Цель моей научно-практической работы:сделать лексико-семантической анализ рассказа Г.Ибрагимова "Карт ялчы" ("Пожилой слуга"):найти слова,которые имеют разные лексические значения;распредилить их по группам;классифицировать их по активности и пассивности употребления;определить их роль в жизни народа.
Вложение | Размер |
---|---|
тезисы | 19.2 КБ |
текст | 37.53 КБ |
приложение | 39.63 КБ |
Тел-халыкның тарихы
Хабибуллина Регина
г.Бугульма, МОУ «СОШ №3»,8кл.
1. Проблеманың куелышы: телдә халыкның ерак гасырлардан килгән ,формалашкан тәҗрибәсе,холкы-фигыле,дөньяга,кешегә,хезмәткә карашы чагылган.Гомумән,ул -халыкның яшәү рәвеше.Ә без әдәби әсәрләрнең эчтәлеген аңлау өчен барлык сүзләрнең дә мәгънәләренә төшенәбезме,аларның аңлатмасын сүзлекләрдән табып буламы? Үзебез белгәннәрне киләчәк буынга җиткерә алабызмы?. Минемчә,безгә сүзлек байлыгын өйрәнергә кирәк.Шул очракта гына милләтебезнең үткән тарихын беләчәкбез.
Тикшерү эшем барышында авторның 20-гасыр башында татар халкының яшәешен күрсәтү өчен нинди сурәтләү чараларын ,кайсы телләрдән алынган сүзләрне кулланганын беләсем килде.
2. Теманың актуальлелеге: әдәбият һәм тарих бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, әгәр тарихны белмәсәң,әсәрнең эчтәлеген аңлап та,анда кулланылган сүзләрнең мәгънәләренә төшенеп тә булмый. Бу очракта безгә шул чорда яшәгән кешеләргә мөрәҗәгать итәргә яки аңлатмалы сүзлекләрдән файдаланырга туры килә. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнә башлагач, бу проблема аеруча нык сизелә башлады.
Тикшерү эше барышында мин сүзлектән берничә сүзнең аңлатмасын таба алмадым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: димәк, галимнәрнең сүзлекләр төзү,сүзлек составын өйрәнү эше алда әле...Гомумән,минемчә,текстка анализ ясау,лексикография эше һәрвакыт актуаль булып кала бирә.
Соңгы елларда туган якның тарихы,анда яшәгән халыкның тормыш-көнкүрешенә, сөйләм теленә, аеруча, авыл халкының элеккеге һөнәрчелек эшенә дә игътибар арта: чигү, киез басу һәм башкалар... (Димскәй авылыннан Роза апа йоннан келәмнәр суга)., Кызганычка каршы, без, әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен ,алар кулланган сөйләм телен бик белеп бетермибез.
Тикшерү алымнары -эзләнү, чагыштыру, нәтиҗәләр ясау.
Өйрәнү предметы: Г.Ибраһимовның “Карт ялчы” хикәясе.
4.Чыганаклар: интернет челтәре, теоретик әдәбият, сүзлекләр.
5.Тикшеренү эшенең максатлары һәм бурычлары:
1) лексикология турында теоретик материалны өйрәнү;
2) әсәрдән лексик мәгънәсе төрле булган сүзләрне табу, һәм аларның халык тормышын
тасвирлаудагы ролен билгеләү ;
3) хикәядә кулланылган сүзләрнең сүзлек составына күзәтү ясау, аларны килеп чыгышы ягыннан төркемләү һәм иң күп кулланылганнарын аерып алу;
4) сүзләрнең куллану дәрәҗәсенә күзәтү ясау.
6. Эшнең эчтәлеге .Фәнни эш дүрт бүлектән тора.
I.Кереш.II. Төп өлеш. Текстка лексик-семантик анализ.1. Сүзнең лексик мәгънәсе һәм аның төрләре. 2.Сүзләрнең килеп чыгышына күзәтү ясау III.Йомгаклау. IV.Файдаланылган әдәбият.
7. Нәтиҗәләр: Әсәрдә гади халык сөйләме, һөнәрчелек лексикасы төп урынны алып тора.Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең төп өлешен метафора һәм метонимия тәшкил итә. Хикәядә гарәп-фарсы алынмалары күп очрый.
Г.Ибраһимовның хикәясенә лексик-семантик анализ ясап, мин халкыбызның билгеле бер чорда яшәгән татар халкының тормыш-көнкүреше,сөйләм теле белән таныштым,Булдыра алганча,анализ ясап,нәтиҗәләр чыгардым. Әлеге кечкенә эшем әдәбият,тарих белән кызыксынучылар өчен этәргеч яки чыганак булып торыр дип ышанып калам. Минемчә, әдәбият белгечләре безнең буынны төрле чыганаклар ярдәмендә халкыбызның үткәне белән якыннанрак таныштырырга бурычлыдыр...
Эчтәлек
I. бүлек. Кереш өлеш.Теманың актуальлелеге, максатлары һәм бурычлары, тикшерү алымнары, өйрәнү предметы, эшкә кыскача характеристика.-2
II бүлек . Төп өлеш-
1. Сүзнең лексик мәгънәсе һәм аның төрләре-
2.Сүзләрнең килеп чыгышы -
3.Сүзләрнең куллану дәрәҗәсе -
III бүлек . Йомгак -
IV бүлек. Файдаланылган әдәбият исемлеге -
I. Кереш
1.Теманың актуальлелеге: әдәбият һәм тарих бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, әгәр тарихны белмәсәң,әсәрнең эчтәлеген аңлап та,анда кулланылган сүзләрнең мәгънәләренә төшенеп тә булмый. Бу очракта безгә шул чорда яшәгән кешеләргә мөрәҗәгать итәргә яки аңлатмалы сүзлекләрдән файдаланырга туры килә. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнә башлагач, бу проблема аеруча нык сизелә башлады.
Тикшерү эше барышында мин сүзлектән берничә сүзнең аңлатмасын таба алмадым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: димәк, галимнәрнең сүзлекләр төзү,сүзлек составын өйрәнү эше алда әле...Гомумән,минемчә,текстка анализ ясау,лексикография эше һәрвакыт актуаль булып кала бирә.
Соңгы елларда туган якның тарихы,анда яшәгән халыкның тормыш-көнкүрешенә, сөйләм теленә, аеруча, авыл халкының элеккеге һөнәрчелек эшенә дә игътибар арта: чигү, киез басу һәм башкалар... (Димскәй авылыннан Роза апа йоннан келәмнәр суга)., Кызганычка каршы, без, әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен ,алар кулланган сөйләм телен бик белеп бетермибез.
2.Тикшеренү эшенең максатлары һәм бурычлары:
1) лексикология турында теоретик материалны өйрәнү;
2) әсәрдән лексик мәгънәсе төрле булган сүзләрне табу, һәм аларның халык тормышын тасвирлаудагы ролен билгеләү ;
3) хикәядә кулланылган сүзләрнең сүзлек составына күзәтү ясау, аларны килеп чыгышы ягыннан төркемләү һәм иң күп кулланылганнарын аерып алу;
4) сүзләрнең куллану дәрәҗәсенә күзәтү ясау.
3. Тикшерү алымнары -эзләнү, чагыштыру, нәтиҗәләр ясау.
4. Өйрәнү предметы: Г.Ибраһимовның “Карт ялчы” хикәясе.
Тикшерү эшем гамәли эштән тора.
Гомумән,Г.Ибраһимовның иҗаты буенча китапханәләрдән,интернеттан аның әсәрләренә лексик анализ ясалган эшләрдән "Алмачуар" хикәясендә тел-сурәтләү чаралары.” Г.Ибраһимов буенча презентация.raushania.ucoz.ru›load/prezentacijal_r/g_ibra исемле материалны гына таптым.Минемчә,Г.Ибраһимовның әлеге хикәясенә лексик анализ ясаган материал юк.Эшемнең яңалыгы -20-гасыр башында яшәгән халыкның тормыш-көнкүрешен өйрәнүне сүзлек байлыгын тикшереп карау.
Телне өйрәнү сүздән башлана.Сүзнең кулланылышы,мәгънә тирәнлеге аша без халыкның мәдәни-рухи мирасы,көнитеше белән танышабыз.Телнең сүзлек байлыгын –лексика дип,ә шул байлыкны өйрәнә торган тел тармагын лексикологиягрек . texikos- сүз,logos-өйрәнү)дип атыйбыз. Лексикология фәне сүзне төрле яклап өйрәнүне максат итеп куя.”Беренче чиратта, лексикология фәне кысаларында сүз мәгънәсе,аның типлары,сүзлек составының катламынары,сүзләрнең килеп чыгышы,кулланылыш үзенчәлекләре,телнең лексик составы баю,тулылыну юллары тикшерелә.Телнең сүзлек байлыгы даими рәвештә тулыланып,үсеш-үзгәреш кичереп яши.”[ Галиуллина Г.Р. Татар теле.Лексикология:таблицалар,схемалар,анализ үрнәкләре,күнегүләр,сүзлекчә:Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен / Г.Р.Галиуллина.-Казан:Мәгариф,2007.]
Мин Г.Ибраһимовның “Карт ялчы” әсәрендәге сүзләргә анализ ясап карадым .
Башта мин тексттан күчерелмә мәгънәдәге әсәрдән лексик мәгънәсе төрле булган сүзләрне (метафора,метонимия,синоним антоним) таптым, һәм аларның халык тормышын тасвирлаудагы ролен билгеләргә тырыштым.Аннан соң хикәядә кулланылган сүзләрнең сүзлек составына күзәтү ясадым, аларны килеп чыгышы ягыннан төркемләдем һәм иң күп кулланылганнарын аерып алдым. Алдагы эшем-сүзләрнең куллану дәрәҗәсенә (актив,пассив сүзләр) карап төркемләү булды. Барлык тикшеренүләрдән соң,нәтиҗәләр чыгардым.
II.Төп өлеш. Автор 20 нче гасыр башындагы авыр тормыш шартларын күзаллау өчен ,анда яшәгән кешеләрнең нык , көчле характерлы булуларын тасвирлау өчен “каты кеше, каты хезмәт” кебек метафоралар куллана. Метафоралар - күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнеп, яшерен чагыштыру хасил иткән сурәтләү чаралары китерә.Әсәр гади халык тормышын сурәтләүгә бәйле метафораларның гади төрен файдалана (йомшак күңелле).
Метонимия бер күренеш, әйбер, кешене башка күренеш , әйбер кешегә хас сыйфат, билге белән атау ярдәмендә сурәтләү чарасы Әсәр стиленә караганда, көндәлек тормышны , кешене халәтен тасвирлаганда бу сурәтләү чарасы автор тарафыннан оста файдаланылган (“өмет өзгәч” ,”пыскып елау”,” атай йомшарган”, “йөрәгемә төште”, “сүнгән йөрәге”, “йөрәге ярылыр”,” моң басты”, “йөрәгенә кагылырсың”). Табигать күренешләре кешенең халәтенә тәңгәлләштерелә (“болытлар куркытты”,” болытлар куерды”) . Автор тарафыннан синекдоха да бирелә ( “бер чынаяк эчеп бетердем”).Ул күләм алмашыну ярдәмендә барлыкка килүче сурәтләү чарасы.
Синонимнар сүзе грек теленнән (synonymos) , бер исемле дип тәрҗемә ителә. Алар сүзләрнең мәгънәләрен йомшарта, мәгънәсен аныклый, кешенең сөйләмен матурлый, матур әдәбиятта ,бер үк сүзне кабатлап, язманы ямьсезләнүдән коткара. Г.Ибраһимов үзенең әсәрендә кешенең эш-хәрәкәтләрен сурәтләгәндә,синонимнарның иң кулаен сайлап алган (“ашыкканда , кабалана” ; “интектерү, азаплау”). Бу синонимнар очраклы синонимнар төркеменә керәләр.Аларны контексттан тыш та куллана алабыз һәм мәгънәләрен аңлыйбыз.
Антонимнар-капма-каршы мәгънәдәге сүзләр.Антонимнар парлашып килеп, парлы сүз ясый. Парлы сүз составындагы сүзләр бер үк сүзләр төркеменнән була.. Г.Ибраһимов үзенең хикәясендә антонимнарның антитеза төрен: вакыт ( “күз ачып йомганчы “,”көн-төн”) , билге (“яралы да, ярасыз да”) , эш-хәрәкәт ( “анда чаптым, монда чаптым”, “алу-салу”, ” өсте үрә,төбе кибә “) белдергән мәгънәлеләрен кулланган. Автор антонимнарны сөйләмнең көчен ( “анда чаптым”,”монда чаптым” ) ,сәнгатьлелеген (әллә өнемдә, әллә төшемдә”) арттыру;сурәт тудыру (“яралы да,ярасыз да “)өчен файдаланган. Алар төзелешләре буенча төрле: тамыр (“көн-төн”), ясалма (“ йә усаллык, йә яхшылык”), парлы (“аннан-моннан”). Бу- даими антонимнар. Алар контексттан тыш та антоним буларак кабул ителә, бер-берсенә тәңгәл килә.Омонимнар.Хикәядә сурәтләү чарасы буларак, омонимнарның саны аз.Әсәрдә аларның бер төре генә бар.Ул- паронимнар,.Г.Ибраһимов үзенең бу хикәясендә паронимнарны эчке һәм тышкы рифма кору өчен кулланган. Әлеге парономаслар категориаль уртаклыгы булмаган төрле төшенчәләрне белдерәләр һәм очраклы т уры килүдән барлыкка киләләр ( тарый, ярый).
Сүзләрнең килеп чыгышына күзәтү ясаганда, шуларны исәпкә алырга кирәк: белгәнебезчә,әсәр егерменче гасыр башында дөнья күргән; автор гади авыл халкының авыр тормышы, аларның яшәү,үзара аралашуларын күз алдына китерү ,аңлау өчен гомумтөрки, гарәп һәм фарсы алынмаларын актив кулланган .Әсәрдә файдаланылган сүзләрнең төп өлешен гомумтөрки сүзләр тәшкил итә ( ашлык, көннәр, утын, кала,балалар, сөт, эт, эшлисең, рәтләп, чабабыз) .
Гарәп-фарсы алынмалары хәзерге көндә дә телебездә бик зур урын алып тора.Бу алынмалар, Болгарда ислам дине кабул ителгәннән соң,сәүдә, дин, сәясәт, мәдәният, әдәбият-сәнгать бәйләнешләре аша килеп кергәннәр. Язучы шул чорда яшәгән кешеләрнең дингә карата ихтирамлы булуларын исәпкә алып, дингә кагылышлы сүзләрне файдаланган (“ходай “,”садака” ,”кыямәт”,”тәһарәт”,“ахирәтен”, ”гошер”,”мәҗлес”, ”кәфенләүче, ”гает, ”мәрхүмә, ”сәҗдә, ”) . Гарәп-фарсы алынмалары арасында гарәп теленнән алынган сүзләр фарсы телендәге сүзләргә караганда күбрәк кулланылган.Минемчә,бу күренеш шуның белән дә аңлатыла: ул чорда милләттәшләребез гарәп графикасын яхшы белгәннәр, дин тотканнар.
Гомумтөрки сүзләрне төркемләгәндә, түбәндәгеләргә мисаллар китерергә мөмкин:1. Кешенең тән төзелешенә караган сүзләр: баш, кашларын, куенга, йөзен, кулын, башы, битле, куй күзле, сакаллы.2. Кардәшлек атамалары: атай, әни, энем, егет, кыз, бабай, кияү,карчык, әбисе, килен... 4. Урын, вакыт төшенчәләрен белдергән сүзләр: көн-төн,елны,көлтәнең өсте,төбе,артыннан,тау башларына ,алдыннан .5. Табигать күренешләре: яңгыр, кояш, җир, су, ай,6. Хайван, кош-корт исемнәре: тавык-чебеш, бия, ат, кәҗә,сыер, эт.7. Үсемлек исемнәре:карабодай, арыш, бодай, солы,тары,әрәмә, икмәк, бәрәңге. 8. Әйберләрнең санын белдерә торган сүзләр: бер, ике, дүрт, мең.9. Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр: җыелды,асрый, карый, кызгана, барып кайтасың, кычкырдым,йоклап ятасызмы, курка, чабабыз, яратмый.10. Әйберләрнең , күренешләрнең сыйфатларын,төрле үзенчәлекләрен белдерә торган сүзләр: шәп, җиңел,ачулы, кара,караңгы,карт,биек, мескен,тыныч, зур, юаш.11.Тормыш-көнкүреш, ашау-эчү, хезмәт төшенчәләрен белдерә торган сүзләр (көмеш, тимер, сәнәк, тырма, чәйгә керегез, шырпы, юешләләнгән, җон , чабата үрү).Төрки-татар халкының борынгы бабалары славян кабиләләре белән бәйләнештә яшәгәннәр.Төрки халыклар славяннардан күп сүз алганнар. Г.Ибраһимовның әсәрендә рус сүзләрен дә очратырга мөмкин:самавар, мужик ,канау.Бу сүзләр персонажның сөйләм үзенчәлеген ачыклый. Хикәядә рус теле аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән алынма сүзләр бик аз. Алар арасында монгол һәм латин сүзләре бар : нукта, дилбегә ( бу сүзләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә карыйлар) .
Тексттагы сүзләр кулланылышына килгәндә, лексик берәмлекләр арасында төп өлешне гади сөйләм сүзләре тәшкил итә,чөнки хикәядә гади халык тормыш-көнкүреше тасвирлана.Алар сөйләмгә эмоциональ-экспрессив төсмер бирәләр, : ну; “Ырылдама, карт эт! Күп сөйләшә башласаң, алырсың кирәгеңне!” . “Өшетте, юньләп йоклап булмады” ;“чукын, җәһәннәмгә кит”, акырып-бакырып , ай-вай, каһәр төшсен”; “Мәңге асрый алмассың әле” ; ”Фу...каһәр төшсен, саран байның рәтле сбруе буламы соң аның!”). Кайбер сүзләрнең күчерелмә мәгънәгә килеп, гади сөйләм сүзенә әйләнгәннәрен дә очратырга мөмкин (“тот капчыгыңны”,”Минекеләр китмиләр ,үлән булса, ябырылып яталар”( бик яхшы ашыйлар, тиз генә бер урыннан китмиләр). Кайбер конкрет әйберләрне, эш-гамәлләрне белдерүче сүзләрнең күчерелмә мәгънәгә әйләнгәннәрен дә очратырга була(“җенләндереп” (җен) (бу очракта“тиз”мәгънәсендә кулланылган) ; “кулыгыз черегәнмени”(“начар эшлисез”мәгънәсендә); “бер көтү халык” ( “мал көтүе”, “бик күп халык”). Гади сөйләм сүзләренә рус теленнән кергән сүзләр дә бар (мужик, самавыр)
Диалекталь сүзләр. Әсәрдә мондый сүзләр дә бар (кабалана, өшәнгән, каулап, яңлыш).Язучы аларны персонажның сөйләм үзенчәлеген тасвирлау өчен кулланган.Язучының бу әсәрендә билгеле бер терминга караган сүзләр юк. Авыл халкы телендә генә яшәп килгән сүзләр җыелмасы гына бирелгән. Алар әсәрдә гади халыкның һөнәренә, көнкүрешенә бәйле рәвештә файдаланылган. Бу сүзләрнең төп куллану максаты- авыл халкының яшәеш рәвешен тасвирлау, укучының күз алдына китереп, әсәрнең идеясен ачыклау.
Авыл хуҗалыгына караган лексика әсәрнең төп өлешен тәшкил итә. Г.Ибраһимов авыл халкының тырыш хезмәтен күрсәтү өчен игенчелек , мал, кош-корт асрау , өй төзү, кием-салым тегүчеләр, тукучылар өчен генә аңлашылган сүзләрен кулланган .Алар хикәянең бик күп өлешен алып торалар.Мәсәлән:1) игенче хезмәтенә кагылышлы сүзләр: ашлыкларны сугу, чүмәләләр тутырып утырту; көлтәнең өсте үрә, төбе чери;кибән башына менәм; бастырыклап; көлтә ташу;тарыны уру; көлтәләп сугалар; ун таяк; тырма тырмалатырга; 2) мал, кош-корт асрауга кагылышлы сүзләр: арбаны бушатабыз; җиктек;бәкәл бияләре; көлтәне тарттыру;сбруе; дилбегә, аркан ишә; киләп сара; тышаулап, тугарып, кешәнләп ;тәҗеләре, тәртә; 3) тегүгә,тукучылыкка бәйле сүзләр: чабата тукый; аркан, дилбегә ишә, җон эрли, киләп сара ,җитен эрләрсең; Автор әсәрендә бу сүзләрне кулланып,укучыга татар халкының элек-электән тукучылык,тегүчелек эше белән шөгыльләнгәннәре турында хәбәр итә.Аларны укучыны ышандыру,тормыш-көнитеш сурәтенә төгәллек бирү өчен куллана.Әдәби тел сүзләре бик аз кулланылган ( шелтәли, икмәк ,канәгатьләнми, искиткеч)
Сүзләрнең куллану дәрәҗәсен тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыкланды:әсәрнең төп өлешен актив сүзләр тәшкил итә,чөнки текстта сүз авыл халкының көндәлек тормышы турында бара.Ул гади сөйләм сүзләреннән тора (әти, әни, карт, көн, яхшы, бала, әбине,икмәк,тәрәзә).Бер авыл халкы төркеме өчен генә актив булган сүзләр дә бар (кибән, көлтә, асрый, кырыкка ярылып йөри; чүмәлә, уңган).
Актив сүзлек составына Моңа гомумхалык теле сүзләре кулланылыш сферасы чикле булган сүзләрдән гади сөйләм һәм һөнәрчелек лексикасы кулланыла.
Пассив сүзлек запасына Г.Ибраһимовның әлеге әсәрендә пассив сүзләрнең архаизмга,тарихи сүзләргә караганарын табып була.Аларның төп өлешен авыл хуҗалыгы , дингә, киемгә, караганнары тәшкил итә :көлтә сугу, өсәк, чөлдерек,чабатачы,фурман, ун таяк,тәҗе;оек-чабата,нукта,камзул,ходай,ахирәт,күшегеп,марҗа,чакрым,тәһарәт, гыйбәдәт кыла;юньләп йоклап булмый.
Әсәрдә искергән сүзләр-фразеологизмнарда очрый:тәңкәңне корыта(газаплый); каһәр төшсен (каргау); җәһәннәмгә китсен (теләсә кая китсен).Автор бу сүзләрне персонажларның сөйләм үзенчәлеген сурәтләү, милли колорит булдыру өчен кулланган.
Тарихи сүзләр. Күп телләрдә тарихи сүзләр уртак була. Мәсәлән, “нукта”сүзе монгол теленнән кергән.Тарихи сүзләр белдергән төшенчәләрнең башка исемнәре юк. Әсәрдә бу төр пассив сүзләр бик аз : нукта -авызлыксыз йөгән; кол-бүтән бер кешегә –хуҗага тулысынча буйсынган, үз теләге белә-ихтыяры белән һичнәрсә кылмыйча, хуҗа кушканны гына үтәргә тиеш булган. Минемчә, язучы хикәясендә бу сүзләрне авыл халкының көнкүрешен, яшәү рәвешенең авыр булуын күрсәтү өчен кулланган.Искергән сүзләрнең тагын бер төркеме бар.Ул-архаизмнар. Мондый искергән сүзләр урынына яңа сүзләр йөри башлый (өсәк (әрҗә), чөлдерек (кыңгырау), насыйп (язмыш, күрәчәк җай чыгу, туры килү). Әсәрдә “насыйп” бу сүз кешегә теләк теләгәндә кулланылган.
Исем кешенең характерын, язмышын билгели дигән караш яшәп килгән. Мәсәлән: Гайни-гарәпчә (гайн эл) “Үзе” дигән мәгънәдәге исем; Сәфәр (-җан) гарәп теленнән,1) Юл,сәфәр; 2) Ай елының икенче ае исеме (шул айда туган бала); Габделгәрәй-гарәпчә (габд-ел “Кол хезмәтче” мәгънәсендә исем компоненты: Габделбарый, Габделбасыйр, Габделвәли... Бу исемнәрне хәзерге көндә очратып булмый. Әсәрдә Сәфәрр исемле төп герой башка персонажлар белән чагыштырганда, кешенең хәленә керә белүче, киң күңелле, олыларны олы итә белүче, ярдәмчел кеше буларак тасвирлана. Димәк, язучы бу персонажның исеменә аның эш-гамәлләре, тормышка, кешеләргә карата мөнәсәбәте туры килгәнлеген күрсәткән .
Нәтиҗәләр:1.Әсәрдә гади халык сөйләме –төп номинант сүзләр кулланылган,чөнки әдип гади авыл халкының тормыш-көнкүрешен тасвирлый. 2. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең төп өлешен метафора һәм метонимия тәшкил итә. Бу төр күчерелмә мәгънәдәге сүзләр укучыга шул заман рухын ачарга , күз алдына китерергә ярдәм итәләр. Мондый сүзләрне кулланып, язучы укучыга героойларның эчке психологик сыйфатларын, холык- фигыльләрен күз алдына китерергә ярдәм итә.3. Гарәп-фарсы алынмалары арасында гарәп теленнән алынган сүзләр фарсы телендәге сүзләргә караганда күбрәк кулланылган.Минемчә,бу күренеш шуның белән дә аңлатыла: ул чорда милләттәшләребез гарәп графикасын яхшы белгәннәр, дин тотканнар.4. Язучы антоним һәм синонимнарны кешенең эш-хәрәкәтләрен тасвирлаганда бик уңышлы кулланган.5. Гарәп-фарсы алынмаларын кулланып, язучы шул чорда яшәгән кешеләрнең дингә карата ихтирамлы булуларын исәпкә алып, дингә кагылышлы сүзләрне файдаланган.6. Гомумтөрки, гади сөйләм сүзләр әсәрнең төп өлешен алып тора,чөнки алар геройларның тормыш -көнкүренешендә иң әһәмиятле төшенчәләрне белдерә. Автор үзенең әсәрендә аларның бик күп төрләрен файдаланган.7. Язучы әсәрендә һөнәрчелек сүзләрен кулланып, укучыга татар халкының элек-электән тукучылык, тегүчелек эше белән шөгыльләнгәннәре турында хәбәр итә. Аларны укучыны ышандыру, тормыш-көнитеш сурәтенә төгәллек бирү өчен куллана.8. Әсәрдә актив сүзлек составын гадәти искергәнлек һәм яңалык билгеләре булмаган гомумхалык теле сүзләре тәшкил итә ( һөнәрчелек лексикасы, эмоциональ сүзләр һ.б.).Геройлар актив кулланылыштагы сүзләрне көндәлек тормышында файдалана. 9. Г.Ибраһимовның әлеге әсәрендә пассив сүзләрнең архаизмга, тарихи сүзләргә караганарын табып була. Аларның төп өлешен авыл хуҗалыгы , дингә, киемгә, караганнары тәшкил итә.
Шулай итеп, Г.Ибраһимовның “Карт ялчы” әсәренең лексикасына күзәтү ясагач,безнең күз алдыбызга шул чорда яшәгән татар халкының холык-фигыльләре ,үзара мөнәсәбәтләре, яшәү рәвеше,теләк- омтылышлары тормышы,көнкүреше килеп баса.Минемчә,без халкыбызның үткәнен әдәби әсәрләрне өйрәнеп белергә һәм киләчәк буынга җиткерергә тиешбез.
Кулланылган әдәбият:
1. Әдәбият белеме сүзлеге /Төзүче-редактор А.Г.Әхмәдуллин.-Казан: Татар китап нәшрияты,1990.-238 б.2. Галимҗан Ибраһимов Хикәяләр, повесть, роман .-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.- 463 б.3. Җ.З.Зәйнуллин Шәрык алынмалары сүзлеге.-Казан: Мәгариф,1994.-143 б.4.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге өч томда I том -Казан, Татарстан китап нәшрияты,1977.
2. Галиуллина Г.Р. Татар теле.Лексикология:таблицалар,схемалар,анализ үрнәкләре,күнегүләр,сүзлекчә:Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен / Г.Р.Галиуллина.-Казан:Мәгариф,2007.
3. Сафиуллина Ф.С. , Зәкиев М.З Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек.- Тулыландырылган 2нче басма.-Казан: Мәгариф, 2002.- 407 бит.8. Ф.С.Сафиуллина, Л.М. Ризванова Татарча-русча антонимнар сүзлеге. –“Хәтер”, Казан, 1997.
5.Т атар теленең аңлатмалы сүзлеге өч томда,I том -Казан, Татарстан китап нәшрияты,1979.6.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.-Казан, 2008.
7. Интернет-ресурслар
1.tatarile.org›kitap/node/4777
Г. Ибраһимовның “Карт ялчы” хикәясенә лексик-семантик-генетик анализ.
Күчерелмә мәгънәдәге сүзләр | ||
метафора | метонимия | |
көндәлек тормышны , кешенең халәтен тасвирлаучы | табигать күренешләре кешенең халәтенә тәңгәлләштерелә торган | |
йомшак күңелле,каты хезмәт, каты кеше,кызу эш,йөзе караңгы,һавалы бабай,тирән моң, авыр моң | өмет өзгәч,пыскып елау,атай йомшарган, йөрәгемә төште, сүнгән йөрәге, йөрәге ярылыр,моң басты, йөрәгенә кагылырсың,йөрәгемә суык йөгерде | болытлар куркытты, болытлар куерды |
1.
.
2. Антонимнарның төрләре
3. Сүзләрнең килеп чыгышы ягыннан анализ:
Гомумтөрки сүзләр | гарәп | фарсы | ||
баш, кашларын, куенга, йөзен, кулын, башы, битле, куй күзле, сакаллы, мин, син, аның, сезнең, ул, бусы, кемдер, бу, ничек,үзем, безнең, шуңа, яңгыр,кояш, җир, су, ай атай,әни, энем, егет, кыз, бабай, кияүгә,карчык, әбисе, яшәш, килен, көн-төн, елны, көлтәнең, өсте, төбе, артыннан, тау башларына , алдыннан тавык-чебеш, бия,ат, кәҗә,сыер, эт, шәп, җиңел, ачулы, кара, караңгы, карт, биек,мескен,тыныч ,зур, юаш, кызгану,хыянәтсезлек, яхшылыгы, үкенеп, үзгәреш, оялмый, охшамый, тугрылыгы, буйсынучанлыгы | әрәм, ходай, харап, садака, адәм, кыямәт, садака, рәхәт,хәл, тәһарәт,арба,ахирәтен, гошер,мәҗлес,кәфенләү-че, гаҗәп, фидиясенә, валлаһи, насыйп, гает мәрхүмә,сәҗдә, суфилык | кодрәт, таза, бичара, абруй, бәндә | мужик, самовар, канау | нукта (монгол) сентябрь(латин) дилбегә (монгол) |
4.Тексттагы сүзләрнең кулланылышына анализ:
гади сөйләм сүзләре | әдәби тел сүзләре | диалекталь сүзләр | Һөнәрчелек сүзләре | |
авыл хуҗалыгына караган сүзләр | кәсеп атамалары | |||
төпләренчә,таза, кызгану-фәлән;мәртәбә,җон,иртәнчәк; кырыкка ярылырдай,марҗа, җитмәсә,шәп, сүгә,ахрыда, атай, каһәр төшсен;этләү, йөремтәл,җәл, садака,талашып, ару,ну,хәстәр, ахмак, мукшы,маташасың, акырып-бакырып, ай-вай;мендерсәләр; җаваплашу, гармун, ни арада; карт эт; бусы; чукын, җәһәннәмгә китсен; гомеренчә; ходайның кодрәте;нихәл; көенчә; ипләбрәк; тот капчыгыңны; рәтле сбруе ; буламы; көлтәсе-нисе белән ауды; юнең китә; бирмичүк; аптырай төште; актык җебенәчә юешләнгән; гомерләрен үткәрә булганнар; изге җанлылыгы; нәзер әйткән; ырылдама, карт эт!; алырсың кирәгеңне; ябырылып яталар җенләндереп;мәңге; мужик, самавыр; маңка малай; һайдалавыбыз; чаптым;имеш; канау; ай-һай; туганкай”; “балаларга әйтә” (бәбили); | шелтәли,икмәк канәгатьләнми искиткеч дәшә, һичкем һичбер; гүя; хакында; һичбер | кабалана, өшәнгән, каулап яңлыш аьондлатай | көлтә,чүмәлә, камыт, арба,сбруй, келәт, ындыр,кибән, кендек ,тышау җитен,салам , җитен эрләрсең, киләп сара; тырма, орчык, каба, кешән, чөйлек, бодай, тезген,тырмалый, тары чәчә; тугарып; очланмаган кибән ; тимер сәнәк; тәртәсен ныгыттым;атлар җиктек; тышаулап ; кешәнләп; көлтә сугу; сүстән ишкәннәр; чабата тукый; чыбыркы | чабатачы эрләүче |
5.Сүзләргә куллану дәрәҗәсе ягыннан анализ:
актив сүзлек составына карый торган сүзләр | Искергән сүзләр | |
архаизмнар | тарихи сүзләр | |
әти, әни, карт, көн, юлларыннан, яхшы, бала, әбине, эшләрен, бүген,тау, атнаның, дүшәмбе, сорады, мин, вакыт,озын, малайлары, йоклап ятасызмы, башлый, чабабыз,йөрисез,чәй, бәрәңге, икмәк, ашау-эчү, безнең, җирем ,аяз , җылы, кайчан, кичләреннән, син, эшләр ,белми, кеше аяк, кебек, хатыннар, килгән, усаллык, т үгәрәк, бай | өсәк, чабатачы, фурман, Ахун, Сәфәр, Шаһи, ялчылык, насыйп, ахирәт,шәкерт | нукта кол ялчы |
6. Ялгызлык исемнәр:
антропонимнар | |
кеше исемнәре | кушаматлар |
Шаһи -1) гарәп теленнән,”сөекле, хуш килә торган; 2) Шаһка мөнәсәбәтле исем компоненты: Шаһиәхмәт, Шаһиҗиһан һ.б. | Ахун (ат)-фарсы теленнән алынган “укымышлы “ |
Вәли-гарәп теленнән, ”Ия, хуҗа, һәм якын кеше” мәгънәсендә исем компоненты: Вәлиулла, Вәлиәхмәт, Әхмәтвәли һ.б. | |
Җамали-татар исеме, Җамалетдин исеменең кыскартылмасы. | |
Гәрәй-фарсы теленнән,калька, крепость.Исем компоненты: Гәрәйша, Асылгәрәй, Гаделгәрәй, Дәүләтгәрәй, Миңлегәрәй,Сәлимгәрәй һ.б. | |
Шәмси-татар исеме,Шәмсетдин исеменең кыскартылмасы. | |
Сәфәр(-җан) гарәп теленнән,1) Юл, сәфәр; 2) Ай елының икенче ае исеме (шул айда туган бала) | |
Миңлегөл-Иңле һәм Гөл | |
Гайни-гарәпчә (гайн эл) “Үзе” дигән мәгънәдә исем компоненты: Гайникамал, Гайнелҗамал, Гайнелҗиһан | |
Габделгәрәй-гарәпчә (габд-ел “Кол хезмәтче” мәгънәсендә исем компоненты: Габделбарый, Габделбасыйр, Габделвәли... | |
Шаһибәк фарсы теленнән алынган Шаһ һәм бәк |
Снежный всадник
Кактусы из сада камней
Солдатская шинель
Лавовая лампа
Цветение вишни в лунную ночь