В научно-исследовательской работе дается анализ рассказов Кояш Тимбиковой;роль обращений в раскрытии характеров,поступков героев.
Вложение | Размер |
---|---|
tekst_k.t.doc | 73.5 КБ |
Эшнең темасы: Кояш Тимбикова хикәяләрендә эндәш сүзләрнең роле
Минем тикшеренү эшемнең максаты- Кояш апа Тимбикованың иҗатындагы эндәш сүзләрне табу,тематик яктан аларны билгеле бер тәртипкә салу, әсәрдә аларның әһәмиятен билгеләү.
Мин бу максатка ирешү өчен,тикшерү эшемә түбәндәге бурычлар куйдым:
1) язучының иҗат һәм тормыш юлын өйрәнү;
2) әдипнең әсәрләрен уку;
3) эндәш сүзләр турындагы теоретик материал белән танышу;
4) әсәрләрдән эдәш сүзләрне табу;
5) алган мәгълүматны системага салу;
6) эндәш сүзләрнең әсәрдәге әһәмиятен билгеләү.
Теманың актуальлеге: минемчә, яңа технологияләр,компьютерлаштыру (электрон почта, дәресләрдәге тест биремнәре ) бер яктан яхшы булса, икенче яктан алар кешеләр арасындагы аралашуга кырыслык, артык нык төгәллек өсти .
Кызганычка каршы, без ягымлы эндәш сүзләрне бик аз кешеләрдән ишетәбез. Дөресен әйтергә кирәк: күңелгә ятышлы эндәш сүзләргә бик саранбыз. Ә Кояш апа Тимбикова безгә үзенең әсәрләрендә геройлары сөйләмендәге җылылыкны, ягымлылыкны эндәш сүзләр аша бик матур итеп бирә. Әгәр без аның геройлары сыман туган телебездә бер-беребезгә шулай эндәшсәк,сөйләмебез нинди матур булыр иде..
Эшнең төзелеше:
I. Кереш өлеше.
II. Төп өлеш.
1. Язучының иҗаты.
2. Эндәш сүзләр.
3. Әсәрдә эндәш сүзләр кулланылуга мисаллар.
III. Нәтиҗәләр.
IV. Йомгаклау.
Өйрәнүнең объекты – Кояш Тимбикованың тормышы һәм иҗаты. Өйрәнү предметы- әдипнең хикәяләре.
Эш төре: эзләнү.
Тикшеренү эшен түбәндәге юнәлештә алып бардым:
мәктәп һәм шәһәрнең үзәк китапханәсеннән материаллар табу; “Хозурлык”,”Киңәш” хикәяләрен уку һәм эндәш сүзләр кулланылган җөмләләрне табу,анализ ясау.
Нәтиҗәләр: 1.Кояш Тимбикованың әлеге хикәяләрендә туганлыкның якынлыгын , ярату,мактау, өлкәннәргә хөрмәт белдерүче эндәш сүзләргә тап булдым: гөлкәем, назлы гөлкәем, җанкисәгем, әнкәй-мәрхүмкәем ,бичаракаем, акыллым ,киленкәем, килендәшкәем һәм авторның үзе генә куллана торган” үскәнкәйләрем” һәм башкалар...
2. Эндәш сүзләрнең әсәрдәге әһәмияте: хикәяләрдәге аралашу төре геройлар сөйләмен баета, яшьләрнең мәхәббәт хисләрен арттыра; туганнарга, өлкәннәргә карата булган мөнәсәбәтне тагын да якынайта һәм ныгыта.
Татар теле укытучыбыз: “16 ноябрендә Кояш Тимбикованың тууына 75 ел тула дигәч,мине иң элек, язучының исеме кызыксындырды. “Бигрәк матур исем”- дип уйлап куйдым.Әсәрләрен укый башлагач, әдипнең исеме җисеменә туры килгәнлегенә инандым: геройларының сөйләме күңелләремдә җылылык хисе уятты,йотлыгып укый башладым...
Мин Кояш апаның соңгы иҗатына игътибар иттем.Нәкъ менә шул “...соңгы иҗаты сәнгатьчелеккә ирешү,тормыш материалын тирәнрәк анализлау юнәлешендә бара. Җитмешенче-сиксәненче елларда ул авылның хезмәт кешеләре,бигрәк тә, хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндерелгән бер төркем хикәяләр (“Сөлге булсын бүләгем”, ”Шикәр Гайшә”, ”Таяныч”, ”Ут” һ.б.). КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган “Агым уртасында” (1978) һәм археологлар турында “Тәңкәле тау”(1980), замандашларының яшәешкә бәйле мораль –этик проблемалар күтәргән “Синең өчен”, ”Тимерче кыз”, ”Якты йолдыз”, ”Кышкы талпыну”, Табылдык хатлар сере”, ”Дулкын баласы” кебек повестьлар иҗат итә,”Карахмәт маҗаралары” исемле юмористик хикәяләр җыентыгы бастыра.” (Даутов Р.Н. Рахмани Р.Ф. Әдипләребез:библиографик белешмә : 2томда :- Татарстан китап нәшрияты, 2009.)
Минем кулыма ,иң беренче булып,Кояш апаның ”Ядегәр” исемле китабы килеп керде. Аны кулыма алу белән,беренче хикәяләреннән үк күңелемә нур сибелгәндәй булып китте...Бу хикәяләрдә миңа, аеруча, геройларның бер- берсен яратып,матур, ягымлы итеп эндәшүләре ошады. Шуннан соң, мин аның әсәрләрендәге эндәш сүзләргә игътибар итә башладым. Эндәш сүзләр турындагы белемнәремне тулыландыру өчен теоретик материал белән таныштым.
Минем белүемчә,эндәш сүзләр 2 нче затка төбәп әйтелә. Төзелешләре буенча, алар җыйнак һәм җәенке булырга мөмкин (әдипнең әсәрләрендә дә шундыйлар очрый: җанкисәгем,назлы гөлкәем).
Безнең туган телебездә ,аеруча, гаиләдә,туганнар арасында эндәш сүзләрнең еш кулланылы торган бик матур формалары бар: абый, дәү абый, дәү әни, әби, әбием,кечкенә абый, нәни абый, апа һ.б. Кеше исеменә кушып, якын итеп эндәшә торганнары: туганкай, ахирәт, адаш, кордаш, дустым, иптәш, чәчәгем, апакай, җаным, әфәнде, ага яки агай, якташ, күгәрченем, балам, үскәнем, матурым һ.б.
Кояш апа Тимбикованың тормыш һәм иҗат юлын искә төшергәндә,мин аның әсәрләрендәге образларның никадәр ягымлы, ярату хисе белән бер-берсенә эндәшүләренә сокланам.
Кояш апаның хикәяләрендәге эндәш сүзләргә мин түбәндәге мисаллар таптым һәм аларны тематик яктан аерым бер төркемнәргә тупладым. Шуларны сезгә тәкъдим итәм.
Кешеләрне шатландыру -үзе бер бәхет
1.Кәшифә апаның :”Назлы гөлкәем,ач күзеңне,менә бу оҗмах ризыгыннан авыз ит әле!”-дигән шыпырт сүзләрен ишетеп калды.Елмаеп куйды. (“Хозурлык”)
Өлкәннәргә хөрмәт
1.Әнкәй-мәрхүмкәем шулай барыбызны да туйганчы кабартма ашата торган иде.Аннары гына без туеп беткәч,телеңне йотарлык тәмле коймагын чыгара... (“Хозурлык”)
2.Каенанам,җанкисәгем,үзенең гомер буе җыйган яулыкларын,сөлгелекләрен,тартма-тартма чәйләрен ,исле сабынннарын :”Килен бүләген!” –ди-ди,тирә күршеләргә таратты да бетерде.(“Киңәш”)
3. Үзе,бичаракаем, мүкәләп карават астына кереп китте дә бер әрҗә тартып чыгарды. (“Киңәш”)
4. Бир,әнкәй!-дим.Өлкәннәргә авыр күтәрергә ярамый.(“Киңәш”)
5. Кит инде,-дим.-Әткәй-әнкәй күрер!-Атылып чыгып та китте ул. (“Хозурлык”)
6. Кайдан килсен инде ,әнкәй, миңа ул кадәре осталыклар?
Туганнарны ярату
1. Үскәнкәйләрем,чәйне озаклап соңыннан эчәрбез!-диде.-Хәзер,әйдәгез,мунчага әзерләнегез. (“Хозурлык”)
2. Нәүфәл энем,Нәүфәл,дим,тор әле үскәнем, кил,каршы ал! (“Хозурлык”)
3.Чоланда өр-яңа малирауный чиләгем бар, матурым!... (“Хозурлык”)
4. Маһи апа,җаныем! Анысы нинди булса да,кешегә үпкәләмәм,үзем тапкан. (“Киңәш”)
Кешеләрне мактап эндәшү
1.“Һай, уңганым син минем !-ди. (“Хозурлык”)
Серләр бүлешү
1. Киленкәем,берүк мин әйткәнне белдерә күрмә,бәхил түгел...”
2. Килендәшкәем,тиз генә төш әле,киткәнче әйтеп калдыра торган бер-ике генә сүзем бар,-диде.-Аннары тынычлап йокларсың. (“Хозурлык”)
3. И-и-и Маһи апа җаным,рәхмәт яусын. Булды бу болай булгачыннан.Мин дә нәкъ шулай итәм!-диде.Ярар,ярар,акыллым, киңәш сорый белүеңә рәхмәт. (“Киңәш”)
Мәхәббәт хисләре
1.Ә-ә-әнә дөя үркәче төсле тау сыртларын күрәсеңме? Безнең тукталыш шунда булыр.Хәзер төшәбез,гөлем,әйберләрең онытылып калмасын! Маһисәрвәрем!-дип ,күкрәгенә кысты. (“Хозурлык”)
2.“Бер заман ул Нәүфәлнең:”Назлы гөлкәем!”- дип пышылдавыннан уянып китте. (“Хозурлык”)
Кояш апаның хикәяләрен укыганда ,мин тагын шуңа игътибар иттем:геройлары бер-берсенә эндәшкәндә, эндәш сүзләрне төрле интонация,форма,тавыш белән әйтәләр.Болай эндәшү ,минемчә, эндәш сүзләргә тагын да аерым бер җылылык өсти. Мәсәлән, я пышылдап (“Бер заман ул Нәүфәлнең:”Назлы гөлкәем!”- дип пышылдавыннан уянып китте.”), я шыпырт кына (Кәшифә аның :”Назлы гөлкәем,ач күзеңне,менә бу оҗмах ризыгыннан авыз ит әле!”-дигән шыпырт сүзләрен ишетеп калды.Елмаеп куйды. (“Хозурлык”), я аерым бер тавыш белән эндәшү (“Ул арада инде сыерын савып өлгергән Кәшифәнең бәрхеттәй тавышы ишетелде:”Нәүфәл,энем,Нәүфәл,тор әле үскәне,кил кршы ал!”),я герой кеткелдәп сөйли (“Маһи кеткелдәп җибәрде.-Каенанам,җанкисәгем,үзенең гомер буе җыйган яулыкларын,сөлгелекләрен,тартма-тартма чәйләрен ,исле сабынннарын :”Килен бүләген!” –ди-ди,тирә күршеләргә таратты да бетерде.(“Киңәш”)
Тагын шунысына гаҗәпләндем: ”Киңәш” хикәясендә Маһи апа белән каенаның үзара мөнәсәбәтләре искитеч җылы,киленен яхшы итеп күрсәтү өчен , үзенең гомер буе җыйган әйберләрен тирә-күршеләргә тарата. Шуның өчен килене аны яратып искә ала,аңа мең-мең рәхмәтләрен яудыра. Минем уйлавымча, тормыш юлына, аеруча, гаилә корганда, яшь кешегә өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәләре,үрнәкләре,киңәшләре бик тә кирәк. Минемчә,бу күренеш тормышыбызда бик сирәк очрый торгандыр...
“Киленкәем,берүк мин әйткәнне белдерә күрмә,бәхил түгел...”, дип, Маһи апа яшь килен чактагы истәлекләр тәэсирендә бирелеп тынып калган иде,чибәр кыз: ” Ниме соң, Маһи әби әйткәннәрне сынап карадыңмы?”- дип сорап куйды.” Мин тагын бер кат шуңа инандым: яратып,якын итеп эндәшү кешене бик нык тәэсирләндерә икән.Чыннан да, тормышта мондый кешеләр белән үзеннән-үзе ешрак аралашасы килә.Шуны әйтәсе килә:Кояш апаның әсәрләрендәге геройларның үзара мөнәсәбәте ,һичшиксез,безгә үрнәк булып тора.
Нәтиҗәләр
Кояш апаның мин укыган хикәяләрендә туганлыкның якынлыгын ,ярату,өлкәннәргә хөрмәт белдерүче эндәш сүзләргә таптым: гөлкәем, назлы гөлкәем, җанкисәгем, әнкәй-мәрхүмкәем ,бичаракаем, акыллым ,киленкәем, килендәшкәем һәм авторның үзе генә куллана торган” үскәнкәйләрем” һәм башкалар...
Хикәяләрдә кулланылган эндәш сүзләр геройлар тарафыннан төрле формада әйтелә: пышылдап ,шыпырт кына, кеткелдәп һәм тавышны үзгәртеп тә... Мондый аралашу геройлар сөйләмен баета, яшьләрнең мәхәббәт хисләрен арттыра; туганнарга, өлкәннәргә карата булган мөнәсәбәтне тагын да ныгыта.
Йомгаклау
Кызганычка каршы, мин “Әдипләребез” энциклопедиясендә Кояш Тимбикованың иҗаты турындагы библиография исемлегендә аның турында бастырылган мәкаләләрне газеталардан таба алмадым; я алар бик күптәнге елларда бастырылган,газеталарның саклану вакыты чыккан,булганында да (Әдиятуллина Ә. Кояш балкышы //Шәһри Казан-2005.-1 апрель.) күрсәтелгән санда ул мәкалә юк.
Мин эшемнең яңалыгын менә нәрсәдә күрәм: сайлаган тикшерү эшемнең темасы, минемчә,(бәлки, ялгышамдыр) әле әдәбият сөючеләр тарафыннан яктыртылмаган.
Әлеге эш, минемчә, Кояш апаның иҗатын өйрәнүчеләр өчен кечкенә генә булса да,бер чыганак булып торыр. Аның әсәрләрен яратып укучыларның саны тагын да артыр ,аларны укып,күңелләре чистарыр,сафланыр.Туган телебездә аралашучы яшьтәшләребез бер-берсенә ягымлы итеп эндәшерләр. Кешеләр арасында җылыллык,бер-береңә карата игътибарлылык, хөрмәт хисләре тагын да арта төшер...
Мин Кояш Тимбикованың иҗатын өйрәнә генә башладым, шулай да аның исеме җисеменә туры килгәнен үземчә,булдыра алганчы,мисаллар белән дәлилләргә тырыштым.Минем хыялым-киләчәктә Кояш апа кебек тирә-яктагыларга нур сибеп яшәү,аның сыман иҗат кешесе булу.
Кулланылган әдәбият исемлеге
1. Даутов Р.Н. Рахмани Р.Ф. Әдипләребез:библиографик белешмә : 2томда :- Татарстан китап нәшрияты,2009.
2.Тимбикова К.З. Дулкын баласы.(Повесть,хикәяләр һәм уйланулар).-Казан: Татарстан китап нәшрияты,1997.
3. Тимбикова К.З. Күңелләргә күләгә төшмәсен.- Казан: Татарстан китап нәшрияты,1969.
4. Тимбикова Кояш Табылдык хатлар сере:Повестьлар җыентыгы.- Казан: Татарстан китап нәшрияты,1992.
5. Тимбикова К.З. Тын бакчада.Повестьлар,хикәяләр һәм уйланулар.-Казан: Татарстан китап нәшрияты,1990.
6. Тимбикова Кояш Уртак яр:Повесть,хикәяләр,уйланулар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты,2003.
7.Н.В.Максимов Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика.Морфология:Укытучылар өчен методик кулланма. .-Казан: Мәгариф, 2004.
Новый снимок Юпитера
10 осенних мастер-классов для детей
Ребята и утята
Чайковский П.И. "Детский альбом"
Простые новогодние шары из бумаги