В сочинениии описывается годы Великой Отечественной войны,героические подвиги Бугульминца Хамита Шафикова.
Вложение | Размер |
---|---|
aydar_sochinenie.doc | 96 КБ |
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе
муниципаль белем бирү учреждениесе аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче
3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган “Батырлыкта матурлык” исемендәге сочинениеләр конкурсына
“Дәһшәтле еллар авазы...”
Татарстан Республикасы
Бөгелмә муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче
3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы Ханипов
Айдар Рифкәт улының сочинениесе
Укытучы:
Шәкүрова Рәмилә Рәис кызы,
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бөгелмә, 2010
Ил онытмас,бирсәң каныңны
Ватан өчен изге көрәшкә.
Мансур Гаяз
Таң җилләре арыш башларыннан чык бөртеген коеп искәндә, илебезнең армас эшчеләре, колхозчылары , җырлый-җырлый, тыныч күңел белән эшкә киткәндә, фашист илбасарлары Ватаныбызның тынычлыгын бозалар. Карак эт шикелле , качып,-посып, көтмәгәндә, чигебезгә борын сузалар.Без ул еллар турында китаплардан укып, фильмнардан гына карап беләбез.
Ни кызганыч, авыр сугыш юлларын үткән ветераннарыбызның саны көннән- көн кими бара...
Дан сезгә,Бөек Җиңүне
Яулаган каһарманнар!
Онытылмас сезнең батырлык,
Дан сезгә,ветераннар!
Минем күптәнге зур теләгем -дәһшәтле сугыш юлларын үткән кеше белән танышып, туган халкым кичергән авыр еллар турында якыннан ишетеп белү иде. Бу хыялым тормышка ашты. Миңа сугышның бөтен михнәтен үз җилкәсендә татыган якташым-Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмит Газиз улы Шафиков белән танышырга насыйп булды. Ул үтенечемне канәгатьләндереп, башыннан үткәннәрне барлап сөйләде .
Хәтеремдә, әңгәмә барышында ветеранның карашы тәрәзә аша ерак офыкларга төбәлгән иде... Шулай итеп, күңеле белән үткәннәрне барлап, сөйләде ул, минем күз алдыма аның утны-суны кичкән тормыш юлы килеп басты....
Хәмит бабай 1924 елның 24 нче мартында Баулы районы Яңа Шалты авылында дөньяга килә. Хәзерге көндә аңа 87 яшь. Хәмит бабай 9 балалы ишле гаиләдә тәрбияләнә. Шөкер, туганнарының өчесе бүгенге көндә дә исән-сау. Хезмәт юлын 1939 елның июненнән башлый.Ул вакытта аңа бары тик 15 яшь була. Башта ул Баулы совхозында гади хисапчы булып эшли , ә аннан соң баш хисапчы итеп билгелиләр. Шулай тырышып эшләп ятканда, туган илебезгә , көтмәгәндә, фашистлар һөҗүм итә...
Совет иленә нинди зур кайгылар китерә ул кара кайгы... Азатлыкны сөйгән халкым изге көрәшкә күтәрелә.
Туган илнең һәрбер кешесе алдындагы изге бурычны үтәү-фашизмны тар-мар итү, җимереп ташлау , изге туфрагыбызны саклап калу нияте белән сугышка китә . Шулар арасында Хәмит бабай да була. Ул 1942 елның 19 августында алына. Башта ул 2ай Горький шәһәрендә белем ала. Миномет бригадасында “катюша” ракета установкасы белән идарә итергә өйрәнгәч, сержант дәрәҗәсе бирелгән булдыклы, тырыш, җаваплы егетне шушы бригадада калдырырга карар кылалар. Әмма, яшьлек бит, патриотизм ялкыны янган йөрәкле Хәмит бабай түзми, 1943 елның февралендә фронтның алгы сызыгына җибәрүләрен сорый.
Егет үткән юлда сафлар сынды,
Туплар ауды,танклар ватылды.
Кайдан алды егет мондый көчне,
Кайдан алды мондый ялкынны?
Хәмит бабайны бишенче гвардия танк армиясенең 76 нчы гвардия миномет полкына билгелиләр . Хәмит бабайга легендар ракета установкасы –“катюша” командиры булып, бөтен сугыш юлын шушы полк составында уздырырга туры килә. Югары командование резервындагы бу танк армиясе хәрәкәттәге 10 фронтта данлыклы сугыш юлы үтә. Фронтовик-якташыбыз бик күп хәрби операцияләрдә катнаша:
Курс бәрелеше; Днепр елгасын кичү, Киевне азат итү,2нче Украин фронты составында дошманның Корсунь-Шевченко группировкасын камап алу һәм тар-мар итү операцияләрендә катнаша. Шуның өчен 2дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.Кенигсбергны штурмлауда катнашканы өчен “Кенигсбергны алган өчен” медале һәм 3 дәрәҗә Дан ордены бирелә.
Шафиков Хәмит Газизович бик күп шәһәрләрне азат итүдә катнашкан: Воронеж, Киев, Курск, Кенигсберг....
Байрак итеп илгә турылыкны,
Утны-суны кичте бу егет.
Автоматы түгел,аты түгел,
Анты белән көчле бу егет.
Ветеранның күз алдына Курск дугасы янындагы сугыш барышы килеп баса. Хәмит бабай монда ут-ялкын кичә; Курск дугасындагы сугыш боҗраларын өзеп чыга, дәһшәтле үлем белән янәшә йөри. Проходовка авылы тирәсендә танклар сугышы...Бу бәрелештә ике яктан барлыгы 4500 танк катнаша. Җирне-күкне төтен ,тузан ,янгын каплый, бөтен җирне тоташ ут камап ала.Кайда безнекләр, кайда дошман-белмәссең... Өстән ике якның да авияциясе берөзлексез бомбалар яудыра. Мәшһәр, чын җәһәннәм! Соңыннан билгеле булганча, дошман биредә 300 танкын,10 мең офицер һәм солдатын югалткан. Хәер, безнең якның югалтканнары да коточкыч була.Үзебезнең полкны гына алсак та, 36 катюшадан нибары икесе әлләни зыян күрми, исән калганнарының саны йөзгә дә тулмый.Хәмит бабай каты яраланган җан дусты Иван Куклевны күтәреп, тынычрак урынга илтмәкче була, ләкин дусты кулында җан бирә.Өс -баш юеш.Көрәкләргә үзле балчык сылана.Сугышчан дуслар тынлыкта кабер казыйлар.Бары тик җил генә ыңгыраша.Икенче бер иптәшенең шушы бәрелештән чыкканда чәчләрен чал баса , 18 яшьлек егет - Валентин Иванов сугышның фаҗигасен менә шулай татый.
Бервакыт Хәмит бабайга тылга үтеп, өс-баш әйберләре юнәтү бурычы йөкләнә.Боерык булгач, үтәргә кирәк; машинага төялеп, юлга кузгалалар.Курстагы Полодухов дигән яшел,күбесенчә 3 катлы йортлардан торган төзек, шактый матур шәһәр аша үтәләр. Кайтканда, фашистлар бу шәһәрне танымаслык итеп , бомбага тотканнар: өем-өем хәрабәләр, анда-санда мичләр, морҗалар тырпаеп тора, исән кеше заты күренми. Урамнардан үтә торган түгел: аларга шәһәрне уратып узарга туры килә.Аларның башларыннан :”Исән калучылар күпме икән?” -дигән уй чыкмый.. Күңелләрендә фашистларга карата каты үч дөрли.Күпме авыл-шәһәрләрне,күпер, тимер юлларын хәрабәгә калдыра, күпме кешене юкка чыгара дошман!?
“Сөйләп кенә аңлатып булса икән лә сугыш дигән афәтнең ни дәрәҗәдә аяусыз икәнен! Көн саен янәшәбездә Үлем атлады бит!...”-дип искә ала ветеран.
Хәмит бабай 1944 елның 23 июнендә Берениза елгасын кичкәндә яралана, әмма госпитальдә ятудан баш тарта, медицина хезмәткәре өлкән лейтенант Губанов карамагында дәвалану курсын үтә.
1944 елның җәендә алар Польша җиренә барып җитәләр. Алдагы бурыч- Пруссия чиген үтү була. Политхезмәткәрләр аңлату-тәрбия эшләренең яңадан-яңа алымнарын кулланалар. “Үч листогы” дип аталганы исендә калган. Ул кәгазь битен һәркем үзе тутыра. Бу листовкага Хәмит бабай :
” Туганым-әнинең энесе Талип Хәбибуллин фронтта һәлак булды, аның өчен фашистлардан үч алачакмын”,-дип яза. “Әтием Газиз Шафиков көчле контузия алган, өйгә гарипләнеп кайтып кергән. Аның өчен дә сугышачакмын”,- дип тә өстәп куя.
Җиңү көнен ул бүгенгедәй хәтерли. Алар 1945 елның 8 маен Германиянең Штеттен шәһәре янында каршылыйлар. Җилсез, аяз көн. Май табигате гүя җанны иркәли.Полк штабы башлыгы майор М.А. Гафшитетның боерыгын үтәп, үткән көндә башкарылган эшләргә сугышчан аңлатма язып утырганда, Хәмит бабай штаб буенча кизү хәрби егетнең “Ура!” дип кычкырып йөгергәнен күреп ала.Ул:”Шафиков! Куй кәгазь кыштыртатуыңны! Сугыш беткән,ишетәсеңме, сугыш! Ур-ра !”- дип кычкырып җибәрә.
Их, күпме көтәләр алар бу хәбәрне! Шушы мизгелләрне уйлап, күпме хыялланалар! Ниһаять! Якташым тетрәнүдән бөтенләй катып кала.Ни сөйли, ни уйлый ,ни хәрәкәтләнә алмый..Шок! Иптәшләренең берсе, Володя Анимов, атылып килеп кочаклап ала, үзе шарт та, шорт пистолеттан һавага ата. Бераздан аңына килеп, Хәмит бабай да салют бирә башлый. Биеп-җырлап, көлеп-елап тантана итәләр,шатлыкның очы-кырые булмый .
Бу очрашу мине уйландырды, тирән дулкынлану кузгатты ...
Бүгенге аяз күгебез өчен, мул тормышыбыз өчен рәхмәт сиңа, Хәмит бабай! Катып-туңып, ачлы-туклы, күпме михнәт чигеп яуланган Бөек Җиңү өчен мең рәхмәт сиңа, Ветеран! Эстафета тиздән безгә күчәр, ил иминлеге өчен без җавап тотабыз.Сынатмасак иде ветераннар һәм ил азатлыгы өчен баш салган миллионланган ватандашларыбыз алдында. Илебезгә бу тыныч тормыш бик кыйммәткә төшкән.Беләм: без, яшь буын, алар адында мәңге бурычлы һәм моны онытырга хакыбыз юк.Үткәнне белмәгән кешенең киләчәге юк.
Заявка
Укучының исеме,фамилиясе, әтисенең исеме | Ханипов Айдар Рифкат улы |
Сыйныф | 9”А” |
Мәктәбе | 3нче гомуми белем бирү |
Шәһәре | Бөгелмә |
Мәкаләсенең исеме | Дәһшәтле еллар авазы |
ИНН | 164505376420 |
Страховой таныклыгының номеры | 14101634599 |
Туган елы | 1992.03.12. |
Адресы,паспорт мәгълүматлары(серия, номер, кайчан һәм кайда бирелгән) | 423430 Октябрьская ,19,кв 27 9207034595 Бөгелмә ГОРВД 2007.28.03. |
Укытучының исеме,фамилиясе, әтисенең исеме | Шәкүрова Рәмилә Рәис кызы |
Ведомствоара
сочинениеләрнең республика конкурсын
Җиңү тәме, яшәү яме
Ил онытмас,бирсәң каныңны
Ватан өчен изге көрәшкә.
Мансур Гаяз
Таң җилләре арыш башларыннан чык бөртеген коеп искәндә, илебезнең армас эшчеләре, колхозчылары , җырлый-җырлый тыныч күңел белән эшкә киткәндә, фашист пиратлары Ватаныбызның тынычлыгын бозалар.Карак эт шикелле , качып,-посып,көтмәгәндә, чигебезгә борын сузалар.
Без ул җинаять турында китаплардан укып,фильмнардан гына карап беләбез.
Ни кызганыч, авыр сугыш юлларын үткән ветераннарыбызның саны көннән- көн кими бара.
Минем күптәннән зур теләгем бар иде-дәһшәтле сугыш юлларын үткән кеше белән танышып, туган халкым кичергән авыр еллар турында якыннан ишетеп белү.Бу хыялым тормышка ашты.Миңа сугышның бөтен михнәтен үз җилкәсендә татыган якташым-Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмит Газиз улы Шафиков белән танышырга насыйп булды. Ул үтенечемне канәгатьләндереп, башыннан үткәннәрне сөйләде. Хәтеремдә,әңгәмә барышында ветеранның карашы тәрәзә аша ерак офыкларга төбәлгән иде... Шулай итеп, күңеле белән үткәннәрне барлап, хөрмәтлеәп, минем күз алдыма утны-суны кичкән тормыш юлы килеп басты....
Хәмит бабай 1924 елның 24 нче мартында Баулы районы Яңа Шалты авылында дөняга килә.Хәзерге көндә аңа 85 яшь.Хәмит бабай 9 балалы ишле гаиләдә тәрбияләнә. Шөкер, туганнарының өчесе бүгенге көндә дә исән-сау. Хезмәт юлын 1939 елның июненнән башлый.Ул вакытта аңа бары тик 15 яшь була.Башта ул Баулы совхозында гади хисапчы булып эшли , ә аннан соң аны баш хисапчы итеп билгелиләр.Шулай тырышып эшләп ятканда, туган илебезгә ,көтмәгәндә, фашистлар һөҗүм итә... Бер хаксызга күздән яшьләр төшә, бер хаксызга җиргә кан коела.
Совет иленә нинди зур кайгылар китерә ул кара дошман.Азатлыкны сөйгән халкым изге көрәшкә күтәрелә.
Туган илнең һәрбер гражданины алдындагы изге бурычны үтәү-фашизмны тар-мар итү,җимереп ташлау ,изге туфрагыбызны саклап калу нияте белән Хәмит бабай 1942 елның 19 августында сугышка китә. Башта ул 2ай Горький шәһәрендә белем ала.Миномет бригадасында “катюша” ракета установкасы белән идарә итергә өйрәткәч, сержант дәрәҗәсе бирелгән булдыклы, тырыш, җаваплы егетне шушы бригадада калдырырга карар кылалар. Әмма, яшьлек бит,патриотизм ялкыны янган йөрәкле Хәмит бабай түзми, үз теләге белән 1943 елның февралендә фронтның алгы сызыгына җибәрүләрен сорый. Аны бишенче гвардия танк армиясенең 76 нчы гвардия миномет полкына билгелиләр . Хәмит бабайга легендар ракета установкасы –“катюша” командиры булып, бөтен сугыш юлын шушы полк составында уздырырга туры килә.Югары командование резервындагы бу танк армиясе хәрәкәттәге 10 фронтта (Воронеж; Дала; 1,2,3 нче Украина; 1,3 нче Белорус һәм 3 Балтыйк буе фронтларында) данлыклы сугыш юлы үтә.
Документлардан күренгәнчә, фронтовик-якташыбыз түбәндәге хәрби операцияләрдә катнаша:
-Курс бәрелеше(5-12 июль,1943 ел);
-Днепр елгасын кичү (август-нобрь ,1943);
-Киевне азат итү (август-ноябрь, 1943) ел);
2нче Украин фронты составында дошманның Корсунь-Шевченко группировкасын камап алу һәм тар-мар итү (шуның өчен 2дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә)-гыйнвар-февраль, 1944 ел;
-СССР-Румыния чиген ътъ-март, 1944 ел;
-Беренче Белорусь фронты составында Белоруссиянең башкаласы Минскийны азат итү-июнь-август ,1944 ел;
ССР-Польша чиген үтү-июль 1944 ел;
-өченче Белорусь фронты составында Көнчыгыш Пруссия чиген үтү- октябрь,1944ел;
-Германия чиген үтү-гыйнвар,1945);
-Кенигсбергны штурмлауда катнашканы өчен ““Кенигсбергны алган өчен” медале һәм 3 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә)-апрель, 1945).
Оборона Министрлыгының үзәк архивында билгеләнчә, Шафиков Хәмит Газизович түбәндәге шәһәрләрне азат итүдә катнашкан: Воронеж, Киев, Курск, Орлов, Белгород, Кировоград,Шаулят, Штум,Богуслав, Ортельсбург, Фрайштан, Марунген, Дойч-Аллау, Вилленбург ,Кенигсберг...Шунысы,гаҗәп : якташым бу шәһәрләрнең исемнәрен шушы көнгә кадәр хәтерендә бик нык саклаган...Архивта әйтеп үтелгән бүләкләр өстенә,батыр якташыбызның “Почет билгесе” һәм “Партийная” орденнары ,”Сугышчан батырлыгы өчен” ,”Германияне җиңгән өчен” ,”Тыныч тормышта-хезмәт батырлыгы өчен(Барлыгы 17 орден һәм медале 8 истәлекле билгесе, медале бар.1984 елның 10 декабрендә чыккан Тат АССР ның Югары Советы Указы нигезендә Хәмит Шафиковка “Татарстан АССРның Атказанган укытучысы исеме бирелә.
Хәмит бабай 1944 елның 23 июнендә Берениза елгасын кичкәндә яралана,әмма госпитальдә ятудан баш тарта, медицина хезмәткәре өлкән лейтенант Губанов карамагында дәвалану курсын үтә.
Сугышның кайсы эпизодлары аеруча күңелегезгә уелып калды? “ –дигән сорауга, ветеран болай дип сөйләп китте:
“Курск дугасындагы сугыш иң дәһшәтлеседер, мөгаен. Проходовка тирәсендәге танклар сугышы коточкыч бер күренеш иде.Анда ике яктан барлыгы 4500 танк катнашты. Җирне-күкне төтен ,тузан янгын каплаган, бөтен җир тоташ ут..Кайда безнекләр, кайда дошман-белмәссеңю Йстән ике якның да авияциясе берөзлексез бомбалар яудыра. Мәшһәр, чын җәһәннәм! Соңыннан билгеле булганча, дошман биредә 300 танкын,10 мең офицер һәм солдатын югалткан. Хәер, безнең якның югалтканнары да коточкыч иде.Үзебезнең полкны гына алсак та, 36 катюшадан нибары икесе әлләни зыян күрмәде, исән калганнарыбызның саны йөзгә дә тулмады..Каты яраланган җан дустым Иван Куклевны күтәреп, тынычрак урынга илтмәкче идем, кулымда җан бирде.Икенче бер иптәшемнең шушы бәрелештән чыкканда чәчләре ап-ак иде, ә бит Валентин Ивановка бары тик 18 яшь кенә иде...”
Газиз бабай тагын бер хатирәсе турында сөйләде.Бер вакыт аңа тылга үтеп, өс-баш әйберләр юнәтү бурычы йөкләнә.Боерык булгач, үтәргә кирәк,ярдәмгә алып, ГАЗ_АА автомашинкасына төялеп, юлга кузгалалар.Полодухов дигән яшел,күбесенчә. 3 катлы йортлардан торган төзек,шактый матур шәһәр аша үтәләр. Кайтканда, фашистлар бу шәһәрне танымаслык итеп , бомбага тотканнар: өем-өем хәрабәләр, анда-санда мичләр, морҗалар тырпаеп тора, исән кеше заты күренми. Урамнардан үтә торган түгел: аларга шәһәрне уратып узарга туры килә.Аларның башларыннан :”Исән калучылар күпме икән?” дигән уй чыкмый.. Күңелләрендә фашистларга карата каты үч дөрли.Күпме авыл-шәһәрләрне,күпер, тимер юлларын хәрабәгә калдыра, күпме кешене юкка чыгара дошман!? Якташыбыз үзәк өзгеч сүзен дәвам итә: “Сөйләп кенә аңлатып булса икән лә сугыш дигән афәтнең ни дәрәҗәдә аяусыз икәнен! Көн саен янәшәбездә Үлем атлады бит!...”
1944 елның җәендә алар Польша Җиренә барып җитәләр. Алдагы бурыч- Пруссия чиген үтү була. Поитхезмәткәрләр аңлату-тәрбия эшләренең яңадан-яңа алымнарын кулланалар. “Үч листогы” дип аталганы истә калган. Ул кәгазь битен һәркем үзе тутыра. Бу листовкага Хәмит бабай :” Туганым-әнинең энесе Талип Хәбибуллин фронтта һәлак булды, аның өчен фашистлардан үч алачакмын”,-дип яза. Якташымның әтисе Газиз Шафиков көчле контузия алган, өйгә гарипләнеп кайтып кергән.Аның өчен дә сугышачакмын”,- дип тә өстәп куя.
Җиңү көнен ул бүгенгедәй хәтерли. Алр 1945 елның 8 маен Германиянең Штеттен шәһәре янында еаршылыйлар. Җилсез, аяз көн. Май табигате күзләрне иркәли.Полк штабы башлыгы майор М.А. Гафшитетның боерыгын үтәп, үткән көндә башкарылган эшләргә сугышчан аңлатма язып утырганда, Хәмит бабай штаб буенча кизү хәрби егетнең “Ура! Кычкырып йөгергәнен күреп ала.Ул:”Шафиков! Куй кәгазь кыштыртатуыңны! Сугыш беткән,ишетәсеңме, сугыш! Ур-ра !” дип кычкыра.
“Их, күпме көттек без бу хәбәрне! Күпме хыялландык шушы мизгелләрне уйлап! Ниһаять!Тетрәнүдән ,бөтенләй катып калдымНи сөйли, ни уйлый ни хәрәкәтләнә алмыйм.Шок! Иптәшләремнең берсе, Володя Анимов, атылып килеп кочаклап алды, үзе шарт та, шорт ТТ пистолетыннан һавага ата. Бераздан аңыма килеп, мин дә салют бирә башладым.Биеп-җырлап, көлеп-елап, тантана иттек,шатлыкныжң очы-кырые булмады.”- дип искә алды Хәмит бабай.
Ә фашистлар һаман каршылык күрсәтәләр. Берничә иптәшләрен инде солых төзелгәч, немец җирендә гүргә иңдерәләр.Ни аяныч!
Якташымның яшьләргә әйтерсүзе бар:”Без күргәннәрне сезгә, яшь буынга кичерергә язмасын.”
Туган якларына әйләнеп кайткач, Хәмит бабай 1949 елда гаилә кора һәм җәмәгәте белән берлектә менә дигән ике ул тәрбияләп үстерә.Бүгенге көндә 4 оныклары, бер оныкчыклары бар. Һәммәсе тәртипле, акыллы, югары белемле.Быел,ягьни , 2009 елның октябрендә Миңлеһиҗан апа белән бергә гомер итүләренә 60 ел тула, алла боерса. Без, тирә-юньдәгеләр, сокланабыз бу гаиләгә карап, ул һәрьяклап бызга үрнәк.Теләгебез шул:бер-берсенә терәк булып, безне сөендереп, шулай бәхетле гомер итсәләр иде!
Инде хезмәт юлына килгәндә, демобизацияләнгәч, туган ягында 3-4 еллап, баш хисапчы булып эшли Хәмит бабай.Аннары “Орлыкчылык” совхозын җитәкли, Азнакайда район башкарма комитеты рәисе була(2 ел; Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкли (9ел;),индустриаль –педагогия техникумында директор вазифасын башкара(11ел); һәм шуннан пенсиягә чыга.”Мин лаеклы ялда”,-дип кул кушырып утырмый.Сугыш һәм хезмәт ветераны 9 ел буе БМЗ да уку-җитештерү цехында җитәкче урынбасары вазифаларын башкара.Менә хәзер дә Бөгелмә шәһәре һәм районы Ветераннар Советы рәис урынбасары булып эшли, җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнаша.Кыскасы, ветеран әле бүген дә алгы сызыкта.
Уйландырды, тирән дулкынлану кузгатты миндә Хәмит бабай. Шафиков белән булган менә шушы очрашу. Бүгенге аяз күгебез өчен, мул тормышыбыз өчен рәхмәт сиңаХәмит бабай! Катып-өшеп, ачлы-туклы, күпме михнәт чигеп яуланган Бөек Җиңү өчен мең рәхмәт сиңа, Ветеран! Эстафета тиздән безгә күчәр, ил иминлеге өчен без җавап тотабыз.Сынатмыйсы иде ветераннар һәм ил азатлыгы өчен баш салган миллионланган ватандашларыбыз алдында. Һәркемнең яшисе килгән .кыйммәткә төшкән илебезгә бу тыныч тормыш.Беләм: без, яшь буын, мәңге бурычлы һәм моны онытырга хакыбыз юк.
Швейня
Девчата
Ласточка. Корейская народная сказка
В поисках капитана Гранта
Император Акбар и Бирбал