Муса - нефтьче
Вложение | Размер |
---|---|
musa_-_neftche.docx | 12.86 КБ |
Муса- нефтьче.
Биш яшендә булганда,
Бик озак уйнаганда,
Муса исемле бала
Бервакыт уйга кала.
“Апамның китаплары
Кәгазьдән булса,
Бабаемның тешләре
Алтыннан булса,
Йортлар агачтан булса,
Күмәч камырдан булса,
Минем уенчык машинам
Нәрсәдән соң, алайса?”
Бу сорауга Мусаның
Әтисе җавап бирде:
Улым, уенчык машинаң
Синең пластмастан”,- диде.
“Ә пластмас соң нәрсәдән?”
Дип кызыксынды Муса.
“Ә пластмас ул – нефтьтән”
Аңлатты шунда ата.
Мусага кызык булды
Ул яңа сүз ишетте,
“Нефть” дип кабатлады
Һәм әтисенә әйтте:
“Сөйлә нефть турында,
Минем беләсем килә,
Моны башкаларга да
Сөйләп бирәсем килә.”
“Нефтьсез, улым, хәзер
Машиналар да йөрмәс,
Самолётлар да очмас,
Бер сүз белән әйткәндә,
Нефтьсез тормыш булмас!”
Инде күп еллар үтте,
Муса да үсеп җитте.
Ул хәзер чын ир кеше,
Ә һөнәре – нефтьче!
Чувашстан Республикасы, Комсомол районы
Тукай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы
Шәкүрова Гөлгенә
Агния Барто. Сережа учит уроки
Плавает ли канцелярская скрепка?
Для чего нужна астрономия?
Шум и человек
Нора Аргунова. Щенята