Шигъри тәлгәшләр

Шайхулова Милауша Фагиловна

 

 

  Тукай эзләре буйлап

   

             Кайтып киләм шулай салмак атлап,

Артка ташлап дөнья уйларын.

Бөек Тукай үткән юллар буйлап

Йөгереп үтә минем уйларым.

 

Кушлавычка, Өчилегә китә,

Йөгерек уйлар җитә Саснага:

                                    Мәмдүдәнең чыңлый чулпылары

Кер юганда  басып басмага.

 

                     Җилдән  шаулый Кырлай каеннары,

          Сәгъди абзый яный чалгысын.

           Нәни Апуш кырда кузна уйный,

             Онытып бөтен кайгы-сагышын.

 

           Туганнары чыккан каршыларга:

Килеп җиткән олау Җаекка.

        Мотыйгулла хәзрәт сабак бирә,

Игътибары нәни Апушта.

 

Хыял канатымда очып үтәм,

Пар атларда чабам Казанга.

            “Болгар” номеры,кырыгынчы бүлмә

 Тукай моңын саклый һаман да.

 

                     Шагыйрь йөргән эзләр буйлап үтәм,

    Гасыр аша карыйм Тукайга.

           Без Тукайлы, без лаеклы халык,

          Бурычлы без калмыйк  Тукайга.

      (Мин бу юлларны язганда, Тукай яшәгән кунакханә әле исән иде)

 

            Кереп барам кабат унҗидегә

Күз ташлауга каршымдагы

Унҗиде пар саф күзгә,

Әйләнәм дә кайтам яшьлегемә

Онытып якынлашуым көзгә.

 

Күңелемдә ургый кабат

Беренче шашкын хисләр,

Борыннарны ярып керә

Шомырт тараткан исләр.

 

Кереп барам кабат унҗидегә,

Күңелләр саф, садә, хыялый...

Еллар гына хискә бирешмичә,

Чәчләремә минем бәс сарый.

 

Улыма һәм кызыма

 

Дөньяларда газизләрдән газиз

Бар минем улым, кызым.

Тормышыма ямь бирүче

Ике өмет йолдызым.

 

Ике энҗе бөртегем,

Ике күзем керфеге.

Татлы ике күз яшем,

Булыгыз гел янәшә.

 

Газиз ике күз карам,

Тик сездән җылы алам.

Булырсыз таянычым,

Сагыштан аралаучым.

 

Кызым булса уң кулым,

Улым исә сул кулым.

Шулар янәшәсендә

Гомер юлын ваклыймын.

 

            Китап

Яшәү күпкә  кызыклырак,

Карале үзең  уйлап:

Тормышыңда әгәр синең

Зур урын тотса китап.

 

Бала чактан, кечкенәдән

Китап белән дуслаш син.

Якын дустың, сердәшеңә,

Киңәшчеңә әйләнсен.

 

Авыр булган минутларда

Ул да ярдәмгә килер.

Тынычландыру юлларын

Һәркемнән яхшы белер.

 

Хыянәтсез, тугрылыклы

Дус булыр ул һәрвакыт.

Китаптан алган ләззәтне

Алмассың хәтта сатып.

 

Язучыларга, күренекле шәхесләргә багышланган  шигъри тезмәләр.

 

ГАЯЗ- “ЯРДӘМЧЕ”.

Исемеңә җисемең ничек килешкән,

Әти-әниең кемнән белешкән.

Атың да бит синең –“ярдәмче,”

Милләт өчен янып яшәүче.

 

Халык улы Мөхәммәтгаяз!

Күңел күгең булмаган аяз.

Нахакка илеңнән куылган,

Хаксызга иҗатың тыелган.

 

Үз гомерендә халкың күрмәгән наз,

Язмышның ачысын татымаган аз.

Моны искәртә” Зөләйха”, “Инкыйраз”,

Әле дә бай рухлылар бик аз.

 

Татар авылы Иске Яуширмә,

Улың эзләрен үзеңдә яшермә.

Сукмак салынсын аның нигезенә-

Күптән көтелгән музеена.

 

Күк йөзендәге йолдызларның да,

Булган кебек үтә яктысы,

Милләт улы Гаязның да

Бар бик күп еллар әле

Йолдыз булып балкыйсы.

 

Әдәбиятыбыз күгендә

Якты сибеп нур балкый.

Яшәрсең халкың күңелендә,

Татар улы Исхакый,

Онытылмассың бакый.

 

 ГОМӘР БӘШИРОВКА.

Җидегән чишмәләрдән куәт алган

Мең яшәрлек безнең имәннәр.

Арча суларыннан илһам алган

Сибгат Хәким, Гариф, Гомәрләр.

 

Гомәр ага- олы әдип,

Күп бүләкләр иясе.

Куйган барлык хезмәтләре өчен

Килә аңа башны иясе.

 

Халык җәүһәрләрен җыя-җыя,

Дан казанды халкы күңелендә.

Якты йолдыз булып балкый

Әдәбиятның аяз күгендә.

 

“Туган ягым-яшел бишег(к)”ендә

Тибрәлделәр күпме кешеләр.

“Сиваш”сазлыкларын кичә-кичә,

Курку белмәс яшьләр үстеләр.

 

Онытмабыз сине, Гомәр ага,

Син бит безнең күңел түрендә.

Синең рухың маяк булып,

Юл күрсәтер безгә гомергә.

 

РИЗА КАЗЫЙ-МӨХТӘРӘМ ЗАТ

 

Әйткән сүзе кыйммәтледер,

Аты-исеме гыйззәтледер.

Зурлаганы-күркәм холык,

Хуплаганы-гыйлемлелек.

 

Мөхтәрәм зат, тәрбияче,

Мәшһүр галим, мәгърифәтче,

Имам-хатиб-дин әһеле.

Таң калдыра хезмәтләре.

 

“Камил зат” дип бәяләнгән

Чордашлары тарафыннан.

Еллар уза барган саен

Затлылыгы арта һаман.

 

Язучыларга, күренекле шәхесләргә багышланган шигъри тезмәләр.

 

     Милләт фидакаре

       (Г. Кариевка)

Һәр милләттә шундый шәхесләр бар:

Халкы өчен бирә барысын.

Күп нәрсәдән баш тартса да,

Колачлый ул халык кайгысын.

 

Шундыйларның берсе-театрга

Нигез ташын салып бирүче-

Колбай Морасаның сәйяр җанлы

Коръәнхафиз талант егете.

 

“Хәйрулланың, имеш, Миңлебае

Булган икән Габдулла.

Коръәнне дә белә, диләр,

Булачак, ди, карый да.”

 

Колбай урамнары хәтерлидер

Авыл буйлап хәбәр йөргәнен.

Ярлы Хәйрулланың улы ничек

Коръәнхафиз булып киткәнен.

 

Юл тотканын  Җаек якларына,

Мәдрәсәдә белем алганын.

Ничек аның халык күңеленә

Мәңгелеккә кереп калганын.

 

Зур өметләр баглап көткәндер ул

Хыялының чынга ашасын.

Бүген иле хаклы бәя бирә:

Татар театры  атасы

 

 

 ҖИР ҖЫРЧЫСЫ

                         (Гариф Галиевкә)

Исемнәргә ия булмаса да,

Урын били иҗат җимеше.

Хикәяче Гариф Галиевне

Юктыр белмәгән кеше.

 

Гариф ага, гали зат син,

Үз эшеңнең чып-чын остасы.

Урманайның горурлыгы,

Балаларның сөйгән остазы.

 

Киләчәгең алдан юралган,

Исемең дә лаек уйланган:

Таный, белә, хәбәрдар.

Һәр күңелгә юл табар.

 

Язмыш җиле мәрхәмәтле булган,

Салган уңдырышлы туфракка.

Шытым алган яшел үләндәй

Баш төрткәнсең туган туфракта.

 

Киләчәккә теркәп баргансың

Бар  күзәткән, белгән,күргәнең.

Синең ярдәм белән беләбез

Табигатьнең шактый серләрен.

 

Һәрбер әсәр шуны кисәтә:

Без табигать белән янәшә.

Табигатьнең без бер өлеше,

Шул көч бирә безгә яшәргә.

 

Кечкенәдән күңелемә кергән,

Урын алган “Бибкәй аланы”.

Нәни Бибкәй үткән юллар

Сискәндерер һәрбер баланы.

 

Тамчыдан күл җыела,

Күмәк күлне күчерә.

Коймакны да таба түгел

Тик бердәмлек пешерә.

 

Иҗат иткән һәрбер әсәр,

Һәр хикәяң- тормыш мәктәбе.

Дога булып барсын сиңа

Якташларның олы рәхмәте.