Ярыш
Абый белән икебез
Чана шуабыз таудан.
Узышабыз, ярышабыз
Син алданмы? Мин алдан? ...
Әй күңелем була инде
Абыйны узып китсәм.
Тау шуганда гына булса да
Беренчелекне алсам.
“Син кечкенә бит әле,
Абыең инде олы,” - дип,
Гел өйрәтеп торалар.
Шул сүзләре белән әниләр
Кәефемне кыралар.
Мин гаеплеме инде,
Абыем алдан тугач?
“Өлкәннәрне хөрмәт ит!”- дигән
Җирдә канун яшәгәч.
Ярар, түзәрмен инде
Абыемның хакына.
Тик һәр көнне минем белән
Абый уйнасын гына,
Минем көйсезлегемә
Көн дә чыдасын гына.
Яңа өйдә
Яңа өйгә күчтек без,
Шундый матур, җылы өй.
Тик иптәшләрем калды
Нишләргә дә белмим, әй!
Үзем белән алсам иде
Ильяс, Әдиләләрне...
Күршеләрсез яшәүләре
Бигрәкләр читен инде.
Әниләр эштән кайтканчы,
Гөр килеп уйный идек.
Бергә – бергә уйнагач,
Бернидән куркмый идек.
Яңа өйдә иптәшләр юк,
Бигрәк күңелсез инде.
Өй яме дусларда булуын
Хәзер төшендем инде.
Мәктәптә
Гимназиядә белем алам,
Яратам мәктәбемне,
Сыйныфташларны, партадашны,
Укытучы апамны.
Укытучым бик ягымлы,
Барчабызны ярата.
Белемле булсыннар диеп,
Көн дә дәрес аңлата.
Укырга кирәклеген без,
Бик тә яхшы аңлыйбыз.
Ләкин шуклыктан үзебезне
Бер дә тыя алмыйбыз.
Алмаз кызлар чәчен тарта,
Ислам машина йөртә,
Фәргать апа күрмәгәндә,
Робот белән мәж килә.
Мәликә ручка суыра,
Әйтерсең, конфет капкан.
Менә шулай ул үзенә
Кызыклы шөгыль тапкан.
Зәлия партага яза,
Кулында ручка булгач.
Битләре кызарыр инде,
Кырын эше беленгәч.
Илназ белән Нияз
Һаман нидер бүлешә.
Алинә белән Алия
Бертуктаусыз сөйләшә.
Бүтәннәр шукланганда,
Мин читтә калыйммы әллә?
“Диләрә! Тик утыр!”- диеп,
Апа гел кисәтүдә.
“Тик тор, имеш!” Бу апа
Бигрәкләр кызык инде.
Уйнамагач та көлмәгәч
Балачак нигә инде?...
Апабыз сабыр шул безнең,
Кичерә, гафу итә.
Вак-вак адымнар белән безне
Белем иленә илтә.
Әнием намаз укый
Бер иелә, бер турая
Әни зарядка ясый.
Юк! Юк! Зарядка ясамый,
Әнием намаз укый.
Көненә шулай биш тапкыр ул
Аллаһы әмерен үти.
Намаздан соң бик озак итеп,
Изге догалар укый.
Беләм әнием догасыннан
Безне бер дә калдырмый.
Фарыз гамәлләрне үтәү
Аны һич тә ардырмый.
Әнием Раббыбыздан
Ризалык өмет итә.
Буйсынып яшәү кешене
Мәңгелек җәннәткә илтә.
Мин әнидән үрнәк алам,
Сүрә, дога өйрәнәм.
Барчаларыбыздан разый булсын
Мәрхәмәтле бер Аллам.
Бариева Диләрә,
Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең
1 б сыйныфы укучысы 2016-2017 нче уку елы
Вложение | Размер |
---|---|
bariva_dilr_izhaty.docx | 16.62 КБ |
Ярыш
Абый белән икебез
Чана шуабыз таудан.
Узышабыз, ярышабыз
Син алданмы? Мин алдан? ...
Әй күңелем була инде
Абыйны узып китсәм.
Тау шуганда гына булса да
Беренчелекне алсам.
“Син кечкенә бит әле,
Абыең инде олы,” - дип,
Гел өйрәтеп торалар.
Шул сүзләре белән әниләр
Кәефемне кыралар.
Мин гаеплеме инде,
Абыем алдан тугач?
“Өлкәннәрне хөрмәт ит!”- дигән
Җирдә канун яшәгәч.
Ярар, түзәрмен инде
Абыемның хакына.
Тик һәр көнне минем белән
Абый уйнасын гына,
Минем көйсезлегемә
Көн дә чыдасын гына.
Яңа өйдә
Яңа өйгә күчтек без,
Шундый матур, җылы өй.
Тик иптәшләрем калды
Нишләргә дә белмим, әй!
Үзем белән алсам иде
Ильяс, Әдиләләрне...
Күршеләрсез яшәүләре
Бигрәкләр читен инде.
Әниләр эштән кайтканчы,
Гөр килеп уйный идек.
Бергә – бергә уйнагач,
Бернидән куркмый идек.
Яңа өйдә иптәшләр юк,
Бигрәк күңелсез инде.
Өй яме дусларда булуын
Хәзер төшендем инде.
Мәктәптә
Гимназиядә белем алам,
Яратам мәктәбемне,
Сыйныфташларны, партадашны,
Укытучы апамны.
Укытучым бик ягымлы,
Барчабызны ярата.
Белемле булсыннар диеп,
Көн дә дәрес аңлата.
Укырга кирәклеген без,
Бик тә яхшы аңлыйбыз.
Ләкин шуклыктан үзебезне
Бер дә тыя алмыйбыз.
Алмаз кызлар чәчен тарта,
Ислам машина йөртә,
Фәргать апа күрмәгәндә,
Робот белән мәж килә.
Мәликә ручка суыра,
Әйтерсең, конфет капкан.
Менә шулай ул үзенә
Кызыклы шөгыль тапкан.
Зәлия партага яза,
Кулында ручка булгач.
Битләре кызарыр инде,
Кырын эше беленгәч.
Илназ белән Нияз
Һаман нидер бүлешә.
Алинә белән Алия
Бертуктаусыз сөйләшә.
Бүтәннәр шукланганда,
Мин читтә калыйммы әллә?
“Диләрә! Тик утыр!”- диеп,
Апа гел кисәтүдә.
“Тик тор, имеш!” Бу апа
Бигрәкләр кызык инде.
Уйнамагач та көлмәгәч
Балачак нигә инде?...
Апабыз сабыр шул безнең,
Кичерә, гафу итә.
Вак-вак адымнар белән безне
Белем иленә илтә.
Әнием намаз укый
Бер иелә, бер турая
Әни зарядка ясый.
Юк! Юк! Зарядка ясамый,
Әнием намаз укый.
Көненә шулай биш тапкыр ул
Аллаһы әмерен үти.
Намаздан соң бик озак итеп,
Изге догалар укый.
Беләм әнием догасыннан
Безне бер дә калдырмый.
Фарыз гамәлләрне үтәү
Аны һич тә ардырмый.
Әнием Раббыбыздан
Ризалык өмет итә.
Буйсынып яшәү кешене
Мәңгелек җәннәткә илтә.
Мин әнидән үрнәк алам,
Сүрә, дога өйрәнәм.
Барчаларыбыздан разый булсын
Мәрхәмәтле бер Аллам.
Бариева Диләрә,
Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең
1 б сыйныфы укучысы 2016-2017 нче уку елы
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
Компас своими руками
Свинья под дубом
Шум и человек
Горка