Эшебезнең максаты: Яшел Үзән һәм Кайбыч районы авылларында җыелган (авыл тарихы, авылның истәлекле урыннары) материалларны чагыштырып өйрәнү. Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычларны куйдым:
1. Авыл халкы арасында йөрү, сөйләшү, материаллар туплау.
2. Авылның истәлекле урыннарында булу, аларны өйрәнү.
Туган җир...Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авыл үзенә генә хас, кабатланмас матурлыгы белән аерылып тора. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә ифрат та якын.
Вложение | Размер |
---|---|
rabota.doc | 168 КБ |
Эчтәлек.
Кереш өлеше........................................................................................ 3
Төп өлеш.
1. Авыллар тарихы.............................................................................. 3
2. Истәлекле урыннар...........................................................................7
Нәтиҗәләр..............................................................................................9
Тәкъдимнәр.............................................................................................9
Кулланылган әдәбият.............................................................................9
Кушымта .............................................................................................10
Максат:
Яшел Үзән һәм Кайбыч районы авылларында җыелган (авыл тарихы, авылның истәлекле урыннары) материалларны чагыштырып өйрәнү.
Бурычлар:
1. Авыл халкы арасында йөрү, сөйләшү, материаллар туплау.
2. Авылның истәлекле урыннарында булу, аларны өйрәнү.
Кереш
Туган җир... Туган авыл...
Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авыл үзенә генә хас, кабатланмас матурлыгы белән аерылып тора. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый.
Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә - әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңелебез түренә туган телебез аша кереп утырган кадерле урыннар – дөньяда яшәвебез, барлыгыбыз һәм без үзебез. Безнең туган җиребез, туган илебез Татарстан һәм андагы авылларыбыз үзебезгә күз карасы кебек кадерле һәм газиз. Аларда безнең нигезебез, тамырларыбыз һәм өметебез.
Авыллар, авыллар... Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе бар. Ә авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне чагылдыра. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Алар нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята. Һәрберсе төрле тарихи вакыйгалары һәм башка үзенчәлекләргә нисбәтле рәвештә бирелә.
Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җиткән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган илгә мәхәббәт тәрбияли.
Авылда һәр изге урынның үз атамасы бар. Дөрес, атаманы болай гына кушмаганнар. Һәрберсенең нигезендә исем кую өчен берәр сәбәп ята. Бер ишеләре этномимга, икенчеләре гадәт – йола кануннарына һәм башка шундый үзенчәлекләргә бәйләп кушыла.
Авыллар тарихы
Кайбыч авыллары
Кайбыч.
“Кайбыч” берәмлеге катнашкан авыллар Тау ягында урнашкан.
Кайбыч авылларының икесе дә Казан ханлыгы чорында ук булганнар. Х.В.Йосыпов Кече Кайбыч авылы зиратында XVI йөзнең беренче яртысында мөнәсәбәтле кабер ташы таба. Археологлар Кайбыч һәм Кече Кайбыч авылларында соңгы Болгар чорына мөнәсәбәтле кабер ташы һәм башка табылдыклар билгеләгәннәр.
Кайбыч авылларының барлыкка килүе турында авыл картлары болай сөйли.
Ике авыл да борынгы. Кече Кайбыч урнашкан жиргә-Кайрак елгасы буена,бер гаилә килеп утыра. Бу гаиләсендәге ир белән хатынның берсеннән-берсе чибәр өч улы туган. Бу ирне Хәйбүч дип йөрткәннәр. Хәйбүч узенең улларына да үз исемен куштырган. Аларны бары тик олы,кече һәм уртанчы дигән сүзләр белән генә аерганнар.Хәйбучнең олы малае Олы Кайбычта төпләнеп калган,уртанчы малае Буа районындагы Кайбыч авылын нигезләгән, ә өченче малае, иң кечесе, Кече Кайбычта калган.
Кече Кайбыч авылында өч нәсел кешеләре гомер итәләр: Кәлиләр,Сәмиләр, Мөртекиләр. Чынлап та, авыл аксакаллары авылларының борынгылыгын дөрес әйтәләр. Чөнки, инде югарыда әйтеп кителгәнчә, ике Кайбыч та Казан ханлыгы чорында булганнар. Ике авыл янында да иске зират урыннары бар. 500 елдан артык яшәгән авылларының иске зиратлары булу, әлбәттә, табигый. Ләкин шул иске зиратларның берсе(Олы Кайбычта) элек чукынып мөселманлыкка кайткан кешеләр зираты икән. Ул зират өстенә мәктәп салынган.
Мөрәле.
Мөрәле, Зур Урсак, Янгилде авылларына нигезне чувашлар салган, заманнар узу белән, алар татарлашканнар. Бу авылларның һәрберсендә мәчет булган, димәк, рус тарихчыларының авылларны нигезләүдә чувашлар зур урын алып торган дигән фикерләре дөрес түгел. 1866 елда Мөрәле авылында Низаметдин Бадамшин имам булып тора. Шул елларда, аның Сатмышта яшәүче улы Бараветдин Низаметдиновны туган авылына муллалыкка күчерәләр. 1909 елнын февралендә Бараветдин вафат була, ә аның урынына улы Әхмәтсафа Бараветдинов куела. Аңа ул вакытта 22 яшь була, фотосүрәте архивта хәзер дә саклана. Әхмәтсафа икенче мулла булып исәпләнә. Беренче мулла аның агасы Ногман Низаметдинов була. Ул муллалык иткән чорда Мөрәледә 240 өй булган, 720 кеше яшәгән, ләкин авылда мәчетнең бер генә булуы гаҗәпләндерә.
Урсак.
Кече Урсак, Олы Урсакка караганда, алданрак барлыкка килгән. Мәчет Кече Урсакта алданрак төзелгән. Бу авылда 1863 елда Буа Сембер өязенең Яңа Суыксу авылы кешесе Габделгазиз Рәхмәтуллин мулла булган. 1888 елда улы (икенче мулла) Шиһабетдин Габделгазиз имамлыкка күрсәтелә. Ул үзе тәртипле кеше булса да, 1908 елда шайтан юлына юлыга-эчү белән мавыга башлый. Шиһабетдин муллалыкка 20 яшьлек Гыйрфан Мингазетдиновны чакырган. Шиһабетдинның муллалыктан китүенә әтисенең олы яшьтә булуы да сәбәп була. Элек алар әтиле-уллы Чүкри-Аланда муллалык иткән булганнар. Гарәфетдин Мингазетдинов карт мулланың оныгы була. Халык нинди генә югары даирәләргә хат юлламасын, Шиһабетдин Габделгазизовны үз урынында баш имам итеп калдыралар, чөнки властьлар аның ягында булганнар.
(Мәгълүматлар Габдрахимов Фәрит Ярулла улыннан язып алынды )
Яшел Үзән авыллары
Карауҗа.
Татарда һәм башка төрки авылларда киң таралган “Чура батыр” дастанының төп каһарманы серле һәм әлегә кадәр тулаем ачылмаган реаль шәхесләрнең берсе. Әмма аның халкыбыз тарихында гаять зур роль уйнаганы бәхәссез. Казан татарларында Чура батыр турындагы дастанның төрле вариантлары очрый, кайбер риваятьләрне картлар әле дә хәтерли. Ул гына да түгел, аерым төбәкләр тарихын тулаем Чура батырга бәйләп аңлату да яшәп килә. Яшел Үзән районы Олы Карауҗа авылы зиратында, мәсәлән, язмалары инде шактый кыршылган ике кабер ташы бар. Авылдагы риваятьләр бу каберлектә авылга нигез салучы Кара Гуҗаның уллары (“Идегәй” эпосында Туктамыш ана: “Аргыннарның башы идең, Кара Гуҗа батырым,”- дип эндәшә) Чура би һәм Чура батыр кумелгәнлеген бәян итә.
Кара Гуҗа бу җирләргә Олы Мөхәммәт чорында, XV гасыр урталарында килгән. Ул-Казан ханлыгына нигез салучыларның берсе-Алтын Урда бәге Кара бинең улы булырга тиеш.
Карауҗа авылы оешу турында мондый легенда-риваять бар: Кара Гуҗаның атасы Кара би булган. Кара би Казан янында Каравай авылында ил тотып яшәгән. Аның улы Кара Гуҗа, Кече Карауҗа урынына килеп, авыл корып утырган.
Берчакны боларга бер карт кереп, су сораган. Хуҗалар су бирмәгән. Шуннан әлеге карт : “Алты өйдән артмагыз!”-дип теләк теләп чыгып киткән, ди.
Кара Гуҗа бу эштән бик шөбһәләнеп калган һәм өч улын чакырып, аларга өч ук биргән:
Егетләр укларын атып җибәргәннәр. Укларның берсе Каратмән авылы урынына килеп төшкән. Ул урынга Кара Гуҗаның олы улы нигез корган. Аның исеме Кара Төмән икән. Икенче улының исеме Чура би булган. Аның угы хәзерге Зур Карауҗа авылындагы Чура би чокыры турысына килеп төшкән. Кара Гуҗа Чура би исемле улы белән шул урынга килеп нигез корган. Өченче улының угы Күлбаш авылы урынында бер күл башына төшкән, анысы шул җиргә урнашкан.
(Мәгълүмәт Давлетшина Рәшидә Гәрәй кызыннан язып алынды.)
Күлбаш.
Моннан бик күп еллар элек Күлбаш халкы авылдан ерак булмаган чишмә янында яшәгәннәр. Яшәү бик авыр булган. Шунда бер гаилә күл башына төшеп йорт салган һәм шунда яши башлаган. Монда тормыш итү бик җиңел булган, чөнки тирә-якны урман әйләндереп алган. Җил-давыллар үтеп керә алмый, ышык булган. Озакламый чишмә янында яшәгән халык барысы да күл башына төшеп утырган. Авылның исемен дә Күлбаш дип атыйлар. Ә элекке чишмәне хәзер “Йорт өсте” дип йөртәләр. Чөнки ул тау башында, йортлардан өстәрәк урнашкан.
(Мәгълүмат Ахмадуллина Ләбибә Ярулла кызыннан язып алынды.)
Бишнә.
Бишнә авылы Яшел Үзән районында урнашкан. “Бишнә” сүзе нәрсә аңлата соң?
Элек бу тирәләрне кара урманнар чолгап алган булган. Анда төрле кыргый җанварлар яшәгән, җиләк-җимеш һәм башка табигать нигъмәтләре үскән. Элекке авыл урынында алан җәелеп яткан, зәңгәр чишмә аккан. Менә шушы урынга кешеләр килеп утырган. Биек тау башына урнашкан авыл халкы басу ачкан, ягъни урманны төпләп, чәчүлек җире хәзерләгән. Шулай итеп, авыл исеме биек ышнадан-Бишнә булып калган. Борынгы бабаларның башта килеп утырган урыны тау итәгендә булган. Авыл халкы тау башына бүреләрдән куркып күчкән дип әйтәләр. Тау астында 1 гектар күләмендәге керәшен зираты барлыгы билгеле. Димәк, авыл халкы чукындырылган, ләкин алар яңадан мөселманлыкка чыкканнар. Авылның мәчетен Казан бае салдырган. Нугай юлы өстендә Бишнә авылы Казан ханлыгы чорында булган. (Мәгълүмат Давлетшина Рәшидә кызыннан язып алынды.
Истәлекле урыннар
Кайбыч районы
Шомырт урманы.
Зөя елгасы буйлап чакрымнарга сузылган, язгы май аенда ап-ак чәчәккә күмелеп, тирә-якка ислемай исләре тарата. Бу ап-ак шомырт урманы Кайбыч юлы өстендә үсә.
Җиде кыз чишмәсе.
Иске Чәчкабта Җиде кыз чишмәсе дип аталган су чыганагы бар. Яныннан үткәндә халык баш иеп үтә. Тирәсе тотылган, өянкеләр үсә. Хуҗа Хәсән авылына поплар килә, мөселманнарны үз диннәренә тарту өчен киләләр. Халык чукынырга теләми, урманнарга кача. Кулга-кул тотынган җиде кыз аяк атлаган, күз күргән якка йөгерәләр һәм чишмә буена килеп чыгалар. Тирләп-пешкән кызлар чишмәнең салкын суын эчәләр һәм җан бирәләр.
Авыл халкы чишмәне саф күңелле исем (Җиде кыз) белән атый һәм бу вакыйга легенда булып тарихка керә. Ә Хуҗа Хәсән авылының бөтен халкын көчләп чукындыралар.
Кызылъяр култыгы.
Авылның төньягыннан агучы Бәрле елгасы буенча урнашкан ул. 1950-1960 елларда әлеге урында ут ялкыннарын күреп аптырый идек. Бу хакта өлкәннәрдән дә сораша идек. Алар безгә ул ут түгел, шулай күренә генә дип аңлаталар иде. Авылның аксакалы Гарифулла бабай сөйләве буенча, анда бер байның кирпеч заводы булган, имеш. Заводка читтән кешеләр алып килеп эшләткәннәр. Әлеге хәл Иван Грозный идарә иткән дәвергә кадәр үк булган. Эш шартларының авырлыгына түзә алмыйча, кешеләр күп үлгән. Аларның кәберлеге нәкъ шул кызыл балчыклы биек яр буенда булган. Ул яр инде ишелде, елга буйлары да үзгәрде. Хәзер бу утлар күренми инде.
Яшел Үзән районы
“Чураби” урманы
Кара Гуҗаның улы Чура би Казан ханлыгы өчен барган сугыш вакытында Күлбаш авылы янында урнашкан бер урманда качып яткан. Ул Казан ханына хыянәт иткән була. Казанлылар Чура бине шушы хыянәт өчен, авызына кайнар көмеш тутырып җәзалап үтергәннәр.
Чура бинең улы Чура батыр була. Иван Грозный гаскәрләре Казанны алган вакытларда, Чура батыр бик каты каршылык күрсәткән һәм дошманга тереләй бирелмәс өчен аты белән бергә үз-үзен кыядан атып һәлак булган. Аның кабере Чура би качып яткан урман тирәсендә булуы ихтимал дигән фаразлар әлегечә яшәп килә. Шушы вакыйгага бәйләп халык Чура би исемен урманга биргән.
(Мәгълүмат Абдрахманова Мәдинә Хафиз кызыннан язып алынды)
“Туктарәле” урманы
1 вариант
Гражданнар сугышы вакытында Г. Камал үз гаиләсе белән Карауҗа авылына күчеп килә. Аклар шушы якка килеп җитәрәк авыл халкы һәм Г. Камал гаиләсе белән Мари Эль ягына таба кача башлыйлар. Бер урман янына килеп җиткәч: “Монда хәтле килмәс, туктар әле,”-дип, шунда качып калганнар. Урманның исеме дә шуңа бәйләп “Туктарәле” булган.
(Мәгълумат Абдрахманова Мәдинә Хафиз кызыннан язып алынды.)
2 вариант
Бер вакыт Кулбаш авылы фермасыннан кечкенә бозау чыгып кача. Фермада эшләүчеләр бозауның артыннан куып карыйлар, ләкин тота алмыйлар. Шуннан эшчеләрнең берсе: “Әллә кая хәтле китмәс, туктар әле,”- дигән. Ә бозау фермадан ерак булмаган бер урманга кереп туктаган. Шуңа күрә исемен дә “Туктарәле” дигәннәр.
(Мәгълумат Хәйруллина Асия Ильяс кызыннан язып алынды.)
Йомгак
Без әлеге эшебездә Яшел Үзән һәм Кайбыч районы авылларында җыелган фольклор материалларны чагыштырып карадык. Куелган максатыбызга тулысынча ирештек. Киләчәктә әлеге тикшеренү эшебезне дәвам итәргә уйлыйбыз. Ике райондагы материалларны чагыштырып караганнан соң Яшел Үзән районы авылларындагы халык атамаларны, истәлекле урыннарны гаҗәпләнерлек күп белүләрен аңладык. Нәтиҗәдә Кайбыч районындагы халык Яшел Үзән авыл халкына караганда материалларны азрак бирделәр. Хәтта өлкән буын арасында да мәгълүматлар бик аз. Ә Яшел Үзән районында киресенчә, халык үзләренең туып – үскән, яшәгән авыл тарихы, изге булып саналган истәлекле урыннарны күп беләләр. Материаллар хәтта язмаларда, авыл музейларында, мәктәпләрдә, электрон вариантларда да бар.
Тәкъдимнәр.
Кулланылган әдәбият.
Кушымта
Кайбыч районы авылларыннан җыелган материаллар.
Яшел Үзән авылларыннан җыелган материаллар.
Шум и человек
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Девочка-Снегурочка
Цветение вишни в лунную ночь
Астрономы получили первое изображение черной дыры