Дусларым, минем яныма килеп утырыгыз әле. Хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим. Нәрсә турында дисезме? Әйтмим әле, үзегез уйлап табыгыз.
Аллы-гөлле чәчәкле,
Чүт-чүт сайраучы кошлы,
Кешегә файда бирүче,
Һаваны чистартучы –
Ул нәрсә?
Вложение | Размер |
---|---|
shifaly_urman.docx | 16.39 КБ |
Международный конкурс для дошкольников и школьников «Я - автор сказки!»
Шифалы урман
Асадуллина Алсу Сирин кызы,
10 яшь, 4 нче класс
Кәкре Елга авылы,
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Кәкре Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Җитәкчесе: Мөхәҗәтҗанова Татьяна Анатольевна
Шифалы урман
Дусларым, минем яныма килеп утырыгыз әле. Хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим. Нәрсә турында дисезме? Әйтмим әле, үзегез уйлап табыгыз.
Аллы-гөлле чәчәкле,
Чүт-чүт сайраучы кошлы,
Кешегә файда бирүче,
Һаваны чистартучы –
Ул нәрсә?
Әйе, хәзер мин сезгә урман, урманның матурлыгы, урманның файдасы турында әкият сөйлим.
Борын-борын заманда Шатлыкстан исемле ил булган. Бу илнең кешеләре һәр яңа туган көнгә, чыккан Кояшка, сайраган кошларга, челтерәп аккан чишмәләргә сокланып һәм шатланып яшәгәннәр. Өлкәннәр балаларны тәрбияләгән, ә кечкенәләр уйнаган, мәктәптә укыган. Бөтен кешегә дә рәхәт, һәммәсе дә бәхетле булган.
Шатлыкстанның табигате дә искиткеч матур булган. Балыклы елгалар, биек таулар янәшәсендә калын урман шаулап үскән. Урман кешеләрне җылыткан да, туендырган да, сыендырган да. Күләгәсендә ял иттергән. Кошлар тавышы кешеләргә шифа булган. Мондый матур урман янәшәсендә яшәүләренә бик рәхмәтле булган Шатлыкстан халкы.
Ләкин аяз күкне кара болытлар каплаган, чөнки ил белән бик тә явыз патша идарә итә башлаган. Ул балалар көлүен дә, кошлар тавышын да, күбәләкләр очуын, яфраклар шаулавын да яратмаган. Тиз арада агачларны кисәргә, кош-кортларны һәм җиләк-җимешләне юк итәргә боерган. Боерык үтәлгән. Бөтен тирә-юнь тынып калган. Шатлыкстан иле үзенең матур исемен дә оныткан.
Шулай яшәп ятканда, падишаһ авырый башлаган. Төрле илләрдән күрәзәчеләрне, белгечләрне чакыртканнар. Алар бертавыштан: “Юк, сине дәвалау безнең көчебездән килми. Бу якларда сине терелтердәй дару үләннәре калмады”,- дигәннәр. Патшаның моңа бик ачуы чыккан, барысын да төрмәгә ябу белән янаган. Шуннан соң әлеге белгечләр, патшаны терелтү өчен, ерак җирләрдән төрле дарулар кайтарта башлаганнар. Ләкин күпме генә дәваласалар да, патша, тереләсе урында, һаман да ныграк усалланган, зәһәрләнгән, көннән-көн ныграк ябыккан.
Шушы якларда тагын бер белгеч барлыгын ишетеп, аны эзләп тапканнар. “Терелтсәң, син генә терелтерсең”,– дигәннәр аңа. Авыруны караганнан соң, дәвалаучы егет:
–Сиңа бернинди дарулар да кирәк түгел. Сиңа бары тик урман гына ярдәм итә ала, – дигән.
–Син ни сөйлисең? Урман дәвалаучы була аламы? – дип гаҗәпләнгәннәр.
–Әйе, – дигән егет. – Урман ул кешенең дусты. Андагы байлыкларны санап бетергесез. Тәмле җиләкләр, хуш исле чәчәкләр, дару үләннәре – бар да урман хәзинәсе. Урманның чиста һавасы, кошлар сайравы, яфракларның талгын җилдә җилфердәве тәнгә сихәт бирә, төрле авырулардан дәвалый.
Дәвалаучы егетнең сүзен тыңламый булдыра алмаганнар. Патшаны урманлы якларга алып киткәннәр. Файдалы үлән сулары ясап эчерткәннәр, урман чишмәсенең суы белән коендырганнар, урман чәчәкләреннән җыелган бал белән сыйлаганнар. Патша көн саен кошлар тавышын тыңлап, урманның саф һавасын сулап, хозурланып йөргән, күңеле чистарып, үзе яшәреп киткән. Ул көннән-көн үзендә көч-куәт артуын сизгән.
– Нинди зур хата ясадым мин. Урман – безне дәвалаучы да, туендыручы да, сыендыручы да икән бит, –дип бик үкенгән патша.
– Әле хатаны төзәтергә соң түгел, –дигән дәвалаучы егет. Озак та үтмәгән, авыл, шәһәр тирәләре яшел урман белән капланган. Урман кешеләрнең ял итү урынына әйләнгән. Тирә-юньгә кабат кошлар тавышы таралган, һава чистарган, күбәләкләр очкан, чәчәкләр үскән.
Есть ли лёд на других планетах?
Пейзаж
Извержение вулкана
Нора Аргунова. Щенята
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись