Тәрбия
-тәрбия планы
-тәрбия сәгате
-класс җитәкчесе көндәлеге
-тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән эш
-социаль паспорт
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ellyktrbiyaplany.doc | 115 КБ |
Предварительный просмотр:
Раслыйм. Килешәм.
Богады урта мәктәбе директоры: Тәрбия эшләре буенча директор
_______________ Ф.И.Фаттахов урынбасары:
______________ Л.Д.Фаттахова
Еллык тәрбия планы
Класс: 1
Укытучы: Салихова Г.Г.
2013-2014 уку елы
Туган йортыбыз Актаныштан – гомуми кешелек сыйфатларына
№ | Эшнең эчтәлеге | Үтәү вакыты |
1 | Һәр баланың “Нәсел агачы”н булдыру. | Сентябрь – май |
2 | Әти-әниләрнең хезмәте, яраткан шөгыльләре турында әңгәмәләр үткәрү. | Тәрбия сәгатьләрендә. |
3 | “Өлкәннәр” ункөнлегендә катнашу. | Октябрь. |
4 | Авыл, урам, мәктәп тарихы буенча мәгълүматлар туплау. | Сентябрь – декабрь. |
5 | Районның тарихы, бүгенге экономикасы, халкы, милләт составы, мәдәниятен белү. | Ел дәвамында. |
6 | Районның, авылның табигать байлыкларын өйрәнү буенча экскурсияләр. | Сентябрь – май. |
7 | Республика тормышы белән хәбәрдар булу. ТР ның беренче Президенты, танылган сәясәтче М. Ш. Шәймиев, данлыклы шәхесләр турында сөйләшүләр уздыру. | Информация сәгатьләрендә. |
8 | “Әниләр көне”н; әниләр, әтиләр бәйрәмнәрен билгеләп үтү. | Ноябрь, февраль, март. |
9 | Дин сабаклары аша тәрбияле булуга юнәлеш бирү. | Тәрбия сәгатьләрендә. |
10 | Халыкара инвалидлар көненә багышланган игелеклелек ункөнлегендә катнашу. Ярдәмгә мохтаҗларны ачыклау. Авыруларга, инвалидларга игелекле эшләр эшләү. | Декабрь. |
Әхлаклылык, инсафлылык
№ | Эшнең эчтәлеге | Үтәү вакыты |
1 | Укучыларга укучылар өчен кагыйдәләрне, бердәм таләпләрне җиткерү. Аларның үтәлүенә контроль. | Ел дәвамында. |
2 | Хокук нормаларын бозуны булдырмау өчен аңлату эшләре алып бару. | Дәвамлы. |
3 | Участок милиционеры, хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашуларда катнашу. | Мәктәп планы нигезендә. |
4 | Алкоголь, никотин, наркотикларның зарары турында әңгәмәләр уздыру. | Тәрбия сәгатьләрендә. |
5 | Куркынычсызлык кагыйдәләрен, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшереп тору, аңлату, имзалар алу. Бу кагыйдәләрнең үтәлүен таләп итү. | Даими. |
6 | Газета-журналлардан әхлак турында мәкаләләр уку, фикер алышу. | Тәрбия сәгатьләрендә. |
7 | Укучыларга вазифалар йөкләү. Аларны намус белән башкарырга өйрәтү. | Сентябрь, гыйнвар. |
8 | Үз-үзеңне тәрбияле тоту турында әңгәмәләр үткәрү. | Даими. |
Сәламәтлек – рухи байлык
№ | Эшнең эчтәлеге | Үтәү вакыты |
1 | Мәктәп күләмендә уздырыла торган спорт ярышларында катнашу: “Көзге кросс”, чаңгы ярышы, җәйге сезонны ачу. | Мәктәп планы нигезендә. |
2 | Отряд спорт ярышлары һәм уеннары оештыру. | Отряд сборларында. |
3 | “Саулыгым – байлыгым”, “Салкын тию һәм грипптан саклану”, “ Пычрак куллар авыруы” һ.б. шундый темаларга сөйләшүләр уздыру. | Тәрбия сәгатьләрендә. |
4 | Шәхси гигиена турында әңгәмәләр уздыру. | Даими. |
5 | Тәнәфесләрдә хәрәкәтле уеннар уйнау. | Даими. |
6 | Табигатькә экскурсияләр оештыру. Күзәтү, фикер алышулар. | Октябрь, декабрь, май |
7 | Спорт яңалыклары турында сөйләшүләр. | Информация сәгатьләрендә. |
8 | Шәфкать туташлары белән очрашулар. Медицина күзәтүе үтү. | Ел дәвамында. Октябрь |
9 | Ата-аналар белән балалар сәламәтлеге турында сөйләшүләр үткәрү, шәфкать туташларының киңәшләрен җиткерү. | Ноябрь, гыйнвар, март, май. |
Зыялылык, гыйлемгә омтылыш
№ | Эшнең эчтәлеге | Үтәү вакыты |
1 | Музейга, китапханәгә, табигатькә, күргәзмәләргә экскурсияләр оештыру. Экскурсия барышында әңгәмәләр үткәрү. | Ел дәвамында. |
2 | Укучыларның гаиләләрендә газета-журналлар алдыруга ирешү. Мәкаләләр уку, фикер алышу. | Даими. |
3 | Укучыларның иҗат эше күргәзмәләрендә катнашу. | Мәктәп планы нигезендә. |
4 | Сәләтле балаларны ачыклау, ата-аналар белән берлектә, аларның сәләтләрен үстерү юнәлешендә эш алып бару. | Даими. |
5 | Укуда үзара ярдәмләшүне оештыру. | Даими. |
6 | Фән атналыкларында уздырыла торган чараларда катнашу. | Мәктәп планы нигезендә. |
7 | Укуга кызыксыну, теләк тәрбияләү максатыннан кызыклы минутлар үткәрү, танып-белүне үстерүче уеннар өйрәнү. | Дәвамлы. |
8 | Г.Тукай, М.Җәлил туган көннәрен искә алу. Шигырь конкурсында катнашу. | Февраль, апрель |
Мәдәни- эстетик тәрбия
№ | Эшнең эчтәлеге | Үтәү вакыты |
1 | Укучыларның иҗат эше күргәзмәләрендә катнашу. | Мәктәп планы нигезендә. |
2 | Концерт-тамашаларга экскурсияләр ясау. | Ел дәвамында. |
3 | Укыган китап, караган фильм, спектакль турында фикер алышу. | Дәвамлы. |
4 | Үзешчән сәнгать конкурсларында, “Йолдызлык-2011” катнашу. | Мәктәп планы нигезендә. |
5 | Түбәндәге бәйрәмнәрне, кичәләрне ныклы әзерлек белән үткәрү:
|
|
6 | Уңыш бәйрәме, Яңа ел һәм башка кичәләрдә әсәрләр сәхнәләштерү, кечкенәләр өчен тамашалар оештыру. | Мәктәп планы нигезендә. |
7 | Балалар өчен язылган җырлар тыңлау, өйрәнү, башкару. | Даими. |
Икътисади, социаль, хокук тәрбиясе
№ | Эшнең эчтәлеге | Үтәү вакыты |
1 | Иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга багышланган көннәрне билгеләп үтү:
|
|
2 | Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлгә шефлык итү. | Даими. |
3 | Сәяси вакыйгаларга күзәтү. Илдә бара торган хәлләр, икътисади хәл белән танышып бару. | Информация сәгатьләрендә. |
4 | Хезмәт яме, тәме турында, сәламәт яшәү рәвеше, кеше сәламәтлеге турында әңгәмәләр. | Тәрбия сәгатьләрендә. |
5 | Укучыларның туган көннәрен билгеләп узу. | Ел дәвамында. |
6 | Мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы-көзге эшләрдә катнашу. | График нигезендә. |
7 | Класс бүлмәсен чиста тоту, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү. | Даими. |
8 | Алдынгылар, хезмәт ветераннары белән очрашуларда катнашу. | Декабрь |
9 | Төрле профессияләр турында әңгәмәләр уздыру. | Тәрбия сәгатьләрендә. |
10 | Макулатура, имән чикләвеге, миләш, дару үләннәре җыю өмәләрендә катнашу. | Дәвамлы. |
11 | Табигать, кошлар һәм хайваннар дөньясын, үзебездә үсә торган дару үләннәрен өйрәнү, материаллар туплау. | Уку елы дәвамында. |
12 | Сыерчык ояларын чистарту, яңаларын ясап кую. | Март. |
13 | “Кошлар көне” бәйрәмендә катнашу. | Апрель. |
14 | Класс бүлмәсендә төрле матур гөлләр үстерү. | Даими. |
15 | Җыелма отрядлар составында авыллардагы чишмәләргә шефлык итү. | Дәвамлы. |
16 | Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, кечкенәләргә шефлык итү. | Даими. |
Ата-аналар белән эш
№ | Эшнең эчтәлеге | Үтәү вакыты |
Мәктәпкә керәсе балаларның исемлеген төзү. Аларның ата-аналарын күреп сөйләшү. | Апрель | |
1 | Беренче класска укырга керәсе балаларның ата-аналары белән очрашу үткәрү. | Апрель |
2 | Класс кабинетын уку елына әзерләү. | Август |
3 | Мәктәпкә керәсе балаларның өйләрендә булу, укуга әзерлеген өйрәнү. | Август |
Балаларга медицина күзәтүе үткәрү. Һәр ата-ана белән баланың сәламәтлеге, психологик үзенчәлекләре турында әңгәмә үткәрү. | Август | |
4 | Ата-аналар белән “Белем бәйрәменә” әзерләнү, анда катнашу. | Август |
5 | Укучыларның өйләрендә булу, тормыш шартларын өйрәнү. | Август, гыйнвар, май. |
Укучыларны ата-аналар ярдәме белән дәреслекләр, эш дәфтәрләре белән тәэмин итү. | Сентябрь | |
Класс ата-аналары белән оештыру җыелышы:
| Сентябрь | |
6 | Ата-аналар өчен “Ачык ишекләр” көннәре уздыру. | Ноябрь |
7 | Ата-аналарның педагогик укуларын оештыру. Аларга методик ярдәм күрсәтү. | Ел дәвамында, ата-аналар җыелышында |
8 | Ата-аналар җыелышлары үткәрү. | Мәктәп планы нигезендә. |
9 | Бәйрәмнәр үткәрү, бергәләп концерт-тамашаларга йөрү, фикер уртаклашу. | Даими. |
10 | Халык җырларын, уен-йолаларын, буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләрен өйрәнү. | Дәвамлы. |
11 | Ата-аналар белән “Уңышка юл” программасын өйрәнү. Программа буенча системалы эш алып бару. | Сентябрь Дәвамлы |
12 | “Әниләр көне” үткәрү. Әниләрне котлау. | Ноябрь |
13 | Әтиләрне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлау. | Февраль |
14 | Әниләрне, дәү әниләрне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау. | Март |
15 | Яңа ел кичәсе үткәрү. | Декабрь |
16 | Укучыларның гаилә шәҗәрәләрен өйрәнү. | Ел дәвамында |
17 | Гаиләләрдә балалар өчен газета-журналларга язылу. | Декабрь, май |
18 | Ата-аналар белән даими элемтәдә тору. | Дәвамлы |