Абдрахманова Гелия Зофяровна

математика

Гыйлем-нур.Наданлык -хур

Профессия: учитель математики

Профессиональные интересы: математика

Увлечения: математика

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Кзыл- Тау, Апастовский район

Место работы: Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М. Х. Гайнуллина

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gelia

Укытучы, кешегә җылы бирүче

кояш бул, кеше хисләрен үстерү

 өчен уңдырышлы туфрак бул!

 Җәмгыятьнең социаль һәм әхлакый нигезләре таркалуы, тормышта идеологик бушлык барлыкка килү барыннан да бигрәк тәрбия өлкәсендә тискәре чагылыш тапты. Әмма Татарстан мәктәпләре педагоглары, районыбыз укытучылары һәм класс җитәкчеләре шундый шартларда да каушап калмады. Мөгаллимнәр, галимнәр белән бергә, тәрбия процессына гомумкешелек культурасы, аның матди һәм рухи кыйммәте позициясеннән чыгып карадылар. Районыбызның табигате, кешеләре, традицияләре әхлаклы, физик һәм рухи яктан сәламәт үсеп килүче буынны тәрбияләү алымнары арасында иң алыштыргысызы булып тора.

          Минем максатым: үзенең тормышын корырга, җәмгыятьне үстерүгә үзеннән өлеш кертергә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү. Баланың үсеп буйга җитүе, тормышның яңара баруы бары тик мәктәптә яки гаиләдә генә булырга тиеш түгел, балада шәхес тәрбияләргә телибез икән, ул чагында баланың бөтен даирәсе балада шәхес тәрбияләүгә юнәлеш бирүче барлык кешеләр дә максатка юнәлтелгән тәрбия бирү мохитен тәшкил итәргә тиешләр. Мәктәп елларында баланы хәзерге заманның культуралы кешесе дәрәҗәсендә  тормыш корырлык итеп тәрбияләү өчен класс җитәкчесе эшчәнлеге ничек оештырылырга тиеш соң?

Минем тәрбия фәлсәфәм

           Тәрбия процессының әһәмияте – укучы белән бергәләп тормышның законнары һәм нормаларын, аның матди һәм рухи кыйммәтләрен эзләү; баланың шәхси кызыксынуларын һәм максатларын, мөмкинлекләрен һәм аның кешелек горурлыгын саклауга, укуда теләгән нәтиҗәләргә ирешүгә, үз-үзен тәрбияләүгә, аралашуга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга комачаулаучы каршылыкларны җиңү юлларын ачыклау; балага кеше тормышының культура дәрәҗәсендә үзенә тиешле юл сайларга юнәлеш бирү.

         Җәмгыятьтә бара торган үзгәртүләр  хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, аң-белемен үстерергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү бурычы куя. Районыбызның балага үзенең сәләтен һәм мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар тудыруы һәм зур тырышлык куюы мәктәбебездәге, аерым алганда үзем җитәкләгән класстагы һәр балага үзе өчен рухи байлыкларның шәхси дөньясын булдырырга ярдәм итә. Ә туган ягыбызның иң зур горурлыгы – ул аның эш сөючән, максатчан, тырыш, ачык күңелле кунакчыл кешеләре. Апас җирендә  туып үскән һәм үз тырышлыклары белән зур дәрәҗәләргә ирешкән язучылар һәм шагыйрьләр, артистлар һәм рәссамнар, композиторлар һәм галим-профессорлар, драматург һәм журналистлар якташларыбызның нинди зур үрләрне яулый алырлык шәхесләр булуын раслый. Мин  балаларны алар үрнәгендә мәдәни ысул белән тормышка өйрәтергә тырышам.

Минем тәрбия вазифаларым

         Төп вазифам - укучының физик һәм психик сәламәтлеге, аның укуда уңышларга ирешүе, үсеш юнәлешен билгеләү һәм тормышта үз юлын табу  белән бәйле шәхси проблемаларын чишүдә аңа педагогик ярдәм күрсәтү.

Минем  педагогик кредом

Укытучы!

            Сак бул!

            Ялгыша күрмә!

           Балага зарар китермә!

            Укучының ышанычы бул!

           Үзеңне балаларга бүләк ит!

           Нәрсәгә омтылганыңны бел!

           Бертуктамый баладагы күңел байлыгын эзлә!

           Баладан могҗиза көткәндә сабыр бул, шул

           могҗизаны очратырга әзер тор!

Теләгем - уртак максатлар, уртак бурычлар, уртак эшчәнлек белән берләшкән, тотрыклы бәйләнешләр белән ныгытылган кечкенә коллектив тормышын җайга салуны оештыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

О себе

 

Мин Абдрахманова Гөлия Зөфәр кызы  Чүпрәле районы Татар Төкесе авлында туганмын. Хәзергесе вакытта Апас районы Кызылтау авылында гаиләм белән яшим. Кызылтау урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшлим. Эшемне һәм укучыларымны бик яратам

 

         

 

 

 

 

 

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Нәбирә Гыйматдинова китапларын яратып укыйм, тормыштан алынган әсәрләр укырга яратам. Зифа Кадыйрованың " Сагынырсың мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер" әсәрләрен укыдым, бик эчтәлекле, күңелгә ятышлы,  чын тормыш вакыйгаләренә багышлап язылган әсәрләр, бик ошады.

Мой взгляд на мир

   Талантлы, эзләнүчән, һәр яңалыктан хәбәрдар булган бу педагогның үзенең эш системасы булдырылган. Ул гамәлдәге дәреслекләрдә  бирелгән текст, күнегү яки мәсьәләләр белән генә чикләнми, һәр дәресне оештыруга иҗади якын килә; аны кызыклырак, үтемлерәк һәм нәтиҗәлерәк итү өчен күп көч куя. Укытучы дәресләрендә төрле метод һәм алымнардан, яңа техно-логияләрдән максатчан файдалана. Укучыларны уйлауга, эзләнүгә этәрә торган тирән эчәлекле мондый дәресләр иҗади сәләтне үстерүгә, белемне арттырырга, баланың рухи дөньясын баетырга ярдәм итә. Заманча технологияләр кулланып, “Кем миллионер булырга тели”, “Көчсез буын”, “Үз уеныбыз” һ.б. яңа төр чаралар, бәйгеләр үткәрә.

Моё портфолио

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәзер инде хәтермәмим дә. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы булачакмын. Шушы карарым мине Казан дәүләт педагогия университетына  китерде дә. Менә бер  дистә елдан артык бар булмышымны үз укучыларыма багышлыйм.

Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үзә урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен.

Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Менә тагын укучыларым белән саубуллашыр вакыт җитеп килә. Аларга карыйм да моңсулана башлыйм. Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Алар белән зур тормышка аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып калам.

Озак та үтмәс, кабат мәктәп, укытучылар белән күрешер өчен, алар да җыелып килерләр. Ә мин һаман да мәктәптә, берләрен үстереп озатсам, икенче нәниләрен каршы алам. Кабат йокысыз төннәр, борчу-шатлыклары белән тормыш үз агымын дәвам иттерә.

Добавить грамоту в портфолио