Норматив документлар.

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Предварительный просмотр:

ФДББС буенча дәрес структурасы (төзелеше)

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә укытучы нәрсәләрне исәптә тотарга тиеш соң?

Иң беренче дәрес этапларының  конструкциясен төзү мөһим.

  • Уку материалының темасын
  • Теманың дидактик максатын
  • Дәреснең дидактик максатының тибын,
  • Дәрес тибын ачыклау:
  1. Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту
  2. Яңа белемнәрне ныгыту
  3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану
  4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
  5. Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү, төзәтмәләр кертү.
  • Дәрес структурасын уйлау
  • Дәресне җиһазлау
  • Уку материалының эчтәлеген сайлау
  • Укыту методларын сайлау
  • Педагогик эшчәнлекне оештыруның формаларын сайлау
  • Белем, осталык һәм күнекмәләрне бәяләү
  • Дәреснең рефлексиясе.

Һәр дәреснең үз структурасы бар.

ФДББС буенча дәрес структурасы (төзелеше)

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресенең структурасы.

1)    Оештыру этабы.

2)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3)    Белемнәрне актуальләштерү.

4)    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5)    Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

6)    Яңа белемнәрне ныгыту.

7)    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

8)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең структурасы

(ныгыту дәресе)

1)     Оештыру этабы.

2)    Өй эше тикшерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

3)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

4)    Беренчел ныгыту:

- таныш ситуациядә (типлаштырылган)

- үзгәртелгән ситуациядә (конструктив)

5)  Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)

6) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

7)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресенең  структурасы

(кабатлау дәресе)

1. Оештыру этабы.

2. Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

4. Белемнәрне актуальләштерү:

- контроль дәрескә әзерлек максатыннан;

- яңа теманы өйрәнүгә әзерлек максатыннан.

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

7. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

8. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

9.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

Белем һәм осталыкларны  системалаштыру дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә  әзерләү.

Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән).

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

7. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау).

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

Белем һәм осталыкларны контрольләштерү дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү ( биремнәр күләме һәм авырлык дәрәҗәсе буенча программага һәм һәр укучының белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш).    Контроль дәресләрнең формалары:

- язма контроль;

- телдән һәм язма контроль аралаштырып бирелгән булырга мөмкин.

4. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)

Белем, осталык һәм күнекмәләргә төзәтмәләр кертү дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне диагностикалауның нәтиҗәләре. Укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге хаталарны ачыклау, аларны юкка чыгару юлларын, белем һәм осталыкларын камилләштерү.

Диагностика нәтиҗәләре буенча укытучы коллектив, төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү алымнарын планлаштыра.

4. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

5.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Катнаш дәрес структурасы

1)    Оештыру этабы.

2)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3)    Белемнәрне актуальләштерү.

4)    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5)     Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү.

6)    Беренчел ныгыту.

7)    Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтүләр кертү.

8)    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

9)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)



Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа

X – XI сыйныфлар

Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова

К а з а н   2013

Э ч т ә л е к

Аңлатма язуы ..........................................................................................

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр.................................

Тел системасы ..........................................................................................

Татар теленнән гомуми программа .........................................................

Татар теле укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү....

                                                                                       Аңлатма язуы

        Рус мәктәпләренең X-XI сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән төзелгән үрнәк программа Федераль белем бирү дәүләт стандартына нигезләнә. Программа стандартның эчтәлеген конкретлаштыра һәм ача, укытуның максатларыннан чыгып, укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең, аларны үстерүнең гомуми юнәлешләрен билгели. Ул авторлык программаларын һәм дәреслекләрне төзүчеләр өчен үрнәк программа булып тора.

        Рус мәктәпләренең югары сыйныфларында укучы татар балаларына ана теленнән урта (тулы) гомуми белем бирү түбәндәге максатларны күздә тота:

        - укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү;

        - татар халкына хас булган рухи, әхлакый һәм мәдәни төшенчәләр турында мәгълүмат бирүне дәвам итү;

        - татар теленең эчке үзенчәлекләренә төшендерү;

        - ана телендә аралаша белергә өйрәтү һәм аны үстерү;

        - татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, шушы тел нормаларын саклап, татар телендә тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә аралаша-аңлаша белү күнекмәләрен камилләштерү;

- тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

- текст белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны сайлап ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

- ана теленнән алган белем һәм күнекмәләрне укучыларның үз сөйләмендә куллана алуларына ирешү;

- дәресләрдә алган белемнәрне аралашуның төрле өлкәләрендә урынлы һәм дөрес итеп куллана белү;

- укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын үстерү;

- укучыларда җәмгыяви яктан җайлашу һәм сөйләм барышында аралашучыга уңай йогынты ясау осталыгын үстерү.

Күрсәтелгән максатлар түбәндәге компетенцияләрне камилләштергәндә тормышка ашырыла.

Коммуникатив компетенция.

Сөйләмдә аралашу өлкәләре һәм ситуацияләре. Сөйләм ситуацияләрен тәшкил итә торган берәмлекләр.

Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) камилләштерү буенча эшне дәвам итү.

Аралашуның төрле даирәсенә караган монологик һәм диалогик сөйләү күнекмәләрен үстерү.

Аралашучының халәтенә һәм текстның төренә карап, аны төрлечә уку күнекмәләрен камилләштерү.

Тәкъдим ителгән текстны мәгълүмати әһәмияте ягыннан чыгып үзгәртү.

Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар төзү күнекмәләрен үстерү.

Фәнни, рәсми эш, публицистик, сөйләм һәм матур әдәбият стильләре, аларның үзенчәлекләре турындагы белемнәрне камилләштерү.

Фәнни һәм рәсми аралашуның телдән һәм язма формаларын куллану. Доклад, реферат, тезис, бәяләмә, алу кәгазе, ышаныч кәгазе кебек төрле жанрдагы эш кәгазьләрен язу күнекмәләрен камилләштерү.

Сөйләм әдәбе нормалары һәм телдән сөйләм кулътурасы.

Лингвистик компетенция.

Иҗтимагый күренеш һәм тамгалар системасы буларак тел. Аның төп функцияләре.

Тел белеме турында мәгълүмат. Аның башка фәннәр арасындагы урыны.

Татар әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше.

Татар һәм рус телләрендәге фонетик, лексик, грамматик аермалыклар һәм охшаш билгеләр.

Тел нормалары һәм сөйләмдә аларны урынлы файдалану. Аларның төп төрләре: татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, стилистик һәм грамматик нормалары.

Орфоэпик нормалар. Телдән сөйләмдә орфоэпиянең роле. Әдәби әйтелешнең төп нормалары.

Лексик нормалар. Сүзләрне лексик мәгънәсен истә тотып, урынлы куллану – сөйләмнең мөһим шарты.

Граммматик нормалар. Сүз формаларын татар әдәби теле нормаларына туры китереп куллану. Җөмләләрдәге тиешле сүз тәртибен саклау, ия белән хәбәрне дөрес урынга кую.

Орфографик нормалар. Татар орфографиясе бүлекләре һәм дөрес язу принциплары.

Пунктуацион нормалар. Татар телендә тыныш билгеләре һәм аларны дөрес кую кагыйдәләре.

Хәзерге татар әдәби теленең сүзлекләре һәм белешмәләре: орфографик, аңлатмалы, орфоэпик, тәриҗемәи сүзлекләр һәм төрле белешмәләр, аларны көндәлек тормышта куллану күнекмәләрен үстерү.

Орфографик һәм пунктуацион белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Тел берәмлекләренең һәм ярусларының үзара бәйләнеше. Татар телендә синонимия күренеше.

Татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү.

Төрле жанрда язылган текстларга лингвистик анализ ясау.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция.

Тел белән мәдәниятнең үзара бәйләнеше.

Татар көнкүрешенә караган лексика: тарихи сүзләр, халык авыз иҗатына караган сүзләр һәм фразеологизмнар; татар исемнәре. Мәкаль һәм әйтемнәр.

Татар телендә татар, рус һәм башка халкыларның матди һәм рухи мәдәнияте чагылышы. Рус һәм башка телләрдән татар теленә күчкән сүзләр.

Сүзлек составының милли мәдәниятләрнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсе буларак баюы.

 Татар теленең төрле милләтләр мәдәнияте белән бәйләнеше.

Аралашуның төрле өлкәләренә караган сөйләм әдәбе нормалары һәм аларны урынлы куллану.

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Югары сыйныфларда белем алган укучыларның ана телен өйрәнү дәрәҗәсе түбәндәге таләпләргә туры килә:

- телнең төп функцияләрен белү;

- “сөйләм ситуациясе”, “әдәби тел”, “ тел нормасы”, “сөйләм культурасы” төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау;

- тел берәмлекләрен һәм ярусларын, аларның төп билгеләрен һәм үзара бәйләнешен үзләштерү;

- татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү;

- тормыш-көнкүреш, иҗтимагый-мәдәни, фәнни-уку, рәсми эш стильләрен, аларга  бәйле булган сөйләм әдәбе нормаларын куллану;

- телдән һәм язмача белдерелгән төрле фикерләргә эчтәлеге һәм формасы ягыннан чыгып бәя бирү;

- текстка лингвистик анализ ясау;

- тел белән халык тарихы, мәдәнияты тыгыз бәйләнгән булуны аңлау.

Татар теле дәресләрендә алган белемнәрне көндәлек тормышта куллану түбәндәгеләрдә чагылыш таба:

- текстның жанрына карап, аны төрлечә (танышу, өйрәнү, рефератив характерда һ.б.) уку;

- кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан (фәнни текстлардан, белешмә әдәбияттан, электрон ресурстан, Интернеттан) алу;

- телдән һәм язмача бирелгән текстны мәгълүмати яктан эшкәртүнең төрле алымнарын файдалану;

- тормыш-көнкүреш, фәнни, рәсми текстларны монологик һәм диалогик характерда, төрле  жанрда һәм стильдә язу;

- телдән һәм язма сөйләмдә татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормаларын саклау;

- аралашуның төрле өлкәләрендә сөйләм әдәбе нормаларын үзләштерү;

- язуда хәзерге татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын куллану;

- сөйләмдә һәм язуда татар әдәби теленә хас булган сүз тәртибен саклау;

- татар әдәби телендә төрле ситуацияләрдә телдән һәм язмача аралаша белү;

- төрле жанрда һәм стильдә язылган (сөйләнгән) текстны татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү.

Тел системасы

X-XI сыйныфларда башлангыч һәм төп сыйныфларда алган белем һәм күнекмәләр актуальләштерелә, гомумиләштерелә һәм тирәнәйтелә.

“Фонетика. Орфоэпия. Графика” бүлегендә югары сыйныфларда укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:

-   орфоэпиянең катлаулырак очракларына караган сүзләргә фонетик анализ ясарга өйрәнә;

- татар теленең орфоэпик кагыйдәләрен саклап сөйләшүнең мөһимлеген аңлый;

- татар теленең орфоэпик сүзлегеннән, төрле белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны табып, аларны  урынлы кулланырга өйрәнә.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  •  сәнгатьле уку чараларын аеру;
  • төрле жанрларга караган текстларны сәнгатьле итеп уку;
  • мультимедия формасындагы орфоэпик сүзлек һәм белешмә материаллардан кирәкле мәгълүматны табып, аны тиешенчә файдалана белү.

 “Морфемика һәм сүз төзелеше” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

  • морфема чикләре ачык күренеп тормаган сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүлә (морфемик анализ);
  • өйрәнелгән сүз ясау ысулларын билгели һәм мисаллар китерә;
  • бирелгән сүз белән тамырдаш  сүзләр ясый;
  • морфемика һәм сүз ясалышын өйрәнү укучыны дөрес язарга, сүз төркемнәрен һәм җөмлә кисәкләрен танырга ярдәм итә.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • тамырдаш сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен һәм чылбырын күрү;
  • әдәби текстларда сүз ясау элементларының сурәтләү чарасы буларак әһәмиятен аңлау;
  • сүз ясалуга караган сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу;
  • сүзнең дөрес язылышын һәм лексик мәгънәсен аңлату өчен, аның этимологик ягына игътибар итү.

“Лексикология һәм фразеология” бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:

  • сүзләргә лексик анализ ясый (мәгънәсенә бәйле позицияләрне ачыклый; аңа килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе ягыннан чыгып бәя бирә);
  • сүзләрне тематик төркемнәргә берләштерә;
  • телдән һәм язма сөйләмдә лексик нормаларны саклый;
  • лексик синонимия күренешен кирәкмәгән кабатлаулардан саклау һәм сөйләмне бәйләнешле итү чарасы буларак файдалана;
  • сүзнең күчерелмә мәгънәсенә бәйле сурәтлү чараларын – метафора, эпитет, сынландыруны билгели;
  • төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдалана;

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • татар теленең сүзлек составына гомуми классификация ясау;
  • сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аеру;
  • үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяләү;
  • төрле (публицистик һәм әдәби) жанрдагы текстларда лексик-фразеологик чараларны таный, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган лексик чараларны белү;
  • төрле сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм  мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

 “Морфология” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

  • сүзләрне аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик  анализ) тикшерә;
  • сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;
  • морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә куллана.

 Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • грамматик омонимнарны аеру;
  • төрле (публицистик һәм әдәби) жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белү;
  • төрле  сүзлекләрдән һәм  мультимедия чараларыннан морфологиягә караган кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

 “Синтаксис” бүлеге түбәндәгеләрне күз алдында тота:

  • сүзтезмә һәм җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәләре, кулланылу үзенәлекләре ягыннан тикшерә;
  • сүз төркемнәренең төрле синтаксик формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;
  • укучылар синтаксистан булган белем һәм күнекмәләрен башка төрле анализлар вакытында да куллана белә.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • төрле (публицистик һәм әдәби) жанрдагы текстларда синтаксик чараларны тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган синтаксик чараларны белү;
  • җөмләләрне функциональ-стилистик үзенчәлекләре ягыннан тикшеү, аларның сөйләмне сәнгатьле итү чарасы булуын аңлау.

 “Орфография һәм пунктуация» бүлегендә укучы:

  • язуда орфографик һәм пунктуацион нормаларны өйрәнелгән күләмдә файдалана;
  • сүзнең дөрес язылышын телдән сөйләү яки язма рәвештә аңлата;
  • орфографик һәм пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә;

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • сөйләмдә орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрсәтү;
  • орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән (мультимедия чараларыннан)  кирәкле мәгълүматны табу һәм аларны язуда урынлы итеп куллану.

“Стиистика”  бүлегендә укучы:

  • функциональ (фәнни, махсус эш һәм публицистик) стильләр белән таныша, аларның жанр үзенчәлекләрен билгели;
  • аудитория (иптәшләре) алдында чыгыш ясарга өйрәнә: аның темасын билгели, максат һәм бурычларын күрсәтә;
  • тел чараларын тыңлаучыларның яшь, психологик үзенчәлекләрен һәм сайланган теманың белем дәрәҗәсенә туры килүен һ.б. истә тотып сайлый.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләрне аңлый һәм аңлата белә;
  • төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшли (аларны билгеләнгән максаттан чыгып укый, мәгълүмати яктан кисәкләргә бүлеп эшкәртә, үзе төзи);
  • төрле характердагы текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә, бу вакытта телдән һәм язма сөйләм нормаларын саклап эш итә.

“Тел һәм мәдәният” бүлегендә укучы:

  • милли-мәдәни компонентка ия булган тел берәмлекләрен халык авыз иҗаты әсәрләреннән, тарихи темаларга язылган һәм матур әдәбият әсәрләреннән аерып ала;
  • телне өйрәнү ил тарихын һәм мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итә дигән фикерне раслардай мисаллар таба;
  • көндәлек тормышта һәм укуда татар сөйләм әдәбе кагыйдәләрен белеп һәм тиешенчә куллана.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • телнең халык мәдәнияте һәм тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә булуын аерым мисаллар ярдәме белән тасвирлау;
  • татар сөйләм әдәбе кагыйдәләрен Россиядә яшәүче башка халыкларның сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән чагыштыру, аларга характеристика бирү.

Татар теленнән гомуми программа

Сөйләм

Сөйләм. Сөйләм ситуациясе. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Телдән һәм язма сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау, аларның үрнәкләрен тикшерү. Аралашуның максатын төрле сөйләм ситуацияләренә бәйле рәвештә аңлау.

Сөйләм эшчәнлеге

Сөйләм эшчәнлеге төрләре һәм аның культурасы: уку, тыңлап аңлау, сөйләү, язу.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзләштерү.  Текстның төп һәм өстәмә мәгълүматын тиешенчә аңлау. Төрле мәгълүмат чараларыннан алынган белемнәрне гамәли яктан куллану. Тыңланган яки укылган текстның эчтәлеген тулаем, сайлап  яки кыскача язу.

Төрле монологик һәм диалогик текстлар төзү, бирелгән аерым темага караган материалны төрле чыганаклардан эзләп табу һәм системага салу.

Текст

Текст турында төшенчә, аның төп билгеләре (мәгънәви яктан бәйләнгән аерым кисәкләргә бүленүе). Тестның темасы, төп фикере, микротемасы.

Тексттагы җөмләләрнрең һәм аерым кисәкләрне бәйләүче чаралар. Текстның композицион-стилистик бөтенлеген тәэмин итә торган чара буларак кызыл юл (абзац).

Сөйләмнең функциональ-мәгънәви типлары: сурәтләү, хикәяләү, фикер йөртү. Текстның төзелеше. Текстны эшкәртү чараларыннан план һәм тезис төзү.

Текстны аның темасы, төп фикере, төзелеше ягыннан тикшерү. Текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү һәм планын төзү. Төрле стильгә һәм жанрга караган текстлар төзү, аның нормаларын саклау (эзлеклелеге, бәләнеше, темага туры килүе һ.б.). Телдән һәм язма сөйләмне бәяләү, төзәтү, аның планын һәм тезисын төзү.

Татар теле турында гомуми мәгълүмат

Татар теленең башка төрки телләр системасында тоткан урыны. Татар теленең кулланылу формалары: әдәби тел, диалектлар, гади сөйләм теле, һөнәри сөйләм, жаргон һ.б.

Татар теле – татар матур әдәбияты теле, аның сурәтләү чаралары.

Татар тел белеме фәне, аның аерым бүлекләре. Татар тел белеме өлкәсендә эшләгән галимнәр.

Кешенең  иҗтимагый һәм шәхси тормышында татар теленең тоткан урынын аңлау.

Татар теленең кулланылу формаларыннан әдәби тел, диалектлар, гади сөйләм теле, һөнәри сөйләм, жаргон һ.б. арасындагы үзенчәлекләрне аңлау.

Татар теле укытуны матди-техник һәм

 мәгълүмати яктан тәэмин итү

Югары сыйныфларда укытуның матди-техник яктан тәэмин ителеше башлангыч һәм төп сыйныфларда эшләгәннәрне дәвам итү формасында алып барыла, X-XI сыйныфларда ул түбәндәгечә тәэмин ителә:

  • уку бинасы һәм ул урнашкан территория, кабинетлар  санитар һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килерлек итеп оештырыла;
  • укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең эшчәнлеге тиешле таләпләргә туры китереп саклана;
  • укучыларда ашханә, спортзал, бассейн һ.б.ш. урыннардагы җиһазларга сакчыл караш, алардан тиешенчә файдалану, мәктәпнең эчке кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы кебек сыйфатлар тәрбияләнә;
  • дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле санда китаплар, дәреслекләр, белешмә әдәбият, заманча техник чаралар булдырыла;
  • компьютер классларыннан укучыларның яшенә һәм сәламәтлегенә карап файдаланыла;
  • дәресләрдә һәм аннан тыш вакытларда телевидение һәм Интернет чараларыннан урынлы файдаланыла;
  • укучыларның физик мөмикинлекләрен исәпкә алып, дистанцион уку формасын файдалану күздә тотыла;
  • төп һәм югары сыйныфларда татар теле дәресләрендә кулланыла торган төрле таратма һәм күрсәтмә әсбапларның санитар нормаларга туры килүләре тәэмин ителә;
  • сәләтле укучыларга аерым якын килеп, аларны төрле  өстәмә -  фәнни җыентыкларда мәкаләләр бастыру, тезис һәм конспектлар төзү конкурсларында, тематик-гамәли конференцияләрдә, семинарларда  катнашу кебек  эшләргә җәлеп ителә;
  • укучыларны сайлаячак һөнәрләренә максатчан әзерләү өчен, профильле (юнәлешеле) укыту өчен тиешле шартлар булдыру.

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РЕСПУБЛИКИ  ТАТАРСТАН

Родной язык для учащихся-татар, обучающихся

 в русских школах:  примерная общая программа

X – XI классы

Составители: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова

Казань  2014

Содержание

  Пояснительная записка

  Ожидаемые результаты реализации программы

  Языковая система

  Общая программа по родному языку

  Материально-техническое и информационное обеспечение обучения родному языку

Пояснительная записка

Примерная общая программа по родному языку для учащихся-татар, обучающихся в русских школах основывается на Федеральный государственный образовательный  стандарт Российской Федерации, конкретизирует и раскрывает его содержание, а также определяет  общие направления обучения, воспитания и развития учащихся с учетом его целей. Она является примерной для авторских программ и составления учебников.

Среднее (полное) общее образование учащихся старших классов по родному языку ставит перед собой следующие задачи:

  • воспитание гражданственности и патриотизма;
  • продолжение обучения в русле духовной, нравственной и культурной ценностей татарского народа;
  • обучение специфическим особенностям татарского языка;
  • совершенствование знаний, умений и навыков коммуникации на родном языке;
  • воспритяие родного языка как общественного явления, соблюдая его нормы, развитие умений использования в связи с различными жизненными ситуациями;
  • выделение языковых единиц, анализируя и сопоставляя их, развитие умения учащихся правильного употребления в повседневном общении между собой;
  • работа с текстом с целью извлечения необходимой информации и ее трансформации;
  • умение использовать знания по родному языку в связной речи учащихся;
  • умение использовать знания по родному языку в различных условиях коммуникации;
  • развитие орфографической и пунктуационной грамотности учащихся;
  • развитие умения учащихся общественной адаптации и положительного эмоционального воздействия своему собеседнику;
  • сопоставление (при необходимости) языковых и речевых единиц татарского и русского языков.

Вышеперечисленные задачи реализуются в процессе развития различных компетенций.

Коммуникативная компетенция

Речевые ситуации и сферы общения. Единицы, составляющие речевые ситуации.

Продолжение деятельности учащихся по развитию умений по видам речевой деятельности (аудированию, говорению, чтению и письму).

Совершенствование умения монологической и диалогической речи в различных сферах общения.

Развитие умения различного чтения текста с учетом его вида и эмоционального настроя собеседника.

Трансформация предложенного текста с точки зрения его информативной ценности.

Соверешенствование умения составлять тексты,  различные по своему стилю и жанру.

Совершенствование знаний учащихся об особенностях научного, официально-делового, публицистического, разговорного и художественного стилей.

Использование устной и письменной формы научного и официально-делового общения. Совершенствование умений оформления деловых бумаг различного жанра: доклада, реферата, тезиса, отзыва, доверенности и расписки.

Соблюдение норм речевого этикета и речевой культуры.

Лингвистическая  компетенция

Язык как общественное явление, его основные функции.

Сведения о языкознании, его место среди других наук.

Образование и развитие татарского литературного языка.

Общие фонетические, лексические и грамматические явления между татарским и русским языками и их специфические особенности.

Соблюдение норм литературного языка, ее орфоэпические, лексические, стилистические и грамматические виды.

Орфоэпические нормы. Значение орфоэпии в устной речи. Нормы литературного произношения.

Лексические нормы. Главное условие речи – уместное использование слова с учетом его лексического значения.

Грамматические нормы. Использование словоформ с учетом литературных норм татарского языка. Соблюдение порядка слов, правильного расположения главных членов предлржения – подлежащего и сказуемого.

Орфографические нормы. Разделы орфографии татарского языка и ее принципы.

Пунктуационные нормы. Знаки препинания в татарском языке и правила их постановки.

Словари и справочники современного татарского литературного языка: орфографический, орфоэпический, переводческие словари, совершенствование умения использования их в повседневной жизни.

Развитие орфографических и пунктуационных знаний и умений.

Взаимосвязь языковых единиц и уровней языка. Явление синонимии в татарском языке.

Перевод с татарского на русский и с русского на татарский язык.

Лингвистический анализ различных по жанру текстов.

Этнокультуроведческая компетенция

Взаимосвязь языка и культуры.

Лексика, относящаяся татарской этнографии: историзмы, лексика татарского устного творчества и фразеологизмы, татарские имена, пословицы и поговорки.

Отражение в татарском языке материальной и духовной культуры татарского, русского и других народов. Заимствования в татарском языке.

Обогащение лексики татарского языка как результат взаимодействия национальных культур.

 Взаимосвязь татарского языка с культурой других народов.

Уместное использование норм речевого этикета, относящихся к различным сферам речевой ситуации.

         Ожидаемые результаты реализации программы

Уровень владения родным языком учащихся старших классов соответствует следующим требованиям:

  • знают основные функции языка;
  • осознают и понимают такие понятия, как «речевая ситуация», «литературный язык», «нормы языка»;
  • усвоили основные признаки и взаимосвязь языковых единиц и уровней языка;
  • знают орфоэпические, лексические, грамматические, орфографические и пунктуационные нормы татарского литературного языка;
  • умеют пользоваться нормами речевого этикета, относящиеся к общественно-культурной, научной, официально-деловой и бытовой жизни;
  • умеют давать оценку устному и письменному высказываниям с точки зрения их формы и содержания;
  • проводят лингвистический анализ текста;
  • осознают тесную взаимосвязь языка, истории народа и культуры.

Умение пользоваться знаниями, полученными на уроках родному языка, отражается в следующем:

  • чтение текста с учетом его жанрового своеобразия (ознакомительное, изучающее, реферативное и т.д.);
  • умение извлечь необходимой информации с различных источников (научных, справочных, электронных (Интернет) ресурсов);
  • использование различных приемов информативной трансформации устных и письменных текстов;
  • написание текстов, отражающих деловую, научную и бытовую жизнь, в различном жанре и стилях, в монологической и диалогической формах;
  • соблюдение в устной и письменной речи  орфоэпических, лексических и грамматических норм татарского литературного языка;
  • усвоение норм речевого этикета в различных сферах общения;
  • соблюдение в письме орфографических и пунктуационных норм современного татарского литературного языка;
  • соблюдение в речи и письме порядок слов, характерный для татарского литературного языка;
  • умение в различных ситуациях общаться в устной и письменной формах на татарском литературном языке;
  • умение переводить с татарского на русский язык и с русского на татарский язык тексты (устные и письменные), разные по своему жанру и стилю.

Система языка

В X-XI классах актуализируются, обобщаются и углубляются знания и умения, полученные в I-IV и V-IX классах.

В разделе “Фонетика. Орфоэпия. Графика” учащиеся старших классов изучают:

  • фонетический анализ более сложных словоформ;
  • необходимость соблюдения орфоэпических норм татарского языка;
  • извлечение необходимой информации из орфоэпического словаря татарского языка и  справочной литературы и использование ее в различных ситуациях общения.

Учащиеся получают возможность усвоить:

  • различие средств выразительного чтения;
  • выразительное чтение различных по жанру тексов;
  • извлечение необходимой информации из орфоэпического словаря татарского языка и  справочной литературы в мультимедийной форме и использование ее в различных ситуациях общения.

В разделе “Морфемика и словообразование” учащиеся старших классов изучают:

  • морфемный анализ слов с нечеткими морфемными швами;
  • способы образования слов и приводит свои примеры;
  • образование от предложенного учителем слова однокоренных слов;
  • распознавание частей речи и членов предложения исходя из морфемного строения слова.

Учащиеся получают возможность усвоить:

  • семантическую связь между однокренными словами;
  • значение словообразовательных элементов в литературно-художественных текстах как описательного элемента;
  • извлечение необходимой информации из словообразовательного словаря татарского языка и  справочной литературы в мультимедийной форме и использование ее в различных ситуациях общения;
  • этимологию слова с целью усвоения его орфографии и лексического значения.

В разделе “Лексикология и фразеология” учащиеся старших классов изучают:

  • лексический анализ слова  с точки зрения его значения, происхождения, сферы и активности употребления;
  • обобщение слов в тематические группы;
  • лексические нормы в устной и письменной речи;
  • лексическую синонимию во избежание тавтологических повторов, с целью достижения связной речи;
  • метафорру, эпитет, олицетворение;
  • различные – толковые и фразеологические словари, а также словари синонимов и антонимов.

Учащиеся получают возможность усвоить:

  • классифицикацию лексического состава татарского языка;
  • различие лексического и грамматическогое значения слов;
  • оценку своей и чужой речь с точки зрения уместного, выразительного и точного использования лексических единиц;
  • лексико-фразеологические средства в текстах различных (публицистических и литературных, научных и официально деловых) жанров;
  • извлечение необходимой информации из различных словарей (толковых, синонимов, антонимов, иностранных слов, фразеологических) и мультимедийных средств.

 В разделе “Морфология” учащиеся старших классов изучают:

  • анализ  различных частей речи;
  • использование различных форм частей речи в рамках норм современного татарского литературного языка;
  • употребление знаний и навыков по морфологии для выполнения орфографических норм и проведения различных типов анализов.

Учащиеся получают возможность усвоить:

  • выделение грамматических омонимов;
  • различные формы частей речи в публицистических и литературных, научных и официально деловых стилях;
  • извлечение необходимой информации по морфологии из различных словарей и мультимедийных средств.

В разделе “Синтаксис” учащиеся старших классов изучают:

  • анализ словосочетаний и предложений  с точки зрения структуры, значений и особенностей употребления при коммуникации;
  • различные синтаксические формы частей речи в рамках норм современного татарского литературного языка;
  • использование знаний и умений по синтаксису в процессе проведения различных  анализов.

Учащиеся получают возможность усвоить:

  • синтаксические средства в текстах различных (публицистического и литературного, научного и официально делового) жанров;
  • проведение синтаксического анализа предложений с учетом их функционально-стилистических особенностей, использование их в речи как выразительное средство.

В разделе “Орфография и пунктуация” учащиеся старших классов изучают:

  • использование орфографических и пунктуационных норм в пределах программы;
  • устные или письменные комментарии орфографии отдельных слов;
  • выделение и исправление орфографических и пунктуационных недочетов.

Учащиеся получают возможность усвоить:

  • роль и значение соблюдения орфографических и пунктуационных норм в устной иписьменной речи;
  • извлечение необходимой информации из различных словарей (толковых, синонимов, антонимов, иностранных слов, фразеологических) и мультимедийных средств и их правильное употребление в речи.

В разделе “Стилистика” учащиеся старших классов изучают:

  • научный, официально-деловой и публицистические стили и их жанровые особенности;
  • специфику подготовки выступлений перед аудиторией (товарищами): обозначение его тематики, определение цели и задач;
  • возрастные и психологические особенности вовлечения лингвистического материала в свое выступление, его соответствие уровню знаний, умений и навыков учащихся.

 Учащиеся получают возможность усвоить:

  • умение отличить специфику устной и письменной речи;
  • работу с текстами различных жанров и стилей (чтение готового текста или его трансформации в соответствии с обозначенными целью и задачами);
  • перевод с татарского на русский язык и с русского на татарский язык различных по жанру и стилям текстов с облюдением норм устной и письменной речи.

 В разделе “Язык и культура” учащиеся старших классов изучают:

  • лингвистические единицы с этнокультурным компонентом в произведениях устного народного творчества, а также произведений, созданных  в жанре исторических романов и др.;
  • яркие примеры произведений, утверждающие мнение о том, что  изучение языка способствует лучшему усвоению истории свой страны и культуры;
  • правила татарского речевого этикета  с целью уместного их употребления в повседневной жизни.

Учащиеся получают возможность усвоить:

  • описание на примере изучаемых произведений тесную связь языка с историей культуры народа и его истории;
  • характеристику татарского речевого этикета в сравнении с этикетом других народов Российской Федерации.

Общая программа по родному языку

Речь

        Речь. Речевая ситуация. Устная и письменная речь. Диалогическая и монологическая речь.

        Выделение особенностей устной и письменной речи. Анализ отдельных примеров, относящихся к различным видам речи. Умение выделить цели коммуникации с учетом различных речевых ситуаций.

Речевая деятельность

        Различные виды и культура речевой деятельности: чтение, аудирование, говорение и письмо.

        Усвоение различных видов речевой деятельности. Умение определить основную и дополнительную информацию, содержащуюся в тексте.

        Использование полученных из разных источников знаний на практике. Письменное  общее (выборочное или краткое) изложение содержания прослушанного или прочитанного текста.

        Составление монологических и диалогических текстов, систематизация выбранного материала в соответствии с обозначенной темой.

Текст

Понятие о тексте, его основные признаки (деление на значимые взаимосвязанные части). Тема, идея и микротема текста.

Средства связи отдельных предложений и частей текста. Абзац как средство достижения композиционно-стилистической целостности текста.

Функционально-семантические типы речи: описание, суждение, осмысление. Структура текста. Составление плана и тезиса как средства обработки текста.

Анализ текста с учетом его тематики, основной идеи и структуры. Деление текста на семантические части и составление его плана. Создание текстов, различных по жанру и стилям с соблюдением соответствующих норм (последовательность, взаимосвязь частей, соответствие выбранной теме). Оценка, исправление устной и письменной речи, составление ее плана и тезиса.

Общие сведения о татарском языке

Место татарского языка среди тюркских языков. Формы употребления татарского языка: литературный язык, диалекты, просторечие, профессиональная речь, жаргоны и др.

Татарский язык – язык татарской художественной литературы, средства его описания.

Татарское языкознание и его разделы. Ведущие ученые татарского языкознания.

Осознание роли и места татарского языка в общественной и личной жизни человека.

Осознание форм употребления татарского языка: литературного языка, диалектов, просторечия, профессиональной речи, жаргона и др.

Материально-техническое и информационное обеспечение

 обучения родному языку

       Материально-техническое и информационное обеспечение обучения в старших классах является продолжением деятельности в начальных и в V-IX классах.  В X-XI  классах оно предполагает следующее:

  • создание учебного здания, его территории, кабинетов в соответствии с нормами санитарии и требованиями безопасности;
  • охрана деятельности учителей и других сотрудников в соответствии с  требованиями безопасности;
  • воспитание бережного отношения к мебели в столовой, спортзале, бассейне, создание у учащихся потребности выполнения внутренних правил школы;
  • наличие в библиотеке достаточного количества учебников и  справочной литературы, современных технических средств, используемых  на  уроках;
  • использование компьютерных классов с учетом возрастных особенностей и состоянием  здоровья учащихся;
  • целенаправленное использование на уроке и внеурочное время телевидения и Интернета;
  • использование дистанционного обучения с учетом физических возможностей учащихся старших классов;
  • соответствие санитарным нормам раздаточного и наглядного материала,  используемых на уроках родного языка в X-XI классах;
  • обеспечение индивидуального подхода к способным ученикам, привлечение их к творческой  и научной деятельности с целью создания необходимых условий для профильного обучения: написание статей для научных сборников, участие в конкурсах, семинарах, в тематико-практических конференциях, составление тезисов и различных конспектов.



Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары  (X-XI сыйныфлар) өчен  

татар әдәбиятыннан үрнәк программа

Төзүче-авторлары:  Ф. Х. Җәүһәрова

                                           

                                                 

Казан

2013

Эчтәлек

Аңлатма язуы.............................................................................................3-4

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре..............................................5-6

Укыту предметының төп эчтәлеге...........................................................7-9

         Әдәбият тарихы.........................................................................................7-8

Әдәби-теоретик төшенчәләр........................................................................8

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре.....................9

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр..........................................10-11

Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү...............12


АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Уку предметы буларак татар әдәбиятының эчтәлеген күпгасырлык әдәби мирасның иң яхшы әсәрләрен уку һәм өйрәнү тәшкил итә. Аларны  кабул итү, анализлау тарихи һәм теоретик белемнәргә, шулай ук уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган эш төрләренә, алым-чараларга, формаларга нигезләнә.

Югары сыйныфларда әдәбият укытуның төп максатларын исә түбәндәгеләр тәшкил итә:

  • татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру.
  • укучыларда татар әдәбияты  үзенчәлекләре турындагы карашларны, әдәби текстны кабул итү, автор позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү.
  • әдәби тел нормаларын саклап телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
  • Гомум әдәби-теоретик белемнәр нигезендә татар әдәбияты әсәрләренең тарихи-әдәби җирлеген аңлау һәм сәнгати кыйммәтен билгели белү; төрле типтагы язма эшләр башкару; кирәкле мәгълүматларны (татар телле Интернет челтәре аша, белешмә сүзлекләрдән, энөиклопедияләрдән) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру;
  • татар әдәбияты әсәрләрендә  чагылыш тапкан гомум кешелек идеалларын рус әдәбияты әсәрләре белән үзара бәйләнештә  аңлау һәм әдәби-сәнгати фикерләүдәге уртак һәм татар милләтенә хас үзенчәлекләрне күререгә өйрәтү.
  • тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләшергә әзер, гуманлы, рухи дөньясы бай шәхес тәрбияләү; гуманлылык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбияты һәм мәдәни кыйммәтләренә кызыксыну һәм хөрмәт булдыру.

Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсына әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләпләр булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычларына һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, милли рух белән сугарылуы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.

Тәкъдим ителә торган әдәби әсәрләр укучыларның гомуми төп белемнәренә нигезләнеп урнаштырыла. Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсы татар сүз сәнгатенең үсешен беркадәр күзаллауга һәм татар әдәбиятының классик әдәбиятта сәнгати, гомумкешелек кыйммәтләрен тулырак аңлауга юнәлтелә. Күрсәтелгән язучылар һәм әсәрләр исемлеген программа авторлары, тирәнтен өйрәнү максатыннан чыгып,  киңәйтә ала.

Зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү, татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; татар һәм рус әдәбиятларын чагыштырып өйрәнү рус телендә белем бирүче мәктәп үзенчәлекләрен исәпкә алып тәкъдим ителде.

УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәбиятны мөстәкыйль укып, аңларлык күнекмәләр булдыру;
  •  татар сүз сәнгатен рус һәм дөнья әдәбияты фонында кабул итәргә өйрәтү;
  • татар әдәби теле нормаларын саклап язу һәм сөйләү күнекмәләре булдыру;
  • кирәкле мәгълүмат һәм белемнәрне төрле чыганаклардан табу, алардан мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү.

Югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга, иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен һәм аңа салынган мәңгелек кыйммәтләрне күзалларга өйрәтү;
  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгели, геройларын бәяли алуына ирешү;
  •  классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белүенә ирешү;
  • татар әдәбияты текстларын рус әдәбияты әсәрләре белән гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәттә чагыштыру күнекмәләре формалаштыру;
  • бәяләү өлкәсендә:
  • татар әдәбиятына хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне, әдәби-эстетик үзенчәлекләрне аңларга өйрәтү;
  • мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;
  • баланың үзаңын үстерү, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
  • татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

коммуникатив яктан:

  • татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү;
  • әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку, өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;
  •   аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият,  вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша эзләү күнекмәсе булдыру;
  • укучының  мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру;
  •  әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга өйрәтү.  

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен һәм милли үзенчәлекләрен тою хисе формалаштыру;
  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;
  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ

X-XI сыйныф

                       Әдәбият  тарихы буенча мәгълүматлар

Борынгы, Урта гасыр һәм ХIХ йөз әдәбияты.

Бу чорлар әдәбиятында төп тема һәм мотивлар (гуманлылык, әхлакый сафлык, мәхәббәт, кешенең бәхеткә хокукы, сабырлык, изгелек). Әдәбият үсешендәге төп юнәлешләр (яңарыш, дини-әхлакый, суфичыл). Әдәбиятның милли үзенчәлеге. Шәрык әдәбияты йогынтысы. Сүз сәнгатенең ислам дине идеологиясенә нигезләнүе. Үзәктә Алла һәм Кеше мөнәсәбәте тору.  Сурәтләүдә Урта гасыр романтизмы өстенлек итү, аның төп сыйфатлары. Жанрлар төрлелеге.  Тормыш-чынбарлыкны әдәби күзаллауның яңа баскычы буларак ХIХ йөз урталарында реализм мәйданга чыгу. Кеше шәхесенә игътибар арту, аның милләт язмышы белән кушылып китүе. Әдәбиятның мәгърифәтчелек идеяләрен нигез итеп алуы. Яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү. Рухи дөньясы һәм тышкы кыяфәте матур булган идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятта алгы планга дини һәм дөньяви белем системасын камилләштерү, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, хатын-кыз язмышы, шәхескә мохит йогынтысы, искелек һәм яңалык көрәше, алдынгы халыклар мәдәниятен үзләштерү кебек  мәсьәләләр чыгу. Дөньяви проблемаларның дини карашлар белән кушылып китүе.

ХХ йөз татар әдәбияты

Татар әдәбиятының Яңарыш чорына керүе. Чынбарлыкны реалистик һәм романтик сурәтләү алымнары ярдәмендә чагылдыру. Яңа әдәби агымнар эзләү. Тарихи-иҗтимагый, мәдәни вакыйгалар (инкыйлаблар, гражданнар сугышы, күмәк хуҗалыклар төзү, репрессияләр, ике тапкыр алфавит алышыну) һәм аларның әдәбиятка йогынтысы. 20-30 нчы елларда әдәбиятның каршылыклы үсеше. Вульгар социологизм күренеше. Төп иҗат методы буларак социалистик реализмның кабул ителүе. Бөек Ватан сугышы һәм аның әдәбиятта чагылышы. “Хрущев җепшеклеге”нең сүз сәнгатенә уңай йогынтысы. Сәнгати эзләнүләрнең киңәюенә, тема-мотивларның, жанрларның төрлелегенә омтылу. Идеологик таләпләргә буйсындырылган официаль юнәлеш белән янәшә милләт язмышын үзүккү куйган гуманистик эчтәлекле әдәбиятның үсеш-үзгәреш кичерүе.

Әдәби-теоретик төшенчәләр

Матур әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Әдәби образ. Эчтәлек һәм форма. Әсәрдә тормыш материалы һәм әдәби уйланманың үзара мөнәсәбәте.

Әдәби төрләр (эпос, лирика, драма) һәм жанрлар: роман, повесть, хикәя, очерк, нәсер, поэма, баллада,   күңел лирикасы, фәлсәфи лирика, гражданлык лирикасы, комедия, трагедия, драма.  

Тематика һәм проблематика. Сюжет. Композиция. Конфликт. Автор-хикәяләүче. Автор образы. Персонаж. Характер. Тип. Лирик герой.

Портрет. Пейзаж. Психологизм. Деталь. Юмор һәм сатира.

Әдәби юнәлешләр һәм агымнар: реализм (мәгърифәтчелек, тәнкыйди, социалистик һәм “авыл реализмы”, романтизм, модернизм (символизм, импрессионизм, экзистенциализм һ.б.). Танылган язучыларның тормыш һәм иҗат юлындагы төп фактлар.

Халыкчанлык. Тарихилык. Миллилек.

Әсәрнең теле. Сурәтләү  чаралары. Стиль. Шигырь төзелеше.

Әдәбият тарихы. Әдәби процесс. Әдәби тәнкыйть.

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре:

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;
  • сәнгатьле уку;
  • кабатлап сөйләүнең төрле төрләре;
  • шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
  • укыган әдәби текстның төрен һәм жанрын билгеләү;
  • әдәби текстны анализлау; геройларның теге яки бу эш-гамәленә нигез булган мотивларны һәм конфликтның асылын ачыклау;
  • телнең сәнгати сурәтләү чараларын һәм әсәрдә аларның идея-тематик эчтәлекне ачудагы ролен ачыклау;
  • бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү;
  • рефератлар, докладлар  әзерләү; әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинениеләр язу;
  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләү, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләү; милли үзенчәлекләрне һәм аларның әдәби-эстетик чагылышын аңлату;
  • рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү; әдәби сурәтләү чараларының ике телдәге эквивалентларын табу һәм дөрес куллану.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

        - сүз сәнгатенең образлы табигате;

  • өйрәнгән әдәби әсәрләрнең эчтәлеге;
  • классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары;
  • әдәби-тарихи процессның төп закончалыклары һәм әдәби юнәлешләрнең үзенчәлекләре;
  • төп әдәби-теоретик төшенчәләр;
  • әдәби текстның эчтәлеген сөйләп аңлату;
  • әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау; өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлау, аның тулы әсәр эчтәлеге белән бәйләнешен аңлату;
  • әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау; әдәби әсәрләрнең тарихи-конкрет һәм гомумкешелек кыйммәтләрен ачу; әдәбияттагы “үтәли” һәм “мәңгелек” проблемаларны ачыклау; әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерү, аңлату;
  • әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләү;
  • әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләү;
  • әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне яисә өзекләрне  сәнгатьле итеп уку;
  • укыган әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү;
  • укыган әсәргә рецензия  һәм әдәби темаларга төрле жанрда сочинениеләр язу;
  • рус һәм татар телендәге әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү;
  • әдәби сурәт чараларын тиешенчә кулланып, татар әдәби текстларын рус теленә һәм киресенчә тәрҗемә итү;
  • татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү;
  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
  • диалогта яисә бәхәстә катнашу;
  • сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү;
  • эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау  һәм аларны бәяләү.

УКЫТУНЫ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ҺӘМ

 МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

Әдәбият предметын укыту барышында түбәндәге материаль-техник чараларны файдалану мөмкинлеге күздә тотыла:

  •  халык авыз иҗаты үрнәкләре;
  •  тарихи чыганаклар;
  •  сынлы сәнгать әсәрләре;
  •  тема буенча музыкаль әсәрләр;
  •  күрсәтмә әсбаплар;
  •  мультимедиа укыту программалары;
  •  электрон дәреслекләр;
  •  Интернет материаллары;
  •  электрон китапханә;
  •  компьютер программалары;
  •  укучыларның белемнәрен тикшерү программалары;
  •  сүзлекләр, энциклопедияләр;
  •  белешмә материаллар;
  •  татарча сайтлар;
  •  балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;
  •  яңа әдәби китаплар;
  •  аудио-һәм видеоәсбаплар;
  •  интерактив тикшерү программалары;
  •  лингафон кабинеты.

кушымта

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы (X-XI сыйныфлар)

10 сыйныф (18 әсәр)

Дәрдемәнд “Каләмгә хитаб” (Каләмгә эндәшү), “Шагыйрьгә”;

С. Рәмиев “Авыл”, “Уку”;

Г. Тукай  “Мәхәббәт”, “Ваксынмыйм”;

Г. Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде” (өзек)

К. Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (өзек);

М. Хәбибуллин “Кубрат хан” (өзек);

А. Гыйләҗев “Йәгез, бер дога” (өзек);

И. Юзеев “Гашыйклар тавы”;

Р.Харис “Сабантуй”;

Р.Фәйзуллин “Яшь чак”, “Туган ягым”;

Зөлфәт “Колын”,  “Тылсым”,“Дүрт җыр”;

З. Хәким “Телсез күке” (өзек).

11 сыйныф (18 әсәр)

Һ. Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе” (өзек);

М. Җәлил “Хуш, акыллым”, “Кошчык”;

Г. Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” (өзек);

Ф. Әмирхан “Шәфигулла агай” (өзек);  

Х. Туфан “Кайсыгызның кулы җылы”, “Илдә ниләр бар микән”, “Луиза-а-а”;

М. Мәһдиев “Бәхилләшү” (өзек);

Ф. Хөсни “Йөзек кашы” (өзек);

И. Юзиев “Өчәү чыктык ерак юлга”;

Т. Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” (өзек);

М. Хәсәнов  “Язгы аҗаган”(өзек);

Р.Вәлиев “Сөембикә” (өзек);

Р. Гаташ. “Ирләр булыйк”,  “Укытучы”;

Р. Зәйдулла “Битлек”.