Иҗади эшләр, бәйгеләр.

Бу биттә укучыларның иҗади эшләре , бәйгедә катнашкан материаллары теркәлә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bizn_avyly_rossiya_tarihynda_2.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бизнә авылы Россия тарихында

Язды : 10 нчы сыйныф укучысы Мөдәрисов Дамир Ирек улы

Бизнә авылы тарихы. 922 елда Багдад илчеләре белән Болгар иленә килгән Ибне Фадлан язмаларында  << Нийасна >> исеме белән мәгьлүм Бизнә елгасы хәтергә килә.Әйе, << бизнә >> топонимының фәндә кабул ителгән төгәл этимологиясе юк.Әлеге топоним << бездна >> ( << төпсез, тирән >> ) дигән рус сүзеннән ясалган дип язучылар ялгыша.Әнвәр Хәйри тарафыннан тәкъдим ителгән этимология (Бизнә елгасының һәм шул елга буенда урнашкан авылның исеме << би үзәне >>ннән кыскартып ясалган,ди ул) күпкә отышлырак, минемчә.Бу атама безне болгар чорына,биләр ( бәкләр ) заманына алып кайта.Шунысы да игътибарга лаек: Бизнә авылы янында табылган археологик ядкәрләр,истәлекләр арасында X-XIV йөзләргә караган болгар авыллары һәм шәһәрлек,ягъни борынгы кала урыны бар.Моңа карап кына,әлбәттә, Бизнә авылына болгар чорында ук нигез салынган дип кистереп әйтергә ярамый,әмма бу фаразның нигезе дә юк тугел.

Кайбер фикерләргә каршы килеп, Мәгъсүм Акчурин Татар Бизнәсе авылына нигез салыну вакыты итеп XVII йөзнең икенче яртысын,төгәлрәк итеп әйткәндә, 1667-1672 еллар аралыгын күрсәтә.Авылга нигез салучылар Темников,Сембер якларыннан күчеп килгән йомышлы татарлвр булган,ди.Һәм бу фикерне архив документлары белән раслый.

Искиткеч гүзәл табигать кочагында туксан чакрымны буйлаган,Татарстанның Чүпрәле төбәгеннән баш алып,Чувашстан ягына чыгып, << Черная речка >> суларын үзенә сеңдергән һәм Сура суына килеп кушылган  << Бизнә >> елгасы исеме кайдан килеп чыккан соң? Ике-өч авылга исемен биргән кечкенә елга атамасы кешеләр хәтеренә кайчан килеп кергән?

Бу турыда төрле чыганаклар бар.Татарстан җирендә Бизнә исемле тагын бер елга Иделнең сул ягыннан килеп кушыла.Ул, Әлки төбәгендә башланып,Спас районы аша узып,үзенең суын Иделгә алып килә.Ә бу төбәк – Тәтеш, Чүпрәле җирләренә кара-каршы.

Бизнә авылының ничек нигезләнүе турында халык хәтерендә сакланган риваятьләр дә бар.

<< Авылның элекке урыны- урман, ә урман уртасында күл бар.Хәзерге << Учыкаен >> дигән болынлыкта өч каен усеп утырган.Шул урынга тугыз бабай килеп урнашкан.алар арасында Үтәш һәм Мәккә исемле бабайлар да булган.Алар,болынлыктагы өч каенны кургәч, болынлыкка  << Өч каен >> дигән исем биргәннәр.Ул,халык күлгә килеп чыкканнар да әүвәл тәмле суыннан авыз иткәннәр;тирәнлеген белергә теләп, таяк тыгып караганнар.Әмма таяклары суның төбенә җитә алмаган. << Әгәр бу җирдә авыл булса,нинди матур булыр иде! >> - дип әйткәннәр.Шулай да авылга исем таба алмый аптыраганнар.Күлгә мөнәсәбәтле,авылның исемен  << Төпсез >> дигәннәр.Килүчеләр арасында урыслар да булган.Алар исә авылны,урысчалатып :  << Без дна! >>- дип атаганнар.монда башка яклардан да кешеләр килеп урнашкан,халык күбәя барган.

Үтәш бабай заманында урманда караклар булган,бабай ул каракларны тоткач,патша хөкүмәте аңа җир бүләк итеп биргән.Шуннан соң Бизнә авылында халык тагын да күбәя башлаган,бизнәлеләр игенчелек белән шөгыльләнгәннәр.Күчеп килүчеләр,Бизнә янындагы агачларны кисеп,үзләренә өйләр салганнар.Авыл зурая барып,тора-бра 700 хуҗалыкка җиткән.Хәзер исә Бизнә авылында йөздән артык хуҗалык бар >>.

Борынгы Болгар дәүләте чорында ук безнең хәзерге авылыбыз урынына  болгарлардан һәм копчаклардан торган зур гына катнаш бер кабилә килеп урнашкан, ди.Үтеш (Үтәш) исемле кабилә башлыгы,әлбәттә инде,бөтен өстенлекләргә,байлыкларга ия булгач, <<бай>> мәгънәсен белдерүче <<би>> дигән дәрәжәле исемне йөрткән.Үтәш бинең шәхси басу-кырлары,узәннәре-болыннары, елга-күлләре һәм урманнары булган.Кабилә килеп урнашкан киң һәм матур үзәнлекне исә <<Би үзәне>> дип исемләнгән.Тора-бара бу сузләр кыскартылып,әйтергә яраклаштырылып,халык телендә <<Бизнә>> һәм <<Бизнә елгасы>> дип йөртелә башлаган.Авылыбыз исеме дә шуннан килеп чыккан,ди...

Казан ханлыгы чорында Бизнә авылы зурайган,һөнәрле кешеләре дә арткан.Биләре-морзалары белән дә тирә-юньдә данлыклы булган ул.

Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгы яулап алынганнан соң,патша әмере белән,бу төбәккә,Рус дәуләте чикләрен саклаучы линияләр төзү-торгызу өчен,төрле жирләрдән,руслар белән беррәттән,йомышлылар сыйфатында,Касыйм ханлыгыннан татар-мишәрләр дә күчеп утыртыла.Шулай итеп,авыл тагын да зурая-770 хуҗалыкка җитә.Тора-бара биредә Чуваш Бизнәсе һәм Рус Бизнәсе авыллары да барлыкка килә...

Куе урманнар,бихисап сазлыклар һәм сулы күлләр иле булган Чүпрәле төбәгендә зур үзгәрешләр,Сембер каласы төзелеп,ул губерна үзәгенә әйләнгәч башлана.Шул чорда,игенчелекне киңрәк җәелдерү максатыннан чыгып,байтак урманнар киселә,сазлыклар киптерелә.Әмма җир һаман да җитми.

Дворян-алпавытларның халык җирләрен тартып алуларына кискен ризасызлык белдереп,крестьяннар әледән-әле баш күтәрәләр.

Безнең як кешеләре 1606 елда Иван Болотников җитәкчелегендәге,1670 елда-Степан Разин,1774 елда Емельян Пугачов җитәкчелегендәге крестьяннар  сугышларында да бик актив катнашканнар.Алар арасында бизнәлеләр дә шактый.

1712 елда Петр I Указы белән Казанда Адмиралтействога нигез салынып,анда Каспий һәм Азов диңгезләре өчен суднолар төзелә башлагач,киеренкелек тагын да кискенләшә төшә.Чөнки Адмиралтействога беркетелгән крестьяннар һәм эшчеләр коточкыч авыр шартларда яшәгәннәр.Лашман хезмәтенә 16 яшьтән 60 яшькәчә ир- егетләр тартылган.Алар алты ай исә бер ел дәвамында урман эшләрендә чиләнеп,кораблар төзү өчен агачлар кискәннәр...

Бик катлаулы 1836 елның 20 апрель-19 май көннәрендә Татар Бизнәсе һәм янәшә-тирәсендәге авылларда (Яңа Кәкерле, Кече Чынлы, Ишле һ.б.) хакимият вәкилләре белән крестьяннар арасында тагын көчле бәрелешләр булып ала.1835 елга кадәр Сембер губернасы крестьяннары дәүләт крестьяннары булып саналганнар.Аларның җирләре дә дәүләт җирләре булган.Бу чорда Буа өязендә бөтен җирләрнең 49,8 проценты – алпавыт җирләре; 2 проценты – чиркәү һәм монастырь җирләре; 41 проценты – казна һәм удел;7,2 проценты дәүләт крестьяннарының һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең җирләре булып исәпләнгән.Барлык сөрү җирләре 158.760 дисәтинә тәшкил иткән.

1905 елгы Беренче Рус революциясе...1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышы..1917 елдагы Февраль һәм Октябрь революцияләре...Советлар властен урнаштыру өчен көрәш...Гражданнар сугышы...Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы - ТАССР төзелү...Беренче удар бишьеллыклар... Илне индустрияләштерү... Күмәк хуҗалыклар - колхозлар төзү...Наданлыкны бетерү өчен ликбезлар оештыру,гомуми башлангыч һәм җидееллык белем бирү буенча эшлекле чаралар күрү...Буа кантоныннан Чүпрәле районына әверелү...

Дәһшәтле шәхес культы чоры һәм аның гөнаһсыз корбаннары...Сугыш җилләре исә башлаган чор...Аннары-Бөек Ватан сугышы!..

Боларның берсе дә безнең Татар Бизнәсе авылын читләтеп үтмәгән.Тырыш һәм батыр авылдашларыбыз да шул вакыйгаларның уртасында кайнаганнар,илне төзекләндерү,тормышыбызны матурлау,яшәеш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен көчләрен,сәләтләрен кызганмаганнар.1941-1945 елларда яу кырында һәм тылда да зур каһарманлык һәм фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән алар.

Подольск шәһәрендәге Үзәк хәрби архив мәгълүматларына караганда,Бөек Ватан сугышында безнең районнан 14 мең 375 кеше катнашкан.Яу кырына китүчеләрдән 7707 кешегә туып-үскән җирләренә кире әйләнеп кайту бәхете насыйп булмый.Алар арасында бизнәлеләр дә байтак.Сугышның соңгы көннәрендә,Җиңү таңы атарга санаулы мизгелләр генә калганда,Татар Бизнәсеннән Закир Абулханов,Әхмәт Дунаев,Шәйхетдин Шәйхаттаров Берлинны алу өчен барган хәлиткеч көрәштә батырларча һәлак булалар...

Авылыбыздан сугышка киткән 421 кешенең 135е яу корбаннары була.

Иң элек дөньяви шигьриятенә нигез салган Габделҗәббар Кандалыйга (1797-1860) тукталабыз.Аның бабасы Каракитә авылында туганлыктан,без,чүпрәлеләр, Габделҗәббар Габделмәҗит улын хаклы рәвештә үзебезнең мәгьрифәтче шагыйребез дип саныйбыз.

Дөньякүләм танылган атаклы галим,тарихчы,этнограф,дин реформаторы Шиһабеддин Мәрҗәнинең (1818-1889) сөекле әнисе Бибихәбибә да иске Чокалы авылында туган.Димәк, Шиһабеддин Баһаветдин улы нәселнең дә <<чишмә башы>>- бенең төбәктән!Тагын шунысын да өстәп әйтик: Ш.Мәрҗәнинең әнисе ягыннан булган бабалары Мортаза һәм аның улы Мозаффар Татар Бизнәсендә озак еллар буе имам-хатыйб һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарганнар.

Татар Бизнәсе авылы янында борынгы ике курган күрсәтелгән.Археологлар билгеләвенчә, борынгы курганнар – безнең эрага кадәр унбиш гасыр элек булган чорга,бронза гасырына карый.Әлеге курганнарда шул чорда яшәгән берәр кабилә башлыгы күмелгәндер.Ул заманнарда үлгән кешене,аның кабере өстендәге агач бурага урнаштырып,аның өстенә зур тау итеп туфрак өеме өя торган булганнар.Археологлар кайберләрен казып,өйрәнер өчен ачканда берәр таш яисә бронзадан ясалган балта яки башка берәр әйбер табып алганга күрә,аларны <<бронза чоры курганнары>> дип атаганнар.

Безнең авыл җирләре беркайчан да буш тормаган,халык моннан беркая да,беркайчан да күчеп китмәгән һәм беркайдан да,беркайчан да күчеп тә килмәгән.Ил эчендәге гомуми тәртипне саклау максатларында,патша хөкүмәте тарафыннан хәрби берәмлекләр рәвешендә гаскәри хезмәт башкаручы йомышлы татарларны,атлы казакларны төркем-төркем күчереп йөртүләрне исәпкә алмаганда,биредәге төп халык утрак тормыш белән яшәгән.Әнә шул хәрби хезмәттәге йомышлы татарларның кайберләре үзе хезмәт иткән төбәктә төпләнеп,гаилә корып,урнашып та калган.Гаскәри хезмәт белән бәйле булганга күрә,биредә яшәгән күп халыкны <<чирү кешесе>>,ягъни <<гаскәри кеше>> дип атаганнар.Казан ханлыгы чорындагы археологик истәлекләр табылу - бу урыннарда тормыш дәвам иткәнлеге турында сөйләмимени соң?...Казан ханлыгын Явыз Иван гаскәрләре басып алгач та, бу төбәкләрдәге халык,үз динен,үз телен саклап калыр өчен,башта урманнарга качып торса,соңыннан шунда ук кайтып яшәп калып,дини эзәрлекләүләргә түзә алмыйча вакыты-вакыты белән көрәшкә күтәрелеп,нинди генә авырлыклар күрсә дә,үзенең телен һәм үзенең горурлыгын саклап кала алган.Шул ук халыкта элекке би,морза каннары аккан затлы-зыялы нәселләрнең тамырлары да сакланып калып,алар,безнең көннәрдә яңа шытымнарын биреп,хәзер дә үз халкына тугрылыклы хезмәт итәләр...

Мондагы уңдырышлы туфракларга,татарлардан тыш,башка милләт халыкларын да,бигрәк тә рус халкын кызыктырып,төрле ташламалар белән күчереп утыртулар,бу төбәктә рус рухын тарату,русча яшәү рәвешен,рус культурасын сеңдерү,тиз арада рус колонистларын кертеп утырту- иң төп бурычларның берсе булып саналган.

Бу төбәктәге табигатьнең,эшкәртелмәгән уңдырышлы туфракның искитмәле бай игеннәр вәгьдә итеп яткан басу-кырлары,исәпсез-саннсыз көтүлекләрне ысмындырып көтеп яткан куе,мул печәнле болын-тугайлары,үзенең балыклары белән сөендерүче сулары,бихисап күп җәнлекләре һәм кыргый баллары белән үзенә җәлеп итеп торучы урманнары,иң беренче чиратта,йомышлы татарларны һәм морзаларны һәрвакыт үзләренә тартып торганнар.