Дәрес эшкәртмәләре
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Саннар иленә сәяхәт | 104.5 КБ |
6 класс, без булышчылар | 64 КБ |
Хайваннар дөньясында | 23.59 КБ |
Дәрес эшкәртмәсе "Мин өйдә булышчы. Мактау сүзләре" | 210.5 КБ |
Дәрес эшкәртмәсе "Минем Ватаным" | 223 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Кама Тамагы муниципаль районы
Cөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе
( 7нче сыйныфның рус төркемендә сан сүз төркеме буенча дәрес эшкәртмәсе)
Дәрес эшкәртмәсен төзеде:
Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбенең
I категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы
Шакирова Алсу Хәмит кызы
Дәрес темасы: “Саннар иленә сәяхәт”
( “Сан “ темасын гомумиләштереп кабатлау.)
Сыйныф : 7 нче сыйныф рус төркеме
Дәреснең максаты:
1. Укучыларның белемнәрен системага салу;
2. Балаларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен
үстерү;
3. Укучыларга тарихи мәгълүмат бирү, татарларның бөек
шәхесләре белән кызыксындыру.
Дәреснең тибы:
Методлар: әңгәмә, практик, өлешчә -эзләнү.
Җиһазлау: диктант, кар бөртеге – карточкалар, текстлар, сан сүз төркеме
буенча таблица, тест( компьютерда), сан сүз төркеме буенча
слайдлар.
Дәрес планы:
Дәрес планы | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Вакыт | Кулланылынган материал |
I. Оештыру өлеше.
| Укучыларда яхшы кәеф тудыра | Кабул итеп алып, дәрескә әзерләнәләр | 2 минут | |
| ||||
1. Аудирование | Ишетеп-аңлау күнегүләрен тәкъдим итә. | Шигырьдәге саннарны ачыклап килгән сүзләре белән истә калдыралар. | 2 минут | З. Нуриның “Мин саныйбеләм” шигыре. |
2. Өй эшен тикшерү | Өй эшен тикшерә | 1нче төркем: сан кергән мәкальләр; 2нче төркем: сан кергән табышмаклар; 3нче төркем: сан кергән җырлар; | 3 минут | |
3. Әңгәмә, нәтиҗә ясау. | Үткән дәрес материалына нигезләнеп сорау – җавап күнегүләре тәкъдим итә | Таблицага, слайдларга һәм өй эшләренә нигезләнеп җавап бирәләр | 3 минут | Сан сүз төркеме таблицасы |
| “Сөембикә манарасы” текстын уку Укытучы текстны укый Укытучы сөйләме Сорау – җавап | Саннарны саналмышлары белән язалар Тәрҗемә итәләр Өч телне чагыштырып, уртак һәм аермалы якларны табалар Зур цифрларны дөрес укырга өйрәнү | 4 минут 2 минут 3 минут 4 минут 3 минут | Сөембикә портреты Дәреслек |
IV. Ял минуты | Саннар кергән җырлар, шигырь куя | Җырларны, шигырьне тыңлап, саннарны табалар. | 3 минут | Җырлар, шигырь куллану |
| Саннар әйтә | Саннарны синонимнары белән алыштыралар | 3 минут | |
| Һәр балага аерым карточка бирә | Карточкадагы биремнәрне үтиләр | 4 минут | Индивидуаль карточкалар |
| Укытучы балараны 2 төркемгә аера | Рим саннарын гарәп саннары белән язалар | 3 минут | Рим саннары язылган карточкалар |
Тест ( компьютерда) | Укучыларны компьютер артына утырта | Компьютерда тест эшлиләр | 4 минут | Компьютерда тест |
| Өй эшен аңлата. Билгеләр куя. | Укучылар өй эшен көндәлеккә куялар. | 2 минут | |
45 минут |
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты:
-Исәнләшү;
- Дежур сүзен тыңлау;
-Дәреснең максаты, темасы белән таныштыру.
II. Актуальләштерү:
-Ишетеп – аңлау күнегүләре.
Шигырьдәге саннарны ачыклап килгән сүзләре белән истә калдырырга. (запомнить числительные с поясняющими словами)
Саный беләм.
Санарга өйрәнәм мин дә-
Бер тик торып булмый.
Санау өчен тирә- юньдә
Әйбер җиткереп булмый.
Безнең йортта бер сыер бар,
Ике бәрән , өч сарык.
Дүрт эскерт күрдек без кырда,
Бергәләп биш кыз барып.
Алты көпчәкле машина
Җиде кеше утырткан,
Ул кызу эшкә ашыга,
Ерак юлга ул чыккан.
Безнең чуар тавык бары
Ун күкәй генә салды...
Саный алмыйм шуннан ары,
Чөнки минем башым арды.
( З. Нури)
- Тикшерү ( слайд күрсәтү)
Өй эшен тикшерү:
1нче төркем: сан кергән мәкальләр;
2нче төркем: сан кергән табышмаклар;
3нче төркем: сан кергән җырлар;
Әңгәмә, нәтиҗә ясау.
-Саннарның куллану өлкәсе математикада гынамы?
(область использования чисел только в математике?)
(Халык авыз иҗатында, сөйләмдә, әдәбиятта, башка
фәннәрдә)
- Сан сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?
( слайд).
- Сан сүз төркеменең кагыйдәсен әйтегез.
-Саннар нәрсәне белдерә?
(что обозначает имя числительное?)
(предметның санын, числоны)
( количество предметов, число, порядок предметов при счете)
- Саннар белән килгән исем күплек кушымчасы аламы?
Мәсәлән, три книги, десять тетрадей
өч китап, ун дәфтәр һ.б.)
III. Тема өстендә эш.
1.- Сайланма диктант язу.
Бирем: санны саналмышы белән язарга.
( Выборочный диктант. Выписать числительные с поясняющими словами)
Сөембикә манарасы 7 кат итеп кызыл кирпечтән төзелгән. Нигезенең тигез утырмавы сәбәпле, ул акрынлап көнчыгыш тарафына авышкан. Бу авышлык 1960нчы еллларда 1 метр 69 сантиметр булса, хәзер инде 1 метр 84 сантиметрга җитте. Манараның биеклеге - 58 метр, нигез мәйданы 140 квадрат метр, архитектурасы сирәк очрый торган алымнар белән эшләнгән.
-Әйдәгез бергәләп тикшерәбез. Ничек яздыгыз?
(слайд)
- Сез текстны аңладыгызмы? Текстта сүз нәрсә турында бара? Әйдәгез тәрҗемә итик.
2. Тәрбияви чара.
-Сез Сөембикә ханбикә турында нәрсә беләсез?
( слайд күрсәтү)
-Менә рәсемдә Сөембикә ханбикә һәм Сөембикә манарасы.
Сөембикә Казан ханлыгының ханбикәсе була. Ул Сафагәрәй исемле Казан патшасының хатыны. Ире үлеп киткәч, хан иттереп аның ике яшьлек улы Үтәмешгәрәйне куялар. Ил белән Сөембикә идарә итә. Казанны Явыз Иван яулап алганда, ханбикә кечкенә улы белән Мәскәүгә җибәрелә. Анда аны Шаһгалигә ( Касыйм ханлыгы ханы) көчләп кияүгә бирәләр, улын Александр исеме белән чукындыралар, ул 18 яшенә кадәр яшәгән.
Казан ханлыгын Явыз Иван 1552нче елның икенче октябрендә яулап ала.
- Ә хәзер сан темасына кайтабыз.
3. Предмет ара бәйләнеш:
-Инглизчә 1- 10га кадәр санарга;
-Русча унарлап санарга;
-Татарча уннан кирегә санарга.
Шул телләрдә сан темасында охшаш яки аермаларын билгеләү:
( Похожие и отличительные стороны)
-Инглиз һәм татар саннарында род категориясе бармы?
(юк)
- Рус телендә род категориясе бармы?
(бар: первый, первое, первая)
- Исемне ачыклап килгәндә сан килеш белән төрләнәме?
(Татар телендә төрләнми, мәсәлән, өченче
китапка, өченче китапны.
Рус телендә төрләнә, мәсәлән, пятому человеку,
шестого человека.)
- Исемнән башка кулланганда төрләнәме?
( төрләнә, мәсәлән, өчкә бишне кушкач, сигез була)
-Язылышларында аерма бармы?
(бар, мәсәлән, пятьсот- кушма, биш йөз- тезмә.)
4. Китап белән эшләү.
Зур цифрларны дөрес укырга өйрәнү.
21нче бит. “Татарлар һәм татар теле” тексты ( телдән)
5. Физкультминутка.
Слайдлар белән эшләү.
Аудио - бирем
- Җырларны тыңлагыз,саннарны табыгыз.
- Шигырьне тыңлагыз һәм истә калган саннарны дәфтәрегезгә языгыз.
6. Саннарда синонимлык.
2 - пар, куш
3 – трио
10 – дистә, декада
50 – биш дистә , ярты гасыр
2 атна – 14 көн
100 кг. – 1 ц.
1 гасыр – 100 ел.
7. Карточкалар белән эш (язмача)
№ 1
Бирем: саннарны сүз белән язарга.
17, 99, 106, 2007, 899, 333, 21 нче гасыр, 5694, 89455.
№ 2
Бирем: күчереп язарга, саннарның астына сызарга.
Тукталышка егерме дүртенче трамвай килеп туктады. Трамвайга мин икенче кеше булып кердем дә өчәр сумнан билет сатып алдым. Биш тукталыш узгач, трамвайда бары өч кеше калды. Трамвай йөртүче кырык – кырык биш яшьләрдәге абый иде.
№3
Бирем: русчага тәрҗемә итегез.
Безнең өйдә без җидәү. Җиденчесе безнең песи. Аңа дүрт – биш яшь. Минем энемә алты яшь. Ул алма бик ярата. Көненә алтышар алма ашый. Мин гаиләдә икенче бала. Минем тагын ике сеңлем бар.
№ 4
Бирем: саннар белән җөмләләр төзергә.
5 китап, 12 укучы, 89нчы номерлы автобус, 56нчы йорт.
№ 5
Бирем: саннар белән 5 җөмлә язарга.
№6
Бирем: -нчы, -нче, -ынчы, - енче кушымчаларын ялгарга.
Мин 7 ... сыйныфта укыйм. Сеңелем 3... сыйныфта укый. Апа 89 ... автобуска утырып китте. Галия 6 ... партада утыра. Мин сәгать 8... дә йокыдан торам.
8. Төркемләп эшләү.
Бирем. Рим саннарын гарәп саннары белән язарга.
1нче төркем.
CCLIV – 254
XCM – 890
XVIII – 18
CXXI -121
LXXXIV - 84
2нче төркем.
DLXIX – 569
LXII – 62
MMII – 2002
MXXII – 1022
LXXVI -76
- Тикшерү (слайд күрсәтү)
IV. Йомгаклау.
Тест ( компьютерда)
1.Сан сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?
А) Нишли? Нишләде? Нишләп?
Б) Кайчан? Кем? Нәрсә?
В) Күпме? Ничә? Нишәшәр?
2. Дөрес тәрҗемәсен тап:
Первая библиотека 1278 книг
А) бер китапханә а) 1278 нче китап
Б) беренче китапханә б) 1278 китап
В) китапханә беренче в) 1278 китаплар
- Бу нинди сан?
MCCCXXXIX DLXXIV
А) 1339 А) 1900
Б) 2222 Б) 574
В) 1567 В) 3875
4. Бер гасыр бер атна
А) 100 ц. А) 24 сәгать
Б) 100ел б) 3 кг.
В) 14 көн в) 7 көн
- Тикшерү (слайд)
V. Билгеләр кую, йомгак ясау.
( Карточкалардагы биремнәр, тест, җаваплар искә алынып билгеләр куела.)
Өй эше. 235 нче бит. Текст “ Борынгы Казанда татар базары” текстын тәрҗемә итәргә ( телдән).
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Кама Тамагы муниципаль районы
Cөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе
Район укытучыларының методик берләшмәме өчен
ачык дәрес
Без – булышчылар
(6нчы сыйныф, рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсен төзеде:
Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбенең
I категория татар теле һәм әдәбият укытучысы:
Шакирова Алсу Хәмит кызы
Тема: “Мин өйдә булышчы”.
Дәреснең максатлары:
Белем бирү максаты.
1. « Без - булышчылар» темасы буенча лексик һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.
2. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында алган белемнәрне искә төшереп ныгыту.
Үстереш максаты.
1. Кирәкле информацияне сайлап алырга өйрәтү.
2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.
3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.
Тәрбия максаты.
1.Өлкәннәргә карата игътибарлы булырга өйрәтү
2. Аудитория алдында үз-үзеңне итагатьле тоту күнекмәләрен ныгыту.
Дәресне җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова “Татар теле”дәреслеге; мультимедиа, карточкалар, дәрес темасына ясалган презентация, сүзлекләр
Дәреснең тибы: Бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресе, үткән теманы каатлау, ныгыту.
ДӘРЕС БАРЫШЫ.
- Оештыру моменты.
- Исәнләшү.
- Уңай психологик халәт тудыру.
- Дежур сүзен тыңлау.
- Актуальләштерү.
1. Максатлар белән таныштыру.
-Укучылар, үткән дәрестә нинди темага сөйләшә башлаган идек?
- “Без булышчылар”дип аталган теманы цйрщнщ башладык.
- Дөрес. Бүген без дәрестә бу теманы өйрәнүне дәвам итәрбез, белемнәребезне ныгытырбыз, сөйләм телен шомартырбыз. Алдагы дәресләрдә без хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен карап киткән идек. (Спряжение глагола настоящего времени).Әйдәгез әле хәзер искә төшереп алыйк. Бер укучыны такта янына чакырам. Ул тактада 1 сүз төрләндерәләр ( булыша). Калаган укучыларга индивидуаль карточкалар бирелә. Биремне карточкаларда башкарабыз. Эшләп бетергәч, иптәшеңнең эшен тикшерәбез.
(себерә, юа, җыя, ташый, ашата, көри, бушата, суырта, сөртә, җыештыра, казый, утырта, сибә, утый, тутыра, чистарта, урнаштыра)
2. Ишетеп – аңлау күнегүләре.
А). Прослушайте и укажите словосочетание, лишнее в логическом ряду.
Су ташый, тузан сөртә, кер юа, идән себерде, тузан суырта.
Б) Выделите из ряда предложений то предложение, которое не соответствует теме.
Катя - бик тырыш кыз. Ул һәрвакыт әти – әнисенә ярдәм итә. Иртән савыт – саба юа. Көн бик матур. Мәктәптән кайткач, өй җыештыра, ашарга пешерергә булыша.
В) Послушайте и скажите, как изменились бы эти глаголы, если действия не произошли.
Идән юды , идән себерде, кер элде, тузан сөртте, табак – савыт юды, чүп түкте, урын җыйды
(идән юмады, идән себермәде, кер элмәде, тузан сөртмәде, табак – савыт юмады, чүп түкмәде, урын җыймады),
В) Такта янында эшләгән укучыларның эше тикшерелә.
- Яңа материал формалаштыру.
- Яңа сүзләр белән таныштыру.
- Ә хәзер без сезнең белән бүгенге дәрескә кирәк булачак сүзләрне кабатлап китәбез .
Тырыш - старательный
Эшчән - трудолюбивый
Тәрбияле - воспитанный
Булышчы - помощник
Әйдәгез әле бү сүзләр белән җөмләләр дә төзеп карыйк. Тәрҗемәсен дә әйтеп барыгыз.
Ә хәзер бер күнегү эшләп алыйк . Сүзләрне рәсемгә туры килгәнчә урнаштырырга кирәк. Тәрҗемәсен дә әйтеп барыгыз.
Малай идән юа
Малай идән себерә
Малай урын җыя
Малай су ташый.
Малай ашарга пешерә
Малай әнисенә табак-савыт юарга булыша.
Малай гөлләргә су сибә.
Малай кер юа.
Укучылар, без җөмләләрне ничәнче затта кулландык? В каком лице использовали предложения. Ә хәзер 1 нче затта кулланып карыйк әле. Җөмләләр үзгәрерме?
2 . Өй эше тикшерү.
-Укучылар, юам, җыям, себерәм сүзләрен кертеп сөйләшкәч, димәк без
сезнең белән өйдә зур булышчы булабыз.
- Әйтегез, әле сез өйдә әти-әниләрегезгә ярдәм итәсезме? Ничек итеп булышасыз?Нәрсәләр эшлисез? Шул турыда безгә сөйләп
китегез әле. Чыгышларга бергәләп бәя бирербез, мактарбыз.
-Рәхмәт укучылар. Өй эшләрегезне матур итеп сөйләргә әзерләнгәнсез. Сез тырыш, акыллы. Ярдәмчел укучылар. Ә хәзер без сезнең белән бераз ял итеп алырбыз.
Физминут.
Ял минуты уен формасында була. Һәрберегез берәр эш төре күрсәтә, ләкин нишләгәнен әйтми. Калагннар ул хәрәкәтләрне кабатларга һәм нәрсә эшләгәнен әйтергә тиеш. Мәсәлән, табак – савыт юа. Сез: “Мин табак – савыт юам”, - дип әйтәсез.
IV . Яңа белемнәрне ныгыту.
- Дәреслек белән эш. А теперь используя все фразы которые мы изучили на уроке предлагаю использовать в диалоге.
- 38 бит күнегү 4. (диалогларга кирәкле репликаны өстәп, үзара сөйләшегез).
- 38 бит күнегү 5 (ситуатив күнегүләр)
- 39 бит күнегү 9 9ситуатив күнегүләр)
- Группалап эш.
- Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү.
- Мин өйдә тузан сөртәм, идән юам, су ташыйм, чүп түгәм.
- Мин өйдә урын җыям, табак – савыт юам, ашарга пешерәм, идән себерәм.
V. Йомгаклау.
- Әйдәгез дәресебезгә йомгак ясыйбыз. Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Әти – әниләргә булышу турында.
- Нинди яңа сүзләр өйрәндек? Шуларны искә төшереп китегез әле.
- Укучыларга киңәшләр бирү. Кадерле укучыларым! Сез тырыш, эшчән, акыллы, тәрбияле укучылар булыгыз. Өйдә әти – әниләрегезгә, өлкәннәргә булышыгыз. Өй эшләрен күчермәгез, “4”ле- “5”ле билгеләренә генә укыгыз!
- Әйдәгез хәзер өйдә ничек булышуыгыз турында тагын бер әйтеп китегез. “Дуслык” уены. (уртага чыгып кем ничек былыша, шул турыда әйтә, кабатларга ярамый.)
- Әфарин, укучылар. Сез бик яхшы булышчылар.
Өй эше бирү.
*** АВЫР. 39нчы бит күнегү 7, 8 (язмача) (Ситуатив күнегүләр);
***УРТАЧА. “Мин өйдә булышчы” темасына диалог төзе. (6-8 реплика);
***ҖИҢЕЛ. 38нче бит күнегү 6 (2-3 диалогларны тәрҗемә итәргә)
Билгеләр кую.
*** 3. « Тел чарлау»
а) Иптәшеңнән сора:
-как он помогает дома маме;
- умеет ли он(а) варить суп, (мыть полы, мыть посуду)
- отводит ли он(а) утром сестренку в садик;
б)Спросите у товарища, помогает ли он маме.
Что он делает?
в)Подтвердите, что вы варите суп.
Поливаете цветы
Играете в шахматы
Подметаете пол.
Дәрескә үзанализ
“Без - булышчылар” дәресе 6 нчы сыйныф рус төркемендә үтте. Бу сыйныфны мин 3 нче сыйныфтан укыта башладым. Төркемдә татар телен өйрәнергә теләге булмаган бала юк. Ләкин күбесенә бу тел бик авырлык белән бирелә. Күбесе дәресләргә әзерләнеп йөриләр. Араларында сәләтле укучылар да, уртача үзләштерүче укучылар да бар. Төркемдә барысы 9 укучы. Шуларның берсе-татар, калаганнары рус милләтеннән. Бер укучы татар телен беренче ел гена өйрәнә, ул башка өлкәдән күчеп кайтты. Башта өйрәнүне беренче сыйныф дәреслегеннән башладык, хәзер ул башкалар белән беррәттән өйрәнергә төрыша.
Бу сыйныфта татар теле дәресе Хәйдәрова Р.З. Малафеева Р.Л тарафыннан төзелгән “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча программасына нигезләнеп, Хәйдарова Р.З дәреслеге буенча коммуникатив методикага нигезләнеп төзелде.
Дәреснең темасы “Без - булышчылар “ темасын өйрәнүне дәвам итү. Бу- бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Моңа 2 дәрес дәрес планлаштырылган.
Дәреснең максатлары:
Белем бирү максаты.
1. « Мин-зур ярдәмче» темасы буенча лексик һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.
2. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында алган белемнәрне искә төшереп ныгыту.
Үстереш максаты.
1. Кирәкле информацияне сайлап алырга өйрәтү.
2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.
3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.
Тәрбия максаты.
1.Өлкәннәргә карата игътибарлы булырга өйрәтү
2. Аудитория алдында үз-үзеңне итагатьле тоту күнекмәләрен ныгыту.
Дәреснең тибы : Бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресе, үткән теманы каатлау, ныгыту.
Дәреснең барлык этаплары да сакланылды.
Оештыру:
- Исәнләшү
- Дежур укучы рапорты тыңланыла.
- Килмәгән укучының өенә шалтырату, киңәшләр бирү.
Актуальләштерү:
- Хикәя фиг-нең зат – санда төрләнеше.
- Ишетеп – аңлау күнегүләре (шулай ук иг заманнарына һәм фиг юклык формасына игътибар ителде)
- Узган дәрестәге сүзтезмәләрне кабатлау.
- Яңа сүзләр өйрәнү, алар белән җөмләләр төзү.
- Өй эшен тикшерү (Балаларга әти-әниләренә ничек булышулары турында презентацион материал эшләп килергә кушылган иде.)
- Укучыны алдан өйрәнелгән сүзләрне кертеп, мактау.
Тема стендә эш.
Ситуатив күнегүләр эшләү.
Рәсемнәр буенча да эш алып барылды, диалолик сөйләм оештырылды.
Дәрестә индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләделәр. Биремнәрне үтәү өчен вакыт бирелмәде. Бала үзен иркен тотып җавап бирде. Шуңа күрә дәрестә алар биремне ишетү белән эшли башладылар. Биремнәрне башта рус телендә әйттем, чөнки бала биремне аңлаганда гына эшкә керешә. Дәрескә куелган максатларны күрсәтә алдым дип уйлыйм.
Предварительный просмотр:
Кама Тамагы муниципаль районы
Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе
“ Хайваннар дөньясында”
темасы буенча дәрес планы.
(3 нче сыйныф, рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсен төзеде:
Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбенең
I категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы
Шакирова Алсу Хәмит кызы
- Исәнләшү.
- Дежур сүзе тыңлау.
- Ишетеп – аңлау күнегүләре
- Артык сүзне табарга
Сыер, ат, аю, малай, бүре, куян
- Икенче җөмләдә нинди сүз өстәлгән?
Куян сикерә . Урманда куян сикерә.
Бүре куянны куа. Усал бүре куянны куа.
- Фонетик зарядка. (2 тапкыр кабатлыйлар)
Кәрәми, Кәрәми,
Сыерын да карамый,
Сарыгын да карамый,
Бернигә дә ярамый.
- Бу шигырьдә нинди хайваннар искә алынды?
- (В этом стихотворении какие живодные упоминались?)
- Дәреснең максатлары белән танышу.
- Прежде чем мы приступим к сегодняшней теме урока, мы должны определить цель урока, т.е. о чем мы сегодня будем говорить. Для этого включу небольшой фильм, а вы должны будете отгадать, о чем мы на уроке будем говорить. (Фильм карау).
- Дөрес. Бүген без сезнең белән “ хайваннар дөньясына” кызыклы сәяхәткә чыгарбыз. Нәрсәдә бару яхшырак булыр икән? Мин сезгә бер табышмак әйтеп карыйм, ә сез аның җавабын табырга тырышыгыз.
Уф итәр, пуф итәр,
Ә аннан соң алып китәр
Һәм теләгән җиргә илтәр.
(Скажет «уф», скажет «пуф», а потом увезет и куда надо привезет. ) (ПОЕЗД)
- Менә поезд килеп тә җитте. Юлда бер – беребезгә игътибарлы булыйк, булышыйк.
- Ә хәзер поездга игътибар итегез. Ул очраклы гына 3 вагоннан тормый. Вагондагы язуларны укыйк әле. 1нче вагон – йорт хайваннары дип атала, 2нче вагон – кыргый хайваннар, 3нче вагон – су хайваннары дип атала.
( йорт хайваннары- домашние животные.
Кыргый хайваннар – дикие животные
Су хайваннары – животные, которые живут на воде.)
- Укучылар, вагоннарның исемнәрен ачыкладык. Юлга кузгалыйк. Ләкин поздга утыру өчен билет кирәк. Билетны алу өчен сез хайван исемнәрен искә төшерергә тиеш буласыз. Мин сезгә туп бирәм, ә сез үзегез белгән хайван исемнәрен әйтеп, пупны бер – берегезгә тапшырасыз . “Билет алу” уенын башладык.
- Молодецлар. Барыгыз да билет алды, хәзер сәяхәткә кузгалдык. Поездыбыз “Ромашкалар аланлыгы” аша уза. Һәркем аның таҗын өзеп алсын, анда күрсәтелгән хайванны үз вагонына урнаштырсын.
1нче вагон - йорт хайваннары- домашние животные.
2нче вагон - кыргый хайваннар – дикие животные
3нче вагон - су хайваннары – животные, которые живут на воде.
- Юлыбызны дәвам итәбез. Алда безне “Ял аланлыгы” көтә.
- Безнең поездыбыз “Сораулар” диңгезенә килеп җитте. “Күпер” аша бары тик сорауларга дөрес җавап биреп, балыкны диңгезгә җибәргәннәр генә үтә ала.
- Сиңа нинди хайваннар ошый?
- Безнең урманнарда нинди хайваннар яши?
- Безнең районда нинди йорт хайваннары асрыйлар?
- Синең этең яки песиең бармы? Булса исемнәре ничек?
- Хайваннарның тәрҗемәсен тап. (аю, тиен, куян, песи, бүре, эт)
- Сүз нинди хайван турында бара?.
(У медведя в бору
Шишки, веточки беру.
А медведь не спит:
Он на нас сердит.
А потом как зарычит
И за нами побежит.
Разбудили дети медведя. Напугались. Убегая от него, громко кричали: « А-а-а-а». В это время и вьюга выла: « ю-ю-ю». Закрыл глаза, а в ушах продалжало звучать: « А-а-ю-ю». С тех пор медведь стал называть себя аю. )
- Берәр хайван турында сөйлә.
- Кайсы хайван нәрсә ярата?
- Син урманга барганың бармы? Нинди хайваннар күрдең?
- Укучылар, сизәсезме, бөтен тирә- якка хуш ис таралган. Безнең юлда алмагач үсеп утыра икән бит. Әйдәгез әле туктап, шул алмаларны өзик. Ләкин бу алмалар гади түгел, серле, анда бирем язылган. Сез хәзер ике төркемгә бүленәсез. Һәр төркем берәр алма өзеп, андагы биремне үти, ягъни анда язылган сүзне тартым кушымчалары белән төрләндерә. (Куян, тиен)
- Укучылар, менә без сәяхәттән кайтып та җиттек. Сезгә сәяхәтебез ошадымы? Бүгенге сәяхәтебез вакытында без кайсы хайван кая торганын белдек. Әйдәгез әле кабатлап алыйк.
Йорт хайваннары - ....
Кыргый хайваннар - ...
Су хайваннары - ...
- Өй эше. Кроссворд чишү. Бу шакмакларда 17 хайван исеме яшеренгән. Иң күп хайван исемен тапкан укучыга бәйге оештырабыз.
Ү | Р | Д | Ә | К | К | А | З |
Г | К | Ү | Р | К | Ә | Ю | Э |
О | С | Е | Т | Р | Җ | К | П |
З | К | У | Я | Н | Ә | И | Н |
Т | Б | О | Л | А | Н | Т | Ы |
М | Ә | Ч | Е | Я | Ө | Д | К |
Э | Т | К | Ә | Ш | И | У | А |
А | Т | И | Е | Н | Ф | И | Л |
Предварительный просмотр:
Укытучы | Шакирова Алсу Хәмит кызы |
Сыйныф | 5 (рус төркеме) |
Предмет | Татар теле |
Тема | Без өйдә булышчы. Мактау сүзләре |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Шәхескә кагылышлы: Җаваплылык хисе булдыру. Метопредмет: Танып-белү: белемнәрне структуралаштыру; фикерләүнең логик чылбырын төзү; ирекле һәм аңлы рәвештә аралашу. Коммуникатив: телдән(диалогик,монологик) һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү; үз фикереңне җиткерә белү; укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Регулятив: дәрес темасын һәм максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирү; үзләштерелгән һәм ныгытырга кирәк булган материалны билгели белү. Предмет буенча: Хәзерге заман хикәя фигыль, үткән заман хикәя фигыль, бюоерык фигыль һәм аларның юклык формаларын белү, хәзерге заман хикәя фигыль формаларын сөйләмдә һәм язуда дөрес кулланну, “Без өйдә булышчы” темасында лексик берәмлекнең эчтәлеген белү, эшләгән эшләргә җавап йөзеннән мактый белү. |
Дәреснең тибы | Яңа белемнәрне формалаштыру. |
Төп төшенчәләр | Уңган, тырыш, булдыклы, эшчән, ярдәмче, булдыргансың, бик яхшы, шәп булган, нинди эшчән малай. |
Предметара бәйләнеш | Әйләнә – тирә дөнья, рус теле, хезмәт. |
Эшне оештыру | Фронталь, төркемдә, парларда,индивидуаль. |
Чыганаклар | “Татар теле”5 нчы сыйныф (дәреслек, Р.З. Хәйдарова); “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту” 5 нчы сыйныф (методик ярдәмлек, Р.З. Хәйдарова). |
Техник җиһаз | компьютер, проектор, презентация, дәреслек, эш дәфтәрләре, таратма материал, |
Укыту методлары | проблемалы, өлешчә эзләнү |
Техник карта
Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту гамәлләре |
I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация) Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. | ||
Сыйныфны сәламли, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.
| Укытучыны сәламлиләр, кәефләре белән уртаклашалар.
Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар. Бер – берсенә уңышлар теләп елмаялар.
| Ш : укытучы һәм сыйныфташларыңны хөрмәт итү; дәрескә әзерлекләренә үзбәя бирү. Р : эш урынын оештыру. К: сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү. |
II. Белемнәрне актуальләштерү. Ишетеп- аңлау күнегүләре. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | ||
1.Послушайте и повторите эти слова, добавляя к каждому из них местоимения минем, синең, аның, безнең, сезнең, аларның. Мәктәп, гөл, китап 2. Прослушайте и выделите предложение, которое не соответствует теме. Айдар – тырыш малай. Ул һәрвакыт әти- әнисенә булыша. Иртән савыт – саба юа. Көн бик матур. Мәктәптән кайткач, өй җыештыра, ашарга пешерә. 3. Прошлушайте диалог и перескажите его содержание. - Син әниңә булышасыңмы? - Әйе, мин әнигә һәрвакыт булышам. - Өйдә идән юасыңмы? - Әйе, идән юам, тузан сөртәм. - Ә әниңә кухняда булышасыңмы? - Әйе, мин ипи кисәм, өстәлгә кашыклар, тәлинкәләр куям. | Минем мәктәбем Синең мәктәбең Аның мәктәбе Безнең мәктәбебез Сезнең мәктәбегез Аларның мәктәпләре Көн бик матур | Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) |
III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу. Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. | ||
-Бүгенге дәреснең темасын билгеләү өчен, мин сезгә бер шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз. Сез шигырьдәге төп җөмләне табарга тиешсез. (А сейчас предлагаю вам послушать стих и услышать ключевое предложение) Подумайте, о чем мы будем сегодня говарить? Выскажите свои предположения) Зөлфия Ханнанова “Әнием куаныр” СЛАЙД №1 Әнием куаныр (Зөлфия Ханнанова) Өй эшләре бигрәк тә күп, Һич кенә юк буш чагым. Чү! Кычкырып сөйләшмәгез, Йоклаганда курчагым. Ә мин кибеткә барырмын, Идәнне дә юармын. Әниемнең кайтуына Чәй кайнатып куярмын. Йорт эшләрен бетерүгә, Курчагым да уяныр. “Минем кызым уңган”,- диеп Әнием дә куаныр.
-Уйлагыз, бүгенге дәреснең темасы ничек? - Ничек уйлыйсыз, безгә бу теманы өйрәнергә кирәкме? Ни өчен? (зачем мы должны изучить эту тему?) - Яңа сүзләр, сүзтезмәләр белән танышабыз. СЛАЙД № 2 Мактау сүзләре – слова похвалы Уңган – умелый Тырыш – старательный Эшчән – трудолюбивый Ярдәмче – помощник Бик яхшы – очень хорошо Шәп булган – отлично Булдыргансың –ты смог Минем кызым (улым) уңган- моя дочка умелая Нинди эшчән малай! (кыз) – какой трудолюбивый мальчик ! | -“Мин - өйдә булышчы” т емасын өйрәнәбез. - Төп җөмлә- Минем кызым уңган - Мактау сүзләре. - Молодец... - Мин идән юам.... - ... - Дәреснең темасы “Мактау сүзләре” (хвалебные слова) - Әйе, чөнки без мактау сүзләрен аз беләбез. - яңа сүзләр өйрәнергә - Мактау сүзләрен өйрәнергә. - дустымны мактарга 2 укучы сүзләрне кычкырып укый | К: сорау кую һәм аларга җавап бирү Р: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү П: тема буенча яңа сүзләрнең дөрес язылышын ныгыту, үзләштерү, мәгънәсен дөрес аңлау. Ш: Үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. ТБ: максат кую, белемнәрне анализлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау. |
VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Мөстәкыйль эш. Үрнәк буенча иптәшеңне тикшерү. Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү | ||
өйдә булышчы”. Диалогта мактау сүзләрен кулланырга онытмагыз. (2 мин) Иптәшләреңнең эшенә билге куй (оцени товарища)
Рәсемнәр белән эшләү. Фигыльләрне тиешле формага куярга, фигыльләрне дәфтәргә язарга
(оцените 1 группу, 2 группу) *****
“Мин - өйдә булышчы)
Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү. Спроси у одноклассника : - сходил ли он в магазин? - помогает ли он маме ? - как он помогает маме?
Тема: “Мин өйдә булышчы” Катнашалар: әнисе һәм балалары.
|
1 нче төркем
2 нче төркем
1 укучы күрсәтә, калаганнар кабатлый һәм эш төрен әйтә.
Наил тузан сөртә. Ләйлә гөлләргә су сибә. Балалар кичке ашны әзерлиләр. Әниләре эштән кайта. Әниләре балаларны мактый. Ләйлә белән Наил бик шат. | П:Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыль, боерык фигыльләрне сөйләмдә куллану һәм аера белү. Ш:төркемнәрдә һәм индивидуаль эшли белү, бер- береңне бәяләү ТБ: рәсемнәрдән файдаланып, җөмләләр төзи белү; аңлап һәм иркен сөйли белү. К: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; үз регуляция, үз контроль. Р: уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү. |
VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия. Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү. | ||
- Дәреснең темасы нинди иде? - Без бүген дәрестә нишләдек? - бу тема файдалы булдым? - Хәзер дәресебезне йомгаклап, һәр төркемнән 1 укучы мактау сүзләрне искә төшереп китә. Ул укучы такта яныны барганда һәр адым саен 1 мактау сүзен әйтергә тиеш. ( 2 укучы ярыша) Бәяләү: үз эшегезгә билге куегыз. ӨЙ ЭШЕ
- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт. | - мактау сүзләре - яңа сүзләр өйрәндек. Яңа сүзләр белән җөмләләр, диалоглар төзедек. Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. Укучылар дәрестә ничек эшләүләренә карап, үзләренә билге куялар, аңлаталар. Өй эшен көндәлеккә язалар. | Ш: Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү. Үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау. ТБ: укучылар алган белемнәрен куллана белү. К: үз фикереңне дәлилли белү. Р: эшчәнлеккә бәя бирү. |
Предварительный просмотр:
Дәреснең план-конспекты
ФИО Шакирова Алсу Хәмит кызы
Эш урыны Кама Тамагы районы Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе
Хезмәте Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фән Әдәби уку
Класс 4 (рус төркеме)
Дәрес темасы “Минем Ватаным” темасын йомгаклау
Дәреслек Р. З. Хайдарова , Күңелле татар теле, “Татармультфильм” 2014
Үткәрү вакыты 07.05.2016 нчы ел
Дәреснең максаты: Татарстан республикасы турында белемнәрне тирәнәйтү, системага салу, БСТҮ.
Бурычлар:
Белем бирү: Татарстан республикасы турында булган белемнәрне тирәнәйтү;
Укучыларның диалогик, монологик, сөйләм телен , ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияви: Туган илгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү;
Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; Туган илебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү.
Регулятив:
- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;
- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
Танып белү:
-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;
-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;
Коммуникатив:
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
Предметара бәйләнеш: география
Предмет дәреслек, эш дәфтәре белән эшли белү.
Дәреснең тибы: кабатлау
Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш
Техник җиһаз:компьютер, проектор, презентация, дәреслек, эш дәфтәрләре, таратма материал, ватман, фламастерлар
Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү
Техник карта
Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту гамәлләре |
I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация) Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. | ||
- Исәнмесез! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? - Бүгенге дежурларны тыңлыйк. (Спроси у Ксении, какое сегодня число, какой день недели, какая сегодня погода, кого нет в классе.) - Рәхмәт, минем дә кәефем бүген кояш кебек. Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим. | Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар. Бер – берсенә уңышлар теләп елмаялар. . -Ксения, бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Класста кем юк? Бүген көн нинди? (Бүген көн җылы, яңгыр яумый, җил исә, кояшлы). | Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ) Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ) |
II. Белемнәрне актуальләштерү. Ишетеп- аңлау күнегүләре. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | ||
1. Послушайте и укажите количество слогов в словах: башкала, манара, Ватаным, шәһәр, халкым, Алабуга. 2. Послушайте и повторите эти слова, добавляя к каждому из них местоимения минем, синең, аның, безнең, сезнең, аларның. Татарстан, тел, ил, Казан. 3. Послушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос кайда? Татарстанда, Казанга, авылга, шәһәрдә, Зәйгә, Алабугадан, Әлмәттә. | Баш-ка-ла, ма-на-ра, Ва-та-ным, шә-һәр, хал-кым, А-ла-бу-га-дан, тел. Минем Татарстаным Синең Татарстаның Аның Татарстаны Безнең Татарстаныбыз Сезнең Татарстаныгыз Аларның Татарстаннары Татарстанда, Казанга, авылга, шәһәрдә, Зәйгә, Алабугадан, Әлмәттә. | Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) |
III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу. Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. | ||
- Ә хәзер мин сезгә бер җыр куям, игътибар белән тыңлагыз. Сез җырдагы төп сүзне һәм төп җөмләне табарга тиешсез. (А сейчас предлагаю вам послушать песню и услышать ключевое слово и ключевое предложение) Подумайте, о чем мы будем сегодня разговаривать? Выскажите свои предположения) Салават “Мин яратам сине Татарстан” җыры
-Уйлагыз, бүгенге дәреснең темасы ничек? СЛАЙД №1 - Димәк, дәрестә нишлибез? - Республикабыз турында ничек сөйлибез? - Димәк, дәреснең мәгънәсен билгели торган төп җөмләләр нинди була инде? - Чему должны научиться? цель урока какая? | - Төп сүз - Татарстан - Төп җөмлә- Мин яратам сине Татарстан. -Туган илем - Татарстан
- Дәрестә Татарстан Республикасы турында сөйләшәбе, үткән темаларны кабатлыйбыз. - Яратып, горурланып сөйлибез(ключевое слово)
- Мин яратам сине Татарстан. - Мин Татарстан белән горурланам. - Ватаныбыз турында яратып, горурланып сөйләргә. | Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ) Максат кую (Танып белү УУГ) Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ) |
VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Мөстәкыйль эш. Үрнәк буенча иптәшеңне тикшерү. Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү | ||
(слова потеряли свои пары, поможем им найти правильный перевод.) - Экранга карагыз, тәрҗемәләр дөресме? СЛАЙД № 2 - Эталон буенча күршеңнең эшен тикшер, билге куй (взаимопроверка с эталоном)
(2 минут вакыт)
Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү.
- знает ли он государственные символы Татарстана? - какие нации живут в Татарстане?
- что изображено на гербе Татарстана и России? - кто первый президент Татарстана?
- какие цвета есть на флаге Татарстана и России? - как зовут президента Татарстана и России?
- какие языки считаются государственными языками в Татарстане? - что тебе понравилось в городе Казани?
-Кто уверен в себе, могут подойти к гостям и задать им свои вопросы. | Ватан – Родина Дәүләт – государство Милләт – нация Тел – язык Шәһәр- город Башкала – столица Мәчет – мечеть Манара- башня
-Татарстан флагында яшел, ак, кызыл төсләр бар. Россия флагында ак, зәңгәр, кызыл төсләр бар. - Елена, Татарстан һәм Россия президентларының исемнәре ничек? - Татарстан президенты – Рөстәм Ниргалиевич Миннеханов, Россия президенты – Владимир Владимирович Путин. 4. - Әдилә, Татарстанда дәүләт телләре нинди телләр? - Татарстанда дәүләт теле татар теле һәм рус теле. - Лиза, сиңа Казанда нәрсә ошады? - миңа Казанда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Кремль ошады. | Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ) Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ) |
Эш дәфтәре 63 бит күнегү 1 (Таблица тутыру) (вспомните правила и заполните таблицу) (3 мин)
Как скажете, что:
Что ты скажешь в следующих ситуациях? 1. Ты собираешься на Сабантуй. Твоя подруга не хочет идти. Убеди её, что на празднике будет весело.
|
Нәтиҗә: Татарстанда Казан, Чистай, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Нурлат һәм башка шәһәрләр бар. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Кая? Кайда? Кайдан? Сораулары белән эш.
Командирлар чыгыш ясый, проектны яклый. | Иптәшең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү . (сорауларны тыңлап, җавап бирә белү) (Коммуникатив УУГ) Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ) Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ) Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы,укучы- укучы) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ) Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) |
VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия. Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү. | ||
- Без бүген дәрестә нишләдек? - Дәреснең темасы нинди иде? - Нинди максат иде? - Максатка ирештекме? - Хәзер дәресебезне йомгаклап, һәрберебез Ватаныбыз турында берәр җөмлә әйтә. Җөсләләр горурлык бклән әһтелергә тиеш. - Кемгә дәрестә җиңел булды? - Кемгә авыр булды? Ни өчен? ( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)
- Үзегезгә смайлик алыгыз. Бәяләү ӨЙ ЭШЕ
2) *** эш дәфтәрендә 64 бит күнегү 4 - Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт. | - Ватаныбыз турында сөйләштек - Татарстан минем Ватаным - Ватаныбыз турында горурлык белән яратып сөйләргә. -.... Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. Укучылар дәрестә ничек эшләүләренә карап, үзләренә билге куялар, аңлаталар. Өй эшен көндәлеккә язалар. | Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) |