Мәктәп гимны
Опубликовано 20.12.2013 - 14:38 - Хисамова Нурсия Муллануровна
Һәр мәктәпнең үз гимны булырга тиеш. Безнең мәктәп гимны бар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Мәктәп гимны | 13.36 КБ |
Предварительный просмотр:
МӘКТӘП ГИМНЫ
Әлфия Шәрифуллина сүзләре
Инсаф Хәбибуллин музыкасы
Заманча да ямьле, җылы синдә
Барчабызны торасың тартып.
Канат ныгытып киткән балалар да,
Кайталар бит сагынып, яратып.
Кушымта :
Еллар үтәр, килеп торыр сиңа
Беренчеләр арты беренче.
Яшә генә күмелеп шөһрәт- данга,
Беренче мәктәп, син- беренче,
Безнең мәктәп, син бит беренче!
Мәктәбем син гел беренче булдың,
Күркәм эшләр синдә һәрвакыт.
Яңалыкта сиңа ашкынабыз,
Остазларым торыр җан атып.
Кушымта :
Беренчегә без тап төшермәбез,
Кая барсак сине якларбыз.
Туган йорттай син кадерле безгә,
Зур уңышлар белән данларбыз!
Кушымта :