Класс җитәкчесенә
Бала хокуклары
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Бала хокуклары турында конвенция | 46 КБ |
8Март бәйрәменә концерт | 126.5 КБ |
Тормыш иминлеген саклау буенча инструктажлар | 68.5 КБ |
Экологик тәрбия | 46.55 КБ |
Предварительный просмотр:
Сине бәләкәй чакта өлкәнрәк малайлар яисә кызлар рәнҗеткәне бар идеме? Белеп торам: бар иде. Үсә төшкәч, шул рәнҗетүләрне онытып, үзең дә сәбәпсез-нисез берәр бәләкәчнең колагын борганың бар, шулаймы? Син үзеңдәге хайвани инстинктны җиңә алмагансың, көчле буласың килгән. Юк икән, әфарин, син табигать аномалиясе. Әйе, көчле кечсөзне түбәнсетеп, тагы да көчле булам дип уйлый инде ул. Әмма андыйларга каршы да чара бар. Ул - Бала хокуклары турындагы конвенция. Бу конвекцияне бозган кешене зур штрафка тарталар яисә төрмәгә үк ябып куялар.
Бала хокуклары турындагы конвенциянең проектын 1979 елда БМОның кеше хокуклары буенча комиссиясе эшли. Аны Польша Югары Суды рәисе, профессор, олуг юрист Адам Лопатка җитәкли. Ул моңа кадәр гамәлдә булган документлардан /1924 елда кабул ителгән Бала хокуклары турындагы Женева декларациясе, 1959 елда кабул ителгән Бала хокуклары декларациясе/ ни белән аерыла соң? Әлеге конвенция халыкара аренада беренче тулы документ булып тора. 1990 елда әлеге проект нигезендә Бала хокукын яклау буенча конвенция кабул ителә 1993 елда шушы конвенция инде 132 ил, ягъни Җир шарының 90 процент халкы кушылып тавыш бирә. Россия дә бу илләр арасында бар.
Менә күптән түгел Татарстан Варислар берлеге рәисе, Мәгариф министрлыгының мәктәптән тыш эшләр бүлеге мөдире Семен Федоров Мәскәүдә шушы конвенцияне кабул итүгә 9 ел тулу уңаеннан үткәрелгән конференциядә булып кайтты. Семен Петрович әйтүенә караганда, бу киңәшмә конвенциянең ни дәрәҗәдә гамәлгә керә алуын тикшергән. Баксаң, әле күп балаларның шушы закон турында ишеткәннәре дә юк икән. Ә бит килешү буенча дөнья илләренең дәүләт җитәкчеләре балалар хокукын яклау эшенә бюджеттан акча бирергә, гамәли чаралар күрергә, бу турыда һәрдаим контроль комитетына хәбәр итеп торырга тиеш.
Конвенциянең эчтәлеген белмәү хәзерге заман баласына оят булыр иде. һәркайсыгыз күкрәк кагып үз хокукларын яклый алсын өчен без сезне Семен Петрович ярдәмендә аның төп кагыйдәләре белән таныштырырга булдык. 18 яше тулмаган һәркем үзенең нәрсәгә хокуклы булуын белергә тиеш, дип уйлыйбыз.
- һәр бала яшәүгә хокуклы. Дәүләт баланың сәламәт үсүен һәм исән-имин яшәвен булдыра алган кадәр тәэмин итәргә тиеш.
- һәр бала туганнан алып исемгә һәм гражданлык алуга хокуклы.
- Барлык суд, социаль тәэминат оешмалары, административ органнар эшчәнлегендә бала ихтыяҗларын канәгатьләндерү беренче чиратта игътибарга алынырга тиеш.
- Өлкәннәрнең нинди хокуклары булса, дәүләт баланы да шул хокуклар белән тулысымча тәэмин итәргә тиеш.
- Тормышына куркыныч янамаса, бала әти-әнисеннән аерылырга тиеш түгел.
- Гаилә әһелләренең кушылу теләге булса, дәүләт илгә керү-чыгуны тоткарламаска тиеш.
- Бала тәрбияләүдә төп җаваплылар - ата белән ана, әмма дәүләт аларга тиешле ярдәмне күрсәтергә тиеш.
- Физик яисә психологик зыян салудан, җитәрлек тәрбия кылмаудан, эксплуатацияләүдән һәм тискәре сексуаль йогынты ясаудан дәүләт баланы якларга тиеш.
- Дәүләт әти-әнисез калган балаларны тәрбияләргә тиеш.
- Җитлекми туган балалар махсус игътибарга, белем һәм тәрбия алуга хокуклы.
- Балалар сәламәтлек саклау системасында иң яхшы чаралардан файдалануга хокуклы.
- Башлангыч белем алу бушлай һәм мәҗбүри булырга тиеш.
- Мәктәп дисциплинасы баланың кешелек дәрәҗәсен ихтирам итүне чагылдыра торган ысулларга нигезләнергә тиеш. Мәктәп баланы тормышка үзара аңлашу, иминлек һәм түземлек рухында әзерләргә тиеш.
- Балалар ялга һәм уенга, өлкәннәр белән беррәттән иҗат эшчәнлегендә катнашыреа хокуклы.
-Дәүләт баланы икътисади эксплуатацияләүдән, сәламәтлеккә зыян китерердәй, белем алуга комачаулардай эштән яклап калырга тиеш.
- Дәүләт баланы наркотик матдәләр кабул итүдән, бу матдәләрне җитештерү һәм сатудан сакларга тиеш.
- Дәүләт балаларны урлау һәм алар белән сату-алуга каршы көрәшергә тиеш.
- Үлем җәзасы яисә гомерлеккә иректән мәхрүм итү 18 яше тулмаганнар өчен каралмый.
- Сак астына алынган балалар өлкәннәрдән аерым булырга тиеш, җәзалауларга, рәхимсез һәм кешелек дәрәҗәләрен түбәнсетә торган мөнәсәбәткә дучар ителмәскә тиеш.
- 15 яше тулмаган балалар сугыш хәрәкәтләрендә катнашмаска тиеш, хәрби бәрелешләр вакытында алар махсус саклау чаралары белән тәэмин ителергә тиеш.
- Милли азчылыктан яисә җирле халыктан булган балалар үз культураларыннан, диннәреннән һәм телләреннән ирекле файда-ланырга хокуклы.
- Начар мөнәсәбәт, кимсетелүләр, сак астында торулар аркасында зыян күргән балаларга соңыннан тиешле тәрбия алырга, сәламәтлекләрен кайтару өчен алар иң яхшы әзерлекле белгечләр карамагына күчәргә тиеш.
Җинаять кылган балалараа мөнәсәбәт кешелек дәрәҗәсен үстерә, җәмгыятькә керәклекне тоя, анда тиешле урынны таба алу-еа юнәлдерелгән булырга тиеш. V
Дәүләт конвенциядә күрсәтелгән хокуклар турында өлкәннәргә да, балаларга да белдерергә тиеш.
. Семен Петрович әйтүенчә, бездә халык моңарчы дөньякүләм кабул ителгән мондый законнар белән бөтенләй таныш булмаган. Мисал өчен, 1948 елда ук кабул ителгән Кеше хокуклары декларациясе совет халкына 40 елан соң, ә 1959 елгы Бала хокуклары декларациясе 20 елдан соң гына барып ирешкән. Ул гына да түгел, соңгысы аз тираж белән басылган икән. Инде хәзер конвенция куйган таләпләрне үтәү икътисади яктан кыенлашты. Ә бит балаларга кагылышлы проблемалар юкка чыгу түгел, киресенчә, тирәнәя, көчәя бара. Сабыйлар һәм балалар үлеме югары ноктада саклана, авыру, ятим, гарип, акыл һәм физик яктан җитлекмәгән, СПИД йоктырган, наркоман, алкоголик, җинаятьче балалар саны үскәннән-үсә бара. Шул ук вакытта, әти-өниләр тарафыннан аяусыз кырыс мөнәсәбәт, төрле көчләүләр дә юк түгел. Мәктәпләрдә һәм махсус уку йортларында белем бирүнең дәрәҗәсе түбән булу эшсезлек һәм хезмәт урынын табуда кыенлыклар китереп чыгара. Ата-ананың табышы кимү, әйбер бәяләренең котырып үсүе, социаль программаларның тулысынча финансланмавы иң әүвәл чиратта бала өстенә төшә. Балаларның шәһәр яны пионер лагерьлары, мәктәптән тыш өстәмә эш белән тәэмин итүче оешмалар ябыла һәм эшкуарларга сатып җибәрелә, туризм, культура-ял программалары зарар күрә.
Безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда 100 миллионга якын бала авыр хезмәт, караклык, проституция хисабына яши, 50 миллион бала сәламәтлеккә зыянлы шартларда эшли, 6 яшьтән 11 яшькәчә булган 120 миллион бала мәктәпләрдә укый алмый, ә 35 миллион бала дәваланырга мөмкин булган авырулардан үлә, үсеп килүче илләрдә яшәүче 5 яшькәчә булган 10,5 миллион сабый соңгы чиккә җиткән хәерчелектә яши. Ә ин аянычы - дөньяда һәр атна саен чирек миллион; димәк; һәр-ел саен 13 миллион бала вафат була. Аларның күбесе пуля һәм снарядлардан, җитәрлек тукланмаудан, хәерчелектән һәм төрле авырулардан дөнья куя.
БМО кабул иткән конвенция - ул бала ихтыяҗын һәм хокукын яклаучы иң зур Закон. Әмма бу законның барлыгын эчтәлеген белү генә җитми, аны тормышка ашыру өчен бергәләшеп керешергә кирәк,
С.Л. ФЕДОРОВ беләм А. ГЫЙМАДИЕВ сөйләште.
Предварительный просмотр:
“8 Март –
Халыкара хатын-кызлар көне”
5 нче сыйныф укучылары белән үткәрү өчен концерт программасы
1 нче укучы.
Килеп җитте 8 нче Март,
Әниләр, бу сезнең көнегез.
Сез үстергән балалардан бүген
Кайнар котлау кабул итегез.
2 нче укучы.
Бүген бәйрәм – 8 нче Матр,
Әниләр бәйрәме.
Язгы кояш бүләк итә
Алсу нурлар бәйләмен.
3 нче укучы.
Бу бәйрәмне һәрбер җирдә
Зурлап каршы алалар.
Бәхетле елмая бүген
Җирдәге бар аналар.
Хор: “Бәйрәм бүген” җыры.
1 нче алып баручы.
Тагын үтте бер кыш,
Тагын җитә язлар.
Киткән кошлар кайтыр,
Яз кояшы назлар.
2 нче алып баручы.
Көнгә ничә тапкыр “Әни” дибез,
Рәхәт тә соң “Әни” диюләр.
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,
Бүләк итик матур биюләр.
Яңгырасын көйләр, шат көлүләр
Тирә-юньгә бүген таралсын,
Кемнәр болар – бәхетлеләр диеп,
Бөтен кеше безгә карасын.
1 нче алып баручы.
Ә хәзер малайлар башкаруында татар биюе карагыз. Бу аларның бәйрәм бүләге булып ирешсен.
4 нче укучы.
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда, йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Тыңлап бишек җырларыңны
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң элек
“Әннә” дип ачылган бит.
5 нче укучы.
Кояшлы көннәре белән
Ямьле март килеп җитте.
Бу җырны безгә бүләккә
Ямьле яз бүләк итте.
(Җыр башкарыла.)
Бер төркем малайлар чыгалар.
1. Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп, тәмле итеп.
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп тәмле итеп.
2. Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч тәмле ул –
Кирә эшләп ашарга.
3. Тузаннарны сөртеп чыктым,
Коедан су китердем;
Әни эштән кайтканчы дип,
Бөтен эшне бетердем.
4. Бүлмәләрне җыештырдым,
Бар җир ялт итсен әле.
Үзенең бәйрәмендә бер
Әни ял итсен әле.
(Масаеп ике малай чыга.)
Бергә.
Ә без, ә без...
1. Әни таңнан эшкә киткәч,
Бөтен эшне эшләп беткәч,
Нәрсә эшлик икән диеп
И баш ваттык, баш ваттык,
Ахырда җаен таптык.
Банкадагы вареньены
Ялт иттердек бергәләп.
Чүлмәктәге каймакны да,
Табадагы коймакны да
Ашап куйдык бергәләп.
2. Безнең бәхеткә,
Сөт тә никтер әчегән,
Шуңа күрә без ул сөтне
Салып бирдек мәчегә.
Чират җитте ак майга да –
Өлеш чыкты Акбайга да.
1. Аннан савытларны юып,
Тезеп куйдык өстәлгә.
Тагын эздәп баккан идек,
Савыт беткән өстәргә.
2. Савыт-сабалар өстәлгә
Таудай өелсен әле.
Чиста савытларны күреп,
Әни сөенсен әле.
1. Сөенер шул, ә нигә?
Ул савытларны барыбер
Юасы бит әнигә.
1 нче алып баручы.
Әниләренә бигрәк яхшы ярдәм итәләр икән безнең малайлар, әйеме, Миләүшә?
2 нче алып баручы.
Биюгә дә бик оста әле алар. Карап үтәбезме?
1 нче алып баручы.
Әйдә соң.
(Малайлар татар биюен башкаралар.)
Укытучы әниләр һәм балалар катнашында уеннар уйната:
- Викторина.
- “Артык урындык”.
- “Чәчәк бәйләме”.
- Иттарткыч сүтеп җыю (вакытка).
- Йәмгак урау.
- Вак кисәкләргә бүлегән рәсемне җыю.
Малайлар :
1. Зурлыйбыз, һәрчак мактыйбыз,
Хатын – кыз йолдызларны:
2. әниләрне
3. әбиләрне
4. мәктәптәге апаларны,
5. үзебезнең кызларны
Бергә.
Тагын бер кат һәммәгезгә
Чын күңелдән зур рәхмәт.
(Кызларга бүләкләр бирү.)
1 нче алып баручы.
8 нче Март көнендә
Әнигә бүләк бирәм.
Аның матур, яшь булып
Озак яшәвен теләп.
2 нче алып баручы
Гел шат яшә тормыш кочагында
Беркайчан да берүк моңайма.
Яшәгәнең кадәр күп мәртәбә
Яшәсәң дә әле олыгайма!
(Әниләргә бүләк тапшыру.)
1 нче алып баручы.
Барыгызны да чәй өстәленә дәшәбез.
Йомгаклау.
2 нче алып баручы.
Биедек тә, җырладык та,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп, уйнап алдык,
Матур көйләр көйләдек.
1 нче алып баручы.
Бәйрәм киче бетеп килә,
Әниләргә әйтик шуны.
Сәламәтлек, бәхет телик,
Һич белмәсеннәр бочуны.
Предварительный просмотр:
«Утверждаю»
Директор школы:
__________________Дедкина И.И.
«30» августа 2011 г.
Инструкция по охране труда № 24
о сохранении личного имущества обучающихся
Инструкция разработана для обучающихся школы.
К личному имуществу обучающихся относятся верхняя одежда, личные вещи, обувь, спортивная одежда, спортивный инвентарь.
Верхняя одежда (обувь) во время пребывания обучающихся находится в гардеробе.
Обучающимся запрещено оставлять в гардеробе ценные вещи, телефоны, деньги и т.п. За оставленные в верхней одежде ценные вещи администрация школы ответственности не несет
Спортивная одежда и обувь приносится в школу в день, когда в расписании стоит физическая культура. Переодевание на физическую культуру происходит в раздевалках при спортзале. За сохранностью раздевалок при спортивном зале следит учитель физической культуры, проводящий урок у обучающегося. Обучающимся запрещено хранить в классе спортивную обувь и одежду в дни, когда нет физической культуры (кроме обучающихся 1-4 классов, которые хранят вещи в имеющихся в кабинетах шкафах и индивидуальных ячейках)
Личный спортивный инвентарь (лыжи, палки) приносится в школу в день, когда в расписании стоит физическая культура.
Личные вещи, имеющие высокую ценность, обучающийся не должен приносить в школу. Родители обязаны проследить, что их ребёнок берёт с собой. Обучающимся запрещено оставлять свои личные вещи, деньги в коридорах, классах, туалетах, раздевалках, местах общего пользования без присмотра.
Об утере личных вещей обучающийся незамедлительно сообщает классному руководителю, классный руководитель – администрации
«Утверждаю»
Директор школы:
__________________Дедкина И.И.
«30» августа 2011 г.
ИНСТРУКЦИЯ ПО ТЕХНИКЕ БЕЗОПАСНОСТИ
ПРИ УГРОЗЕ ТЕРРОРИЗМА
* Постоянно проявляйте бдительность, держите окружающую обстановку под контролем. В случае возникновения подозрительной ситуации: неадекватное поведение отдельных граждан, подозрительный предмет, прямая угроза - незамедлительно сообщите об этом родителям, учителям, сотрудникам правоохранительных органов.
* Никогда не берите в руки, не открывайте, не разворачивайте подозрительные бесхозные сумки, пакеты, кейсы, чемоданы, портфели. Не наносите по ним удары.
* Не пользуйтесь радиоприборами вблизи подозрительного предмета.
* Не предпринимайте попытку самостоятельно обезвредить подозрительный предмет или доставить его в отделение милиции.
* Не пытайтесь проникнуть на оцепленную, огражденную, охраняемую зону.
* Постарайтесь быстро покинуть опасную зону, вывести из нее сверстников.
* В случае проведения операции специальными службами с применением огнестрельного оружия быстро лягте на землю, укройтесь за забором, стеной здания, деревом, бордюром.
* Если у вас есть информация о готовящемся террористическом акте, незамедлительно сообщите об этом родителям, учителям, в милицию, спасателям.
* Если у вас в руках оказался фотоаппарат, кино- и видеокамера, постарайтесь зафиксировать на пленке максимально возможное количество информации.
* В случае возникновения террористического акта незамедлительно окажите доврачебную помощь пострадавшим, вызовите скорую помощь, милицию, спасателей.
«Утверждаю»
Директор школы:
__________________Дедкина И.И.
«30» августа 2011 г.
ИНСТРУКЦИЯ ПО ТЕХНИКЕ БЕЗОПАСНОСТИ
ПРИ ПОХИЩЕНИИ ЛЮДЕЙ И ЗАХВАТЕ ЗАЛОЖНИКОВ
ПРАВИЛА ПОВЕДЕНИЯ
* В случае возникновения подозрения на возможное похищение необходимо сообщить об этом в милицию, усилить бдительность.
* Не делайте достоянием всех, в том числе преступников, уровень вашего благосостояния. Не передавайте информацию о себе и своей семье посторонним людям.
* Не имейте при себе крупных наличных сумм денег, не надевайте дорогие вещи и украшения.
* Не оставляйте детей в вечернее и ночное время без присмотра взрослых. * Не посещайте потенциально опасные места: свалки, подвалы, чердаки, стройплощадки, лесополосы.
* Освойте навыки безопасного поведения в квартире, в доме, на улице, в транспорте.
* Избегайте одиночества вне дома.
* Не подходите к незнакомой стоящей или медленно движущейся машине на близкое расстояние, ходите по тротуару.
* Никогда не соглашайтесь на предложение незнакомого человека сесть к нему в машину, зайти в квартиру, сходить в незнакомое вам место, в кино, в театр, на концерт, в ресторан.
* Научитесь пользоваться телефоном, системой персональной связи, сигнализацией.
* Не принимайте подарки от случайных прохожих.
* Не употребляйте в пищу продукты, сладости, воду, спиртные напитки, которые предлагают незнакомые люди.
*Избегайте встреч с шумными, пьяными компаниями, с людьми, украшенными татуировками.
* Не вступайте в разговоры на улице с незнакомыми людьми. Ведите себя уверенно и спокойно.
* Прежде чем войти в квартиру, посмотрите, нет ли рядом с домом или на лестничной клетке посторонних людей.
* При наступлении темноты включите свет в одной из комнат, зашторьте все окна на первом этаже.
* Никогда не открывайте входную дверь до тех пор, пока не убедитесь, что за ней находятся знакомые люди.
* Никогда, ни под каким предлогом не впускайте в квартиру незнакомых людей.
* Перед выходом из квартиры посмотрите в глазок, нет ли на лестничной клетке посторонних.
* Покидая квартиру даже на несколько минут, обязательно замкните входную дверь. Уходя из дома, закройте все окна, форточки, балконные двери. Включите сигнализацию, сдайте квартиру под охрану.
*Ходите одним маршрутом. Он должен быть безопасным. Не останавливайтесь и не задерживайтесь в дороге.
* На видном месте в квартире напишите номера телефонов ваших друзей, соседей, сослуживцев, специальных служб на случай экстренного вызова.
ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ
* Примите случившееся как эпизод жизни. Не паникуйте, не впадайте в депрессию, не совершайте необдуманных, опрометчивых поступков. Сосредоточьтесь на мысли о сохранении своей жизни, жизни других заложников, освобождении.
* Начальный этап захвата заложников характеризуется насильственными, грубыми, жестокими действиями, угрозой оружия, уничтожением одного или нескольких заложников для устрашения всех остальных. Это естественно потрясет вас, однако к этому нужно быть готовым, ни в коем случае не выплескивать свои эмоции. Проявите силу воли, удержитесь сами и не дайте другим взорвать ситуацию.
* Необходимо выполнять все требования похитителей, не вступать с ними в разговоры, не оказывать сопротивление, не вызывать враждебной реакции. Ни в коем случае не пытайтесь убедить их отменить свои планы, сложить оружие и сдаться.
* Почти всегда при захвате заложников преступники используют огнестрельное и холодное оружие, взрывчатые вещества. От поведения заложников во многом зависит его применение: не провоцируйте похитителей к стрельбе или взрыву попыткой разоружить их собственными силами. Помните, что в подобной ситуации сила на их стороне, а опрометчивые действия заложников могут привести к ухудшению общей ситуации или гибели заложников.
* Не пытайтесь разоружить бандитов.
* Не пытайтесь незаметно от похитителей разговаривать между собой или связываться с внешним миром по мобильному телефону. Такие действия могут стоить вам жизни.
* Старайтесь в меру своих сил не проявлять слабость, уныние, слезливость. Стойко переносите временные неудобства. Помогайте друг другу, старикам, женщинам, больным, раненым.
* Если ваш плен длится несколько суток, не отказывайтесь от пищи и воды, которые будут предложены. В случае возникновения жажды или голода сами попросите воду и еду.
* Если к вам обращаются с требованием, вопросом, просьбой - не сопротивляйтесь. Держитесь уверенно, не теряйте чувства собственного достоинства.
* Постарайтесь запомнить все: количество преступников, их возраст, особые приметы, характерные детали, оружие, требования. Большой объем информации может быть получен в результате прослушивания разговоров между бандитами. Все эти сведения помогут сотрудникам правоохранительных органов и спецслужб в ходе обязательного расследования.
* Чаще всего заложникам передают искаженную информацию. Никогда не верьте преступникам.
* В зависимости от ситуации, если есть возможность, попытайтесь установить с похитителями доверительный контакт, это поможет снять напряженность, смягчить их требования.
* В случае возникновения возможности убежать из плена - бегите.
* Специальные службы могут предпринять силовой вариант освобождения заложников. Эта операция проводится быстро, нередко с применением оружия. Чтобы не стать жертвой штурма, быстро сгруппируйтесь, лягте на пол (землю), закройте голову руками и ждите окончания операции.
* После освобождения вам необходимо будет ответить на вопросы следователей. Постарайтесь вспомнить все, это будет вашим личным вкладом в общее дело борьбы с преступниками.
* Находясь в плену, постоянно помните: ВАС ОБЯЗАТЕЛЬНО ОСВОБОДЯТ!
«Утверждаю»
Директор школы:
__________________Дедкина И.И.
«30» августа 2011 г.
ИНСТРУКЦИЯ ПО ТЕХНИКЕ БЕЗОПАСНОСТИ
ПРАВИЛА ПОВЕДЕНИЯ ПРИ МАССОВОМ СКОПЛЕНИИ ЛЮДЕЙ
Если у вас появилось желание принять участие в митинге, шествии, демонстрации, то необходимо узнать, есть ли разрешение официальных властей на проведение этого мероприятия. В случае отсутствия такого разрешения не исключены действия со стороны правоохранительных органов, направленные на разгон людей, что обязательно приведет к стычкам, беспорядкам, насильственным действиям, арестам. Нередки случаи применения в подобных ситуациях слезоточивого газа, водометов, конных нарядов, собак, специальной техники, резиновых дубинок, щитов, оружия. При попадании слезоточивого газа в глаза нужно незамедлительно промыть их водой. В случае отсутствия воды следует интенсивно моргать, что обеспечит частичное смывание химического вещества слезами. Дыхательные пути нужно закрыть влажной тканью: носовым платком, рукавом, головным убором. Место, где был применен слезоточивый газ, необходимо покинуть незамедлительно. Не проявляйте агрессивность, не бегайте, не угрожайте милиции, не вступайте с ней в потасовку. Постарайтесь как можно быстрее выйти из опасной зоны. Не сопротивляйтесь и не пытайтесь доказать свою правоту и невиновность сотрудникам правоохранительных органов в случае вашего задержания.
В случае принятия решения об участии в мероприятии с большим количеством людей постарайтесь выполнить следующие правила:
не берите с собой животных, громоздкие вещи: сумку, рюкзак, тележку;
оставьте дома фото-кино-видеотехнику, стеклянные бутылки;
наденьте строгую облегченную одежду без капюшона, застегните все молнии и пуговицы. Не надевайте галстук, шарф, пояс;
зашнуруйте обувь и надежно завяжите шнурки, не надевайте обувь на высоком каблуке;
не берите с собой острые, колющие, режущие предметы, оружие;
старайтесь не брать в руки плакаты, транспаранты, флаги на древке или шесте;
снимите с одежды символику и знаки различия, поскольку они могут вызвать отрицательную реакцию у ваших противников или сотрудников милиции;
имейте при себе удостоверение личности;
изучите место, где будет проходить мероприятие, узнайте варианты подъезда и ухода;
постоянно контролируйте ситуацию, состояние толпы и свое место, держитесь подальше от трибуны, микрофонов, сцены;
в случае возникновения ЧС незамедлительно покиньте это место;
в условиях открытых площадок периферия толпы - относительно безопасное место.
ПОМНИТЕ!
Если вы оказались в людской толпе, то необходимо выполнять следую основные правила.
Никогда не идите против толпы.
Старайтесь избегать центра и краев толпы.
Уклоняйтесь от неподвижно стоящих на пути предметов: урн, столбов, деревьев, стен, забора, машин оцепления, углов зданий.
Не цепляйтесь руками за предметы.
Застегните одежду, бросьте сумку, зонтик, сбросьте туфли на высоком каблуке.
В плотной толпе возрастает вероятность сдавливания и удушья, поэтому следует сцепить руки в замок, сложить их на груди, защитить диафрагму или согнуть руки
в локтях и прижать их к корпусу.
Толчки переносите терпеливо, не отвечайте на них.
Перед лицом должно быть пространство для обеспечения свободного дыхания.
Избегайте стеклянных витрин, оградительных сеток, набережных, мостов, транспортных средств, узких проходов.
Постоянно соблюдайте самообладание, контролируйте свое положение, старайтесь выбраться из толпы в безопасное место.
Имейте варианты отхода через проходные подъезды и дворы, переулки, примыкающие улицы.
Держитесь подальше от милиции, не вступайте в переговоры и стычки с ней.
Старайтесь держаться подальше от высоких и полных людей, от людей с колясками, объемными предметами в руках, с рюкзаками, животными, от инвалидов, пьяных, агрессивных.
Не пытайтесь поднять с земли упавшую вещь, даже если она очень дорогая, жизнь дороже.
«Утверждаю»
Директор школы:
__________________Дедкина И.И.
«30» августа 2011 г.
ИНСТРУКЦИЯ ПО ТЕХНИКЕ БЕЗОПАСНОСТИ
ПРАВИЛА ПОВЕДЕНИЯ, ЧТОБЫ НЕ СТАТЬ ЖЕРТВОЙ ВОРОВСТВА И МОШЕННИЧЕСТВА
* Никогда не оставляйте ценные вещи без присмотра.
* Избегайте ношения брюк с широкими карманами и хранения в них денег.
* Никогда не доставайте деньги из сумочки в многолюдных местах, не хвастайтесь, что у вас их много.
* Девушки-подростки должны носить сумочку с деньгами и дорогими вещами перед собой, придерживая ее рукой. Все застежки должны быть закрыты. Во время покупок не расставайтесь с сумочкой.
* Самый безопасный способ носить наличные деньги или другие ценные вещи - сумка или кошелек, которые можно повесить на шею и закрыть одеждой.
* Имейте при себе небольшое количество наличных денег, храните их во внутреннем кармане пиджака.
* Не носите бумажник в заднем кармане брюк, не зря воры называют его «чужой карман».
* Если в толпе вас постоянно толкают, мешают передвигаться, отвлекают – это верный признак «работы» карманника. Будьте предельно внимательны.
* Находясь в толпе, держите сумку в руках так, чтобы ее нельзя было открыть или разрезать лезвием.
* Обращайте внимание на людей, которые пытаются подойти к вам поближе, встают сзади или сбоку, прижимаются или отвлекают ваше внимание.
Избегайте рукопожатий с незнакомыми людьми.
ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ
* Никогда не нарушайте Закон.
* Осторожно ведите себя с чужими людьми, никогда не верьте самым красивым словесным обещаниям, рекламе о "золотых горах".
* Не вступайте в контакт и не передавайте свои деньги подозрительным людям, не играйте с ними в любые игры, лотереи, не верьте им. Старайтесь реже бывать в криминально опасных зонах.
* Не допускайте мысль о том, что можно быстро разбогатеть, кого-либо перехитрить, обыграть или обмануть. Рассматривайте быстрый успех, везение как сигнал опасности.
* Избегайте случайных знакомств и контактов, не поддерживайте разговоры с прохожими и попутчиками, не открывайте им свои планы и возможности, не давайте адреса и телефоны незнакомым людям.
* Немедленно обращайтесь в милицию в случае обнаружения обмана. *Не устраивайте самосуд над пойманным мошенником, поскольку можно наделать много непоправимых ошибок.
*Если вы подверглись воздействию вора или мошенника, незамедлительно сообщите об этом в милицию. Вероятность того, что злоумышленников задержат сразу после совершения преступления, очень велика.
Предварительный просмотр:
м
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе
Урман –ил байлыгы
(экологик тәрбия сәгате)
Төзүче:
сыйныф җитәкчесе
Мирзаянова Л.Х.
2016 ел.
Максат:
Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү;
Табигатькә аңлы ,сакчыл караш , экологик культура тәрбияләү;
Күзәтүчәнлекне,үз фикереңне әйтә белү , чагыштыру күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау:
магнитофон, урман күренеше, рәсемнәр.
ПЛАН.
1.Урман турында информация бирү.
2.Урманга бару максатларын ачыклау.
3.Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ачыклау
4.Йомгаклау.
.Без бүгенге класс сәгатендә урманнар, аларны саклау турында сөйләшербез. Җир шарында коры җирнең 27 % , 3,4 млрд. га җирен урманнар биләп тора. Ә урман турында сез нәрсәләр беләсез?
Урман беркемгә дә дошман түгел,ул һәркемгә дус.
Хайваннар белән кошлар өчен урман –туган йорт һәм туендыручысы.
Басуларны җилдән саклаучы.
Урман булмаса, көчле җилләр җирнең уңдырышлы катлавын очырып алып китәрләр һәм җирне киптерер иде.
Урманга сез нинди максаттан барасыз?
Җиләк җыю өчен,
Гөмбәгә,
Пиннеккә(аны яңа агачтан очын калдырып җыябыз)
Туфракка,
Утынга, киртәлеккә,саплыкка,
Дару үләннәренә,
Яфрагын түбәгә салалар,
Ауга,ял итәргә,
Печән чабарга,
Кырмыска оясына буын авырулы кешеләр дәваланырга, һ.б
Дөрес әйтәсез балалар,урманнар безнең тормышыбыз белән тыгыз бәйләнештә. Ә сез урман булсагыз безгә нәрсәләр әйтер идегез:
Урманга килегез, рәхәтләнеп ял итегез.
Безнең агач кайрыларына үзегезнең исемнәрегезне пычак белән чокып язмагыз.
Каен агачының суын эчәбез дип җәрәхәтләмәгез, соңыннан ярыкларны ямап куегыз.
Ял иткәндә агач ботакларын палатканы бизәр өчен сындырмагыз.
Коры, кызу көннәрне учаклар якмагыз.
Дөрес, урманнарның үз кагыйдәләре бар. Әлеге кагыйдәләрне сез бүгенге кичәгә өйрәнеп килдегез, әйдәгез тыңлап үтик. Сүзне сезгә бирәм.
Урман-кешенең иң юмарт дусты.Ул йорт салырга бүрәнә, өстәл ясарга такта, ягарга утын бирә.Ә кәгазь, целлюлоза, шырпы, скипидар? Гөмбә, җиләк, чикләвек, дару үләннәре... Кыскасы урман бүләк итә торган байлыклар чиксез. Халык хуҗалыгындагы егерме меңнән артык әйбер-урман хәзинәсе.
Урман безгә үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Бар да туйганчы соклан-ул куып җибәрми.Саф һавасы, агач яфракларының әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы- болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта. Урманда бер генә көн булсаң да , рәхәтләнеп ял итәсең, уку һәм эш өчен яңа көч туплыйсың. Урмандагы яшел төс күзләрне ял иттерә, күңелне тынычландыра. Урманның чиста, кислородка бай һавасы безнең сәламәтлегебезне саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә.
Укучы:
Актыккы сулышны алганда
Уфтанмас өчен җан ачынып-
Кулларда егәрлек барында
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Күтәрик егылган гөлләрне,
Матурлык калмасын басылып.
Холкыбыз бик сабыр булса да,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Булмасын нәфесебез безгә баш,
Без аңа үзебез баш булыйк.
Яманлык җиңелсен дисәк без,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Ходаның бер бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк:
Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
(укучылар берәм берәм чыгып урмандагы кирәксез әйберләрне аералар.)
Урманда кирәксез: кәгазь, калай банка, сыбызгы,рогатка,шырпы, учак, сок савыты, полиэтилен пакет,шешә һ.б.
Урманда кирәкле :гөмбә, җиләк,чәчәкләр, кош оясы, кошлар, бака, елан, үрмәкүч, камка, чебен гөмбәсе,күркә,коелган яфраклар, күбәләкләр, һ.б.
Укучылар урманыбыз чистарып калды.Шүрәле терелсен өчен дару үләннәрен бирик үзенә, бар авырулары китсен, кабат яңа көч белән урманыбызны сакласын.
Урман ул- безнең дару үләннәре җыю урыны да, даруларның 54 % диярлек үсемлекләрдән әзерләнә.
Кичәбез ахырына якынлаша.Йомгаклап шуны әйтәсем килә.
Урман ул -безне туендыручы,аны без әниләр белән тиңлибез.Әниләргә карата нинди җылы карашта булсак,җир дә безгә шулай кадерле.Табигать безне җылыта,ашата,киендерә,сәләмәтлегебезне саклый.
Табигатне кечкенәдән ук ярата,аның матурлыгын тоя күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгерьле була алмый.Бары тик әхлаклы,намуслы,чын кеше була ала.Сез дә балалар,шәфкатьле,миһербанлы, мәрхәматле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз!