Г. Исхакыйның "Көз" повесте (технологик карта)

Вафина Люция Модарисовна

 

 А.Г.Яхин методологиясенә нигезләнеп Г.Исхакыйның “Көз” повестенең технологик картасын сезгә тәкъдим итәм

    Дәреслекләр: а) Әдәбият (XX йөзнең 30-90 нчы елларында әдәбият): Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 11 нче с-фы өчен д-лек / А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г. Галимуллин, Т.Н. Галиуллин һ.б.; А.Г.Әхмәдуллин редакциясендә. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

б) Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 11 нче с-фы өчен / Төз. А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Н.Г.Юзиев. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

 

Программаның эчтәлегендә Г.Исхакыйның “Көз” повесте әсәренә 3 сәгать вакыт бирелгән.          

Әсәрдә 3 сюжет сызыгы бар:

1.Гөлсем белән Нәфисәнең пароходта очрашулары; аннан төшкәннән соң ирләре каршы алуы;яшьлектә сөйгән ярларының бер үк кеше-Хәлил булып чыгуы;аларның бергәләшеп ял итүләре, аңлашулары.

2.Нәфисә үскән мохит яшьлек мәхәббәте, бәхетле гаилә тормышы.

3.Гөлсем үскән мохит яшьлек мәхәббәте, бәхетсез гаилә тормышы.

Әсәрнең темасы:

Әсәр мәхәббәт, язмыш, бәхет турында.

Әсәрдә күтәрелгән проблемалар:

-Аталар һәм балалар арасындагы конфликт;

-Мохитнең шәхескә тәэсире;

-Гореф-гадәтләрдән читләшү;

-Шәхеснең йомшаклыгы;

Автор үзенең әсәрендә бәхетле булу проблемасын күтәргән, чөнки хәзерге балаларның күбесе урам мохитендә үсә.Кешеләр бүген дә бәхетле булу серләрен эзлиләр.

Автор бу проблеманы ничек итеп чишкән?

Автор фикеренчә, һәр кеше үз бәхете өчен көрәшергә тиеш.

Әсәрнең идеясе.

“Эх, барлык кешеләр дә Нәфисә кебек бәхетле булса иде!”

Тигез гаилә тормышына үз бәхетеңә ирешү өчен нык ихтыярлы булу, туган халкың, аның гореф-гадәтләре белән бәйләнештә тору кирәк

Сез ничек уйлыйсыз: бу әсәр үрнәк программада дөрес урын алганмы? Бәлки бу әсәрнең дәреслеккә кертерлек кыйммәте юктыр? Фикерегезне дәлилилегез.

Бу әсәр үрнәк программага дөрес кертелгән.Чөнки бу әсәрдә күтәрелгән  барлык проблемалар да бик актуаль.

Бу әсәрне кайсы сыйныфта нинди максат  белән  һәм ничек үзләштерү әһәмиятлерәк булачак? Ни өчен?Без бу әсәрне 9нчы сыйныфта укытуны әһәмиятле дип уйлыйбыз, чөнки бүгенге көндә күп укучылар 9нчы сыйныфтан соң китеп, гаилә, ата-ана тәрбиясеннән ераклашып икенче мохит белән очрашалар. Шунлыктан чыгып,бу әсәрдәге геройлар аша тормышта дөрес яшәү, үз-үзеңә бәхетле киләчәк төзү өчен яшәү мәгънәсен таный белүне төшендерү.

Планлаштырылган дәресләр саны һәм темалар:

1 нче дәрес: “Көз” повестенең сюжет сызыгы

 2 нче дәрес : “Көз” повесте аша Гаяз Исхакыйның тормыш юлы, эчтәлеге

 

1 нче дәрес.

Темасы: “Көз” повестенең сюжет сызыгы.

1) дидактик: бөек язучы Г. Исхакыйның  тормыш  юлы һәм иҗаты   аша үз халкына, милләтенә хезмәт итүнең якты үрнәген бирү; әсәргә  анализ ясап, эчтәлеген, темасын, автор әйтергә теләген идеясен табу

   2) үстерешле: бәйләнешле сөйләмне, иҗади фикерләүне   һәм әдәби әсәр анализлау күнекмәләрен үстерү

3) тәрбияви: әдип иҗатына хөрмәт уяту; кеше үз язмышына хуҗа булсын өчен, актив булырга, ныклы, иманлы булырга тиешлеген тоя белү өчен җирлек тудыру. Гаяз Исхакыйның иҗатына кызыксыну, шәхесенә ихтирам хисе уяту өчен җирлек булдыру.

Предмет  буенча: Гаяз Исхакый тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу, повесткә анализ ясау. Инша язу.

Метапредмет нәтиҗәлелек:

·         танып белү гамәлләре: повестькә анализ ясау ысулы, эчтәлекне модельләштерү;

·         комуникатив: әсәрне укып кабул итү, алда күтәрелгән проблеммаларга карата дәлилле фикер белдерә белү;

                     регулятив: үз эшчәнлегенә адекват бәя бирә белү.

-сюжетын өйрәнәбез. Игътибар белән укыйбыз, сүзлек өстендә эшлибез,  аннан соң кыскартып сөйлибез;

-темасын ачыклыйбыз

-вакыйгаларны аерып алабыз: Көзге караңгылык, тынлык. Гөлсем белән Нәфисәнең пароходта очрашулары. Нәфисә үскән мохит яшьлек мәхәббәте. Нәфисәнең бәхетле гаилә тормышы. Гөлсем үскән мохит, яшьлек мәхәббәте. Яз- яшьлектә очрашкан вакыт. Гөлсемнең бәхетсез гаилә тормышы. Пароходтан төшкәннән соң, ирләре каршы алуы. Пароход- аллегорик образ. Яшәдгән һәр минут артта кала.Яшьлектә  сөйгән ярларының бер үк кеше-Хәлил булып чыгуы;аларның бергәләшеп ял итүләре, аңлашулары. Көз- сары яфраклар, күңелдә моң, сагыш, үкенеч. Гөлсем белән Хәлилнең мәхәббәте бер үк җирдә башлана һәм төгәлләнә. Хәлил сүзләре: “Инде көз булды, Гөлсем туташ, миләшнеке-миләшчә, алманыкы-алмача”. Өермә.

-Охшаш вакыйгаларны берләштереп ике өлешкә калдырабыз. Нәфисә үскән мохит яшьлек мәхәббәте, бәхетле гаилә тормышы. Гөлсем үскән мохит яшьлек мәхәббәте, бәхетсез гаилә тормышы

- Әсәрдә күтәрелгән проблемаларны ачыклыйбыз.

- Автор бу проблеманы ничек итеп чишкән?

- Әсәрнең идеясен аерып алабыз.

Үзбәя. Тактада критерийлар.

Уку мәсьләсен чишу этабы.Дәреслектәге сорауларга нигезләнеп, әңгәмә кору. Нәфисә һәм Гөлсем - төп геройлар (ачыклыйлар)

Әсәрнең сюжетын өйрәнүне ике зур төркемгә берләшеп оештырыла.

Язмышлар

Нэфисә                              Гөлсем

 

 

Шулай итеп, әсәрнең сюжетын ике төркемдә эшләү: 1,2 –Нэфисә язмышын сөйли, 3,4 төркем Гөлсем язмышын сөйли. Гомумиләштерү-нәтиҗә ясау.

Модельләштерү.

Нәфисә

Гөлсем

Уртак сыйфатлары

Чибәр, тырыш, белемле, тәртипле,  эчке дөньялары матур, холыклары әйбәт.

Аермалы яклары

кечкенә вакытыннан ук әти-әнисенән дини тәрбия ала

берьяклы  гына тәрбия бирелми

нык ихтыярлы, көчле рухлы

ихтыяр көче җитми

фикерен кыю әйтә

кистереп карар итми

үз бәхете өчен көрәшергә сәләтле

үз бәхете өчен көрәшергә сәләтсез

иске карашлы әти-әнисенә каршы чыгып булса да , яраткан кешесенә кияүгә чыга -  язмышын тормышын күңеле кушканча  башлый

икләнүләре нәтиҗәсендә яраткан кешесен югалта, күңеле кушканча эшли алмый

аның яраткан ире һәм бәхетле балалары бар

ире исерек, балалары әтиләрен яратмыйлар

Нәфисә һәм аның гаиләсе бәхетле

гаилә бәхетсез

Рефлексия, бәя этабы. Повестьтә ике сюжет сызыгы- ике хатын-кыз язмышы сурәтләнүен ачыкладык. Һәр сюжет сызыгын - Нәфисә һәм Гөлсем язмышын җентекләү өйрәндек. Нәфисә һәм Гөлсем язмышын чагыштырып модельләштердек.

Үзбәя. Балалар үз-үздәренә билге куялар.Критерийлар тактада.

Өй эше. Тактада.

2 нче дәрес

Темасы: “Көз” повесте аша Гаяз Исхакыйның тормыш юлы, эчтәлеге

1 төркем биографиясе буенча  презентация ясый

2 төркем- тормыш юлы турында.

Укучыларның дәфтәрләрендә өйдә тутырылган таблица

Гаяз Исхакыйның тормыш юлы

 

 

 

Белемгә омтылыш:

Яуширмә авылы (әтисе – әнисе)

1878

Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр.

1890

Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә урнаша.

1893

Яуширмә авылында муллалык итә, мәктәп ачтыра, күрше авылга митинглар оештыра.

1903

Мабугаттагы эшчәнлеге

“Таң йолдызы”, “Тавыш” исемле газеталарында  эшчәнлеген дәвам итә.

1905

Сөргендәге тормышы

 

Кулга алалар

1906

Архангель губернасына 3 елга сөргенгә җибәрелә

1907

Сөргеннән качып, башта Петербургта яши, аннан Төркиягә китә.

1908

Яңадан сөргенгә озатыла.

1911

Казанга кайтмау шарты белән чыгарыла.

1913

Мабугаттагы эшчәнлеге

Петербургта, соңыннан Мәскәүдә “Ил”, “Сүз”, “Безнең юл” гәзитләрендә эшли.

 

Белемгә омтылыш:

Бөтенроссиямөселманнарының 2 съездын әзерләүдә катнаша.

1917

Иреккә омтылыш (милләтчелек)

Мөстәкыйль дәүләт төзү идеясе белән яна.

1917

Мөһәҗирлек тормышы

Парижга килә, Берлин, Вашава, Польша шәһәрләрендә яши.

 

Мабугаттагы эшчәнлеге

“Милли юл”, “Яңа милли юл”, “Милли байрак” исемле гәзит-журналларчыгара.

 

 

Мөһәҗирлек тормышы

Гомеренең соңгы көннәрен Төркиядә үткәрә

1939

Г.Исхакый  Анкара шәһәрендә вафат була.

1954

 

 

 

Гаяз Исхакыйның иҗаты

 

XX гасыр башы (1897-1919).

 

Мөһаҗирлек дәвере: “Көз”, “Җан Баевич” һ.б. әсәрләре

а) Мәгърифәтчелек (1897-1904): “Ике йөз елдан соң инкыйраз" антиутопиясе, “Тәгалемдә – сәгадәт” хикәяләре һ.б.

 

 

б) Таңчылык дәвере (1905 - 1911): “Сөннәтче бабай”, “Көтелгән бикәч” хикәяләре һ.б.

 

 

в) Милләтчелек дәвере (1905 – 1918): “Мөгаллимә”, “Зөләйха”

 

 

 

 

Үзбәя. Критерийлар тактада.

Уку мәсьләсен чишү юлы.

Повестьне анализлауны дүрт зур төркемдә оештырырга тәкъдим итәм. 1 төркем әсәрнең темасын ачыклый һәм вакыйгаларны аерып ала, 2 төркем охшаш һәм капма-каршы вакыйгаларны берләштерә, 3 төркем әсәрдә күтәрелгән проблеманы һәм автор тәкъдим иткән чишү юлы – автор фикерен ачыклый, 4 төркем  әсәрнең идеясе (авторның эх, шулай булса иде, яисә  эх, шулай булмаса иде! дигән теләге) турында сөйләргә әзерләнә.

(белемнәрне гомумиләштерү)

Модельләштерү

 

Охшаш вакыйгалар:

 

Капма-каршы вакыйгалар

 

1. Гөлсем белән Нәфисәнең пароходта очрашулары.

 

1. Көзге караңгылык, тынлык. Өермә.

 

2.  Яшьлектә сөйгән ярларының бер үк кеше - Хәлил - булып чыгуы.

 

2. Нәфисә үскән мохит яшьлек мәхәббәте.  Гөлсем үскән мохит, яшьлек мәхәббәте.

 

3. Гөлсем белән Хәлилнең мәхәббәте бер үк җирдә башлана һәм  төгәлләнә.

 

3. Яз - яшьлектә очрашкан вакыт. Көз - сары яфраклар, күңелдә моң, сагыш, үкенеч.

 

 

4. Нәфисәнең бәхетле гаилә тормышы. Гөлсемнең бәхетсез гаилә тормышы.

 

 

5. Хәлил сүзләре: “Инде көз булды, Гөлсем туташ, миләшнеке - миләшчә, алманыкы-алмача”.         

 

Рефлексия,бәя этабы.

анализларга тиеш идек.

– сюжетын сөйләдек

– темасын ачыкладык;

 – вакыйгаларны аерып алдык;

-        охшаш вакыйгаларны берләштереп ике өлешкә калдырдык (модельләштердек);

– ике өлешнең мәгънәсен кушып әсәрдә күтәрелгән проблеманы ачыкладык;

 –  әлеге проблеманың  автор тәкъдим иткән чишү юлы –автор фикерен белдек ;

–  әсәрнең идеясен ( авторның эх, шулай булса иде, яисә  эх, шулай булмаса иде! дигән теләге) аерып алдык.

Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.Критерийлар тактада

Өйгә эш алу.

Эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

                 репродуктив  эшчәнлеккә: Гаяз Исхакыйның “Көз” повестенең анализын сөйләргә өйрәнергә (бу эш
мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш);

·                конструктив эшчәнлеккә: “Кеше үз язмышына үзе хуҗа”  (“Көз” повесте мисалында)” дигән темага инша язу

·                иҗади эшчәнлеккә: тема белән бәйле шигырь мәкальләр, әйтемнәр язып карарга (алып килергә

 

 

Комментарии

Инсафутдинова Миляуша Тальгатовна

Эчтәлекле дәрес! Иҗади уңышлар!