Балаларны ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан бары тик әти- әни генә саклый. Әнә кошлар да канатлары ныгыгач кына, баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алырга иде. Балалык чоры - мәңге дәвам итми, аның гомере кыска. Сабырлылык һәм түземлелек, игътибар һәм ярату белән балаларыбызны Кеше исеменә лаек булырлык дәрәҗәдә тәрбияләсәк иде!