Бу кызыклы
Опубликовано 19.01.2014 - 16:04 - Шайхулова Милауша Фагиловна
Ат турында кызыклы фактлар
- Әгәр тарихка күз салсак,кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган.Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынгы рәсемнәр сөйли.
- Җир шарында бу хайванны иң кыска сүз белән атап йөртүчеләр-төрки халык, татарлар.Без аны "Ат" дибез.Иң озыны Көньяк индеецлары телендә - "Оквилаупаракламарукоаллунакланата".
- Ат төшне төсле күрә.
- Ат 60 км/сәг тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала.
- Ат күз, борын, ирен, ияк,колак тирәсендә урнашкан озын төкләре (антенналары) ярдәмендә сизә.
- Ат якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала.Әмма ерактан начар күрә.Ат алда, артта, уңда, сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә.Кояш яктысы аның күзен чакмый.
- Атның иң курыккан җан иясе- умарта корты. Әгәр берьюлы дистәләп умарта корты һөҗүм итсә,ул үләргә мөмкин.
- Ат басып йоклый.
Кошлар турында
- Кошларның үз рекордлары һәм үз чемпионнары бар. Мәсәлән, иң зур араны-22530 километрны- боҗраланган кыр үрдәге очып үткән. Билгеле булганча, алар Ерак Төньяк районнарында оялый. Көз көне, тундрадан киткәндә, үрдәк көньякка оча. Шулкадәр еракка ки, яңадан боз һәм кар районнарына эләгә. Ул Антарктидада кышлый.
- Үрдәк һәм казлар-салкынга аеруча чыдам кошлар. Норвегия галимнәренең тәҗрибәләре күрсәткәнчә,алар 110 градуска җиткән салкыннарда да яши. Ә ак аюлар һәм тюленьнәр 80 градуска гына түзә.
- Җир йөзендә 8500 төрле кош бар.
- Америка галимнәре кайбер төр кошларда каурыйлар санын исәпләп чыгарганнар.Аккошта,мәсәлән, алар 25 мең чамасы икән, кыр үрдәгендә- ике тапкыр кимрәк. Сайраучы кошларда 1,5 меңнән 4 меңгә чаклы каурый була.
- Иң озын гомерле кошлар-козгыннар. Читлектә алар70 яшькә кадәр генә яши, ә иректә- ике тапкыр озаграк. Бөркетләр 80 ел яши. Лачыннар-100 гә, попугайлар- 140, ә аккошлар хәтта 170 елга кадәр яшәргә мөмкин. Йорт кошлары кыска гомерле.Казлар-40 ел, тавыклар һәм күгәрченнәр- 30 ел,кенәриләр, сыерчыклар читлектә 20-25 ел яшиләр.
- Кошлар 8230 метрга кадәр күтәрелә ала.
- Давыл кошлары- альбатрослар - 3 километр ераклыктан балык исен сизәләр.
- Яр карлыгачы иң күпоча торган кош булып исәпләнә. Ул, бала чыгару яшенә җиткәнче, 2-3 ел һавада очып йөри. Сәгатенә 170 километр тизлектә оча.
Кушаматың кем синең?
- Тукаев Габдулла Мөхәммәтгариф улы (1886-1913) - татар халкының бөек шагыйре. Кушаматлары: Г.Тукай, Шүрәле, Тиктормас , Һөд-һөд, Феакут, Имзасыз да Яраретдинов;
- Ибраһимов Галимҗан Гыйрфан улы (1887 - 1938) - татар халкының классик әдибе, галим һәм җәмәгать эәлеклесе. Кушаматлары: Габди, Гыйрфан улы, Гыйрфанзадә, Г.Җан.Ибраһим, Мөхбирегез;
- Камалетдинов Галиәсгар Галиәкбәр улы (1879- 1933) - татар әдәбиятының классик драматургы. Кушаматлары: Г.Камал, Ишан, Әүлия, Ишангали, Кызыл, Зәйнәп Камалетдинова, Һади, Барика, Яшенче;
- Кәримов Фатих Вәли улы (1909-1945) - күренекле шагыйрь Кушаматлары: 1) Фатих Кәрим , 2) Рим, 3) Дим, 4) Мирок
- Кутуев Гаделша Нурмөхәммәт улы (1903-1945) - танылган прозаик, шагыйрь, тәнкыйтьче. Кушаматлары: 1) Гадел Кутуй, 2) Казбек, 3) Утмалай, 4) Һималай, 5) Руслан, 6) Тимерче малае, 7) Әкәлим Гөләп;