Укучыларның рефератлары

Шарафеева Гулюса Расимовна

Укучыларның рефератлары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл referat_gulnur.docx38.42 КБ
Microsoft Office document icon rishvtchelek_sochinenie.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мәскәү районы

99нчы урта мәктәбе

РЕФЕРАТ:

“Татар халкының миф һәм риваятьләрендә табигать күренешләре”

Башкарды: 11 А сыйныфы укучысы

Сәләхова Гөлнур

Җитәкчесе: Татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Шәрәфеева Г.Р

Казан 2015.

Эчтәлек

  1. Кереш.............................................................................
  2. Тәңречелек тәгълимәте.................................................
  3. Җирдә ничә тәңре бар?..................................................
  4. Кояш Бабай (Кояш Тәңре).............................................
  5. Ай тәңресе......................................................................
  6. Ут тәңресе.......................................................................
  7. Кыш тәңресе, Җәй тәңресе............................................
  8. Яңгыр тәңресе................................................................
  9. Җил (Һава) тәңресе.........................................................
  10.  Йомгаклау.......................................................................
  11.  Кулланылган әдәбият.....................................................

Кереш

        Борынгы кешенең  һәр гамәле, һәр адымы дини- мифик карашларга, ышануларга, йолаларга нигезләнгән булган. Бу карашларны, ышануларны, йолаларны дөрес аңлаганда, борынгы дәверләрдә гомер сөргән ата-бабаларыбызның уй - фикерләренә, яшәеш серләренә төшенү кыен түгел. Бары тик һәр ышану - мифның, сихер - тылсымның ачкычын, ырымын, ымын табарга һәм, әлбәттә аны куллана белергә кирәк.

Әйе, мифологиянең ике йөзе бар: текст һәм йола, сүз һәм гамәл, ышану һәм табыну. Фольклордан ул шуның белән аерыла да. Әкият тә, дастан да, җыр да, хәтта, табышмак, мәкаль дә борынгы ышану мифлардан үсеп чыккан. Әмма фольклорда хыялый уйдырма, әдәби шартлылык, образлылык өстәлә.

     Әйтүебезчә, миф нигезендә ышану һәм табыну ята. Борынгы кеше мифтагы һәр вакыйганың булуына, һәр затның яшәвенә ышанган һәм аңа җаны - тәне белән яшәештәге бөтен гамәлләре белән табынган...

    Фәндә, мифлар борынгы кешенең табигать көчләре каршында көчсезлеге нәтиҗәсендә туа, дигән караш яшәп килә. Әмма мәсьәләне алай ук катлауландырырга кирәк түгел, ахры. Кеше үзенең балачак чорында, табигать яшәгән дәверләрендә башкача булдыра да алмаган. Ягъни ул, Галәм һәм Табигать көчләреннән куркып, әфсен-догаларын укып кына утырмаган, бәлки, бу Галәмгә, Табигатькә берегеп, керешеп, буйсынып дөресрәге, алар янында үз урынын белеп һәм, иң мөһиме, шушы дәрәҗәсе белән килешеп яшәгән. Шуңа күрә, мифлар, ышанулар нигезендә курку түгел, иң элек хөрмәт һәм компромисс яткан.

      Төрки-татар мифологик системасы безнең көннәргә бөтен килеш килеп җитмәгән. Әмма сакланган кимәленнән дә күрергә, һич югы, сиземләргә мөмкин: ул рухи мирас, үзаң формалашканда үтелә торган барлык этапларны да үткән. Әйтик, борынгы төрки баба баштарак һәр  табигать күренешеннән, һәр үсемлектән яки киектән мәгънә эзләгән, бу тереклек ияләрен үзенең тиңдәше итеп күргән. Тора-бара ул аларны сынландырып, хәтта, җанландырып кабул итә башлаган. Ул гына да түгел, бу үсемлекләр, киекләр, сулар, таулар, көн-төн, ут, җил белән, хәтта, үлем-китем белән, туу белән дә ниндидер серле көчләр идарә итүенә ышанган. Аннары ул бу серле-тылсымлы көчләрне, аллаларны, кешенең үзен, аның асылын, җаның, уй -фикерләрен, хис-тойгыларын үз ихтыярында тота ала торган Югары Көчне – Бердәнбер һәм Мәңгелек Алланы уйлап тапкан. Борынгы кеше бу илаһи көчне Җирдән алмаган, бәлки, гаҗәеп серле һәм үтә дә шомлы Күтән тапкан.

    Һәр мифологиянең нигез ташларын берничә “багана” күтәреп тора. Менә алар – Галәм һәм Дөнья яратылышы , төзелеше хакындагы мифлар, ышанулар (космогоник мифлар), тереклек дөньясы, хайваннар һәм үсемлекләр белән бәйле ышанулар (анимистик, тотемистик, зооморф мифлар), кеше яратылышы хакындыгы ышанулар (анторпогоник мифлар) һ.б.

   Шулай да, һәрбер мифологик системаны тотып торучы мөһим бер үзәк, “умыртка сөяге” бар. Ул – Галәм һәм Табигать, Тереклек һәм Кешелек дөньялары белән идарә итүче, Кешенең яшәешен, рухиятен үз ихтыярында тотучы аллалар сыйныфы, аларның Күктәге, Җирдәге, Һавадагы, Судагы иярченнәре белән бәйле ышанулар.

   Татарларның мифологик мирасында боларның барысы да бар. Шунысы кызык: мәҗүсиләрнең борынгырак дәверендә барлыкка килгән ышанулар әйбәтрәк сакланган. Соңгырак дәверләрдә туган һәм аллалар, илаһи затлар белән бәйләнгән мифлар шактый зәгыйфь хәлдә сакланганнар яисә бөтенләй дә юкка чыкканнар. Шул сәбәпле татар мифларындагы илаһи иерархияне күз алдында китерү шактый кыенлашкан.

  Мифологик мирас күләме миф - риваятьләрен дә, магик әйтемнәрне, “тел яшерү” элементларын да үз эченә ала. Жанрларның олысы, кечесе юк. Аларның барысы да мөһим. Кайчакта кечкенә генә миф бөртеге дә бөтен бер ышанулар системасына ачкыч булып тора ала. Мифологик жанрлар системасы өйрәнелмәгән. Шулай да, им-томнар, әфсен-төфсеннәр, саклагычлар, фаллар, арбаулар, магик йолалар, мәҗүси догалар, магик әйтемнәр, тел яшерүләр, тыюлар, сынаулар, сынамышлар, теләүләр, төш юраулар һ.б. – мифологик яссылыкта карала.

Тәңречелек тәгълимәте

    Мифлар – борынгылар өчен тормышны, чынбарлыкны, табигатьне кабул итү, танып белә һәм аңларга тырышу чарасы булып хезмәт иткәннәр. Борынгы мифологик күзаллаулар нигезендә аминизм (һәр табигать күренешенең иясе, алласы бар дип тану), тотемизм (хайваннарны аллалаштыру) һәм фитишизм (әйберләргә табыну) тәгълиматлары ята.

     Борынгырак дәверләрендә кеше һәр табигать күренешен бөек сер, тылсым итеп кабул итә һәм бу сер-тылсымнан илаһилык эзли, аны изгеләштерә, аллалаштыра. Шул рәвешле башта берәр нәрсәгә, утка, суга яисә гади генә агачка, куакка, хәтта үләнгә табына, аннары кош-җанварларны, хайваннарны аллалаштыра башлый.

   Кеше үзенең табигатькә, тереклек дөньясында хаятта тоткан урыны хакында күбрәк уйланган саен, үзенең өстенлегенә ныграк ышана барган саен үз аллаларын да шулкадәр күбрәк сынландыра, җанландыра, кешеләштерә бара. Һәм аның рухи дөньясына табигатьтән дә аерылып бетмәгән, әмма инде кеше сыйфатларына да ия булган аллалар, ияләр, рухлар, мифик затлар килеп керә.

   Шул рәвешле, кеше үзаңда өр-яңа баскычка күтәрелә: элегрәк табынган агач - (урман)ның яисә елга - (су)ның иясе барлыгына ышана башлый. Әмма аның аңы ярым адәми, ярым табигый затлар дәрәҗәсендә генә калса, гаҗәп тоелыр иде. Бәхеткә каршы, кеше үз күңеле һәм акылы белән бөтен җир тормышын, җир асты һәм күк дөньяларын илаһи ихтыярына буйсындырып торган затны – Бердәнбер Алланы сизенә, тоя алган. Ул – Бөек Тәңре.

   Тәңречелек дәвере – Җирнең Күк белән иң тыгыз бәйләнешле дәвере. Җир – Күкнең чагылышы, кояш та, йолдызлар да җирдә кабатлана, дигән ышануга нигезләнгән дәвер. Күктә якты кояш бар, Җирдә тере Кояш – патша бар. Кешеләр бар – аларның да үз кояшлары, галәмнәре бар. Кеше үлгәч кабат яшәешкә – Галәмгә кайта. Аның үле гәүдәсе өстенә сибелгән асылташлар – әнә шуның магик билгесе.

   Тәңречелекнең төп нигезе – кеше кабат Күккә аша, туа, дип, ягъни, ул Тәңренең, Күкнең, Галәмнең йолдызларның тылсымлы көче ярдәмендә кабат дөньяга туа, дип ышануда.

    Татарлар элек-электән балаларын: “Качыгыз, Күк Тәңресе ачулана” яки “Кычкырышмагыз, Күк Тәңресе каргышы төшәр”, - дип тиргәгәннәр.

Шул янәшәлек юлы белән “Күк уллары”  һәм “җир уллары” дигән төшенчәләр барлыкка килә, туа алган: Күктән һәм Җирдән.

Җир яралу

   Болгар бабаларыбыз уйлавынча, Җир океан төбеннән чыккан балчыктан ярылган.

   Бик борынгы заманнарда, әле Җир дә, Кеше дә булмаган вакытларда, хәзерге Җир шары гел судан гына торган, ди. Кая гына бакма, бар җирдә дәрья-су булган, давыллар уйнаган, дулкыннар күккә бәйләнгән...

   Дәрьяда мәһабәт кош-үрдәкләр йөзеп йөргән. Алар су төбенә төшеп азык эзлиләр икән. Тәңре Җирне яратмакчы булган. Шунда бер үрдәк дәрья төбенә чумган да томшыгына азык алырга теләгән. Томшыгын тирәнгәрәк батырганмы, ул су төбеннән бик күп ләм-җир күтәреп алып чыккан. Бу ләм шулкадәр күп булган ки, хәтта, әлеге үрдәкнең томшыгыннан коелып, су өстендә Җир-утрау булып өелеп калган. Имеш, коры Җир әнә шулай барлыкка килгән.

                                        Җирдә ничә тәңре бар?

     Төрки мифологиядә, Югары Алладан (Баш Тәңредән) кала, тагын ике олуг, өлкән тәңренең булуы ачыкланган. Аларның берсе (Умай) кешенең рухи дөньясы белән идарә итсә, икенчесе (Җир-Су) аның материаль (матди) тормышы, мохите өстеннән хакимлек итә.

  Тәңречелек дине буенча аллаларның өченче баскычы – кече (түбән) тәңреләр сыйныфы. Бу яңалык түгел. Галәмдәге, шул исәптән Җир асты, Җир өсте, Күк дөньяларындагы һәр нәрсәнең, күренешнең үз тәңресе булуы хакында халык ышануларында да, язма әдәбиятта да җитәрлек мәгълумат сакланып калган.

  Нинди тәңреләр булган? Күпме булган? Дини – мифологик системада аларның һәрберсенең тоткан урыны, дәрәҗәсе ничек?

Баш Тәңре (Күк Тәңре), Кояш тәңресе, Ут тәңресе,                                                               Көн (Кояш) тәңресе, Агач (Урман) тәңресе, Һава (Җил) тәңресе, Күкрәү тәңресе, Яңгыр тәңресе, Тереклек (Яшәү) тәңресе, Ай тәңресе, Су тәңресе, Төн (ай) тәңресе, Кош-корт (Җәнлек-хайван) тәңресе, Җир тәңресе, Яшен тәңресе, Корылык тәңресе, Үлем тәңресе.

Кояш Бабай (Кояш-Тәңре)

   Башкортостан татарларында очрый. Аның икенче исеме – Көн иясе (Кояш иясе). Илаһи затларның берсе буларак ул җир өстенә яктылык, җылылык, муллык китерә.

    Борынгылар кояшны төрле кыяфәттә күз алдына китергәннәр. Үгез, сыер, бозау, әтәч, ат, арыслан, кош кебек җан ияләре Кояш - Тәңренең схематик сурәтен тудырырга булышканнар.

   Кояш символларының берсе – бөркет. Кавказ, алтай, себер төркиләрендә очраган ышанулар буенча, бөркет күкәйне ватып чыккан һәр баласын Кояшка алып менеп төшә, ягъни, Кояшның фатихасын ала. Икенче бер ышану – риваятьтә бөркетнең Кояшка күзләрен йоммыйча туры карый ала торган бердәнбер җан иясе булуы хакында сөйләнелә.

 Әтәч – дөнья халыклары мифологиясендә Кояшны символлаштыручы җан иясе. Аларның асыл мифик мәгънәләре бер үк – вакыт санау.

   Март аенда уздырыла торган Нәүрүз бәйрәмнәрендә дә Кояш-тәңре – үзәк фигураларның берсе. Әмма идея башка: туып килүче Яңа Кояшны, Яңа Көнне, Яңа Елны сәламләү, тәбрикләү.

   Борынгы миф буенча, кояшның атасы – Күк, анасы – Җир. Ул шулай атасы белән анасы арасында йөреп гомер кичерә. Төнне ул җирдә, ягъни анасы карынында уздыра, таңда күккә күтәрелә.

    Билгеле бер вакытта Кояш белән Айның, Көн белән Төннең көчләре тигезләшә. Галәмдә гармония (тәңгәллек) урнаша. Җир өстендә Нәүрүз тантанасы башлана... Бу бәйрәм нәкъ шушы ике якның килешүе, ярашуы, дуслыгы уңае белән уздырыла да.

Ай тәңресе

   Көнне Төнсез күз алдына китереп булмаган кебек, Кояшны да Айсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Аларның даими алмашланып торуы, серле-тылсымлы багланышы борынгылыкта бик күп уйдырма-ышанулар, риваятьләр тууга сәбәп булган.

  Айның кызлар яклаучысы булуы хакында Ай үзенә алган Зөхрә кыз хакындагы халык легендаларында да сөйләнелә. Искә төшерик: үги анасы кушуы буенча төпсез чиләк белән төне буе су ташыган кызны, кызганып, Ай үзенә ала һәм мәңгелеккә үзенә калдыра.

   Ай – Төн хакиме. Ул мифларда аеруча серле, шомлы, хәтта куркыныч кыяфәттә сурәтләнә. Хәтта, җирдәге сихер-бозымнарның таралуын да Айдан күрүчеләр бар.

   Ай тәңресе түбән рухлар белән нинди мөнәсәбәттә тора соң? Бу уңайдан берничә халык мифы искә төшә.

Айдагы көянтәле кыз

   Айсылу атлы бер бик матур кыз булган. Беркөнне кич көянтә-чиләкләрен иңбашына аскан да Агыйделгә су алырга төшкән. Ул кичне тулган Ай әллә кайчан күтәрелеп, Агыйделгә төшкән булган. Айсылу су буена килгәндә, бер Ай ике булып, берсе күктән, берсе судан ялт итеп аңа карап торалар икән. Төн шулкадәр якты, су буендагы төрле-төрле матур ташлар, бака кашыклар һәркайсы үзенә аерым ялтырап яталар икән.

    Менә шунда, ялт итеп, кул яссуы кадәр көмеш тактамы – бер нәрсә күренгән. Айсылу аны кулына алса – кипкән калак сөяге. Яхшылап карагач, бу ат сөяге дә түгел, башканыкы да түгел, мөгаен бу берәр кешенең калак сөяге; әмма ләкин кеше булганда да бу бик киң, шулай булгач бу бик көчле, зур гәүдәле берәр Алып сөягедер, дип күңеленә килгән. Аннары кыз, бу шундый сөяк булгач, монда аяк астында тапталып ятмасын, дип Агыйделгә аткан. Аткан чакта: “И, үзең дә бер батыр тапсаң, дөньяга шундый бер, Алып китерсәң иде!” – дип уйлаган. Сөяк шунда Агыйдел өстендә уйнаган Ай шәүләсенә барып тигән, Ай ялт итеп айкалып киткән. Шул вакыт яр буена Ай тәңресе үзе килеп чыккан да Айсылуга: “Мин синең теләгеңне ишеттем, Айсылу, мин сине бик ошаттым”, - дигән һәм аны үз иленә – күккә алып менеп киткән.

Әнә шуннан бирле көянтәле кыз Ай йөзендә басып тора, ди.

Яшен һәм күк күкрәү тәңреләре

   Яшен һәм күк күкрәү борынгылар өчен табигатьтәге иң серле-тылсымлы галәмәт булып тоелган. Борынгы болгарларда, йортны яшен сукса сүндерергә кушмаганнар, хәтта, аңа якын килергә дә ярамаган. Янгын чыккан йортның янып беткәнен карап торганнар һәм Тәңредән мәрхәмәт сораганнар, гөнаһлары өчен кичерүен үтенгәннәр. Яшен суккан мондый йортларга Тәңренең “ачыгысы” төшкән дип уйлаганнар. Тәңре ихтыяры белән “көйдерелгән” бу йортлардан бер әйбер дә алырга кушмаганнар, – алардагы бөтен нәрсә дә Тәңре каршына дучар булган дип уйлаганнар. Яшен суккан йортның калдыкларын таратырга, чистартырга ярамаган; бу урынга йорт салу да начарга юралган. Гадәттә, мондый зәһмәтле урыннан бөтенләй күчеп киткәннәр.

    Яшен тимәсен, сукмасын өчен татарлар кайчакта, яшенгә төбәп, кеше буе җәеп яки әле генә өстән салынган күлмәк ыргытканнар. Бу җеп һәм киемнәр кешене алыштыра һәм яшен уты кешегә тими китә, дип уйлаганнар.

Ут тәңрәсе

    Төркиләрдә утның мифологик мәгънәләре берничә: ут – куркыныч стихия; ут – чистарыну, дәвалау чарасы, ут – җылы, йорт җылысы; ут – гаилә символы, яклаучысы; ут – афәт, янгын, һәлакәт билгесе.

   Борынгылар утны (дөресрәге – Утны!) Күк оныгы, Кояш улы, Яшен туганы дип белгәннәр. Шуңа күрә дә Ут алиһәсенең рухы, җаны үлгәннән соң (һәр кешеләштерелгән мифик зат кебек, ут та туа, яши һәм үлә), мич-учактан чыккан төтен булып, кабат күккә – Баш Тәңре катына, кабат туып, кабат Җиргә кайту өчен күтәрелә, дип уйлаганнар алар. Уттан шикләнгәннәр, хәтта курыкканнар да:

Үзе ялтырый,

Үзе калтырый,

Күрергә куркам,

Тотарга куркам...

Менә шушы куркыныч зат дөрләп яна-яна да төтенгә әверелә:

Күк ат менгән,

Күк итек кигән,

Күккә менеп бара...

     Ут алиһәсенең кодрәте хакында тагын бер ышану хәбәр итә. Имеш, Баш Тәңрәнең (Югары Алланың) тәне уттан тора. Бу ышану фарсы мифологиясеннән килгән булырга тиеш.

   Халык мифологиясендә утны, янгынны символлаштырган, сынландырган, димәк, Ут тәңрәсенең Җирдәге иярченнәре булып йөргән мифик образлар бар. Аларны төрлечә атыйлар: Кызыл сыер, Кызыл үгез, Кызыл әтәч, һ.б.

    Бу мифик персонажлар халык теленә каян килеп кергән соң? Ут төсендә булган өчен генәме? Күрәсең, бу гыйбарәләрнең мәгънәләрен борынгы мифлардан, эзләргә кирәк.

   Мәгълүм булганча, Җир йөзендәге утның мифик атасы – Кояш. Шуңа күрә Җирдә ут белән бәйле барлык ышанулар да, ахыр чиктә, Кояшны күз уңында тоталар.

    Үлән-үсемлекләрнең ут белән багланышы хакында сүз алып брганда төрки халыкларга “ут ташы” дигән исем астында билгеле үләнне телгә алырга кирәктер. Аны “хаҗәреннар” дип тә йөртәләр. Бу үлән күбрәк күк төстә була. Кайчакта утлы күмер төсендә яки кара төстә очрый. Ул сугылганда, бәрелгәндә ут чагыла, бу вакытта авыр ис чыга. Ут ташының магик көче, илаһи егәрлеге хакында бик күп риваять-ышанулар йөри. Мәсәлән, бу ут ташын, бер чүпрәккә бәйләп, бала табып яткан хатынның ботына бәйләсәләр, Тәңренең (Аллаһы тәгаләнең) әмере белән ул хатын баланы жиңел тудырыр, имеш. Мондый үләнне соңыннан да ташларга кушмаганнар. Бала китергән хатын ботындагы үләнне тиз генә чишеп алып, аны бик вак итеп төеп,  төзәлми торган җәрәхәтләргә сипсәң – ул җәрәхәтләрнең авырту-сызлавы бетәр, яра бик тиз төзәлер, имеш.

Кыш тәңрәсе, Җәй тәңрәсе

    Борынгылар кышны көздән, җәйне яздан аерып карамаганнар. Шуңа күрә көз дә, яз да әлеге ике тәңре карамагында булган.

   Төрки-татарлар элек-электән Кыш илендә, Кар дөньясында яшәгәннәр. Шуңа күрә кыш белән бәйле мифологик күзаллаулар күп булган. Әмма безнең көннәргә “кышкы ышанулар” да, мифлар да бик аз килеп җиткән. Әлбәттә, төп сәбәп ислам тәгълиматында. Ислам динендә һәм мифологиясендә кыш белән бәйле мотивлар һәм образлар бөтенләй дә юк бит.

   Шулай да борынгы миф кыйпылчыкларын эзләп карыйк, менә табышмаклар:

Ишектән керер, түргә менеп утырыр.

                                                     (Кыш, суык)

Корт та түгел,

Эт тә түгел, ә үзе тешли.

                             (Кыш, суык)

Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып.

                              ( Кыш)

Ак юрганын кем теккән?

Ап-ак онны кем сипкән?

                                 ( Кыш, кар)

   Кыш белән Язны (төрекләрдә яз җәй мәгънәсендә кулланыла) сынландыручы мәкаль-әйтемнәр дә шактый: “Кыш – үги ана, Яз – үз ана”, “Кыш бавыры бик озын” һ.б.

   Кыш тәңресенең халык мифологиясендә тагын бер исеме бар – Челлә бабай. Ул күбрәк “Нардуган”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре уңае белән телгә алына.

   Челлә бабай “Нардуган” вакытында (декабрь ахры) иң түрдә утыра, чөнки бу вакытта кыш тантана итә. Язгы кояш нурларын сибә башлагач, “Нәүрүз” (март ахры) җиткәч, Челлә бабай картаеп хәлсезләнә, Нәүрүз керүгә, эреп бетә. Бу мифик зат, кышны символлаштырса да, зәһәр суыкларны тереклек, кешеләр өстенә җибәрмичә тора.

   Нәүрүзбикә исә, киресенчә, язны (җәйне), җылыны, Кояшны символлаштыра. Аны Язбикә, Җәйбикә, Кояшбикә дип тә йөртәләр. “Нәүрүз” бәйрәме вакытында (21 – 23 мартларда) элегрәк заманнарда авылларда кызларның иң сылуын Нәүрүзбикә итеп сайлап куя торган булганнар. Аңа багышлап җырлар җырлаганнар, әйтешләр әйткәннәр:

Кыш җитте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде,

Былбылдан аваз килде,

Нәүрүз мөбәрәкбад.

Нәүрүз килде, яз булды,

Аз булса да сал булды,

Нәүрүз мөбәрәкбад.

Нәүрүзбикәне  җигүле атка утыртып мәйданга алып чыкканнар. Аңа сораулар биреп, үз язмышларының ничек буласын юраганнар.

   Яз (Җәй) тәңрәсе, Нәүрүзбикә белән бу магик йолалар ислам диненә кадәр үк халыкта популяр булганнар. Яңа ел, Яңа көн игълан итүче бу бәйрәм табында илаһи-магик көчкә ия әйберләр – шәм, шараб, сөт, шикәр, татлы ризыклар, яшелчәләр, алсу төстәге тәмле сулар куелган.

Бу очракта шәм – яктылык символы, ягъни яхшылыкның явызлыкны җиңуе, шәраб – күңел ачу, сөт – чисталык, татлы ризыклар, сулар – яңа елда яхшы тормышка өметләнү билгесе булып саналган. Ә инде ислам дине кабул ителгәч, табынга шәм кую рөхсәт ителмәгән.

Яңгыр тәңрәсе

(Бөркет-баба, Бөркет-дивана, Яңгыр иясе)

   Исламга кадәргә төрки мифологиядән үк килүче илаһи зат. Аны күбрәк бөркет-баба исеме белән атап йөртәләр.

   Имеш, Бөркет-баба камчысын шартлата-шартлата (күк күкрәү, яшен яшьнәү шул була инде), болытларны куып алып килә, Баш Тәңре ихтыяры белән Җир тәңресенә бүләк бирә – яңгыр белән сугара. Әлбәттә, бу тәңре дә, һәр илаһи зат кебек үк, Баш Тәңрегә буйсына һәм Күк катында яши. Аның туганнары Яшен һәм Күк күкрәү аллалары. Шулай ук су тәңреләре, су рухлары да аңа туганлык мөнәсәбәтендә торалар.

   Бер очракта кырда корбан чалып, икенче очракта ботка пешереп яңгыр сораганнар. Чөнки кырдагы игеннең муллыгы тулысынча Яңгыр тәңресенең ихтыярыннан торган.

    Халыкта шәүлегәнне (иволга) “яңгыр теләнчесе” дип йөртәләр. Шуңа күрәдерме, ул изге-илаһи кошлардан саналган, Яңгыр тәңресенең Җирдәге хәбәрчесе булып йөргән. Шомлылык хасиятләре дә шуннан ягылып калган.

   Шәүлегәнне рәңҗетергә, үтерергә ярамый. Тереклеккә яңгыр сорап алучы бу кошны рәңҗеткән кешеләрне бәхетсез язмыш көтә, дигәннәр. Урманда, әрәмәлектә, елга буйларында шәүлегән тавышы ишетелсә, шауларга, кычкырырга, тавышланырга ярамаган, пышылдап кына, ымлап кына сөйләшкәннәр.

   Шулай да, Яңгыр тәңресе белән тагын да серлерәк бәйләнештә торган мифик персонажлар бар. Шуларның берсе – Ләйсән.

   Ләйсән – язның (яңа елның) иң беренче җылы, шифалы яңгыры. Халыкта бу яңгыр белән бәйле ышанулар, юраулар, сынамышлар күп.

   “Ләйсән – рәхмәт яңгыры”, “Ләйсәндә яланбаш йөрсәң, тиз үсәсең”, “Ләйсән суы сасымый” һ.б. Күрүебезчә, бу яңгыр шактый изгеләштерелеп, илаһилаштырып йөртелгән. Кайбер төбәкләрдә ләйсән яңгырын, аның җыелган суын дәва итеп тә, им-том вакытында да кулланганнар. Авыруларны, яңа туган сабыйларны ләйсән яңгыр астына алып чыкканнар яисә тәннәренә шул яңгыр тамчыларын бөркегәннәр. Ләйсән яңгыры суын җыеп, өшкереп, таң алдыннан авыруларга эчергәннәр, - чире бетәр дип ышанганнар.

   Ләйсән яңгыр белән бәйле тагын бер ышану: “Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә”, дигәннәр борынгылар. Әлбәттә, җиде ел саклаучылар да булган. Ул су мәрҗәнгә әверелмәгәндер дә, әмма моңа карап кына ләйсәннең тылсымлы мәгънәсе, сихәте-көче кимемәгән. Эш бит энҗедә түгел, бәлки, хыялда, күңел көрлегендә, күңел тынычлыгында.

Җил (Һава) тәңресе

    Дөнья мифларында җил алласын еш кына Һава алласы белән бәйләп карыйлар, хәтта, аларны тиңдәш куялар. Шул да мәгълум: күпчелек халыкларда бу аллалар иреклек башлангычын символлаштырганнар. Ягъни, Һава – җиңел, рухи, тиз күчүчән, ә аңа каршы куела торган Җир – хатын-кыз башлангычын символлаштыручы як – авыр, материаль, тотрыклы... Һаваның мифологик портретын өч сүз белән шәрехләргә мөмкин: сулыш, өрү, җил.

   Төрки-болгар мифологиясендә Җил (Һава) тәңресе хакында хәбәрләр бик аз.

   Борынгы төркиләрнең Җил тәңресе ир-ат нәселеннән булган. Ул, хәтта, күпмедер дәрәҗәдә Җир тәңресе белән Су тәңресенә каршы куела. Алары инде хатын-кыз җенесеннән. Җил тәңресе бу ике тәңре белән бертуктаусыз ызгышып тора, аларның тормышын тынгысыз итә.

   Җил тәңресенең кыяфәте хакында ни дә булса әйтү кыен. Татар халык иҗатында гына аның елгыр атка охшаган булуына ишарәләр бар – “Җилдегәй җитез ат”, “Җилле ат”, “Җилдән туган айгыр” һ.б.

   Татарда Җил тәңресенең исеме төгәл сакланып калмаган. Әлбәттә, Ерт кебегрәк исемне дә фараз итәргә мөмкин булыр иде. Чөнки “ерту” сүзендәге “ерт” (шуннан “ер-тык”, “ерт-кыч”, “ерт-лач” һ.б.) сүзе борынгы – алла исемендә (Ерд) бик аваздаш бит. Ерту, ерткалау, ертышу кебегрәк сүзләр, чыннан да, җил-давылның дуамаллыгын, кырыс холкын тулы күзалларга ярдәм итә кебек.

   Телебездәге “юртак” сүзе дә тамыры белән борынгы җил алласына барып тоташа ахры. Җилне (Җил ияссен) атка-айгырга тиңләү татарлар арасында хәзер дә бар бит... Йырт-ак (Ерд-ак) – борынгы төрки-татарларның Җил алласын сиволлаштыручы, ат, чабышкы. Шуңа күрә, борынгылыктан килүче һәр сүзгә игътибарлы булырга кирәк; бу сүзләр мәҗүсилек тәгълиматы хөкем сөргән борынгы дәверләрдән мең төрле үзгәреп, әлбәттә, нык кына гадиләшеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.

    Татар халык мифологиясендә җил тәңресенең тагын бер исеме бар икән әле. Казан арты татарлары аны Ялман дип тә атыйлар. Карагыз: “Ялман ялан гизә”, “Яланда Ялман чәчен тарый”, “Урамда Ялман, тузына яман”, “Өй түбәсендә Ялман, сызгырадыр яман” һ.б. Менә берничә әйтем: “Ялманга ялынма!”, “Ялман ялгыз калдырыр”, “Ялман ялкау булмый” һ.б. Ялману, ялмап алу мәгънәсендә килгән бу атама белән ир-ат җенесендәге илаһи затны атап йөрткәннәр. Ул Җиргә, Суга һәм кайчакта Утка каршы куелган. Өзек-өзек кенә килеп җиткән хәбәрләргә караганда Җил тәңресе, бу очракта – Ялман, тискәре (“кара”) тәңреләр сыйныфына керә, чөнки ул Җиргә, Суга, Утка файдага караганда күбрәк зыян сала.

Менә аның табышмакларга төшеп калган тасвирламасы:

Йөгәнсез ат,

Үлемсез карт;

Килә дә китә,

Күп зарар итә. (Җил)

Тагын бер мифик образ – Җилбегән. Төрле төрки халыклар аны төрлечә атап йөртәләр – Елбегән, Елбәгән, Елбәгәй, Челбәгәй, Челбегән, Чылбыга һ.б.

Бу явыз рух хакында галимнәр бүгенгә кадәр төпле бер фикергә килә алганнары юк. Без бу түбән рухны җил-гарасат белән бәйле мифик затлар төркеменә кертеп карыйбыз. Давыл кебек очып-дулап йөри алуы, канатлы яисә канат кебек киң колаклы булуы, кешеләргә суык җилләр, карлы бураннар китерүе – боларның барысы да аның кайчандыр турыдан-туры җил гарасат көчләре белән бәйләнгән булуы хакында сөйли.

“Ай тотылу” ның сәбәбе.

   Бервакыт дөньяда мәһабәт Җилбегән яшәгән, ди. Ул бертуктаусыз җәнлек-хайваннарны, кешеләрне йотып тора икән. Тагын бераздан ул җир өстендә бер генә дә тереклек затын да калдырмаячак, имеш.

   Күк Тәңресе кешеләрне, җирдәге тереклекне кызганган һәм ярдәм итәргә булган. Ул Җилбегәнне алырга Айны җибәргән. Ай бу хәшәрәтне үзенә тартып алган да, казык кагып, чылбыр белән бәйләп куйган. Унбиш көнгә бер мәртәбә генә иреккә чыгарып ала икән. Шул вакытта Ай бөтенләй кимеп күренә, хәтта, юкка чыккан кебек була икән. Кайчакта Җилбегән иреккә чыкмакчы булып тавыш-гауга куптара һәм Айга шактый гына зыян китерә икән. Җилбегәннең өстенлек алган вакытларын җир өстендә яшәгән кешеләр “Ай тотылу” дип атаганнар да инде. Иң мөһиме, бу көнне үлмиләр. Бу көнне җан ияләрен үтерергә ярамый. Бу көнне хәтта ит ашарга да ярамый.

Йомгаклау

    Шулай итеп, татар халкы элек-электәнн үзенең һәр адымын, һәр эш гамәлен дини-мифик карашларга, ышануларга, йолаларга, риваятьләргә нигезләнеп башкарган.

   Татар мифологиясендәге табигать күренешләре белән бәйле риваятьләр, мифлар гаять күп. Бу хезмәттә без аларның кайберләренә генә тукталып киттек. Әлбәттә, бер реферат кысаларында борынгыдан килгән мифологиядәге табигать күренешләрен чагылдырган мифларны, риваятьләрне сыйдырып бетерү мөмкин түгел.

Бу хезмәттә без татар мифологиясендә зур урын алып торган, тәңречелек жанрларына тукталып, бу жанрларны ачып бирергә тырыштык.

Кулланылган әдәбият

  1. Гыйльманов Г. “Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар”. Татар китап нәшр. 388 бит, Казан – 1996 ел
  2. Исәнбәт Н. “Татар халык табышмаклары” Казан – 1970 ел
  3. Исәнбәт Н. “Татар халык мәкальләре” 1 том, Казан – 1965 ел
  4. “Татар халык иҗаты. Табышмаклар” Казан – 1977 ел



Предварительный просмотр:

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа№99»

Московского района г.Казани

СОЧИНЕНИЕ – ЭССЕ

ТЕМА: Бороться против коррупции – моя обязанность

Выполнила: ученца 7к класса

                                                                      Шамсутдинова Диляра

                                                       Руководитель:

                                                                             учитель татарского языка и

                                                                                  литературы Шарафеева Г.Р.

Казань - 2015

Казан шәһәре Мәскәү районы 99нчы урта мәктәбе

СОЧИНЕНИЕ – ЭССЕ

Тема: Ришвәтчелеккә каршы көрәш - минем бурычым

Эшләде: 7к сыйныфы укучысы

                                                                  Шәмсетдинова Диләрә

                                                                         Җитәкчесе:  татар теле һәм

                                                                         татар әдәбияты укытучысы

                                                      Шәрәфиева Г.Р.

Казан 2015

Сочинение – эссе

Ришвәтчелеккә каршы көрәш - минем бурычым

“Без чит илләргә бармак белән төртеп күрсәтергә  һәм: “Аларда ришвәтчелек безнекеннән ким түгел”, - дип кычкырырга  тиеш түгел.”

(Д.А.Медведев).

     Нәрсә соң ул ришвәтчелек? Бу сүзне мин безнең түрәләребезнең төрле юллар белән кешедән акча алуы, акчага сатылуы дип аңлыйм. Хәзерге көндә кайсы гына тармакны алма, һәр җирдә ришвәтчелек. Күпме биналар тиешле таләпләргә туры килмичә эшләп ята, шул сатылулар аркасында күпме кешенең гомере өзелә.

     Мин тикмәгә генә Д.А.Медведевның сүзләрен эпиграф итеп алмадым. Безгә үзебезнең ил турында кайгыртып, башта үзебезнең илдәге ришвәтчелекне бетерергә һәм бездә ришвәтчелек гомумән юк дип әйтә алырлык дәрәҗәгә җитәргә кирәк. Шуннан соң гына без чит илләр белән үзебезнең илне чагыштыра алырбыз. Алар бездән үрнәк алып, киресенчә, көнләшеп яшәргә тиеш.

   Ришвәтчелек турында һәрдаим матбугатта язып, телеэкраннардан күрсәтеп торалар. Шулай булуга да карамастан, нәфесен тыя алмаган түрәләребез (аларны түрә дип әйтергә тел дә әйләнми) бернинди законнардан курыкмыйча, законга каршы барып ришвәт алуларын дәвам итәләр. Бер тапкыр ришвәт алып өйрәнгән  кеше,  аны шулай булырга тиеш дип кабул итә. Менә бер мисал гына китереп үтим. Бер туганым авырып китеп Казан шифаханәләренең берсенә эләкте.  Ул әлеге шифаханәдәге табибларның акча биргән очракта гына үзенә игьтибар биреп, аны тиешенчә дәвалауларын ачынып, елый-елый сөйләде.   Мондый мисаллар безнең тормышыбызда адым саен. Һәр кеше көн саен әлеге проблема белән күзгә күз очраша.

  Хөкүмәтебез ришвәтчелеккә каршы бик нык көрәшә. Ләкин, шуңа да карамастан, бик күп җитәкчеләребез үз вазифаларыннан файдаланып, тизрәк баеп калу ягын карыйлар. Бу безнең киләчәгебез өчен бик куркыныч әйбер. Чөнки без, киләчәгебезнең яшь буыннары, моны күреп, белеп үсәбез. Кая гына барма, һәр җирдә акча бирсәң генә, үз теләгеңә ирешеп була. Шуңа күрә һәр баланың укуга омтылышы, укырга керү теләге, эш табу, ышанычлы җирдә эшләү теләге дә кими. Алар бар нәрсәне дә сатып алырга була дип уйлый. Ләкин намусы булган, үзен-үзе хөрмәт иткән кеше бер нәрсәне дә сатып алмый һәм бернигә дә сатылмый.

     Мин, Россия гражданины буларак, шуны әйтәсем килә. Безнең киләчәгебез үзебезнең кулларда. Ришвәтчелек дигән төшенчәне бетермәсәк, киләчәк хыялларыбыз тормышка ашмас һәм сатып алынган дипломнар белән без үз язмышыбызны гына түгел, ә кеше язмышын да куркыныч астына куячакбыз. Акча өчен кеше үтерү дә намуссыз кешегә берни тормый. Шул ук ришвәт белән үтергән кешене эзләп тә тормыйлар. Шуңа күрә бөтен дөньяга ачынып кычкырасы килә: “Әйдәгез, иптәшләр, ришвәтчелеккә каршы барыбыз бергә көрәшик,  ришвәт  алырга юл куймыйк! Безнең киләчәгебез үзебезнең кулларда. Үзегездән соң каласы яшь буынга үрнәк күрсәтегез. Без -сезнең киләчәгегез!”

   Ришвәтчелеккә көрәш дип кычкырып утырып кына аны киметеп булмый. Шуңа күрә һәр өлкәдә дөреслекне табып, мәхкәмә каршына куярга һәм һәрберсенә тиешле җәзасын бирергә кирәк. Шуннан соң  гына: “Ришвәтчелеккә каршы көрәш һәр ватандашның бурычы”, -  дип әйтә алырбыз.