Шакурова Рамиля Раесовна

сайт учителя родного языка

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: НПК

Увлечения: вязание, чтение,занятие спортом

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Бугульма

Место работы: МОУ СОШ №3

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/shakurova-ramilya-raesovna
Будь доволен тем,что имеешь.
Каюм Насыйри

Минем сукмагым-яраткан эшем­-укытучы һөнәре. Ә инде үстергән һәм үстерә торган агачым-укучыларым. Җимеше-аларның  тормышта үз урыннарын табулары.

        Кайбер укучыларым миңа: “Сез ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?”- дигән сорау бирәләр. Аларга җавап итеп, кыңгыраулы мәктәп елларымда  күп вакытымны мәктәптә укытучылар, укучылар белән аралашудан, мәктәп тормышында кайнаудан канәгатьлек  хисләре кичерүем турында сөйләп китәм. Бу кичерешләремнең хәзерге көнгә чаклы сакланганлыгына инандырырга тырышам, мәктәп елларында төшкән  фотосурәтләрне  күрсәтеп, сайлаган сукмагымның ни дәрәҗәдә кызыклы булуына дәлилләр китерәм...

          Хәтеремдә, дус кызларым белән “укытучы” уенын яратып уйнаганым...

          Беренче укытучым-Зәрия апаның салмак кына,үтемле итеп дәрес аңлатканы, укучылар белән мөлаем аралашуы... Аның һәр әйткән сүзен йотлыгып тыңлап утыруым, аларны күңелемә сеңдереп барырга тырышуым...

          Хәзер инде укучыларым  минем кайбер гадәтләремне кабатларга тырышалар. Бу вакытта   минем эшемне дәвам итергә, сукмагымны сайларга теләүчеләр бар, тырышлыгым юкка түгел икән, дигән өмет чаткысы балкып китә. Шул мизгелдә минем күңелем шатлык нуры белән тула...

    Укытучы һөнәрен сайлаган кешенең никадәр сабыр, киң күңелле, олы җанлы булып, балаларның “шаяруларын” кичерә белү сыйфатларына ия булырга тиешлеген мин хәзер генә аңладым.  Шулай ук укытучының мәктәп тормышыннан тыш гаиләсендә дә күпме мәшәкатьләре барлыгы башка  кереп тә карамаган... Нинди генә борчулары булмасын, яраткан укытучыларымның берсе генә  дә аны йөзенә чыгармаган икән. Ә бу укытучы һөнәрен сайлаган кешенең һөнәри осталыгы. Мин  бу осталыкны, характер сыман, гомер буе формалаша  дип уйлыйм.

      Мәктәптә эшли генә башлаган елларымда  иң  беренче урынга  белем бирүне  максат итеп куйган булсам, хәзер инде балаларга белем орлыкларын чәчкәнче, аларның рухи үсешенә дә игътибарны арттырырга кирәклеген аңладым.

      Минемчә, укытучы балаларны яратырга, аңларга, аларның уңай һәм тискәре якларын күреп, дөрес юл сайларга ярдәм итергә тиеш.. Укытучы һөнәрен сайлаган кеше балаларның шатлык һәм борчуларын үз күңеле аша үткәрә белергә тиеш.  Ә моңа ирешү өчен бик күп көч сарыф итәргә кирәк. Димәк,сайлаган сукмагым минем кызыклы, шау—шулы, һәм шул ук вакытта бик җаваплы да.

      Укучының үз фәнемне яраттыру,туган телемнең серләрен өйрәтү максатына ирешү өчен баланың рухи халәтен яхшы белергә, аның күңеленә “ алтын ачкыч” таба белергә кирәк икән.

       Минемчә, балаларның күңелен яулап алу өчен, иң беренче чиратта, аларны үзең сөйләгән сүзләргә ышандыра белү мөһим. Укучыларны канатландырып, аларның һәрберсенең эчке “мин” нәрен хөрмәтләп, күпме матур, җанга ятышлы ягымлы сүзләр уйлап табуны мин үземнең бурычым дип саныйм. Дәрестә иң пассив баланың йөзендә кызыксыну күрсәм, шатлыгым эчемә сыймый. Димәк, минем дәресемә бала битараф түгел. Укучым, күзләрен ялтыратып, мине тыңлый  икән, дәресләремне тагын да  кызыклырак итеп үткәрәсе килә башлый. Баланың күзләрен аның “күңел көзгесе “ дип атар идем.Кайчагында, аларның дәрестә “шаяруларын “сизсәм, кискенрәк интонациягә күчеп, үтемле сүзләр  яки тормыштан мисаллар китереп, игътибарын дәрескә юнәлтергә тырышам. Мәктәптә эшләү дәверендә шуны аңладым:укытучының һәр сүзе, хәтта күз карашы да балаларга я уңай, я тискәре тәэсир итә. Димәк, һәр сүзне уйлап әйтү зарур, дигән фикергә таянып эшләргә кирәк.

        Белем алуга теләкләре кимемәсен өчен, дәресләремдә төрле катлаулыктагы биремнәр тәкъдим итергә тырышам. Йомшаграк укыган баланың бирелгән күнегүне башкара алуы аларның үзләренә ышанычларын арттыра, күңел күтәренкелегенә  китерә. Аеруча, башлангыч сыйныфта укыган балаларның активлыгын  арттыруда  хәзерге заман техник чараларын куллану аларның танып-белү сәләтен үстерә. Укучылар, төсле рәсемнәр белән ясалган биремнәрнең җавабын табып, күпме куаныч хисләре кичерәләр!

     Ә инде белемгә омтылышлары югары укучылар белән аерым эш алып барам. Аларга дәрестә алган белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту максатыннан төрле иҗади-тикшеренү эшләрендә ярдәм кулын сузам. Таныш булмаган шәһәрләрдә зур аудитория  алдында чыгыш ясап, үзенең иҗат җимешләренә сөенеп, кош тоткандай, канатланып кайткан укучыларны күргәч,  тагын да дәртләнебрәк эшлисе килә  башлый. Актив уку эшчәнлеге алып барган укучыларның киләчәктә ышанычлы, ныклы адым белән тормыш сукмагыннан атлап барачакларына чын күңелем белән ышанам.

    Минемчә, укытучы хезмәтен сайлаган кешеләрнең иң зур шатлыгы-ул мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларның чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәпкә, укытучылары янына килеп, уңышлары белән уртаклашулары. Бу мизгелләрдә күңелемә кояш нуры иңә, барлык борчуларым  ерак офыкка кереп югала,кар суыдай, эреп, юкка чыга. Тормыш сукмагымны дөрес сайлаганмын икән, диеп, канатланып, янә, яраткан эшемә чумам... "Әйтәсе сүзем"

Яшәү-мизгел-нидер алып килә,

Һәрбер узган безне уйландыра.

Сүнеп барган җаннарны да

Язгы кояш кабат куандыра.

 

Тәрәзәләргә салкын рәсем ясый,

Бизәкләре уйдан арындыра.

Яшәешнең авыр минуты да,

Еллар узгач,бик нык сагындыра.

 

Агачларның яфрак ярулары,

Сыерчыклар кайту моңландыра.

Җаннары бар ничек сокланмасын,

Чишмәләрнең аккан моңнарына. (Ирек Махиянов)

 

О себе

Я в 1984 году окончила ЕГПИ (РТО).Работала в татарской гимназии №1,2 учителем татарского языка и литературы.На данное время преподаю в школе №3 города Бугульмы.

 

Мне хочется,чтобы дети научились разговаривать, излагать свои мысли, отстаивать и доказывать свою точку зрения на татарском языке, т.е  умели творчески использовать полученные знания.  М.М. Бахтин сказал: " Жить-значит учавствовать в диалоге"  Диалог помогает не только формировать конкретные знания, умения и навыки, но и развивает умения мыслить самостоятельно, активизирует познавательную деятельность .Педагогическая практика показывает , что необходимо проводить целенаправленную работу по развитию умения вести диалог у  учащихся. Одной из особенностей коммуникативной стороны общения является стремление участников диалога повлиять друг на друга,утвердить свою точку зрения,управлять своими эмоциями; направлять свою энергию в положительное русло, верить в свои силы и возможности, адекватно оценивать себя; сопереживать.

Дети заслуживают максимум требовательности при максимуме уважения к нему; больше реплик оценочного характера,которые вселяли бы в него уверенность,стимулировали его мыслительную деятельность,вовлекали его в работуи одобряли его успехи.

Считаю , что нельзя подавлять ребенка, проявлять раздражительность, резкие замечания следует подходить бережно,заботливо,способствовать его развитию

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

1.Дейл Карнеги."Как перестать беспокоиться и начать жить"   2.Николай Козлов "Как относиться к себе и людям,или практическая психология на каждый день"И сегодня формулы практического поведения и социальной психологии помогают избавиться от всего,что мешает наслаждаться жизнью,удачами и счастьем.

Мой взгляд на мир

Стоп! Остановитесь,оглянитесь.Вокруг вас-мир, и он прекрасен! Смотрите свежим взглядом-на живой мир.Научитесь отделять свое "я" от переживаемого состояния. Жизнь-это поток нейтральных событий.Ваши переживания-результат вашего выбора.Чем же вы можете быть довольны? Ваши переживания проблему не решают.Лучше,если есть хоть малейший шанс исправить ситуацию используйте его.Откройте глаза на худшее и примите его.Не переживайте,а действуйте.Не привязывайся ни к чему.Оценки окружающих надо уважать и учитывать-как погоду.Но не более.Старайтесь не победить,а найти истину.Старайтесь понять то,что хочет сказать собеседник.Ищите то,в чем он прав, а не ошибается,старайтесь согласиться а не возразить.Признавайте возможность своей неправоты и просите критического обсуждения.

 

Мои достижения

 

4. Методические публикации

  №

Тема (название), вид публикации,  количество страниц

Уровень  (образовательное учреждение, муниципальный, республиканский, федеральный, международный уровень)

Где напечатана

(наименование научно-методического издания, учреждения, осуществлявшего издание методической публикации

Год издания

1

Рус телле укучыларның сөйләм телен һәм уйлау сәләтен үстерүдә рәсемнәрнең  роле, пакет дидактических материалов, 2 страницы                         

 

 

республиканский

научно-методический журнале "Мәгариф" №3, 2008                           

2008

2

“Г.Ибраһимовның “Карт ялчы”әсәрендә фразеологизмнар”,

тезисы исследовательской работы , 2страницы

международный

научно-методический сборник по материалам международной научно-практической конференция “Инновации и традиции в решении проблем модернизации современного образования”,  г.Елабуга

2010

3

 Культурно-речевая и творческая деятельность учителя,

статья, 3 страницы

российский

Научный журнал "Вестник Елабужского государственного педагогического университета», №3,2010        г. Елабуга

2010

 

5. Результаты участия в конкурсах (конкурс в рамках реализации приоритетного национального проекта «Образование», конкурсы профессионального мастерства, методические конкурсы и др.)

Название конкурса

Уровень (образовательное учреждение, район, город, республиканский, федеральный, международный уровень)

Результат

Год участия

1

Конкурс разработок уроков "Внедрение инновационных педагогических технологий в процессе преподавания татарского языка и литературы"

муниципальный

Почетная грамота управления образованием исполнительного комитета Бугульминского муниципального района

2011

 

Моё портфолио

Участия на научно-практических конференциях,публикации материалов.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы