Дәрестән тыш эшчәнлек

Мингазов Марат Ильдусович

Дәрестән тыш эшчәнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл keshe_guzlege.docx18.91 КБ
Файл nauruz.docx21.34 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ “Лицей им.В.В.Карпова” с.Осиново ЗМР РТ

nailyaalkina@mail.ru

Кеше гүзәллеге-табигатьтән...

         Мәктәп һәм экологик культура –бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булган төшенчәләр. Педогоглар алдында укучыларга экологик белем бирү: укучыларның дөньяга караш даирәләрен киңәйтү, аларны табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтү, туган җиребезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү - иң төп максатларның берсе. Аларны тормышка ашыру өчен, нәтиҗәле алымнар һәм ышандырырлык фактлар кулланып, эзлекле эш алып барырга кирәк.

             Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре экологик темага язылган бөтен әдәбиятны колачлый алмый, әлбәттә. Ләкин ул шактый күләмдәге әсәрләр белән таныштыра, экологик темаларга мөрәҗәгать итү алшартларын, аларның үзенчәлекләрен билгели. Моннан тыш, китаплар укырга мәҗбүр итә. Укучыларга милли, әхлакый тәрбия белән бергә, экологик белем һәм тәрбия бирүнең үрелеп баруы мөһим шарт булып кала.

             Кеше табигатькә никадәр якынрак торса, аның күңеле дә шулкадәр сафрак була.Бу бу хакыйкатьне һәрвакыт исебездә тотабыз. Сабый баланың әйләнә-тирәдәге үзгәрешләргә карап соклануы, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе аның табигать белән кызыксынуын күрсәтә. Менә шул матурлыкны күрә, соклана белү сәләтен, нечкә хис-тойгыларны кечкенәдән үк үстерергә, ныгытырга тырышабыз.

            Һәр сыйныфның әдәбият дәреслегендә халык авыз иҗатының нинди дә булса бер жанрына урын бирелә. Халык авыз иҗатында табигать һәм аны саклау – иң борынгы һәм киң урын алган темаларның берсе. Ул фольклорның барлык төр жанрларында диярлек бар. Халыкның тормыш тәҗрибәсе һәм табигатьне өйрәнү нәтиҗәсендә туган кыска, ләкин тирән мәгънәле өйрәтүләре, тәрбия алымнары бик гыйбрәтле. Әлеге өйрәтүләр татар халкының мәкаль һәм әйтемнәрендә аеруча күп тупланган һәм тирән мәгънәгә ия булган өйрәтү-киңәшләр формасын алган: “Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс”, “Яралы кошка таш атмыйлар”, “Кош йомыркаларын ватма, күз яшең түгәрсең”, “Яшь агачны сындырма, яшь гомерең өзелер”. Балаларда зирәклек, күзәтүчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүче табигать күренешләренә багышланган табышмаклар: “Төнлә баксам – күк тулган, иртән баксам – юк булган”, “Язын ямь бирә, җәй салкын бирә, көзен тәм бирә, кышын тун бирә” һ.б.; сынамышлар: “Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас”, “Җилгә каршы яуган яңгыр каты давыллы булыр” һ.б.; шәфкатьлелек, миһербанлык, игътибарлылык кебек хисләр тәрбияләүче әкиятләр, мәзәкләр, мәсәлләр дә шактый: “Умарта корты һәм чебеннәр”, “Кем көчле?” һ.б.

               Әдәбият дәреслекләрендә урын алган күп кенә шагыйрьләребез әсәрләре дә экологик теманы күтәреп чыга. Шигърияттә бу темага урын бирмәгән шагыйрьне табуы кыендыр. Табигать темасына язылган шигырьләр исемлеге бай һәм төрле. Әлеге әсәрләр балаларны табигатьне аңларга, яратырга, аның байлыкларына сакчыл караш формалаштырырга, туган җирнең кадерен белергә өйрәтә.

            Дәреслекләрдә язучыларыбызның да экологик темага багышланган әсәрләре зур урын били.Мәсәлән , табигатьне саклау проблемасы  Ә. Баяновның «Сәяхәтнамә» поэмасында күтәрелә. Әсәрнең герое Кама буйлап сәяхәткә чыга. Кама буендагы авыллар югалган. Яшьләр булмагач, авылның киләчәге булмый. Авыл бетсә, табигать тә ярлылана. Кама буенда кыр казлары күренми, кыр үрдәкләре кычкырмый. Су буе мәет чыккан йортны хәтерләтә. Автор үзенең бала чагын хәтерли. Яланаяк йөргән болыннарны сагынып искә ала. Тик бу болыннар аша хәзер торбалар узган. Бик күп зиратлар аша дамбалар үткәрелгән. Милли аң көннән-көн югала бара. Халык иманыннан яза, телен оныта. Заманга ияреп, көйләр дә үзгәрә. Шул көйләр тавышы астында сыкрап, бик күп урманнар җиргә ава.

             Сәяхәтнамәнең ахырын ул болай тәмамлый:

Чаң кагам мин:

— Бар халыклар!

Барлык теләк-гадәтләрне

Буйсындырып бары акылга,

Кул бирегез бер-берегезгә

Җир хакына, яшәү хакына!

                        Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» дигән әсәренең исеме генә ни тора! Автор ни өчен бу әсәрен “Туган ягым – яшел бишек” дип атаган соң?Бу сорауны укучыларга биргәннән соң  соң мин төрле җаваплар ишетәм:

- Балага бишегендә рәхәт булган кебек, һәр кешегә дә үз туган җирендә рәхәт булырга тиеш;

-Туган якның матурлыгы, яшел табигате кешене юаткан кебек, бишек тә баланы юата, тынычландыра;

-Кеше кайда гына туып үсмәсен, туган авылын, шәһәрен, укыган мәктәбен мактап, сагынып искә ала.

            “Туган ягым – яшел бишек” әсәре безне туган җиребезне яратырга өйрәтә. Табигатьне саклау – безнең уртак бурычыбыз. Г.Бәшировның “Җидегән чишмә”, М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә”, М.Әмирнең “Агыйдел” әсәрләре,  әдипләребезнең без танышкан китаплары – барысы да Туган як, Туган җир, аның газизлеге хакында.

           Туган туфракка сабый чакта җибәргән тамырлар гына кешене ватанлы итә, хәерле итә, бәхетле итә. Табигать баласы икәнлегеңне тою нәкъ шул чорда башлана һәм куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунак икәнлегең күңелгә мәңгегә берегеп кала. Язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең тирән эчтәлекле әсәрләре аша шушы хис-тойгыларны балаларның күңеленә җиткерү, сеңдерү – укытучының изге бурычы.

Кулланылган әдәбият:

  1. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. –Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000
  2. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.
  3. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. – Татар әдәбияты. Теория. Тарих . – “Мәгариф” нәшрияты. - 2004
  4. Сәхипова Р.Ә. Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.
  5. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. – Казан. – Татарстан китан нәшрияты, -



Предварительный просмотр:

Нәүрүз бәйрәме – 2023

1бала.Исәнмесез,саумысез,

Бүген бездә бәйрәм көн

Уйнап күңел ачам дип,

Мәктәпкә килде һәркем.

2 бала. Борын үткән заманнан

Болгар үткән Казаннан

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән.

3 Бала. Күч безнең күңелгә

Җыр яме,җир яме

Рәхим ит, түрдән уз

Нәүрүз бәйрәме.

4 бала. Көн белән төн тигезләшкән

Яз килеп җиткән икән.

Яз килеп җиткәндә икән

Һәм хәбәр иткән икән.:

Бәрәкәтле булсын язлар,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Залга Көн белән Төн чыга.

Көн. Исәнме,төнкәем!

Төн. Ярый әле син бар,көнкәем!

Көн. Миндә сине бик сагындым Төнкәем.

Төн. Янар йолдызларым,көмеш аемнан сиңа сәлам китердем.

Көн. Туган ягыбызга яз килә,Нәүрүз килә! Бәйрәм белән тәбрик итәм сине , Төнкәем.

Төн. Бүген без вакытларыбыз-сәгатьләребез белән тигезләшәбез.Мин кыскарам, ә син озыная барасың.

Көн. Күңелләрдә сагыну хисен тагын да көчәйтәсең икән, төн дустым. Яз килә, яз килә! Тиздән җылы яклардан кошлар кайтып, тирә-юньне үзләренең моңлы җырларына күмәрләр.

Төн. Кырлар,басулар кардан арчылгач, язгы кыр эшләре башланыр.

Көн. Еллар тыныч булсын!

Игеннәр мул булсын!

Төн. Әйдә , көнкәем, Нәурүзбикә килеп җитми микән,күзәтеп килик әле. Чү, ниндидер тавышлар ишетелә, әнә үзе дә килә бугай

Залга берничә балалар керә.

1бала. Ач ишегең,керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

әй, Ишбабай,Ишбабай

Мич башыннан төш бабай.

Биш тиен акча бир бабай,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

2бала.Торыгыз,тор хуҗалар

Нәүрүз җитте беләмсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә,

Ни сөенче бирәсез?

Бабай белән әби чыга.

Әби,бабай. Исәнмесез, оланнар!

Бабай. Мондый мөхтәрәм бәйрәм өчен биш тиен генә акчаны табабыз инде аны. Хәзерге заманда биш тиен пүчтәк бит ул.

Әби. Әй балакайларым,күптән көтә идек сезне Ишбабагыз белән. Күчтәнәчләребезне дә әзерләп куйган идек. Иң элек сез безгә җырлап күрсәтегез әле.

Яз җитә

Әби. Рәхмәт инде сезгә,балалар. Сезгә диеп әзерләнгән күчтәнәчләребезне кабул итеп алыгыз. (тәлинкә белән пешкән күкәйләр бирелә)

3 бала. Әбкәй,эшең уң булсын

Теләгәнең юш булсын.

Күңелләрең хуш булсын,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

4 бала. Казанга бармак кирәк,

Балыкка кармак кирәк.

Ә безгә бәйрәм кирәк

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

5 бала. Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирдегез безгә,

Яшегез җитсен йөзгә

Малыгыз артсын көзгә

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бергә. Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Жыр Кояшлы ил

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Илләр көннәр ямьләнә.

Бергәләшеп биергә дип,

Куллар кулга бәйләнә.

Март.

Бозны тишә ак чәчәк,

Көнгә бага саф чәчәк.

Апрель.

Әнә яз яшелләнә,

Җир-анабыз гөлләнә.

Май.

Бүген көн тиң төннәргә,

Урын юк һич көнләргә.

Без дә тиң, без дә тигез,

-Нәүрүз Мөбәрәк, - дибез.

Март. Ай кызлар, туңдыра башлады бит әле.

Апрель. Әйе, минем дә битләрем, кулларым өшеде.

Май. Ай-яй миңа да суык.

Кояш. Юк-юк, безгә туңарга ярамый.

Сәхнәгә Декабрь, Гыйнвар, февраль керәләр.

Декабрь. Бу, нинди тавыш тагы?

Январь. Әйе, нинди тавыш?

Февраль Кем әле монда, уен-көлке ясап, минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?

Гыйнвар. Әйе, хуҗа булмакчы?

Декабрь Нинди бәйрәм, нинди туй монда?

Февраль.Әйе, нинди туй?

Март.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Күктән нурла сибелә.

Туган илем, туган җирем,

Язны күреп сөенә!!!

Декабрь. Туктагыз, туктагыз, без китмәдек, без китмибез һәм китәргә җыенмыячакбыз да.

Гыйнвар. Әче суыкларыбызны, карлы бураннарыбызны, салкын төннәребезне, суык көннәребезне сезгә җибәрәбезззззз (өрә)

Февраль. Мине кечкенә димәгез, кечкенә дә төш кенә, буран капчыгымны ачсаммы, ачсаммы.....

Нәүрүз. Исәнмесез,дускайларым минем

Газиз җирем,якты кояшым

Гүзәл чәчәкләрем,бөек кешеләрем

Исәнмесез,исәнмесез.

Әби. Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз,

Язгы Яңа елыбыз!

Яңа елда туры булсын,

Нурлы булсын,юлыбыз!

Бабай  Нәүрүз килде,тиз килде,

Нәүрүз килде яз килде,

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

8 бала. Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә.

Яратыгыз язны да,

9 бала. Яратыгыз,көннәрне,

Айларны һәм елларны,

Кешеләрне,табигатьне,

Саклагыз сез аларны.

(

Кыш бабай. Бу нинди җыен монда?

миңа әйтми киткәнсең,

кышны җиңәм дигәнсең,

ха-ха-ха!

Бер өрермен-җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр,

Ике өрсәм-кар ятар,

елга-күлгә боз катар,

кит,Нәүрүз,кит!

Н-з. Шап итсәм җил тынар,

елмайсам-карың елар.

Үзең кит,Кыш бабай!

К.б. Минем җитез тайларым бар,

Гыйнвар,февраль айларым бар.

Н-з. . Минем дә бит тайларым бар,

Җитез апрель, майларым бар!

10 б. Кыш бабай ачуланма

Яратсакта үзеңне

Быелга син китеп тор,

Нәүрүзгә бир син көнеңне.

К.б. Минем көчем җитәрлек.

Менә кашык,менә күкәй

Тот кулыңа чибәркәй.

Кайсыбыз алдан килер.?

(Кашыкка күкәй салып йөгерү.)

Уеннар уйнала.

1.Җеп чорныйлар.

2.5кыз,5 малай исемен әйтәләр.

3.бииләр.

Март  Кыш бабай,карт булсаң да,үзең хәйләкәр инде син,яңа ел бәйрәмендә биегән идең бит,әллә биеп карыйсыңмы? (Кыш бабай биеп китә)

К.б. Уф арыдым,сусадым,

Харап булдым,җиңелдем.

Эредем бит,эредем,

Яз алдында хур булдым.

Нәүрүз кызым,көчле,нык бул.

Бу сабыйлар хакына.

К.б. Ярый, балалар, дөрестәндә Нәүрүзбикәгә урынымны тапшырыр минутларым килеп җитте. Хәзергә хушыгыз, киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.

Балалар. Сау бул, Кыш бабай!

(Кыш бабай китә)

Н-бикә. Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз,

Тук булсын малларыгыз.

Мул булсын балларыгыз.

Имин йортта торыгыз.

Кәеф-сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз.

Моңаеп утырмагыз.

Уйнагыз да,көлегез,

Биегез дә,җырлагыз.

Җырлы-күмәк уен “Челтәр элдем читәнгә”

Бәйрәм җыр-биюләр белән дәвам итә.

Энҗе Мөэминова Туган телем

Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул – минем туган телем.

"Балам!" - диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
"Әнием!" - дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин
Туган илдә.аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.