2015-2016 елга дәрес планнары
2015-2016 елга эш программалары.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
11_tatar_tele_dores.doc | 103 КБ |
bashlangych3_fath.doc | 118.5 КБ |
Предварительный просмотр:
11 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы
Сыйныф: 11 нче А.
Сәгать саны: атнасына – 1, елына – 34 сәгать. Контроль диктантлар – 2 (тикшерү д. – 1). Бәйләнешле сөйләм үстерү (Б.С.Ү.) – 4.
Аңлатма язуы
11 нче сыйныфта татар теле буенча эш программасы “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003) нигезләнеп төзелде. Бу программа атнага 2 сәгатьтән, елына 68 сәгать исәбеннән төзелгән, ләкин мәктәп укыту планында бу предметка елына 34 сәг. (атнасына 1 сәгать) кенә каралган, шуңа күрә һәр тема яртылаш кыскартылды, ягъни эш программасының эчтәлеге түбәндәгечә бирелде: теманы өйрәнүгә – 27 сәг., бәйләнешле сөйләм үстерүгә – 4 сәг., диктантларга – 3сәг. Төп дәреслек: Татар теле, 11 сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2012 ел. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Бу дәреслектә программада чагылыш тапкан барлык темалар да (кабатлау өчен) яктыртылмау сәбәпле, өстәмә дәреслектән файдаланырга туры киләчәк. Бу дәреслек: Татар теле, 10 сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000. Абдуллина Р.С., Шәйхиева Г.М.
Белем бирүнең төп максатлары:
1.Укучыларда лингвистик, коммуникатив(аралашу), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру.
2. Ана телендә камил сөйләшү, фикереңне җиткерә белү, тел һәм сөйләм күнекмәләрен тирән үзләштерү.
Төп бурычлар: 1.Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү
2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.
3. Телдән һүм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.
4. Дәреслек, өстәмә материал, белешмә әдәбият б-н эш итүкүнекмәләрен ныгыту.
Укыту методлары: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, күзәтү, әңгәмә, эксперимент һ.б.
Формалаштырылган гомуми белем бирү осталыгы һәм күнекмәләренә бәяләмә
(уку елы башына)
1. Фонетика, лексика тармаклары турында, сузыкларга һәм тартыкларга хас орфоэпик һәм орфографик нормаларны белү, аваз үзгәрешләренә аңлатма бирә белү.
2. Татар теленең сүзлек составын белү. Лексикография буенча тулы мәгълүмат бирә белү.
3. Сүз төзелеше, сүз ясалышы, кушымчалар турындагы белемнәрне ныгыту.
4. Сүз төркемнәре. Синтаксис буенча тулы мәгълүмат алу.
5. Язу тарихын тирән белү.
Предмет буенча укучылар үзләштерергә тиешле белем осталыгы һәм күнекмәләре
(уку елы ахыры)
1. Орфография, орфоэпия нормаларын үзләштерү, фонетик анализ ясый белү.
2. Төрле сүзлекләрдән файдалану күнекмәләрен булдыру.
3. Сөйләмдә сүз төркемнәреннән дөрес һәм урынлы файдалану, төгәл итеп анализлау
4. Сүзләргә фонетик, морфологик, синтаксик анализ ясый белү күнекмәләрен булдыру, анализ үрнәкләрен камил белү.
5. Сүз ясалышын, төзелешен, сүзтезмәләрне тикшерү үрнәкләрен камил белү.
6. Орфографик прициплар һәм аларның нормаларын белү.
7. Стилистика һәм сөйләм культурасы нормаларын төгәл белү.
8. Пунктуация кагыйдәләреннән дөрес файдалану.
9. Сөйләм эшчәнлеге буенча тулы мәгълүматлы булу.
11 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен киңәйтелгән календарь-тематик план
(34 сәгать, атнага 1 сәгать исәбеннән).
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Дәрес тибы | Укучылар эшчәнлеген бәяләү яки укыту эшчәнлеге төрләре | Контроль төрләре, үлчәмнәре | Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре | Өй эше | Үткәрү вакыты | |
План | Факт | ||||||||
1. | Тел белеменә кереш. Татар теленең статусы. | 1 | Яңа материал аңлату | Кереш сүз, әңгәмә. | Телнең иҗтимагый тормыштагы роле, телне саклауның әһәмияте, әдәби тел нормаларын саклау. | Тел турындагы мәкальләрне язып алу. | 4.09 | ||
2. | Кабатлау: фонетика. | 1 | кабатлау | Укытучы фонетиканың авыр очраклары турында аңлата, тактада һәм дәфтәрдә эшләү:фонетик анализ ясау күнекмәләре. | Һәр укучының белемен тикшерү: иҗтимагый, алып бар, дөреслек сүләренә фон. анализ. | Фонетик анализ, орфографик принципларны белү һәм мисаллар белән аңлату. | Кире һәм уңай ассимиляция, сингармонизм Мисаллар. | 11.09 | |
3. | Каб.: сүз ясалышы, сүз төзелеше. | 1 | кабатлау | Таблицаларга таянып искә төшерү, тактада эшләү,белгәннәрен тикшерү(әңгәмә) | “Лексика” тармагына караган белемнәрне тикшерү: сионимнар, антонимнар, омонимнарны белүләрен тикшерү. | Кушымча төрләрен: модаль, ясагыч, бәйләгеч һәм тамыр турында, сүз ясалышы төрләрен белү. | Сүз ясалышы төрләренә 3әр мисал язу, авылдашларыбызга сүзенең төзелешен тикшерү. | 18.09 | |
4. | Морфологияне кабатлау: мөстәкыйль с.т. | 1 | кабатлау | Кагыйдәләрне искә төшерү, сүзләргә морфологик анализ ясату. | Сөрт фигылен юнәлешләргә кую | Барлык м.с.төркемнәренең грамматик категорияләрен, морфологик анализ ясау үрнәкләрен истә калдыру. | Кайтармаганнар фигыленә тулы морфологик анализ ясау. Асыл һәм нисби сыйфатларны мисалларга таянып аңлатырга. | 21.09 | |
5. | Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен кабатлау. | 1 | кабатлау | Мисалларга таянып, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен искә төшерү, кагыйдәләрне сорау. | Теркәгеч төркемнәрен тикшерү. | Теркәгеч, бәйлек (бәйләгеч с.т.), кисәкчә, ымлык, хәбәрлек сүзләрнең үзенчәлекләрен истә калдыру. | Җөмләләрдәге теркәгечләргә морф. анализ ясарга. (Өч җөмлә яздырыла). | 28.09 | |
6 | Тикшерү диктанты. “Кояш артыннан киткән тургай”(өзек). Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлектән алынды.16 бит. | 1 | Белемнәрне тикшерү. | Диктант язу һәм грамматик биремнәр эшләү: кинәт, лепердәп, мескен, тургайга сүзләренә морфологик анализ ясау. Кисәкчәләрне язып алу. | диктант | Теоретик белемнәрне гамәли яктан дөрес итеп куллану. | |||
7. | Хаталар өстендә эшләү. | 1 | Ныгыту. | Диктантта һәм грамматик биремнәрдә җибәрелгән хаталарны тишереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту. | Грамоталы язуның тотрыклы системасын булдыру. | “Җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше” темалары буенча үтелгәннәрне искә төшерү. | |||
8. | Җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. | 1
| Катнаш дәрес. | Әңгәмә. Китерелгән җөмләләрдәге тезүле бәйләнешкә кергән сүзләрне язып алу. Тәрҗемә итү күнегүләрен эшләү. | Тезүле бәйләнешкә кергән сүзләре булган 3 җөмлә төзетү һәм аңлау дәрәҗәләрен тикшерү. | Гади җөмләгә бәяләмә бирә белү, сүзләр арсындагы бәйләнеш төрләре һәм тезүле бәйләнешнең үзенчәлекләрен белү. | нче күнегү. Биш җөмләгә тулы бәяләмә. Тезүле бәйләнешкә бер мисал китерү(язмача) | ||
9. | Сүзләрнең ияртүле бәйләнеше. | 1 | Катнаш дәрес. | Өй эшен тикшерү, тема буенча әңгәмә үткәрү, күнегүләр эшләү. | Рус һәм татар телендә ияртүле бәйләнеш үзенчәлекләре. Бер җөмлә нигезендә тикшереп карау. | Җөмләдә сүзләрнең хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәттә булулары, аларның үзенчәлекләрен истә калдыру. | нче күнегү. Биремдәгечә эшләү. | ||
10. | Сүзтезмә. | 1 | Катнаш дәрес. | Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату, синоним сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү, фразеологик сүзтезмәләрнең мәгънәләрен ирекле сүзтезмәләр б-н алыштырып язу. | Сүзтезмәләрне тезмә сүзләрдән аера белүне тикшерү. | Сүзтезмәләрнең төзелеше һәм төрләре. Сүзтезмәләрнең синонимлыгы. | нче күнегү: 2-3 нче җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату, синонимнарын язу. | ||
11. | Гади җөмлә төрләре. | 1 | Элек алган белемне ныгыту. | Җөмләне дөрес интонация белән уку күнегүләре эшләнә, җөмлә төрләре билгеләнә. Җыйнак җөмләләр җәенкеләндерелә. | Телдән сораулар биреп, теманы белү дәрәҗәләрен тикшерү | Әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен, җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белү, ике һәм бер составлы җөмләләрнең үзенчәлекләрен аңлата белү. | Хикәя, сорау, тойгылы, боерык җөмләләр төзеп, баш кисәкләрен билгеләү. Икешәр җөмлә төзү. | ||
12. | Б.С.Ү. Изложение. “Яшьлек үзе чәчәк”(Изл. Җыентыгы, 63 бит,“Мәгариф” нәшр. 2003 ел) | 1 | Сөйләм үстерү (белемне тикшерү) | Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү. | Текстка якын итеп, хатасыз язу һәм логик эзлеклелекне саклау. | ||||
13. | Хаталар өстендә эшләү. Контроль эшкә әзерлек. | 1 | Белемне ныгыту. | Җөмләләрне стиль ягыннан тикшерү, барлык төр хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү. | Тотрыклы белем системасына ирешү күнекмәләрен булдыру. | Җөмлә турында кабатлау. Үтелгән материалны кабатлау (морф., сүзтезмә, җөмлә) | |||
14. | Контроль диктант ( 1 нче яртыеллыкка) “Елаткан шатлыгым”(олимпиадага әзерлек китабы, 40 нчы бит) | 1 | Контроль тикшерү дәресе. | Диктант язу, грамматик биремнәрне эшләү. | Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү. | Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. | |||
15. | Хаталар өстендә эшләү. Тулы һәм ким җөмләләр. | 1 | Катнаш дәрес. | Диктанттагы хаталарны төзәтү, тулы һәм ким җөмлә турындагы мәгълүматларны искә җөшерү һәм ныгыту күнегүләре эшләү. | Тулы һәм ким җөмләләрнең үзенчәлекләрен белү, аларга синтаксик анализ ясау күнекмәләрен ныгыту. | Ирекле диалог төзү. (Ким һәм тулы җөмләләр куллану үзенчәлекләрен истә тотып). | |||
16. | Кушма җөмлә синтаксисы. | 1 | Катнаш дәрес. | Кушма җөмлә төрләрен искә төшерү күнегүләре эшләү. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрнең үзенчәлекләре турында аңлату, тактада һәм дәфтәрдә күнегүләр башкару. | Ике төр җөмләгә дә өлешчә синтаксик анализ ясату: бәйләү чарчалары, схема, тулы аталышы. | Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрнең үзенчәлекләре, төрләрен, бәйләү чаралары. | Кушма җөмләләрнең ике төренә дә икешәр җөмлә төзеп язу яки укыган әсәрдән күчереп алу, анализ ясау. | ||
17. | Б.С.Ү. Эш кәгазьләрен - гариза,белешмә, ышаныч кәгазе язу күнекмәләрен ныгыту. | 1 | Катнаш дәрес. | Эш кәгазьләре төрләрен, аларның зарурлыгын искә төшерү, эчтәлекләрен телдән искә төшерү һәм язу, укчылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, билге куялар. | Эш кәгазьләрен язуга куелган таләпләр, алар б-н эш итә белүнең гамәли әһәмияте. | Килешү кәгазе язу. | |||
18. | Иярченле к.җ. | 1 | Кабатлау. | Таблицага таянып, иярченле к.җ.-гә билгеләмә искә төшерелә, синтаксик анализ ясала, күнегүләр эшләнә, төзелеш ягыннан и.к.җ.-нең төрләре билгеләнә. | Таблицадагы җөмләләрне мөстәкыйль рәвештә телдән тикшертү. | Баш һәм иярчен җөмләләр. Төзелешләре ягыннан төркемләү. Анал. Һәм синт. иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләре. | нче күнегүне биремдәгечә эшләү. | ||
19. | Иярченле к. җ.-нең мәгънә ягыннан төрләре. | 1 | Ныгыту. | Тактада һәм дәфтәрдә күнегүләр эшләү: баш һәм иярчен җ.-не табу, тулы синт. анализ ясау. | Бирелгән схема буенча җөмлә төзетеп карау, аңлату. | Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләрнең синонимлыгы, рус телендәге җөмләләрдән аермалы яклары. | Төрле б. ч. кулланып, өчәр анал.һәм синт. җөмлә төзү. | ||
20. | Б.С.Ү. Сочинение. “Иң кадерле кешем” | 1 | Язма сөйләм, күнекмәләр ныгыту дәресе | Бирелгән тема буенча фикер алышу, сөйләп карау, караламага һәм чистага күчерү. | Мөстәкыйль язу. | Язма сөйләм, грамматик, орфографик һәм пункт. күнекмәләр буенча белемнәр. | |||
21. | Синтетик иярченле кушма җөмлә. | 1 | Катнаш дәрес. | Синт. и.к. җ.-гә синтаксик анализ ясау, аңлатма бирә белү күнекмәләрен үстерү, тәрҗемә итү. | Билгеләмәне сорау. | Синт. и. к. җөм.-дә бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. | нче күнегү. Дүрт җөмләгә синтаксик анализ ясау. | ||
22. | Аналитик и. к. җөмләләр. | 1 | Катнаш дәрес. | Өй эше аша үткән теманы ныгыту, күнегүләр аша тыныш билгеләрен, анализ ясау юлларын камилләштерү. Тәрҗемә итү. | Аналитик и. к. җ.-нең авыр төрләрен тикшертеп карау аша белем дәрәҗәсен билгеләү. | Анал. и.к. җ.-нең рус телендәге мәгънәләре ягыннан охшаш җөмләләр беләнуртак һәм аермалы яклары | нче күнегүдән анал. и. к. җ.-не язып алу, синт анализ ясау. | ||
23. | Күп иярченле кушма җөмләләр. | 1 | Гомумиләштереп кабатлау. | Укытучы таблица аша теманы искә төшерергә булыша, күнегүләр эшләнә, берничә төр иярүле к.и.к.җ.-р тикшерелә, белемнәр ныгытыла. | Күп иярченле к. җ.-не аера белү, схемага салып анализлый, җөмләләр арасындагы бәйләүче чараларны аңлата белү. | 4 җөмлә яздыру һәм аларга синт. анализ ясарга кушу. | |||
24. | Катнаш кушма җөмләләр. | 1 | Белемнәрне ныгыту. | Тактада бирелгән җөмләләрне тикшереп, чагыштырма анализ ясатыла, катнаш кушма җ.-нең үзенчәлеге күрсәтелә, күнегүләр эшләнә. | Бер катнаш к. җөмләгә тулы анализ ясату, нәтиҗәләр чыгару. | Катнаш к. җ.-нең үзенчәлеген белү, аны схематик яктан тикшерү. | нче күнегүне биремдәгечә эшләү. | ||
25. | Күп тезмәле кушма җөмлә. | 1 | Яңа тема аңлату. | Катлаулы төзелмәнең үзенчәлекләрен аңлату, күнегүләр эшләп ныгыту. | Тезмә кушма җөмлә һәм күп тезмәле кушма җөмләне аерып чыгару һәм аңлату. | Бу төр җөмләнең төп үзенчәлекләрен белү, башка төр катлаулы төзелмәләрдән аемасын аңлата белү. | Тезмә һәм күп тезмәле кушма җөмләләр уйлап язу (3әр җөмлә) | ||
26. | Б.С.Ү. Изложение “Яз” Шул ук җыентыкта, 59 бит. | 1 | Сөйләмне үстерү, ныгыту. | Ике кат укыгач, план төзетү, сөйләтеп карау, язу. | Мөстәкыйль язу. | Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес куллану күнекмәләрен үстерү. | |||
27. | Хаталар өстендә эшләү. | 1 | Ныгыту. | Хаталарны кагыйдәгә туры китереп төзәтү. | Орфографик белемнәрне ныгыту, тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү. | Катлаулы төзелмәләрне кабатлау. | |||
28 29 | Стилистика һәм сөйләм культурасы | 2 | 1.Яңа дәрес аңлату һәм 2. ныгыту | Укытучының аңлатуы: әдәби сөйләм стильләре, синонимия – стилистиканың нигезе, сөйләм үзенчәлекләре, күнегүләр эшләтү һәм ныгыту. | Текст биреп, сөйләм стиле төрләрен билгеләтү. | Стиль төрләре, үзенчәлекләре, синтаксик синонимнар, сөйләм үзенчәлекләре. | Тексттан әдәби сөйләмгә туры килмәгән сүзләрне табу, аларны аңлату ( жаргон сүзләр, диалекталь һ.б. сүзләр). | ||
30. | Контроль дикт. (2 нче ярты еллыкка). “Су кызы”(29 нчы бит, олим.-га әзерләнү китабы). | 1 | Контроль тикшерү дәресе. | Диктант язу һәм грамматик биремнәр эшләү. | Диктант. | Алган белемнәрнең тотрыклы булуы. | |||
31. | Хаталар өстендә эшләү. | 1 | Ныгыту дәресе. | Хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү. | |||||
32. 33. 34. | Барлык үтелгән материалны кабатлау, имтиханга әзерлек. | 3 | Кабатлау дәресе. | Күнегүләр эшләү. | Фонетика, лексика, морфология һәм синтаксис буенча белемнәрне ныгыту, тотрыклы булуына ирешү. |
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
БАШЛАНГЫЧ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
«РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИ УКУ» ПРЕДМЕТЫННАН ПРОГРАММА
1 – 4 нче сыйныфлар
Төзүче-авторлары: К. С. Фәтхуллова
Р. З. Хәйдәрова
КАЗАН
2011
ЭЧТӘЛЕК
Аңлатма язуы .............................................................................................
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре .............................................
Укыту предметының төп эчтәлеге ............................................................
Сөйләм эшчәнлегенең төрләре.................................................
Сөйләм предметының эчтәлеге.....................................................
Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре........................
Татар сөйләм этикеты үрнәкләре................................................
Социаль-мәдәни күнекмәләр.....................................................
Махсус күнекмәләр...................................................................
Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү............
Аңлатма язуы
Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты нигезендә башлангыч белем бирү төп гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Аның төп максаты –башлангыч белем бирү белән беррәттән, балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерү. Укытуның беренче баскычында ук инновацион технологияләрдән, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан файдалану зарур.
Әлеге программа авторлык һәм эш программаларын төзү өчен нигез булып тора: ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгели, һәм аның җирлегендә авторлар укыту эчтәлегенең вариатив өлешен сайлый алалар. Эш программаларында укытучылар эчтәлекне сайлауда, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр санын бүлү һәм аны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, шулай ук укучыларның төп компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда үз юнәлешләрен тәкъдим итә алалар. Программа бердәм белем бирү киңлеген һәм шул ук вакытта альтернативлыкны саклап калу максатын күздә тота.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле барлык урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора.
Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.
Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниятара аралашу осталыгы кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәргеч ясый.
Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:
- башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;
- укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
- татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.
Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык принциплары истә тотыла.
Татар теленә өйрәтүнең әһәмиятле юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру;
- кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;
- әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;
- үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын булдыру;
- үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.
Программа Россия Федерациясендәге башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планы нигезендә төзелгән. Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законнары нигезендә базис укыту планында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге каралган.
Рус телле балаларга татар телен укытканда, шәһәр мәктәпләрендә – укучыларның саны 25 яки аннан күбрәк булган очракта, ә авыл мәктәпләрендә 20 яки аннан күбрәк булганда, сыйныф ике төркемгә бүленә. Мөмкинлекләргә карап, укучыларның саны азрак булганда да, сыйныфны төркемнәргә бүләргә мөмкин.
Гомуми белем бирүнең беренче баскычында уку елы – 34 атна, ә беренче сыйныфта 33 атна тәшкил итә.
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре
Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә.
Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;
- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
- «Татар теле һәм әдәби уку» предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.
Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:
- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:
- гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;
- үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;
- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
- өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;
- мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.
Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:
- татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;
- телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
- татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучы сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш
Сөйләү
- сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;
- предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;
- үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү;
- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
- балалар фольклоры әсәрләрен яттан сөйләү;
- персонажга кыскача характеристика бирү.
Тыңлап аңлау
- аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган рәвештә җавап кайтару;
- аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең төп эчтәлеген сөйләп бирү.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
- таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен, тоемлаудан файдалану.
Уку
- татар сүзенең график образын аның авазлы образы белән чагыштыру;
- укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;
- өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;
- өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку;
- тексттан кирәкле мәгълүматны табу;
- укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
- таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү;
- исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, әсәрнең эчтәлеген күзаллау;
- текстның темасын, төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгеләү;
- текстны мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү.
Язу
- тексттан сүзләрне, сүзтезмәләрне, гади җөмләләрне күчереп язу;
- үрнәк буенча бәйрәмгә чакыру язу;
- үрнәк буенча дустыңа хат язу;
- үтелгән тема буенча кечкенә сочинение язу;
- сөйләм бурычын аңлап, үз фикереңне кыскача язма рәвештә белдерү.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
- текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;
- терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзеп язу;
- гади анкетаны тутыру.
«Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә» бүлегендә планлаштырылган нәтиҗәләр сәләтле укучылардан гына таләп ителә. Мондый катлаулылыктагы биремнәрне йомгаклау-тикшерү эшләренә өлешчә кертергә мөмкин, чөнки алар аерым укучыларга тагын да югарырак нәтиҗәгә ирешергә этәргеч бирә. Әмма аларны дөрес үтәмәү укытуның чираттагы баскычына күчерү өчен киртә була алмый.
Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре
Графика, каллиграфия, орфография
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучы:
- татар алфавитындагы барлык хәрефләрне каллиграфик дөрес язарга;
- татар алфавитын яттан әйтә белергә;
- текстны үзгәртмичә күчереп язарга;
- актив үзләштерелгән сүзләрне укырга һәм язарга, орфографик
кагыйдәләрне кулланырга;
- татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипция билгеләре белән күрсәтергә өйрәнә.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
– уку кагыйдәләренә нигезләнеп, сүзләрне төркемләү;
– сүзлектән карап, сүзнең язылышын ачыклау.
Сөйләмнең фонетик ягы
– авазларны ишетеп аера белү һәм дөрес әйтү;
– аерым сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;
– әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;
- ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
- сүз басымы белән бәйле искәрмәләрне белү (сорау алмашлыклары, хикәя фигыльнең юклык формасы, боерык фигыль, -мы/-ме сорау кисәкчәле сүзләр;
- сүзләрне транскрипция буенча уку.
Сөйләмнең лексик ягы
- башлангыч мәктәптә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану;
- аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
- гади сүз ясагыч элементларны тану;
- текстларны укыганда яки тыңлаганда, тел тапкырлыгына таяну.
Сөйләмнең грамматик ягы
- җөмләнең төп коммуникатив төрләрен аера белү һәм сөйләмдә куллану;
- өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табу.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
- һәм, ә, ләкин теркәгечле кушма җөмләләрне тану;
- чөнки теркәгечле иярченле кушма җөмләләрне тану һәм куллану.
Укыту предметының төп эчтәлеге
Сөйләм эшчәнлегенең төрләре
Сөйләү. Коммуникатив бурычны уңышлы хәл итү өчен, аралашу максаты һәм аның шартларына бәйле тел чараларын сайлау. Диалогик сөйләмгә (сөйләшүне башлау, дәвам итү һәм тәмамлау), игътибарны җәлеп итү күнекмәләренә ия булу. Телдән монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) күнекмәләренә ия булу. Көндәлек аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләм әдәбе үрнәкләрен гамәли үзләштерү (сәламләү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белдерү). Орфоэпик нормаларны үтәү.
Тыңлап аңлау. Телдән аралашуның максатына һәм ситуациясенә төшенү. Ишеткән сөйләмне адекват кабул итү. Тыңлана торган тексттагы мәгълүматны аңлау, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.
Уку. Текстны укып, төп мәгълүматны табу. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, гади нәтиҗәләр ясау. Тексттагы мәгълүматны гомумиләштерү. Текстның тел үзенчәлекләрен, эчтәлеген анализлау.
Язу. Хәреф һәм иҗекләрне, сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне язу. Пөхтә һәм матур язу күнекмәләренә ия булу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, сүзләрне күчереп язу, ишетеп язу. Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язу. Балаларга кызык булган темаларга кечкенә сочинениеләр язу.
Сөйләмнең предмет эчтәлеге
Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларына, шулай ук башлангыч мәктәп укучыларының яшь үзенчәлекләренә һәм мәнфәгатьләренә туры килә. Ул түбәндәгеләрне үз эченә ала:
Үзем турында. Танышу. (Исеме, яше, кайда яшәве, укуы).
Мин һәм минем гаиләм. Гаилә әгъзалары, аларның исемнәре, һөнәрләре.
Көндәлек режим. Өйдәге эшләр. Гигиена. Сәламәтлек.
Кибеткә бару: өс киеме, аяк киеме, ашамлыклар, уенчыклар, китап кибетендә. Базарда.
Бәйрәмнәр: туган көн, Яңа ел, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре һәм йолалары. Бүләкләр. Кафеда. Котлаулар.
Минем мавыгуларым. Минем яраткан шөгыльләрем һәм уеннарым. Спорт уеннары. Минем яраткан әкиятләрем. Ял көне (зоопаркта, циркта, бакчада).
Мин һәм минем дусларым. Исемнәре, яшьләре, тышкы кыяфәтләре, холыклары, мавыгулары. Уртак шөгыльләр. Хат язу.
Минем мәктәбем һәм сыйныфым. Дәресләр, уку әсбаплары. Укытучылар. Татар теле дәресләре. Түгәрәкләр, спорт секцияләре. Сыйныфташлар белән үзара мөнәсәбәтләр.
Өлкәннәргә хөрмәт. Әдәпле сөйләшү кагыйдәләре. Өлкәннәргә булышу. Өлкәннәрне хөрмәт итү.
Әйләнә-тирә дөнья. Йортым, фатирым, бүлмәм: бүлмәләрнең исемнәре, җиһазлар. Туган як табигате. Йорт һәм кыргый хайваннар. Кошлар. Үсемлекләр. Ел фасыллары. Һава торышы. Экология.
Минем республикам. Гомуми мәгълүмат: исеме, башкаласы, шәһәрләре, елгалары. Транспорт. Истәлекле урыннар.
Сәяхәт итү. Җәйге ял. Кышкы ял. Авылда ял итү.
Татар халкының күренекле шәхесләре. Балалар язучылары һәм шагыйрьләре. Композиторлар һәм рәссамнар.
Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм балалар өчен әсәрләр (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр).
Татар сөйләм этикеты үрнәкләре (танышу, исәнләшү, рәхмәт әйтү, саубуллашу, үтенеч белдерү, гафу үтенү).
Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре
Графика, каллиграфия, орфография.
Татар алфавиты. Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Транскрипция билгеләре. Уку һәм язу кагыйдәләре. Сүзне юлдан-юлга күчерү. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре).
Сөйләмнең фонетик ягы.
Татар телендәге барлык авазларны ишетеп тану. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Сингармонизм законы. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр. [ә], [ү], [ө], [ы], [э], [о] сузык авазлы сүзләр. Кушма сүзләр (көньяк, төньяк, кулъяулык); үзенчәлекле тартык авазлы ([къ], [гъ], [w], [җ], [ң], [һ], [ч], [’] (һәмзә)) сүзләр, ике тартык янәшә килгән сүзләр (аккош, китте). Я, ю, е хәрефләре булган сүзләр: ярата [йарата], яши [йәши], юл [йул], юкә [йүкә], ел [йыл], егет [йэгэт]. Кыска һәм озын сузыклар, яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыраулашуы. Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләрендә интонация.
Сөйләмнең лексик ягы.
Башлангыч мәктәптә аралашу темаларына караган 1000 гә якын лексик берәмлекне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; татар сөйләм этикеты берәмлекләре, клишелар. Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр (мәсәлән, компьютер, фильм). Сүз ясалышы турында беренчел мәгълүмат бирү: парлы (савыт-саба), кушма (ташбака) һәм тезмә (салават күпере) сүзләр. Күп мәгънәле сүзләргә гади мисаллар.
Сөйләмнең грамматик ягы.
Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләр. Исемнәр. Исемнәрнең сан белән төрләнеше. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Ялгызлык исемнәр. Гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар. Зат, сорау, күрсәтү (бу, менә) алмашлыклары. Зат алмашлыкларының иялек һәм юнәлеш килешләрендә кулланылышы. Микъдар саннары (1000 гә кадәр), тәртип саннары (100 гә кадәр). Хәзерге заман, билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Фигыльнең инфинитив формасы. Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән). Урын рәвешләре (анда, монда). Еш кулланыла торган бәйлекләр: белән, турында, өчен, саен, кебек, кадәр, соң, аша. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы. Бәйлек сүзләр (алдында, артында, астында, өстендә). Кисәкчәләр (-мы/-ме, түгел, әле).
Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, тойгылы, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Бу – минем дустым) һәм гади җөмлә. Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечле җөмләләр.
Татар сөйләм этикеты үрнәкләре
- Исәнмесез! Исәнме! Сәлам!
- Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич!
- Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы.
- Бик зур рәхмәт сезгә.
- Исән-сау булыгыз!
- Керергә ярыймы? Әйе, ярый, рәхим итегез. Юк, ярамый.
- Чыгарга ярыймы? Әйе, ярый. Юк, ярамый.
- Гафу итегез (гафу ит), алырга мөмкинме? Әйе, мөмкин. Юк, мөмкин түгел.
- Кабатлагыз (кабатла) әле!
- Ашыгыз тәмле булсын!
- Әйе, мин риза. Юк, мин риза түгел.
- Мин бик шат. Мин дә бик шат.
- Сорарга ярыймы?
- Зинһар өчен, әйтегез әле.
- Әйе, мин сезне тыңлыйм.
- Котлыйм сезне!
- Хәерле юл!
- Нәрсә булды?
- Әлбәттә.
- Тагын килегез!
- Сау булыгыз! (Сау бул!)
- Исән булыгыз! (Исән бул!)
- Хушыгыз! (Хуш!)
Социаль-мәдәни күнекмәләр
Башлангыч мәктәптә татар телен укытканда, укучыларны Татарстан Республикасының шәһәр һәм елга исемнәре, башкаласының истәлекле урыннары, татар халкының күренекле шәхесләре, татар халкының милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре, балалар өчен язылган популяр әдәби әсәрләрнең кайбер персонажлары, популяр әкиятләрнең сюжетлары, шулай ук балалар фольклоры үрнәкләре (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, җырлар) белән таныштыру.
Махсус күнекмәләр
Башлангыч мәктәп укучылары, татар телен өйрәнгәндә, түбәндәге махсус күнекмәләргә ия булалар:
- дәреслекнең ике телле сүзлекчәсеннән файдалану;
- транскрипция билгеләре буенча укый белү;
- таблица, схема рәвешендә һәм кагыйдәдә бирелгән белешмә материалдан файдалану;
- аудио- һәм видеоәсбаплардан файдалану;
- компьютер программаларыннан файдалану;
- электрон белем бирү чараларыннан файдалану;
- сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.
Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:
– күрсәтмә әсбаплар;
– белешмә материаллар;
– аудио- һәм видеоәсбаплар;
– мультимедиа укыту программалары;
– электрон дәреслекләр;
– компьютер программалары;
– интерактив тикшерү программалары;
– татар сайтлары;
– электрон китапханә;
– лингафон кабинеты.