Дәрес эшкәртмәләре

Мингазов Марат Ильдусович

Дәрес эшкәртмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarstan_-_tugan_ilem.doc65.5 КБ
Файл kurkak_yuldash.docx20.26 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Татарстан – туган илем.

 Максат: 1. Татарстан турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, системага салу. 2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.
3.Туган якка хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Шәхси:

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Җиһазлау: компьютер, герб, флаг, схемалар, карточкалар, презентация.


Дәреснең тибы: кабатлау

                                             Дәрес барышы

I Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру.

  •  Исәнмесез,  балалар!
  •   Исәнмесез, хәерле көн!

                         Матур  үтсен  көнебез!

                        Көләч  булсын  йөзебез!

                        Булыйк  һәрчак  әдәпле,

                        Отыйк  матур  гадәтне.

                       Дөрес,  матур  утырыйк,

                      Тырышып  җавап  бирик.

  • Рәхмәт, утырыгыз.
  • Укучылар, урамга карагыз. Хәзер нинди ел фасылы?
  • Яз.
  • Ә сез нинди яз билгеләрен беләсез?
  • Тамчы тама, кошлар җылы яклардан кайталар, кар эри, көннәр озын, төннәр кыска, елгаларда бозлар ага, көннәр җылы...
  • Дөрес, бик әйбәт.
  • Ә бүген урамда көн нинди?

(укучылар җавабы)

II Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

1.Ишетеп аңлау өчен күнегүләре.

Прослушайте и укажите слова со звуком [ө].

Казан, шәһәр, манара, Сөембикә, дәүләт, мәчет, музей.

Прослушайте и укажите слова отвечающие на вопрос кайда?

Казанда, музейга, манарасы, мәчеттә, экскурсиягә.

Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.

Казан, Яр Чаллы, Зәй, музей, Алабуга, Түбән Кама.

Прослушайте и если не согласны дайте отрицательный ответ.

Казан – Татарстанның башкаласы. Кол Шәриф мәчете Яр Чаллыда урнашкан. Казанда Сөембикә манарасы бар. Кремль янында музей юк.

2. Кроссворд чишү. 

  1. Россиянең дәүләт гербындагы кош исеме?
  2. Татарстанның дәүләт гербындагы хайван исеме?
  3.  Атаклы татар шагыйре?
  4. Татарстанның дәүләт символы?
  5. Татарстан Республикасы урнашкан дәүләтнең исеме?
  6. Казандагы тарихи манара?
  7. Урманда яшәүче, агачта йөрүче  хайван?
  8. Татарстан флагындагы төс?
  9. Татарстанның башкаласы?

б

ө

р

к

е

т

б

а

р

с

т

у

к

а

й

ф

л

а

г

Р

о

с

с

и

я

с

ө

е

м

б

и

к

ә

т

и

е

н

а

к

К

а

з

а

н

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую

– Вертикаль сызык  буенча нинди сүз килеп чыкты? ТАТАРСТАН

- Бу сүзнең безнең дәрескә нинди катнашы бар?

- Димәк, бүген  дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Нәтиҗә: - Татарстан турында сөйләшәчәкбез.

 “Татарстан – туган илем”

- Балалар, бүген дәрестә без сезнең белән Татарстан турында алган белемнәребезне кабатларбыз Һәм ныгытырбыз.

IV. Белем һәм осталыкларны төрле ситуацияләрдә куллану. 

1.  - Балалар, сезнең алдыгызда карточкалар ята. Анда җөмләләр бирелгән. Ләкин көчле җил чыгып җөмләдәге сүзләрне бутап бетергән. Әйдәгез, дөрес җөмләләр төзибез. Кем тизрәк төзеп бетерер икән?

       1. ак, кызыл, яшел , Флагта, төсләр, бар.

 2. барс, ак, сурәтләнгән, Татарстан, гербында.

 3. дәүләтендә, Республикасы, Татарстан, Россия, урнашкан

 4.гербы,флагы, гимны , Татарстанның, бар.

5. ике, бөркет, гербында, дәүләт, Россиянең, башлы, сүрәтләнгән.

Җөмләләрне балалардан укытып чыгу.

- Әйдәгез, хәзер дөрес җавапларны тикшерик һәм нәтиҗә ясыйк.

 Нәтиҗә: Татарстанның гербы, флагы, гимны бар.

  • Рәхмәт балалар, сез бу биремне дә дөрес үтәдегез.

2. Татарстан шәһәрләре турында диалоглар төзү. Парлы эш.

- Мин сезгә биремнәр таратам. Бирем диалогны тулыландыр

Казан

1.   - ... ?

- Татарстанның башкаласы – Казан шәһәре.

- Казада нинди бөек кешеләр яшәгән?

     - ..., ..., ... .

     - ...?

     -Габдулла Тукай – бөек шагыйрь.

     - Ә Муса Җәлил кем?

     - ... .

     - ...?

-  Казанда театрлар, музейлар, цирк,зоопарк бар.

Чистай

2. - Дима,Чистайда нинди завод бар?

   - ... .

   - ... ?

   - Чистай – борынгы шәһәр.

Алабуга

3. -Дима,  Алабуга зур шәһәрме?

    - ... .

    - Алабугада нинди бөек кешеләр яшәгән?

    - ... .

    - Кем ул Шишкин?

    - ... .

                    Яшел Үзән

4.   -  ... ?

- Мин Яшел Үзән шәһәрендә яшим.

- Нинди урамда торасың?

- ... .

- ... ?

-  7 нче мәктәптә укыйм.

            Әлмәт

5.  - ... ?

- Әлмәт зур, матур шәһәр. Ул - нефтьчеләр шәһәре.

               Яр Чаллы

 6. - Саша, Синең Яр Чаллыга барганың бармы?

     -  ... .

     - ... ?

     -    Әйе, ошады.

- Яр Чаллыда нинди завод бар?

-  ... .

- Балалар,  сез тагын Татарстандагы  нинди шәһәр исемнәрен беләсез?

- Димәк, Татарстанда нинди шәһәрләр бар? Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Нәтиҗә: Татарстанда Казан, Чистай, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм башка  шәһәрләр  бар. (Нәтиҗәне тактага элеп кую)

3. Ә хәзер “Тәрҗемәче” уенын уйнап алабыз. Ахырдан  иң оста тәрҗемәчене билгеләрбез.

   Как скажете  о том, что:

-  в лесах живут  лисы, зайцы,  волки;

-  в лесах растут ягоды, грибы, цветы, деревья;

- через Татарстан текут Волга, Кама, Вятка, Белая;

- в Татарстане много  лесов,  рек, озёр.

- Әйдәгез, хәзер дөрес җавапларны тикшерик. Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Нәтиҗә: Татарстанда  урманнар,  елгалар, күлләр күп. (Нәтиҗәне тактага элеп кую)

 -Бик әйбәт, рәхмәт балалар. Мин бик шат.

 V Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

                                           

Дәреснең моделе

Татарстан – туган илем

                                                 

Символлар

герб

флаг

гимн

Шәһәрләр

Казан,Чистай, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләр

Табигать

 урманнар

 елгалар

  күлләр

VI. Өй эше бирү

1. Туган ил, туган як турында мәкальләр язарга;

2. “Татарстан” темасына кроссворд төзергә.

VII. Рефлексия. (дәрескә йомгак ясау).

- Дәрес ничек үтте?

- Сезгә күбрәк нәрсә ошады? Ни өчен?

- Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?

- Татарстанда нинди шәһәрләр бар?



Предварительный просмотр:

Куркак юлдаш.

(Татар халык әкияте)

(5нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес)

2023

Сыйныф: 5

Төркем: рус төркеме

Дәреслек:

Тема: “Куркак юлдаш”

Максат:

1.Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү,

2. Диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү;

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.Дуслар һәм  турында сөйләшү.

Җиһазлау: мультимедиа-проектор, дәреслек, аудиоязма, әкият буенча рәсемнәр, компьютер.

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

Уңай психологик климат урнаштыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

Һава торышы турында әңгәмә.

- Сыйныфта кем юк?

- Ни өчен?

2. Актульләштерү.

1. Видеоязма тыңлау, сорауларга җавап бирү:

-Яз  нинди була?

-Яз көне нинди үзгәрешләр була?

-Я ңгырлар явамы?

-Көннәр, төннәр нинди?

2. Өй эшен тикшерү.

3.  Яңа тема.

Укучылар, дәресебез башында сорауларга җавап биреп алыйк әле.

1. Синең дустың бармы? У тебя есть друг?
2. Аның исеме ничек? Как его зовут?
3. Аңа ничә яшь? Сколько ему(ей) лет?
4. Ул ничәнче сыйныфта укый? В каком классе он(она) учится?
5. Ул нинди? Какой(ая) он (она)?
6. Сез аның белән бергә нәрсәләр эшлисез? Что вы с ней (с ним) делаете?

Димәк, дуслар нинди булырга тиеш. (Укучылар җавабы)

Ә хәзер икенче слайдка күз салыгыз әле. Анда сүзләр бирелгән, алар буталган. Бу сүзләр белән мәкаль уйлап табарга кирәк. Уйлап карыйк әле, нинди мәкаль яшерелгән икән.

Сүзләр: үзеңнән, дустың, булсын, яхшы.

Дөрес җавап: Дустың үзеңнән яхшы булсын.

  • Балалар, ә бу мәкаль  ничек тәрҗемә ителә икән? Мәгънәсен аңлатып карыйк әле.

1) Яңа лексика өстендә эшләү (яңа сүзләрне сәнгатьле уку, җөмләләр төзү).

юлдаш – попутчик                                                   батыррак – храбрее

берзаман  -  однажды                                              иснәгән – понюхал

үлгән булып – притворившись мёртвым             китеп барган – ушёл

2) Текстны сәнгатьле уку. (башта укытучы укып чыга, аннан соң укучылар чылбырлап укыйлар)

3) Экрандагы рәсемнәр буенча әңгәмә.

1. Рәсемдә кемнәр сурәтләнгән? (Ике юлдаш)

    Рәсемдәге кешеләр нәрсә кигән? (Күлмәк, чалбар, түбәтәй, ...)

2.Әкият геройлары кая юл тоткан? ( Урманга)

   Рәсемдә нинди агачлар сурәтләнгән? ( Каеннар, ... )

3.Рәсемдә нинди хайван сурәтләнгән?  ( Аю)

   Аю усалмы, әллә юкмы? (Юк, ...)

 4. Аюны күргәч, әкият геройлары ни эшли?

 5. Аю җирдә яткан герой янына килеп ни эшли?

 6. Аю әкият геройларына тияме?

 7. Җирдә ятканюлдаш аюдан курыкканмы?

4. Физкультминут.

5. Яңа материалны ныгыту. Текстны рольләргә бүлеп, сәнгатьле уку.

6. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

– Без сезнең белән нәрсә укыдык? Что мы с вами сегодня читали?
– Әкиятнең исеме ничек? Как называется данная сказка?
– Әкияттә кемнәр турында сүз бара? О ком идет речь в сказке?
– Алар чын дуслармы? Они настоящие друзья?
– Әкият нәрсәгә өйрәтә? Чему учит эта сказка?
– Димәк, укучылар чын дуслар нинди булырга тиеш? Значит ребята, друзья должны быть какими?

7. Өйгә эш бирү.

- Текстны сәнгатьле укырга.

- Сорауларга җавап бирергә, дуслык турында мәкальләр язып килергә.