Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Шакирова Алсу Хамитовна

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе "Минем тормышымда укытучы"36.72 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе

Минем тормышымда укытучы

Әй ул гомер юллары,

Бигрәкләр дә бормалы....

      Үзем җыр тыңлыйм, үзем мәктәп елларын чагылдырган фоторәсемнәр карыйм һәм иң яраткан укытучым  -  Роза Куприян  кызы  турында уйланам.

Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына, әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салынган толымнар, кулымда чәчәкләр,  җилкәмдә китаплар тутырылган букча, ә күңелдә --  әллә кайларга барып тоташа торган, якты хыяллар...

    Мин кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялландым. “Кем булырга?” дигән темага сочинение язганда да, “Укытучы булам!”- дип зур хәрефләр белән яза идем. Бу балачак хыялымны тормышка ашыруда  сыйныф җитәкчем Роза апаның өлеше чиксез зур.

    Татар теле һәм әдәбияты дәресләре – ул тирән дәрья.  Һәм бу дәрьяда үзең өчен һәрвакыт ниндидер яңалык ачу мөмкинлеге бар. Укытучының бурычы – укучыларны да шушы дәрьяга үзе белән сәяхәткә алып чыгу, татар теленең матурлыгын, байлыгын күрә белергә өйрәтү. Роза апа, безне һәр дәресендә шундый сәяхәткә алып чыгып, татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уята алды.  Ун кешелек сыйныфыбыздан бишесе укытучы һөнәрен сайлады бит!            

      Мәктәп елларынды Роза  Куприяновна  безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булды. Ул безгә җил-яңгыр тидермичә, үз баласыдай якын күреп, һәрвакыт ярдәм кулын сузып, безне тәрбияләде. Укытучы гына түгел, безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез дә булды. Аның акыллы киңәшләрен, үгет-нәсихәтләрен беркайчан да исебездән чыгармабыз.

       Күз ачып йомганчы, мәктәп еллары узып та киткән. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады. Хәзер инде мин- үзем укытучы.

       Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү.

         Менә дәресемне башлап җибәрәм. Кырык биш минут... Күпме бу, әллә бик азмы? Гасырлар югарылыгыннан чыгып фикер йөрткәндә, кырык биш минут – мизгел. Ә укучылар өчен? Алар кырык биш минутлык һәр дәресне үзләренчә бәяләрләр иде, минемчә.  Балалар өчен кайбер дәресләр гасырдан да озын тоеладыр, ә кайберләре минут эчендә узып китә. Укытучы шушы ике якны берләштерергә тиеш.  Сизелмичә узган дәресләрдә укучылар күңеленә, аңына халкыбызның гасырлар буена тупланган акылы, фәлсәфәсе, кануннары кереп калсын иде.  Мондый, беренче карашка шактый катлаулы булган максатны тормышка ашыра алган укытучы, чыннан да, укучылар күңелендә урын алырга хаклы.

      Укучылар өчен укытучы– киңәшче, ярдәмче, әйдәүче. Мин  балаларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын  әйтәм . Ә уңышка ирешү,  иң беренче чиратта,  максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым  ясала.

        Балага үзен шәхес итеп тойдыру,  ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә  аннан башка яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фәлсәфәм.  “Син бит булдырасың, балам!”- диюгә балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә. Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән,  ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән.  Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була. Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке  халәтен яхшы чамаларга кирәк.

      Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар. Минем уйлавымча, укытучы  укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, бергәләп стена газетасын да чыгарсын, бәлеш рецепты белән дә бүлешсен. Мәктәптә һәм институттагы укытучыларым шуңа өйрәттеләр түгелме? Роза апа, беренчеләрдән булып, Альберт Яхин алымнарына нигезләнеп, әдәби әсәргә анализ ясау алымнарын күрсәтте.. Институттагы мөгаллимнәрем бу башлангычны фәнни дәрәҗәгә күтәрделәр,  алар татар әдәбиятының Европа һәм Көнчыгыш әдәбияты дөньясында тоткан урынын аңларга, бәяләргә өйрәттеләр. Бүген дә остазларымның кызыклы лекцияләре хәтердә саклана, методик басмалары өстәлемдә ята. Дания Заһидуллина, Әлфәт Закирҗанов, Таһир Гыйләҗев кебек галимнәрнең фәнни китаплары, Тукай өйткәнчә, "була минем юл күрсәтүче йолдызым"

    Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.    Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..

       Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, киләчәгебез өчен кайгырам. Кайвакыт уйланам. Хыялым ак аргамактай еракларга оча... Бер минут. Әйтерсең бөтен дөнья елмая.

      Әнә шуңа кушылып, мин дә елмаям. Үзем уйлыйм: чыннан да, әгәр җир шарында бер генә минут тоташ елмаю булса, һәм кешеләр бер үк күренештән елмайсалар, җирдә һәрвакыт матурлык  хөкем сөрер иде.

       Бер генә минут! Барын да онытыгыз! Елмаегыз, кешеләр! Тыңлагыз балаларыбызның шат тавышларын!