Дәрес эшкәртмәләре
Бу биттә укытучының дәрес эшкәртмәләре, ачык дәрес үрнәкләре теркәлә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Дәрдмәнд | 33.2 КБ |
tmamlyk_._tury_hm_kyek_tmamlyklar_alarnyn_belderelue_zhomldge_role.doc | 76 КБ |
figyl_torkemchse.doc | 29 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Чүпрәле муниципаль районы
Марс урта гомуми белем бирү мәктәбенең
1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Айнутдинова Дамирә Мөбәракша кызы.
Тел: 89270313752
ТЕМА: ДӘРДЕМӘНД – ФИЛОСОФ ШАГЫЙРЬ.
( 7 нче сыйныфта Дәрдемәнд иҗатын өйрәнү. 2 нче дәрес
План – конспект.
Тема: Дәрдемәнд – философ шагыйрь.
Максат:
1. Дәрдемәнднең тормыш юлы, иҗаты буенча булган белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү.
2. Аерым шигырьләрен өйрәнү аша аның иҗатына хас үзенчәлекләрне дөрес билгели алу күнекмәсе булдыру, уйлау- фикерләү сәләтен үстерү.
3. Дәрдемәнд иҗатына ихтирам тәрбияләү; татар шигъриятенә мәхәббәт уяту.
Җиһазлау: Дәрдемәнд портреты, шәҗәрәсе күрсәтелгән таблица – схема, компьютер презентациясе, картиналар, шигырьләр җыентыгы.
Эш төре: Шигырьләргә анализ ясау.
Дәрес тибы: Катнаш.
I. Башлам.
- Исәнләшү.
- Дәрескә уңай караш тудыру.
- Өй эшен тикшерү.
- Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.
II. Актуальләштерү.
- Тест эшләү
- Презентация карау.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
- Укытучы сүзе.
- Иҗаты белән танышу.
- Шигырьләренә анализ.
IV. Ныгыту.
- Сәнгатьле уку.
V. Йомгаклау.
1. Сорауларга җавап бирү.
VI. Өй эше.
- Шигырьләрен сәнгатьле уку.
- Туган як турында шигырь иҗат итү.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.Уңай психологик халәт булдыру.
Укытучы. Таң атканда, һәрбер кеше изгелекләр теләргә,бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Көнне яхшы сүз белән башласаң, ул матурүтәр, диләр. Дуслар, әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Укучылар.
-Яңа көн тынычлык алып килсен!
-Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!
-Яңа көндә“4”,“5”леләр генә алыйк!
-Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!
Укытучы: Узган дәрестә без сезнең белән татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле - Дәрдемәнднең тормыш юлын өйрәндек. Бүген аның фәлсәфи-символик эчтәлекле шигырьләре белән танышырбыз, анализларбыз. Мин сезгә өй эше итеп Дәрдемәнднең тормыш юлы, иҗаты турында өстәмә материал туплап килергә әйткән идем. Хәзер әзерләнеп килгән укучыларның чыгышларын тыңларбыз. Әйдә Нурдания.
(Сөйләм барышында тормыш юлын, иҗатын чагылдырган презентация күрсәтелә.)
Укучы: Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (Дәрдемәнд) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының (хәзерге Башкортстанның) Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында туа. Әтисе башта сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, ә соңыннан алтын приискасын ачып җибәрә.
Закирның балалык һәм яшьлек еллары Юлык авылында уза, аларның гаиләсе бу авылга 1862 елда күчеп килгән була. Закир иң элек гаиләдә, аннары Моллакай авылы мәдрәсәсендә белем ала.
1880-1881 елларда Төркиядә укый. Абыйсы Шакир Рәмиев белән бергәләп нәшрият ачып җибәрү өчен тырышалар. Әтиләре үлгәч, Закир һәм Шакир Рәмиевләр алтын приискаларының хуҗаларына әйләнәләр. Тора-бара бу эш белән шөгыльләнү Шакир карамагына күчә, ә Закир Рәмиев шигърият белән мавыгып, иҗат эшенә күбрәк өстенлек бирә. Абыйсы Шакир да аңа теләктәшлек итә.
Өйләнгәч, Закир Рәмиев гаиләсе белән Оренбургта яши башлый. Күп миллионнарга хуҗа булган Дәрдемәнд үз акчаларын милләтен, аның мәдәниятен үстерү, аң-белемле итү өчен тота. Хатыны Мәһүбә дә үзе шикелле милләт җанлы кеше булган. Приискалар урнашкан һәр авылда алар мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр ачканнар, сәләтле балаларны үз акчаларына Истанбулга җибәреп укытканнар, мәктәп укытучыларына хезмәт хакы түләгәннәр, үз акчаларына аларга белемнәрен күтәрү мөмкинлекләрен биргәннәр. Дәрдемәнд үзе дә искиткеч укымышлы булган. Аның ана теленнән тыш, төрек, рус, гарәп, фарсы телен, бераз французчаны белүе мәгълүм.
Рәмиевләр милләткә хезмәт итүнең тагын бер ышанычлы юлы – газета-журналлар бастыру эшен дә уңышлы гына башлап җибәрәләр. 1906 елда Рәмиевләр “Вакыт” газетасын, ә бераздан “Шура” журналын чыгара башлыйлар.
Укытучы: Афәрин, Нурдания. Иҗаты турында Фаиль әзерләнергә тиеш иде. Әйдә рәхим ит.
Укучы: Дәрдемәнд 1881 елда кулына каләм ала, ләкин шигырьләрен бастырмый. Берничә шигырен 1902 нче елда “Тәрҗеман”да бастыра. “Үткән көннәр” шигырен Р.Фәхреддиннең “Әсма” әсәренә кертә.
1905-1907 елларда актив яза башлый. Гаделсезлекләргә җаны сыкраган шагыйрь “Каләмгә хитаб” шигырен яза, ләкин иҗади күтәрелеш чорында да ул шигырьләрен бик аз бастыра.
Дәрдемәнд үз шигырьләрен күбрәк мәдхия, газәл, робагый кебек жанрларда иҗат итә. Күңелендәге уй-кичерешләрне ул кыска, ләкин бик үтемле итеп әйтеп бирә алган. Юмористик, сатирик рухлы шигырьләре дә бар, ләкин иҗатына моңсулык, җитдилек хас. Дәрдемәнд исемен бик тә белеп сайлаган, чөнки ул аның рухын чагылдыра, язганнарының мәгънәсенә дә туры килеп тора. Дәрдемәд “кайгылы”, “моңсу” дигәнне аңлата. Шагыйрь милләте, Ватаны, кешенең яшәве, гомер итүе турында уйлана. Ул чын мәгънәсендә философ шагыйрь. Дәрдмәнд-фәлсәфи-әхлакый поэзия традицияләрен дәвам иттерүче һәм яңартучы. Ул бу яктан гаять дәрәҗәдә эзлеклелек һәм үзенчәлек күрсәтте. Татар поэзиясендәге хикмәт традицияләрен дәвам иттерүче.”Акыл-хирыс” концепциясенә күбрәк басым ясавы белән аерылып тора.
Укытучы: Афәрин, Фаил. Хәзер узган дәрестә өйрәнгән тема буенча тест үткәрәбез. (Дәрдемәнднең тормыш һәм иҗат юлы буенча)
Тест :
А. Дәрдемәнднең тулы исемен билгелә:
- Сәгыйть Рәмиев
- Мөхәммәтзакир Рәмиев
- Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев
Б. Дәрдемәнднең туган җире:
- Балтач районы Юлык авылы
- Оренбург губернасының Җиргән авылы
- Казанда
В. Дәрдемәнд сүзе нәрсәне аңлата?
- шатлыклы
- моңлы
- тәрбияле
Г. Дәрдемәнд абыйсы белән нинди эш белән шөгыльләнәләр?
- мәктәпләр ачалар
- газета-журналлар чыгару өстендә эшлиләр
- ике җавап та дөрес
Д. Дәрдемәнд чыгарган газета-журналларны билгелә :
1.”Вакыт” , “Шура”
2.“Шәһри Казан” ,”Шура”
3.“Вакыт”,”Сөембикә”
(Экранда тестның ачкычы күрсәтелә, укучылар җавапларын дөреслиләр.)
Укытучы: Бик әйбәт укучылар. Дәресне яхшы үзләштергәнсез. Без аның иҗаты белән якыннанрак танышыйк. Бүгенге дәрестә берничә шигырен өйрәнербез, иҗатына хас үзенчәлекләрне билгеләргә тырышырбыз.
Дәрдемәнд иҗатында төп тема – Ватан, милләт, туган тел язмышы. Шушы темага багышланган шигырьләре тәкъдим ителә. Әйдәгез беренче шигыре белән танышыйк.
(Шигырьләрне иң элек – укытучы, аннан соң укучылар укый.)
Урысча күп сүзең, азы татарча,
Белалмыйм, кем син – урысмы, татармы?
Ничектер белмәдек исме шәрифең:
Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?..
Укытучы. Бу шигырьдән сез ни аңладыгыз? Автор бу юллар белән ни әйтергә теләгән?
Укучы. Үз ана телен белмәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Дәрдемәнднең бу шигырендә авторның үз фикере чагылыш тапкан. Ул гомер буе милләте һәм аның теле сагында торган. Теле матур кеше генә башкаларга аңлаешлы була, шуңа күрә дөрес итеп сөйләшергә кирәк.
Укучы. Тел бит әле аралашу чарасы гына түгел, ә фикерне белдерү өчен дә кирәк. Өченче шигырьнең, бәлки, берәр тарихы да бардыр, ягъни конкрет кеше турында сүз барадыр. Фикерен кистереп һәм дөрес итеп әйтә алмаган кеше шундый кызганыч итеп сурәтләнгән, хәтта лирик геройның иронияле елмаюын да күргән сыман буласың.
Укытучы. Хәзер тел белгечләре телне чүпләүче сүзләргә каршы көрәшәләр. Бигрәк тә туган телебез бу өлкәдә аерылып тора, чөнки кирәксә дә, кирәкмәсә дә рус сүзләрен катнаштырып сөйлибез. Бу турыда сезнең фикерегез ничек?
Укучы. Бу шундый ямьсез күренеш. Кайчакта хөрмәтле генә шәхесләребез дә “русча әйтмешли” дигән булып, берәр фикерне русчалатып әйткән булалар. Югыйсә үзебезнең телебездә шул фикерне үтемле итеп әйтерлек сүзләр дә, мәкальләр дә, фразеологизмнар да җитәрлек бит. Болай эшләү телләрне күп белүне күрсәтми, ә, киресенчә, туган телеңне аз белүдән килеп чыга. Шагыйрь, минемчә, ни русча, ни татарча сөйли алмаган кешеләрдән көлә.
Укучы. Дәрдемәнд – көчле сатирик. Ул телләрне “катыштырып” сөйләүгә каршы, чөнки тәрбияле кеше болай эшләми. Дөрес, ул күп телләр белүгә бер дә каршы түгел. Үзе дә берничә тел белгән. Рус телен дә, башкасын да бел, ләкин рус белән чиста итеп русча, ә татар белән татарча сөйләш. Минемчә, Дәрдемәнд шуны әйтергә теләгән.
- Әйдәгез, хәзер эшебезне дәвам итеп икенче шигыренә күчик.
***
Куанды ил, канат какты мәләкләр
Шашып, аң- таң булып, шайтан төкерде!..
Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!
Җиһан тормыш туен иткән чагында,
Синең урының – үлекләр аймагында.
***
Җәй үтте...
Кар- яңгырлы көз урнашты,
Күк тугайның бавырына боз урнашты.
Гөл кипте,
Сабагында кинә калды.
Былбыл!
Сиңа бер бөртек инә калды.
Укытучы: Шигырь белән танышканда безгә аңлашылмаган сүзләр очрады. Әйдәгез шуларның мәгъ ачыклыйк әле.
(Сүзлек өстендә эш: Үлекләр аймагында – үлекләр арасында, кинә калды – чәнечке калды.)
Укытучы: Бу шигырьләре белән автор ни әйтергә теләгән?
Укучы: Бу шигырьләрен автор ниндидер күңел төшенкелеге белән язган, бик моңсу шигырьләр.
Укучы: Ул аларны күрәсең, күңелендәге хисләрен бушату өчен генә язгандыр.
Укучы: Җиһан тормыш туен иткән чагында, үзенең урынын
үлекләр аймагында күрә. Мондый хәл аны, әлбәттә, иҗатка рухландыра алмый дип уйлыйм мин.
Укытучы: Әйе, дөрес фикерлисез. Дәрдемәнд бу кечкенә шигырьләрен революциядән соң яза. Шушы чордагы иҗтимагый шартларда үзенең урынын, яңа яшәешнең шагыйрь поэзиясенә мөнәсәбәтен билгеләргә тырыша.
Ә хәзер “Видагъ” шигыре белән танышырбыз. Сүзлектән карыйк әле видагъ сүзе нәрсәне аңлата икән.
Укучы: Аерылышу, саубуллашу.
(Укытучы шигырьне укый.)
Видагъ
Тәгәрәп – уйнап
Буй үскән
Туган илем, исән бул!
Чәч кузгатып, җай искән
Таңгы җилем, исән бул!
Йөгереп –йөгереп туктаган...
Яулык болгап сыктаган
Нәзкәй билем, исән бул!
Укытучы: Бу шигырьдә лирик герой ни әйтергә теләгән? Нинди хисләр белдергән? Кемнән, нәрсәдән аерылган?
Укучы: Лирик герой туган иле, бала чагы белән саубуллаша. Үзенең хис- кичерешләрен, сагышын шигырь юлларына салган.
Укучы: «Видагъ» шигырендә Дәрдемәнд Туган иленнән аерылуны тасвирлый. Шагыйрь барысы белән дә аерым-аерым саубуллаша. Ул аларның һәрберсенә исәнлек тели. Лирик геройга үз иленнән аерылу җиңел түгел. Монда аның балачагы үткән, егет булган, мәхәббәтен тапкан. «Нәзкәй биле» белән бергә таңны каршылаган. Хәзер шуларның барысын да калдырып китәргә кирәк. Кеше өчен туган җирдән, туганнарыннан, якыннарыннан аерылу бик авыр. Шагыйрь менә шушы моңсу минутларны күрсәткән. Аны туган ягында искән җилләре дә сагындырыр кебек.
Укучы: Туган илнең газиз, җанга якын булуы, яшәгән төбәктән, нәзкәй билдән аерылуның никадәр читен, аяныч булуы турында уйлана, сагышлана.
Укытучы: Бу юллар үзләре генә дә халык җырларына тоташкан аһәң һәм сурәтләрнең гаять тирәнгә үтеп керүләре, шагыйрь кичерешләренең тибешенә тәңгәл килүләре турында сөйләрлек дәлил. Революциягә һәм Ватанга мөнәсәбәт-яңа тарихи шартларда Дәрдмәнд иҗатының бик әһәмиятле мотивы. Туган ил темасы аша шагыйрьнең яңа чынбарлыкны аңларга омтылышындагы кискен тирбәлешләр, каршылыклы уй-тойгылар шактый сизелеп калды.
Укучы: Дәрдмәнд поэзиясендә туган ил тойгысы тирән драматизм белән сугарылып, үзенең лирик нечкәлеге, сагышлы моңы белән гәүдәләнеп калды. Бу нечкәлек халык поэзиясеннән килгән мотив һәм сурәтләрне искә төшерә.
Укытучы: Әйе, Ватан, Туган җир аның өчен иң газиз нәрсәләр булган. Дәрдемәнднең шигырьләре үзгә бер моң, матур, килешле яңгырашы, фикер – хисләренең тирәнлеге белән аерылып тора. Укучылар, сез Дәрдемәнднең бу шигырьләрен бик яхшы аңладыгыз. Әйдәгез шигырьләрен тагын бер кат сәнгатьле итеп укып чыгабыз.
(Укучылар шигырьләрен укыйлар.)
Укытучы: Укучылар, авылдаш, фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәррис иҗатында да туган ил, туган авыл темасы киң яктыртылган. Әйдәгез, шундый берәр шигырен искә төшерик әле.
Укучы: Минем туган авылым
Каракитә диләр
Иң зур авыл, йортлары
Төзек, матур, чибәр- ди шагыйрь “Безнең якташ” шигырендә.
Укучы: Блокноттан дигән шигырендә:
Әй туган җир синең чибәрлегең,
Иркенлегең,көчең, сафлыгың!
Сиңа булсын йөрәк тирәнлегең,
Шигъриятем, кайгы – шатлыгым, – дип язган
Шәрәф Мөдәррис.
Укытучы: Әфәрин, укучылар. Дәрестә философ шагыйрь – Дәрдемәнд, авылдашыбыз Ш.Мөдәррис шигырьләрен укыгач, сезнең күңелләрдә нинди хисләр туды икән. Өйдә шушы хисләрегезне дәфтәр битенә төшереп карарсыз. Бәлки шигырь юллары да килеп чыгар. Бу сезгә өй эше булыр. Өй эшенең икенче өлеше Дәрдемәнд шигырьләрен сәнгатьле укырга өйрәнеп килергә.
Дәрестә актив катнаштыгыз. Дәрес бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
(Билгеләр кую)
Дәресне йомгаклап Сибгать Хәким сүзләре белән бер сорау бирәсем килә.
Бер тәлинкәсендә - Дәрдемәнд,
Икенчесендә Закир Рәмиев шигырьләре.
Кайсы баса?
Укучылар: Шигырьләре баса…
Укытучы: Дәрес бетте. Чыгарга мөмкин.
.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Чүпрәле муниципаль районы
МББУ “Марс гомуми урта белем бирү мәктәбе”
ТЕМА: Тәмамлык . Туры һәм кыек тәмамлыклар, аларның белдерелүе, җөмләдәге роле.
( 7 нче сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе)
Эшне башкарды: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айнутдинова Дамирә Мөбәракша кызы.
Тема: Тәмамлык . Туры һәм кыек тәмамлыклар, аларның белдерелүе, җөмләдәге роле.
Максат: 1)Тәмамлык турында төшенчә бирү, укучыларда аларны куллана белү күнекмәләре булдыру.
2)Укучыларның язма һәм сөйләм телен үстерү.
3)Туган якның күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү.
Җиһазлау: ”Җөмләнең иярчен кисәкләре” таблицасы; тест сораулары, компьютер презентациясе.
Әдәбият исемлеге: 7нче татар сыйныфы өчен татар теле дәреслеге.
- 1. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
- Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2002.
- М.Кашапов Татар телендә синтаксик анализ төрләре. Казан: КДГИ. 2000.
4. Х.Сәлим Татар теленнән тестлар Казан Яңалиф. 2005.
5.Ч.М.Харисова Татар теле күнегүләр, теория, тестлар.Казан. Мәгариф,2006
6. Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995.
7. Ф.С.Сафиуллина Хәзерге татар әдәби теле.Казан: Мәгариф. 1994.
Дәреснең төре: Яңа тема өйрәтү.
Методлар: Дәреслек өстендә эш, күнегүләр эшләү, иҗади эш.
Укыту принциплары: Фәннилек, аңлылык, активлык.
Укыту ысуллары: Өлешчә эзләнү, аңлату, күрсәтү.
Чаралар. Интерактив тестлар, презентация.
Дәрес планы.
I. Башлам.
- Исәнләшү.
- Дәрескә уңай караш тудыру.
- Өй эшен тикшерү.
- Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.
II. Актуальләштерү.
- Тест эшләү
- Презентация карау.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
- Укытучы сүзе, мәгълүмат бирү.
- Җөмләләр тикшерү.
- Кагыйдә укыту.
IV. Ныгыту.
- Күнегүләр эшләү.
- Өй эше.
VI. Йомгаклау.
1. Тест эшләү. Дәрескә нәтиҗә ясау.
2.Билгеләр кую.
3. Саубуллашу.
.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.Уңай психологик халәт булдыру.
Укытучы. Таң атканда, һәрбер кеше изгелекләр теләргә, бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Көнне яхшы сүз белән башласаң, ул матур үтәр, диләр. Дуслар, әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Укучылар.
-Яңа көн тынычлык алып килсен!
-Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!
-Яңа көндә“4”,“5”леләр генә алыйк! н
-Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!
Укытучы.
Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без сезнең белән тәмамлык дип аталган иярчен җөмлә кисәген өйрәнербез. Шулай ук әлеге яңа тема буенча күнегүләр, биремнәр башкарырбыз, иҗади характердагы эшләр үтәрбез, тест чишәрбез. Гомумән, фикерләү сәләтен үстерү өчен, яңа материалны практикада куллану буенча төрле биремнәр башкарырбыз.
Дәресне тесттан башлыйк.
II. Актуальләштерү.
Power Point программасы ярдәмендә интерактив тест үтү.
- Нинди сүзләр җөмлә кисәкләре дип атала?
а) Җөмләдә мөстәкыйль мәгънә белдереп һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүз;
ә) уй-фикерне хәбәр итә торган сүз;
б) җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән сүз.
2) Баш кисәкләр...
а) рәвеш, алмашлык;
ә) ия, хәбәр;
б) исем, сан.
3) Нинди кисәкләр иярчен кисәкләр дип атала?
а) исемне ачыклап килгән кисәкләр;
ә) фигыльгә ияреп килгән кисәкләр;
б) баш кисәкләрне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр.
2. Сорауны телдән дәвам итү.
- Җөмлә нинди кисәкләрдән тора? ( баш һәм иярчен кисәкләр)
- Җөмләнең баш кисәкләренә нәрсәләр керә, алар җөмләдә нинди функция үтиләр? ( Баш кисәкләр – ия һәм аергыч, алар җөмлә төзиләр, җөмләнең үзәген тәшкил итәләр)
- Ә иярчен кисәкләр ничәү? Алар нинди бурыч башкара? ( иярчен кисәкләр 4-әү: аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч. Алар җәмләне тулыландыра)
- Әйдәгез аергычны искә төшерик. Сез әлеге иярчен кисәк турында ниләр беләсез? (Укучылар аергычка билгеләмә бирәләр, аның ничек белдерелүе хакында сөйлиләр, аерылмыш белән бәйләнешен күрсәтәләр)
Укытучы: Әйе, дөрес, балалар. Хәзер әйдәгез без өйрәнгән җөмлә кисәкләре буенча белемнәребезне төркем белән башкара торган эштә сыныйк.
Төркемнәрдә эш
Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
1 төркем. Салкын кыш килде. Карлы бураннар башланды. Якты көннәр кыскарды. Ә айлы төннәр озайды. Кыш матур.
2 төркем. Ямьле җәй башланды. Җылы көннәр килде. Якты кояш кыздыра. Зәңгәрсу болытлар йөзә. Җәй айлары гүзәл.
3 төркем. Сары көз килеп җитте. Елак яңгырлар башланды. Һава торышы начарланды. Салкын җилләр исә. Рәхимсез кырау төшә. Көз күңелсез.
Контроль: 3 минуттан соң, һәр төркем үз тектсы буенча җавап бирә.
Укытучы: Әйбәт, бик яхшы башкардыгыз. Дәресебезне алга таба дәвам итик. Бүген яңа иярчен кисәк – тәмамлык турында сөйләшербез дидек. Башлангычтан истә калганнарны барлыйк әле: сез әлеге җөмлә кисәге хакында ниләр беләсез? (Укучыларның якынча җаваплары тыңлана)
Укытучы: Яхшы. Әлеге җөмлә кисәге турында күбрәк белер өчен презентация белән танышыйк.
III. Яңа теманы аңлату.
Укытучы: Әйдәгез ,укучылар ,экранда язылган җөмләләрне укып, тикшерик.
1.Туган телдә (нәрсәдә?) уку бәхетен (нәрсәне?) берни алыштыра алмый. (Ш.Галиев)
2. Халкыбыз туган ягына ( нәрсәгә?) булган мәхәббәтен ( нәрсәсен?) көйгә (нәрсәгә?) салып та җырлый. (Г.Бәширов)
3. Корыч белән ( нәрсә белән?) җәрәхәтләнеп беткән дала өстендә язгы кояш балкый. ( И.Гази)
(Укучылар тәмамлыкларны табалар, сорау куялар. Бәйләүче чараларын әйтәләр.)
Ачыкларга: а) Тәмамлык җөмләнең кайсы кисәген ачыклый?
б) Тәмамлык нинди сорауларга җавап бирә?
в) Ул ничек белдерелә?
Нәтиҗә ясап әйтү.
Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? кем тарафыннан ? нәрсә тарафыннан? ничәне? ничәдән? сорауларының берсенә җавап булып килгән кисәк тәмамлык дип атала.
Укытучы. Хәзер дәреслектә бирелгән кагыйдәләр белән танышыйк.
Дәреслек белән эш.
Укытучы: Хәзер дәреслектән 88 нче күнегүне башкарып үтик. Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны язабыз.Теманың исеме, күнегүнең саны языла.
Әйдә, Зөһрә күнегүнең бирелешен укы әле.
Укучы: Күчереп язарга, тәмамлыкларның нинди чара белән иярүен әйтергә, асларына сызарга.
(Укучылар язып бетергәч, эшкә нәтиҗә ясала)
Укытучы: Укучылар хәзер яңадан экранга карыйбыз һәм җөмләләр тикшерәбез. Фигыльнең ичрүче сүзне ни рәвешле башкаруына карап, тәмамлык ике төргә бүлеп йөртелә: туры һәм кыек тәмамлык.
Экранда эш.
1. Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни .(Г.Т.)
2. Шуны ул тел хакында язган мәкаләләрендә исбат итә алды.(Г.А.)
3.Кеше чын мәхәббәтне теләүдән,сагынудан,өмет итүдән туктый алмый.(Ә.Е.)
4. Гөлләр сине назлап сөяр.
Кояш көлеп башын ияр. (М.Җ.)
(Җөмләләр тикшерелә, Кыек һәм туры тәмамлыклар табыла, кагыйдәләр чыгарыла.)
Процесс турыдан-туры төшкән объект. Төшем килеше кушымчасы алган
яки алу ихтималы булган тәмамлык туры тәмамлык дип атала.
Процесс турыдан-туры аӊа төшмәгән. Ияртүче сүзгә Ю.к.,Ч.к., У.-в.к. кушымчалары, бәйлек,бәйлек сүзләр ярдәмендә иярүче тәмамлык кыек тәмамлык дип атала.
(Дәреслектән кагыйдәләр укытыла.)
IV .Белемнәрне ныгыту.
Укытучы. Мин сезгә тәкъдим итәчәк карточкада тәмамлыкларны табып төрләрен билгеләргә кирәк булачак.
Карточка буенча индивидуаль дифференциаль эш
Карточкалар:
Сәләтлеләр өчен
- Иркен кырлар акка төренгән. Болыннарны кар юрганы каплаган.
- Балыклар суда күңелле итеп уйный. Эреләрен чиләккә сала барам.
- Әнис белән басуны урап кайттык. Игенчеләр тарфыннан уңыш җыеп алынган..
Яхшы үзләштерүчеләргә
- Кышкы агачларга кар яткан. Яшел чыршы горурлыгын саклый белә.
- Куакларда соңгы җимешләр калган. Суык песнәкләрне куркытмый.
- Ятимнәргә мәрхәмәтле булыйк. Бишкә бишне кушу җиңел.
“3” ле билгесенә
- Мин апамны яратам. Аңа хат килде.
- Мөнирә белән дуслаштым. Кәгазьгә языгыз.
- Кышка сокланыгыз. Әтидән үрнәк алам.
Берничә укучының карточка буенча җаваплары тикшерелә ( сайланма рәвештә)
Укытучы. Мин сезгә яңа тема буенча иҗади эш тәкъдим итәм. Сезгә тактадагы картинага нигезләнеп хикәя төзергә кирәк булачак. әмма хикәя төзегәндә җөмләләрегездә тәмамлыклар булуга да игътибар итәргә кирәк.
Картина буенча иҗади эш.
Берничә укучының хикәясе тыңлана.
Укытучы: Әфәрин, укучылар. Булдырдыгыз.
V. Йомгаклау.
Укытучы. Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле.
Power Point программасы ярдәмендә интерактив тест үтү.
Тест.
- Тәмамлыклар - ...
а) эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, ничек үтәлүен (яки үтәлмәвен) күрсәтеп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәкләр алар.
б) эш яки хәрәкәтне белдерүче сүзгә ияреп килеп, аның үтәлүенә (яки үтәлмәвенә) бәйле предметны, затны күрсәтүче иярчен кисәк алар.
- Түбәндәге сорауларның кайсысы тәмамлыкныкы түгел?
а) нәрсәне? б) кем белән? в) кайда? г) кемгә?
- Бу җөмләдә тәмамлыкны күрсәтегез. Мин авылга дустым белән кайттым.
а) мин б) дустым в) дустым белән г) авылга
- Бу җөмләдә тәмамлык нинди сүз төркеме белән белдерелгән?
Аниягә ун яшь тулды.
а) сан б) ялгызлык исем в) алмашлык г) исем фигыль
- Бу җөмләдә тәмамлык ияртүче кисәккә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнгән? Агачларны кышка әзерләдек
а) -ка б) -ны в) –дек
Контроль: тестның дөреслеген тикшерү
- 1. Өй эше бирү. “Яраткан шөгылем” темасына сочинение язып килергә. 2.Дәреслектәге кагыйдәләрне өйрәнергә.
3.91 нче күнегү.
2. Дәрескә нәтиҗә ясау. Схемага нигезләнеп бүгенге дәрестә үткәнннәр турында сөйләгез.
Бәяләү.
Дәрес өчен билгеләр куела . Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау-сәламәт булыгыз. Чыгарга мөмкин.
Предварительный просмотр:
Фигыль төркемчәләре
(6 нчы сыйныф татар теле дәресенә план - конспект)
Максат: 1) Фигыль төркемчәләрен өйрәнү;
2) Логик фикерләү, игътибарны үстерү;
3) Туган телгә сөю,мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, презентация.
Дәрес планы:
I. Оештыру
II. Үткән материалны кабатлау
III. Яңа тема аңлату
IV .Күнекмәләр булдыру
V . Йомгаклау
VI. Өй эше бирү
VII. Бәяләр кую
Дәрес барышы:
I. Оештыру
- Саумысыз, укучылар! Кәефләрегез яхшымы?
- Исәнмесез! Эйе,яхшы.
- Яхшы булса, дәресебезне башлап җибәрәбез.
II. Үткән материалны кабатлау
- Үткән дәресне без сезнең белән фигыль юнәлешләре белән танышкан идек. Әйдәгез әле үткәннәрне кабатлап алыйк. Мин сезгә буш таблицалар таратам, сез тактада язылган фигыльләрләрне, юнәлеше ягыннан төркемләп, таблицаларыгызга языгыз.(слайд 2)
- Ә хәзер тактадагы дөрес җавапка карап тикшерегез һәм үзегезгә бәяләр куегыз. (слайд 3)
III. Яңа тема аңлату
-Укучылар, без бүген сәяхәт дәрес үткәрербез, һәм без сезнең белән фигыль төркемчәләре патшалыгына сәяхәт итәрбез. Дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.
Хәзер мин сезне сәяхәтебезнең тәртибе белән таныштырып китәм. Барыгыз да игътибар белән тыңлап утырыгыз.
Тактага игътибар итегез.(слайд 4). Менә бу сезнең бүгенге дәрестә сәяхәт итәчәк патшалыкларыгыз. Күргәнегезчә, сезгә монда 7 патшалык бирелгән.Сәяхәт барышында һәр патшалыкта да биремнәр үтәргә тиеш буласыз. Ләкин шунысы бар: бер патшалыктагы биремне үтәми торып, сез алга таба сәяхәт итә алмыйсыз.
Шуңа күрә, укучылар, сездән бик тә игътибарлы булуыгыз, белгәннәрегезне дөрес, төгәл, матру итеп әйтеп бирүегез сорала.
- Укучылар, сәяхәт тәртибе аңлашылдымы?
- Әйе, аңлашылды.
- Сорауларыгыз булмаса, “Фигыль төркемчәләре патшалыгы”на сәяхәтебезне башлап җибәрик.
Фигыльләр предметның яки затның эшен яки хәлен төрлечә белдерәләр. Шуңа күрә аларның төрләнеше дә, җөиләдә башкарган эше дә төрле була. Шул аермаларга карап, фигыльләрне 7 төркемчәгә бүлеп йөртәләр. Нинди төркемчәләр икән соң ул? Менә без беренче утрауга да да килеп чыктык. Монда ниләр бар икәнен белер өчен без фигыльнең ничә юнәлеше бар дигән сорауга җавап бирергә тиешсез.
- Фигыльнең 5 юнәлеше бар.
- Дөрес. Монда боерык фигыль яшеренгән икән.(слайд 5)
Боерык фигыль эшкә кушуны, боеруны белдерә һәм зат-сан белән төрләнә, нишлә? нишләмә? сорауларына җавап бирә. Мәсәлән: Утыр!Килегез!Эшләмәсеннәр!
Икенче утрауга килеп җиттек. Монда керер өчен сезгә фигыльнең юнәлешләре нәрсәне белдерә дигән сорауга җавап бирергә кирәк.
- Фигыль юнәлешләре эш белән эшне үтәүче арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерә.
- Әйе, дөрес. Монда хикәя бар фигыль икән.(слайд 6)
Хикәя фигыль эш яки хәлнең хәзерге, үткән, киләчәк заманда үтәлүен белдерә һәм зат-сан белән төрләнә, нишли? нишләде? нишләр? сорауларына җавап бирә. Мәсәлән: уйлыйм, киләсең, бара, язды, эшләрсең.
Өченче утрауга керер өчен түбәндәге сорауга җавап бирик. Фигыльнең төп юнәлешен ничек танып була?
- Төп фигыльнең кушымчасы юк.
- Афәрин. Өченче утрауга да кердек. Монда шарт фигыль бар икән.(слайд 7)
Шарт фигыль бер эшкә шарт булып килгән эшне белдерә һәм зат-сан белән төрләнә, нишләсә? нишләмәсә? сорауларына җавап бирә.
- Дүртенче утрауда ниләр бар икән? Әйдәгез әле күз салыйк. Түбәндәге биремне үтәргә кирәк. Кайтым юнәлеше турында сөйләгез.
- Кайтым юнәлеше эшнең үтәүченең үзенә кайтуын белдерә, аның кушымчалары: -н; -ын; -ен.
- Молодцы. Дүртенче утрауга керәбез. Монда сыйфат фигыль яшеренгән икән.(слайд 8)
Сыйфат фигыль предметның билгесен аның эшеяки хәле буенча белдерә, зат-сан белән төрләнми, нинди? нишләгән? сорауларына җавап бирә. Мәсәлән: йөгерүче малай, килгән кеше, барасы юл.
- Арытаба киттек.Бишенче утрауга керер өчен безгә төшем юнәлеше нәрсәне белдерә? аның кушымчалары нинди? сорауларына җавап бирергә кирәк.
- Төшем юнәлеше эш кешегә яки предметка читтән төшүне аңлата, аның кушымчалары: -л; -ыл; -ел.
- Дөрес. Бишенче утрауга керәбез һәм без монда хәл фигыль белән танышабыз.(слайд 9)
Хәл фигыль төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдерә, зат-сан белән төрләнми: җырлап эшли, укыгач белә, йөри-йөри сөйләшә (ничек эшли? кайчан?).
- Уртаклык юнәлешенәрсәне аңлата һәм аның кушымчалары нинди? Бу сорауга җавапны без алтынчы утрауга керер алдыннан бирергә тиешбез.
- Уртаклык юнәлеше үтәүченең эшне кем беләндер бергәләп эшләвен белдерә, аның кушымчалары: -ш; -ыш; -еш.
- Әйе, дөрес. Алтынчы утрауда исем фигыль яшеренгән икән.(слайд 10)
Исем фигыль эш-хәлнең исемен атый, исем кебек төрләнә, зат-сан белән төрләнми, нишләү? нишләмәү? сорауларына җавап бирә. Мәсәлән: күрү, күрүне, күрүен.
- Соңгы утрауга керер өчен без йөкләтү юнәлеше урында сөйләргә тиешбез.
- Йөкләтү юнәлеше үтәүченең эшне кемгәдер кушып, йөкләтеп эшләтүен яки эшнең үтәлүенә сәбәпче булуын белдәрә. Аның кушымчалары: -т; -дыр; -дер; -тыр; -тер.
- Монда инфинитив яшеренгән икән.(слайд 11)
Инфинитив эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдерә, зат-сан белән төрләнми, нишләргә? нишләмәскә? сорауларына җавап бирә. Мәсәлән: әйтергә, укырга, әйтмәскә, укымаска.
IV .Күнекмәләр булдыру
- Афәрин! Сорауларга дөрес җавап табып сәяхәтебезне уңышлы тәмамладык. Ә хәзер белемнәребезне күнегүләр эшләп теркәп куйыйк. Тактада язылган тестны сәнгатьле итеп укыйсыз һәм фигыльләрне табып дәфтәрләрегезгә язасыз, кайсы төркемчәгә керүен билгелисез. Бер кеше тактада эшли, калганнарыгыз дәфтәрләрдә. Текстны укый Баембетов Тимур.(слайд 12)
- Туган тел!..Нинди газиз бу сүз. Иң кадерле, берни белән алыштырмый торган “әти”, “әни” сүзләрен без тәүге тапкыр туган телебездә әйтәбез. Туган-үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә нәкъ менә туган тел ярдәм итә.
Телнең төп көче – сүз. Ачык, дөрес итеп сөйли белмәсәң, иң ялкынлы хисләр дә кешеләргә барып җитә алмый. Рус язучысы Лев Толстой болай дип яза: “Сүз – бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә дә мөмкин, сүз белән аларны аерырга да мөмкин, сүз белән сөелергә дә, сүз белән дошманлашырга да, сүз белән кешедә үзеңә нәфрәт уятырга да мөмкин. Кешеләрне бер-берсеннән читләштерә торган сүздән саклана күр!”
Алыштырмый торган – сыйф.ф, әйтәбез – хик.ф, тоярга – инф., ярдәм итә – хик.ф, сөйли белмәсәң – инф., барып җитә алмый – хәз.з. хик.ф, яза – хәз.з.хик.ф, берләштерергә – инф., аерырга – инф., сөелергә – инф.. дошманлашырга – инф.,уятырга – инф., читләштерә торган – сыйф.ф, саклана күр – боерык ф.
V . Йомгаклау
- Укучылар, сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез? Нәрсәләр белән таныштыгыз?
- Фигыль төркемчәләре белән таныштык.
- Нинди аермаларга карап фигыльләрне төркемчәләргә бүләләр?
- Фигыльләрнең төрләнеше дә, җөмләдә башкарган эше дә төрле, чөнки фигыльләр предметның яки затның эшен яки хәлен төрлечә белдерәләр. Шул аермаларга карап, фигыльләрне 7 төркемчәгә бүлеп йөртәләр.
- Нинди 7 төркемчәләргә бүленә фигыльләр?
- Боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив.
VI. Өй эше бирү
- Өй эше 96 нчы күнегү. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне язып алырга һәм төркемчәләрен билгеләргә.
- Фигыль төркемчәләренә әдәбият дәреслегеннән мисаллар язарга.
- Фигыль төркемчәләрен кулланып, ирекле темага инша язарга.
- Белемнәрне бәяләү.
- Дәрестә актив катнашканнарга билге кую.