Залилова Миляуша Ринатовна

учитель татарского языка и литературы

Туган телем, иркә гөлем

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: татарский язык, татарская литература

Увлечения: книги

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Азнакаево

Место работы: МБОУ"СОШ №1 г.Азнакево"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zalilova-milyausha-rinatovna
Тел- күңел көзгесе.
Татар халык мәкале.

 

         Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның бала чагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм әлбәттә инде укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.

         Укытучы! Нинди тирән мәгьнә ята бу сүздә. Үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай саклап, яклап йөрүче син – Укытучы! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче дә, каршылыкларны да җиңүче син – Укытучы!

О себе

 

Татарстанда бар бер шәһәр

Ул якын да түгел, ерак та

Ык елгасы янында  гына

Азнакай шәһәре урнашкан.               

 

Азнакай ягында бардыр

Бер авыл- Балтач, диләр.

Тирә ягы яшел урман,

Чәчәкле болын, диләр.                        

 

Шунда тудым, шунда үстем

Мәктәп ишеген ачтым.

Октябрят булдым,

Пионер сафына бастым.                    

 

Изге күңелле, ачык йөзле

Беренче укытучым-

Күңелемдә мөгаллим булу

Теләге уятучым.                               

 

Һәр яклап син үрнәк булып,

Урын алдың күңелдә

Синең юлың белән барам

Тормышта мин бүген дә.

 

Этәргеч булдың син миңа

Хезмәт юлын сайларга

Синең киңәшләрне тотам

Китсәм дә мин кайларга.

 

Маяк иттем сине юлымда

Синдә мин яклау таптым

Педагогик белем алу өчен,

Алабугага юл тоттым.

 

Гөрләп үтте студент чаклар

Ныклы белем тупладык.

Дөрес юл сайлаганбыз, дип

Үзебезне хупладык.

 

Кулда диплом: мин –укытучы!

Шатлыгымны куйыйм кайларга?

Кайттым шулчак туган ягыма

Дан тоткан Азнакаема.  

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Әдәби китаплар минем эчке дөньямны ачты.

Мой взгляд на мир

 

Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия көллиятенә  укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...
Ничә мәртәбәләр барысын да ташлыйм микән әллә дигән уйлар килгәне бар. Дөресе шулай. Ул бетмәс- төкәнмәс дәфтәрләр, озын- озак педсоветлар, берсе артыннан берсе килгән тикшерүчеләр, тиктормас, тыңлаусыз малайлар, таләпчән әти-әниләр, җитәр- җитмәс эш хакы, инде килеп игътибарга сусаган үз балаларым!

   Сыйныф ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, укытучы һөнәренә мәхәббәт!

    Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади якын килү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Минем фикеремчә,  татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...

    Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм  генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора.
   Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. 

Мои достижения

 

Ò2012 нче уку елында укыту-тәрбия эшендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өчен почет грамотасы белән бүләкләнә ;
ÒРоссиякүләм проектында “Школа цифрового века 2012-2013 учебный год» катнашкан өчен диплом белән бүләкләнә;
ÒРоссиякүләм үткәрелгән  “Иң яхшы татар теле дәресе” конкурысында  сертификат белән бүләкләнә;
ÒК. Тинчуринның тууына 125 ел тулу  уңаеннан уздырылган республика иҗади эшләр конкурсының республика турында “Тәүге адымнар” номинациясендә 3- урынга лаек булган төркемнең җитәкчесен  диплом белән бүләкли;
ÒФәнни-гамәли конференциядә “Патриотик тәрбия чарасы буларак әдәбият дәресе” дигән темага чыгышы өчен таныклык белән бүләкләнә.

Моё портфолио

 

Татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алырга өйрәтү.

Һәр баланың  үз дөньясы... Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке  халәтен яхшы чамаларга кирәк. Дәрес уңышлы узсын өчен, мин сыйныфта психологик уңай халәт тудыруны беренче максат итеп куйдым. Чөнки белем алу өчен иң кирәкле шарт – укучы-укучы, укучы һәм укытучы арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм. 

Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса,  икенчедән, рус телле  балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы тора. Бу укытучылардан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Шуңа күрә дә  укытучылар бер-беребез  белән фикер алышып, дәрес эшкәртмәләре, эш программалары, татар теле һәм әдәбиятыннан презентацияләр белән уртаклашып яшик.   

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы