26 апрельдә Казанда яки Уфадамы, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, әллә Ташкенттамы, Хельсинкида яисә Истанбулдамы, Австралиядә яки Америкадамы − милләттәшләребез, башка төрки милләт вәкилләре барыбыз өчен дә сөекле, кадерле булган бер исемне кабатлыйлар. Бер-берләрен Тукай көне белән тәбрик итәләр. Аның җырларын җырлыйлар, шигырьләрен сөйлиләр. Туган теле —татар теле булган һәрбер кеше өчен бу көн — зур бәйрәм.
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_beznen_kunellrd.doc | 42 КБ |
Тукай в наших сердцах
Выполнил ученик 9 класса МБОУ “Кальчировская ООШ”
муниципального района Аургазинский район
Республики Башкортостан Саитов Алмаз
Учитель татарского языка и литературы
МБОУ “Кальчировская ООШ” муниципального
района Аургазинский район
Республики Башкортостан
Тимербулатова Дилия Раисовна.
Туҡай беҙҙең күңелләрҙә
Төҙөүсеһе: Башkортостан Республикаhы Ауырғазы районы
муниципаль районының МБДББУ “Кәлсер төп дөйөм белем
биреү мәктәбе”нең 9- сы синыф уҡыусыһы Сәйетов Алмаз.
Уҡытыусы: Башkортостан Республикаhы Ауырғазы районы
муниципаль районының МБДББУ “Кәлсер төп дөйөм белем
биреү мәктәбе”нең татар теле һәм әҙәбиәте уҡытыусыһы
Тимербулатова Дилиә Рәйес ҡыҙы.
«Гомер буе юлдаш булып,
Ир-хатынга иптәш булып, чордаш булып,
Җиребездән атлап, Тукай барасың син,
Йөрәкләргә тугры юллар ярасың син...»
С.Гәрәева.
Без кечкенәдән үк шигырьләр, хикәяләр тыңлыйбыз. Мәктәпкә килгәч, аларны үзебез укый башлыйбыз. Укыганнарыбыз табигать дөньясы, тормыш, кешеләр, без белмәгән кызыклы хәлләр, вакыйгалар белән таныштыра. Безне куандыра, шатландыра, тормышны яратырга өйрәтә, яки, киресенчә, безне борчый, уйланырга мәҗбүр итә.
Язучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч, ныклы иман һәм үз иманыңа тугрылык кирәк. Язучының иҗатын җаның-тәнең белән тоеп, аңлап укысаң, әсәреп китәсең. Ул сине тынлык белән сөйләштерә, карурманнарда адаштыра, Киек Каз юлларына алып менә, алиһәләр белән очраштыра. Кырыс, каты бәгырьле заманда да аның әсәрләрендә Наз һәм Матурлык саклана. Гомумән, язучыларның әсәрләре кешене дулкынландыра да, шатландыра, куандыра да һәм зур киңлекләргә очыра. Язучы булган кеше хисчән, мәрхәмәтле, искиткеч матур күңелле һәм уйчан буладыр.
Язучыларның төп бурычлары − яхшылыкны исбат итеп, яманлыкны инкарь итеп, дөньяның матурлыгын җырлау.
Минем халкым, татар халкы, шундый бөек кешеләрне бик күп тәрбияләгән. XX гасыр башы әдәбият мәйданында сүнмәс йолдыз булып балкыган һәм хәзерге көндә дә бик яратып укылган шагыйребез − Габдулла Тукай.
26 апрельдә Казанда яки Уфадамы, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, әллә Ташкенттамы, Хельсинкида яисә Истанбулдамы, Австралиядә яки Америкадамы − милләттәшләребез, башка төрки милләт вәкилләре барыбыз өчен дә сөекле, кадерле булган бер исемне кабатлыйлар. Бер-берләрен Тукай көне белән тәбрик итәләр. Аның җырларын җырлыйлар, шигырьләрен сөйлиләр. Туган теле —татар теле булган һәрбер кеше өчен бу көн — зур бәйрәм.
Аның милли һәм социаль азатлык, халык азатлыгы өчен көрәштә туган шигырьләре, халык иҗатына зур игътибары, кызыклы һәм самими әкиятләре, туган илгә, туган телгә багышланган иҗаты бүген дә безне сокландыра.
Тукай биографиясе — дөнья тарихындагы иң драматик биографиянең берсе: аның гомере егерме җиде яшендә өзелә. Дүрт ай ярымлык чагында әтисез кала. Шуннан кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп йөрүләр, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр, салкын мосафирханәләр һәм бу аның ахыргы көннәренәчә дәвам итә...Ләкин никадәр газаплар кичерсә дә, Тукай бу фаҗигале, кыска гомер юлын горур атлап уза, шагыйрь буларак үзенең гражданлык бурычын үз халкына, аның киләчәк бәхете хакына армый-талмый хезмәт итүдә күрә.
Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,
Күңелемдә балкый, маяк булып,
Тукай моңы, Тукай сүзләре. .
Кем уйлады икән, ятим бала
Якты йолдыз булып калкыр дип,
Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,
Халык күңелендә калыр дип.
Әйе, шагыйрь мәңге халык йөрәгендә, халык күңелендә балкый. Аның шигырьләре буыннан-буынга яратып укыла, әсәрләре бала чактан ук күңелгә кереп урнаша һәм гомер буе онытылмый, җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Г.Тукай ун мең юлдан артык шигырь һәм күпсанлы проза әсәрләре язып калдырды. Шулар арасында лирик шигырьләр ,сатирик әсәрләр, политик һәм социаль мәсьәләләрне яктырткан мәкаләләр, балалар өчен язылган шигырьләр һәм әкиятләр бар.
Балалар өчен язган әсәрләрендә —хезмәтне сөю һәм эшчәнлеккә өндәү, онытылмаслык изге һәмданлыклы исем бары тырышып, намуслы эшләү аркылы гына була дигән фикерләр үзәк урынны алып торалар.
«Әт-тә» «Ән-нә!» -дип беренча тапкыр әйткәнен берәү дә хәтерләми. Әммә шунысы хак: телебез, шушы мөкатдәс сүзләр белән ачылган. Халкыбызның сөекле шагыйре Тукай белән дә шулай. Аның исемен кайчан, кайсы яшьтә телгә алганын берәү дә әйтеп бирә алмас. Бу сүз дә «әт-тәм» «ән-нәм» белән бергә әйтелгән. Тукай безнең җанда, безнең рухта. Кечкенә чактан ук нәни Апуш булып, үсә төшкәч, олыгайгач бөек Тукай булып гомеребезнең ахырынача озата бара.
Тукайны һәркем үзенчә ача. Гомумән, ул яшәгән саен яңа яклары белән ачыла бара. Бүгенге көндә Тукай безнең белән. Тукай үзе исән чагында ук халкыбызга юл күрсәткән якты йолдыз булып кабынды, аның таянычына, иманына әверелде. "И туган тел, и матур тел! − дип телебез ачылган көннән алып гомеребезнең ахыргы минутларынача Тукай безнең белән. Ул безнең җаныбызда, кылган изге гамәл-эшләребездә. Халкыбызның онытылган тарихы кабат языла, үткәннәрнең изге мирасы халыкның үзенә кайта. Яңа буыннар белән киләчәккә барыр өчен Тукай яңадан кайта.
«Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» — дип язган иде ул үз халкын кайнар сөю белән. Заманнар үзгәрсә дә, бу юллар һәр чорда, һәр дәвердә заманча яңгырар. Сөйик без халыкны, сөйик без халыкның дөньясын нәкъ Тукайча! Тукай яши. Тукай яшәяәчәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк.
Бөтен дөнья татарлары бергә
“Туган телне”җырлый моңланып.
Тукай яши, Тукай ул мәңгегә
Йолдыз булып янар нурланып!
Бик аз торган Тукай якты җирдә –
Яшьләй генә вафат булган ул.
Үлгәненә бик күп еллар инде,
Ә бит яши, һаман исән ул!
Зур шагырьне искә ала халык,
Кошлар кайткач җылы яклардан.
Безгә күчкән аның шигъри җаны,
Татар теле үскән Тукайдан
Самый главный и трудный вопрос
Вокруг света за 80 дней
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Под парусами
Самарские ученые разработали наноспутник, который поможет в освоении Арктики