Педагогик осталык белән уртаклашу

Хөрмәтле коллегалар! Семинарларда, утырышларда ясалган чыгышларым белән уртаклашам!

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМИЯЛЕ ӨСТӘМӘ БЕЛЕМ  БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ ИНСТИТУТЫ

ТАТАР  ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУ МЕТОДИКАСЫ КАФЕДРАСЫ

ПРОЕКТ ЭШЕ

“АЛАБУГА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ  РИВАЯТЬЛӘРДӘ ҺӘМ ЛЕГЕНДАЛАРДА”

                                             Эшне башкардылар:

                                                               Гарданова Хәлимә Вәзир кызы

                                                            Алабуга муниципаль районы

                                                 9 нчы урта мәктәбенең

                                                       I категорияле укытучысы,

                                                                  Җиһаншина Миләүшә Ирек кызы

                                                          Алабуга муниципаль районы

                                                                         9 нчы урта мәктәбенең

                                                        I категорияле укытучысы,

                         Җитәкче:

   Низамутдинова Гөлүсә Малик кызы

Алабуга, 2010 ел.

        Проектның темасы. Алабуга шәһәре тарихы риваятьләрдә һәм легендаларда.

       Проектның идеясе. Татар халкы үз тарихында аеруча катлаулы юл үткән. Шул юл тарихы ниндидер рәвештә ташка яки кәгазьгә язып барылган. Ул язулар безнең көннәргә килеп җитеп фольклор әсәрләренә әверелгән. Без яшәгән шәһәрнең дә үз тарихы, анда яшәгән халыкның үз иҗаты бар. Татар халык иҗатының төрле жанрларына таянып укучыларны Алабуга шәһәренең меңьеллык тарихы белән таныштырырга тырыштык.

    Проектның максаты. Казан яшьтәше - Алабуга шәһәренең тарихы белән танышу, мәгълүмат бирү һәм шул турыда фикер алышу.

    Проектның бурычлары. Шәһәр тарихын төрле чорларга бүлеп өйрәнү, халкыбыз тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, горурлык хисе тәрбияләү. Алабуга - борынгы һәм тарихи шәһәр, аның данлыклы кешеләре турында сөйләшү. Алабуга шәһәре турында презентация карау.


Эчтәлек.

  1. Кереш. Риваятьләр һәм легендалар турында кыскача белешмә.
  2. Төп өлеш.
  1. Алабуга шәһәре барлыкка килү.
  2. Шәһәр нигә Алабуга дип аталган?
  3. Авыллар ниләр хәтерли?
  4. Алабуга шәһәрендә яшәгән бөек шәхесләр.
  5. Алабуга халкының тормышы.
  6. Алабуга урамнары ни сөйли?
  1. Йомгак.
  2. Кулланылган әдәбият исемлеге.

   

   

Кереш.

Риваятьләр һәм легендалар турында кыскача белешмә.

   Мең ярым еллык язма әдәбияты булган халыклар дөньяда бик сирәк. Ә безнең төрки бабаларыбыз яңа эрага кадәр үк язма истәлекләр калдырганнар. Кызганыч, тарихның афәтле җилләре рухи ядькәрләрнең күбесен юкка чыгарган. Әмма сакланып калган кадәресе дә халкыбызның бай әдәби мираска ия икәнлеген раслап тора.

        Дастан һәм әкиятләрдән, легенда һәм риваятьләрдән, күренекле язучыларыбызның әсәрләреннән башка бүгенге әдәбиятыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки фольклор һәм әдәбият – кешелекнең аерылгысыз юлдашы, рухи ельязмасы, җәмгыять тарихының зарури өлеше.  

    Татар халык авыз иҗаты әсәрләре төрле жанрларга бүленеп йөртелә. Алар арасында, мәкаль, әйтем, табышмак, җыр, әкият, бәет, дастаннар белән бергә, риваятьләр, легендалар да аерым урын алып тора. Ерак заманнардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән фольклор жанрлары арасында иҗтимагый әһәмияте ягыннан алдынгы урынны риваятьләр һәм легендалар алып тора.

     Риваять – борынгыларда буыннан – буынга сөйләнеп ( күчеп) килгән хикәя, тарих. Ул тарихта булган һәм халык күңелендә яхшы сакланган вакыйгалар, үткән заманнарда яшәгән һәм тормышта билгеле бер эз калдырган тарихи шәхесләр, борынгы яисә хәзерге шәһәрләр, авыллар, таулар, күлләр, елгалар, истәлекле урыннар, аларның килеп чыгышы турында сөйли. Риваять үткән заманнар турында башка – соңгырак чорларда яшәгән кешеләрдән “сөйләтә”. Риваять ниндидер тарихи вакыйгаларның башлану, оешу, булу вакытын, шартларын, сәбәбен күрсәтә.

      Халык прозасының бу төр әсәрләре ике төркемгә: тарихи һәм топонимик риваятьләргә бүленә.

     Тарихи риваятьләр үзләренең тамырлары белән кешелек тарихының бик борынгы чорларына барып тоташалар һәм генетик яктан турыдан-туры ыру-кабилә хикәятләре белән бәйләнгәннәр. Ыру-кабилә хикәятләре кебек үк, алар халык аңында тарихның мөһим вакыйгалары, күренекле шәхесләр турында мәгълүматларны беркетеп калу функциясен үтиләр һәм булган хәл дип кабул ителәләр. Әмма тарихка караш һәм сурәтләү формалары белән алар бер-берсеннән шактый аерылалар. Әгәр хикәятләр мифка һәм борынгы фикерләүгә корылган булса, риваятьләрне тарихи фактлар кызыксындыра. Тарихи риваятьләр халык язмышында, тарихында күренекле роль тоткан вакыйгаларга һәм шәхесләргә багышланган.

     Татар тарихы риваятьләренең тематикасы бай. Алар халык үткән озын һәм катлаулы юлның мөһим этапларын яктырталар. Болгар чоры, Алтын Урда чоры, Казан ханлыгы чоры риваятьләре тирән фаҗига, моң, трагик пафос белән сугарылган.  Болгар чорына караган риваятьләр болгар халкының килеп чыгышына, борынгы бабаларыбызның чит ил басып алучыларына каршы батырларча көрәшенә багышланганнар.

    Казан шәһәрен салу һәм Казан белән бәйле риваятьләр циклына кергән  әсәрләрдә елан көрәш мотивы шактый кызыклы. Шул ук циклдагы  риваятьләрдә очрый торган тагын бер мотив – корылма нигезенә корбан чалу.

      Тарихи риваятьләр арасында татар крестьяннарының социаль һәм милли-колониаль изүгә каршы көрәшен чагылдырган әсәрләр зур урын алып тора.

      Татар риваятьләренең күп өлешен авылларның килеп чыгышына багышланган риваятьләр алып тора. Бу төр риваятьләр теге яки бу авылның кайдан, кайчан, нинди сәбәпләр аркасында күчеп килүе турында сөйли.

       Топонимик риваятьләр кыска, гади хикәяләрдән гыйбәрәт. Халык аларда авыл, урман, кыр, тау, елга, чишмә һ.б. географик объект исемнәренең килеп чыгышын аңлатырга омтыла.

      Көнкүреш риваятьләрендә гаилә тормышындагы вакыйгалар, егет белән кыз арасындагы мәхәббәт тарихлары, аерым кешеләрнең фаҗигале язмышлары тасвирлана.

       Легенда – тарихи вакыйгалар яки аерым шәхесләр турында борынгыдан калган шигъри риваять яисә фантастик хикәя. Ул риваятьләрдән аермалы буларак, эчтәлеге белән фантастик, могъҗизалы, ул үткән, хәзерге, киләчәк заман турында сөйли.

     Легендаларның эчтәлекләреннән күренгәнчә, аларның кайберләре ислам дине тәгълиматы һәм дини китаплар аша таралган. Ләкин легендалар кешелек тарихының бик борынгы чорларында ук барлыкка килгән, ә ислам дине – чагыштырмача яңа тәгълимат. Шуңа күрә легендаларда халкыбызның борынгы ышанулары дини мотив белән үрелеп, алар белән тыгыз бәйләнештә бирелә.

    Легендаларның тематикасы бай һәм эчтәлеге төрле. Аларның күбесе күк җисемнәре, үсемлекләр, хайваннар турында. Моннан тыш кешеләрне, көнкүреш вакыйгаларын тасвирлый, хәзинәләр, тарихи шәхесләр турында сөйли торган легендалар да байтак. Тарихи шәхесләр турында легендалар шул ук төрдәге риваятьләрдән эчтәлекләренең үтә фонтастик, гадәттән тыш вакыйгаларга корылган булуы белән аерыла.

      Проект эшебез  рус мәктәбендә укучы татар балаларына багышлана.

Эшебезнең темасын сайлаганда без туган шәһәрнең тарихын, анда яшәгән халыкның элекке һәм хәзерге тормышлары белән таныштыру максатын күз алдында тоттык. Шуңа күрә ул “Алабуга шәһәре тарихы риваятьләрдә һәм легендаларда” дип атала.

 Проектның тикшерү объекты: борынгы шәһәрнең тарихына караган әсәрләр, шәһәрнең тарихи урыннары, истәлекләре.

Проектның фәнни яктан әһәмияте: дәреслекләргә кертелмәгән әсәрләрне, туган якның үткәнен, хәзерген өйрәнү зарур дип саныйбыз. Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: укытучыларга, тәрбиячеләргә, балалар әдәбиятын яратучыларга, әти-әниләргә  тәрбия   бирүдә куллану өчен материал була алуында.

Проект керештән,  төп өлештән, йомгаклаудан, кулланылган әдәбият исемлегеннән  тора.

    Проект эшебезнең фәнни-методологик нигезе итеп Гөлзада Әхтәмованың “Алабугам минем” китабы, Гөлзада Руденконың “Алабуга тарихы”татар халык риваятьләре һәм легендалары җыентыгы алынды.  

Төп өлеш.

Алабуга шәһәре барлыкка килү.

      Чиксез калын нарат урманнары, гүзәл җырлы чишмәләре, балыкка бай күлләре, әкрен генә аккан елгалары һәм зур чал Чулманы белән Алабуга элек-электән күпләрне үзенә җәлеп иткән. Татар илендә Алабуга бик борынгы шәһәрләрдән санала. Ул IX-X гасырларда Болгар дәүләтенең төньяк ныгытмаларындагы шәһәр буларак барлыкка килгән. Аның барлыкка килүе турында риваять тә бар.

       Моннан 1000 еллар чамасы элек болгар җирендә Ибраһим атлы бер кеше яшәгән. Ул Идел Болгары дип аталган бик зур һәм искиткеч бай ил белән хакимлек иткән. Илнең башкаласы Биләр дип йөртелгән. Үз биләмәләрен саклау өчен, әмир 985 елда башкаладан читтә, ил чигендә кирмән төзергә боера. Аны төзү өчен бик матур һәм уңайлы урын сайлана. Әнә шулай итеп, Туйма елгасы тамагында, Чулманның биек ярында, Алабуга каласына нигез салына.

      Беренче булып монда атлар һәм корабларга төялеп көбә киемнәрендә, кылыч һәм ук-җәяләр белән коралланган болгар сугышчылары – алыплар килә. Иң элек биредә кирмән төзелә, аның эчендә агачтан мәчет салына. Борынгы болгарлар анда гыйбадәт кыла. Куркыныч туганда, алар, кулларына корал алып, каланы дошманнардан саклый.

      Алабуга үзенең осталары белән дан тоткан. Монда яшәүчеләр балчыктан чүлмәк ясаган, тире иләп өс һәм аяк киемнәре теккән. Шулай ук тимердән эш, сугыш кораллары һәм башка йорт кирәк-яраклары ясаучылары да күп булган. Ә зирәк һәм тапкыр сәүдәгәрләр сату иткән. Алар, җирле кабиләләрдән кыйммәтле тире, бал, балык, моржларның казык тешләре һәм башка әйберләр җыеп, зур шәһәрләрдән алып кайткан төрле ят әйберләр белән алышкан.

      Бу дәвердә Чулман һәм Туйма буйлары юлбасарлардан җәфа чиккән. Алар, кораблар йөзеп килеп, сәүдәгәрләрне һәм шәһәр халкын талау белән шөгыльләнгән. Әмма Алабуганы көтелмәгән “кунаклар”дан һәрвакыт алып-сугышчылар саклап калган. Алар, биредә тәртип урнаштырган, сәүдәгәрләрдән акчалата җыем туплаган.

      Тиздән Алабуга зур һәм бай шәһәргә әверелә. Агач мәчет урынына болгарлар ак таштан мәчет-ныгытма сала. Аның бер манарасы – монгол яуларына кадәрге Болгар дәүләтенең өлешчә исән калган тарихи архитектура истәлекләреннән бердәнбере. Ул 19 гасырда яңадан торгызыла һәм әле дә Алабуга шәһәрлеге калкулыгында тора бирә.

      1993 елда күренекле археолог А. Х. Халиков Алабуга шәһәрлегендә киң казу эшләре үткәргән. Нәтиҗәдә җир астында бер таш бина хәрабәләре ачылган. Бинаның нигезе яхшы сакланган: һәр як стенасының озынлыгы – 21 метр, почмакларында – диаметры 6 метрга җитә торган түгәрәк манаралар. Бүгенге көнгә кадәр сакланган манараның диаметры зуррак – ун метр чамасы. Нәкъ шул манараны “Шайтан каласы” дип йөртәләр дә инде. Күрәсең, ул башкаларына караганда биегрәк тә булгандыр. Бинаның тагын бер кызыклы үзенчәлекләре бар: манаралар өч якта ярым түгәрәк, ә дүртенчесендә – өчпочмаклы. Соңгысы төп-төгәл кыйблага – изге Мәккә ягына карап тора. Бу – борынгы мәчет хәрабәләре. Ул Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгәч тә салынган булган. Аның янындагы тау битендә археологлар моннан 1200 еллар элек кулланылган ук очлары табалар. Димәк, ул бер үк вакытта хәрби ныгытма, ягъни кечкенә крепость вазифаларын да үтәгән. Галимнәр әйтүенчә, “Шайтан каласы” 10 -11 гасырларда төзелгән.

Яр буендагы биек тау башында хәрби ныгытма булган. Табылдыклар күрсәткәнчә, анда күбесенчә сугышчылар яшәгән. Халыкның төп өлеше – һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр – хәзерге шәһәр үзәгендә, Большая Покровская урамы тирәләрендә көн иткәннәр.

     60 метр биеклектәге тау башындагы күп гасырлык шәһәр тарихының шаһитын – таштан салынган бу манараны руслар “Шайтан каласы”  дип атый. Татарлар “Ак мәчет” диләр.   Халык бу урыннар турында төрле легендалар сөйли. Менә шуларның берсе. Бер попның бик чибәр кызы булган, имеш. Аңа Чулман елгасында яшәүче җеннәр патшасы гашыйк булган, ди. Ул, кызны үзенә хатынлыкка сорап, яучылар җибәргән, имеш. Тик попның кызын җенгә бирәсе килмәгән. Ул хәйләгә керешкән: бер төн эчендә тау башына чиркәү салырга кушкан. Аның уйлавынча, җен мондый эшкә алынмаска тиеш булган. Тик ялгышкан: кояш баю белән, судан бихисап күп җен-пәриләр чыгып, тау башында чиркәү сала башлаганнар. Поп үзенең  ялгышканлыгын аңлаган. Җеннәрне куркытырга теләп, кетәклектән әтәч алып килгән. Имеш, әтәч кычкыргач, җен-пәриләр кача.  Поп  аны койрыгыннан тарткалаган, кытыклап та караган, ләкин әтәч барыбер кычкырмаган. Ә җеннәр шул кадәр тырышып эшләгәннәр, хәтта таң атуын да сизмәгәннәр. Кояш чыга башлау белән, әтәч тә кычкырып җибәргән. Җеннәр, куркып, суга таба йөгергәннәр. Алар шул кадәр ашыкканнар, ди, текә ярдан аска ябышып төшкәндә, бармакларының өзелеп калуын да сизмәгәннәр, имеш.

     Болгарлар бик яхшы сугышчылар булган. Аларга күп тапкырлар дошманнарлан сакланырга туры килгән. Болгарлар 13 ел буе үз җирләрен монгол илбасарларыннан батырларча саклаган. Әмма 1236 елда Идел Болгарын  Батый хан гаскәрләре басып ала. Алар Биләр һәм тагын йөзләгән шәһәрне талап яндыра. Шуннан соң болгар җирләре Алтын Урдага кушыла.

     Ни генә булмасын, Алабугага зыян килми. Чулманның икенче ярында урнашкан монголлар елганы кичеп чыгарга кыймаган, күрәсең, чөнки Чулман бик тирән һәм киң, өстәвенә, агымы да  көчле. Гомумән, кодрәтле елга Алабуганы күп тапкырлар дошманнардан саклап калган. Ә шәһәргә дошман якынлаша башласа, биек манарада сакта торган күзәтчеләр, аларны шунда ук күреп алып, алабугалыларны кисәтә һәм халык тиз арада якын тирәдәге урманнарга качып китә торган була.

     Чыннан да, шәһәр бик уңайлы урында урнашкан, шуңа да бу җирләр беркайчан буш тормаган. Халык монда үзен һәрчак имин хис иткән.

     Бу вакыйгалардан соң инде күп гасырлар узган. Алтын Урда таралгач, Идел Болгары урынында аерым ханлыклар барлыкка килгән. Алар үзара гел талашып яшәгәннәр. 1438 елда Урда ханы Олуг Мөхәммәт ханлыкларны бербөтен дәүләткә туплый. Әнә шулай итеп, Казан ханлыгына нигез салына. Яңа хаким тагы да күбрәк җирләрне буйсындырмакчы була, әмма кайбер болгар бәклекләре аңа каршы чыга. Ул вакытта Алабуга бәклеге белән Сөгүн бәк идарә итә. Ул бик кырыс һәм азгын кеше була. Бу Олуг Мөхәммәткә ошамый һәм ул Алабугага үз гаскәрен җибәрә. Сөгүн бәкне кулга алалар һәм Казанга алып китәләр. Аның урынына Алабуга белән гадел һәм бик акыллы Ислам бәк идарә итә башлый.

    Алабугада иң соңгы ханнарның исеме – Сәүгән. Алабуга – Казан ханлыгының вассал кенәзлеге башкаласы була. Үз мәнфәгатьләрен яклап, Алабуга ханы Тәрбирде Чаллысы белән дә 1518, 1525 елларда сугыш алып бара. Мөстәкыйльлек алу максаты беләнме, ясак түләмәс өченме, әллә Казан ханлыгында ханнарны гел алмаштырулары, аларның кайберләрен өнәп бетермәү аркасындамы,  әллә безгә билгеле булмаган башка сәбәпләр беләнме – Алабуга белән Тәрбирде Чаллысы берләшеп, Казанга һөҗүм итәләр. Шул бердәмлек булмау халкыбызның мөстәкыйльлеген югалтуга китерә.


Шәһәр нигә Алабуга дип аталган?

Алабуга шәһәренең исемен һәркем үзенчә аңлата.   Алабуга шәһәренең килеп чыгуын профессорлар Ф.И.Эрдман һәм А.Х.Харисов Кама елгасында Алабуга шәһәре каршында “усал үгез – ала буга”  исеме йөрткән, судноларга үтәргә комачаулаучы зур таш булуы белән аңлаталар. Бу фикер игътибарга лаек. Ул төрки тел нигезендә аңлатыла.

     Алабуга исеменә бәйле тагын берничә тәгълимат бар. Беренчесе: имеш, крепость булган урында дин башлыклары-әүлияләр яшәгән ди. Алар һәр нәрсәне дә алдан күрүче булалар. Кама суы астындагы таш-үгезләрне дә алар гына күрә-белә торган булган. Бу дин башлыклары-пәйгамбәрләр шул су асты галәмәтләреннән судноларны коткара алганнар. Шушы риваятькә бәйле “Ала-буга” дигән исем барлыкка килгән. Болгарча “буга” – “үгез” дигәнне аңлата. Русча да кыргый үгезләрне “бугаи” дип йөрткәннәр һәм “буге” (рус телендә искечә: куаклар белән капланган үзәнлек) дигән урында көтү көткәннәр. “Ела” (Ела-буга) – исә, уңыш, бәхет дигәннне аңлата.  

      Икенче версия бүгенге көндә дөресрәге дип санала. Шәһәрдә Ала белән Буга дигән ике елга бар икән. Борынгылар шул нисбәттән җирлеккә Алабуга исемен биргәннәрдер, дип исәпли тарихчылар.

      Өченче фараз буенча, атаманы җирле татарлар Тойма елгасы артындагы Алабуга күле белән бәйләгән булырга тиеш.

     Кайберәүләр, бу сулыклы урында балык күп булганлыктан, тирәлеккә алабуга балыгы хөрмәтенә исем бирелгәндер, дип саный.

       Шәһәр исеменең килеп чыгышы турында башка фикерләр дә бар. Кайбер галимнәр “Алабуга”ны кеше исеме дип уйлый. Алабуга сүзе төрки халыкларда кеше исеме буларак кулланылган. Баланың үгез кебек көчле булуын теләү ырымына бәйләнешле рәвештә, исем составына бока-буга сүзе кергән: Букатимер, Акбуга, Айбуга, Теләбуга һ.б. кебек кушма төзелешле борынгы кеше исемнәре булган.

      Алабуга тарихына бәйле бихисап сер, могҗизалар яши. Мәсәлән, “Ананьинский” тирәсендәге каберлектә алтын көймә күмелгән, дигән сүз бар. Казу эшләре вакытында, чыннан да, бер көймә табыла. Әмма ул алтын түгел – таштан ясалган булып чыга. Аның белән бер хәрби сәяхәткә чыккан булса кирәк. Тагын Алабуга тирәлегендә безнең эрага кадәр VII-III гасырда шәһәрчек булган. Биредә шулай ук “Танаевское”, “Тихогорское”, “Котловское” дигән кабиләләр яшәгәнлеге дә билгеле.

Авыллар ниләр хәтерли?

     Алабугада шулай ук Ибраһим хан да хакимлек иткән, дип уйларга мөмкинлек бар. Гәрчә галимнәр Ибраһим шәһәрен Чулман елгасының иң түбән өлешендә билгеләсәләр дә, (Чулман елгасыннан утыз чакрым түбәнлектә) Идел буенда хәзерге Алабуга шәһәре урынында да Ибраһим исемле шәһәр булмадамы икән дигән фикер үзеннән-үзе туа, чөнки Алабуга ягында Ибраһим хан исеменә бәйле төбәкләр хәтсез генә сакланылган. Андрей Боголюбский 1164 елда Бряхимов шәһәрен көлгә әйләндерә. Ул, дүрт башнялы өч вал белән әйләндереп алган кирмән, хөрмәтле якташыбыз Иван Васильевич Шишкин фараз кылуы буенча, бүгенге Алабуга җирендә булырга тиеш. (И. Шишкин. Алабуга шәһәре тарихы, 4-6 битләр)

     Ә бәлки Ибраһим хан Алабуга якларында үз биләмәләрен киңәйтү өчен болгар ханнары арасында иң күп көч куйганнарның берсе булгандыр.

     Ибраһим исемле Алабуга якларында берничә төбәктә бар. Беренчесе – керәшен авылы Бөрешле. Вятка губернасының унтугызынчы гасыр архив материалларында “Ибраш авылы” (Брюшли) китерелә. Димәк, Ибраш – Брюшли – Ибраш иле дигән сүз. Бу чыганакта түбәндәгечә языла: “ Ибраш авылы Чикчермә елгасының Ибраш елгасына койган урынында урнашкан. Бик борынгы татар зыяраты бар, киртәләр алынмаган, ләкин әле сөрелмәгән”.        Икенчесе, Алабуга районындагы мөселман татар авылы Юраш та күпмедер чамада өйрәнелгән. Үз авылының тарихы белән кызыксынучы Р. Сәлимов (“Алабуга нуры”, 1992 ел, 24 март) Юраш атамасын кеше исеменнән алынган; Ибраһим – Йобраш – Юраш дип уйлый. Рәсми кәгазьләрдә Юраш дип язылса да, авыл кешеләре, күрше-күләннәрнәр дә, аны Йобраш дип йөртәләр, бигрәк тә олы яшьтәге кешеләр. Бу авыл кешеләре әле үз тарихларын онытып бетермәгәннәр. Йобраш бабай кабер ташын әле зыяратта исән диләр. Бәлки Ибраһим хан кайчандыр урманнар белән уратып алынган авыл туфрагында соңгы сулышын алгандыр. Ташка чокып язган әлеге кабер ташын өйрәнәсе бар.

    Өченчедән, Юраш авылыннан хәтсез генә ераклыкта булган Анзирка (Әнҗирә) авылы халкы Вятка (Нократ) елгасы буендагы җирләрне әле бүген дә Юраш җире дип йөртә икән. Димәк, Ибраһим бабайның нәселе бу җирдә дә яшәгән яисә бу басуда бик олы яу иткән.

    Шулай итеп, Алабуга төбәгендә бер-берсеннән шактый ерак араларда Ибраш исеме белән бәйле өч урын мәгълүм.  Бу очраклы гына хәл түгелдер. Ибраһим ханның биләмәсе зур булган – бөтен Алабуга тирәли. Ә Ибраһим исеменең Ибрашка әйләнүе һич тә гаҗәп түгел. Тугаш, Бәйрәш, Апуш кебек исемнәр, кыскартып әйтүләр борынгы болгар-татар халкына хас булган.

     Олуг Мөхәммәтнең оныгы Ибраһим хан 1460 – 1479 елларда, барлыгы 19 ел буе Казанда хан булып утыра. Аның заманында казанлылар Вятка буйлап бик ерак үтеп керәләр. Мәсәлән, 1468 елда казанлылар зур көч белән Вяткага киләләр һәм вятчаннар аларга каршы тора алмыйча, Ибраһим ханга биреләләр. Вятканың югары өлешендәге Хлынов тирәләре Алабугадан ерак булсалар да, Ираһим хан Алабуга якларын үз кул астыннан югалтмагандыр.

     Шулай итеп, Алабуга исеме белән бәйле рәвештә ике Ибраһимны күрә алабыз. Беренчесе – Болгар ханы, ул 12 нче гасырда яшәгән, икенчесе – Казан ханы, ул 15 гасырда хакимлек иткән. Кайчан да булса, галимнәр тарафыннан кирәкле мәгълүматлар җитәрлек дәрәҗәдә җыелыр, бүген без белмәгән күп мәсьәләләр ачыкланыр. Өченче Ибраһим хан булганмы? Бу сорауга да бәлки җавап табылыр.

      К. Невоструев Мамадышта табып алган татар кулъязмаларының берсендә Алабуга ханы Әндиҗан турында сөйләнә. Ул монгол яулары килер алдыннан бихисап байлыкларны күлгә ташлый, үзе исә шул яуда җиңелүгә дучар була. Бүгенге көндә татарлар Әнҗирә, руслар Анзирка дип йөрткән авыл Әндиҗан җире дигән сүзне хәтерләтмиме соң? Анзирка авылы халкы бүген дә Ибраш хан басуларын хәтерли. Анзирка (Әнҗирә) елгасы Алабуга шәһәре тирәсендә башланып, Вятка (Нократ) елгасына коя.

       Вятка губернасының 1889 ел архив материалларына караганда, күп кенә керәшен авылларында иске татар зыяратларының саклануы әйтелә: Черкас, Үтәгән, Тагай, Ибраш (Бөрешле), Шүрнәк һ.б. Ул вакытта әле зыяратлар сөрелмәгән булса, колхозлашу чорында аларның күбесе басуларга әйләнгән, эзсез югалган. Керәшен авылларында мөселман зыяратларының булуы Алабуга ягында Явыз Иван яуларына кадәр татарлар яшәвен, аларның әле 50-60 ел гына элек мөселман зыяратларына, шул исәптән борынгы ата-бабаларына ихтирамнары бетмәве хакында сөйлиләр. Чукындырылганнан соң керәшеннәргә үз авылларында үлгән кешеләрне күмәргә рөхсәт ителми, ә бәлки чиркәүле авылларга илтеп күмәргә кушыла. Иске Шүрнәк авылында бик борынгы зыярат кушкаен янында булган диләр. Әле алар хәзер дә Үмәк җиренә күмәләр икән. 1941 елгы сугыш елларында, язгы ташу вакытларында чиркәүле авылга илтергә хәлләре булмаган кешеләр генә мәрхүмнәрне шул зыяратка күмештергәннәр.

       Алабуга ханнарының исемнәре авыл атамаларында озак еллар сакланып килә. Руслар яулап алгач, аларга үз исемнәрен бирергә омтылалар. Мәсәлән, шуларның берсе, йөз ел элек кенә Уразбахтино дип аталып, Уразбахты ханның исемен йөрткән. Хәзер ул авыл Колосовка дип йөртелә.шулай ук унсигезенче гасыр документларында Алабугада Троицкий монастыренә караган Илбахтино (Илбахты хан исеменнән) авылы билгеле. Юраш (Ибраш) авылы, Бөрешле (Ибраһим-Ибраш иле), Юраш (Йобраш) авылы, Ибраш басуы (“поля Юраша”) – барысы да Ибраһим ханны хәтерләтә.

       Алабуга якларында зур җирбиләүчеләрнең берсе татар кенәзе Канак булган. Мәсәлән, Карманково авылы марилары үз авылларының тарихын искә алганда (19 гасыр материаллары буенча), Явыз Иван килгәнче бу яклар татар кенәзе “Канак агайныкы” булуын әйтәләр. Димәк, Алабуга белән рәттән генә Канак авылында аның резиденцияләре булгандыр.

       Кара бәк шәҗәрәсендә күренгәнчә, бу якларда Җанморза уллары Котлы бәк һәм Уразай бәк яшәгәннәр. Алабугадан алтмыш чакрым чамасы ераклыкта Ямморза һәм Уразай авыллары бар. Бәлки аларның туганнары Котлы бәк Алабуга ягындагы хәзерге Котловка авылы җирендә гомер кичергәндер.

        Димәк, борынгы Алабуга исеме белән бәйләнгән зур шәхесләрдән без Айдар, Ибраһим, Әндиҗан, Уразбакты, Илбакты, Сөгүн, Ислам, Сәүгән ханнарны,кара бәк һәм Канак, Котлы бәк кебек бәкләрне санап китә алабыз.

   


Алабуга шәһәрендә яшәгән бөек шәхесләр.

      1552 елда Явыз Иван Казан ханлыгын урыс дәүләтенә куша. Кыю Сәүгән хан Алабуга җирләре белән идарә иткән соңгы бәк була. Ә Чулман ярындагы мәчет яна һәм бушап кала. Шуннан бирле болгарлар һәм аларга охшаш телдә сөйләшкән башка халыклар татарлар дип йөртелә башлый.

     Алабугага килгән урыс кешеләре Туйма ярында Пыкрау чиркәвен төзи. Агач осталары төз наратлардан чиркәүнең диварларын күтәрә, балта осталары матурлап  ишек һәм тәрәзәләр ясый. Гыйбадәтханә ныгытылган койма белән әйләндереп алына.

     Тирле халык бу чорда балык тоту белән шөгыльләнә башлый. Ул чагында Алабуга чөгә балыгы белән дан тота. Бу балыкны Мәскәүдә патша өстәленә куя торган булалар.

     1561 елда Явыз Иван Пыкрау чиркәвенә Святый Өч иконасын бүләк итә. Шуннан соң Алабуганың тагын бер исеме барлыкка килә. Ул чордагы урыс телендә язылган рәсми кәгазьләрдә “село Трехсвятское, что на Елабуге”, “пригород Алабуга”, “город Чертов – Елабуга тож”, “городок Елабуга” дигән язмаларны очратырга була. Ә менә алабугалылар каланы ничек атаган? Бу хакта мәгълүматлар сакланмаган.

     1708 елда Петр I карары белән Казан ханлыгы нигезендә Казан губернасы төзелә. Алабуга әлеге губернага кертелә. Гади халык өчен бу бик авыр чор була. Ачлык, хәерчелек, һәм төрле авырулардан арыган халык күп тапкыр байларга каршы баш күтәрә.

    1773 елда башланып, ике елга сузылган фетнә тарихта аеруча эз калдыра. Бу вакытта Рәсәй тәхетендә Екатерина II утыра. Дон казагы Емельян Пугачев, халыкны алдап, үзен чын император дип игълан итә һәм үз гаскәрен туплый. Пугачев гаскәрләре шәһәрләрне талый, байларны, руханиларны үтерә, алардан хәтта гади халык та зыян күрә. Юлбасарлар Алабуга яныннан да узып китә, бәхеткә, алар шәһәргә керми. Озак та үтми,  Емельян Пугачев кулга алына һәм Мәскәүдә җәзалап үтерелә.

    1780 елда Екатерина II Алабуганы өяз шәһәре дип игълан итә һәм аны Вятка губернасы составына кертә. Бу вакытта Алабугада 400ләп  йорт булып, анда 1000гә якын кеше яшәгән. Моннан соң шәһәрнең үз гербы барлыкка килә. Анда көмеш кырда төбен чукып утырган тукран сурәләнгән. Әлеге герб хәзер дә шәһәр гербы булып тора.

      Бу вакыйгалардан соң йөз ел үткәч, Алабуга бик зур сәүдәгәрләр шәһәренә әверелә. Җирле сәүдәгәрләр Рәсәйнең төрле почмакларында сату итә. Аларның кайберләре Алабуга тирәсендә мәгъдән казып бакыр эретү белән шөгыльләнә. Шулай итеп, шәһәр елдан-ел танымаслык булып үзгәрә. Монда мәһабәт таш йортлар, кирпечтән салынган гыйбадәтханәләр барлыкка килә. Шуларны өчесе – Пыкрау чиркәве, Святый Никола һәм Спас соборы – православие динен тотучы алабугалыларны бүген дә куандыра.

       Шәһәр үзәген Стахеев, Гирбасов, Ушков, Чернов һәм шул заманның иң бай башка сәүдәгәрләренең йортлары бизәгән. Аларның һәрберсе үзенчәлекле проект буенча салынган, шуңа күрә берсе икенчесен кабатламаган.

      Кама буендагы химия заводларына нигез салучылар – шул чорның күренекле вәкилләре Ушковлар. Петр Капитонович Ушков нигез салган Бондюг химия заводы Россиядә хлорлы известь чыгаручы бердәнбер завод саналган. Ул продукциясенең төрлелеге һәм күләме буенча Россиядә иң алдынгы урында булган. 1893 елда бу заводта атаклы галим Д. И. Менделеев эшләгән.

      Стахеевларның исә Көнбатыш Себердә алтын приисклары, нефть промыселлары, пароходлары, завод-фабрикалары булган. Зур табыш китергән сату-алу эшләрен Стахеевлар бөтен Европа илләре белән алып барганнар.

      Алабуга сәүдәгәрләре эре хәйриячеләр буларак танылганнар. 1904 елда Стахеевларның Хәйрия комитеты исәбендә 1,5 миллион сум акча була. Бу акча шәһәрне төзекләндерүгә, яңа биналар салуга, уку йортларын тотуга китә. Чиркәү-монастырь корылмалары төзү һәм аларны тоту тулысы белән сәүдәгәрләр өстендә була.

      Покрау, Троица, Николай чиркәүләре, Спасс соборы, Казан-Богородица монастыре, өч земство училищесы, сукыр балалар училищесы, Александр һөнәр училищесы, Реаль училище, Епархия хатын-кызлар училищесы – барысы да сәүдәгәрләр акчасына төзелә. Хәйриячеләр тырышлыгы белән 1833 елда ук шәһәргә торбалар аша су җибәрелә. 1902 елда инженер-механик Фёдор Стахеев шәһәрнең үзәк урамнарына үз исәбеннән электр уты үткәрә. Россиянең электрлаштырылган шәһәрләре арасында Алабуга алтынчы була.

      1832 елда сәүдәгәр гаиләсендә булачак бөек рәссам, якташыбыз Иван Шишкин туа. Ул Алабуганың гаҗәеп матур табигатен бар дөньяга таныта.             Иван Иванович Шишкин (1832-1898), күренекле рәссам, график, литография һәм офорт остасы. Петербург сәнгать Академиясе профессоры, академик. И.И.Шишкинның чын мәгънәсендә классик сәнгать әсәрләренә әверелгән картиналарында рус табигатенең бөеклеге һәм киңлеге дан җырлана. Тормышчанлык белән сугарылган сәнгать әсәрләре хәзер дә кешеләрне туган як табигатен яратырга һәм сакларга өйрәтә. Кечкенәдән туган як табигатенә сокланып үскән И.И.Шишкин, Алабугада еш була. Үзенең иң яхшы картиналарын ул Алабугада иҗат итә. 1872 елгы рәссамнар күргәзмәсендә И.И.Шишкинның “Нарат урманы” картинасы беренче премиягә лаек була. “ Камадагы ак чыршы урманы”, “Имәнлек”, “Кама”, “Урман” картиналарыннан иркенлек, сафлык бөркелә.

     Иван Иванович Шишкин, һичшиксез, Россиянең сүнмәс даны булган бөек исемнәр галереясенә керә. Рәссам полотнолары дөнья мәдәнияты хәзинәсендә лаек урын алган.

     Бүген шәһәрдә рәссамның һәйкәле, музей-йорты, аның исемен йөртүче урам, И. И. Шишкин исемендәге сәнгать мәктәбе бар.

      Әлбәттә, чит җирләрдә Алабуганы бөек рәссам туган шәһәр буларак беләләр. Ләкин Шишкиннар гаиләсен шәһәр халкы элек электән яраткан, хөрмәт иткән. Рәссамның әтисе Иван Васильевич Шишкин шәһәр башлыгы була һәм Алабуга өчен бик күп игелекле эшләр эшли. Җимерелеп беткән “Шайтан каласын” казна исәбеннән торгыза. 1883 елда үз акчасына Алабугада беренче су торбаларын үткәрә. Шәһәргә карагач торбалар буйлап саф чишмә суы җибәрелә. Тегермәннәр төзүдә, борынгы Ананьино каберлегендә археологик тикшеренүләр алып баруда да булыша, шәһәр тарихы турында китап язып калдыра. Күп талантларга ия Иван Васильевич үзенең бөтен байлыгын яраткан шәһәргә бүләк итә.

      1831 елда Алабугага 1812 елгы Ватан сугышы батыры, кавалерист-кыз Надежда Дурова күченеп килә.      Надежда Андреевна Дурова (1783 – 1866), Россиядә беренче хатын-кыз офицер. Туган илен чиксез яратканга күрә, улан полкына хезмәт итәргә киткән, офицерны коткарып, Георгиев кресты белән бүләкләнгән.

    Надежда Дурова 1783 елның 17 сентябрендә туа. Әтисе гусар родмистры булганга, гаилә бер урында гына яши алмый, күченеп йөри. Надежданың әнисе туачак баласының малай булуын бик теләгән. Кыз тугач, аны бер дә яратмаган. Әтисе исә бала тәрбияләүне гусар Астаховка тапшырган. “Ияр – минем бишегем иде, ә ат, мылтык, полк музыкасы минем уеннарым һәм уенчыкларым булдылар”,- дип искә ала соңрак Надежда Дурова. Шундый мохиттә кыз бала 5 ел буе малайлар тәрбиясе ала. Кызы үсеп җиткәч, әтисе аңа Алкида кушаматлы черкас аты бүләк итә. Атка атланып йөрү Надежданың иң яраткан шөгыленә әйләнә.

     Надежда кечкенәдән үк хәрби хезмәт турында хыяллана. Үзсүзле кыз үзенең хыялын тормышка ашыра. Армиягә килгәч, аның хатын-кыз икәнен беркем дә сизми. Бу хәл ачыкланганчы, ул, инде батырлыклар күрсәтеп иң кыю ирләр генә ала торган бүләкләргә лаек булырга өлгерә.

     Надежда Дурова 1812 елның августында Бородино сугышында катнаша, штабс-ротмиср чинында отставкага чыга. Император Александр I аңа офицер дәрәҗәсе һәм Александр Александров исеме бирә, серен үзе үлгәнче сакларга боера. Ләкин фельдмаршал Кутузов, император һәм Дурова үзе генә белгән сер барыбер чишелә: кавалерист кыз турында бөтен рус армиясенә мәгълүм була. Хәрби хезмәттән китеп Алабугада яши башлагач та, ул үзен Алекандр Александров дип атый. Ирләр киеме киеп йөри, хәтта үзен шушы исем белән күмәргә куша. Әмма аның теләгенә чиркәү каршы чыга. Н. Дурованы хатын-кыз буларак күмәләр.

      Үзенең сугышчан юлын ул “Кавалерист кыз язмалары” (“Записки кавалерист-девицы”) исемле китабында тасвирлап калдыра. Әсәрне А.С. Пушкин югары бәяләгән, кыска гына рецензия дә язган.

      1993 елда Алабугада кавалерист кыз Н. Дуровага һәйкәл ачылды.

      Алабуганың бай тарихы үзенең хәтерендә күп күренекле кешеләрнең исемнәрен саклый. Танылган галим-психиатр Василий Михайлович Бехтерев; Алабуга – XX гасырның бөек шагыйре Марина Цветаеваның соңгы сыену урыны; таланлы язучы-журналист Дмитрий Иванович Стахеев.

       Владимир Михайлович Бехтерев (1857 – 1927) – танылган галим, Казан неврология гыйльми мәктәбенә нигез салучыларның берсе, психиатр-невропотолог, невролог, халык ышанычын аклаган абруйлы табиб.

       Алабугадан 5 чакрым ераклыкта урнашкан авыл хәзерге көндә Бехтерев исемен йөртә. Ул авылның борынгы исеме – Сарали. Сарали авылы кешеләре Явыз Иван Казанны яулап алгач та чукындырыла. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, Сарали кешеләренең Мөслим якларына барып чыгуы билгеле. Сарали авылы исемен Сарайлы, Сара-иле, Сар-иле дип таркатырга була. Сар дигән борынгы төрки кабиләләр булган. Сара – кеше исеме, сарай – хан йорты.

       Марина Ивановна Цветаева (1892 – 1941) – XX гасырның бөек шагыйре гомеренең соңгы көннәрен монда үткәргән, Алабуганың иске зыяратында күмелгән. Марина Цветаева 800 лирик шигырь, 17 поэма, 8 пьеса, 50гә якын проза әсәре, 1000 артык хатлар авторы.

      Дмитрий Иванович Стахеев (1840 – 1918) – И.И.Стахеевның улы. Сәүдәгәр-миллионерлар династиясеннән, XIX гасыр ахырында танылган журналист һәм әдәбиятчы, Стахеевлар нәселенең рухи символы булып санала. Д. И. Стахеев 20 томнан артык әдәби хезмәтләр авторы.

Алабуга халкының тормышы.

     Элек-электән Алабуга шау-шулы ярминкәләре белән дан тоткан. Алар елына өч тапкыр үткәрелгән. Иң зур Спасс ярминкәсе көнне монда күрше губерналардан крестьяннар, сәүдәгәрләр килгән. XIX гасыр ахырына кадәр Спасс ярминкәсе шәһәр территориясендә үткәрелгән, соңрак шәһәр читенә күчерелгән.

      Мәгариф.

      XIX гасыр ахырында XX гасыр башында Алабугада 11 мең кеше яшәгән, 19 уку йортында ике меңнән артык укучы белем алган. Дөньяви белем бирүче һәм дини тәгълимат өйрәтүче уку  йортлары булган.

     Кама регионының иң эре сәүдәгәрләре – Гирбасовлар династиясе тарафыннан Алабугада дөньяви белем бирүче уку йортлары төзелә. Ф.П.Гирбасов хәйрия эшчәнлеген мәгариф үсешенә юнәлтә, аның үрнәгендә улы Прохор да шул эшчәнлекне дәвам итә. Ә Стахеевлар династиясе дини тәгълимат өйрәтүче уку йортлары төзетә.

     Алабугада мәгариф үсешенә сәүдәгәр К. Я. Ушков, Ф. Г. Чернов, Е. Е. Емельянов, и. М. Шабалин, үз өлешләрен керткәннәр. Татар сәүдәгәрләре А. Мозаффаров, А. Гайсин, А. Заитов, А. Хуҗаханов хәйрия эшчәнлегендә катнашып, мәктәпләргә китаплар сатып алганнар.

    Мәдәният.

    XVIII ахыры – XIX башында Алабугада уку йортлары ачыла башлау – шәһәр халкының мәдәниятен күтәрүдә беренче баскычлар була. Соңрак шәһәрдә китапханә, рус һәм татар театрлары ачыла.

    Алабугада ничә мәчет булган?

    Алабуга шәһәренә һәм уездына ревизия ясаучы Вятка губернаторы 1887 елда Алабугада бер агач, бер таш мәчет булуын билгеләп үтә. Агач мәчет хәзерге Тукай һәм Мәскәү урамы чатларындагы Сельхозтехника тирәсендәрәк, урам уртасында урнашкан була. 1850 елларда (шәһәрдә зур янгын чыккач) татарлар шәһәр читенә күчеп килгәннән соң салына. Мәчет 1970 елларда сүтеп ташлана.

     Ә икенче таш мәчет кайда булган соң? Кайбер кешеләр сөйләве буенча, таш мәчет хәзерге пожар каланчасы бинасында (Мәскәү урамы, 94) урнашкан. Аның түгәрәк сәгате булган. Сәгать урыны әле хәзер дә сакланган. Ишек алдында мәдрәсәсе булган. Шулай ук Чапаев урамындагы элеккеге Баязитовлар йортын да мәчет булган дип сөйләүчеләр бар. Мәчет губернатор күзенә күренгәч, кеше күп йөрерлек зур бинада урнашкан булуы ихтимал. Аны картлар “Ак мәчет – Изгеләр мәчете”,- дип искә алалар.

    Хәзерге көндә Алабугада ике мәчет эшләп килә. Шәһәрнең иске өлешендә – Алкадыйр мәчете, яңа урынында – Җәмигъ мәчете. Алабуганың өске өлешендә урнашкан Җәмигъ мәчетенең манарасы Татарстанда һәм Рәсәйдә иң биек манара булып санала. Аның биеклеге 57 м.

     


Алабуга урамнары ни сөйли?

      Һәр шәһәрнең истәлекле, атаклы урыннары булган кебек үк, Алабугада да алар җитәрлек. Борынгыдан калган 40 кыйммәтле архитектура һәйкәле, Европа стилендәге биналар, музей-тыюлыклар... Хәзерге заман корылмаларына килгәндә, шәһәр үзәгендә элемтәчеләргә куелган һәйкәлне күреп була. Үзенчәлеге шунда: баганага велосипедка утырган бер ирне беркетеп куйдылар. Бу тирәдә “Мәхәббәт агачы” да утыра. Аны шәһәр хакимияте күптән түгел куйды. Аңарчы өйләнешкән парлар, гаилә нык, тату булсын өчен күпергә йозак бәйләп, ачкычын суга ташлый торган булганнар. Шәһәрнең меңьеллыгы вакытында күпергә йозаклар элү тыела дигән карар чыгардылар. Ә яңа “туган” традицияне бозмас өчен, шунда ук тимердән махсус биек бер агач ясап куйдылар. “Мәхәббәт агачы” дип йөртәләр аны. Туй саен мондагы йозаклар саны арта бара.

      Шәһәр урамнарын күзләп йөргәндә, шундый нәтиҗәгә киләсең. Алабугада башка төрле шәһәрләр төсмере дә сизелә. Әйтик, биредә Пермьдагы кебек үк чат саен банклар тезелешкән. Әстерхандагы кебек, урамнар яшеллеккә күмелгән, һава чиста, тыныч. Екатеринбургта сыман “европа йортлары” күп. Чит ил архитектура корылмалары тибында “Статуя свободы”, “Бруклин”, “Манхеттен” кебек күңел ачу комплекслары төзеделәр.

     Шәһәр урамнарының барлык башка шәһәрләрнеке кебек үз исемнәре бар. Менә аларның кайберләре:

 Казан урамы. 1780 елда салына.

  • 1874 елда Казан урамына тротуар җәелә, яктыртыла.
  • К. Маркс исемен йөртә.

     -   1992 елда Казан урамы итеп үзгәртелә.

Тукай урамы.

-  1850 елда төзелә.

-  “Татар урамы”

-  1957 нче елда “Тукай” исеме бирелә.

     Хәзерге көндә шәһәрнең яңа урамнарына борынгы исемнәр бирелә. Мәсәлән, Сөембикә урамы, Болгар урамы.

     Тагын “Поле Чудес” һәм “Угол Дураков” дигән кызыклы урыннары да бар. Ул урыннар турында халык арасында хәзерге көн риваятьләре дә бар. “Поле Чудес”та “кырылып” заманча коттеджлар салалар, яңа байлар шунда яши, ди. “Угол Дураков” исә, хәзер шәһәрнең гади генә бер урыны. 1970 елларда, шушында яшьләр җыелып, рок-җырлар башкарып утырган. Бу урынны “тилеләр почмагы” дип атау шуннан килә, имеш.


Йомгак.

     Алабуга дәүләт тарих-архитеатура һәм сәнгать музей-тыюлыкта бүгенге көндә 195 тарих-архитектура ядкарьлеге дәүләт саклавында тора. Барлык мәйданы 495 га.  Монда XVIII-XIX гасыр башының шәһәр төзелеше белән танышырга мөмкин. Юкка гына Алабуганы ачык һавадагы музей, “Кама буе энҗесе” дип атамыйлар. Яз шәһәре үзенең аерым архитектур төзелешен саклаган. Төзек, матур урамнарда, әйтерсең лә, вакыт туктап калган.

     Күп кенә танылган шәхесләрнең исемнәре Алабуга белән бәйле. Алабуга дәүләт музей-тыюлык составында И. И. Шишкин музей-йорты, Н. А. Дурова музей-утары, М. И. Цветаеваның мемориаль комплексы, В. М. Бехтерев исемендәге өяз медицина музее, Туган якны өйрәнү һәм тарих комплексы, күргәзмә залы, сәнгать салоны, информацион һәм туристик үзәк эшли.

     Борынгы Алабуга шәһәрлеге һәм Ананьино каберлегенә кызыксыну елдан-ел арта бара.

       1995 елдан Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы “Федераль исәптәге тарихи-мәдәни ядкарьлекләр объектлары исемлегенә” керә.

       Татарстан Республикасы үзенең бай тарихы һәм традицияләре белән дан тота. Бу җирлектә элек-электән төрле милләт халкы яшәгән.

      Бөтендөнья берләшмәсе Татарстанда иминлек, тынычлык хөкем сөргәнлеген билгеләп үтте. Безнең күпмилләтле республикабызда, шул исәптән Алабуга шәһәрендә халык үзара дус һәм тату яши.

      Алабуга шәһәренең торак пунктларыннан һәм Кама елгасыннан еракта, ләкин 7 нче номерлы федераль автомобиль юлыннан ерак түгел, 20 кв.км. лы мәйданда “Алабуга” аерым икътисадый зонасы урнашкан.

     “Меңьеллык Алабуга”, “Бәллүр ноталы кыңгырау чыңы” дип аталган Цветаева-Шишкин Алабугасы. Уникаль тарих һәм археологик һәйкәлләр шәһәрнең борынгылыгын раслый һәм Алабуга җирләренең бай мирасын күрсәтә. Ә шәһәр XIX гасыр архитектура һәйкәлләренең зиннәтлелеге һәм “гомуми булмаган чагылышы” белән сокландыра: бер генә бина да икенчесен кабатламый, ә бу исә урта катлауның югары культурасын күрсәтүче билге.

Кама буе төбәгендә үзенең бай тарихы, уникаль археология һәм мәдәният һәйкәлләре белән кайсы гына шәһәр аның белән тиңләшә алыр икән.


Кулланылган әдәбият исемлеге.

  1. “Без тарихта эзлебез” Р. Р. Нигъмәтуллина, Ә. Ә. Әминова. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.
  2. Гөлзада Әхтәмова. “Алабугам минем”  Яр Чаллы шәһәре, 1995 ел.
  3. Гөлзада Руденко, Ленар Мифтахов. “Алабуга тарихы” Алабуга, 2007 ел.
  4. Фатих Урманче. Татар халык иҗаты. Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел.
  5. Сәлим Гыйләҗетдинов. Татар халык риваятьләре һәм легендалары. “Раннур” нәшрияты, 2000 ел.

     



Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив тактадан файдалану.

Гарданова Хәлимә Вәзир кызы

Алабуга шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

      Бүгенге мәктәп... XXI гасырда... Нинди булырга тиеш ул? Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, нинди булырга тиеш бүгенге көн укытучысы? Бу сораулар турында минем күп тапкырлар уйланганым бар.

      Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.

      «...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер», – дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Чыннан да, җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Яңа мәктәп, киләчәк мәктәбенең төп максаты - зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырмы?

     Россия һәм Татарстан республикасы мәгариф системасының яңарыш чоры башка гамәлләр белән бергә укыту-тәрбия эшен үзгәртү, инновацион технологияләр куллануны да үз эченә ала.

    Заман таләбе буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләрен мин еш кулланам. Фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә. Төп максат укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.

     Мәктәбебез шартлары миңа дәресләрдә төрле видеотехниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинетыбыз интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, интерактив такта, проектор белән җиһазландырылган. Ә бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютерның мультимедия мөмкинлекләреннән киң файдаланам. Дәресләрдә төрле видео, презентацияләр кулланам. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә презентацион Роwег Рoint программасында эшләнгән укыган әсәргә иллюстрацияләр кулланам.

     Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикри тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли.

    «Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр,» – дигән Р. Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.



Предварительный просмотр:

        Сәләтле балалар белән эш алымнары

        Мин – үзенең телен, милләтен, әдәбиятын, сәнгатен бик яратакан, үзенең хезмәте белән аны тагын да үстерүгә өлешен кертергә тырышкан гап-гади укытучы. 25 ел балалар белән эшләү дәверендә беркадәр тәҗрибә тупланды.

        Күп еллар инде укучыларны татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерлим. Бу – дәвамлы процесс, һәм ул бары тик олимпиада белән генә чикләнә алмый. Сәләтле бала белән эшләвемнең төп максаты итеп түбәндәгеләрне сайлыйм:

– баланың сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру;

– телне һәм әдәбиятны өйрәнүне һәрьяклы үсешкә ирешкән шәхес формалаштыруда кирәкле итә алу;

– республика, төбәкара, халыкара бәйгеләрдә җиңүчеләр әзерләү.

Моның өчен түбәндәге бурычларны чишәргә кирәк:

– сәләтле баланы ачыклау;

– балага үз-үзен билгеләүдә ярдәм итү;

– күпсанлы метод һәм алымнар арасыннан мөстәкыйль фикерләүгә, иҗади эшчәнлеккә китерә торганнарын сайлап ала белү;

– сәләтле баланың төрле иҗади бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу мөмкинлеген арттыру;

– укучыны татар иле яңалыклары белән таныштырып бару.

Шушы бурычларны тормышка ашыру нинди  чаралар  ярдәмендә башкарыла соң?

        Дәрестә бу укучыга аерым игътибар бирергә кирәк, өстәмә эшләр, логик фикерләүгә караган биремнәр аның һәрвакыт кул астында булырга тиеш.

Төрле иҗади бәйгеләр.

Фәнни-гамәли конференцияләр.

Мәктәп, район, республика олимпиадалары.

Аудио-видеоязмалар, фәнни хезмәтләр, интернет.

      Көтелгән нәтиҗә:

    Сәләтле баланың республика, Бөтенроссия, халыкара бәйгеләрдә  уңыш яулавы, һәм бу уңышларның бала киләчәктә сайлаячак һөнәр өчен кирәкле булуы.

    Олимпиадаларга әзерләүнең төп эш алымнары:

1. I сыйныфтан ук татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынган балаларны күреп алырга кирәк. Аларның татар китабын укулары аеруча мөһим. Бу чорда укучыларга грамматик материалны яки әдәбият теориясен артык катлауландырырга кирәкми, ә бәлки баланы җәлеп итүнең, кызыксынуларына бәйле рәвештә, яңа ысулларын табу максатка ярашлы булачак. Укучылар белән класстан тыш чараларга әзерләнү, иҗади эшләр башкару, балалар өчен булган газета-журналлар белән хезмәттәшлек итү яхшы нәтиҗә бирәчәк.

2. Укучыларны, әгәр дә сәләте күренә икән, иҗат эшенә тартырга кирәк. Шигырь, әкият, хикәя язган баланың теле дә сафрак, чистарак, образлырак була.

3. Урта сыйныфларда олимпиадада катнашырга тиешле укучыны төп төркемгә кушам. Инде бу вакытта олимпиадага баручы укучыларым сайлап алына: ул телне, әдәбиятны белә, яратып өйрәнә, татар дөньясы белән кызыксына. Иң мөһиме: аның теләге бар! Шулай итеп әзерләнү нәтиҗәсен бирә.

4. Олимпиадага катнаша торган укучы белән еш кына фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз. Кемдер әсәргә анализ ясарга ярата, кемнедер җөмлә төзелеше җәлеп итә. Конференциягә әзерләнгәндә, шуларга игътибар итәм.

     

      Шуны әйтәсе килә: сәләтле бала ул аерым бер мәктәп яки укытучының шәхси милке түгел. Бу бала мәктәпкә нәрсә китерә дип кенә уйларга ярамый, без бу баланың үсеше өчен нәрсә эшли алабыз дияргә кирәк. Әгәр дә бала үсеше синдә тоткарлана икән, димәк, кайда мөмкинлек бар, шунда җибәрергә тиешбез. Чөнки сәләтле бала ул – милләт байлыгы, республика байлыгы. Ата-аналарның да шушыны аңлавы һәм баласының үсеше өчен мөмкинлек тудырган мәктәпне сайлавы мөһим.

Гарданова Х.В.

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы