Әтием-горурлыгым
Әлеге вакыйга әтием 3 нче сыйныфта укыганда була.
Мансур, Ринат, Зөлфия күрше авыл мәктәбендә укыйлар. Ике авыл арасы 3 километр. Ара әллә ни ерак түгел, бары язгы, көзге пычрак кына үзәкләргә үтә. Күтәртелгән кызыл балчыклы юлдан баруы бик авыр, балчыгы аякка ябышып җәфалый, күлмәк- чалбарларга саз чәчери.
Бу көнне дәресләрдән соң өч сыйныфташ өске болыннан кайтырга уйлыйлар. Авыл халкы бу юлны елга өстендә урнашканга күрә шулай атый. Сөйләшә – сөйләшә, ерганакка да килеп җитәләр алар. Малайлар ерганакны сикереп тә чыга, ә Зөлфия кар өеменә басып чыгарга уйлый. Карга басуы була, муеныннан суга төшеп тә китә. Ринат белән Мансур каушап калмый, тиз генә кызны куртка капюшоныннан, кулыннан тотып тартып та чыгаралар. Зөлфиянең өстеннән, сумкасыннан шыбырдап су ага. “Без сиңа сикерергә куштык, бастыңмы карга?!” –дип битәрләсәләр дә, малайлар, бәлагә тарыган кызның берсе кулыннан тотып, икенчесе сумкасын алып, тизрәк авылга йөгерәләр. Язгы көн салкынча, ә кайтасы ара әле шактый була.
Бу вакыйгадан соң Зөлфия ике атналап авырып ята.Ул үзен коткаручыларга бик рәхмәтле була, аларның яхшылыгын беркайчан да онытмый. Сыйныфташларына авырлык килгәндә, һәрчак ярдәмгә ашыга. Алар булмаса, елгага агып та киткән булыр иде ул.
Әтиемнең батырлыгы турында мин “ Батырлыкка һәрчак урын бар” дигән әңгәмә барышында белдем. Озайтылган көн төркеме тәрбиячебез Зөлфия Наиловна клуб сәгатендә батырлык турында фикер алышканда, язгы ташу вакытында үзенең чак кына агып китмәве хакында сөйләде. “Мине бит сезнең сыйныфташыгыз Динәнең әтисе коткарды!” –дигәч, колакларым ишеткәнгә ышанмый тордым. “Әйе, әйе! Мансур исемле малай - бүгенге көндә ул Динәнең әтисе!” Әтиемнең батырлыгы, тыйнаклыгы миндә зур горурлык хисләре уятты. Аның бу вакыйга турында берни дә сөйләгәне булмады.
Әтием коткарган Саматова Зөлфия Наил кызы- бүген минем укытучым, бабамның бертуган энесе Каниф абыебызның улы Илшат абыйның тормыш иптәше дә әле ул. Укытучым белән без Саматова дигән бер фамилияне йөртәбез. Әтием, үзе дә белмичә, булачак туганыбызны үлемнән коткарган икән.
Укытучым хаклы: батырлыкка һәрчак урын бар. Бары бәла килгәндә, куркып калмаска, битараф булмаска, әтием кебек, Ринат абый кебек ярдәмгә ашыгырга гына кирәк.
Динә Саматова
Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең
3 а сыйныфы укучысы, 2017-2018 нче уку елы
Вложение | Размер |
---|---|
samatova_din.docx | 15.43 КБ |

Каргопольская игрушка
Финист - Ясный сокол
Четыре художника. Осень
Нарисуем попугая цветными карандашами
Плавает ли канцелярская скрепка?