар.
Озакламый күңелле мәктәп елларын артта калдырып, һөнәр алу теләге мине Яр Чаллы каласына алып килде. Яшерен-батырын түгел, укытучы һөнәрен үзләштерергә мин үз теләгем белән килмәдем. Шулай да була икән шул! Яр Чаллы Дәүләт педагогия институтына укырга кергәндә, ни өчен укытучы һөнәрен сайланганымны аңламаганмындыр. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр.
Шау-шулы студент еллары бер мизгел кебек үтеп тә китте. Ваемсыз елларны артта калдырып, язмыш мине Алабуга шәһәре белән бәйләде. Үземнең хезмәт юлымны 1991 нче елда чал тарихлы Алабуганың 12 нче мәхәлләсендә урнашкан 1нче татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак башладым. Гимназия бусагасын беренче кат атлап кергәндә, чит кеше балаларының шушы ап-ак кардай күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...
Ничә мәртәбәләр барысын да ташлыйм микән әллә дигән уйлар килгәне д булды. Дөресе шулай. Ул бетмәс-төкәнмәс дәфтәрләр, озын-озак утырышлар, берсе артыннан берсе килгән тикшерүчеләр, тиктормас, тыңлаусыз малайлар, таләпчән әти-әниләр, инде килеп игътибарга сусаган үз балаларым!
Укучыларга булган мәхәббәт үз баларыңнан башланадыр ул, мөгаен. Үз балаларыма, йөрәгемнән өзелеп төшкәннәремә, биргән чиксез мәхәббәтне башка аналарның да җан җимеше булган балаларына да бирергә кирәклеген аңладым.
Сыйныф ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, укытучы һөнәренә мәхәббәт!
Сөекле кызларым, кыңгырау телле кечкенә укучыларым белән бергә мин дә үстем. Башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен татар теле һәм әдәбияты укытучысына үзгәрттем. Менә 16 ел инде татар теле һәм әдәбияты укытучысымын. Хәзер аңлыйм: бу – минем тормыш юлым, бу – минем язмышым. Мин укучыларыма халкымның чишмәләредәй саф, иртәнге таң җиледәй җылы, Идел, Чулман, Агыйдел елгаларыдай тирән булган татар телен өйрәтү теләген тормышка ашырам. Телем аша Татарстанымның чал тарихы, мәшһүр сәнгате, киң күңелле халкымның бай иҗаты белән таныштыру укытучы эшчәнлегемнең бер максаты булса, матур һәм ирекле Ватаным белән горурлану тойгысы, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү икенче максатым булыр. Бурычым – телебезне, бөтен гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм баету, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, һәм, иң мөһиме, һәрьяктан тулы үсеш алган, әхлаклы шәхес тәрбияләү дип әйтер идем мин. Ә бу максатларга һәм бурычларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм, җавапны да көн саен эзлим. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә.
“Укымаган, бигрәк тә аз укыган укытучы – начар укытучы”, - дип раслаган Максим Горький. Шуңа күрә мин үз-үземне камилләштерү өстендә эшлим, башкалар белән тәҗрибәмне уртаклашам, заманча укыту технологияләрен куллануны хуплыйм.
Нинди ул 21 нче гасыр укытучысы? Замана укытучысы яңа педагогик технологияләрне кулланырга әзер булырга тиеш. 21 нче гасыр укытучысыннан һәрвакыт эзләнү, педагогик осталыкны һәм иҗади эшчәнлекне үстерү өстендә эшләү таләп ителә. Шуңа күрә мин үз эшчәнлегемдә төрле алымнар, яңа технологияләр –А.Яхин методикасын, Ә. Рәхимовның “Үстерелешле укыту технологиясе”н, рустелле балаларга татар телен өйрәтү максатында Р.З. Хәйдәрованың коммуникатив технологиясен кулланам.
Тырышлык нәтиҗәсез калмый, билгеле. Шәһәр һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулап килгән укучыларым районда уздырылган төрле бәйгеләрдә дә актив катнашалар. Күп кенә укучыларымның фәнни-гамәли конференцияләрдә, шигырь бәйгеләрендә катнашып, Мактау грамоталары белән бүләкләнүләре дә йокысыз төннәрем нәтиҗәсе!
Педагогик эшчәнлекнең уңышлы булуында этик принципларны да үтәү зур роль уйный. Тик этик мөнәсәбәт кенә укытучының укучы белән психологик яктан үзара ярашуының барлыкка килүенә ярдәм итә. Шуның өчен чын укытучының гадел, таләпчән булуы, укучыларын хөрмәт итүче һәм кадерләүче булуы мөһим. Замана укытучысының эчкерсез, яхшы булуы кирәк. Ә яхшы укытучы үзенең хаталарын таный белә! Укытучының йөрәгендә һәрвакыт мәхәббәт яшәргә тиеш! Укыткан балаларына карата мәхәббәт, тормышка карата мәхәббәт, һөнәренә карата мәхәббәт, укыткан фәненә карата мәхәббәт.
Мәктәптә эшләвемә 25 ел. Ике дистәдән артык педагогик стажы булган укытучы буларак, мин сайлаган һөнәремнән уңдым дип әйтә алам. Мин эшем һәм шәхси тормышымның чикләрен билгели алмыйм, укытучы булып эшләмим, ә укытучы булып яшим. Һәм моның өчен бер дә үкенмим. Кире кайтып, тормышымны яңадан башларга туры килсә, мин бу эшемә тугъры калыр идем. Тышта ап-ак кар ява да ява. Шул ак карга карап, мәктәпкә юл алган нарасыйларны күзәтәм. Ак кәгазьдәй ак күңелегезгә мәрхәмәт, шәфкать орлыклары сибелсен! Ак карга Сез язган язуларны әшәке куллар пычратмасын! Ак күңелле, пакъ күңелле кешеләр юлдаш булсын сезгә! Ә мин Сезнең янәшәгездә булырмын, тормышның матурлыгын күрергә, аны яратырга өйрәтермен. Ярата белгән йөрәк кенә бәхетле була.
Мин бик бәхетле, чиксез бәхетле! Укучыларымны, тормышны, кешеләрне, үзем сайлаган һөнәрне һәм шушы аклыкны яратам!!!