Презентацияләр.
Биредә презентацияләр урын алды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Габдулла Тукайга багышлана. | 1.19 МБ |
Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” әсәрендә фольклорның бирелеше. | 472.44 КБ |
Кемне, нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр. | 1.98 МБ |
3 зат боерык фигыль. | 1.52 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Тау башына салынгандыр безнең авыл , Бер чишмә бар , якын безнең авылга ул ; Аулыбызның ямен , суы тәмен беләм , Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән . (“Туган авыл” Г.Тукай) Габдулла Тукай 1886 нчы елны ң 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында дөн ьяга килә.
Габдулла бәләкәй вакытта әтисе, ә 4 яшендә әнисе Мәмдүдә үлеп китә. Бала ятим кала. Азмы какканны вә суккакканы күтәрдем мин ятим ? ! Азрак үстерде тик сыйпап маңлаемнан милл әтем... ( Тукай).
Г.Тукайның әтисе- Мөхәммәтгариф Г.Тукайның әнисе – Мәмдүдә.
Язмыш Тукайны төрле җирләрдә йөртә .
«АСРАМАГА БАЛА БИРӘМ, КЕМ АЛА ? » 1891 нче елда Тукайны Өчиледән атка утыртып Казанга җибәрәләр. Анда ул Мөхәммәтвәли һәм Гази зәисемле кешеләрдә яши, ләкин авыртып китүләре сәбәпле кире авылга кайтарыла. а
Өчиледән Габдулла Кырлай кешесе Сәгъди абзый һәм Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә. Габдулланы ң хәтерендә бу авыл мәңгелеккә кереп кала. Нәк ъ Казан артында бардыр бер авыл-Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен тавыклары” җырлай” диләр. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем, Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. Ул авылны һич онытмыйм-һәр ягы урман иде; Ул болыннар яшел хәтфәдән юрган иде. Г. Тукай” Шүрәле”.
Габдулла Тукай Урал ьск шәһәрендә. 1895 нче елда кечкенә малайны Кырлайдагы гаиләсе җибәрергә теләмәсә дә, Урал ьск шәһәренә Гәлиәскәр җизнәсе белән Газизә апасы алып китә .Биредә ул мәдрәсәдә һәм өчь еллык рус мәктәбендә укый,шагыйрьлек иҗатында беренче чыныгуларын ала, әдәби ж урналларда эшли.
Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы мөгәллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта. Өченче мөгәллиме – Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Габдулла Тукайның укытучылары.
Фатих Әмирхан. Галиәскәр Камал. 1905 нче елда шагыйр ь зур өметләр белән Казанга килә. Биредә танылган язучылар белән якыннан танышу бәхетенә ирешә.
Казанда Габдулла Тукай яшәгән “Болгар” кунакханәсе .
1913 нче елның 2 апрелендә Тукай йөрәге тибүдән туктый.Ул Казан шәһәрендә Клячкин шифаханәсендә вафат була. Шагыйр ь нең хәле көннән-көн начарлана...
Тукайның үлемсез әсәрләре... “Шүрәле.” “ Эш беткәч, уйнарга ярый”. “Бала белән Күбәләк”.
Китапларың янда, күкрәгемдә Кадер-хөрмәт белән саклана; Әгәр кайгым артса, күңелем азса- Утлы шигырең укып сафлана. Г.Тукай китаплары дө нья буйлап тарала .
Буын арты буын алмашыныр, Гасыр арты узар гасырлар. Шигъриятнең һәйкәленә шулай Язлар һаман гөлләр ташырлар . 1979нчы елның 25 нче апрелендә Арча районы Кырлай авылында Габдулла Тукай музее ачыла.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” комедиясендә фол ь клорның бирелеше.
Габдрахман Әпсәләмов. “Исәнбәт -һәрвакыт тормыш белән атлый торган бик заманча язучы.Ул театрда бөтен бер дәвер тудырды.Татар халык теленең менә дигән белгече, остасы, гаҗәеп фантазияле кеше.”
Нәкый Исәнбәт. “Халыкның рухи байлыгын, тормышын, гадәтләрен якыннан белми торып, мин шул халыкның язучысы булуымның мәгънәсен аңламыйм .”
“Хуҗа Насретдин” комедиясе (1939)- халыкның якты акылын, көләчлеген, оптимизмын, тапкырлыгын чагылдыручы әсәр.
“Хуҗа Насретдин” комедиясендә кулланылган фольклор элементлары: 1. Мактау сүзләре (шикәр телле, энҗе тешле, каләм кашлы). 2. Мәкал ь ләр ( Татарга тылмач кирәкми. Май чүлмәгеннән билгеле). 3. Ышанулар, сынамышлар. 4. 3, 4, 7, 40, 70, 100 саннарын мул куллану ( Җиде кат түгел, җитмеш үлчәдек). 5. Кыз бирү йоласы. 6. Сәдака бирү, мәет терелүгә ышану.
Нәкый Исәнбәт төрле ж анрларда үрнәк булырлык әсәрләре белән татар әдәбияты күген, татар театр сәхнәсен баетты. Татар халкы Н.Исәнбәт кебек олуг язучысы белән хаклы рәвештә горурлана ала. “ Хуҗа Насретдин” комедиясе- үлемсез. Ул үткән тарихыбызны күзалларга ярдәм итә.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Киңәш. Дәфтәрләрең чиста булсын, Китабың көлеп торсын. Ачып җибәргәндә син, Үзлегеннән укылсын! Шәйхи Маннур.
Сез ничек уйлыйсыз, Алсу белән Булат мәктәпкә әзерме ? Сез аңа, аларга нәрсә диярсез.
Фигыл ьл әр нинди сорауга җавап бирәләр ? Булат, тизрәк киен , Алсу, озак сөйләшмә ! Балалар, әниегезне тыңлагыз, м әктәпкә соңга калмагыз!
Т әрҗемә итегез. Пусть он хорошо учится!
Укы + сын Укы сын! Кит + сен Кит сен!
Нишлә сен ? Соравы.
Укы + сын нар Укы сыннар! Кит + сеннәр Кит сеннәр
Нишлә сеннәр ? Соравы.
Иг ътибар бел ән карагыз! Юын сын ! Кара масын ! Бел сен ! Сөйләш мәсен ! Тыңла сыннар ! Бар масыннар! Бел сеннәр ! Эч мәсеннәр!
Боерык фигыль. Берлек сан Ул Күплек сан Алар III зат Нишләсен ? сын/ -сен Нишләмәсен ? масын/ -мәсен Нишләсеннәр ? сыннар / - сенн әр Нишләмәсеннәр ? - масыннар / мәсенн әр
Т әрҗемә итегез. Пусть он хорошо учится! Ул яхшы укысын! Матур язу!
Физкул ьт пауза. Менә сиңа су! Битең, кулың ю! Йомшак су, йөгерек су, Сине мине чиста ю! Битләрем аллансын, Кулларым агарсын, Тешләрем тазарсын, Бер тап та калмасын! 1,2,3,2,3, Көч өстәлде – көтә эш.
Киңәшләр. Укучы матур язсын ! Алсу бел ән Булат өйне җыештырсыннар! Малай дәрескә соңга калмасын! Алсу дәресен әзерләсен! Укучылар өй эшен эшләсеннәр!
Дәреслек белән эш. 208 нче күнегү , 80 нче бит
Бар ыгыз болынга балалар! Йөгер егез , уйна гыз , көл егез ! Елмай сын күреп шат аналар, Юлмай сын боеккан күңелегез. Дөреслеген тикшер!
Үзбәя. Мин ничәнче баскычта торам?
Дәрестә өйрәнгән киңәшләрне кулланып “Дустыма теләкләр” темасына иҗади открытка. эшләргә. Өй эше.
Көнегез матур үтсен !!!